ЧӘЧӘК ВАКЫТЫ
СССРның халык рәссамы Харис Якуповның инде утыз ел дәвамында иҗат ителә торган «Питрәч циклы»нда «Мәрзия һәм тузганаклар» исемле порт рет (1973) үзенең шигърилеге, образның табигать белән гармоник бөтенлектә гәүдәләндерелүе ягыннан аерылып тора. Чәчәк вакыты!.. Әсәрдә тантана иткән җәй фасылында гына түгел, героиняның үзендә дә менә шундый гүзәл вакыт чагыла. Колхоз эшеннән соң ял итәргә тукталган Мәрзия җәйнең аллы-гөлле келәмендә сурәтләнә. Матур буй-сынына ятышып торучы әфлисун төсендәге күлмәк һәм ак алъяпкыч бөтен болынны күмеп җилфердәгән чал чәчле тузганакларга үзенчә ямь өсти. Ягымлы кояш нурларында коенучы чәчәкләрне Мәрзия тагын да матуррак итеп күрсәтә шикелле. Аксыл шәмәхә, алсу, ачык яшел, сары төсләр балкышында җилкәндәй янып торучы алъяпкычның аклыгы жртерәк булып күренә. Хәер... Мондагы төсләрне бер-берсеннән аерып та бул мый. Алар — бербөтен. Картина декоратив мозаика бупарак кабул ителә. Салават күперендәге төсләр шикелле, монда барысы да бер-бсрсенә ятышып торадыр. Табигатьтәге төсләр гаммасында ниндидер салкынлык та сиземләнә (мөгаен. ул тузганак мамыгыннан киләдер). Әмма Мәрзияның йөзенә бәреп чыккан күңел җылылыгы полотнодагы һәрбер төскә җылылык өсти. Шуңа күрә дә әсәрдән илаһи бер җылылык сирпелеп тора. Мәрзия һәм чәчәкләр, чәчәкләр һәм Мәрзия... Шагыйрьләр чәчәкләрдә җирнең елмаюын күрәләр. Мәрзиядә дә туган җирнең елмаюы, хезмәтне бәйрәмгә әверелдерә белүче авыл елмаюы, яшәү шатлыгы чагыла. Әлеге елмаю безгә дә күчә, хезмәт дәрте белән канатланып яшәргә чакыра, һәрьяктан матур булырга өнди