Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Язуларга теркәлмәгән сүзләр күпме! Чын, хак сүзләр, ялган сүзләр, йомшак сүзләр. үткен сүзләр... Очалар да кемнәрнеңдер ирененнән, җил аларны сибеп йөри дөнья буйлап — кыйтгалардан кыйтгаларга... Югалалар? Юк, югалмый, бетми алар! (Сүз кадәр сүз ничек бетсен!) Чыга алар я таш булып, я шыталар гөлләр булып... Күрәләр дә бу хәлләрне (Кешеләрне күрми димә!), туа Җирдә яңа шытым — я Изгелек, я Яманлык... Тау өстендә РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН (1943) шагыйрь. .Аҗаган., .Мәрмәр. «Шигырьләр һәм поэмалар. Һ. б. егермедән артын татарча һәм русча шигырь китабы авторы. ТАССРнын Г Тукай исемендәге дәуләт. Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премияләре лауреаты Каганда аши Болытлардан өскә менү — балачакта хыял иде! Болытлар әнә түбәндә — тәкәббер җан, куан инде! Кыйгачлап очкан кошларның өстән күзләп канатларын, оран сал да тыңла изрәп кайтавазлар кабатлавын. Җиңгән яу башлыгы кебек караш ташла өстән аска. Мөлдерәп карыймы дөнья биектәге синең башка? Ә түбәндә кемдер йөри — рухы белән тау булган җан. йолдызлардан да биектә хыяллары сау булган җан! Бәлки аларны күрмисеңдер — карашларың офыкларда... Хаҗәт булса, сине әзер күк ак болытлар ышыкларга. һай, дивана! Күпме генә торалырсың җил иркендә? Тәкъдирен береккән булгач үзәннәрнең хөкеменә! Ә шулай да, менү зарур җаныңа иш биеклеккә. ...Ничек итеп төшәреңне уйлап менсәң — булыр хикмәт! Нигә шулай? Нигә шулай багам һаваларга, канатларым юк ла иңемдә? Туган якка кайткан кошлар юлы үтә мәллә минем күңелдән? Нигә шулай тыңлыйм искән җилне, әллә берәр хәбәр көтәмме? Хәбәр түгел, көтәм кошларымның талга басып сайрар иртәне. Нигә шулай тансык кошлар өне, кош сайраудан сагыш кимерме? Кошлар булып, ахры, җаным җырлый искә алып үткән гомерне. Чиләбе. Төн. Вокзал. Күпердә. Төрле шәһәр вокзалларында, платформа күперләрендә ничә тапкыр басып торылган да күпме төнге утлар күрелгән! Ымсынулар катыш сагыш белән озатылган күпме поездлар! Алар киткән якта әллә ничек серле яна иде йолдызлар... ...Менә тагын торам күпердә мин. Алда-артта — юллар, составлар... Чуен яллы корыч айгырларның Ник берсенә утырып чапмаска? Тик кай якка? Их, берәрсе шунда яшьлек тарафына булсачы! Тупикларга керсә, урман ярып, барыр идем кебек юл ачып. Шәп исемнәр куеп чыгар идем үзем ачкан станцаларга! «Саулык» станцасы, «Хыял», «Шатлык», «Бәхет», «Сагыш»... Монсы бераз ямансыларга... Борылмалар саен — яшьлектәге ялгышларны күмәр идем дә, язулы таш куеп, яшьрәкләргә: «Гыйбрәт алыгыз!» дияр идем мин. ...Төрле шәһәр вокзалларында, платформа баскычларында дөньяның күпме җил-төтене Йөзләремә килеп сарылган! Ят җирләрдә офыкларга багып, күзнең нуры күпме түгелгән! Шул жуйганнар өчен берәр яңа ямь җыя бара килдем күңелемә. Шуны табыш итеп, юллар буйлап ташып йөрим бугай илемә. ...Җир өстендә күпме яңа юллар яшен эзләредәй ярыла! Поездлары гына никтер күбрәк ашыгалар шәфәкъ ягына... ...Яшьлек эзләреннән хәзер ешрак кабат-кабат урыйм уйларда. Ә тирәмдә яшь малайлар үсә, хыялланып сәфәр чыгарга... Ничә буын язмышлары ята көмеш йөзле чуен юлларда! Җилнең сурәте нинди? Җилнең мөгезләре бармы? Бардыр. Бардыр... Юкса тамырлары белән агачлар аумас иде. Тырнаклары? Бардыр. Бардыр... Юкса түбә калайларын куптара алмас иде. Томшыгы да бардыр әле! Бардыр. Бардыр... Юкса камышлар эченә кереп тула алмас иде. Канатлары? Бардыр. Бардыр... Юкса күктә болытларны җилпеп куа алмас иде. ...Ә рәсемгә төшерә калсаң, кыяфәте нинди соң? Кошмы? Берәр җанвармы? Әллә берәр җенме соң? Белмим. Белмим. Үзе әнә форточкадан миңа карап ыслап тора, нидер әйтеп выжлап тора... Тик телен төшенә алмыйм! Шуңа күрә әйткәннәрен кәгазьгә төшерә алмыйм... Самолетта очканда Аста — болытлар. Уйнаклый яшен! Шомланып куям: бит аста — Җирдә сөйгәнем яши!.. Җирдән күкләргә карыйдыр ул да. Бәлки, әйтәдер: бит өстә — күктә кадерлем юлда!.. Хәвеф — кемгә аста, хәвеф — кемгә өстә. Яшенле күктә, ут булып, гүя, уйлар кисешкән. 65 Таныйм да, танымыйм да... Без утырткан бакча бит бу! — Юкәсе, каены да... Еллар үткәч, кайткан идем — таныйм да, танымыйм да... Якташлар ихлас чакырды өенә, табынына. Карыйм сынап яшен-картын — таныйм да, танымыйм да... ...Кайсысының оныгы бар. Кайсысы — аерылган... Бергә укыган кызларны таныйм да, танымыйм да... Зиратыбызда йөрдем,— «әрвахлар янында». Әүвәлге ташбилгеләрне таныйм да, танымыйм да... Күпме нәрсә төс үзгәрткән елларның агымында! . Саеккан инешнең юлын таныйм да, танымыйм да... ...Миннән дә сорыйдыр бу Җир: «Син әле каян монда?» Гөлләре әйтә шикелле: «Таныйм да, танымыйм да...» Төнге күктә кыр казлары өне... Фильм бетте. Чын сәнгатьчә әсәр. Сурәтләнә язмыш хәлләре. Залда ут янгач та, тәэсираты күңелләрдән китми барды әле... Экран тормышы әле урамда да дәвам итте уйны биләвен. ...Кинәт өстә— язгы төнге күктә нинди авазлар бу? Чү әле!.. Ялгышмыйммы? Кошлар авазы ич! Кайтып килгән казлар тавышы! Әсәрләнеп тыңлыйм. Кинодагы вакыйгалар очты барысы. Балачакта гына була торган бер халәткә кайттым яңадан. ФТРлар салган улау түгел, бу — илаһи иңрәү һавадан. Шәһәр күкләрендә беренче кат ишетәм бугай өнен казларның? Кабатланмас сихри бүләк бит бу кабатланып килгән язларның. ...һич бәхәс юк: олы сәнгать — юлдаш гаделлеккә, ямьгә, аклыкка. Тик ул азрак — кеше үзе тоеп. Табигатьтән алган шатлыкка. Уяну Сихри төндә йөрдек икәү ак атларда! Ал офыкта җуйдым сине таң атканда!.. ...Ярым айнып төштән, чыксам өй алдына — тышта суык яңгыр ява талгын гына... Өндә түгел, төштә күргән матурны да югалтырга кемнәрнеңдер хакы бармы? ...Яланнарда җилләр йөри — җыры булып каберләре дә калмаган батырларның... Яп-яшь килеш сөрхүш булган таныш түгел берәүгә Әйтеп торырга кирәкме? — дөньяда, дип, күпме ямь! Ә соң нишлим: күзеңдә өметсез бушлык күрәм. Күрәм: сиңа таңнар ни дә болытлар агышы ни... Балалар көлүе ни дә чишмәләр тавышы ни!.. Күк, Җир, Су матурлыгына битараф булгач инде,— димәк, эш вәгазьдән узган, җаның, тәгаен, чирле. Димәк, үз хәлең хәл инде, җителгән соңгы чиккә. Матурлык та көчсез булгач, талпынуларың — тиккә... ...Күргәч сине, үземнең дә башым иелгән кебек. Ниндидер ялгыш җибәреп, яуда җиңелгән кебек. Гаеплелек энәләре мигә сибелгән кебек... Бер уйласаң, син кем миңа? Беренче күрәм алда. ...Без — Җирдәш шул. Кеше булып яшәргә килгән җаннар. Шушы уй, утлы күмер күк, тынгылык бирми аңга.