Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛЫП БАТЫР МАҖАРАЛАРЫ

 

Сак белән Сок лып Бәргән, Аждаһаны эзләп, Каф тауларын узды. Тәбризгә килеп житте Тәбризнең кәрвансараенда ил-жир күргән сәяхәтчеләр белән берничә көн мө- зәкәрә кылып. Аждаһаның кайдалыгын сораштырды. — Бөтен явызлык Дәрвишай чүлендә! —диде бер мосафир,— Син. батыр, шул чүлгә барып кара. Ниһаять, көтә торгач, Алып Бәргән Тәбриздән Кытайга бара торган кәрванга тагылып, Дәрвишай чүлен кичә башлады. - һавалар артык тыныч, тиздән сәмум башланмагае! — диде кәрванбаш. Дөрестән дә. көн урталарында, өйлә намазы вакытында, кинәттән генә давыл купты. Коточкыч зур өермә кирәк-яракларны гына түгел, хәтта кайбер кешеләрне дә үзе белән бөтереп алып китте. КеШеләр кайсысы агачка ике куллап ябышты, кайсысы атын яисә дөясен муеныннан кочаклап комга ятты. Ком бураны яткан дөяләрне, кешеләрне күмеп ташлады Алып Бәргән, авызына ком тулмасын дип. атына капчык кигезде. Үзе дә билбавын сүтеп, битенә чорнады да аты белән янәшә ятты. Күпме вакыт узгандыр, сәгатьме, тәүлекме, Алыл Бәргән анысын белми Сәмум тынгач, ул ком астыннан көч-хәл белән чыкты да, Кораңгыш тирәсендәге ком тавын куллары белән көрәп, атын якты дөньяга чыгарды. Эшен бетереп, тирә-ягына караса, кәрван юк. Кәрванчылар, Алып Бәргәнне барлап тормаенча, ашыгып китеп барганнар Чүл уртасында байтак адашып йөреде ул. Шулай каңгырып йөри торгач, офыкта бер каракучкыл нәрсә шәйләнде Якынрак баргач, бу нәрсәнең урман икәнлеген күрде. Урман кырыенда сарык көтүе йөри. Карт кына бер көтүче таягына таянган да, сарыклар утлаганга карап, борын эченнән генә бер көй шыңшый иде. — Әссәламегаләйкем! — диде Алып Бәргән. — Вәгаләйкем әссәлам! — диде карт. — Алда нинди ил ул? Бу нинди урман? —дип сорады Алып Бәргән. — Сак-Сок иле! — диде бабай Алып Бәргәнне аяз көнне яшен суккандай булды. Ни гомер күрергә хыялланып йөргән Сак белән Сок иле аның борын төбендә ләбаса! Сак-Сок иле — каргыш иле. Вакыт анда туктап калган кеби. Сүзен тыңламаганга күрә, йомыш үтәмәгәннәре өчен бичара ана игезәк балаларын елыйелый каргый. Ананың күз яшьләре балалары өстенә кара каргыш булып төшә. Газиз улларының берсе Сак. икенчесе Сок дигән Ахыры Башы 6 санда. кошка әверелеп, тәрәзәдән чыгып оча Уллары мәңге шулай кош булып калган. Ана белән ата мәңге шулай кара кайгыда яшәргә мәҗбүрләр — Сак-Сок иле — минем күптәнге хыялым! — диде Алып Бәргән көтүче картка. Ашыкма! — диде карт — Бу урманга кергәнче, Сак-Сок иленә аяк басканчы, син бер хакыйкатьне аңла, батыр. Синең көчең күп. Син дөнья * дагы иң куәтле, иң мәкерле затларны җиңгән батырга охшыйсың. Синең s күңелең саф. теләгең изге булырга тиеш. Сине байлык та. җиңел яуланган | ләззәт тә аздыра алмый. Син — чын-чынлап халык батыры Ләкин Сак- < Сок фаҗигасы катлаулы Аңа катнашырга ярамын Хәтта саф күңелле. * изге кешенең дә моңа хакы юк! Аңладыңмы, батыр? Әгәр аңласаң мәрха- * бә' Уз Сак-Сок иленә! Күр син ачы бер каргышны Гыйбрәт итеп башка- з ларга сөйләрсең! < Картка рәхмәтләр укып. Алып Бәргән Сак-Сок иленә кереп китте = Урманнары гадәти урман кебек, һич аерма юк сыман. Киек-җәнлек. кош- = корт, җиләк-җимеш барысы да бар. Тик әнә шул матур-бай урман эчен- * дә Зур Сагыш та бар Үкенеч белән тулы авазлар үзәккә үтә Бу — Сак * белән Сок тавышы Шулай бара торгач. Кораңгыш аны бер авылга - алып чыкты Матур гына төзек бер авыл Каралты-курасы. мал-туары £ дисеңме, шау чәчәккә күмелгән бакчалар, авыл өстенә авам дип торган - урман дисеңме, челтерчелтер аккан чишмәләр тавышы дисеңме, урамнары 2 тулы бала-чага дисенме — бар да бар Мул. тыгыз, таза тормыш кайный Тәрәзәләре дә хуҗалары сыман шат чырайлы Өйләр елмаеп, миһербан чәчә шикелле. Ата-аналар: - Балам, балакаем1 дип өзелә. Балачага: — Әти. әткәем! Әни. әнкәм! дип. тәмле тел белән сөйләшә. Искиткеч бер ярашканлык, җылылык, якты нур вә миһербан сибелә бу кешеләрдән. Бары тик бер өйнең генә тәрәзәләре кайгыдан елый кебек. Бу йортта Сак белән Сокның ата анасы яши икән Кинәт өй эченнән үзәк өзгеч бер аһәң ишетелә. Сак Сокның әнисе балалары турындагы бәетне көйли Бу Сак-Сок моңы Балалар да. ата-аналар да шомланып Сак-Сок бәетен тыңлыйлар Аннан тагын эш. тагын уен. тагын шатлык башлана Гомер буе шулай яши икән бу авыл Алып Бәргән сагышлы өйгә керде Аның сәламен алучы, аңа сәлам бирүче булмады Өй түрендәге сәкедә ана утыра Ишек катындагы җылы мичкә аркасы белән сөялгән ата утыра Алын Бәргәннең кергәнен алар күрми-снзми калды ахрысы Ана оекбаш бәйли Бәйли-бәйли дә кире сүтә. Үзе Сак-Сокны көйли: Мәдрәсәләрдәй китап киштәсе. Сак бе.тәи Сокның тау шып ишетәсе Ата кеше итеккә олтан сала Олтанны тегә-тегә дә тагын сүтә Диварда сәгать йөри Күпме генә йөресә дә сәгать телләре гел бер урында тора Казан астында ут яна, аш кайный .Ут күпме генә дөрләсә дә сүнми Аш күпме генә кайнаса да кимеми Матур итек тә әзер, оекбаш та бәйләнеп бетте, аш та пешеп өлгерде Сәгать кичке тугыз бит инде, атасы Балалар һаман юк. бәгырькәйләрем! ди ана - Кайта алмый торганнардыр, бичаракайлар! — дн ата Кавыша алмыйлар бит алар Араларына тау үсеп чыга рнт аларның Япа-ялгыз лары карурманда, бахыркайлар Шуннан соң тагын олтанны кире куптарып ата. Әзер оекбашны янә сүтә башлый ана Гел шулай кабатланып тора Ана белән атаның бетмәс-төкәнмәс кайгысыннан Алып Бәргәннең җаны өши башлады ■ Йә дөнья1 дип ялварып кычкырды ана Зинһар, кичер мине Зинһар, ал кайгымны' Кайтар балаларымны! Кабат мәңге дә мин аларны каргамас идем. Карынымда йөреттем, сигез яшькәчә иркәләп үстердем дә үзем каргадым. Үзем башларына җиттем И Тәңрем, кан аралаш күз яшьләрем хакына, ничәмә-ничә еллар йокысыз үткәргән төннәрем хакына сүземне тыңласана! Ал бу хәсрәтләрне, ал бу кайгыларымны Ярлыка мин бичара хатынны Юк, Тәңре җавапсыз калды Ана тагын баягы эшенә тотынды. Учактагы ут янә терелде, сәгать янә текелди башлады. Алып Бәргән бу хәсрәткә чыдый алмыйча тиз генә чыгып кипе. Ул бар дөньясын онытып йөгерде дә йөгерде. Шулай йөгерә торгач, урманга килеп җитте. — Бичара ана. мескен ата! — диде Алып Бәргән.— Сезнең балаларыгызны кушып, кире кайтарырга кирәк! Ул балаларны мин коткарырга тиеш Ата-анага мин бәхет бирергә тиеш! Шулчак аның сул ягында «Са-ак» дип, уң яктагы агачлар арасыннан «Со-ок» дип еламсырап кычкырган тавышлар ишетелде. Кояш баегач, тавышлар якынайды Алып Бәргән сулышын тыеп тыңлый башлады — Са-ак... — Со-ок... Тора-бара кошларның кешечә сөйләшкәннәре ишетелде. — Са-ак. мин куркам... Син якын кил, Са-ак, бергә-бергә җылы булыр - Мин дә куркам, Со-ок. мин дә туңам... Әткәй-әнкәй янында җылы иде... — Кеше хәленә кире кайтсам, мин беркайчан да анамны рәнҗетмәс идем. Сак. — Үз хәлемә кайтсам, мин беркайчан да анам сүзеннән чыкмас идем. Сок... — Са-ак, якынрак кил. бергә-бергә җылы булыр... Инде кавыштык дигәндә генә ике туган арасына зур тау үсеп чыкты. Ачып Бәргән куркуыннан читкә тайпылды Сак белән Сокның бер- берсен эзләп кычкырган кызганыч тавышлары ерагайгач кына, тау кире үз урынына төшеп, җир тигезләнде. Алып Бәргән икенче кичкә кадәр тагын көтте, һәр кичне шулай кабатлана, һәр төнне туганнарны мәкерле тау аера — Җирне кем шулай астан күтәрә икән? — дип, Алып Бәргән озак баш ватты. Эзләнә торгач, ул җир астына алып төшә торган яшерен ишекне тапты. Җан көченә боҗрасыннан тарткан иде, якты бер дөньяга килеп керде. Бер почмакка посып, ниләр булыр икән монда дип, озак сагалады. Өстә, урманда. Сак белән Сок тавышы якынайганы ишетелә башлады Тегеләр инде кушылды дигәндә генә, әллә каян тау чаклы җир асты филе килеп чыкты да түшәмне урманы-җире белән өскә калкыта башлады — Менә кем икән ул Сак белән Сокны аерып торучы! Алып Бәргән җен ачуы белән филнең маңгаена гөрзи белән китереп орды. Фил, әңгерәеп, берни булмагандай туктап калды. Алып Бәргән фил айныганчы тагын берничә тапкыр җир селкетерлек итеп филГә сукты Шуннан соң гына җир асты филе гөрселдәп ауды Җир кире үз урынына кайтты. һиҗрәттән соң тугыз йөз утыз тугыз ел узгач булды бу хәл. Алып Бәргән атылып өскә чыкты Караса, ни күзләре белән күрсен, алан уртасында бер-беренә тач охшаш ике ир бала басып тора. Алар кочаклашып елаштылар да: — Тизрәк атай белән анай янына кайтыйк! — дип авылга таба йөгерделәр. - Алып Бәргән, балаларның ата-анасы белән кавышканын сиздермичә генә читтән карап торды да. атына атланып кайтып китте. Алып Бәргән чиксез бәхетле иде. Урманны чыккач та ул көтүчесез калган сарык көтүен күрде Маллар төрлесе төрле якка сибелгән, ә бичара карт көтүче юл кырыенда хәрәкәтсез ята. — Бабаң, бабакай, сйна ни булды? Ул картның үлем шаукымы кергән күзләренә бакты Бабай нидер әйтергә тели иде Тик аның иреннәре кыймылдый алмый Алып Бәргән тиз генә тулымыннан бабайның иреннәренә салкын су тамызды. ♦ Су эчкәч, карт хәл алды ? Их. син. — диде бабай, чак ишетелерлек итеп — Мине аңлама- - гансың... Сак белән Сокны кушып, син халыкка сөйләп бетергесез зыян £ эшләдең Авылда бер гыйбрәт бар иде — Сак белән Сок! Хата кылып < та, соңыннан гафу ителәсен белсә, кеше беркайчан да җинаять эшләүдән 5 курыкмаячак Теге дөньяда оҗмах булыр дип тынычландыру яисә теге j дөньяда җәһәннәмдә янарсың дип куркытырга тырышу — ул үзе җинаять < Хата кылгансың икән, җәзасын бүген үк ал Яхшылык эшләгәнсең f икән, аны түләү сорама! Мин тәрбиясез ике балага җәза бирдем Артык 5 кискен, рәхимсез рәвештә балаларын каргаган анага кайгы китердем < «Сак-Сок> вакыйгасын мин бәет итеп бөтен дөньяга тараттым Гыйбрәт ♦ алсын миһербансыз бала дидем Сак-Сок дигән олуг бер мәкамле бәетнең * азагына син кул тыктың. Мең ел буе аналарга хөрмәт тәрбия итә торган е; бәетнең азагын үзгәрттең Беләм. сиңа гына түгел, бик күпләргә ахыры * яхшы беткән вакыйгалар ошый Ләкин азагы яхшы тәмамланган әсәр < кешеләрне тынычландыра, канәгать калдыра Сак-Сок вакыйгасы үкенече 10 белән куәтле иде Фаҗигасе белән, каргышны мәңге кире алып булмас- лыгы белән ул гасырлар буе инсафлы кешеләр тәрбияләде. Син ул тәрбия коралын сындырдың, батыр!. Соңгы сулышым җитте Син үтергән фил мин ул. Филдә иде минем җаным Алып Бәргән картның күзләрен йомдырды, авызын сөлге белән бәйләп куйды, өстенә бөркәвеч каплады да кире авылга китте Кырыйдагы йортның тәрәзәсен чиртеп, ул: - Анда көтүче бабай үлгән, алып кайтып җирләгез' дйде Сак белән Сокның кайтуына багышланган зур бәйрәмнән Алып Бәргән качып китте Гыйфрит урлаган кырык чибәр кыз Һиҗрәттән соң тугыз йөз кырык ел узгач булды бу хәл Сармат дигән илнең патшасы хатынын, балаларын, кырык вәзирен алып, кырык сунарчы белән кырык пешекчесен ияртеп, сахрага чыкты Бвлалары күбәләкләр куып, чәчәкләрдән такыялар үреп уйнады Патша үзе вәзирләре белән җиргә кырын ятып, шәраб әчеп, төрле мәүзугьларга мөзәкәрә кылып, күңел ачты Кырык суцарчы аткан кошларны кырык ашчы кырык төрле итеп пешереп, сәйранчыларны кырык тапкыр сыйлады Бу патшаның буй җиткән бик матур бер кызы бар иде. Күрше илләрнең кырык шаһзадәсе, ул кызга өметләр баглап, хатлар яза. Сармат патшасыннан кызын сорыйлар, дөнья байлыклары вәгъдә итәләр иде. Сармат патшасының иң кадерле хәзинәсе кызы Шуңа күрә, патша кичен йокларга ятканда, кызының чатыры янына кырык сакчы куйдыртты Сармат патшасы, сакның ныклыгына ышангач кына, үз чатырына кереп китте Төн уртасында бер кара болыт пәйда булып, давыл купты Кыз йоклый торган чатырны җир кубарып алып китте Сакчылар чатыр артыннан йөгерде Кире әйләнеп кайтсалар, патша кызыннан җилләр искән' Ятак буш Кинәт чыккан давыл кинәт кенә туктады Куркышын уянган вәзирләр дә, патша да офыкка таба очып баручы кара болытны күреп Бу диюләр патшасы! диделәр Сармат патша тиз генә диван вәзирләрен җыйнады. Күрше-күлән илләргә дә шундый афәт килгән икән Утыз тугыз патшалыкның иң чнбәр кызын шул дию урлаган Утыз тугыз патшалыктан утыз тугыз пәһлеван кызны коткарырга дип яуга киткән, ләкин берсе дә кире әйләнеп кайтмаган ди Вәзирләр, хәбәрчеләр, өндәүчеләр атларга атланып кычкырып йөрсәләр дә. кызны коткарган кешегә алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, бу эшкә бер генә батыр да кузгалмады. Имеш, ул диюне ж,иңеп булмый Имеш, ул дию бөтен диюләргә баш икән - Бу эшкә бары тик Болгарстан- ның Утыз Имәнле батыры Алып Бәргән генә алынса алыныр! — диде вәзирләр— Шул батырны чакыртып, чапкын җибәрик! Шулай эшләделәр дә. Бер атка атланып, өстәмәгә ике ат алып, чапкын хатларны илтә китте. Бу вакытта Утыз Имәнлегә бара торган юл буйлап Алып Бәргән соңгы сәяхәтеннән кайтып килә иде. Ул дөньясын онытып, авыл агайлары белән салмак кына гәпләшеп утырырга, кымыз чөмерергә, казылык ашарга, рәхәтләнеп бер йокларга хыяллана Нәүмизә белән күрешергә ясканып кайта. Алып Бәргәнне әнисе каршылады. Ат кешнәгәнен ишетеп, ишегалдына йөгереп чыкты, бахыркай Улкаен-батыркаен җилкәсеннән сөяргә үрелгән иде дә. буе җитмәде. Алып Бәргән, көлә-көлә иелеп, аркасыннан сөйдертеп торды. Берзаман ишегалдына аңа таныш булмаган, тузанга баткан бер юлаучы килеп керде. Чит кеше Алып Бәргәнне күргәч, букчасыннан хат чыгарып батырга сузды. — Алып Бәргән, бәла килде илебезгә! — дип аңлатырга тотынды чапкын, ләкин Алып Бәргән аны тыңламый иде инде. Ул хатларны ачып укырга тотынды Укып бетергәч, кабалана кабалана юл киемнәрен кия башлады Киенгән арада үзе бертуктаусыз: — Менә мин эзләгән явыз шушы булыр! Ниһаять, эзенә төштем мәлгуньнең! — дип кабатлый. Алып Бәргән әче итеп сызгырды, еракта ат кешнәгән тавыш ишетелде. Ул киенеп беткәндә, Кораңгыш кайтып җиткән иде инде. — Кая барасың, улым?—дип сорады анасы — Коймак суына бит. — Анам,— диде Алып Бәргән Кичер мине, мин китәргә тиеш Мин теге мәлгуньнең эзенә төштем, юлга коймак төр. тулымга салып кымыз бир Әйдә, чапкын, юл чатына чаклы озата бар мине! Анасы төенчекләрен тотып урамга чыкканда, Алып Бәргән инде ат өстендә иде Чапкын кисмәккә ятып кына су эчте дә, атын алмаштырып, Алып Бәргән артыннан чабып китте. Юл уңаенда сораштыра-сораштыра, Алып Бәргән шуларны белде. Бу явыз зат — Аждаһа түгел, диюләр патшасы Гыйфрит икән, ул карурманнар белән капланган, кыя-ташлар арасына яшеренгән җирдә яши ди. Бу ил Дәүстан. ягъни Диюләр Иле дип атала икән. Дәүстан иленә бара торган юл чатында алар'чапкын белән аерылдылар. — һәй. олан!—диделәр юл чатындагы кешеләр батырга барчасы бер авыздан — Юк эшкә алынгансың. Бу юлдан кырык пәһлеван узды. Барган юллары бар. кайткан эзләре юк. Дию генә түгел, диюләргә дию Гыйфрит патша бит ул. балакаем! — диделәр. Очраган бер юлаучы белән сөйләшә торгач, беленде ки, Гыйфрит мәлгуньгә кырык дию буйсына, хезмәт итә икән Шул кырык дию карап торырга кеше кыяфәтле затлар ди. Ләкин кара халыктан мал-туар таларга килгәндә, чып-чын диюгә әвереләләр икән. — Гыйфриткә син барып та җитә алмассың, олан! Аның кырык диюе сине харап итеп бетерәчәк! — дигәч. Алып Бәргән уйга калды. Шуннан соң ул. Сармат патшасының ярлыгын күрсәтеп, йокларга урнашты Кара чуралар аның атын тугайда йөртергә алып китте. Амбарчылар аңа әүкать әзерләде Матур бу тугайда яшәп. Алып Бәргән Гыйфрит белән сынашыр өчен көч тупламак булды. Кара чабаннар, иң симезләрен генә сайлап, ашаган саен, аңа бер куй суя тордылар. — Менә, олан,— диде кара чабаннар башлыгы.— Син бер-ике атна шушы тәгамне җыйсаң, куәтең унлата артыр Иншаллаһ. Гыйфритне алуың да ихтимал булыр, бәлкем^ _ Берәүсе учак тергезеп җибәрде, икенчесе учак өстенә казан асты Берәүсе бәрән чалып, агач күләгәсе бер карыш озынайганчы, бәрәнне тунап, итен сөякләрдән аерып бетерде Башын, сөякләрен казанга салды Башка берәүсе кузгалаклар, төрле үләннәр өзеп килде дә. шул арны юып. ♦ шулпага төшерде. Бәрәннең итен тозлап, борычлап, нар җимеше сутын ? сибеп, серкә суында тотып, киредән бәрәннең үз тиресенә салып, камыт | энәсе белән тыгызлап тектеләр Аннан соң шаулап торган күмер өстенә | элеп куйдылар Тиренең бөтен йоны өтелеп бетте дә куырылып, кызарып * килде. Ара-тирә әйләндерә торгач, кара чабан: s — Җитешегез, батыр олан! — диде. з Бу эшкә нибарысы шәүләнең ике карыш озаюы җитте Чабаннар әзерләгән кавырман ашап туйгысыз иде Алып батыр бер с үзенә бер бәрәнне «эһ» тә итмичә ашап бетерде Аннан сон шулпа = бирделәр. Хуш исле бу шулпаны да Алып Бәргән бик ошатты Шулпадан * соң куе сөт белән ясалган каты чәй. чәйдән соң салкын кымыз эчерттеләр. * Кымыздан соң әчкелтем алма килде * Алып Бәргән атна-ун көн шулай чабаннар янында тәрбия күрде. Ул көн саен дала буйлап йөгереп килә Аннан соң сап-салкын чишмәдә н коена. Су коенганнан соң атын чаптыра. Шулай итеп, ул шактый көч туп- * лады Аерылышыр вакыт җитте Кара чабаннарга хуш сүзләр әйтеп. Алып батыр Гыйфрит патшалыгына таба сәфәр китте Дала буйлап бер тәүлек баргач, кыя таулар калкып чыкты Тарлавыклар аша барып. Алып Бәргән куе урманга килеп керде. Урман бер дә куркыныч сыман тоелмады Алып Бәргәнгә Котны алып кычкырган сәер тавышлар да ишетелми, бүре дә уламый, бик матур, бай урман иде бу. Кеше килгәннән дә курыкмыйча, кошлар онытылып-онытылып сайрый Киек-җәнлекләрнең курку исләрендә дә юк. үз эшләре белән мәшгульләр. Йөз адым саен урман чишмәсе очрый һәр чишм.) янында утыргычлар җайлап куелган һәр чишмә янына агач чүмечләр эленгән Сусаган юлчы рәхәтләнеп ял итсен, сусынын бассын дигәндәй, яңгырдан саклавыч кечкенә чатырлар эшләнгән Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Алып Бәргән чишмә саен урман суы татып барды Шулай бара торгач, ул гаҗәп матур бер аланга килеп чыкты Алан уртасында күз яуларын алырлык мәһабәт алтын сарай калкып тора. Сарайның тнрә-ягын мең төрле төстәге чәчәкләр бакчасы урап алган Шул чәчәкләргә кырык кыз су сибеп йөри һәр кыз янында бер сакчы тора Кызларның киемнәренә карап. Алып Бәргән шаккатты Мондый җиңел ефәк күлмәкләрне патша кызлары да кими торгандыр. Мондый кыйммәт асылташлы балдакларны хан кызлары да киеп йөри алмыйдыр Шулчак иң кырыйдагы кыз Алып Бәргәнне күреп алды да янында басып торучы егеткә нидер пышылдады Сакчы егет Алып Бәргәнгә таба борылды Алып Бәргәнгә якын торган егет кыю атлап килде, чак сизелерлек итеп баш какты - Хуш киләсең, батыр егет! Уз! — диде сакчы Алып Бәргән ирексездән аңа иярде Алтын сарай янындагы матур ханәкәгә килеп җиттеләр — Син шушында ятып ял ит. аша. эч! Иртәгә сине патшабыз янына алып керербез! диде озата килүче егет Хезмәтчеләр Алып Бәргәннең тамагын туйдырдылар, чиста җәймә җәеп, урын көйләп бирделәр. Бу нинди ил? дип сорады Алып Бәргән Мин бит Гыйфритне эзләп бара илем! Коллар бер сүз дә әйтмәделәр, алар хәтта батырның сүзенә колак та салмадылар шикелле Иртән иртүк Алып Бәргән чиста киемнәрен киеп, коралларын тагып бетергәч, ханәкәгә кичәге асыл егет килеп — Падишаһыбыз сине көтә, батыр! —диде. Асыл егет аны алтын сарайга алып керде. Тәхет залындагы матур чәчәкләрне, су атып торучы көпшәләрне күреп, батыр егет тагын хәйран калды. Су көпшәләре янындагы күчмә тәхеттә асылларның асылы, мәһабәт бер егет утыра иде. — Менә! — диде аны озата килгән сакчы — Диюләр патшасы Гыйфрит шушы була! — Ничек? — дип кычкырды Алып Бәргән — Шушы асыл егет Гыйфрит патшамы5 Тәхеттәге егет елмайды: — Гажәпләнмә. Алып Бәргән1 — диде ул — Сез. кешеләр, куркынычны ямьсез итеп кенә күрергә өйрәнгәнсез Шуңа күрә күп вакыт матурлыкка алданасыз. Дөрес әйтте минем пәһлеваным мин Гыйфрит буламын' Алып Бәргән кинәт кенә кылычы белән Гыйфритнең башын чабып өзәргә уйлаган иде дә. тыйлыгып калды Патша янында Алып Бәргән кебек үк кырык баһадир басып тора. Алар берьюлы аңа ташланса. Алып Бәргәнгә исән котылу эләкмәс. Бу Гыйфритнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә белеп булмый «Сабыр итим әле. алга таба нәрсә булыр икән,»— дип уйлады батыр. _ — Хәзер без синең белән тамак ялгап алырбыз! — диде Гыйфрит Тамак ялгагач, мөзәкәрәмезне дәвам иттәрбез! Гыйфрит өч тапкыр кул чапты Читтәрәк басып торган кырык чибәр кыз шундук юк булды Бераздан алар, матур төпсәгә салынган ризык атып кереп, патша белән Алып батыр алдына куйдылар Аннан соң кырык кувшинга салып, салкын шәраб китерделәр - Мин Мисыр күгәрчене яратам! диде патша — Шуңа күрә, синең яндагы менә бу кызны Мисыр фиргавене Әсламхатиптан урлап алып кайттым Ул кыз Мисыр күгәрченен гажәп тәмле кыздыра... — Син монда ниләр генә ашамыйсың да нинди шәрабләр гына эчмисең, Гыйфрит! — диде Алып Бәргән — Анда халык ачыга. Халык синнән иза чигә! — Халык5 — дип көлемсерәде Гыйфрит.— «Халык» дигән сүзне без. патшалар, чәйнибез дә төкерәбез, төкерәбез дә чәйнибез. Шуннан килеп чыга мәкальләр: халык — судагы балык Ягъни аны тотасың да табага салып куырасың. Халык — сарык ул Ягъни аңгыра Бер сасы кәжә тәкәсенә ияреп, көтүе белән упкынга барып төшә ала. . Гыйфритнең бормалап-сыргалап сөйләвеннәнме, әллә көткән дошманының дустанә елмаюыннанмы. Алып Бәргән югалып калды. - Җитеш, батыр! Казандагы табында дигәндәй, бигайбә! — диде дә Гыйфрит бер күгәрченне шатырдатып урталай аерды. «Юк. дип уйлады Алып Бәргән, хәзер кылычымны суырып чыгарам да Гыйфритнең жанын алам! Батыр тагын тыелып калды Якында гына кырык пәһлеван аның һәр кул хәрәкәтен күзәтеп тора. «Ярый,— диде Алып Бәргән эчтән генә Мин дә башымны юләргә салып карыйм әле!». Алып Бәргән дә күгәрчен ботарлый башлады Чыннан да, тәмле ризык икән бу нәмәстә Кошның эченә мәмердәп торган итчел кара жимеш тутырганнар да тегеп куйганнар. Бөтнек, бакча әнисе, сарымсак вә борыч измәсе белән күгәрченне сылап чыккан булырга тиешләр. Аннан соң камырга төреп, кайнар мичкә тыгып кыздырганнар Алып Бәргән ун кувшин шәраб эчеп, егерме күгәрчен белән тамак ялгап алгач, тагын сүз башларга булды — Шәп яшисең син. чукынтый! — диде Алып Бәргән — Кая соң синең чәлдермеш кырык кызың? Син аларны. качмасыннар дип. базда асрыйсыңмы? Гыйфритнең дә кәефе шәп иде. ул көлә башлады. — Менә бит каршыңда кырык кыз. Ә менә бу егетләр! - хужа әйләнәсендәге кырык пәһлеванга ымлады — Болары шул кызлар артыннан килгән батырлар булыр. Алып Бәргән чәчәкләргә су сибүче кызларны таныды — Шулай! — диде Гыйфрит Күрәсең бит, алар бәхетле нлдә яши! Биредә матурлык, байлык, ләззәтият' Ашап-эчкәннән соң бар да тамаша залына китте Анда кызлар * саз, курай, сорнай, чынгырак уйнады Егетләр гөслә чиртте Аннан i соң Гыйфрит падишаһ үз һөнәрен күрсәтте. Ул кара болыт булып оча $ торган диюгә дә. ажгырып торган Гыйфриткә дә әверелә ала икән Күз j ачып йомганчы, тау хәтле була да. аны һичкем жиңә алмый икән. * Сөйләшкәннәрдән. күргәннәреннән Алып Бәргән шуны аңлады, кызларның * илләренә һәч тә кайтасылары килми. Егетләр үзләренең кем икәнлеклә- 1 рен дә оныткан булып чыкты Мин ирексезләп тотмыймын аларның берсен дә! — диде Гыйфрит с патша.— Күр. бел. кайткач, кешеләргә сөйләрсең. Гыйфрит беркайчан = да кыз ризалыгыннан башка гөнаһ кылмый диген Күреп бак. кайткач * сөйләрсең: Гыйфрит беркайчан да монда килгән пәһлеваннарның канын агызганы юк диген. Гәрчә мин олы куәт иясемен. Үзең шаһит мин аларны * җәберләмимен! Кыз белән башта күрешеп, бер-нке мизгел сөйләшеп £ алам да. алар үз ризалыклары белән минем патшалыгыма килә Монда - килгәч, бу рәхәтлекне, матурлыкны күреп, дөньяларын оныталар Кызлар шушы гүзәллектән нигә качсын? Егетләр шушы муллыктан нигә тузан, кара эш. мескен халык янына кайтсын? Мнн аларны бәйләп тотмыймын Китсеннәр, юлларына ак җәймә Ләкин кырыктан ник бересе китсен! Син дә китә аласың. Алып Бәргән. Син китәргә тиеш Беренчедән, мин синең куәтеңнән куркам Икенчедән, монда күргәннәреңне син кешеләргә сөйләргә тиешсең. Кешеләр гөнаһсызга каргый мине. Мин алар уйлаганча мәлгунь түгел бит Ә хәзер ял ит. аша эч. кунак бул. Үзен теләгән чакта сәфәр чыгарсың. Торып тор! —диде Алып Бәргән — Сөйләшеп бетерик. Гыйфрит Ярый, ал да гөл икән синең эшләр. Син Гыйфрит түгел, фәрештә ди. Ә синең диюләрең талаган маллар өчен халык каршында кем җавап бирер? Сыгасын бит син халыкны, агайне, айһай каты сыгасың Савасың син бичара кешеләрне! Гыйфрит Алып Бәргәннең җилкәсенә дусларча гына сугып куйды: - Гәүдәң үскән синең, акылың үсмәгән. Алып Бәргән батыр' Бүре беркайчан да актык малны бумый. Мине бүредән акылсызрак дип уйлыйсыңмыни? Мин дә бит үземә җитәрлек кенә алам халыктан Аннан соң. кем кемне талый торгандыр бит әле! Син атна буе сыйлана торгач. ярты көтү куйны бетердең Ә минем пәһлеваннарым атнасына берәр сарык, берәр сыер гына ала Алып Бәргән Гыйфритне бүлдерде Миңа ул сарыкларны кешеләр үз куллары белән суеп бирде, ә син шул ук малларны талап, урлап аласын' Юк. урламыйм! дип кычкырды Гыйфрит патша Нахак яла ягу батыр кешегә килешми. Алып Бәргән! Үз гомеремдә бер генә тапкыр да кеше малына кул якмадым Миңа ул малларны менә шушы егетләр алып кайта. Кешеләрдән талап алып кайта! диде Алып Бәргән. Таласа соң! Синен ни эшен бар. Алып Бәргән! диде Гыйфрит - Кешеләрдән үз батырлары талый Мнн түгел' Әнә кара, кырык илнең кырык батыры, кулларына пычак алып, җилдән җитез атларына атлана лар да. үз аталарына каршы баралар, үз туганнарын талап кайталар Талап түгел, дөресрәге, үз өлешләренә тигәнне генә җыялар Менә бу минем иң яраткан хатыным, күптән түгел генә Сармат патшалыгыннан а лып кайткан гүзәл Сөйләш син аның белән Ул сиңа барын да аңлатып бирер, диде дә Гыйфрит патша үз юлы белән китеп барды Сармат патша кызы! — диде Алып Бәргән икәүдән-икәү генә кал- гач — Мин. атан үтенече белән, сине шушы мәлгунь тырнагыннан кот карырга килдем. Юлга әзерлән! - Юк' — диде кыз — Мин моннан беркая да китмим! — Сине Гыйфрит сихер көче белән алдап тота. Анда сине туган йортың, атаңанан. энеләрең, ахирәт кызларың көтә. һәм. ниһаять, ярәшелгән егетең көтә. — Бичара син, Алып Бәргән! —диде кыз — Хатын-кызны аңламыйсың Ул мәми авыз авыл егетләре белән миңа кызык түгел. Гыйфрит минем сөйгәнем. Куәтле ир һәм байлык! Сармат илендәге кайсы егет шуны миңа бирә ала? Күрәсең бит, батыр егет, монда җыр, монда шигырь монда сихри табигать, монда мәхәббәт! Кичер мине, якташ, мин синең белән кайта алмыйм Менә ошбу хатны Сармат патшасына ирештерсәң, мең рәхмәтләр сиңа! Хуш! Кыз кулындагы хатны батырга тоттырды да сукмак буйлап китеп барды Алып Бәргән аны саклап йөри торган пәһлеванга дәште: . — Әй син. Сармат пәһлеваны, әйдә кайтыйк илгә. Уян йокыңнан, батыр егет! Пәһлеваннар барысы бергә җыелып, Алып Бәргәнне урап алдылар да сабыр гына, ләкин каты итеп болай әйттеләр: — Егет, безне котыртып тагын бер сүз әйтсәң, кырыкка турап, гәүдәңне кырык козгынга ташларбыз. Мә, ал бу кырык хатны Җитсен илләргә — без үз иркебез белән монда калабыз. Без сәгадәткә ирештек! .Алып Бәргән карап-карап торды да тагын бер карап куйды. Ул үзенең көчсезлеген аңлады. Ошбу кызлар «Коткар безне»,—дип торсалар, Алып Бәргән кырып салыр иде кырык егетне. Ләкин аларны Ватан, Бурыч. Ата-ана дигән бөек сүзләр белән игә китереп тә, оялтып та. үкендереп тә булмасын ачык күрде батыр. Егетләр аңа мыскыллы карый. Борыннарын чөйгән кызлар, хәерчегә баккандай, мәгърур басып Алып Бәргәнне күзәтә. Ал арның бу кыяфәтеннән: — Бар, кит. бичара Алып Бәргән! Син безгә тиң түгел, чөнки без җәннәт хурлары! —дигән мәгънә аңлашыла иде. Алып Бәргән, күңелсезләнеп, саубуллашу сүзләре мыгырдап, аланнан чыкты Алан кырында аны аты Кораңгыш көтеп тора иде Алып Бәргән атының тезгененнән тотып озак кына бер ноктага карап торды. Нишләргә соң? Кайтып, кара кайгыдагы ата-аналарга: кызларыгыз мәңге кайтмас, — дияргәме? Әллә кызларыгыз һәм улларыгызны Гыйфрит харап иткән диеп әйтү кирәкме? Гыйфритне җиңа алмадым, сугышырга курыктым дип, адәм көлкесенә калыргамы? Батыр әҗәлдән үлмәс, ояттан үләр! Сугышып үлим Гыйфрит белән! Шулай уйланып торды Алып Бәргән, аннан соң кәпәченнән киңәш сорады. — Ашыкма! — диде кәпәч — Синең куәтле чагың, ләкин кырык пәһлеванда сихри дию көче бар Гыйфрит үзе генә дә кырык диюгә тора. Хәйлә кирәк. Гыйфритнең җилдән җитез аты бар. Корангышны шунда җибәр. Хуҗасының серен аттан башка кем белер? Гыйфритнең җаны кай тирәдә икән? Шуны белсен Алып Бәргән алтын сарайга кире әйләнеп керде. — Диюләргә дию Гыйфрит патша! —диде Алып Бәргән.—Ерак юлда атым арыды, кайтыр юлга җегәре җитмәс. Бер-ике көн җәйләвеңдә атларың берлә утлап йөрсен иде. — Мәрхабә! —диде хуҗа. Барча хезмәтчеләрен чакырып, кунакка ачык чырай күрсәтергә боерып. Гыйфрит каядыр китеп югалды * Алып Бәргән черем итәр өчен үзенә күрсәтелгән канәкәгә кереп ятты. Кораңгыш ияр-йөгәннән арынгач, утлаудагы атлар'арасына барып керде. Алып Бәргән мәрткә киткәндәй уянмыйча өч көн, өч төн рәттән йоклады Шул гомер эчендә Гыйфрит Сәмәндәл иленнән тагын бер кыз урлап кайтты. Шул гомер эчендә Корангыш кырык тай белән узышып, куышып йөри торгач, ниһаять. Гыйфритнен Җилҗитмәс аты белән дуслашты Шул гомер эчендә кырык пәһлеван кырык илне талады Алып Бәргән уянып салкын чишмәдә юынды да Корангышын чакырды Сызгыру белән Корангыш хуҗасы алдында биеп тора иде инде Бахбай әйтте: * - Озак йокладың, батыр! диде Хәзер Гыйфрит яна кызы белән | эчкәрге бүлмәдә күңел ача Кырыкдию егете мал таларга китте Җилҗит- 5 * төзәттерә икән. 5 Кораңгышыннан Алып Бәргән батыр белде: бу егетләр чын кеше < түгел, бу кызлар да чын хатын-кызлар түгел, ә чын кешеләр кайдадыр = базда, зинданда тоткынлыкта икән Атна буе бүлмәсеннән чыкмыйча яшь хатын белән күңел ачкач. * Гыйфрит патша чәчтарашын чакыртып алды Чәчтараш аның чәчен кырды. < сакал-мыегын төзәтте. Эшен бетергәч. Гыйфритнең башын, чыраен исле - май белән хушландырып чыкты Аннан соң идәндәге чәч-сакалны бергә * җыеп, чүплек башына чыгарып ташлады Алып Бәргән шуннан җирән - сакал бөртеген аралап алды да. сарайга таба китте Аның каршысына « чип-чиста итеп кырынган патша үзе килә иде. Диюләргә дию Гыйфрит патша белән батырлар батыры Алып Бәргән күзгә күз очраштылар — Озак йоклаганнан сон батырның карыны ачкандыр дип. мин шарлама кырында учак яктырдым Кичен шунда көтәм сине! — диде Гыйфрит патша. «Бик яхшы булыр! — диде Алып Бәргән эчтән генә Менә шунда мин синең сары сакалыңны утка атармын да. бөтен кабәхәтлекләреңне фаш итәрмен!» Сөйләшенгән вакытта алар икесе дә учак тирәсендә иделәр Пешекчеләр казан аскан. Алып Бәргән эшне коры тотарга уйлады - һәй. диюләргә дию Гыйфрит патша! диде ул кулындагы сары сакал бөртеген учак өстенә китереп Менә бу синең сары сакалың булыр! Чак кына кыймылдасаң да синең җаның җәһәннәмгә китәчәк! Алып Бәргән, зинһар, ташлама' дип үкереп. Гыйфрит Алып Бәргәнгә таба ыргылган иде. Алып Бәргән сакал бөртеген кисәү өстенә ыргытты. Күз ачып йомганчы учак янында коточкыч бер әверелеш булды. 1 Дию пәрие Гыйфрит Алып Бәргән сурәтенә керде. Алып Бәргән Гыйфрит кыяфәтен алды Алып Бәргән кыяфәтендәге Гыйфрит шаркылдап көлә башлады: — Ха-ха-ха. Алып Бәргән, ахмак батыр син! Сине алдаганнар Ж.ИЛҖИТМӘС тулпарым шулай алдый батырларны. Синең шулай эшләреңне мин алдан күреп, белем тордым Әйттем мин сиңа, ташлама дидем Без бит урыннарны гына алмаштык. Син эчтән кеше, тыштан Гыйфрит Син Гыйфрит кыла торган эшләрне башкарырга мәҗбүрсен Мин гомерем буе Алын батыр вазифаларын үтәргә тиеш булам Урын алмашудан ни файда соң кешеләргә? Кырык көн эчендә син әкренләп чын Гыйфриткә әверелеп бетәчәксең Кырык көн эчендә мнн Алып Бәргәнгә әйләнермен Аннан тагын Алып Бәргән Гыйфритне үтерергә килер. тагын шушындый .ым.iiiii.nii.iui булыр A U.III Бәргән һәрвакыт Гыйфритне жинәр I» үзе Гыйфриткә әверелер Тик моннан халыкка һичнинди файда булмас' Шул мәлне учак янында кырык егет белән кырык кыз пәйда булды Алар Гыйфрит кыяфәтле Алып Бәргән алдында баш иделәр И. бөек падишаһыбыз Гыйфрит' диде баш пәһлеван Безгә кунак килми, килсә китә белми Алып Бәргән инде күп кунак булды, аңар юл күрстәтергә вакыт җитте' Гыйфрит эчендәге Алып Бәргән: «Мин бит Гыйфрит түгел, әнә мәстән белдем Диюләр диюе Гыйфритнең кара сакалы арасында бер бөртек җирән төге бар икән Шул төкне утта яндырган кеше Гыйфритне үзенә буйсындыра ала ди. Гыйфрит атнага бер тапкыр сакал-мыегын тегесе сезнең патшагыз»,— дип әйтергә авызын ачкан иде. ләкин авызы теләгәнен әйтмәде: . — Хатларын тоттырыгыз да, өч көнлек азык биреп озатыгыз. Алып Бәргән кыяфәтендәге Гыйфрит атына атланып, кайтыр юлга чыкты Гыйфрит кыяфәтле Алып-Бәргән, жил-давылга әверелеп, Сәрәнднп патшасының кызын урларга китте Шулай итеп. Алып Бәргән Гыйфрит тормышы белән яши башлады. Көннәр’ узган саен ул Утыз Имәнлене дә. Нәүмизәсен дә. Кораңгышны да сирәгрәк исенә төшерде Тора-бара ул бу тормышка шулкадәрле күнегеп китте, үзенең Алып Бәргән батыр икәнен дә оныта язды. Караңгы- тынчу базлардагы кырык егет һәм кырык кызны иреккә чыгарырга дип, күп тапкырлар кулына ачкыч алды Бакча аша барганда, хур кызларын күреп, ул кая барганлыгын оныта иде. Кырык батыр белән кырык гүзәл зинданда кала бирделәр. Алтын сарайның китапханәсендә утырганда ул саргаеп беткән бер китапка күз ташлады. Бу «Гыйфрит-намә» иде. Шул китапта язылган:' Гыйфритнең жаны, имеш, алтын сарай бакчасындагы гөлләрнең берсенә яшерелгән. Шул чәчәкне табып өзгән кеше Гыйфритне жинә ала имеш. Шул сихерле чәчәккә бер генә бал корты да кунмый, бер генә шөпшә дә якын килми, бер генә бөжәк тә ул тирәдә очмый икән. Көннәрдән бер көнне Гыйфрит Утыз Имәнле авылына барып, Нәүмизә исемле иң чйбәр кызны урлап кайтты.'һәй. ду килде Утыз Имәнле халкы! Кычкыралар, аталар, чаң кагалар, этләр өрә. йодырык күрсәтәләр. Кемдер берәү: — Алып Бәргәнгә әйтергә кирәк. Гыйфритне барып үтерсен дә Нәүмн- зәне коткарсын! — дип акыра. Ә Гыйфрит эчендә Алып Бәргән икәнен һичкем белмәде. Хәтта каз бәбкәләренә жим сибеп йөрүче әнисе дә батыр улының Гыйфриткә әверелгәнлеген башына китермәде. Шулай итеп. Гыйфрит авылның кызын түгел, утыз имәнен дә төбе-тамыры белән йолкып алып китте. Утыз Имәнле авылы имәнсез, Нәүмизәсез калды Китап актарып утырганда Гыйфрит шулар турында уйлады. — Димәк, хәзер үк бакчадагы теге чәчәкне эзләп табарга һәм өзәргә кирәк! — диде Гыйфрит эчендәге Алып Бәргән Ул ашыгып бакчага чыкты Йөзләгән матур чәчәкләр тирәсендә меңләгән бөжәк бөтерелә. Шулай эзли торгач. Алып Бәргән ялгыз гына, бөжәкләрдән читтә утыручы кара мәк чәчәген күрде. Кара чәчәккә һичбер күбәләк, һичбер бөжәк килми Чәчәкне өзәргә дип. Гыйфрит кулын сузды да кинәт туктап калды: — Чәчәкне өзсәм, мин үләм ич! — диде ул үзалдына. һәм тиз-тиз атлап сарайга кереп китте. — Мәк чәчелгән түтәлләрне аеруча нык сакларга! — дип бөтен хезмәтчеләрен кисәтеп куйды Гыйфрит. Кырыгынчы көн килеп житте. Ул инде бүген тулысы белән Гыйфрит булырга тиеш Рәхәт, матур тормышта яшәгәндә ул бөтен дөньясын онытты. бар жан иясе дә аның кебек рәхәт эчендә яши дип уйлый иде. һәм, кирәк булса, шушы урыннан төшмәс өчен ул теше-тырнагы белән көрәшәчәк иде. Алып Бәргән кыяфәтендәге Гыйфрит байтак көннәр яманлык кылып йөрде. Егерме көн узгач, ул яхшылык эшләргәме, әллә яманлык юлына басаргамы дип баш ватты. Кырык көн тулганда инде ул үзен чын Алып Бәргән дип уйлый иде. Кырыгынчы көнне ул туган авылы Утыз Имәнлегә кайтып керде. Шунда авылга Гыйфрит килеп, Нәүмизәне урлап, авылны туздырып киткәнлеген белде. Ул әнисе белән күрешеп кенә чыкты да Гыйфритне эзли китте. Нәкъ теге юлы кебек, Алып Бәргән кара чабаннар янында кунак булды Аннан тагын алга китте. Таныш сыман тоелды аңа бу юл. Менә хәзер юлда алан булыр Алан уртасында алтын сарай торыр Анда кырык дию егете белән кырык хур кызы яши торгандыр, һәм шулай булды да. Алып батыр Гыйфрит патшалыгына килеп җитте Гыйфрит аны туганы кебек яхшы кунак итте. Нәүмизәне ул шунда очратты. Ләкин Нәүмизә Утыз Имәнлегә анын белән кайтырга теләмәде Кораңгыш белән алар Гыйфритнең Жилҗитмәс атыннан җирән сакал серен белдетәр. Алып Бәргән сакалны утка ташлады. Шунда тагын могҗизалы бер әвере- ♦ леш булды. Гыйфрит белән Алып Бәргән кыяфәтләрен алмаштылар Чын ? Алып Бәргән әлеге әверелештән сон,, башына күсәк белән сугып мин- 5 герәүләтелгән кебек, озак кына башын чайкап торды Аннан соң рәхәтле S неп көлә башлады Гыйфрит тә бу үзгәрештән канәгать иде ахрысы. < ул Алып Бәргәнне дәстәрхан янына чакырды. Шарлама янындагы учакта җәйран түшкәсе кызып өлгергән иде. з — Менә шундый-шундый хикмәтләр бу дөньяда'— диде Гыйфрит < патша — Хәзер син хәл ит! Сугышыргамы минем белән, юкмы? Тагын = сары сакалны яндырсаң, без урыннарны гына алмашачакбыз. Ачыктан- = ачык сугышсак, син көл булачаксың. Сайла' Теге пәһлеваннар да. нәкъ * синең кебек, минем сакал серен белгәннәр иде. Нәтиҗәсе нәкъ шушылай * бетте. Мин һаман Гыйфрит. Ә алар минем колларым Риза бул. Алып ң батыр. Кал син дә алтын сараемда. Минем хатыннарымны сагалап йөрерсең! Алып Бәргән уйга калды. Бераз шулай тын утырганнан сон ул кинәт 2 үзгәрде, бер чүлмәк шәрабны тын да алмыйча эчеп бетерде Гыйфрит тә аннан күрмәкче, бер чүлмәкне бугазына койды Алар шулай озак күңел ачып утырдылар Соңрак кочаклашып бакча сарайга таба киттеләр. Кәефе килеп. Алып Бәргән җыр башлады. Карурманда карак бар. Атларынмы каран бар Без китәрбез тан алдыннан. Тлраз ачын карап кал Матур җырлыйсын! - диде Гыйфрит бакча уртасына җиткәч. — Син күзгә төтен җибәрмә. Гыйфрит дус! — диде Алып Бәргән Син миңа Нәүмизәне бир. Әгәр бирмәсән. камышны кыйган кебек итеп кенә башыңны өзеп төшерәчәкмен!- Белцсекме, дус кеше! — диде Гыйфрит Мин сине яраттым бит. малай! Кызык кеше син. Алып батыр. Ә мин сине яратмадым! диде Алып Бәргән Син минем дошманым! Ашаган табагыңа төкермә. Бәргән батыр' диде Гыйфрит Син барыбер мине җинә алмыйсын! Маташма, ах ир и Чөнки мии үлемсез' Минем тәндә җан юк. Жансыз нәмәстәие син үтерә алмаячаксың' - Белом, ахир. Гыйфрит дус! Шулай диде дә Алып Бәргән яшен тизлегендә мәк түтәленә сикерде. Күз ачып йомганчы кара мәк чәчәген өзеп ике учы белән сытты Гыйфритнең җаны көя күбәләге булып һавага очты Күбәләкне карлыгач шул мәлне үк кабып йотты. Гыйфрит чибәр егет кыяфәтеннән иләмсез зур гәүдәле, йөнтәс бер дию пәриенә әЪерелде дә сукмакка аркылы егылды Шулчак кырык кыз. кырык дию егете берьюлы кайсы убырга, кайсы кәҗә тәкәседәй сатанага әверелеп, кача башладылар Алып Бәргән ике атлап, бер сикереп, сиксән тапкыр селтәнеп, хәшәрәтләрне турап бетерде. Зиндандагы барлык батырларны, кызларны иреккә чыгарды. Кызлар арасында Нәүмизә дә бар иде Ашагыз, эчегез, рәхәтләнегез' - диде Алып Бәргән Бу байлык, бу матурлык сезнеке Кырык көн бәйрәм иткәннән соң кайтыр юлга чыктылар Алып Бәргәннең бу батырлыгы турындагы хәбәр җиде икълнмгә таралды Төрле илләрнең батырлары Гыйфрит сихереннән котылып, һәрберсе үз иленең гүзәлен алып, һәрберсе үз ватанына юл тотты Кырык илгә уртак бәхет килде Кандала Ялмавыздан да куркынычрак икән Алтын сарайның иң яхшы атын иярләп, Алып Бәргән кәләше Нәүми- зәне шуңарга атландырды. Үзе Кораңгышына менеп, алар Утыз Имәнле ягына очтылар Кара чабаннар янында бер-ике көн юандылар. Өч көн, өч төн чапкач, алар Биштишек авылына керделәр. Иблисне тотып биргәне өчен Алып Бәргән белән Нәүмизәне мунча ягып кунак иттеләр. Биштишектән өч көн, өч төн киткәч Түбән Шырдыклы авылы күренде. — Монда минем бер ахири бар. Җантык исемле! — диде Алып Бәргән.— Монда да шәп кунак итәчәкләр безне. Мин монда Ялмавызны дөмектергән идем. Хәзер рәхәт яшиләрдер. • Ләкин Шырдыклы авылын чак кына таныды Алып Бәргән. Тагын Ялмавыз талап киткән диярсең, билләһи. Элек тә болай хәерче түгеп иде бит бу авыл! Урамда арык сыерлар, эченә кыршау тыккан этләр йөри, салам түбәле, кырык терәүле өйләр жиргә сеңгән. Өй тәрәзәләре шулкадәр сагышлы карыйлар, жан әрнеп куя. Алып Бәргән телсез-сукыр-чукрак Бәккол картның өенә туры китте. Бәккол карт өенең карындык каплаган бердәнбер тәрәзәсе аркылы-торкылы такта белән кадакланган иде. Алып Бәргәннең йөрәге чәнчеп куйды. Бичаракай ятим картны берәү дә тәрбияләмәгән икән. — Нәрсә булды сезнең авылга? — дип сорады ул иңрәеп чыбык күтәреп кайтучы карчыктан. ' — Ялмавыз бер яктан талый, икенче яктай Җантык атлы кандала каныбызны эчә. Ясак белән салымнан баш чыккан юк, балам. — Ялмавызны үтергән идем бит мин! — диде Алып Бәргән шаккатып. Әби Алып Бәргәнгә шик белән озак кына карап торды да берни дәшми китеп барды. Очраган икенче кешедә күп сөйләшергә теләмәде. Каршы- сында Алып Бәргән торганны аңлагач, өченче кеше, як-ягына карана- карана булса да, түбәндәгеләрне сөйләп бирде: — Җантык батыр. Ялмавызны үтереп кайткач, Калавызның кызы Хөрмиягә өйләнеп, үзе түрә булды. Дошманны җиңеп кайткан батырны халык башта бик яраткан, зур- зур бүләкләр биргән. Тора-бара Җантык бүләкләрне сорап ала башлаган, аннан соң таләп итәргә тотынган. Соңра шундый фәрман тараткан: «Мин — жантык батыр. Ялмавызны җиңгән кеше буларак, эшләмичә ятарга хаклымын. Сез мине ашатып-эчертеп - киендереп торырга тиешсез!» — дип, халыкны чынлап талый башлаган Түзә алмагач, кешеләр баш күтәргән. Ясак-салым түләми башлаган. Бәхетсезлеккә каршы. Ялмавыз үлмәгән булган икән. Җантык Ялмавыз белән дуслашып алган. Беркөнне Ялмавыз тау башыннан торып болай дигән: — Мин — Ялмавыз, сезнең өстән башлык итеп Җантык түрәне куям. Сез миңа дигән малларны аңа тапшырырга тиешсез! Шуннан соң кешеләр атна саен бер баш сарык, бер баш сыер, бер олау икмәген Җантыкка тапшыра башлаган Җантык яртысын үзенә алып калып, калганнарын көтүе белән каядыр, таулар артына Ялмавызга илтә икән. Бирмәсәң, Җантык Ялмавызга йөгерә Ялмавызга каршы барырга берәүнең дә кулыннан килми. — Коткарсаң, син генә коткара аласың инде безне, Алып Бәргән батыр! Хәзер Җантык кандала Ялмавызга әләкләшергә менеп китте. Озакламый тау башында Ялмавыз пәйда булыр! — дип сүзен бетерде ага кеше. Өч тапкыр чаң сукканы ишетелде. Йончыган, фәкыйрь кешеләр берәм- берәм мәйданга жыела башлады. Тау башында Ялмавызның иләмсез гәүдәсе калыкты. — Сез! Шырдыклы кешеләре! — диде Ялмавыз — Сез тагын гыйсьян куптарасызмы? Ясак-салымнарыгызны иртәгә өзеп бетермәсәгез. авылы гыз урынында көл генә уйнаячак! Жантыкнын һәр сүзе сезгә минем сүз булырга тиеш! Таралыгыз' Халык һич ни әйтмичә генә тарала башлады Алып Бәргән шаккатты, тау башында чыннан да Ялмавыз басып тора бит Ничек терелгән ул? Алып Батыр аны үз куллары белән үтергән иде бит - Таралмагыз, кешеләр! — диде Алып Бәргән — Ялмавызга бер * авыз сүзем бар' — Кем ул мина сүз катарга җөрьәт итә5 — дип кычкырды Ялмавыз 5 — Бу мин! Сине бер тапкыр үтереп, койрыгынны кисеп истәлеккә ь алган батыр — Алып Бәргән буламын' Моны ишеткәч. Ялмавыз телсез калды. — Нигә дәшмисең. Ялмавыз? Әллә Жантык батыр телен йоттымы5 i Мин сине икенче тапкыр үтерергә дип килдем! һәллүр. Кораңгыш' 5 диде Алып Бәргән үкчәләре белән атынын корсагына кагылып Кораңгыш күз ачып йомганчы хуҗасын тау башына алып менгерде. = Алып Бәргән Ялмавыз белән янәшә басты да тубән таба карап кычкырды: " - һәй, кешеләр, сезне куркытып торган Ялмавыз — кабарткан коры * куык кына Ягъни, мин үтереп үләксәсен Жантыкка бүләк иткән чын * Ялмавызның кабыгы гына ул! — диде дә Алып Бәргән кылычын Ялмавыз- - нын корсагына тыкты. • * Ялмавызның тыны пышлап чыга-башлады Куык шиңеп беткәч, барча * халык Ялмавыз карачкысы артында торган симез, түгәрәк гәүдәле Жан- тыкны күреп алды Жантык үкереп елый иде - Кичерегез мине, кешеләр, мин кабат алай эшләмәм! дип туктаусыз кабатлый үзе Жантыкнын бар амбарлары да ачылды Халык хәләл икмәген. уз көче белән тапкан малларын кире алды. Түбән Шырдыклыга да бәйрәм килде бүген Тик бәйрәмдә Жантык кына күренмәде. Ул оятыннан җир тишегенә кереп киткән иде. ахрысы Бу хәл һиҗрәттән сон тугыз йөз кырык ике ел узгач булды Алып Бәргән Элләй халкына яхшылык эшли Кайдан гына эзләмәде Алып Бәргән Аждаһаны' Мәгърипкә дә. Мәш- рикъкә дә барып карады юк Аждаһа! Кемнәрдән генә сорашмады ул Аждаһа турында Талый да кача, кая киткәнлеген һичкем белми, һичкем күрми кала икән. Ил гизүче кәрванчылар белмәсме икән дип чүлгә чыкты Диңгезләрне айкаучылар белмәс микән дип корабларга утырып йөрде Юк. бер генә кеше дә Аждаһаның кайдалыгын әйтә алмады. Бер генә тараф калды син булмаган'- диде Алып Бәргәнгә Кәпәче. Ул да булса Котып! Кар каплаган илдә син булмадың - Этәрер агачыннан ясалган чаңгыдан башка син кар илендә берни дә эшли алмассың! — диде әнисе Этәрер чаңгысын кигән кешене эт тә. ат та. җил дә куып җитә алмый - Ярый алайса, диде Алып Бәргән Мин урманга менеп, этәрер агачын кисеп алып кайтыйм әле. - Юләр! диде ана.— Этәрер агачын беркем дә таба алмый Атаң мәрхүм аны гомере буе эзләде, табалмады Ятып калганчы атып кал! диде дә Алып Бәргән атына атланып урманга китте Көнозын йөрде ул. төнозын эзләде, ләкин этәрер агачын табалмады Өченче көнгә киткәч кенә өметкәйләре өзелеп, кайтыр юлга борылды Шулчак карурман уртасында эт өргән аваз ишетелде Алып Бәргән тавышка таба китте Куе чытырманлыкта бер агач эт өргән тавыш чыгарып утыра иде Батыр егет этәрер агачын кисеп алды да. шатлыгын нан нишләргә белмичә, атын чаптырып өенә кайтып китте Шул агачтан ул чаңгы ясады, баулар такты, арткан агачтан ике таяк юынды Чаңгы ларны җиләс түбәгә элеп, һәйбәтләп кенә киптерде дә Кораңгышына атланып. Котыпка карап юлга чыкты. һижрәттән соң тугыз йөз илле ел узгач булды бу хәл. Казык йолдызга туры бара торгач, ниһаять, тирән карлы илгә килеп җитте. Корангыш бил тиңентен карга кереп батты. Күпме генә талпынса да. бичара хайван алга таба бара алмады — Кораңгыш! — диде Алып Бәргән — Син шушында агач бөреләре белән тукланып мине көтәрсең. Мин әйләнеп кайтканчы китмә! Шуннан соң батыр этәрер чаңгысына басып юлын дәвам итте Бер талпынып таяклары белән этенсә, ике тапкыр атласа, Алып Бәргән ике фәрсах җир китә Шулай итеп, ул ат белән бер ел« үтәрлек араны өч көндә узды Шул гомер буе аның юлында бер генә авыл да. бер генә шәһәр дә. бер генә кеше дә очрамады. Ниһаять, дүртенче көнне генә ул ап-ак кар дәрьясында кара-кучкыл нокталар күрде. Торабара ул нокталарның очлы өйләр икәне ачыкланды Очлы өйләр янына бер төркем халык җыелган Күбесенчә хатын-кызлар, бала-чага, карт-коры иде монда. Калганнары кысык күзле, җыерчык каплаган чырайлы вак ир-зат иде Кешеләр. Алып Бәргәннең киләсен алдан ук белгәндәй, аны каршы алырга чыкканнар, ахрысы. Унлап эт җигелгән чанага утырып бер карт килде. — Безнең шаман әйтте, балкышка каршы яктан бер яхшы ир килер диде. Без сине көтәбез! - Очлы түбәле, тире-кайры белән капланган бу өйләр «чум» дип атала икән. Кешеләрнең башында аю бүрек, аю тун. аякларында аю итекләр, кулларында аю бияләйләр. Урта чумнан ике карт чыкты. Аларнын икесен дә тирезәр белән түшәлгән махсус урынга утырттылар-. Бу — безнең башлыгыбыз! диде Алып Бәргәнне каршы алган кеше - Икенчесе безнең шаман! Хәзер синең хөрмәткә ярыш башланачак! — һәй-һой! — дип кычкырды уен башлыгы. Шул тавышны ишеткәч, этләр җигелгән чанага утырган бер кыз һәм икенче чанадагы берничә ир-зат ыргылып кузгалып китте. Кемдер чанасыннан тәгәрәп төште. Аның булдыксызлыгын дәррәү көлеш белән мыскылладылар. Бераздан кыз беренче булып әйләнеп кайтты. Егетләр утырган чанатар әллә кайда артта калган иде. Башлык кеше шаман дигәннәре белән нидер пышылдашып алды да бик ачыргаланып. . — Бөтен өметем бетте! — диде. Ир кеше юк икән арагызда. Хатын-кыз әсәрәтен дә куып тота атмыйсыз! — һәй-һой! — дип боерды тагын уен башы. Бу юлы әлеге кыз да. кайтып җиткән ир-затлар да чангы киделәр, кулларына таяклар алдылар. Оештыручы карт тагын «һәй-һой» кычкырды. Узыдт башланды. Әлеге кыз бураннар уйнатып иң алда чаба. Алып Бәргән дә чаңгы таккан егетләр бсДән рәттән тора иде, ул кинәт кенә узыш дәртенә бирелеп, егетләр артыннан кузгалды. Бер-ике талпынган иде. бөтен егетләрне дә узып китте. Тагын бер омтылган иде. кыз белән ара яртылаш кыскарды. Куып җиттем дигәндә генә кыз кинәт кенә борылды да чумнар ягына таба элдерә башлады. Алып Бәргән анык артыннан томырылды Тагын бер талпыну белән кызны куып та җитте, тотып та алды Чумнар тирәсендәге бала-чага һәм карт-коры кычкыра, сызгыра башлады. Башлык кеше белән шаман дигәннәре урыннарыннан төшеп, сикерә-бии иделәр — Менә ул чын ир-егет! — дип кычкыра башлык. Шаман белән башлык Алып Бәргәннең аркасыннан сөя-сөя урта чумга алып керделәр Алып Бәргәнне зур хөрмәт белән түргә, сәке сыман җиргә дәштеләр. Әлеге кызны да аның белән янәшә утырттылар. — Менә сиңа әкәмәт! — дип уйлады Алып Бәргән — Әллә батар мине шушы кызга өйләндерергә маташалар инде? Чит илдәге гадәтләрне белмәссең дип дәшми калды — Син безнен ин кадерле кунагыбыз! — диде башлык—Шуңа күрә без сина ин тәмле, ин яраткан ашыбызны ашатачакбыз! Тутырган карын, чыннан да, бик тәмле булып чыкты Алып Бәргән- нен тәмләп, озаклап, күп ашаганын күреп, картлар соклануларын яшерә алмыйча: — Хай-хай-хай-хай! - дип сөенешеп утырдылар — Менә бу ир ич- * масам, менә бу егет ичмасам' Аннан соң Алып Бәргәнгә күрше чумнан сөт алып керделәр Бу — 5 каткан кымыз иде. — Җәй көнендә без көнъяккарак күчәбез дә. шунда сыер-атлар * асрап, кымыз ясыйбыз. Шул кымызны алып килеп шушында бозлан- ' дырабыз. Кымыз унар ел буе бозылмыйча саклана.— дип аңлатты хуҗа. z Шулай бик озак кына сөйләшеп утырганнан соң башлык әйтте: < И җилдән җитез аяклы батыр! Без бик аз калдык Әнә күрәсең, - нибары сигез чатыр бар Чир алып китте күп балаларны Сугышта = үлде күп ирләр Аудан кайтмады калганнарыбыз Шулай итеп, борынгы " бабабыз Элләй нәселе корып калырга мөмкин Син чын ир-егет' Кал * минем илдә, бул киявем минем! Алып Бәргән үзенең кала алмаячагын әйтте Карт башлык күз яшь- £ ләре белән елап, ялвара башлады Зинһар, кал! Күпме телисең, эт бирәбез Күпме телисен, төлке- 2 аю тиресе алырсың Кымыз тавы сиңа булыр' Зинһар, сүземне аяк астына салып таптама, батыр егет! Бу кыз гомерлек ярын, хатынын булыр Юк, мин кадалмыймын' диде Алып Бәргән Минем илем бар. халкым бар, максатым бар Мин Аждаһа атлы хәшәрәтне табып, җиңәргә тиеш. Бу минем соңгы сугышым булачак! Башлык белән шаман шуннан сон да озак ялындылар Алып Бәргәнгә Алып Бәргән сүзендә нык торды — Алайса,-диде башлык,— ихтыярын, батыр егет! Ләкин кызым белән бер йоклап кит. Әгәр разый булмасан. без сине җибәрмәячәкбез' Алып Бәргән тәбәнәк буйлы ир-затларга карап етмайды утызын берьюлы билбавына кыстырып, үзем белән алып китә алам мин ал арны, янәсе. Көлмә, Чит Кеше' диде башлык чын йөрәктән Вак халык дип көлмә бездән Безнең ата -бабал арыбыздан калган горурлыгыбыз бар Без сине көч белән алдырмасак, хәйлә куәте белән мәңгегә шушында калдыра алабыз Без кеше ирегенә кул сузучы халыклардан түгк-л Әмма ләкин, егет, күрәсең, нәсел кырылып бетәргә күз тоткан Элләй батыр токымын саклап калу өчен, без сина хәйлә кулланырга мәҗбүрбез Башлык шаманны чакырып китерде — һәй-һой! диде башлык Шаман дигәннәре аяк-кулларына кыңгыраулар таккан, башына эт- балык сөякләре элгән, кулына чуклы, шөлдерле чаңгырак тоткан. Уру-уй... ай-халай юуру-юун ае-туя-ан Урдах-урдах, Җәсә- гәйЖэсэгэй' - дип акыра кычкыра бии башлады Камла әйдә, шаман, камла тизрәк! диде башлык Шаман шул ук сүзләрне кабатлый кабатлый тагын да кызурдк бии башлады Озак кына шулай кыланганнан соң, шаман күз бәбәкләрен акайтып, җиргә егылды Аннан соң, бума чиреннән айный башлаган кешедәй торып утырды Я, нәрсә диде тәңребез Урдах Жэсэгэй5 диде башлык Яг кеше моннан кнтә алмый' - диде шаман Ят кеше эзли торгдн яманый затның кайдалыгын шаман белә' Кайда! днп сикереп торды Алып Бәргән —Кайда ул Аждаһа мәлгунь? Әйт, шаман' Юк! диде башлык Шаман сина Аждаһаның кайдалыгын бары тик безнең шартны үтәгәннән соң гына әйтәчәк! п* R3 Алып Бәргән бер шаманга, бер башлыкка карап алганнан сон, аңлады — б\ ике карт серне чыннан да әйтмәячәк! Карт шаман инде яшәсен яшәгән, башлыкның да гомере әллә ни озын калмагандыр. Бу ике картны бернинди үлем дә куркытмый! — Ярар! — диде Алып Бәргән.— Сыегыз өчен рәхмәт! Юл кешесенең юлда булуы хәерле, мин кузгалыйм! — дип өйдән чыкты. Чыкса, ни күзләре белән күрсен: тирә-яктагы очлы чумнар урынында җилләр генә исә Этләр дә юк, эзләр дә юк. Алып Бәргәннең этәрер чаңгысы да юк. Әйләнәтирә ап-ак кар, ап-ак кар. Бары тик бер чум калган Ул чум эчендә карт башлык, карт шаман һәм кайгысыннан елап утыручы кыз. Алып Бәргән чумга кире керде. — Менә шулай! — диде башлык.— Синең җилдән җитез чаңгыңны минем кешеләрем еракка-еракка алып киттеләр Чаңгысыз син беркая да бара алмыйсың. Этләр белән айлар, еллар буе барырга кирәк синең илгә җитү өчен. Җәяү китсәң, син суыктан, ачтан интегерсең. Син мондагы ауны белмисең. Бар. киребеткән Чит Кеше, юлыңда бул! Син безнең йоланы мыскыл иттең, без күрсәткән кызны яратмадың. Бар. кит! Алып Бәргән, ачынуыннан нишләргә белми үкереп, кылыч белән картларга кизәнде. Кыз Алып Бәргән аягына егылды. — Тимә картларга! — дип кычкырды ул. Картлар күзләрен дә йоммадылар. Кизәнгән батырга сабыр гына карап торалар. — Туракла безне, батыр егет! — диде карт башлык.- Болан да бер уч калган халыкның акылын, динен, бердәнбер нәселле кызын үтер! Менә булыр батырлык! Алып Бәргән үзенең бик четерекле хәлдә калганлыгын аңлап, кылычын кынысына салды да савыты-ние белән күтәреп, салкын кымыз эчте. Бичара кыз сикереп торып. Алып Бәргәнгә тагын бер савыт кымыз бирде. - Шулай! — диде башлык — Сез кызыш халык икәнсез. Ләкин сезне кызышлыгыгыз харап итәчәк. Сез башка кешенең йоласына төкереп карыйсыз икән Кызыбызны харап итмә. Без теләп биреп тә, кыздан баш тартсалар, кыз шул көнне үк үзен-үзе үтерергә тиеш! Алып Бәргән, ни әйтергә белмичә, уйга калды. Нишләргә соң? Чаңгыны эзли чыгу — акылсызлык. Каян табасын инде ул кешеләрне? Кайтыр юлга чыксаң тугры үлем! Күп ашаганлыктанмы. әллә юл йөреп арылганмы, әллә кымызлары шулай изрәтә — Алып Бәргән талгын гына йоклап китте. Уянганда чумда алар икәү генә иде. Шулай итеп, Алып Бәргән Котып уртасындагы ялгыз чумда яши калды. Кызның исеме Җаргылай булып чыкты. Боз базында алар өчен түшкә-түшкә аю. болан, балык ите(бар. Икенче бер боз базында кантар- кантар катырылган кымыз саклана Җаргылай көн саен ит куырып ашата. Кымыз белән сыйлый. Алып Бәргән чыгыпчыгып чум тирәли әйләнеп керә. Кайдадыр аның туган иле, туган авылы Утыз Имәнле. Кайдадыр аның сөйгәне Нәүмизә. Кайдадыр мәлгунь Аждаһа яши... Ак төннәр бетеп, кара төннәр башланды, кара төннәр бетеп, тагын ак төн килеп җитте. Алып Бәргән белән Җаргылай бер-берләренә ныклап ияләнделәр. Тора-бара Алыпка бу кыз ошый башлады Чыннан да. Алып Бәргән Җаргылайга сөеп карый. Җаргылайның да бәхете хәттин ашкан иде, ул көннәр буе Алып Бәргәнгә үз халкының язмышы турында риваятьләр сөйләде Шаман әйтте: — Имеш, безнең халык бөек була алмый. Бездә батырлар юк Ул батыр кайчандыр туган булган. Аңа Мөгез Угыл дип исем кушканнар- Чөнки аның тәне гел мөгез сымак каты калкан белән капланган булган. Мөгез Угыл җиде яшьтә чакта бөтен ирләрне борып кына сала торган булган. Шуннан соң моңа куркып, көнләшеп карый башлаганнар. Тыгын дигән усал комсыз кеше аны үтерергә уйлаган. Ләкин күпме генә тырышса да Мөгез Угылны үтерә алмаган. Мөгез Угылның тәненә пычак та. ук та үтеп керми икән Шуннан сон Тыгын Мөгез Угылның анасын куркытып серне сораган. Ананы үтерсә дә, серне ала алмаган Тыгын бай. Бол ардан качып, урманда яшәргә мәҗбүр була Мөгез Угыл Йоклап ята торган яшерен җирендә Мөгез Угылны эзләп табалар Без белән күзенә кадыйлар Тыгын кешеләре. Мөгез Угыл үләр алдыннан «Озакламый озын борынлы әшәке кешеләр яу белән килер, шул чагында сез. ♦ аһ, Мөгез Угыл булса дип, үкереп еларсыз, ләкин мин булмам»,— ? дигән дә җан биргән. * Чыннан да. Мөгез Угыл үлгәннән сон биш ел удгач. иләмсез озын- S борыннар килеп, ирләрне кырып, егетләрне катлыкка атып киткәннәр < Шуннан безнең халык бик аз калган. Калганы да гарип-гораба, карт- г корылар гына Шаман әйтә: «Җаргыл айдан туган ир бала бу халыкны | токымсызлыктан да. озынборыннардан да коткарачак». - ди Шулай озак айлар яшәп ятканда Җаргылай бер ир бала тапты * Җаргылайның шатлыгын күреп. Алып Бәргән дә сөенеп куйды Яшь 5 ана яна туган баланы күтәреп өй тирәли әйләнеп йөри башлады — Чыпчыклар катып үләрлек салкында балага салкын тидерәсең * бит! — дип кычкырды Алып Бәргән. — Чум тирәли тәңребез Урдах Җәсәгәйгә рәхмәт әйтеп йөргәндә ~ дә салкын тисә, ул баланын нигә кирәге бар? — диде ана £ Җаргылай хуш исле май белән сөртеп, каймак кебек Лка иләнгән * йомшак тире биләүгә баласын биләде. Шуннан соң яшь ана ике көчекнең берсен өстереп, кар даласына чыгарып җибәрде - Маһмай әтиләргә ир ба^а туганлыгын хәбәр итәргә китте' диде бәхетле ана. Ике көннән соң Алып Бәргән иртән торып тышка чыкса, ни күзләре белән күрсен: чумнар үз урыннарында, шаман да шунда шашып бии, барча халык шатлана. Карт башлык, сөенеченнән елый елый, нидер кычкыра. — Урдах Җәсәгәй! Урдах Җәсәгәй! Бәйрәмнең чиге булмас кебек иде Балага Тимер Кул дип исем куштылар. — Менә чаңгыларың. Үз Кеше! диде шаман — Син. Үз Кеше' диде башлык карт — Диюләрне иблисләрне җиңгән батыр, рәхмәт! Ә безнең халык өчен синең батырлыгын алардан да кыйбатрак! Менә синен батырлыгын' дип карт башлык Тимер Кулны һавага күтәрде. Рәхмәт, Үз Кеше, рәхмәт! Сау бул! диде Җаргылай Менә сиңа миннән истәлек! дип. Җаргылай теге көчекләрнең берсен Алып Бәргәнгә тоттырды Ал син аны. читенсенмә! Ана «Тайбыр» дип дәшәрсең Тайбыр синең иң тугры ярдәмчең, дустың булыр Бу шаманнар эте. Ул тәңребез Урдах Җәсә- гәйдән куәт алган Авыр чакта син ана дәшсәң, ул кеше теле белән сөйләшә башлар Хуш. баһадир' - Хәерле юл. > з Кеше! диде башлык Юлында бул. без сине тоткарламыйбыз! Шаман әйтте: - Син эзләгән явыз затМәгърибгә. чатыр кебек үрөетендә диде Тәңребез Урдах Җәсәгәй Үрнең бер ягында дала. Ул даланы талый Үрнең икенче ягында диңгез булыр Ул диңгезне талый Үрнең өченче ягында таулар булыр Ул тауларны талый Үрнең дүртенче ягында урман булыр Ул урманны талый Ләкин аны җннү мөмкин түгел диде Тән ребез Бар, кулыннан килсә, коткар халыкларны шул бәладән, Үз Кеше' Алып Бәргән көчекне куйнына тыгып, чаңгыларын киде дә: Сау булыгыз. Элләй балалары! дип кайтыр якка борылды Бераз баргач Алып Бәргән артка борылып карады еракта, бик еракта ап-ак кар даласы түрендә кара нокталар күренә, һәрбер нокта бер адәм Шулар арасында аның токымы Тимер Кул һәм Тимер Кулның анасы Җаргылай Алып Бәргән шуны аңлады ул беркайчан да үзенең улы Тимер Кулны да. мөлаем Җаргылайны да күрмәячәк Үкереп елый Алып Бәргән батыр Хужасы Алып Бәргәнне көтә-көтә Кораңгыш көтек булды. Котып ягына карыйкарый муеннары каерылып бетте, күзләре күгәрде. Бер ы булды дигәндә генә, апак карны пыр туздырып Алып Бәргән кайтып төште. Хужасын ул ерактан ук кешнәп каршы алды. Алып батыр атының муенын сыпыра-сыпыра сөйде, ялларын тарыйтарый иркәләде, кочаклап елап га алды бугай шунда. Чаңгысын салып, тире капчыкка тыгып, ияр артына бәйләде Аннан соң ияргә менеп утырды Кораңгыш сыртында жайдак күрмәгәнгә кырык ел узгандай сагынып, тансыклап, һәйдәгәнне дә көтмичә алга очты. Ләкин Алып Бәргән Аждаһа патшалыгына кай яктан барырга икәнлеген чамалап та белми иде. Кәпәче дә бу сорауга жавап бирә алмады. Шулчак Алып Бәргәннең куйнындагы Тайбыр кыймылдап куйды. — һәй, Тайбыр! — диде Алып Бәргән — Аждаһа өненә ничек барырга? Тайбыр. хужасының куеныннан башын чыгарып, болай диде: — Мин башымны, танавымны кайсы якка каратып тотсам, шул якка бар' Шуннан соң эзләгәнеңне табарсың! Озак булды бу сәфәр Мең бәлаләргә очрап, чүлне кичтеләр.Чүлләрдә. диңгез буенда да. мескен халыклар, телен оныткан кешеләр очрый Очраган кешеләр, Алып Бәргәннең кая барганлыгын белгәч, елый-елый ялвара башладылар: — Барма анда, зинһар, батыр егет! Сугышма, зинһар. Аждаһа белән! Алып Бәргәннең туктамасын белгәннәр аның артыннан каргыш ташладылар: — Дөмек шунда, җүнсез батыр! — дип калдылар. — Сәер, сәер' — диде Алып Бәргән — Бөтен кеше явыз затка каршы яуга киткән батырларны рәхмәтләр укып, изге теләкләр теләп озата торганнар иде Бал арга ни булган соң? Алып Бәргән диңгезне дә, тау илен дә, урманны да узды Озакламый Аждаһа патшалыгы булыр, ахрысы Алга барган саен кеше-ат сөякләре сынган кылычлар, умырык калканнар еш очрый. Эчкә кергән саен сөякләр күбәя, атка аяк басар жир күренми. Алда ак калкулык күзгә чалына Якынрак баргач, аның кеше баш сөякләреннән өелгән тау икәнлеге беленде — Күп батырлар шушы галәмәтләрне күреп, шушында ук жан биргән икән! — диде Алып Бәргән. Сөяк тавының аргы ягыннан яхшы юл башлана икән. Юл кырында зур мәрмәр ташка: АЖДАҺА ПАТШАЛЫГЫ дип язылган иде. Кораңгыш. чикне узаргамы-юкмы дигәндәй, икеләнеп туктады. — На-а, һәйдә! — дип хужасы кычкыргач, теләр-теләмәс кенә алга атлады. Алда гаять матур табигать манзарасы ачыла. Яшеллек, көтүлекләр, тугайлар, елга буендагы тал-тирәкләр, бихисап мал көтүләре, каерылып үскән арпа-арыш кырлары, һавадагы меңләгән тургайлар тавышын, су коенырга кыстап кычкыручы күкеләрне тыңлап, Алып Бәргән хәйран калды. Нинди Аждаһа булсын да, нинди куркыныч булсын монда? Менә дигән матур тормыш! Шулай бара торгач, ул чатырлар корылган жәйләү күрде Әйтерсең лә яр якасына чатыр-шәһәр төзеп куйганнар! Мөгаен, бер-бер аксөяк түрә үзенең туганнары белән сәхрәгә чыккандыр дип уйлады Алып Бәргән. Чатырлардан ерак түгел генә ап-ак таш кала ялтырый. Шул ап-ак манараларны, кәрвансарайларны, таш диварларны зәп-зәңгәр күк пәрдәсенә ябыштырып куйган кебек. Манараларның алтын гөмбәзләре кояшта ялтарап, күзне чагылдыра. Күз явын алырдай шушы матурлыкны күреп. Алып Бәргән генә түгел, аты Кораңгыш та. эте Тайбыр да авызларын ачып шаккаттылар. Юл туп-туры чатырларга алып килде Зәңгәр, яшел, шәмәхә төстәге чатырлар белән Ак Шәһәр арасында йөзләгән ир-егет кайнаша. Алар жиргә җәеп салынган келәмнәргә кырын ятып, әхтәри уйныйлар, кәрт сугалар иде. Уйнаучылар да. аягүрә басып уенны тамаша кылучылар да * шешәләрнең бугазыннан гына кымызмы, шәрабмы чөмерәләр, тәмәке ? пыскыталар Янәшәдәге казаннар тирәсендә жыйнак-матур киенгән чибәр * кызлар әш-мәшә килә. — Мин бер-бер бәйрәм яки сабан туе шикелле нәрсәгә килеп эләктем. < ахрысы,— дип фараз кылды Алып Бәргән Атыннан төшеп, ул егетләргә сәлам бирде. Уенчылар һәм тамаша кы- t лучылар Алып Бәргәнгә борылып та карамадылар Төркем арасында < таныш йөзләр күреп. Алып батыр шаккатты. Әнә. алгы келәмдәгесе i күрше авылның Гали батыр. Аргысында әхтәри уйнаучыларның берсе = Карахмәт бугай. Алар бит кайчандыр Аждаһага каршы яу белән киткән 5 батырлар. * Халык. А^кдаһа белән сугышып үлде дип. алар өчен кан-яшь тугә * Ә болар исәнсау лабаса. Рәхәтләнеп гомер кичерә, шәраб эчә. кызлар * коча. Шулчак аның янына берничә кыз килеп баш иде. Мархабә. н олуг батыр! — диде кызлар башлыгы,— Табынга рәхим ит! Чирәм өстенә җәелгән дәстарханга ымлап, кызлар егетне кыстый башладылар. Берничәсе батырның атын су эчерергә алып китте. Батыр гамьсез егетләргә аптырап карады. — Син аларга аптырама, егет! диде дәстархан башлыгы — Ал ap- ный иң кызган чагы. Алар көн саен шулай әхтәри уйныйлар Бу нинди ил соң? - дип сорады Алып Бәргән Чик буенда «Аждаһа патшалыгы» диеп язылган Кайда соң Аждаһа патшалыгы? Кыз җавап бирергә өлгермәде, кәрт сугучылар башлыгы Алып Бәргәнгә карамыйча гына болай дип кычкырды Алып Бәргәнне дивана дип әйтә торганнар иде. хак икән! Ачуланма син аларга! диде кыз Бу чыннан да Аждаһа иле — Нишләп соң алар шулай гамьсез, кайгысыз? Нишләп соң алар Аждаһага каршы сугышмыйлар? Кыз әйтте: Аждаһа коточкыч куәтле, мәкерле зат Аңа каршы сугышуның файдасы юк. Аждаһага каршы сугышу бары тик халыкка зыян гына китерә. Шуңа күрә, бу егетләр Аждаһа белән әшнәләште Син дә сабыр бул. зинһар, бәйләнмә аларга Бу егетләр рәхимсез, алар сине үтерер, егет — Алайса бу эшлексезләр, халыкка зыян килмәсен дип. шушылай кәеф-сафа корып ята? диде Алып Бәргән барысы да ишетерлек итеп. Кыз кеше Алып Бәргән алдына җанын ни течи, шуны китереп куйды Ләкин Алып Бәргәннең ашауда кайгысы юк нде Ул ачуыннан шартлар дәрәҗәдә бүртенеп кычкырды — һәй. сез, илнең батыр егетләре! Анда халык ярым ач, ялангач яши. Ачлыктан балалар кырыла, җан саклар өчен кешеләр үлән ашый, кайры кимерә. Ни йөзегез белән сез тук кыяфәттә монда кәрт сугып ятасыз, оятсызлар! Бу сүзләр дә уенчыларны урыныннан кузгата алмады Алар Алып Бәргәнне күрмәмешкә салыштылар Аларның бу гамьссзлеге батырның канын кайната башлады Нигә сез Аждаһага каршы бәйгегә чыкмыйсыз? Нигә сез һич югы илегезгә кире кайтмыйсыз? Хуҗалыкта файдагыз тияр иде ичмасам' — Чәпчемә әлеенн! диде Гали батыр Утыр, әйдә Аша. эч. аннан сон безнең белән әхтәри сугарсын Синдәй кызу канлы баһадирлар күп булды монда Әнә. андыйларның ба1н сөякләре теге тау түбәсендә Алып Бәргән кызганнан-кыза барып, тузанлы итекләре белән уенның нәкъ уртасына барып керде дә аяклары белән тегеләрнең әхтәриләрен туздырып ташлады. Уенның рәте китте Егетләр сабыр гына таралышып табын янына килделәр. Алар шулай эндәшмичә генә чүл мәкләрдәге салкын шәрабне күтәреп эчтеләр дә тәмәке кабыздылар Алып Бәргән дәстархан паласын күтәреп атты. Андагы ризык, шәраб тулы чүлмәкләр туфракка тәгәрәде Шунда гына уенчылар башлыгы нидер ысылдады Бөтен батырлар Алып Бәргәнне урап алды. Башлыклары зәһәрле күзләре белән Алып Бәргәнне тишәрдәй итеп, сөзеп карады да, кысылудан каны чәчрәп чыга язган юка иреннәре белән ысылдап, болай диде: — Ссин, мокыт! Нишлис-сең с-син? Пычрак аякларың белән тәгамга басып керәсең. С-син тапкан мал түгеп бит ул, дивана! Сине анаң: икмәкне таптама, ризыкны хөрмәт ит дип өйрәтмәдемени, надан?! Баш егет тимердәй йодрыгы белән Алып Бәргәннең күкрәк турына сукты. Алып Бәргәннең тыны капланды. Ул бөгелеп төште. Куенындагы Тайбырны җиргә төшерим дип, изүен чишкән иде. баш егет хәнҗәр белән кизәнде. Шул чак Тайбыр хәнҗәрле егеткә ыргылып, аның борынын тешләп алды. Баш егет авыртуга түзә алмыйча акыра-бакыра башлады. Үзе арлы-бирле чаба, танавына шытырдатып ябышкан этне алып атарга чамалый. Көтелмәгән бу хәлдән егетләр өере каушапаптырап калды. Ул арада Алып Бәргән якында торучы егетләрнең муен тамырларына менеп төште. Берничәсен баш аркылы күтәреп, җиргә сылады. Ике егетне тотып, маңгайлары белән бер-берсенә орды Сугышыр кеше калмагач кына Алып Бәргән туктап калды. Хәер, бер егет аяк өсте басып калган иде. Сугышка катнашмыйча, ул егет бер читтә күзәтеп торды. Егет Алып Бәргәннең оста сугышуына соклана иде бугай Шуңа күрә, Алып Бәргән ана кагылмады Башлык егет ике учы белән чыраен каплаган, аның бармаклары арасыннан кан ага. Тайбыр белән Кораңгыш, без әзер дигәндәй. Алып Бәргән артына килеп басканнар Кырыклап егет, ух-вах килеп, туфракта ята Алып Бәргән сөякләре тайганнарның буыннарын утыртып йөрде Кызларга яралыларның җәрәхәтләрен юып бәйләргә кушты. Бераз хәл алгач, Алып Бәргән сабыр гына болай диде: — Китерегез Аждаһагызны, җебегәннәр! Үзем сугышам! Җавап бирүче булмады Кызлар да эндәшмәде. Алар, сугышка катнашмаган әлеге чибәр егеткә карап, тынып калдылар — Китерегез Аждаһагызны! — дип кабатлады Алып Бәргән — Әйтегез шул бәдбәхеткә, чыксын мәйданга! Алып Бәргәннең куәтен татысын бер! Шулчак теге чибәр егет әкрен генә Алып Бәргән каршына килеп болай диде: — Чыннан да. куәтле батыр икәнсең! Син диюләрне күп кыргансың, сүз юк. Син иң куәтле кырык батырны кыйнап ташладың Тагын кырык булса да, син аларны да җиңәр идең. Инанам мин моңа! Ләкин Аждаһа белән алышырга сиңа киңәш юк, батыр. Ул көчле. Ул куәтле Шулар өстенә ул мәкерле, явыз Аждаһа җиңелә торган зат түгел. Аның белән әшнә булырга гына кирәк Яки. — Куркак син. тәтәй ег£г! — диде Алып Бәргән — Кит юлымнан, мин үзем барам Аждаһа каласына! Кайда ул Аждаһагыз, күрсәтегез миңа шул хәшәрәтне! — Мин ул — Аждаһа! — диде әлеге чибәр егет Алып Бәргән аптырап калды. — Син ялгыш ишетмәдең, Алып Бәргән батыр Аждаһа — мин ул! — Алайса, чык мәйданга! Алыштанмы, салыштанмы? — дип кычкырды Алып Бәргән. — Ялгышма, Алып батыр! — диде чибәр егет — Сүземне тыңлап бак! Көрәшмә син минем белән. Кө-рәш-мә! Миңа кылыч күтәргәнең өчен син соңыннан бик нык үкенерсең, үкереп еларсың. Әгәр дә исән калсаң, халкың сине ачы каргыш белән каргар. Кал син монда. Җаның теләгән матур кызга өйләнеп җибәрерсең, мин снна йорт-җир бирермен! Сайла! — Син — куркак җан! — диде Алып Бәргән.— Карарым нык! Аны берәү дә какшата алмас! Чык мәйданга, хәшәрәт! — Алайса,—диде чибәр егет усал итеп —Әзерләгез мәйдан! Берничә җайдак Ак калага таба чабып китте. Шәһәрдә чаң кагарга тотындылар Ак кала капкасыннан бик күп кешеләр бу таба агыла * башлады Тиздән дала халык белән тулды, түгәрәк мәйдан ясалды. £ Гөж килә халык. Быргылар чакыру уйный башлады. Барабаннар дөмбер- 5 дәп, көрәш башланганын белгерде. 5 — Башта коралсыз көрәшәсез! — диде уен башлыгы. — Бик шәп! — диде Алып Бәргән. * Аты белән этен, коралларын кырда калдырып. Алып Бәргән бил 1 тиңентен чишенеп, мәйданга чыкты. Аның җилкәсен, муен тамырларын, < бәдәненең корычтай каты икәнен күреп, мәйдан «аһ» итте — һоп. башлагыз! — диде уен башлыгы Алып Бәргән бу чәндер-чибәр егетнең биленнән алып җиргә сылыйм * әле дип ыргылган иде. чибәр егет кинәт Аждаһага әйләнде. Алып < Бәргән каушап калды. Аның алдында мөгез борынлы, таш калканчык =; гәүдәле, иләмсез зур авызлы, пычак кебек кисә торган үткер койрыклы бер * зат үкереп тора иде. Аждаһаның койрыгы бертуктаусыз сызгырып. Алып ~ Бәргәннең аякларын кисәргә чамалый Аякларын кистермәс өчен Алып « Бәргән сикерә башлады. Шулай сикерә торгач. Алып Бәргән көче кимегәнлеген сизде Ул инде койрык килгәндә чак-чактан гына сикереп өлгерә Аждаһаның очлы мөгезе туптуры Алып Бәргәннең бугазына төбәлгән Аждаһа арткы аякларына басып, алгылары белән Алып Бәргәнне кочакларга килә Алып Бәргән чигенә-чигенә барды да кинәт атына сикереп менде, кылычын суырып чыгарды Ләкин ул атка менү белән Аждаһаның гәүдәсе өч тапкыр зураеп, манара биеклеге булды Кылыч Аждаһага тия дә очкыннар чыгарып кире бәрелә Кылыч чак-чак Алып Бәргәннең үзенә тими кала Никадәр көчле бәрсә, кылыч шулкадәр үк куәт белән кирегә атыла. Болай сугудан мәгънә чыкмаячагын батыр аңлады Шулчак Тай- быр ат артыннан өрә-өрә чаба башлады — Аждаһаның муенында калКансыз йомшак җире бар' - диде эт. Эт нәрсә өргәнне Алып Бәргәннән башка берәү дә аңламады. Алып Бәргән бераз сулыш алгач. Корангышны бар көченә чаптырып Аждаһага каршы китте. Аждаһа турына җиткәч. Алып Бәргән тезгенне каты итеп үзенә тартты, ат кан баскан күзләрен акайтып бер кешнәде дә. арт аякларына басты Алып Бәргән өзәңгегә аякларын нык терәп, бар куәте белән кылычны Аждаһаның калкансыз җиренә чапты - Кылычым күк керсен, кызыл чыксын! — дип кычкырды батыр Аждаһаның башы җиргә тәгәрәде Башсыз калган ятим гәүдәсе бертуктаусыз кан снптерә-сиптерә артка чигә башлады Алып Бәргән, зур җиңүдән канәгать рәвештә, атын уйнаклатып, түгәрәк буйлап китте. Шул чак мәйдан кул чәбәкли башлады Алып Бәргән бу котлауларны үзе нә дип уйлады, ләкин түгәрәк борылгач, ияреннән егылып төшә язды Аның каршысында тегесеннән дә зуррак ике аждаһа үкерә-үкерә тырнак лары белән җир казый иде Аждаһаның киселгән башына яна гәүдә, гәүдәсе ягына яңа баш үсеп чыккан иде Халык шушы әверелешне хуплап кул чапкан икән. Аны моны уйлап тормастан, Алып Бәргән аждаһалар ның башларын тагын чабып төшерде Мәйданда дүрт аждаһа пәйда булды Аждаһалар батырны урап алды — Егет! диде аждаһаларның берсе. Күрмисеңмени, мин бит синең белән шаярам гына. Син тычкан, мин мәче Тычканның кайчан мәчедән качып котылганы бар? Күрмисеңмени, син селтәнгән саен без арта гына барабыз Элек халыкларны бер генә Аждаһа талый иде. Хәзер без дүртәү булдык. Кешеләргә бер Аждаһа туйдырып, ачлы туклы яшәве әйбәтрәкме, әллә дүрт Аждаһа туйдыру рәхәтрәк булырмы? Дивана булма! Куй бу эшеңне! Халкыңның бәхете өчен тукта сугыштан! Алып Бәргән, ачуыннан кысып, кылычының сабын сындыра язды Нишләргә соң’ Нишләргә? Шулай җиңелеп китәргәме? Бу сорауга кәпәч тә, көчек тә. Кораңгыш та җавап бирмәде. Алар да аптырап калганнар иде. Алып Бәргән, шулай аптыраган хәлдә, мәйдан уртасында берүзе тырпаен калды Халык таратып бетте. Аждаһалар, егетләргә әверелеп, сәхрәгә күңел ачарга китте. Кич җиткәч, шәфәкъ баткач, һавага дүрт Аждаһа күтәрелеп, дүртесе дүрт якка очып китте. Күп тә үтмәде, атар дөнья кадәр мал күтәреп, берәр кыз урлап Аккалага кайтып төштеләр Төштеләр Дә дүрт чибәр егеткә әверелделәр. Егетләр тагын сәхрәдә кәрт суга башладылар — Әле һаман айный алмыйсыңмыни? — диде чибәр егетләрнең берсе — Каласыңмы, әллә кайтып китәсеңме, батыр? Шунда гына Алып Бәргән, аяк өсте йокыга китә язгандагыдай. сискәнеп китте. Ул. бер сүз әйтмичә, атын борып кайтып китте. Юлда кайтканда очраган бер сәләмә кеше Алып Бәргәнне каргап, артыннан таш атып кала. — Син Аждаһага каршы сугышмаган булсаң, без бслай ук хәерче булмас идек Хәзер дүрт яктан кимерә башладылар! — ди, хатын-кызлар өй түбәсеннән Алып Бәргән өстенә юынтык су коя. Бала-чага пычрак атып кала. Карт-коры ачы сүгенеп тешсез авызлары белән төкереп калалар Алып Бәргән кеше күрмәстәй аулак җиргә барып, үкереп елый башлады. Бу яшенә җитеп, аның мондый хурлык вә ялгызлыкны кичергәне юк иде Кәпәче дә, айгыры да. Тайбыры да аның б&1ән сөйләшми. Халык аны дошман күрә. Нишләргә соң? Нишләргә? Туган авылына кайтасы килми. Аның маҗараларын анда күптән ишеткәннәрдер инде Ни хурлык, ни оят! Шулай кеше күзенә күренергә куркып, ялгыз качкын булып яши башлады Алып Бәргән батыр һиҗрәттән соң тугыз йөз илле өч ел узгач булды бу хәл. Җәбәл Зәррах тавында Беркемне күрәсе килмичә. Алып Бәргән качкынлыкта байтак яшәде. Иң якын дуслары Кораңгышка да якты чырай күрсәтми, эте Тайбырнын да хуҗасыннан яхшы сүз ишеткәне юк. Кәпәче дә тузанланып, беләүләнеп бетте Шулай сакал-мыек баскан килеш, ул таулар арасында аю ташлап киткән мәгарәдә яшәде Беркөнне моның эте Тайбыр юкка чыкты. Шул көнне үк аты Кораңгыш югалды Атын да. этен дә эзләп-эзләп, чакырып- чакырып карады, инде таба алмагач, өмете өзелеп, кәләпүшенә дәште. - Жә. Кәпәчем, ни кылаем соң? Сукам ташка терәлде! — диде Әйтер сүзем бетте! — диде кәпәч — Мин атаң башында күп йөрдем. бабаң башында илләр гиздем. Аның батырлыкларына шаһит булдым. Ж.ен-пәриләргә каршы көрәштә атабабаңа якын-яхшы киңәшләр бирдем Ләкин бүген мин аптырашта. Бүген аждаһалар да элеккеге аждаһалар кебек түгел. Элек ап-ачык иде. Яман затлар яман төстә, яхшы затлар яхшы адәмнәр сыйфатында иде. Хәзер аңламассың, җен-пәри, албасты- аждаһалар кайда да. чын кешеләр кайсы якта? Аерыр хәл юк. Яхшы кеше дип уйлыйсың, ул - Иблис икән Шәп хатын дисең — ул Юха елан булып чыга Чибәр егет алдыңда басып тора — ул мең башлы Аждаһа икән Юк. хуҗам Алып Бәргән, мин сиңа һични әйтә алмыйм! Япа-ялгыз шулай тормыш кичерде Алып Бәргән батыр. Туган авылы да. кәләше Нәүмизә дә. хәтта карт анасы да хәтернең бер читендә генә торып калды. Иң алда, зиһенне бораулап. Аждаһа мәсьәләсе тора иде Аждаһага каршы сугышмаса, бер зыян Аждаһага каршы сугышса, мең зыян! Нишләргә соң? Нишләргә? Шул сорауга гына җавап юк Әллә ничә тапкыр аның баш очыннан аждаһалар ажгырып үтеп китте Мал таларга баралар, кыз урлаудан кайталар кабәхәтләр Яшиләр бит. дөньяның артына тибеп яшиләр Зиһене киткән карт кешедәй. Алып Бәргән шулай үзалдына сөйләнеп йөргәндә эт өргән, ат пошкырган тавышлар ишетте. Алып Бәргән, сагаеп. кулына корал алды Берзаманны жан дуслары эте Та'йбыр белән аты Корангыш килеп чыкты аның янына. Аларны күргәч. .Алып Бәргәннең күңеле тулды. Ташламаганнар икән, бахырлар Кораңгышның иярендә бер токъсай азык-эчемлек иде. Алып Бәргән кабалана-кабалана ашарга тотынды — Кайда йөрдегез? — диде Алып Бәргән бераз тамак ялгаганнан соң. Иң беренче булып. Тайбыр телгә килде, алар Кораңгыш белән янәдән Аждаһа патшалыгына барганнар икән Атны чик буенда калды рып. койрыгын бот арасына кыстырып, сукбай эткә охшап, сиздерми генә Аккалага кергән дә. андагы этләр белән ырлашып, талашып, танышып. дуслашып беткән. Бер затлы гына сарай хезмәтчесенең эте аша Тайбыр Аждаһаның серен белгән Имештер, бер сихерләнгән язуда Аждаһаның жаны саклана. Ул язу яшерен китапханәдә икән. Ул китапханәгә Аждаһа үзе һәм аның иң яраткан шул вәзире генә керә ала икән. Әгәр дә кеше шуны укый алса, язылганнарны аңласа. Аждаһаны жинә ала икән. Ләкин ул язуга кадәр барып житкән бер генә батыр да аны укый, аңлый алмаган Бер генә батыр да гарәпчә укый белми икән, нәсых-тәгълнкь язуын танымыйлар ди. Тайбыр шул язуны әлегә вәзирнең этеннән урлаткан Кораңгыш алгы аякларына тезләнде Тайбыр жәһәт кенә ияр астын нан каен тузына язылган серле язуны хужасына алып килде. Алып Бәр гәп мондый язуны яхшы таный иде Ул кычкырып укый башлады «Камчыңны ал Камчыңның сабын аер. Сапның тишекләренә ачуташлар беркет Теләйманнан чүлмәк алып тор Чүлмәккә камчы сабын ябыштыр. Чүлмәкне казыкка элеп куй. Соңра көянтә белән чага торган чиләкләреңне алып суга бар Алайман бабаң очрар Аңа. чага торган чиләгеңне көянтәдән аерып, су эчер Ул сиңа тунын салып бирер Шул тунны киеп, бер күрергә зар-интизар булганың янына кит Ул сине сый лар. Сий дә аңа бүләкләреңне бир Синең тамагың туяр» Ат белән эт ял итәргә ятты Алып Бәргән язуны кат кат укып чыкты Камчысын кисеп ташлады Чыбыркы сабына ачуташ эзли китте Өч көн. өч төн баш ватканнан соң, Алып Бәргән язуны туры мәгънәсендә түгел, читләтеп әйтелгән мәгънәдә укырга кирәклегенә төшенде Ә нәрсә соң ул «камчы?» Ни соң ул «көянтә»? «Төләйманы» кем булыр тагын? Шулай тау сукмагында уйланып йөргәндә ул бер еланга тап булды Бәләкәй чактагы кебек, еланга ул «елан» дип дәшмәде. Елан дисәң чага, камчы дисәң кача, дип өйрәтә торган иде аны әнкәсе Димәк, «камчы» елан дигән сүз. Димәк, еланны үтереп, баш сөяген аерыр га кушкан язу. Телке Төлке Төләнтәй. Төнлә кия барасын? Әбиләргә барамын! - дип такмаклый торган иде бала чагалар Димәк. Төләнтәй ул — Төлке Көянтә ул жәя. чагучы чиләкне ук дип аңларга була Алып Бәргән язуны үзенчә тәржемә итеп чыкты Каен тузына менә нәрсә язылган иде «Еланны үтереп, баш сөяген киптер Ике күзе урынына зөбәржәт ташы куй Төлкене үтереп, бүрек тек. Бүреккә зөбәржәт ташы куелган елан башын так Бүрекне башына ки Аннан соң жәяң белән утыңны алып, ауга бар Аю агып ал Тиресен туна Аю тиресен ябынып. Аждаһа каршысына бар Ул сине үтерергә теләр. Син дә аңа сугарсың Снн җиңәрсең» Язуны аңлагач. Алып Бәргән шундук эшкә кереште Бөтенесен язу кушканча башкарды Төлке, аю атуы әллә ни мәшәкатьле булмады Еланның баш сөяген алу да чүп кенә икән Ләкин зөбәржәт ташын каян табарга икәнлеген Алып Бәргән белми иде Ул асылташны хан кызла рында гына күреп була даләр бит. Авылга кайтсаң, анда сиңа кем зөбәрҗәт табып бирсен? Сатып алырга Алып Бәргәннең сукыр бакыры да юк кесәсендә. Шуннан соң ул күрәзәчегә барды. Ике куян, бер бурсык тиресе биргәч, күрәзәче: — Зөбәрҗәт ташы бары тик Жәбәл Зәррах тавында гына була! — диде. Ә Жәбәл Зәррах тавы Гарәбстанда икән. — Нишләмәк кирәк! — диде дә Алып Бәргән ерак Гарәбстанга, Жәбәл Зәррах тавын эзләп китте. Мәккәгә кадәр ул хаҗга баручылар кәрванына ияреп, тиз һәм ансат барды. Жәбәл Зәррах тавы Мәккәдән дә ары икән. Нишләмәк кирәк, чүлләр аша ул юлга чыкты. Бер ел булды дигәндә Алып Бәргән Жәбәл Зәррах тавына килеп җитте. Шул тауда меңләгән ташчылар, алама- сәләмә киенгән бичара кешеләр тау актарып, асылташ эзлиләр. Алып Бәргән дә аларга килеп кушылды. Өч ел тулды дигәндә Алып Бәргән борчак хәтле генә зөбәрҗәт табып алды. Эченә кинәт тулган куанычын яшерә алмыйча, ул тауларны шаңгыратып. акылдан ычкынган кешедәй бер кычкырды: Аһа-һа-һай-иии. Таулар аңа: «Ай-ии».— дип җавап кайтарды. Аждаһаны җиңәр өчен күпме оятлар кичереп, күпме баш ватып, күпме юл газаплары күреп, туган илен, газиз анасын, өзелеп сөйгән ярын ташлап, ничә еллар ачлы-туклы таш ватканнан соң. үҗәтләнеп эзләгән асыл таш синең уч төбендә ятсын әле. кычкыру түгел, чыннан да акылдан язарсың, билләһи. Алып Бәргән акылдан язмады язуын, ләкин инде хыялы белән Аждаһа патшалыгына якынлаша иде. Иртән иртүк торып юлга чыгарга дип. бәхетле батыр асылташ эзләүчеләр кереп’ йоклый торган тау куышына кайтып ятты. Ятканда ул зөбәрҗәтен ияре астына куеп, йокыга китте Өч ел буе рәтле-башлы йокы күрмәгән Алып, мәрткә киткәндәй, каты йоклаган иде. Уяну белән ул ияр астына кулын тыкты. Зөбәрҗәт таш урынында юк иде. Батырның йөрәге ду купты, миенә кан йөгерде, сулышы кысылды. Бөтен дөньяны актарып чыкса да, асылташ табылмады Ул өч көн. өч төн йоклаган арада кемдер зөбәрҗәтне чәлдергән булып чыкты. — Кем булсын! —диде кырык ел шушында асылташ эзләп тә, бәхетен таба алмаган бер бичара карт Синең белән өч ел бер табактан ашаган, бергә йоклаган теге йолкыш инде. Алып Бәргән йокыга китү белән шул йолкыш алама-сәләмәләрен тиз-тиз төйнәп, китеп барган. — Аны куып җитәлмәссең. балам! — диде әлеге карт. — Өч көн, өч төн эчендә ул җәһәннәм читенә барып җиткәндер инде! Алып Бәргәннең моңарчы шундый зур кайгы кичергәне юк иде. Әйләнептулганып, авылга кайтып бер оятлы булды. Биштишек авылы хатыннары кыйнап, ике оятлы итте. Ничә тапкыр җиңелде Боларнын барысы да чүп кенә тоелды бу кайгы белән чагыштырганда. Ике учы белән башын тотып, ул хәсрәтеннән айный алмыйча байтак утырды. — Соң, улым' — диде әлеге карт — Атың бар, җилкәңдә куәтең бар. нигә соң син авылыңа кайтып җир генә сукаламыйсың? Сиңа да байлык кирәкмени соң? Алып Бәргән зөбәрҗәтнең ни эшкә кирәклеген картка сөйләп бирде. — Алайса, синең эшләр хәтәррәк икән, улым! — диде дә теге карт уйга калды. — Беләсеңме, батыр.— диде ул янә.— Зөбәрҗәт таш-ының иң зат- лысы. сиңа кирәклесе Солтан Бабир падишаһның кызы Гөлбәдән-бәгим таҗында булыр Патшалыкның башкаласы Аһра каласында бүген Ба- бирның утлы һәмәюн падишаһ утырыр, һәмәюн падишаһ үзенең сен- лесе Гөлбәдәнны өзелеп сөя икән дип сөйлиләр. Ләкин ул илдә кырык аяклы, коточкыч зур су айгыры Кәррух пәйда булып, тирә-якны талап тормыш көне ди Шул Кәррух жүнсез һәмәюн падишаһны гына түгел, әйләнә-тирәдәге бик күп түрәләргә, солтаннарга ясак-салым йөкләп, халыкларны да. патшаларны да бөлдереп тора ди. Ана каршы ялгыз батырлар гына түгел, батырларның бытыры булган баһадирлардан торган гаскәр яу белән күп мәртәбәләр барган, ләкин кырык аяклы бу Кәррух дигән су айгыры гыйфритләрдән дә куәтле вә житез булып. * бөтенесен таптап сыткан, кабып йоткан. Хәзер инде вак патшалар да. ? хәтта ни куәтле һәмәюн падишаһ та кара язмышына буйсынып, су айгыры Кәррухка баш органнар Хәзер инде чират һәмәюнның яраткан сеңлесе Гөлбәдән-бәгимгә килеп житкән. Су айгыры Кәррух шуны сорый. < имеш һәмәюн падишаһ Кәррухны жиңү хәйләсен тапкан кешегә хәзи- s нәсендәге ярты байлыгын вәгъдә иткән Зөбәржәт кирәк булса, син. | улым, су айгырына каршы бар! 5 Алып Бәргән уйлап-уйлап торды да. карт сөйләгән су айгыры Кәр- " рухны эзләп китәргә булды з - һәмәюн падишаһның башкаласы Аһра шәһәре Жамна дәрьясы * буена урынлашкан булыр,— дип Алып Бәргәнгә юл өйрәтеп жибәрде * карт. * Алып бәргән су айгыры кәррух янында S Тау аша таулар үтеп, дәрья аша дәрьялар кичеп, чүл аша чүлләр гизеп. Алып Бәргән Жамна елгасына килеп чыкты Елга үзәненә салын ган Аһра каласын күреп. Алып Бәргән хәйран калды Андагы сәер мана раларны. гөлбакчаларны манзара кылып. Алып Бәргән ник килгәнен дә онытып жибәрә язды Чит илдә сәйран калырга дип түгел, су айгыры явыз Кәррух белән сугышырга дип килде бит ул. Шушы муллык, матурлык эчендә аңа якты чырайлы бер генә кеше дә очрамады Бар да кайгыда. бар кеше дә борчулы. - һәмәюн падишаһ сине кабул итмәс! - диде капка сакчысы Илебезнең иң кайгылы көннәре. Өч көннән соң Кәррух атлы су айгыры Жамна дәрьясыннан чыгып, падишаһыбызның сеңлесе Гөлбәдан-бәгимне алып китәчәк - диде дә капка сакчысы үкереп елап жибәрде. Мин су айгыры Кәррух белән сугышырга килдем' - дигәч. Алып Бәргәнне падишаһ янына алып керделәр Үзеңне харап итмә, читтән килгән Батыр' — диде һәмәюн падишаһ - Су айгыры белән сугышырга ялгыз батыр түгел, йөзләгән- меңләгән батырлар атка атланып та. сугыш филләренә менеп тә яуга бардылар. Берсе дә исән кайтмады Су айгыры күп аяклы, ул таптый сыта. Су айгыры зур авызлы, кабып йота. Су айгыры койрыклы, койрыгы белән кисә-ура гына Аннан котылыш чарасы һич юктыр' Шулай диде дә падишаһ үкереп елый башлады Шул чак падишаһ янына гүзәлләрнең гүзәле бер кызны алып керделәр Алып Бәргән бу кызның һәмәюн падишаһның сеңлесе Гөлбәдан-бәгнм икәнлеген аңлап алды Гөлбәдан-бәгимнең тажындагы искиткеч матур яшел ташның балкышын күреп. Алып Бәргән алга ымсынып куйды Менә ул зөбәржәт ташы! Падишаһ белән Гөлбәдан-бәгим кочаклашып елаша башладылар - И бөек падишаһ һәмәюн солтан! - диде Алып Бәргән — Мин үз гомеремдә күп жиңүләргә ирешкән батыр буламын Иблис. Юха. Ялмавыз, диюләр патшасы Гыйфрит дигән явыз затларны дөмектергән кеше Әгәр дә ки мин су айгыры Кәррухны да жиңә алсам, патшалы гыңны аннан коткара алсам И батыр йөрәкле адәм! диде падишаһ кабаланып Хәзинәм дә ни бар. шуны алырсың Ярты патшалык, атың башы чаклы алтын Миңа алтын да. патШнлык та кирәк ту гел. н бөек падишаһ һәмәюн солтан! диде Алып Бәргән Миңа ун мыскаллык зөбәржәт ташы булса, шул житкән' Әгәр дә син су айгыры Кәррухтан мине коткара алсан! — диде Гөлбәданбәгим— Мин сиңа үземнең таҗымдагы кырык мыскаллы зөбәрҗәтемне кызганмам! Алып Бәргән шул көнне үк юлга чыкты. Аһра каласыннан Җамна дәрьясына кадәр йөз чакрым ераклыкта, су астында яши икән ул Кәр- рух дигән хәйвани зат. — Шул юл белән бара торгач, ян-якларга утыртылган казыкларга барып чыгарсың,— дип өйрәттеләр картлар.— һәр казык очында берәр баш сөяге эленгән. Сиксән чакрым юл буе ике яклап шундый казыклар торыр Баш сөякләре һәлак булган батырларның башлары булыр Шуннан соң гына син Җамнанын иң тирән җиренә барып чыгарсың. Алып Бәргән өйрәтелгән юлдан китте. Баш сөякләренә килеп җиткәч. ул шикләнеп калды. Сөякләр шулкадәр күп, һәр казык башында берәр баһадирның башы икәнлеген саный китсәң, су айгыры Кәррухны күрмичә дә котың алынып үләргә булыр иде. — Ax-мак бул-ма-а! — диде казык башындагы баш сөяге телгә килеп — Су айгырына каршы кылыч күтәрмә син! Алып Бәргән, ыржык авыз сөяк-башларны тыңлап тормастан. алга китте. Узып киткәндә һәр баш сөяге тешләрен шакылдатып, ыржаеп, шул ук сүзләрне кабатлап кала. — Ax-мак бул-ма-а! Су айгыры кырык аяклы, таптый-сыта. Ул кочаман зур авызлы, кабып йота. Ул үткен койрыклы, кисеп сала. Ул гәүдәсе белән аунап, йөз .меңлек гаскәрне изеп ташлый. Алып Бәргән дә. Кораңгыш та. хәтта Тайбыр да шым булды. — Беткән баш беткән! — диде Алып Бәргән.— Су айгыры мине җиңсә, мин дә казык башына менеп, ыржаеп, кешеләргә акыл сатып торырмын Шулай бара торгач, ул чиксез дәрья ярына килеп чыкты. Яр яка сына утыртылган баганага язу кадакланган. Язу бик күп телләрдә язылган Алып Бәргән үзе аңларлык язуны эзләп тапты да. укый башлады: «Сугышасы килгән батырлар өчен игълан! — диелгән иде язуда — Су айгыры Кәррух. Антага ике тапкыр чыга Чыгу көннәре: атна башы, төшкә кадәр Атна азагы, төштән соң». - Алай икән. — диде Алып Бәргән. — Бүген атна азагы, кояш төшкә авышты, әзерләнергә кирәк! Ашы-ыкма-аа! — диде иң кырый казыкка эленгән баш — Сугышны күчерә кил. батыр Бер атнага, бер айга, бер елга күчерик диген су айгырына Шулай итеп, рәхәттә генә яшәрсең. Сугышны күчергәннәргә ачуланмый ул Кәррух... Шулчак дәрья тик торганда гына дулкынлана, кайный башлады. Тирә-яктагы кош-корт, җәнлек-җанвар качып бетте. Табигать тә, казыктагы башлар да шым булды. Карлыгачка охшаган кошлар, давыл буласын сизенгәндәй, чыелдыйчыелдый астан очалар. Кораңгыш ал аяклары белән җиргә тибә, бер урында таптана, пошкыра башлады. Тайбыр койрыгын бот арасына кыстырып, гаебе бар эттәй, башын иеп чиный да чиный Чиксез дәрья уртасында иләмсез бер тау хәтле гәүдә калыкты Бу — су айгыры Кәррух иде. Шул арада әллә каян гына яр буенда бихисап адәмнәр пәйда булып, араларыннан башлык сыманы .Алып Бәргәнгә дәште: — И олуг баһадир, сине атабыз су айгыры Кәррух Кырылыш Мәйданында зарыгып көтә! — диде Кәррух дәрьядан ярга чыкты да. Кырылыш Мәйданы дип аталган такыр басуга таба китте. Кырылыш Мәйданы дигәннәре өч йөз мен елкы көтүе сыярдай иркен иде. Кәррух кырык аягы белән җирне таптап. койрыгы белән имәндәй каты кырык агачны турап, мөгезе белән мәрмәр ташларны ватып, такыр басуда үкерәүкерә ауный башлады Кәррух үзенең нинди куәткә ия икәнлеген күрсәтә, янәсе. Чыннан да. су айгырына каршы торырлык кече юклыгын аңлады Алып Бәргән. Кәррух байтак кына шулай аунаганнан соң сырт йоннарына, койрыгына ябышкан туфрак һәм тузанны калтыранып-дерелдәп койды да. такырның аргы башына барып ятты Алып Бәргән кыяркыймас кына Кырылыш Мәйданы эргәсенә килеп басты. Мәйдандагы халыкның иге-чиге юк иде. Бар да тамаша карарга килгән. ♦ Мин әзер! дип кычкырды су айгыры Кәррух.— Уеңнан кире з кайтмадыңмы, йолкыш батыр? < — Юк. уемнан кире кайтмадым! — диде Алып Бәргән —Мин ерак 5 юл узган кеше Атым да. этем дә бик нык арыды Сугышны атна башына J күчереп булмасмы икән. Кәррух? J — Ярар! - диде су айгыры Ял ит' Минем бихисап башорганна- =- рым сине ашатыр, эчертер. Син коч җый Атна башында Кырылыш 2 Мәйданында бул! — диде дә Кәррух дәрьяга ажгырып кереп китте 10 Дәрья суы. ярларыннан аркылып. тирә-юньдәге авылларны басып китте. $ Башорганнар таралды Берничә хезмәтче Алып Бәргәнне махсус 5 сарайга алып бармакчы булганнар иде дә, Алып Бәргән баш тартты ♦ Башорганнар. батырны ялгызын гына калдырып, китеп бардылар — Йә. нишлибез? — диде Алып Бәргән. Өч көнгә мин гомерегезне 2 озайттым, дуслар. Өч көннән соң Кораңгышны су айгыры кабып йотар. * Тайбыриы таптап сытар, ә минем баш кәләпүше белән казык башында « ыржаеп торырмы? Кораңгыш та. Кәпәч тә. Тайбыр да дәшмәде. Сугыш буласы көнгә каршы төнне таң алдыннан Алып Бәргәнне чабуыннан тартып Тайбыр уятты - Таптым, хуҗам! — диде Тайбыр. дошманнар ишетмәсен дигәндәй. Алып Бәргәннең колагына нидер пышылдады Алып Бәргән сикереп торды. Кырылыш Мәйданы бушлап йөгереп килде. Салкын чишмә суы белән бил тиңентен юынды Башорганнар аны иртәнге ашка чакырганнар иде дә. Алып Бәргән бу юлы да алар азыгын ашарга бармады Үзенең катып беткән ләвәшен чишмә суына манчып, тамак ялгады да. атына атланып, бөтен сугыш коралларын тагып, такыр мәйданга чыкты Бүген халык тагын да күбрәк җыелган иде Бары да хәтәр сугыш булуын түземсезлек белән көтә Кәррух бүген ни өчендер ялындырып, көттереп кенә чыкты Ул тагын сулар кайнатып дәрьядан калыкты, тагын ятып үкерә-үкерә аунады, тагын җитез аяклары белән Кырылыш Мәйданын таптады Аннары Алып Бәргәнне сугыштан баш тартырга кыстай башлады Ләкин Алып Бәргән карарында нык торды Ярар! диде су айгыры Кәррух.— Синенчә булсын' Үлемең алдыннан исемеңне әйт! Минем бацюрганнарым язып куйсын' Син меңенче ахмакның башы казык башында булыр' — һәй. су айгыры Кәррух! - дип кычкырды батыр — Мин Болгар иленең Утыз Имәнле баһадиры Алып Бәргән булам. Сиңа сөалем бар син аттан да, коштан да. уктан да җитез йөгерәсең, дөрес! Әмма син йөгергәндә кырык аягыңның кайсын башта атлыйсың? Ничек алар буталышып бетмиләр? Бу сүзләрне ишеткәч. Кәррух кыты кыты көлә башлады Ax-мак! диде ул көлеп туйгач Кем инде уйлап атлый Үзен нән-үзе атлана инде ул. Уйлап торганым юк. чабал» да кнтәм Ә син уйлап кара әле. Кәррух! диде Алып Бәргән Уйлап кара да. минем янга чабып кил Шул чагында без сугыша башларбыз' Кәррухка бу уен кызык тоелды, ахрысы, ул кнлә-көлә аягүрә басты Хәзер чабып барам да. башта атың белән этен не. аннан үзеңне кабып йотам! дип иләмсез акырып, су айгыры алга ыргылды Ике дә атлый алмады, гөрселдәп җиргә ауды ул Аның гәүдәсе ауганнан тирә яктагы шәһәрләрдә җир тетрәде Кәррухның аяклары буталып беткән иде — A-а. аякларым тыңламый! Ярдәм итегез, башорганнар!—дип кычкыра үзе. Кәррух тагын торып басты, тагын ыргылды, ләкин һаман шулай баскан саен гөрселдәп егыла. Аның ауганыннан бөтен шәһәрләр тетрәп торды Башррганнар аңа ярдәм итеп карадылар, кая ул? Су айгыры Кәррухны күтәрер өчен бөтен дөньядагы батырларны җыйсаң да торгыза алмассың — һәй. Кәррух. су айгыры! — диде Алып Бәргән — Хәзер мин синең бөтен әгъзаларыңны берәм-берәм турап чыгам Аннан соң үзеңнең башыңны казыкка утыртып куям! — Зинһар, алай итмә, батыр! — диде Кәррух.— Жанымны калдыр! — Хуш! — диде Алып Бәргән — Мин кылычымны синең пычрак каныңа буямыйм Син судан башка озак тора алмыйсың Үзең генә син дәрьяга чаклы барып җитә алмыйсың. Син шушында. Кырылыш Мәй данында, кояш астында кибеп үләргә мәхкүм! Башорганнар инде күптән Алып Бәргәнгә йөз борганнар иде. — Барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз! — диде Алып Бәргән башорган- нарга. Башорганнар Алып Бәргәнне Аһра каласына кадәр җырлый-җыр- лый. бии-бии озата кайттылар. Алдан киткән чапкыннар һәмәюн падишаһка Алып Бәргәннең бөек җиңүе турындагы хәбәрне вакытында җиткергән булып, батырны каршыларга бөтен ил халкы, һәмәюн падишаһ үзе. аның сеңлесе Гөлбәдан-бәгим чыкканнар иде. Батыр хөрмәтенә падишаһ моңарчы күрелмәгән, моңарчы ишетелмәгән сый мәҗлесе уздырды Ул мәҗлестә ниләр генә юк иде Алма, хөрмә, әфлисун, лимон дисеңме. Алып Бәргәнгә таныш булмаган ят җимешләр: панияла. бад- хал. чирунчы. сантара. садафал. дисеңме. Кәркадан ите. нилагу шул пасы, чыбыкка тезелгән тәвә торнасы, бүздәк кошлары китерделәр. Ул мәҗлес гаҗәп матур гөлбакчага корылган иде. Анда тутыйлар, шәрәк. куил кебек сайрар кошлар тавышын тыңлап. Алып Бәргән истирахәт алды Гөлбәдан-бәгим Алып Бәргән батырга иң кадерле, иң матур «бәрҗәтен шул бакча уртасында бүләк итте Ул рәкысчы матур хатын кызлар искиткеч биюләр күрсәтте. һәмаюн падишаһ Алып Бәргәнне: — Кырык көн кунак булып китәрсең! - дип кыстаса да батыр өч көннән артык тора алмады Ул. җаныннан да кадерле зөбәрҗәтен учына кысып, кайтыр юлга чыкты. * Тугыз йөз илле сигезенче елның Рәҗаб аенда булды бу хәл. Алып Бәргән Аждаһаны җиңә Кораңгыш төзек юлдан салмак кына атлый. Юл өстендәге Әҗәрай шәһәрендә җәүһәрче остага асылташны урталай бүлдереп, еланның баш сөягенә урнаштырырга кушты Алып Бәргән Ап-ак елан баш сөягеннән ямь-яшел ике күз янып-карап тора Искиткеч матур да, куркыныч та иде бу караш. Шуннан соң ул. атын бар көченә куалап. Аждаһа патшалыгына китте. Ул Аккалага килеп җиткәндә әхтәри уйнаучылар тарала башлаган иде инде. — Кузгалмагыз! — дип кычкырды Алып Бәргән ерактан ук. Аждаһа да. аның куштаннары да Алып Бәргәнне чак-чак кына таный алдылар. — Картайгансың син, Алып Бәргән батыр! — диде тәти егет кыя фәтендәге Аждаһа — Ниһаять, син мине аңладың, миңа хезмәткә килдең? Юк! — диде Алып Бәргән.— Исәп-хисапны өзәргә дип килдем мин' Аждаһа әйтте: — Ял ит. юл тузаннарымны как. мунча кер. аша. эч. Аннан сон сөйләшербез! Батыр әйтте: • - Хәзер үк мәйдан җый! — Мәйлең! диде Аждаһа. Ихтыярын — куш кыярын' " * Аннан соң зәһәрле тавыш белән: — Мәйданга-а! — дип кычкырды Тагын халык түгәрәкләнеп мәйдан ясады, тагын быргы уйнадылар. S тагын барабаннар кактылар - — Бу юлы мин сине исән килеш жибәрмәячәкмен. Алып Бәргән 7 батыр! диде АждаһаВасыятеңне әйтеп кал' - Васыятем шул! — диде Алып Бәргән — Әгәр дә мин җинелсәм. < гәүдәмне тураклап, сөякләремне киптереп, төеп җилгә очырырсыз Кабе- с рем дә калмасын! Аждаһаны җиңә алмаган кешегә, халкын коллыктан 2 коткара алмаган батырга шул кирәк! - һо-оп. башлагыз' дип кычкырды баш уенчы * Алып Бәргән кылычы белән кизәнгән иде. мәйданда дүрт аждаһа - пәйда булды Аждаһалар бу юлы эшне тиз тоэарга исәплиләр, ахрысы. ~ дүртесе берьюлы якынаялар. Алып Бәргән тиз генә аю тиресен имнәренә - салды, төлке бүреген башына киде Шулчак төлке бүреккә тагылган. х ап-ак елан сөягенә уелган зөбәржәт ташы күз камаштырырлык итеп балкый башлады. Алып Бәргән кайсы аждаһага караса, шунысы чы дый алмыйча, җиргә шартлап ава Дүрт аждаһа дуртесе тиң берьюлы сукыраеп, җиргә ятып ауный үкерә башладылар Бу үкерештән бөтен дөнья калтырый иде. Шуннан Аждаһа болай диде - Ул еланны үтергән анда минем чирек җаным иде Ул төлкене тунаган, анда минем чирек җаным иде Ул аюны аткан, анда минем чирек җаным иде. Ул зөбәрҗәт ташын таккан, анда минем соңгы җаным' Аждаһалар барысы да Алып Бәргән каршысына килеп башларын иделәр Батыр аларны вак кисәкләргә турап ташлады Егетләр дә. мәйданга җыелган халык та нишләргә белми аптырап утыра калды — Сезне нишләтим сон? дип сорады ул егетләрдән Үтерсәң, үтер! диделәр егетләр баш орып Юк. мин сугышып туйдым инде! диде Алып Бәргән Сезне мин исән калдырам Сез бар таланган байлыкны, урланган кызларны илләренә кайтарасыз! Аккаланың уртасына мәрмәр ташлардан А ж да- һага каршы көрәштә вафат булган батырлар ядкаре итеп, матур һәй кәл салдырасыз!-• диде дә Алып Бәргән туган ягы Утыз Имәнлегә кайтып китте. Бу һиҗрәттән соң тугыз йөз алтмышынчы ел иде Күктә аҗаган уйныймы? Юлда кайтканда Алып Бәргән гаять арыганлыгын, картарп та киткән леген сизде Менә ул бая гына коточкыч дошманын Аждаһаны җиңде Дөнья чистарып калды Бар да рәхмәт әйтә, балалар батырга сокланып карый Бар кеше дә батырны өенә кунакка чакыра Кирәк икән аңа кы зын бирергә әзер торучылар да байтак Юк, Алып Бәргән шат күңрлле бу кешеләр белән бәйрәм табынына утыра алмый Юк. алар димләгән кызларны ул хатынлыкка алып кайта алмый Ул туган ягына. Утыз Имәнлегә ашкына Үзе белән бер көнне туган, үзе белән бөтен авыр лыкларны күргән, үзе белән картая барган аты Корамгыш тн ара-тирә пошкыргалап куя Эте Тайбыр да сикерә сикерә чапмый Әллә нигә ямансу боларга Алып Бәргән гомере буе Аждаһаны җиңәргә хыялланып йөрде Хыялына ул зур кыенлыклар аша иреште Ни өчен пошаманда соң бөек батыр3 Ж.әбәл Зәрра.х тавында асыл таш эзләгәндә үк Нәүмизә бүләк иткән яулыкның чигешләре уңа башлаган иде. — Ннндн бәла килде икән илгә? Нәрсә булды икән Нәүмизәгә? Әнкәй карчык ни хәлдә икән? — дип кайгыра батыр Шуңа курә ул һичбер алга-ялга туктамыйча атын куалады Аты да. эт тә әлсерәп беттеләр Ниһаять, алар Утыз Имәнлегә кайтып керделәр Длып Бәргән туп-туры үз өйләренә таба юыртты Үз турларына житәрәк батырның йөрәге «жу» итеп куйды. Ул туып-үскән өйнең тәрәзәләре кадакланган, өй җиргә сеңгән, ишегалдында бер жан иясе юк. Бакчаларны, мунча алларын куе алабута, тигәнәк баскан. Алып Бәргән капканы ачып, ишегалдына узды Өйнең жаны юк. коты качкан. Кораң- гыш болдырга килеп, башын бәләкәй улакка төртте. Улак шакыраеп кипкән иде Батыр өйгә керде Пәрәвезгә уралып беткән мендәрләрдән башка һични юк иде. бер-ике кашык, ярык агач савыт сәкедә-идәндә ауный Казан урыныннан куптарып алынган. Караңгы, сагышлы өйдән тизрәк ишегалдына чыкты Алып Бәргән батыр. Эте Тайбыр да аптыра ган. менә-менә улап жибәрердәй булып утыра. Ә Кораңгыш елый иде. Атның яшьләре мөлдерәмә булып керфекләренә тула, яңаклары буйлый тәгәрәп төшәләр дә. .коры улакка тамалар Кешеләр авылга кергән җайдакның Алып Бәргән икәнлеген ишетеп өлгергән иде инде: ишегалдында берән-сәрән карт-коры, карчык-корчыклар, күршеләр күренә башлады — Ике ел инде мәрхүмәне җирләгәнгә! — диделәр агайлар — Каерылды да сине көтте, каерылды да сине көтте, бахыр. — Үлгән хәбәрең авылга моннан өч ел элек килсә дә ышанмады, мәрхүмә анаң. Улым исән дип чат торды. Күңеле сизгән икән. . — Нәүмизә бичара көтте-көтте сине. Атасы кыйнап та карады. Юк! Барыбер Алып Бәргәнемне көтәм. диде. Башкага чыкмады — биш ел көтте Аннан сон син калдырган хәнҗәрнең ике ягы да күгәргәч кенә разый булды Аргы Як Мөхти баласы Чаргыйга китте. Нәүмизә белән никахлашкач. Чаргый болай дип әйткән имеш: «Алып Бәргәннең хәнҗәрен мин алмаштырдым Шундый ук башка бер хәнҗәр ясадым да. тозлы суга салып күгәрттем, атасына биреп алмаштырттырдым.— дип әйткән икән - Аннары син китеп озак та тормадың, менә инде биш еллап була. Ачәрвах атлы күбашар бнрәни зат арыш өлгерер алдыннан килә дә һавадан төшеп бөтен арыш басуларын ашап бетереп китә. Арышның иң сөтле чагында гына ашый икән ул Ачәрвах. Менә, олан, иртәгә арыш серкә очыра башлый инде Ачәрвах быел тагын килер дип котларыбыз чыгып тора инде - дип кич буе карт-корылар Длып Бәргәнгә авыл хәлләрен сөйләп утырдылар. Картлар таралды. Авылга төн төште. Кораңгыш та ат көтүе ягыннан ямансу гына әйләнеп кайтты Эте Тайбыр ара-тирә улагандай чинап куя Алып Бәргән дә җанына урын табалмыйча. бер өйгә керде, бер ишегалдына чыкты, бер урамнарны әйләнде Аннары болдырга ятып, ирләрчә, саран күз яшьләре белән сыгылыпсыгылып елады. Ямансулык. сагыш, үткән яшьлек — барысы да аның болай да ялгыз, китек бәгырен үтереп талый иде. Авыл йокыга талгач. Алып Бәргән атын иярләде, этен чакырып алды да. Ачәрвах дигән бирәни затны эзли чыгып китте һиҗрәттән соң тугыз йөз илле тугыз ел узгач. Күсе Елында булды бу хәл. Тегермән артына житкәч. йокылы өйләр бераз артта калгач. Алып Бәргән үзе дә сизмәстәө жыр башлады Карурманда карак бар. Атларыңны карап рар Без китәрбез тап алдыннан. Тәрәз ачып карап кал Ләкин бер генә тәрәзә дә ачылмады. Утыз Имәнле халкы олуг батыры Алып Бәргән авызыннан бу жырны йокы аралаш соңгы тапкыр ишетә иде Олы юлга чыккач. Алып Бәргән керфекләрендә төшәр-төшмәс эленеп торган ике яшь бөртеген кул сырты белән жилпеп төшерде дә әче итеп бер сызгырды - һәй. Кораңгыш. борыннарны салындырмыйк әле! Тизрәк атла! — дип кычкырды ул шат тавыш белән, сагышын басарга тырышып Хужасынык көр тавышын ишеткәч. Кораңгыш дәртле итеп бер.кешнәп жибәрде. Олы юлның тузанын куптарып, алар офыкка таба чаптылар Утыз Имәнле авылы мәңгегә артта калды Шул китүдән Алып Бәргән әйләнеп кайтмады Төрле хәбәрләр йөрде аның турында Имеш, аны үтергәннәр икән диделәр кайберәүләр Икенчеләре Алып Бәргән Ачәрвах белән сугышта һәлак булган икән диде. Халык арасында шундый риваять тә таралды. Арыш чыбыркылаганда. серкә очырганда күктә Ажаган уйный — Нәрсә ул? — дип сорый балалар — Яшенме шулай күктә балкый? Яшен түгел ул, оланнар Күк чалт аязда нинди яшен булсын? Ачәрвах белән Алып Бәргән шулай сугыша Алып Бәргән Ачәрвахны арыш өлгергәнче тотып тора. Ачәрвах сөтле арыш башагы ашамаса. көчсезләнә. Ел саен Алып Бәргән шуны сагалап ята. Шулар сугышканның ялкыны күккә төшә Менә тагы арыш өлгереп килә Офыкта Ажаган уйный Ажаган түгел ул. сугыш шәүләсе шулай балкый, балалар Ачәрвах белән Алып Бәргән сугыша