КУРКЫНЫЧ КУНАК
КЫСКА НАР БУКЕТЫ Бусагада тавыш... Бу, йөрәккәй. Ишегеңне ямьсез кагу... Ник? — Бел, онытма, ача күрмә, Кешем! «Кунагыңоның исеме — Агу бит! Тел әйләнми хәтта әйтергә дә, Ул бит явыз, юньсез, бик усал. Бу кисәтү — юк. җирлексез түгел, Китереп була моңа күп мисал... Ник ТӨШӘ? Билет ала да утыра. Тукталыш саен төшә: — Бәлки, монда саталардыр... Өч борынга бер шешә?! Югач... утырды Унбиш сумга чалбар сатып алды, Ә «юарга» ун сум тотылды. Ә аннары...— шушы юудан соң — Унбиш тәүлек рәттән утырды. Урганда... чәчкәннәр Аларны куе камыл яшергән. Күмелеп ятмый алар тирәнгә — Урганда «чәчкән» шешәләр чыңлый Туңга сөргәндә бәрелеп төрәнгә. Өч минут... һәм өч ел «Аракылы кибет кайда?» диеп Сораучыга бер абыстай әйтте: — Кибет юлы — өч минутлык юл ул... Ә минем ир... тик өч елдан кайтты. Финал Дүрт якын дус «Шумел камыш...» диеп, Дүрт ел буе бергә эчтеләр. Мастерлыктан инде очтылар да Таш ташырга бергә күчтеләр... Стакан зары — Күпме кешене аяктан ектым, Хәтта балалар ятим калалар... Корал түгел мин, ләкин ник көчле?! Ник соң. ник миңа хәмер салалар? ЗӘКИ НУРИ (192!) шагыйрь, татар, рус телләрендә басылган кырыктан артык шигырь китабы ангоры. Катайда яши. Билгесез маршрут Тар сукмактан сәрхуш чак-чак «атлый». Юлын капшап ике кул белән. Тонган күзләр сыкрап әйтә төсле: • Беркая да илтмәс юл беләм...» Эчәсе килми Исереп ауган юан бер абзыйны Бер эт ялый... Тимик без аңа. Чөнки абзый үзе куа аны; — Эчмим, кода! Үпмә, кыстама. Кафега йөрим «Яратмыйм мин кафе сыйларын — Йөри анда затсыз агалар...» — Диде берәү... Үзен пивнойда Өстәл астыннан гел табалар. Катыдан йомшару Каты зәм-зәм капкач йомшап ауган да Башын куеп ята юлда ташка ул. һәм сөйләнә: — Тора алсам әгәр мин. Мамык җәяр идем. диеп, аска — ул. Шатлыгын юган Дүрт аяклы җәнлек аулаган ул, Дүртаяклап кайта өенә: — Ярый әле бүре очрамады. Мин исәнмен!..— диеп сөенә. ♦ Сусамас» Сусамас нәрсә дисезме. Кушамат ул — Сусамас: Эсседә дә сусамас ул. Ник?.. Эчүдән бушамас. Икесе дә эчә Урман юлыннан борылып кинәт. Якында гына бер ат кешнәгән... Аланга чыксам, күрәм. эчәләр: Пегасы — күлдән, җайдак — шешәдән. Аракы түгә — Белеп әйтәм, аңлап әйтәм Сүземнең өстен чыгасын: Мин сине җиргә түкмәсәм. Син мине җиргә егасың. Аю махмыры — Үтереп баш чатный... һич булмый хәтерләп: Кем белән эчтем дә мин кайда исердем? Чү! Кичә якшәмбе иде бит! һәм мин дә Кешеләр янында көн буе... ишелдем.