ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ УЙГУР ӘДӘБИЯТЫ
Яңа дәвер уйгур әдәбиятына татар әдәбияты ясаган игелекле тәэсирнең әһәмиятен ачып, аның эзлекле тарихын язу—ул киләчәк бурычларның берсе Шулай ук татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатының уйгур әдәбиятына булган йогынтысын җентекләп өйрәнү дә— махсус тикшеренүне сорый торган мөһим мәсьәлә Шул ук вакытта, әйтик, урта гасырлар уйгур мәдәниятының һәм язма әдәбиятының башка төрки халыклар, җөмләдән татар халкының язма культурасына ясаган тәэсирен дә искә алмый мөмкин түгел Күренекле шәрык әдипләреннән Ибне Сина. Фәраби. Сәгъди. Нәваи иҗатларының татар әдәбиятына ясаган йогынтысы турында сүз барганда. Идел буенда урта гасырларда кулланылыш тапкан уйгур язуын, шул чор уйгур әдәбиятының нигез ташларын салучы Мәхмүд Кашгарый. Йосыф Хас Хаҗиб мираслары да хаклы рәвештә тәкъдир ителә. Уйгур-татар әдәби һәм мәдәни багланышларының яңа дәвер тарихы Россиядәге 1905—1907 еллардагы буржуаз-демократик революциядән соң башлана Бу хәрәкәт иң беренче чиратта татар әдәбиятының яңару. Россиядәге төрки халыклар арасында киң таралу, хәтта илнең чикләре аша чыгып китү процессы белән бәйле. Татар әдәбияты үзе белән бергә Урта Азия, Казахстан һәм Шәркый Төркстан халыкларының әдәби тормышларына рус-европа культурасының көчле тәэсирен дә алып килде Шул чор төрки халыкларының әдәби телләре арасындагы тарихи якынлык, бигрәк тә гарәп хәрефләре нигезендә язу уртаклыгы мондый аралашуга уңайлыклар тудырган иде Урта Азия һәм Шәркый Төркстан өлкәләрендә татарча газета-журналлардан -Аң- “Шура- - Яшен-. «Ялт-Йолт- -Вакыт-. -Тормыш- -Фикер». -Кояш». -Йол- дыз-лар киң тарала, казах, үзбәк һәм уйгур укымышлылары тарафыннан яратылып укыла. Бу газета һәм журнал битләрендә Галиәсгар Камал. Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов. Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури һ. б. күренекле һәм тәрәккыйпәрвәр әдипләрнең әсәрләре киң басыла Әлеге әдипләрдән уйгур әдәбиятына бигрәк тә Г Тукай иҗатының нык тәэсир ясаганлыгы мәгълүм Шәркый Төркстандагы Үрүмче, Голҗа. Чүгүчәк шәһәрләрендә яшәгән эшләгән уйгур укымышлылары арасында Тукай иҗаты белән таныш булмаган, аның шигырьләрен яттан белмәгән кешеләр аз <мрый иде Моңа революциягә кадәр Казаннан килгән матбугат та, Октябрьдән соң Алма-Ата һәм Ташкент шәһәрләреннән алынып торган газета-журнал һәм китаплар да сәбәп булдылар, әлбәттә Шул ук вакытта Төркстан шәһәрләрендә эшли килгән татар мәктәпләренең уңай эшчәнлеген дә онытмаска кирәк. Моңа бер мисал итеп соңгы дәвер Шәркый Төркстан уйгур әдәбиятының иң күренекле вәкиле—революцион шагыйрь Лотфулла Моталлиб иҗатының формалашу һәм үсү фактын күрсәтергә мөмкин Ул Голҗадагы татар мәктәбендә башлангыч белем ала һәм шунда татар әдәбияты, бигрәк тә Габдулла Тукай, Һади Такташ иҗатлары белән якыннан таныша, аларның шигъри үрнәгендә үз иҗатын да башлап җибәрә Моның шулай икәнлеген Лотфулланың үз әсәрләреннән дә. аның кызыклы иҗатын җентекләп тикшергән уйгур әдәбиятчыларының хезмәтләреннән дә күрергә мөмкин Мисал рәвешендә Алма-Ата. Ташкент шәһәрләрендә яшәүче уйгур әдәбияты тарихы белгечләре К Хәсәнов. С Муллавудов Р Кадыйри һәм Кытай Халык Республикасында яшәүче Т Алиев һ б. хезмәтләрен күрсәтергә кирәк Я л. Моталлибның рус әдәбияты үрнәкләре белән танышуы да татарча, үзбәкчә басма сүз ярдәмендә булганлыгы бәхәс тудырмый Г Тукайның соңгы дәвер уйгур әдәбиятына ясаган тәэсире турында сөйләгәндә бу хәлнең бердәнбер күренеш булмавы югарыда әйтелгән иде инде Фикерне дәлилләп. түбәндәге фактларга күрсәтәсе килә Моннан берничә ел элек журналда чыккан бер мәкаләбездә («Казан утлары*. 1977. 11 сан. 162—165 битләр) Голҗа шәһәрендә татарларның элек-электән күпләп яшәүләре һәм аларның җирле уйгур мәдәниятенең үсүенә керткән өлешләре хакында шактый тәфсилләп язган идек Андагы мәгълүматларны кабатлап тормыйча, кайбер өстәмә фактлар китерү белән канәгатьләнәбез Мәсәлән. 30—40 нчы елларда Голжа шәһәрендәге уйгур мәктәпләрендә укытучыларның зур өлешен (уйгурча иң зур уку йорты булган «Өмет» мәктәбендәге угыз укытучының уннан артыгын) татар мөгаллим һәм мөгаллимәләре тәшкил итә иде Алар уйгур балаларын аларның үз ана телләрендә дә өйрәтәләр, татар әдәбияты буенча да мәгълүмат бирәләр Әгәр Шәркый Төркстанда ачылган беренче яңа ысул (•җәдит») мәктәпләренең дә татар мөгаллимнәре эшчәнлеге белән бәйле икәнлеген һәм. иң беренче чиратта. 1912—1916 елларда Голҗада мәгърифәтчелек хәрәкәтен җәелдереп җибәргән атаклы мөгаллим Габдулла Буби исемен искә төшерсәк, әлеге фикеребез тагы да куәтләнә төшәчәк Голҗада беренче халык китапханәсе Г Буби оештырган «Нур» мәктәбе каршында булып аны «Кыйраәтханәм нур» дип атыйлар ңде Кыз балаларның мәктәпләргә барып укый башлаулары да Г Буби алып килгән зур яңалык иде (элек уйгурлар арасында хатын-кызны пәрәнҗә астында тоту, укудан тыю гадәте хөкем сөргәнлеген дә онытмыйк) Шәркый Төркстандагы башка шәһәрләрдә дә кызларның мәктәпләрдә укый башлаулары еш кына татар мөгаллим-мөгаллимәләренең эшчәнлегенә барып тоташа Мәсәлән. Чүгүчәк шәһәрендә туып үскән татар кызы Гөләндәм Хәбибуллина (1887— 1974) мөгаллимәлек хезмәтен үзенең туган шәһәрендә башлап җибәрә кызларны укыту эшенә тотынганлыгы өчен җирле фанатиклар тарафыннан мыскыл-хурлауларга, җәберләргә дучар ителә Алдынгы карашлы уйгур эшлеклеләре, Гөләндәм мөгаллимәнең бу фидакарьлеген югары бәялиләр, аны башкаларга үрнәк итеп куялар 1919 елны мөгаллимәлек эшен яңа шартларда ягъни элек кызлар мәктәбе бер дә булмаган шартларда башлап җибәрер өчен аны Торфан шәһәренә чакыралар Гөләндәм мөгаллимә анда 1933 елга кадәр кызлар укыта Шуңа күрә Торфан халкы аны «безнең шәһәрнең белем чырагын яндыручы» дип олылый Аннары ул яңадан үзенең туган шәһәре Чүгүчәккә кайта һәм янә дә укытучылык эшен дәвам итә 42 ел дәвам иткән укытучылык чорында, шәкертләренең берсе исәпләп чыгаруга караганда. Гөләндәм мөгаллимә Хәбибуллинадан барлыгы 6229 шәкерт кызлар дәрес тыңлаган икән* Бу фактлар киң колач җәйгән татар-уйгур мәдәни мөнәсәбәтләренең конкрет чагылышы, иң якты үрнәге Шул ук вакытта Г Тукайның бәрәкәтле иҗаты да үз наүбәтендә халыкларыбыз арасында мәдәниагарту эшләренең киң колач җәюенә, тирән тамыр җибәрүенә сәбәп булды Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның алы юбилеен бәйрәм иткән елда уйгур әдәбияты һәм мәдәнияте вәкилләре дә аның якты һәм олы истәлеге алдында, аны үстергән татар халкы алдында тирән ихтирам белән баш ияләр
Алма-Ата.