ҖАВАПЛЫЛЫК СИЗЕП
ЗАҺИР САДЫИКОВ ХИКӘЯСЕ ТУРЫНДА
Сатирик каләм белән язылган әсәрләрне бездә күбесенчә кендәлек матбугатта, анда да «Чаян» журналында гына очратырга мемкин диярлек Инде бу хакта сүз күзгалган икән, безнең әдәбиятта сатира жанрының үги бала хәлендәрәк яшәвен дә әйтеп узарга кирәк Күрәсең, моның үзенә күрә сәбәпләре дә бардыр. Бердән, Г Тукайдан соң кечле каләм белән язылган сатираны укырга насыйп булмады шикелле Икенчедән, сатирага без теш ыржайтып нһаһайлап келү белән генә шөгыльләнүче җиңелчәрәк бер нәрсә дип карарга күнегеп бетмәдекме икән? Минемчә, бездә сатира шундый сәбәпләр аркасында җитди әсәрләр янына түргә уза алмый булса кирәк. Матур әдәбиятны тормышның кезгесе диләр Әгәр көзге «кыек» булмаса. дөрес булса, ул каршысындагы манзараны, бер урынын да күләгәдә калдырмыйча, гадел рәаештә бетен барлыгы белән күрсәтергә тиеш. Тәмам камиллеккә ирешкән җитди әдәбиятта, эпик, лирик жанрлар белән янәшә үк, сатира да. гадәттә, үзенә лаек урынны алган була Сатираның әһәмиятен аңлау өчен. Г Тукай «Кисекбашьының ничә еллардан бирле сәхнәдән сөйләнүен, кат-кат басылып чыгуын иске төшерү дә җитсә кирәк Соңгы вакытларда исә замана бездән иҗтимагый һәм шәхси тормышыбыздагы җитди кимчелекләргә, шулар арасыннан ваемсызлык, битарафлык, җавапсызлык кебек тискәре күренешләргә каршы кискен керәш ачуны таләп итә Бу көрәштә сатира да үзенә лаеклы урынны С алыр дип ышанасы килә Яшь язучы Заһир Садыйкояның «Тавык боты» дип исемләнгән хикәясе дә сатира теле белән язылган Хикәя турында фикер йөрткәндә бу аның сатира бакчасына беренче адымы икәнлеген дә истә тотарга кирәк була торгандыр Шулай да ул кызыксынып укырлык җитди эсер язган Хикәя укучыны битараф калдырмый, ышандыра, уйландыра һәм борчый Хикәянең төп персонажы булган институт хезмәткәре Альберт Робертович Хәбибуллин укучы куз алдына шәп-шәрә хәлендә килеп баса, үзенең җебегәнлеге, кешелек дәрәҗәсен мыскыллауга кадәр түбәнгә тәгәрәгән вак җанлылыгы, җирәнгеч ялагайлыгы белән нәфрәт уята. Әйе. тормышта, кызганычка каршы, андыйлар. яисә, аңар ук тиң булмасалар да, аңа охшаган кешеләр юк түгел. Альберт Робертович төрле урында төрле кыяфәткә керергә, хезмәт урыннарында бик төрле булырга мөмкин. Әмма алар кайда гына пәйда булмасын, нинди генә хезмәт баскычында тормасын, андыйлар җәмгыятьнең сәламәт тәненә ябышкан яман чир булып, аяк астында буталып, алга омтылучыларга һәрвакыт уңайсызлык тудыралар. Андыйлар никадәр тизрәк, никадәр рәхимсезрәк фаш ителсә, шулкадәр яхшырак; андыйларга карата никадәрле көчлерәк нәфрәт тудыра алсак, кайбер урыннарда яшәп килгән ваемсызлык, җавапсызлык, безнең җәмгыятькә бөтенләй чит булган кысыр битарафлыктан шулкадәр тизрәк арына алыр идек. һәркемгә мәгълүм булса кирәк, сәнгатьтә, әдәбиятта чама микъдарының әһәмияте әйтеп бетергесез зур Әгәр берәр нәрсә чамадан артып китсә яки җитмәсә, ул шунда ук сизелә, бөтенлекне бозып, ышандырмый башлый, канәгатьсезлек тудыра. Күп булмаса да, андый чамасызлык бу әсәрдә дә очраштыргалый Менә бер мисал Әсәрдә: « Лиана ханым иренең даһи академик булуын бик тели иде».— диелә. Белгәнебезчә, академик булу ул инде үзе үк фәндә иң югары дәрәҗәгә ирешү дигән сүз. Академикның да даһие булу хакында хыяллану исә майны майлап ашагандай яисә мөлдерәп торган савытка тагын да сыекча өстәгәндәй чамадан ашып китә. «Эт эчәгесе институты» дигән атаманы да мин шундыйлардан санар идем, Артык ясалмалык, көлдерер өчен генә юрамалый уйлап чыгарылган арзанлы «табышлар» әсәрне һич тә бизәмиләр. Сатираның да төп чыганагы реаль чынбарлык булуын истән чыгармыйк. Мәгълүм ки, сатираның үзенә хас теле дә бар. Автор бу телнең үзенчәлекләреннән урыныурыны белән ярыйсы ук уңышлы файдалана дип әйтер идем. Әсәрдә шаян сүз уйнатулар, мәгънәсе белән генә түгел, әйтелеш формасы, яңгырашы белән үк эчтәлекне тирәнрәк ачарга ярдәм итә торган гыйбарәләр ярыйсы ук еш очрый «Шундый бит хәзер замана: пешерсәләр, төшермиләр, төшерсәләр, пешермиләр»...— дип яза автор. Шулай да Фәндә һәм тормышта нәрсәне дә булса «тиешле кондициягә җиткерү» дигән төшенчә яшәп килә Әгәр дә шул төшенчәне әдәби телгә карата да кулланырга уйласак, бу хикәядә «тиешле кондициясенә җитмәгән» җөмләләр дә очрый дип әйтергә туры килә. Пешерделәр, пешерделәр үзен, ә барыбер күчерделәр —дип язган автор. Гәрчә татар сүзләреннән оештырылган җөмлә булса да. турысын гына әйткәндә, бу безнеңчә түгел, бәлки калька. Язучы әйтергә теләгән фикерне укучыга бөтен тулылыгы белән җиткерик дисәк, татарча ул болайрак булыр иде Пешерепме пешерделәр үзен, шулай да күчерделәр «... ипле Лиана ханым (?)». «алла рәхмәте өчен» («алла хакы өчен» булса кирәк), «алтын фикер әйтеп үсә алмаячагын аңлагач » кебекләрне дә тәмам «кондициясе җиткән» камил җөмләләр дип әйтеп булмый. Туган телнең мөмкинлекләреннән уйлабрак, остарак файдаланганда алар башкәчарак — дөресрәк, ягымлырак яңгырарлар иде. Яшь авторларның әсәрләрен укыганда я аның стилендә, я башкасында ара-тирә, ерактагы елдырым шәүләсе сыман, нинди дә булса бер классик әсәр тәэсире күзгә чалынып киткәли Мин үзем монда гаҗәпләнерлек берни дә күрмим Чөнки яшь язучының, әдәбиятта үз сукмагын салганчы, үзеннән элек язылган әдәбият тәҗрибәсенә таянуы, эзләнүе, өйрәнүе бик табигый хәл. Ләкин өйрәнү белән өйрәнүнең аермасы бар. Ул иске сабакны яңа шартларда шул килеш кабатлауга гына кайтып калмаска тиеш. Әгәр дә яшь иптәш элек кулланылган нинди дә булса иске алымга яңа сулыш өрергә омтыла икән, элекке традицияләргә таянып, яңа чорның үзенә хас яңа сүзен әйтүне, тагын да көчлерәк, үтемлерәк итеп әйтүне максат итеп куя икән — хәерле юл! Андый өйрәнүне хупларга гына кала. Заһир Садыйковның бу хикәясе тормышыбыздагы кайбер кимчелекләрнең яшәп килүенә борчылудан килеп туган Ул тәнкыйть утын, үткен сүзен шуларга юнәлткән. Иҗтимагый әһәмияте зур булган җитди темаларга алыну яшь автордан, язу сәләтеннән тыш, шәхси кыюлык та таләп итә Яңа әсәрләрен язганда бу сыйфатлар аңа һәрвакыт юлдаш булыр, ул әдәби осталыкның тагын да югарырак яңа баскычына күтәрелергә омтылыр, дип ышанабыз. Бу юнәлештә үсәргә аңа, бу әйтелгәннәрдән тыш, тагын башкара торган хөрмәтле һәм җаваплы хезмәтендә туплана барган тормыш тәҗрибәсе дә. халык белән турыдан-туры аралашуы да. гражданлык вазифасын тирән аңлавы да ярдәм итәр