ЯЗУЧЫ ҺӘМ ТЕЛЕВИДЕНИЕ
«КПСС хезмәт иясе массаларының рухи һәм материаль культура байлыкларын тулырак һәм тирәнрәк үзләштерүенә, аларны художество иҗатына активрак тартуга зур әһәмият бирә»,— диелә Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасының яңа редакциясендә. Совет халкының культура дәрәҗәсе үскән саен, сәнгатьнең җәмгыять тормышына, андагы мораль-психологик климатка йогынтысы көчәюе Программада аеруча басым ясал әйтелә. Әлеге йогынты күп дәрәҗәдә массовый информация һәм пропаганда чаралары, аерым алганда, тормышыбызда көн- нән-көн ныклырак урын ала барган телевидение челтәре аша гамәлгә ашырыла. КПСС Программасының яңа редакциясендә әйтелгәнчә, «телевидениене үстерүгә, халыкны радио һәм телепрограммалар белән колачлауны бөтен яктан киңәйтүгә, тапшыруларның эчтәлеген, идея-художество дәрәҗәсен яхшыртуга һәм мавыктыру көчен арттыруга аеруча зур игътибар биреләчәк». Телевидение тапшыруларының тәэсир көчен һәм сәнгатьчәлек дәрәҗәсен күтәрү юллары, язучыларның телевидениедә катнашуы үзенчәлекләре, ниһаять, сәнгатьнең яңа тбре булган телевидение белән әдәбиятның нәтиҗәле хезмәттәшлек мөмкинлекләре.. Журналыбызның бу санында менә шушы мәсьәләләр турында үзенең уйланулары белән уртаклашу өчен язучы Рафаэль Мостафин сүз ала. Сәхнә арты хәлләре Телевидение аша беренче тапкыр чыгыш ясавымны һич онытасым юк. Телекамераның кызыл күзе әле кабынырга да өлгермәде, ә минем инде алдан ук әзерләп-өйрәнеп куйган сүзләр баштан очып чыгып та бетте. Бу минутта үз экраннары аша миңа текәлгән меңләгән чырай күз алдыма килде аларның кайсыдыр мыскыллы елмая, кайсыдыр өметсезләнеп кул селти кебек иде. Алдымдагы кәгазьгә карарга оят, сүзләр каядыр бугазда бөя- леп калды, тел әйләнми, ул саташулы төш күргәндәге кебек, бөтенләй оеп калган бугай Аркама шыбырдап тир бәреп чыкканын тоям Ниһаять, зур авырлык белән генә нәрсәдер оештырып әйттем шикелле. Үземнең фикер ярлылыгыма хәйран калдым һәм «тамашачыларга берничә сүз әйтергә» ризалык биргән сәгатемне каһәрләдем шулчак.. Шактый вакытлар узгач кына, мин үземнең ул чактагы халәтемне аңладым психологлар моны телекамера каршында сихерләнү дип атыйлар һәм хәтта буар елан авызына кереп баручы куян белән чагыштыралар икән. Шулай да телевидениедә язучыны сагалап торган кыенлыкларның иң зурысы әле бу түгел. Күз алдына китерик көннәрнең берендә хөрмәтле язучыбыз телестудиягә үзенең яңа әсәрен — повестен, хикәясен яисә поэмасын күтәреп килде ди. Әкияттәгедәй уңышлы ситуацияне алыйк: әсәрне барысы да бик ошатып, аны шунда ук планга кертергә һәм РАФАЭЛЬ МОСТАФИН (1931) —тәнкыйтьче. филология фәннәре кандидаты. Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, ТАССРның атказанган культура работнигы, М. Җәлил иҗатына, татар совет әдәбияты проблемаларына багышланган, үзәк һәм республика матбугатында басылган күп санлы мәкаләләр, шулай ук татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Өзелгән җыр эзеннән», «Образ времени» һ, б.— барысы егермедән артык китап авторы. Казанда яши эфирга чыгарырга әзер торсыннар ди. Хәзер инде тик бер генә шартны үтисе кала: телевизион сценарий язарга кирәк. Кочак җәеп каршы алудан, мактаулардан күңеле йомшарган, хәтта бераз башы әйләнә башлаган язучыбыз, әлбәттә, бу шартка гына бик рәхәтләнеп күнә. Телевизордан аның әсәрен күрсәтәчәкләр бит! Ләкин беркатлы автор, башына төшкәч, мөһим бер нәтиҗәгә шактый тиз төшенеп өлгерә: йомшак кәнәфидә, телевизор әрҗәсе каршында кофе эчкәләгән булып, мыек астыннан гына көлемсерәп утыру бер нәрсә, ә үзең сценарий төзеп карау бөтенләй икенче нәрсә икән ул! Бер атна, бер ай азаплана безнең автор, бүтән сценарийлар белән танышу өчен студиягә дә йөреп карый, язган нәрсәсен бер түгел, биш кат эшкәртә, худсовет утырышларында, тикшерүләрдә катнаша һәм., бөтенесен яңабаштан башларга туры килә. Ниһаять, сценарий тәмам -киртәсенә кергәч»., язучыга әле режиссер белән бергәләп актерларны сайлап алырга, художник-оформительләргә киңәш-юнәлеш бирергә, тапшыруны бизәү өчен төрле сурәтләр (фото, рәсем, документлар һ. б.) табарга, күпсанлы репетицияләрдә һәм кинога төшерүләрдә катнашырга туры килә. Инде эфирга чыгу көне килеп җиткәч, көтмәгәндә генә бер актерның авырып киткәнлеге, икенчесенең гастрольдә булуы, ә кайсысыныңдыр -ансамбльгә туры килмәве» билгеле була. Иң соңгы минутта нәрсәнедер кире эшләргә, кыскартырга, өстәп язарга кирәк. Кыскасы, «эфир аша тапшыру» өчен язучы әсәрнең үзен язуга караганда да бик күпкә артыграк көч һәм вакыт сарыф итәргә мәҗбүр була. Менә шуннан соң инде язучы халкын телевидениегә «аяк- кулын бәйләп» тә китереп булмавының сәбәпләре аңлашыла башлый. Шул ук вакытта без төп хакыйкатьне истән чыгара алмыйбыз: бүген телевидение тормышыбызның түренә кыю адымнар белән үтеп, хуҗаларча гына түгел — хакимнәрчә тәхеткә менеп утырды Әле кайчан гына «Дустым сине яр итәрмен, телевизорың булса. • — дип шаярталар иде. инде менә ул байлык билгесе, өй күрке булудан узып, тормыш-көнкүреш ихтыяҗына, бик мөһим информация чыганагына әверелде. Социологлар, буш вакытның гомум бюджетында (ә бу — илебездәге һәр кешегә елына уртача 1800 сәгать дигән сүз) телевизор карау беренче һәм төп урынны алып тора (ягъни елга 550—600 сәгать туры килә), дип раслыйлар. Ә бу бит — китап укуга киткән вакыттан уртача биш тапкыр күбрәк! Укудан, хәтта зиһенне эшләтүдән биздерә дип, телевидениене күпме теләсәң шулхәтле сүгәргә була (монда хаклык та шактый), тик бер нәрсә белән килешми мөмкин түгел: телевизор экраны бүген массаларга идеологик һәм эстетик тәэсир ясауның бик куәтле чарасына әверелде. Әлеге дә баягы социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, илебезнең '.уртача» кешесе кино, театр, концерт, күргәзмә залларында көненә нибары 5—10 минут кына вакытын сарыф итсә, «үз аягы белән килгән» әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен карау өчен, ул көн саен уртача 1 сәгать тә 40 минутлап телевизор каршында утыра. Әйе, күп кенә язучылар әлегә кадәр «искечә» — телевидение -вәсвәсәсенә» бирелмичә, кабинетлар тынлыгына чумып эшләүне хуп күрәләр. Ә бит «вәсвәсәгә» бирелмәслек тә түгел: уңышлы килеп чыкканда, телевизион тапшыруның берсе генә дә кайбер язучыга бөтен иҗат гомере буена җыя алмаган "Тираж»ны яуларга мөмкинлек бирә! Шигырь китабы уртача 3—5 мең, ә проза 15—30 мең данә булып басылганда, безнең республика телевидениесенең бер тапшыруын, ким дигәндә. 1 миллион 200 мең кеше карый. Үзәк телевидениенең аудиториясе исә йөз тапкыр зуррак. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» пьесасы буенча Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган спектакльне үзәк телевидение аша илебездәге йөз миллионлап кеше карый алды. Бу хәтле тамашачыны җыяр өчен театрга, шәт, өч йөз ел тирәсе вакыт кирәк булыр иде. Телевизион сәхнәдә... Басым ясап әйтергә кирәк, телевидение—язучы сүзен һәм аның әсәрен миллионлаган тамашачыларга җиткерергә мөмкинлек бирүче куәтле техник чара гына түгел. Ул, барыннан да элек, сәнгатьнең мөстәкыйль төре, яңа мөмкинлекләргә, специфик үзенчәлекләргә ия булган, автор-сценаристка үзгә таләпләр куя торган төре. Әгәр дә инде телевидение әлегә кадәр үз функцияләрен тиешенчә үк башкара алмаган икән, монда һич тә яңа сәнгать үзе гаепле түгел, төп сәбәп — аның мөмкинлекләрен санга сукмауда, спецификасын бәяләп бетермәүдә, техник җегәрен азакка хәтле файдалана белмәүдә. Без телевизор аша төрле кинофильмнарны һәм гадәти спектакльләрдән трансляцияләүләрне яратып карыйбыз Мондый очракларда телевидение бары тик сәнгатьне өйгә китереп бирүче функциясен генә башкара. Ләкин, шуның белән бергә, соңгы елларда махсус, әле еш кына— күп серияле, дәвамлы телефильм һәм телеспектакльләр гадәткә керә, популярлаша бара. Мондый тапшыруларны, -Мең дә бер кичә» әкиятендәге кебек, көн- нән-көн арта баручы кызыксыну белән, һәр кичне бөтен гаилә бергә җыелып карыйлар. Икенче кенне эштә да сүз гел шул турыда гына була, тәэсирләр уртаклашу, бәхәсләшү берничә кенгә сузыла. Менә шушы күп сериялелектә үк телевидениенең үзенә генә хас мөмкинлекләре күренә Чынлап та, уйлап карасаң, 5—6 шар, кайчакта әле 10—15 әр кич рәгтән театрга яисә кинога йөрергә теләүче табылыр иде микән!, һәр көнне безнең өйләргә «үзе килеп йөргән» телевидение өчен исә бу бик гадәти хәл. Берничә серияле булу, үз нәүбәтендә, катлаулы, күп планлы әдәби әсәрне, әйтик, театраль инсценировка яки кино вариантына караганда, тирәнрәк һәм тулырак итеп аңлау-тою мөмкинлеген бирә. Театрдан аермалы буларак, телевидение үзен төрле шартлылыклардан, кысалардан бәйсезрәк хис итә, хәрәкәт мөмкинлекләрен чагыштыргысыз дәрәҗәдә киңәйтеп җибәрә: геройларны җиңел генә бер мохиттан икенчесенә күчерә, күз ачып йомганчы аларның үткәненә, яисә киләчәгенә алып китә. Кинодан үзгә буларак исә, телевидение тамашачыга якынрак, өй шартларына яраклашканрак. «кулга ияләшкәнрәк» дип әйтергә мөмкин. Ул экрандагы геройның йөзенә игътибар беләнрәк, текәлебрәк карарга, аның «сиңа гына» сөйләгән сүзләрен күңел салыбрак тыңларга, хис һәм фикерләрен тирәнрәк кичереп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, һәр нәрсәнең үз киртәләре, үз чикләре бар. Әйтик, табигать манзарасын ерактан, киң иттереп төшерү яисә күп кешеле баталь күренешләр кинода бер төрле сурәтләнсә, телевизор экранында алар бөтенләй башкача килеп чыга. Телевидение — барыннан да элек, якыннан алып, эре план белән сурәтләү сәнгате ул. Шуңа күрә анда ялгыз актер да тамашачының игътибарын тотып тора ала, һәм, киресенчә, массовый сәхнәләр (мәсәлән, опера яисә балет күренешләре) театрга караганда күп кайтышрак тәэсир калдыра. Менә шушы бай мөмкинлекләр һәм үзенчәлекләр Татарстан телевидениесе тарафыннан ничегрәк файдаланыла соң? Безнең телевидение сәнгате кулында искиткеч хәзинә ачкычлары бар. Темалар, образлар, идеяләргә юмарт ул хәзинәнең исеме—классик әдәбият мирасы. Классика, бер яктан, актерларның сәхнә осталыгын үстерүдә менә дигән мәктәп булса, икенче яктан, ул тамашачыны вакыт сынавын узган әсәрләрнең сулмас гүзәллеге белән җәлеп итә. Классик репертуардагы пьесаларны (Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һ б. әсәрләрен) күрсәтү белән бергә, Казан телевидениесе соңгы елларда берничә оригиналь постановка да тәкъдим итте. Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повесте һәм Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы буенча куелган кызыклы телеспектакль- ләр әле дә истә. И. Нуруллин китабы буенча— Габдулла Тукай, М. Гали романы нигезендә— Каюм Насыйри, Ш. Маннур романы буенча Муса Җәлил турындагы күп серияле постановкалар шулай ук зур кызыксыну белән кабул ителде. Аларның күбесе, тамашачылар соравы буенча, кабат-кабат күрсәтелде. Шулай да, дөреслекне танырга кирәк, бу юнәлештә әле без беренче адымнарны гына ясадык. Быел әдәбиятыбыз классигы Фатих Әмирханның йөз еллыгы киң билгеләп үтелде. Ф Әмирханның татар культурасы үсешендә тоткан зур урыны, әдәби мирасының кыйммәте һәркайсыбызга билгеле. Ярымфантастик, ярымсатирик «Фәтхулла хәзрәт» повесте нигезендә генә дә нинди үткен, күңелле тамаша күрсәтеп булыр иде! Ниһаять, Ф Әмирхан хикәяләрендәге геройлар — үз заманының караңгы почмакларыннан, ярыкларыннан яктыга тартып чыгарылган, гаҗәеп буяулар һәм нечкә штрихлар белән сурәтләп бирелгән кабатланмас типлар! Аларның бит һәркайсы тупырдап сәхнәгә чыгарга тора Яисә Заһир Бигиевның «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» дигән романын искә төшерик. Маҗаралы сюжет, байлык артыннан кууны сатирик фаш итү, тирән социаль эчтәлек — болар барысы да бик үзенчәлекле телевизион постановңага нигез була алыр иде. Классик мираста нәкъ менә телевидение аша үзенең икенче тормышын башлап җибәрерлек, чынчынлап үз яңгырашын табарлык әсәрләр бар Һади Такташның «Җир уллары» һәм Гафур Коләхметовның «Ике фикер» пьесалары әнә шундыйлар рәтеннән. Алар шартлы, хәтта беркадәр гайре реаль образлылыкка корылган. Телевизион техника әлеге шартлылыкны үзенчә ачу. әсәрнең тирәнрәк катламнарына алып керү, үзәк идеясен калкурак итеп сурәтләү мөмкинлеге бирә. Мираска мөнәсәбәт кебек традицион мәсьәлә телевизион ракурстан әнә шулайрак күренә. Төп юнәлеш — заман темасы Әйе, хәзинәдә байлык аз түгел... Шулай да, аңлашыла ки, тамашачының игътибарын аеруча җәлеп иткәне, аның уй-хисләренә, тормышына аерата зур йогынты ясаганы бүгенге заман турындагы әсәрләр Бу өлкәдә дә безнең телевидениенең хезмәтләре игътибарга лаек дип әйтәсе килә. Аерым алганда, режиссер Ә Зариповның «Йолдызлар җитә һәркемгә» (Әхсән Баяновның «Тау ягы повесте» буенча), «Генеральный уборка» (Шә риф Хөсәенов пьесасы), «Җомга йен кич белән» (Аяз Гыйләҗевның шул исемдәге повесте буенча), «Намус» (Гомәр Бәширов романы буенча эшләнгән) һ. б. телепостановкаларын билгеләп үтәргә мөмкин. Рус телендәге постановкалардан режиссер В Кременчугский- ның Диас Вәлиев пьесасы буенча куйган «Әйләнеп кайтучылар» исемле бик тә үзенчәлекле хезмәте хәтердә калган. Тормыш үзе күрсәткәнчә, бик күп очракларда телевидение укучыны китаптан аера һәм әсәрне әкренләп, дикъкать белән укудан биздерә дигән сүзләр хак булып чыкмый. Киресенчә, әдәби әсәр нигезендә эшләнгән тапшыру еш кына әдәбиятны пропагандалау эшенә өлеш булып керә, укучыларда теге яки бу язучы һәм аның әсәренә карата кызыксыну уята. Китапханә хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, мәсәлән, Мөсәгыйт Хәби- буллинның «Чоңгыллар» романы һәм Вакыйф Нуруллинның «Күпер чыкканда» повесте буенча куелган телевизион тамашалардан соң, әлеге әсәрләргә укучыларның игътибары күзгә күренеп арткан. Татарстан телевидениесе күпмилләтле совет һәм дөнья әдәбиятының да иң яхшы үрнәкләренә мөрәҗәгать итә. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте һәм япон драматургы Несимораның «Шантажчы» пьесасы буенча күрсәтелгән телеспектакльләр татар тамашачыларында зур кызыксыну уятты. Кабатлап әйтәм уңышлар бар. Матур омтылыш һәм аның матур нәтиҗәләре күз алдында. Ләкин, әгәр без бүгенге татар әдәбиятының торышы һәм аның экранда чагылышы турында таләпчән суз башлый калсак, ике арада гаять зур бушлык күрер идек. Тирән эчтәлекле, укучыларны чын-чынлап дулкынландырган күп кенә әсәрләр телевидение хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калып килә. Шуның нәтиҗәсендә, кайвакыт экранда аларның урынын көнкүреш ыгы-зыгысыннан гына гыйбарәт әсәрләр ала, чырайсыз персонажлар. күңелсез бертөслелек беренче планга чыга. Тамашачы үзе яшәгән мохит, тормыш, заман турында иң борчулы сорауларына җавап эзли. Катлаулы хәлләрдә, четерекле мәсьәләләр алдында калганда яраткан герое нинди юлны сайлар? — тамашачы шуны белергә тели. Аңа курчак уены түгел — характерлар чынлыгы, дөреслеккә охшатып ясалган хәрәкәтләр түгел — тормыш фәлсәфәсенә үтел керү кирәк. Нәкъ менә шундый таләпләргә туры килә торган әсәрләр язган Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Рафаил Төхфәтуллин кебек өлкән буын әдипләребез иҗатын, ни өчендер, телевидение сценаристлары бөтенләй диярлек күрми яшиләр. Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев яисә Марсель Галиев кебек урта һәм яшь буын язучыларның әсәрләре дә экранда гәүдәләндерү өчен гыйбрәтле материал бирә алыр иде Бу материалдан әле үтә аз файдаланабыз. Бигрәк тә яшүсмерләр өчен постановкалар мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Яшьләрне җегәрсез хәрәкәт, сару кайнатырлык геройлар белән җәлеп итә алмыйсың. Бары тик зур хыяллар, романтик ашкынулар белән тулы дөнья гына яшьлеккә канат куярга, илһам бирергә сәләтле Шундый якты, оптимистик рух, мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләреннән бөркелеп тора. Хәлбуки, Казанда телевидение барлыкка килгәннән бирле үткән еллар эчендә, хәтерем ялгышмаса, Г Әпсәләмовның нибары бер әсәре («Ак чәчәкләр» романы) буенча гына постановка күрсәтелгән иде. Хәтта ил бәйрәмен — Бөек Җиңүнең 40 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгәндә дә сценаристлар, нигәдер, аның «Кызыл йолдыз», «Ак төннәр», «Газинур» һ. 6 ш. мавыктыргыч, героик рухлы әсәрләрен файдалана белмәделәр. Соңгы елларда безнең әдәбиятта детектив характерындагы әсәрләрнең күтәрелә баруы күзгә ташлана. Зөфәр Фәтхетдиновның «Ачылган серләр» повесте укучыларда гаять зур кызыксыну тудырды. Әлеге әсәр мавыктыру сәләте белән генә түгел, совет чекистларының героик һәм авыр хезмәтен тормышчан итеп, романтик буяуларга манып тасвирлавы ягыннан да игътибарга лаек. Бу әсәр Ю Семеновның «Язның унҗиде мизгеле» рә- вешендәрәк, үзенә җәлеп итәрлек күп серияле телевизион постановка булып күз алдына килә. Кызганычка каршы, ул постановка әлегә минем хыялымда гына яши... Профессиясе буенча юрист булган Мәгъсүм Насыйбуллинның китаплары да укучылар арасында бик популяр. Документаль кинокадрларга таянып, тикшерүчеләр һәм шаһитлар чыгышыннан файдаланып, телевидение әлеге әсәрләрнең документаль нигезен тагын да көчәйтә алыр иде. Тамашачыларга хокук тәрбиясе бирүдә мондый тапшыруларның эффекты күңелсез вәгазь укулардан бик күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде, әлбәттә. Бездә әле һаман детектив жанрына карата алдан ук билгеле тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Янәсе, буш бер тамаша гына дип гаепләүләре бар. Ә бит үзәк телевидениенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе (мәсәлән, һәркемгә таныш «Знатоки» сериясе) әлеге шикләнүләрнең нигезсез булуын күптән раслады инде. Туры мәгънәсендәге тамаша кору, мавыктыра белү—(җитдилекнең капма-каршысы түгел ич. Киресенчә, коры, күңелсез тапшыру барганда, тамашачының телевизорны сүндерел үк куюы мөмкин һәм әллә нинди җитди фикерләр дә аңа килеп җитмичә сүнеп калачак Ә үткен, мавыктыргыч формада бик җитди проблемаларга да колакны торгызыр- га, аларны үткәзеп әйтергә була. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, телевизор караучыларда иң зур кызыксыну уятканы — сатира һәм юмор кичәләре. Бу кызыксыну еш кына хәтта популяр эстрада җырчыларының концертына караганда да зуррак булып чыга. Үзәк телевидениенең «вокруг смеха» тапшыруын алып баручы А. Ивановның исеме элегрәк поэзия сөючеләрнең дә бер өлешенә генә билгеле булса, хәзер ул популярлык ягыннан. шәт, иң танылган артистлар белән ярыша ала торгандыр. Уйлап карасаң, безнең теле-, видениедә дә шундыйрак цикл башларга була. Алып баручысын да әллә кайдан эзлисе түгел. Актерлар йортында оештырган ШТМ (.Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе») кичәләре белән язучы Роберт Батулла әлеге вакансиягә бик тур^.' килүен күрсәтте. Телевидение тарафыннан исә юмористик һәм сатирик жанрларга карата бик үк ышанып җитмәү кебек мөнәсәбәтне генә үзгәртәсе бар. Тагын бер кат ассызыклап әйтәсе килә: без эчтәлек турында гына түгел, материалны ничек җиткерү турында да күбрәк уйланырга тиешбез. Экранда бирелгән вакытны уздырып җибәрү артык читен булмас, ә тамашачының игьтибарын, ышанычын яулау ифрат кыен Эшнең ахыргы нәтиҗәсе исә нәкъ менә шул ышанычны яулауга бәйле. Әлбәттә, камил телевизион постановка әзерләү өчен изге теләк кенә җитми. «Бал, бал» дигәннән генә авызга тәм керми диләр. Иң әүяәл яхшы әзерлекле белгечләр, режиссерлар, операторлар һ. б. кирәк. Телевидение кодрәтле көчкә әверелсә дә. бездә әле аңа кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик начар куелган. Казанда, мәсәлән, профессиональ дәрәҗәдәге телевидение сценаристы, ягъни телевидениедә үзенең яшәү, иҗат мәгънәсен күргән һәм, әлбәттә, махсус белем алган бер генә кеше булса да бар микән?! Хәзергә кем тели, шул алына бездә телесценарий язуга. Беренче кыенлыкларга очрау белән һәм бу эштә әллә ни мантып булмаслыгына төшенгәч, әлеге «кем тели» кулын селтәп китеп тә бара. «Хәзер массакүләм информация чараларының нәтиҗәлелеге һаман зуррак әһәмият ала бара,— диде ЛА. С. Горбачев КПССның XXVII съездында.— Үзәк Комитет аларны иҗади төзелеш коралы итеп, ведомоствочылык һәм урынчылык белән уртаклыгы булмаган гомумпартия карашын чагылдыручы итеп карый». Җитди эшкә мөнәсәбәт тә җитди булырга тиеш. Проблемаларны хәл иткәндә, телевидениегә даими авторлар рәвешендә драматик жанрда үзләрен таныткан осталарны, әйтик, Туфан Миңнуллин, Әхәт Гаффар. Рөстәм Мингалимов, Ризван Хәмид, Диас Вә- лиев һ.6. драматургларны чакырып булыр иде. Аларның һәркайсының диярлек телевидениедә кызыклы гына сценарийлар, оригиналь постановкалар белән чыгыш ясаганы бар, кайберләре хәтта заманында телестудиядә эшләде һәм бу изге эшкә бөтен күңелләрен салып, талант көчләрен җигеп керешә алырлар иде Хәзергә исә, турысын әйтик, телевидение тулысынча диярлек фидакарьләр җилкәсендә яши һәм аның бүгенге көне мәсьәләнең материаль ягына артык игътибар итмәүче авторлар энтузиазмына гына бәйле. Шундый энтузиастларның берсе — телережиссер Әхтәм Зарипов. Ул сценарийларны үзе дә яза, башкалар язган йомшак, чиле-пешле сценарийларны да «денгә кертә» (моны ул күп вакыт бернинди түләүсез эшли), татар әдәбияты әсәрләрен экранлаштыруга зур көч сала Татар телендә әзерләнгән иң әһәмиятле әдәбидраматик тапшыруларның бөтенесе диярлек турыдан-туры аның катнашы белән әзерләнгән. Тормышның үзендәгечә Телеспектакль һәм күп серияле телевизион постановкалардан тыш, язучы һәм телевидение арасындагы бәйләнешләрнең шундый ук зур әһәмияткә ия булган бүтән формалары да бар. Шуларның берсе — язучы публицистикасы. Тамашачы экранда үзенең яраткан язучысын күрергә, тормыш проблемалары, әдәбият һәм сәнгатьнең актуаль мәсьәләләре буенча аның фикерен белергә тели. Безнең язучылар халык белән очрашуның мондый формасын кире кагалар яисә бәяләп бетермиләр дип булмый. Бигрәк тә тормышның, заманның йөрәк тибешен тоеп яшәгән, шул уңайдан әйтер сүзе булган язучылар телевидениедән еш һәм бик рәхәтләнеп чыгыш ясыйлар. С. Хәким, Г. Ахунов, Т Миңнуллин. Р. Мөхәммәдиев, Р Миңнуллин, Р. Харис. М. Зарипов. Г. Паушкин, Д. Вәлиев. Р. Кутуй, Ш. Рәкыйпов. С Радзиевская... Бу исемлекне тагын да бераз дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Соңгы еллардагы телевизион программаларны анализлаганда, телевидение белән азмы-күпме элемтә тотучы язучылар саны егермеләп җыела. Беренче карашка аз түгел кебек. Күп кенә өлкәләрдәге студияләр мондый сан турында хыяллана гына алалар. Әмма ләкин безнең иҗат союзындагы членнар саны 200 гә җитеп килгәндә, бу әллә ни күп тә түгел. Ун язучының берсе генә телевидениегә мөнәсәбәтле булып чыга лабаса! Бигрәк тә алар арасында яшь язучыларның бик сирәк очравы борчуга сала. Телевидение — яшь сәнгать, гаять зур темплар белән үссә дә, әле ул асылда беренче адымнарын гына атлый. Бу хәл инде нәкъ менә яшьләргә, көм әйтмешли, мач килеп тора! Дөрес, кулына каләм тота белгән теләсә кемнең телевидение рухына туры килеп тә бетмәве бар Моны истән чыгарырга ярамый. Телевидениедә чыгыш ясау өчен гадәттән тыш җыйнаклык, зиһенне, фикерне бергә туплап, иркен, табигый итеп сөйли белү кирәк. Радиода әле алдан әзерләнгән текстны шытырдатып укып чыксаң да була беркем дә моны күрми (гәрчә кәгазьдән уку барыбер сизелеп торса да), ә экрандагы кеше— уч төбендәге кебек Анда темага битарафлыгыңны да, фикерләү дәрәҗәң түбән булуын да яшереп кала алмыйсың. Чыгыш ясаучы югары эрудицияле, үз-үзенә һәм үз сүзенә тирән ышанган, тамашачыны сөйкемлелеге белән дә җәлеп итә торган кеше булырга тиеш. Художестволы программалар буенча баш редактор булып эшләгән дәвердә бер чиктән икенче чиккә ташлануның төрле рәвешләрен күрдем мин. Аларның берсе — язучыны үгетләп торырга да кирәк булмаган чак. Ул студиягә бик теләп килә һәм вәкарь белән генә, лекция яки вәгазь укыгандагы кебек, озын итеп, күңелсез итеп сөйләп чыга Әлеге язучы телевидениенең нечкәлекләрен белми, һәр чыгышның эчке драматургиясе булуын, андагы образлылык, хисдәрт заруриятен аңларга теләми. Шунлыктан, аның өчен бу очрашу соңгысы булырга да мөмкин. Икенче төрле язучылар да бар Алар телевидение кыенлыкларын артык зурайтып, «бүкәйнгә охшатып күрәләр, ә үз мөмкинлекләрен бик түбән бәялиләр. Заманында берничә ел буе Әмирхан ага Еникины тамашачылар күзенә күренергә димләп йөргән идем. Юк, сүзем үтмәде. Безнең телевидение тамашачылары Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах, Шәриф Хөсәеноа кебек яраткан язучыларын да йөзгә танып белмиләр диярлек Мондый тыйнаклыкны аңлап була. Ләкин аклап булмый. Ниндидер уңайдан карыйсың—теге яки бу язучының сурәтен теркәгән материаллар бөтенләй юк булып чыга. Габдрахман Әпсә- ләмов, Гариф Галиев. Шәйхи Маннур китаплары укучыларның яңа буыннарын җәлеп итеп яши. ә аларның — арабыздан әле кайчан гына киткән язучыларыбызның — тере сурәтен телевизор экранында без инде күрә алмыйбыз. Танылган язучылар катнашында булган тапшыруларны киләчәк өчен саклау, аларның алтын фондын булдыру турында уйларга ваЯзучының телевидениедә катнашу мөмкинлекләреннән янә берсе — укучылар белән очрашу кичәсеннән язып алынган тапшырулар Останкинодагы концерт студиясендә танылган әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән иҗади очрашуларны тамашачы ничек яратып кабул итә! һәр очрашуны күп миллионлы аудитория карый. Тамашачы өчен мондый тапшыру вакыйгаларның күз алдында баруы, көтелмәгәнчә үсеш алуы белән кызыклы Язучы үз әсәрен укып яисә аның турында сөйләп кенә калмый. Ул залдан килгән төрле сорауларга җавап та бирә Без аның четерекле сорау алдында төртелебрәк торуын күрәбез, аннары үткен җавабын ишетәбез, тапкырлыгына, югалып калмавына сөенәбез. Мондый кичәләр өчен төп шарт — алдан һәммәсен дә «оештырып» куймау, бик яхшы итеп, нечкәләп әзерләнгән тәкъдирдә дә чәчәнлеккә, җанлы сүзгә, зирәк фикергә киң урын калдыру Еэезнең телевидение дә язучылар белән очрашулардан берничә кызыклы тапшыру күрсәтте. Татар дәүләт академия театрында булып узган Сибгат Хәким кичәсе бигрәк тә уңышлы булып чыкты Анда сүз, шигырь, җыр. музыка бер-берсенә үрелеп барды. Укучы, үзенең яраткан шагыйрен якыннан күрү, тыңлау нәтиҗәсендә, аның иҗатын тирәнрәк тою мөмкинлегенә иреште Мөхәммәт Мәһдиев. Миркасыйм Госманов, Вакыйф Нуруллин. Гәрәй Рәхим, Нәби Дәүли һ. б язучылар белән очрашулар да истә калды. Кызганычка каршы, мондый кичәләр әле безнең телевидениедә гадәткә әверелеп җитмәгән. Алар әллә нигә бер үткәрелә, өстәвенә язучының юбилеена да багышланса, һичнинди хаҗәте булмаган купшылык белән аерылып тора башлый. Безгә дә. үзәк телевидение үрнәгендә. әлеге кичәләрне әдәби театр рәвешендә оештырырга вакыт. Моңа Татарстан Язучылар союзын, әдәбиятны пропагандалау бюросын, китап сөючеләр җәмгыятен һәм шул юнәлештә эшләүче башка оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк. Гамәлдә расланганча, вакыйга барган урыннан трансляцияләү, студиянең үзендә оештырылган тапшыруга караганда, күпкә зуррак кызыксыну уята. Күрәсең, төп хикмәт — вакыйганың «күз алдында- баруы, тамашачыга үзе дә шунда катнашкан кебек хис итәргә мөмкинлек бирелүе белән бәйледер Әз генә ясалмалык, фальшь сизелдеме — шунда ук кызыксыну сүрелә, эффект кими. Үткән елның 7 сентябрендә, мәсәлән, Бауман урамындагы китая кибетеннән ярыйсы гына тапшыру оештырылган иде. Тәнкыйтьче Фоат Галимуллин нәшрият чыгарган яңа китаплар турында сөйләде, аларны тамашачыга күрсәтте. Шунда ук сатып алучылар кайнаша, гадәти китап сәүдәсе дәвам итә иде Болар барысы да табигый һәм ышандырырлык булып барды. Ләкин, әһәмиятсез генә булып тоелса да, үкенечле бер хата тапшыруны бозып ташлады Вакыйф Нуруллин китабына килеп җиткәч, тәнкыйтьче болай гына тирә- ягына карап алган булды да гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде: янәсе, бәрәч, бу китапның авторы да монда икән ләбаса! Әйтегез әле. зинһар Билгеле, мондый кыланмыш телевизор караучыларның шаркылдап көлүенә һәм усал репликаларына гына лаек булды. Тамашачы җүләр түгел, нәшриятның баш редакторы нәкъ шул вакытта китап кибетендә чуалып йөридер дип аны ышандыра алмыйсың. Баш редакторны әлеге тапшыруга махсус чакырдык дип әйтсәң, намуслырак та. җиңелрәк тә булган булыр иде. Яңа формалар эзләргә Казан телевидениесеннән әдәби тапшыру барганда, тамашачыларның түземсезләнеп, кызыклырак нәрсә эзләп, бүтән программаларны боргалауларын әрнеп күзәтеп торган чакларым күп. Моның өчен тамашачыны гына гаепләү дә кыен: безнең әдәби тапшырулар, чыннан да, нигәдер шактый күңелсез һәм гаҗәп бертөсле килеп чыга. Лирик музыка фонында туган як күренешләре сурәтләнгән кинокадрлардан башланып китәр ул, аннары язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү белән аның әсәрләреннән өзекләр уку чиратлашып барыр Кайвакыт тапшыруда күбрәк кеше катнашыр, әсәр рольләргә бүлеп укылыр, ләкин аңа карап кына эшнең асылы үзгәрми. Бу бертөрлелектән ничек котылырга? Монда ниндидер әзер рецепт язып бирү кыен, һәм андый рецепт, күрәсең, юктыр да. Инде әйтелгәнчә, телевидение — сәнгатьнең яңа бер төре, ә сәнгатьтә гомумән һәр юлны яңабаштан эзләргә туры килә. Сәнгать шаблон белән сыеша алмый. Әйтик, бездә әле тамашачыны дулкынландыра торган мәсьәләләр буенча язучы белән актуаль интервью формасы җитәрлек файдаланылмый. Диспутлар һәм бәхәсләр бик сирәк оештырыла. Мин, әлбәттә, студиядә утыручыларның барысы да бер балык башын чәйнәгән ясалма «бәхәсләр»не түгел, ә чыннан да кызыклы гына фикерләр, үзенчәлекле позицияләр бәрелешеннән гыйбарәт, тамашачыны да битараф калдырмый торган тапшыруларны күЗдә тотам. Үзәк телевидение тәҗрибәсеннән күренгәнчә, тамашачы аерым бер рубрикаларга күнегә, аларны көтеп ала башлый. Әлеге рубрикаларның ярты уңышы алып баручыдан тора. Мәсәлән, «Киносәяхәтләр клубы». «Кинопанорама», «Хайваннар дөньясында», «Ап-ачык һәм акылга сыймаслык» кебек тапшырулар әнә шундый. Бездә үзләре яхшы чыгыш ясау гына түгел, тапшыруны әйбәт итеп алып бару осталыгы да булган язучылар шактый. Шагыйрь Роберт Миңнуллин, әнә, берничә ел дәвамында балалар өчен бик кызыклы «Шигъри тәлгәшләр» рубрикасын алып барды. Бу рубрика бигрәк тә яшьләр арасында татар шигъриятен пропагандалауга күркәм өлеш кертте. Заманында Казанның Актерлар йортында яшь язучылар, артистлар, композиторлар катнашында кызыклы гына иҗат кичәләре уздырыла иде. Ул кичәләрнең җаны, алыштыргысыз сценаристы, режиссеры һәм алып баручысы Роберт Батулла булды Нигә әле шундый матур традицияне телевидение экраннарында дәвам итмәскә? Батулла димәк- тән, ул аеруча соңгы елларда юмористик миниатюралар остасы буларак танылып өлгерде. Телевидениедә лирик һәм сатирик миниатюра театрын, бик күп сүзләргә сәбәпче булган «бер актер театрымн нәкъ менә ул башлап җибәрә һәм җитәкли алыр иде кебек. Телевидениедән чыгыш ясау сәнгате — сирәк очрый торган сәләт. Үз вакытында телевидениедән «Соня әби хикәятләрепн укып килгән София Радзиевская балалар арасында искиткеч популярлык казанган иде. Язучы Шамил Рәкыйповның билгесез каһарманнарны эзләүгә багышланган тапшырулар циклы да киң яңгыраш алды. Төрле сәбәпләр аркасында бу язучылар телевидениедән читләштеләр. Ә аларга лаеклы алмаш хәзергә кадәр юк. Телевизион тәнкыйть ... Кайда ул? Ниһаять, тагын бер, күптән өлгергән проблема—бүгенге телевизион тәнкыйтьнең торышы. Чынлыкта, сүз аның торышы хакында да түгел, ә бөтенләй диярлек булмавы турында бара. Сәер хәл түгелмени: берничә мең данә булып чыккан шигырь китабына икешәр-өчәр рецензия басылгалый. Берничә йөз генә кеше карап өлгергән спектакль тәфсилле анализга. бәягә лаек була. Ә «тамаша залында» йөз меңләгән кеше утырган телевизион тапшыруларның бик күбесеннән матбугатта бернинди дә эз калмый. Моны бары тик начар гадәт дип кенә аңлатып була. Әдәбият һәм сәнгатьнең үсешендә тәнкыйть тоткан урынны яхшы беләбез КПСС Үзәк Комитетының 1972 елгы мәгълүм Карарында да. партиябезнең XXVII съездына КПСС Үзәк Комитетының Политик докладында да тәнкыйтьнең әйдәүче роленә һәм җа- ваплылыгына басым ясап күрсәтелде. Телевидение кебек яшь сәнгатькә аның йогынтысы тагын да зуррак булырга тиеш. Бу, бер яктан, телевидение хезмәткәрләренең осталыгы үсүгә ярдәм итәр, таләпчәнлекнең артуына китерер иде. Икенче яктан, телевизион тәнкыйть — тамашачылар өчен чын сәнгатьне танырга, аның идея асылын һәм үзәк фикерен тирәнрәк аңларга өйрәнү мәктәбе дә ул. Кыскасы, тәнкыйтьнең «кирәкле шәй» булуын аңламаучы, шик астына алучы табылмастыр. Ләкин кирәклекне тану гына җитми. Беренчедән, безнең матбугат органнарының телевидениегә йөз белән борылуы сорала Телевизион сәнгатьнең игътибарга лаеклы әсәрләренә тиешле бәя икенче көнне үк булмаса да, өченче-дүртенче көнне инде матбугатта күренсен иде Моңа ирешергә кирәк. Сәнгатьнең оператив төре буларак, телевидение 11. «К У» № б 161 тәнкыйтьтән дә шундый ук өлгерлек таләп итә. «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», «Вечерняя Казань», яшьләр һәм балалар газеталары битләрендә. «Литературная газета» үрнәгендә, даими айлык телевизион күзәтүләрне гадәткә кертәсе иде.Булачак телеспектакльләргә рәсемле анонслар бирү, тамашачыларның хатларын һәм фикерләрен әледән-әле бастырып тору да файдалы булачак. Мәсьәләнең икенче ягы — телевизион рецензентлар әзерләү Бу өлкәдә эшләүче тәнкыйтьчедән телевидение сәнгатенең үзенчәлекләрен яхшы белү, режиссура, монтаж кебек хасиятләрен тирәнтен аңлау таләп ителә Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы әлеге эштә үз өлешен кертә алыр иде. Татарстан Язучылар союзының тәнкыйть секциясендә дә телевидение тәнкыйтьләренә махсус игътибар бирергә вакыт Партиябезнең XXVII съезды культура, тәрбия һәм пропаганда өлкәсендә сәнгатьнең барлык төрләре алдына җитди бурычлар куйды. Телевидение безнең көнкүрешнең гадәти бер күренеше генә түгел. Ул— үскәннән-үсә. яңа формалар таба баручы сәнгать. Әле менә соңгы елларда гына телевизор экраннарында, аның сурәт һәм образ мөмкинлекләрен баетып, салават күпере төсләре уйный башлады. Язып алу хикмәтләре уңышлы тапшыруларны кабатлап күрсәтергә, телевизион постановкалар хәзинәсе булдырырга мөмкинлек бирде. Бик якын киләчәктә видеомагнитофоннар гадәти күренешкә әверелеп, үзеңә охшаган тапшыруны теләсә нинди вакытта «әйләндереп» карау җае булачак. Күләмле телевидение өлкәсендәге экспериментлар алып барыла Гаять зур экранлы телевизорлар эшләнә. Безгә, язучыларга, мондый яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк. Гомумән, заманнан артта калмыйк дисәк, без барыбыз да сәнгатьнең бу яңа, чын мәгънәсендә массовый төренә йөз белән борылырга тиешбез. КИЛӘЧӘК БҮГЕН БАШЛАНА ӘДӘБИЯТ СӨЮЧЕ — ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ, ЖДАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ КОЛХОЗНЫҢ АЛДЫНГЫ КОМБАЙНЧЫСЫ. КОММУНИСТИК ХЕЗМӘТ УДАРНИГЫ ГАБДЕЛХАК ТӨХВӘТОВ БЕЛӘН ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬЧЕ МАНСУР ВӘЛИЕВ ӘҢГӘМӘСЕ. — Мин—татар әдәбиятының гап-гади бер укучысы. Басылып чыккан һәммә әсәрне укып барам дип әйтә алмыйм, әмма үземне кызыксындырган әдипләр иҗатын игътибар белән күзәтәм. Белгәнегезчә, андыйлар бездә байтак. Өлкән буын әдипләр Гомәр ага Бәширов. Әмирхан ага Еники, Сибгат ага Хәким, Нури ага Арсланов. Нәби ага Дәүли һ. 6. лар. әсәр арты әсәр иҗат итеп, укучыларны куандыралар. Шулай ук урта буын язучылар да безгә бик еш шатлык китерәләр. Исемнәре соңгы елларда гына күренә башлаган яиьләр арасында да хәтергә кереп калган каләм ияләре бар. Әнә шуңа күрә без бөтен гаиләбез белән «Казан утлары» журналын да. «Азат хатын» белән «Ялкын»ны да көтеп алабыз Күп кенә әсәрләрне кычкырып та укыйбыз. Китапханәгә килгән яңа җыентыкларны да укырга тырышабыз. Әдәбиятыбызның их яхшы әсәрләре безгә зур ләззәт бирә Алай гына да түгел, аларны укыгач, ничектер, дөнья киңәеп киткәндәй тоела Зур дөнья борчулары белән очрашасың — күңел күзе күбрәк күрә башлый, игътибарлырак буласың.. Чын әдәбиятның әнә шундый серле көче бар бит аның... Ә уңышсыз килеп чыккан әсәрләр бик тә борчый мине. Андый повесть-хикәяләрне укып чыга алсам (ә моның өчен, үзегез беләсез, бик зур түземлек кирәк!), иң башта аны язучы кешенең үзе белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшәсем килә. Аның үз әсәрендә тормышны нилектән шулай үтә беркатлы, җиңел һәм артык гадиләштереп сурәтләвенең чын сәбәпләрен беләсем килә. Әнә шул хикмәтне аңлыйсы килә.. Бүгенге кайнап торган дөньяда яшәп, нихәтле күңел тетрәнүләре янәшәсендә йөреп тә, битараф рухта язу шактый гаҗәпләндерә мине... Инде хәзер Сезнең, тәнкыйтьче кешенең дә. бу хакта фикерләрен беләсе килә. Татар совет әдәбиятының бүген, безнең көннәрдә яки соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре Сезне нинди кичерешләргә баеталар? Үзләре хакында ниндирәк уйлар тудыралар? — Бик дөрес әйтеп үттегез — Сезнең кебек укучылар безнең әдәбиятның бүгенге торышы һәм киләчәктәге үсеше өчен җаваплылыкны үзләрендә язучылардан бер дә ким сизмиләр.. Татар әдәбиятының мондый укучысы булу — бик күңелле хәл. Әдәбиятны үстерү өчен иң кирәкле шартларның берсе ул. Сезнең чын сәнгать әсәрләрен ничек шатланып укуыгыз, ә бик үк уңышлы килеп чыкмаган әсәрләргә борчылуыгыз, гаҗәпләнүегез дә бик аңлашыла Чынлап та, алар—күпләргә хас уй-кичерешләр, тәэсирләр. Татар совет әдәбиятының бүгенгесе турында минем фикерләргә килсәк, аларны кыска гына итеп әйтеп бирү шактый кыен. Ни ечен кыен? Менки, үзегез беләсез, безнең татар әдәбияты да, башка әдәбиятлар кебек үк күп кенә жанрларга бүленә. Бүгенге көндә ул жанрларның һәрберсендә дистәләгән язучы актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Димәк, алар татар совет әдәбияты дигән зур рухи байлыкка килеп өстәләчәк яңа әсәрләр язалар дигән сүз. Хәзер без. татар әдәбиятының бүгенге хәленә тулы һәм сбъектив бәя бирергә теләсәк, аларның һәрберсенең иҗатын искә алып фикер йөртергә тиеш булачакбыз Сафында ике йөзгә якын Язучылар союзы әгъзасы һәм шуның өстенә тагын байтак кына яшь язучысы булган зур әдәбият хакында, әлбәттә, тиз генә ниндидер бер гомум фикер әйтергә ашыгырга ярамый. Шуның өчен, бәлки, соңгы елларда безне өметләндергән кайбер кызыклы эзләнүләр, юнәлешләр, омтылышлар турында сөйләшү урынлырак булыр? Әдәби жанрларның да барысын иңләп алу мөмкин түгелгә күрә, бәлки, нигездә проза әсәрләрен генә күздә тотып фикер йөртербез? Ә проза өлкәсендәге байтак эзләнүләр һәм шулар нәтиҗәсе буларак туган күп әдәби күренешләр һәрвакыт чынлыкны ничек сурәтләүгә килеп бәйләнәләр... Безнең язучылар—алар, әлбәттә, социалистик реализм ысулы белән иҗат итүчеләр, тормышны шул таләпләрдән чыгып сурәтләргә тырышалар. Ләкин бу язучыларның иҗат практикасында ничек, ни дәрәҗәдә чынга аша соң? Әдәбият белеме китапларында шактый төгәл һәм ачык әйтелгән билгеләмәләрне искә төшерик. Мәсәлән, типик характерларны типик шартларга куеп сурәтләү реализмның нигезен тәшкил итсә, социалистик реализм исә тагын тормышның революцион үсештә, үзгәрештә аңлануын һәм тасвирлануын сорый Ләкин, без биредә, әлеге билгеләмәләрне искә төшерү белән үк, шунысын да онытмаска тиешбез: алар — иҗат өчен, конкрет әсәр туу өчен нигез генә. Белгәнебезчә, бер үк нигездә төрле кыяфәттәге, сыйфаттагы корылма салып була. Анысы күп вакытта төзүченең тәҗрибәсеннән, осталыгыннан, тырышлыгыннан тора. Мөгаен, әдәби иҗатта да шулайдыр. Шуңа күрә безгә дә бүгенге иҗат процессы турында сөйләшкәндә, хәзер эчтәрәк яткан серләр хакында күбрәк уйланырга, шуннан чыгып күзәтүләр ясарга кирәк. Аерым алганда, минем менә мондый бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсем килә. Әйткәнемчә, ул әлеге дә баягы чынлыкны аңлауга бәйләнгән. Әдәби әсәрләрдә без нәкъ тормыштагыча тасвирланган һәм тормышчан булган геройларны, характерларны еш кына очратабыз. Алар төрле-төрле вакыйгаларда катнашалар, күп санлы эшләр башкаралар — һәрхәлдә укучыны ышандырырлык итеп яшиләр. Ләкин кайвакытта, тыштан караганда бик актив кебек күренгән хәрәкәт, тормыш барышы ахыр чиктә укучы өчен кызыклы һәм яңа мәгънә китереп чыгармый, «нуль нәтиҗә» белән бетә. Ә без анда типик тормыш һәм типик характерлар юк дип әйтә алмыйбыз. Шулай булгач, эш нәрсәдә соң? Мондый очракта, мөгаен, тормышның сәнгать биеклегенә күтәрелеп сурәтләнүе җитмидер. Сәнгать биеклегенә күтәрелгән — димәк, көчәйгәнрәк. тулыланганрак. тирәнәй- гәнрәк яшәү җитмидер анда. — Әйе шул. без күңелебез белән бик тә тансыклаган, чын сәнгать көченә ия булган реалистик әсәрне язучы кеше.— ул бит әле тормышны һәм телне һичшиксез яхшы белү өстенә тагын шунысына да ирешә— тормыштагы яңа көчләрне һәм яңа мөнәсәбәтләрне табып алып, үз әсәрләрендә аларның асыл табигатьләрен ачып бирә. Андый әсәрләрдә без үзебезне күге биегрәк, офыклары киңрәк икенче дөньяга килеп кергәндәй тоябыз. Тик менә бу сыйфатлар киләчәктә нинди нигездә һәм кемнәр, нинди реаль көчләр хисабына чынга ашар соң? _ Кеше күңеле туктаусыз үсә. яңа биеклеккә күтәрелә барганга һәм аның рухи ихтыяҗлары да югарырак дәрәҗәдә булганга күрә, укучыны тулысынча канәгатьләндерә алу беркайчан да мөмкин түгелдер дип уйлыйм Ихтыяҗлар, таләпләр тормышньҗ һәрбер өлкәсендә чынлыкка караганда кызурак тизлек белән үсә бара һәм шушы таләпләрне канәгатьләндерергә омтылу һәр тармакның алга барышын хасил итә бит Әдәбият өлкәсендә дә шулай халыкның, укучыларның җан таләпләре, рухи ихтыяҗы гел алдарак яши. әдәбиятны даими рәвештә үсешкә, хәрәкәткә өндәп тора Бу күренештән Сезнең сорауга җавап та табарга мөмкин. Сез бераз гадиләштереп әйткәндә, әдәбиятның сыйфат ягыннан үсеше нәрсә хисабына, нинди көчләр нәтиҗәсендә килеп чыгар дип сорыйсыз. Югарыда без аңа берникадәр җавап бирдек тә. Ягъни тормышның үзендә рухи яшәү дәрәҗәсенең үсүе нәтиҗәсендә, киләчәктә әдәбиятны алгарак этәрәчәк яңа иҗат көчләре тәрбияләнә. Алар, чынбарлыкта булган яшь көчләр, әкрен-әкрен булса да, әлбәттә, зур әдәбиятка да килмичә калмыйлар Бигрәк тә безнең чорда, әдәбият турында халык һәм партия кайгыртуы аеруча көчәйгән заманда. Биредә инде үзебезнең иҗат чынбарлыгын мисалга китереп үтмичә һич мөмкин түгел. Җитмешенче еллар татар совет әдәбиятына яңа иҗатчыларның ничек мул килүен яык күрсәтте Хәзер, сиксәненче елларда исә. актив эшкә тотынган, якын елларда зур гына әсәрләр тудырырга сәләтле яшьләрне һәр жанрда да күп күрәбез. Төп тармакта — гроза һәм шигърият өлкәсендә алар, минемчә, бигрәк тә өметле. Билгеле, әдәбиятның сыйфат ягыннан үсеше яшь. яңа язучылар хисабына гына бара дияргә җыенмыйм. Чынбарлыкта ул һичкайчан да алай гына була алмый. Чөнки, үзегез әйткәнчә, өлкән яшьтәге әдипләр дә, урта буын язучылар да — әгәр алар тынгысыз рухи тормыштан аерылмаган икән — иҗатларын туктаусыз үстерә, әсәрләрнең тормыш һәм сәнгать көчен арттыра киләләр. Мәсәлән, бүген өлкән яшьтәге прозаиклар һәм шагыйрьләребез арасында урта буынны, яшьләрне сокландырырдай иҗат утында янып яшәгән картаймаган йөрәкле әдипләр күпме! Алар булу — татар әдәбияты өчен һәм. гомумән, укучылар, халык өчен зур бәхет! — Сез әдәби үсешнең гомумирак күренешләре турында сөйләп киттегез. Ул фикерләрнең дөреслегенә, әлбәттә, ышанабыз. Ләкин безне кайбер конкретрак нәрсәләр борчый Шулардан берсе Алдарак Сез: «Соңгы еллар татар совет әдәбиятында югары сәнгатьлелеккә, фәлсәфилеккә таба көчле омтылыш сизелә» —дидегез. Ә без, укучылар, менә шундый дәрәҗәдән шак!ый ерак торган китаплар белән, язучылар тарафыннан иҗат ителгән бүтәнчәрәк әсәрләр белән ел саен әллә ничә мәртәбә очрашабыз Ничектер, әдәбиятның без уйлаган һәм көткән дәрәҗәсе аның чынлыктагы хәленнән шактый аерыла түгелме? — Минемчә, Сезнең бу күзәтүегез дөрес. Чынлап та, безнең укучыга андый әсәрләр әле шактый еш эләгә. Шул ук вакытта без язучыларыбыз иҗатындагы куанычлы үзгәрешләр турында да сүз алып барабыз Бу ике күренеш чынбарлыкта ничек сыеша соң? Аларны дөрес аңлау өчен, без бер нәрсәгә игътибар итәргә тиештер. Югары сәнгатьлелеккә, фәлсәфилеккә көчле омтылыш дигәндә, әле әдәбияттагы реаль чынбарлык үзе түгел, хасил булган җирлек, туфрак түгел — ә аларның әсәрләрдә күренгән чалымнары, беренче билгеләре тел төбендә ята. Ягъни югары сәнгать кануннары күп әсәрләрдә тулысынча хакимлек итми әле. алар үзләренә торган саен таләпчәнрәк тавыш белән хокук кына даулый баралар. Сәнгатьлелек һәм фәлсәфилек кануннары әсәрләрдә үзләренә тулы, иркен яшәү таләп итәләр. Алар инде еш кына очракларда иҗади дөньяларның (аерым язучыларның) юнәлеш бирүче маякларына әйләнеп баралар. Ләкин андый маяклар һәм таләпләр булу—бер нәрсә, ә җанлы иҗади чынбарлык женче әйбер бит ул. Аида барысы да әлеге таләпләргә туры килеп бетмәскә бик мөмкин. Тик якындагы билгеле бер баскычта югары сәнгатьлелек һәм фәлсәфилек таләбе инде күпләр өчен уртак ихтыяҗга әйләнәчәк Алдарак без өнә шундый таләпләрне күздә тоткан идек. Бүген без югары сәнгатьлелекне иң кирәкле һәм иң җитешмәгән нәрсә дип саныйбыз Әмма акыл белән ирешелгән бу дәрәҗәгә чынлыкта ирешү өчен шактый гына вакыт кирәк, һәм иң мөһиме — иҗат көчләренең әлеге биеклеккә чынлыкта күтәрелеп җитә алулары — Хәзер Сезгә биреләчәк соравым алдагысының дәвамы бугай. Алар икесе дә безнең татар әдәбиятының һәм, гомумән, әдәбиятның бүгенге торышына карыйлар, икесе дә соңгы вакытта мине бик еш уйландыра торган сораулар. Ә мәсьәләнең төбе шул: менә без әле генә әдәбиятның үсүе хакында сөйләдек. «Тормышта әдәбиятның роле үсә бара>,— дигән сүзләрне дә еш ишетәбез. Ә Сез чынбарлыкта бу сүзләргә каршы килә торган кайбер үзгәрешләр күрмисезме? Мәсәлән, экономик яктан алга киткән күп кенә илләрдә әдәбиятка булган игътибарның сизелерлек дәрәҗәдә кимүе, халык тормышында кино һәм телевидениенең күбрәк урын ала баруы күзәтелә түгелме? Сез моңа ничегрәк карыйсыз? — Юк. мин биредә «Әдәбиятның тормыштагы роле үсә» дигән фикерне юкка чыгара алырдай принципиаль каршылык күрмим. Чөнки, әдәбиятның үсүе һәм шуңа бәйле рәвештә кеше тормышында әһәмияте арту турында сүз барганда һич тә сан күрсәткечләре генә күз алдында тотылмый. Бусы — бер. Икенчедән, әгәр халыкның күпмедер өлеше китап укуны ташлап, телевизор каршында утыра, спорт уеннары карарга чаба башлаган икән, бу — әдәбияттан җиңелчә кызык тапкан укучы китә дигән сүз. Югары сәнгать көченә ия әсәр белән ялгызың гына, бергә-бер генә калуның һич нәрсәгә алыштыра алмаслык бәхетен белмәгән, аңламаган кеше китә дигән сүз. — Алайса, әдәбият чагыштырмача таррак даирә кешеләр өчен генә булып кала түгелме соң? Бу очракта аның роле үсүне ничек итеп аңларга? — Сиуңа күрә мин фикеремне «биредә сан күрсәткечләре генә хәл итми» дип башлаган идем дә Әлбәттә, сыйфат ягын күз алдында тотып, әдәби әсәрләрнең тәэсир көчен уйлап. Югары сәнгатьле әсәрләрнең кеше тормышындагы роле үсә. Чөнки халыкның эчке дөньясындагы уйкичерешләр хәрәкәте активлаша, күңел, рух яшәеше киеренкеләнә Гомумән, рухның реаль тормыштагы көче үсә, әһәмияте нык арта бара. Аны аңларга рухның бөтен хасиятләренә төшенергә теләү дә үсә. Әдәбият-сәнгать — бу мәсьәләдә кешегә ярдәм итәрдәй бердәнбер чыганак. Кешенең рухи яктан, күңел үсешен дөрес алып баруны — әдәбият-сәнгать үзенең иң изге вазифасы дип саный. Тормышта очраган төрле борылышларда кешегә дөрес юнәлеш табарга булышу, иң ышанычлы юлын югалтмый калырга һәм алга таба барып, шәхесне кө- ‘вйтәчәк, матурайтачак яңа биеклекләрне яуларга ярдәм итү. Кешелекнең дөрес, чын иманын тормышның төрле чорларында, рухка бик авыр туры килгән вакытларда да саклап һәм яшәтеп кала алу... Менә шушы олы. изге вазифаны үтәү әдәбият - сәнгатьнең генә көченнән килә. Хәзер, безнең чорда, әдәбиятның роле үсү иң башта әиә шул мактаулы вазифаны үтәү белән бәйләнгән. Акыл көче арту, фән һәм техника үсү аркасында бүген кешелек үзенә бик зур мөмкинлекләр алды. Бүгенге кеше—көчле, ул бик күп нәрсәләр эшли ала. Ләкин әнә шул бик көчле кеше, акыл гына сизә алмаган ниндидер бер адымны ясаганнан соң, үзенең гасырлар буенча ныгып, үсеп килгән кешелек үзәген сындырырга мөмкин Минемчә, кешенең мөмкинлекләре, көче арту белән бергә аның кешелеген югалту, юлдан язу, үзенең һәлакәтенә очрау (мин биредә аерым кеше, бер шәхес турында гына түгел, ә гомумән кешеләр турында, гомумән кеше хакында әйтергә телим) ихтималы да үсә бара. Шушындый чорларда әдәбият кеше күрәчәк иртәгесе көнне, басылачак яңа баскычны алдан сиземләтә. Ул кеше инде килеп җиткән, менә-менә аяк басарга тиешле тормышның, жыи киләчәкнең төп диалектикасын тоярга һәм андагы дөрес юлны чамаларга булыша. Әдәбият аркасында кеше күңеле чынбарлыктагы тормышны бераз узыбрак, киләчәкнең эченә керебрәк яши ала. Менә шушы зур вазифаны торган саен тулырак үти бару, минемчә, тормышта әдәбиятның роле үсүне китереп чыгара. Икенче яктан караганда, бу күренеш әдәбиятның үз асылына тагын да якыная төшүе, үзеннән көтелгән «эшпне күбрәк башкаруы дигән сүздер. • — Сезнең әле генә әйткән фикерләрегез безнең татар әдәбиятына турыдан-туры кагыла — шулай бит? Ә мәсьәләне конкретлаштырып карасак, соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләр безнең халык тормышы өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Ягъни, югарыда сөйләнгән сүзләрне үз мисалыбызда ничегрәк расларбыз икән? — Минемчә, бу уңайдан һич икеләнми мисалга китерердәй әсәрләр безнең әдәбиятта байтак. Халыкның иң тирән күңел яшәеше хакында сүз чыкканда, аның әдәбиятта ничек чагылуын күзәткәндә, соңгы елларда без һәрвакыт диярлек Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники әсәрләрен телгә алабыз. Ә бу бит — әдәбиятның иң мөһим юнәлеше дигән сүз. Шушы юл белән язучылар безне тормыштагы бик олы күренешләр эченә алып керә, аларны укучы күңеленә нечкә җепләр аша китереп тоташтыра Аңларга, төшенергә ярдәм итә. Алар күп нәрсәне өр-яңадан ача дисәк тә була. Тормыштагы байтак күренешләргә карата безнең күңел күзебезне ача. Менә Ә. Еникинең онытылмас әсәрләреннән берсен — «Тынычлану» хикәясен алыйк. Анда безнең бүгенге яшәвебез өчен никадәр мөһим булган мәсьәлә үзәккә алына! Зур вакыйгалар, олы эшләр белән шаулап торган, актив һәм кызу хәрәкәтле замана тормышында — бер карауга бик матур һәм бар да үз урынында, дөрес сыман тоелган тормышта— кешеләргә күп изгелекләр эшләгән өлкән яшьтәге галим Гасыйм Сәләхович- ның ялгызлыкта үлеп китүе. Кешенең кадере китү. Шул хакта уйландыра торган аяныч хәл. Әмирхан Еники безнең чор кешеләрен бу күренеш турында җитди уйланырга чакыра Әйтерсең ул җан авазы белән: «Кеше кадәр кешенең дә кадере беткәч, тагын нәрсәнең генә әһәмияте кала соң?» — дип дәшә, безгә карап. Менә шундый сизгер җан авазы ачык булып ишетелгән әдәби әсәрләрне укучы ничек тиз генә оныта алсын да. бу аның үз тормышына нишләп тәэсир итмәсен ди! Шулай ук Сез Атилла Расихның «Сынау» романын да укыгансыздыр дип уйлыйм. Анда замандашларыбызның гаилә тормышы тирән яктыртыла, шул нигездә шәхес өчен мөһим әхлак мәсьәләләре калкып чыга. Мәсәлән, кешенең тормыш алдында җаваплылыгы, үзен кеше иткән өлкәннәргә бурычлы булуы, кеше ясаган һәр адымнан әкренләп язмыш җыйналу, бер күренешнең икенчесенә бәйләнгән булуы... Романның бу мәсьәләләргә багышланган битләре укучыны һич тә битараф калдырмый, аның фикерен дә. күңелен дә активлаштыра. Димәк, әдәби әсәр шуның белән тормыштагы уңай якларны күбәйтергә, аларны көчлерәк итәргә булыша. Әдәби әсәрнең тормышка булган тәэсире дә шулай килеп чыга. Әлеге ике әсәр мисалында ук күргәнебезчә, татар әдәбияты соңгы елларда әхлак мәсьәләләре эченә кыю кереп һәм аларны тирән яктыртып, укучы каршында үз абруен нык кына үстерде. Мисаллар эзләп, башка жанрларга мөрәҗәгать итсәк, андый әсәрләрне тагын да күбрәк күрербез. Драматургиядә, мәсәлән. Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» исемле әсәре, моннан ун ел элек иҗат ителсә дә, бик тә истә калды. Нәрсәсе белән? Шулай ук үзәгендәге бик үткен мәсьәләсе, халык алдына куелган мөһим сораулары белән Кешенең тормышта тоткан ныклы юлы — олы иманы булырга тиешлек, чамадан тыш җайлашу башланса, аның югалуы, шәхеснең үзенең ваклануы, кечерәюе әлеге драмада шактый гыйбрәтле итеп сурәтләнә Поэзия әсәрләреннән Сибгат Хәкимнең «Күги» һәм «Кырыгынчы бүлмә» поэмалары ялкьнлы пафосы, укучының йөрәгенә күчеп янучы уты белән истә калган Соңгысы бөек Тукай турында булганга гына түгел, ә. гомумән, кешенең чын олылыгы ничек, каян башлану хакында булганга — теле үткәнне сөйләсә дә, шагыйрьнең күңел күзе бүгенгене, безнең замандашларыбызны күреп, күзәтеп барганга күрә укучыга бик якын ул поэма. Әдәбиятыбызның иң төп көчләре, безне сөендерә-сөендерә, замандашыбыз күңел дөньясының һаман эченәрәк керә баралар. Сезнең һәм безнең өметләрне тагын да тулырак аклау өчен тырышалар. — Киләчәккә бик зур ышаныч яңгыраган Сезнең сүзләрегезгә мин тагын капма- каршы бер фикер өстәмәкче булам. Без иң уңышлы дип санаган әдәби әсәрнең бүгенге кешегә ни дәрәҗәдә тәэсир итә алуы, аның тарафыннан нихәтле үзләштерелүе уйландыра мине. Киңрәк алганда— әдәбиятның чын тормышка тәэсире. Менә әле генә Сез мисалга китергән, безнең әдәбиятның иң уңышлы дип саналган әсәрләрен алыйк. Шик юк, аларда кешегә бик кирәкле, бик мәгънәле фикерләр, файдалы эчтәлек була. Ләкин... ләкин мин бик күпләрнең чынбарлыкта ни рәвешле яшәгәннәрен, гомер иткәннәрен карап торам да — әнә шулай аерым-аерым кеше тормышларын искә төшерәм дә — үземнең әдәбият хакындагы кайбер фикерләремә шикләнеп тә куям. Без сокланып, һушыбыз китәрлек булып сөйләгән китаплар бериш кешеләргә яфрак селкенгән сыман да тоелмый түгелме соң? Мәсәлән, китапларны байтак кына күп җыйган бер танышым бар минем. Ул әсәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең барысын да аңлап бара, бу яктан аны тиешле дәрәҗәдә тора дип әйтергә мөмкин. Әмма андый аңлаудан кемгә нинди файда? Бик тирән, бик ачынып язылган үтә яхшы китапларны укыганнан соң да, аның һәм аның кебек бүтән кешеләрнең яшәве элек ничек булса, шулай дәвам итеп кала. Менә шушы сорауга мин ышанычлы җавап эзлим һәм, кызганычка каршы, әле аны табып җиткерә алганым юк Бәлки бер мин генә дә түгелдер, бәлки башка бик күп әдәбият сөючеләр дә шулайдыр... Ә Сез әлеге мәсьәләне ничек аңлыйсыз? Бәлки минем бу фикер дөрес түгелдер? — Сезнең укучыларга (китергән мисалыгыздан күренгәнчә, бигрәк тә авыл укучысына) ышанып җитмәвегеэнең төбендә нәрсә, нинди шикләнү ята икән? Әйе. соңгы вакытта, бигрәк тә алтмышынчы еллардан соң, илебез халкының материаль көнкүреше нык яхшырды. Хәзер бу күренеш авыл җирендә бигрәк тә ачык күзгә ташлана Әлбәттә, тормышыбызның бай. җитеш булуы барыбызны да куандыра. Сез дә моңа каршы түгел, билгеле. Сизгәнемчә. Сезне тормышның бер ягы кызурак темпта яхшыру, шул сәбәпле икенче якның артталыгы борчый бугай. Ягъни рух. әхлак дәрәҗәсенең материаль як үсешеннән калышуы. Хәтерлисездер, бу хакта партиябез документларында да әйтеп үтелгән иде. Мондый тигезсезлек озак барса, мещанлык, милекчелек һәм башка шуның ише куркыныч күренешләр көчәю мөмкинлеге күрсәтелгән иде. Әлбәттә, мондый сүзләр юкка гына әйтелмәде. Әлеге без теләмәгән күренешләр тормышта еш очрый башланганга, замандашларыбыз көнкүрешенә үтеп кергәнгә, кисәтү сыман ишетелде алар. Кисәтү һәм шул ук вакытта аларга каршы кискен көрәш ачу өчен әйтелде ул сүзләр. Сез ул күренешләрне татар әдәбияты әсәрләре белән бәйләнештә карарга тәкъдим итәсез Безнең иң уңышлы әсәрләребез андый кешеләргә берәр ничек тәэсир ясый аламы?» — дисез. Билгеле, әдәбиятның яшәү максатын югарыда без телгә алып үткән хәлләргә каршы көрәшүгә генә кайтарып булмый. Аның күп төрле бүтән вазифалары да бар — эстетик тәрбия, тормышны танып-белү чарасы буларак әһәмияте һ. б Ләкин соңгы еллар тормышында очрый башлаган мещанлык, милекчелек, эгоизм күренешләренә каршы торуда, аларга актив һөҗүм ясауда әдәбият-сәнгать әсәрләренең роле зур. Әдәбият аларга ничек тәэсир итә соң? Минемчә, моның иң беренче юлы — андый типларны халыкның күз алдына, әдәбият мәйданына, яктыга чыгару Шулай итеп җәмгыятьнең бу мәсьәләгә игътибарын юнәлтү. Аларның каян, нинди җирлектә һәм ни сәбәпле тууларын ачыкларга тырышу. Җәмгыятьнең алдынгы көчләренең бу хакта уйлануы Менә болар инде әлеге без теләмәгән күренешнең социаль тамырларын ачып салырга ярдәм итә. Килеп чыгу сәбәпләре, тамырлары ачыклангач, билгеле, көрәш шактый җиңелләшә. Ә икенче юл, күрәсең, мондыйрактыр. Әдәби әсәрләр, әзме-күпме дәрәҗәдә, безнең эчке дөньябызны матурайталар, безне үзебезгә сиздерми генә тәрбиялиләр. Димәк, күңелебезнең яшәү мохитен югарырак күтәрәләр, биектәрәк итәләр Безнең әйләнә- тирәгә карашыбыз да инде бүтәнчәрәк була, кайбер нәрсәләргә килешмәүчән мөнәсәбәт туа Ягъни без үзебез телибеэме-теләмибезме, теге типлардан күпмегәдер аерылабыз, ераклашабыз Бүген әле шактый күп санда күренүләренә карамастан, без инде аларның чын кешелеккә ят икәнлекләрен сизәбез. Шулай итеп, минемчә, җәмгыятьтә аларга каршы енәмәүчән караш яши башлый. Ул тора-бара активрак, эшлеклерәк төс алырга, терле чаралар белән ныгытылырга да мөмкин, һаман активрак була барган менә шушы көрәшнең нигезен, иң беренче талпынышларын, инде алда әйтеп үткәнебезчә, әдәбият хасил итә Начарлык белән килешмәүнең тәүге орлыкларын безнең җанга ул сала. Ә менә Сез әсәрләрдәге ниндирәк геройлар, тормыш хәлләре яисә конфликтлар укучыга ныграк тәэсир итә дип уйлыйсыз? Кайсы әсәрләрнең тормыш өчен «файдалы эш коэффициенты» күбрәк икән? — Мин Сезнең сорауда яңгыраган «файдалы эш коэффициенты» дигән сүзләрне бары тик бик киңәйтелгән мәгънәсендә генә куллануга риза. Ә болай үзенең туры мәгънәсендә исә — юк. Чөнки файда дигән төшенчәне әдәбиятка карата турыдан-туры кулланырга һич тә ярамый. Әгәр дә без бу сүздә Сез аңлаган төсмерне—яшәешкә булган уңай йогынтыны аңлыйбыз икән, ул чагында да әлеге йогынты, алдарак сөйләп узганыбызча, бик күп башка нәрсәләр аркылы гына сизелә, чынга аша. Мисалга, прозабызның кызыклы гына күренеше саналган бер әсәрне— Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестен алыйк. Геройлар — повестьның исеменнән үк күренгән кешеләр ана һәм аның уллары. Автор әсәрдә аларның тормышын шактый тәфсилләп сөйли, Һәр герой диярлек безнең хәтергә уелып кала, күпләгән эпизодлар күңелне кузгата. Ә менә Сез сораган нәрсә — тормышка йогынтысы ничегрәк икән бу әсәрнең? һәрхәлдә бер укучы да ул геройлар сыман яшәргә омтылмаячак — монысы Сезгә дә. миңа да ачык. Чөнки анадан һәм тагын бер улыннан кала әсәрдә бүтәннәр бик үк үрнәк алырдай геройлар түгел, алар — нигездә гыйбрәтле тормыш кичерүче кешеләр. Аннан соң. бер кешенең яшәве икенчегә бик туры килми дә бит әле ул. Аларның һәркайсы — үзенә аерым гомер, бүтән юл. Уртак нокталар шактый аз табыла кешеләрнең язмыш борылышларыма Шулай булгач, повесть укучыга ни рәвешле йогынты ясый икән соң? Минемчә, әдәби әсәрне укыган вакытта иң көчле тәэсир итүче фактор ул — әсәрдә язучының күңел, рух көче белән хасил ителгән үзенчәлекле климат, эчке мохит. Тулаем әнә ц}ул мохитның безне үзенә буйсындыра, ышандыра алуы, үзенең бөтен тулылыгы, җанлылыгы белән эчке дөньябызга үтеп керә алуы. Автор рухи дөньясының иң тйрәндәге, иң нечкә омтылышларына кадәр безгә күчә алуы, безнең үзебезнекенә әйләнеп китә алуы. Хәсән Сарьян повесте җирлегендә карасак, язучы рухы тудырган дөньяның иң төп омтылышлары нинди соң? Язучы күңеле үз геройлары тормышы буйлап нәрсәгә таба бара? Әсәрнең иң төп омтылышы — чиста, пакь җаннарны тормыш чынбарлыгында озаграк, дәв.амлырак яшәтәсе килү, алар өчен борчылу. Әсәр үзенең бөтен барлыгы белән керсез җанның җирдәге гомерен озайту юлларын эзли кебек. Андагы һәр җөмлә, сүз шул эзләнүгә булыша сыман. Ә без исә әлеге бик кадерле һәм тәэсирле процесста катнашабыз шикелле... Сез тагын «Нинди геройлар тормышка күбрәк тәэсир итә?» — дип сорыйсыз. Мөгаен, мондый сорауны кую урынлыдыр. Без йогынтыны, гомумән алганда, турыдан-туры булмый дип үтсәк тә, укылган китапларны чагыштырып, берсе янәшәсенә икенчесен куеп карасак, аларның бер ишләре безгә көчлерәк тәэсир иткәнен, икенчеләрнең тәэсире йомшаграк икәнен күрербез Геройларның ниндиләре безгә күбрәк тәэсир итә? Озын гомерле геройларның бик күбесенә хас сыйфат, минемчә, шул бугай алар кешелек җәмгыятенең әхлакый тормышы өчен мөһим мәсьәләләр күтәрәләр, әсәрләрдә үз гомерләре белән әнә шул озын гомерле рухи мәсьәләләрне чишәргә омтылалар Аларны җәлеп иткән сораулар кешелек игътибарыннан тиз генә төшми Шуңа күрә геройлар үзләре дә төрле чорларның укучылары өчен кызыклыкларын югалтмыйлар, хәтердә озак сакланалар __ Без, укучылар, газета-журнал бит ләрендә басылган рецензияләрне, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен дә кызыксынып укып барабыз. Теге яки бу әсәр уңае белән үзебездә туган фикерләрне шушы өлкә белгеченең анализы хисабына тулыландыргач, әдәби әсәр тагын да зуррак мәгънә ала. андагы яңа фикер катламнары ачыклана Андый мәкаләләрне укыганнан соң бездә еш кына сораулар да туа. Шуларның берсен хәзер Сезгә бирәсе килә. Күл кенә мәкаләләрдә берәр әсәрне тикшергән вакытта «конфликт» сүзе актив катнаша, шул хакта сүз йөртү еш очрый Аннан башка әсәр бөтенләй яши алмый сыман тоела кайбер мәкаләләрне укып чыккач Ә кайбер язучыларның әйбәт кенә әсәрләре өчен мондый «куркыныч» сүзләрнең, төшенчәләрнең бөтенләй кирәге дә юк кебек күренә безгә... __ Әдәби әсәргә тулаем бәя бирә торган төшенчә-таләпләр бар. Мәсәлән, югары сәнгатьчәлек. әдәби әсәрнең идея-эстетик бөтенлеге һәм тагын берничә шундый категория әсәрләргә шактый тулы һәм төрле яктан карау мөмкинлеге бирә. Тик аларны зур сизгерлек, тикшерүче кешенең нечкә тоемы белән куллану кирәк. Шулай түгел икән — әдәбият белеменең һәрбер төшенчәсе әдәби әсәрләрнең җанын кыючы, һәрбер эчке тибрәнешен сүндерүче салкын бер механизмга әйләнеп кала. Конфликт мәсьәләсендә дә эш шулай торадыр дип уйлыйм. Хәзер безнең татар әдәбияты өчен бу аеруча хәлиткеч нәрсә. Чөнки сүз әсәрнең мәгънә үзәге хакында бара, аның умыртка сөяге турында. Конфликт дип нәрсәне карау, аны ничек аңлау әсәрнең бөтен язмышын билгеләргә мөмкин. Конфликт дигәч, без шундук ниндидер каршылык булу, бәрелеш килеп чыгуны күзаллыйбыз. Әсәрләрдә дә конфликт яшәве күп вакытта нәкъ менә бәрелеш, кемнәрнендер бер-берсе белән чәкәләшүе рәвешендәрәк чагыла. Тышкы каршылыкка гына корылган конфликт та күп очрый. Ягъни, кирәк булганга гына уйлап чыгарылган каршылык, кеше характерларының үзеннән табигый рәвештә килеп тумаган бәрелеш... Мондыйлары производствога багышланган әсәрләрдә күп була инде аның. Болар, минемчә, конфликт төшенчәсен гадиләштереп аңлау нәтиҗәсе. «Конфликт кирәк» дигән таләпнең үзен генә ныгытып үзләштерү җимеше. Ә конфликтсызлык теориясенең нәрсәгә китереп чыгаруы безгә шулай ук билгеле. Андый әсәрләрдә гадәттә бик шома, җайлы агучы тормыш — ясалма яшәү була. Күргәнебезчә, ике чиккә ташлану да сәнгатьтән читкә алып китә. Ә әдәбият осталары бу мәсьәләне үз иҗатларында ни рәвешле хәл итәләр соң? Безнең чор рус әдәбиятындагы иң күренекле хикәячеләрнең берсе Василий Беловның «Чок-получокдигән әсәре бар. Аның кыскача эчтәлеге болай. Бер төркем егетләр-кызлар кунача ял итү өчен урманга чыгалар. Кичен караңгы төшкәч, гадәттәгечә учак ягып җибәрәләр. Учак тирәли җайлап утырышалар, күңелле сөйләшү башланып китә. Егетләр һәрвакыттагыча кызлары янында үзләрен батыр тотарга тырышалар, һәрберсенең чын егет, кавалер булып күренәсе килә. Шулай учак яна, төрле-төрле сүз белән кич матур гына дәвам итә.-.. Бераздан яшьләр янына бер чит кеше килёп чыга. Ул ауда йөри икән, болар янына утырып ял итәргә теләге барлыгын белдерә Яшьләр яңа кешегә чын күңелдән сөенеп, үз араларына алалар. Кичке әңгәмә тагын да җанланыбрак китә. Ә тора-бара сүзнең мондые чыга: элек офицерлар арасында рыцарьлыкны, кыюлыкны сыный торган шундый бер уен булган. Аның кагыйдәсе мондый икән уенда ничә кеше катнашса, шуның хәтле патрон алына, ләкин аларның берсе генә корыла. Тыштан карап торуга алар барысы да бер төсле — кайсы буш, ә кайсының эчендә дары бар икәнен белү мөмкин түгел. Менә шул патроннарны тагын бер кат бутаганнан соң, әлеге уенның иң куркыныч өлеше башлана, һәр офицер бер патрон ала, шуның белән револьверын кора, үзенең маңгаена тери һәм чакмага баса. Арадан берәүгә бу басу соңгысы була. Чөнки патроннарның берсе корылган бит! Менә шундый куркыныч, ләкин ниндидер хикмәте булган уен. Шушы мавыктыргыч хикәя сөйләнеп бетәр-бетмәс егетләрнең берсе: «Әйдә без дә сынап карыйбыз!» — дип әйтеп ташлый бит кызулык белән. Авыздан сүз очып чыккач, кызлар да карап торганда, егетләр, билгеле, кире чигенми инде. Аучы да озак тормый гына патроннарны әзерләп китерә. Нәкъ уен таләп иткәнчә — берсе корылган дип. Ул патроннарны жирәбә кебек сикертә, тәмам бутый да — уртага куя. Инде хәзер чират буенча һәркем үз патронын алырга, аның белән мылтыкны корырга һәм маңгаена терәп атып карарга тиеш. Аучы сөйләгәндә егетләр кызыккан уенның шарты әнә шундый. Әмма әле генә бик батыр кыланган егетләрнең берсе дә. кулын сузып, үз патронын ала алмый. Алар куркалар... Әкренләп таралышалар да... Тик егетләрнең берсе үзенең куркуына эчтән бик хурлана, моны авыр кичерә. Төнлә байтак газапланып яткач, ул торып әлеге патроннар арасыннан берне ала да — мылтыкны кора, аннары калтырана-калтырана маңгаена тери һәм озын таяк ярдәмендә чакмага баса. Егетнең бәхете җиңә—ату булмый. Шуннан соң ул тәмам һушына килә: калган патроннарны да ачып, тикшереп чыга. Баксаң — алар бар да буш икән! Аучы боларны сынап кына караган икән! Василий Беловның «Чок-получок» хикәясе менә шушы вакыйгага нигезләнгән, Күргәнебезчә, безнең заман егетләрен шактый эчтән яктырта аның сәнгате. Ә конфликт бармы соң биредә? Хикәядән аны тиз генә табып алып, менә ул дип күрсәтү кыен Биредә ул ике көчнең ачыктан-ачык бәрелеше төсендә түгел, ә кешеләр эчендәге, табигатендәге ниндидер шактый билгесез каршылыкларның тоташ агымы, хәрәкәте сыман яши. Хикәядә алынган тормыш күренеше ул агымны үз табигыйлегендә, әмма калкурак, күренерлегрәк итеп укучы күз алдына бастыра. Билгеле, ап-ачык конфликт таба алмаган кебек, бик начар һәм бик яхшы кешеләрне дә күрсәтү мөмкин түгел биредә Минемчә, хикәядә киң мәгънәдәге кеше тикшерелә, сынала. Әлеге егетләр сүздә генә, тел белән генә батыраючылар булып чыга. Хикәянең бөтен агышы, бүгенге яшьләрнең кем икәнлекләрен белергә, аңларга тырышу булып аңлашыла. В. Белов хикәясендә без ияләнгән ачык конфликтка әллә ни мохтаҗлык та сизелми. Аның булуы да шикле. Бәлки аны элекке офицерларның кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм хәзерге яшьләрнең берникадәр йомшаклыгы арасында каршылык дип кабул итәргә кирәктер? Ул чагында конфликт бер-берсеннән бик ераклашкан көчләр арасында булып чыга. Конфликт сүзенең үз мәгънәсе дә сакланмый сыман Ләкин биредә шунысы ачык — без ияләнгән конфликт булмаса да. эчкәре яшеренгән зур каршылыклар барлыгы чагыла Василий Белов хикәясендә. — Алайса Сез иң мөһим дип нәрсәне саныйсыз соң? — Иң мөһимеме7 Минемчә иң мөһиме — әсәрдә яшәүнең, чынбарлыкның эчкәре катламнарына алып кереп китәрдәй бер көчле «бөтерчек» булырга тиеш Ул җәмгыятьтә яңа гына хасил булган зур әһәмиятле үзгәреш-тенденцияләрдән барлыкка килсен. Ул «бөтерчек» үзенең холкы, табигате белән кабатланмаган, ачылмаган, әле моңарчы безнең тарафтан аңланмаган, ачыкланмаган булсын. Аны аңлау — дөньяны һәм яшәүне төшенү юлында зур бер баскыч тәшкил итсен Чын сәнгать әсәрләрендә әнә шундый олы хасият сизелә. Ул булса, бүтән бик күп нәрсәләр хакында еш кына бөтенләй онытасың да. — Ә шул ук сорауны иҗатчы шәхесенең үзенә карата куеп карасак ничек була икән? Ягъни Сез бүген язучы кеше өчен нинди сыйфатлар бигрәк тә кирәкле дип саныйсыз? Әлбәттә, талант булуны без иң беренче шарт итеп беләбез. Ансыз, гомумән, теге яисә бу каләм иясен язучы дип тә атамас идек. Биредә сүз талант, тырышлык янәшәсенә баса алырлык бүтән сыйфатлар турында бара. Сез аларның иң беренчесе итеп кайсын атар идегез? — Минемчә, тормышта туа килгән яңа мөнәсәбәтләр, яңа бәйләнеш — багланышларны нечкәләп һәм тирәннән сизел, тоеп тору. Калыплашып килгән яңа мөнәсәбәтләрнең тормыш чынбарлыгына ни рәвешле тәэсир ясый башлауларын гадиләштермичә аңлый алу. Шул гаять нечкә, сизелер-сизелмәс барган үзгәрешләрне сәнгатьчә итеп, кешегә көчле йогынты ясарлык дәрәҗәдә сурәтләп бирү. Сез башта әйтеп үткән талант, тырышлык һәм алар янына тагын менә шушы сыйфатлар булса, бүгенге язучы иҗатында без көткән зур әсәрләр туарга мөмкин. Калганнары исә әкренләп, тәҗрибә туплыйтуплый табылачак. — Ә менә әдәбият хакындагы төрле сөйләшүләр, мәкаләләр һәм тулы бер фәнни хезмәт кебек әйберләр язучы иҗатына файда китерә микән? Безнең ишетүебезгә караганда, кайбер язучылар андый фикерләргә бик үк колак та салмыйлар бугай бит... — Минемчә, әдәби әсәр иҗат итү һәм аның хакында фикер йөртү — алар икесе ике төрле эш, ике стихия. Кайбер язучыларның әдәби тәнкыйть фикеренә артык исе китмәве бәлки әнә шуның белән аңлатыладыр да. Ягъни, иҗат дөньясында яшәүче язучы үз туфрагында үзен шактый ышанычлы сизә, ул күңеле белән интуитив рәвештә дөреслеген тоя. Аның әнә шул дөньядан аерыласы, башка яшәү мохитенә (анализ ясау, конкрет фикер йөртү, нәтиҗәләр ясау өлкәсенә) күчәсе килми Иҗат кешесенең язасы һәм язасы килә, ул, үзенең хыялына ияреп, ашкына-ашкына эшли, яңа геройлар тудыра. Минемчә, аны дөрес түгел дияргә бернинди дә нигез юк. Әмма икенче яктан, әдәбият турындагы хезмәтләр, мәкаләләр бу өлкәнең серләрен күбрәк белүгә ярдәм итәргә тиешләр. Соңгы елларда безнең әдәби тәнкыйть алдына әсәрләрне тормыш белән бәйләп тикшерү бурычы куела килә. Бу әдәбиятның һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләренең реаль тормышка йогынтыларын көчәйтү өчен кирәк. Чыннан да, әсәрләрне чынбарлык тудырган җанлы мохит дип карау фикерне киңәйтә, укучыны заманның үткен мәсьәләләре эченә алып кереп китә. Андый мәкаләдә әдәбият терминнары гына хакимлек итми, бер әсәр нигезендә тормышка карата яңа мәгънәле сүз әйтергә омтылу да була. Андый тәнкыйть мәкаләләре инде язучыга да, укучыга да кызыклы. Чөнки чын тормыш эченәрәк керәсең, рухың активрак яши башлый Әдәби әсәрләрне тулаем тоеп, тулаем рухи анализ үткәрү нәтиҗәлерәк сыман тоела минем үземә. Чөнки әдәби әсәр ул — бөтен организм. Аны тулаем карап, тулы килеш тоеп, күреп кенә бар дөреслегендә күзаллап була. Хәзер медицина да кешенең аерым әгъзаларын гына түгел, ә тулы организмны бер бөтен итеп алып, комплекслы дәвалау, шул рәвешчә эш итү юлларын эзли бит. Минемчә, әдәби әсәр хакында безнең фикер йөртүебез дә аны һәрчак әнә шундый «җанлы бер бөтен» итеп тоюга омтылырга тиеш __ Бусы күбрәк Сезнең үзегезгә — әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүчеләргә карыйдыр инде, шулай бит? — Бәлки шулайдыр да. Әмма әсәрне мөмкин хәтле тулырак, тирәнрәк аңлау — китап укучы өчен дә кирәк. __ Әйе, бу сөйләшү безнең өчен бик күп уртак мәсьәләләр барлыгын ачыклады. Алар барыбызны да борчый һәм уйландыра