Татарстан — туган төбәгем
Н. Б. Баһрамов, КПССнын Әгерҗе райкомы беренче секретаре
ӘГеРҖЕГӘ КИЛЕГЕЗ!
Безгә килеп тешкән юлчының игътибарын еракка-еракка сузылган тимер юл челтәре үзенә тарта. Ялтйолт итеп торучы металл тасмалар офыкка ук барып тоташкан сыман. Әгерҗе—Татарстанның иң төньягындагы районы. Ул. йөз чакрымлы искиткеч зур уенты ясап, Удмуртия АССР мәйданына кереп тора. Безнең районга җитү өчен иң элек Киров өлкәсе аша, аннары Удмуртия АССР буйлап барырга туры килә. Казаннан кузгалсаң, 300 чакрымлап км үтәсең. Әгерҗе — иксез-чиксез урманнар иле. Мәшһүр рәссам Иван Шишкинның «Урманлы офык» әсәрен күргән саен күңелгә: «Бу бит — безнең як киңлекләре, мондый шаулы урманнар тагын кайда булсын! — дигән уй килә.— Рәссам бу картинаны ясарга, мөгаен, безнең төбәктә йөргәндә илһамлангандыр!» Районның үзәге — Әгерҗе шәһәре. Шәһәр дә, гомумән, район үзе дә бай тарихка ия. Аның үткәннәре иң борынгы чорларга ук тоташкан. Төбәк тарихында бу якларның Пьянобор культурасы дип аталган махсус бер чоры да мәгълүм. Әгерҗе халкы, бүгенге тормышына ирешкәнче, катлаулы көрәшләр юлын узган: крепостнойлыктан котылу. Совет власте урнаштыру. Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгу өчен барган көрәшләрдә әгерҗелеләр гаҗбеп батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр. Ъзрсә һәм Балтач крестьяннары, Иж Буби шәкертләре, якты тормыш өчен көрәшкә күтәрелеп, шулай ук тарихта эз калдырганнар Әгерҗе тимер юлчылары гражданнар сугышы елларында яшь Совет власте өчен барган «анлы көрәштә тиңдәшсез батырлык күрсәткәннәр. Тимер юлчылар поселогында шул каһарманнарның берсе булган М. В. Ометов исемендәге урам да бар. Әгерҗе!ә кил!ән кеше Каманың текә ярына салынган мәһабәт һәйкәлне күрми калмас. Бу — колчакчы бандаларга каршы сугышта аеруча кыюлык күрсәткән Н. Маркинга багышланган истәлек. Николай Маркин районның Красный Бор авылы янында барган бәрелешләрдә кызылларга ярдәмгә килгән «Ваня-коммунист» пароходындагы сугышчыларга җитәкчелек итә һәм батырларча һәлак була. Әгерҗе өчен элек-электән шундый зур яулар баруы гаҗәп тә түгел, чөнки ул һәр чорда бик әһәмиятле роль уйнаган. Казаннан Екатеринбургка Әгерҗе аша тимер юл да салынгач, шәһәрнең дәрәҗәсе тагын да аргкан. Шәһәрнең һәм районның бүгенге хәле, соңгы еллардагы үсеше исә аеруча күзгә ташлана. Хәзерге Әгерҗедә тугыз промышленность предприятиесе бар. Алар кирпеч, бизә- геч плнткалар, кондитер, сөт ризыклары, исерткечсез татлы эчемлекләр, агач материаллары һәм халыкка кирәкле башка әйберләр җитештерәләр. Әгерҗедә локомотив һәм вагоннар депосы, тимер юл станциясе һәм аңа бәйле башка оешмалар урнашкан. Санап үтелгән һәр предприятие үзара социалистик ярыш мөнәсәбәтләрендә, бер-берсен- нән уздырырга тырышып эшли. Җитештерелгән әйберләрнең күбесе Татарстанның башка якларына да. ә кайберләре ил күләмендә тарала. Мәсәлән, безнең эшчеләр ясаган вагоннар кай тарафларда гына файдаланылмый икән? Киләчәккә һәр предприятиебезнең тагын да киңрәк колачлы булуын планлаштырдык. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм тезелеш оешмалары да кешеләрдән рәхмәтне күп ишетә. Соңгы елларда Әгерҗедә бик күп йортлар, культура сарае, яңа кибетләр, тулай тораклар салынды. Ял итү өчен, буш вакытны файдалы иттереп Б уздыру вчен мөмкинлекләр арта бара. Тимер юлчыларның махсус культура сарае бар. Кинотеатр, стадион, музыка мәктәбе — барысы да хезмәт кешесе рәхәтләнеп ял итсен өчен булдырылган. Район күләмендә исәпләсәк, клублар —56, китапханәләр —36. кино күрсәтү җайланмалары 48 гә җитә. Авыл хуҗалыгыбыз күп тармаклы. Колхоз-совхозларыбыз игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Безнең якта табигать шартлары. республиканың көньягына яки уртадагы районнарына караганда, үзгәрәк. Язларыбыз соңрак башлана, көзләр иртәрәк килә. Бу хәл кырларыбыздан җыела торган уңышка кире тәэсир ясый. Җитмәсә, туфрагыбыз да әллә ни уңдырышлы түгел, балчыклы туфрак. Шуңа күрә алда торган иң беренче бурычыбыз — басуларыбызның ун- дырышлылыгын арттыру. Моның өчен билгеләп куйган якындагы максатларыбыз да бар: безгә орлыкларның яхшырак сортларыннан файдаланырга, сугарулы җайланмаларга күбрәк таянырга, агротехника чараларын камилләштерергә кирәк. М. Гыйз- зәтов, И. Ямалиев кебек уңган механизаторларыбыз алга куелган бурычларны җиңеп чыгуда төп терәгебез булып тора. Нәкъ менә шундый булдыклы кешеләр Жданов. К. Маркс исемендәге, «Родина», «Тһң», «Коммунизмга» колхозларында мул уңыш җыярга мөмкинлек тудыралар. Алар ярдәмендә Әгерҗе районы 1985 елда бертекле- ләр сату буенча дәүләт планын үтәп чыкты Игенчеләребез уңышына М. Рафикова. Г. Зарипов, В. Мулланурова, Р. Андреева, Ф Әхмәтшина, С. Садыйкова, Ф. Миннәх- мәтова, В Иванова кебек өлгер терлекчеләрнең зур өлеше дә өстәлә. Күп хуҗалыкларыбызда хезмәт кешесенең кадерен белүче, сәләтле, укымышлы җитәкчеләр бар. Алар авылларның төзеклегенә, матураюына да игътибар итәләр. Ата-бабалары кан коеп яулап алган туган җирдә хәзер тормышның күркәмлеге өчен көрәш бара. Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуыбызның 40 еллыгын халык аеруча зур уңышлар белән каршылаган иде. Моның сәбәбе ачык. Әгерҗе Бөек Ватан сугышы фронтларына үзенең 9625 кешесен озаткан. Шуларның 6350 се ил азатлыгы хакына яу кырында мәңгегә ятып калган. Меңнәрчә сугышчыларыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Арада өч Советлар Союзы Герое да бар: Асаф Абдрахманов, Борис Шабалин, Гали Шәмсетдинов. Каһарманнарыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү өчен 1985 елның 9 маенда Әгерҗедә Җиңү мәйданы булдырылды. Батырларга багышлап куелган һәйкәл алдында «мәңгелек ут яна. Безнең районда туып-үскән кешеләр арасында әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсенә зур өлеш кертүче шәхесләр дә күп: Таҗи Гыйззәт. Давыт Гобәйди, Юныс Эминов, Мансур Вәлиев, Роза Камалетдинова, Рәгъде Халитов, Венера Шәрипова, Җамал Вәзиева, Алмазия Нуриева, Маһирә Максудова. Әнвәр Тукаев- Аларның һәммәсен без районыбызның мактанычыннан саныйбыз, алар белән горурланабыз. Марат Б и б и ш е в, • Камгэсэнергострой»ның йортлар тезү комбинаты начальнигы. ТАССРның атка занган төзүчесе КЕШЕЛӘР ХАКЫНА ■мг ir әгълүм булганча, «Казан утлары» журналы редакциясе Татарстан Г\/И атом электР станциясен салучылар коллективы белән хезмәттәш- А V Д лек килешүе төзегән иде. Килешүгә куллар куелганнан соң өч елдан артык вакыт үтте. Бу еллар дәвамында журнал сәхифәләрендә АЭС төзелешенә багышлап язылган уннарча очерк-мәкаләләр, шигырьләр. җыр һәм роман басылып чыкты. Иң яхшы алты язманың авторына төзелешнең премиясе тапшырылды. Иң алдынгы унбиш төзүчегә журналның мактау кәгазьләре һәм еллык саннары бүләк ителде. Төзелеш торган саен киңрәк колач ала бара. Яңа уңышлар белән бергә көтелмәгән кыенлыклары да чыга. Бу хәл төзелеш җитәкчеләреннән идарә итүнең тагын да камилрәк ысулларын табуны таләп итә. КПССның XXVII съезды карарларын тормышка ашыру җәһәтеннән мондый таләп хәзер бөтен кискенлеге белән чынбарлыкка әйләнде. Шушы мәсьәләләрне күз алдында тотып, редакция хәбәрчесе Кама Аланында яңа шәһәр салучы 12 нче идарәне дә эченә алган Брежневтагы Йортлар төзү комбинатының начальнигы Марат Шакирович Бибишевка берничә сорау биргән иде. Түбәндә төзелеш яңалыкларына, яшь коллективтагы үзгәрешләргә, яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләренә кагылышлы шушы сорауларга карата алынган җаваплар урнаштырыла. Безнең коллективның бөтен максаты кешеләрнең тормышын мул, рәхәт, матур итүгә юнәлдерелгән. Исеме үк шуңа ишарә — йортлар салучы комбинат. Безнең хезмәт Кешенең җирдәге иң беренче ихтыяҗын канәгатьләндерә. баш өстендә түбә булуын тәэмин итә. Бу мәсьәлә — әлегәчә ил күләмендә иң четерекле проблемаларның берсе. Моңа КПССның XXVII съездында да игътибар ителде, төзүчеләр алдына бик төгәл бурычлар куелды, гасыр азагына кадәр һәр гаилә торак белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш дип табылды. Сүз дә юк. без бу карарның олылыгын, шәфкатьлелеген һәм җавап- лылыгын яхшы аңлыйбыз. Кама Аланындагы торак йортлар мәйданы инде алтмыш мең квадрат метрдан артыграк булган иде. Быел шәһәр тагын җитмеш мең квадрат метр торак алырга тиеш. Ашханәләр, мәктәп, балалар бакчалары, кибетләр арта тора. Станцияне салучылар март аенда беренче энергоблок өчен нигез әзерләргә тотындылар. Әгәр аларның: «1989 елда Татарстан АЭСе беренче реакторны эшкә җигәчәк! Кама Аланына атом кояшы балкып чыгачак!» — дигән йөкләмәләренә игътибар итсәк, мондагы эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы икәнлеген чамаларга мөмкин. Әле бер генә атом электр станциясенең дә мондый кыска арада салынганы юк. Без, шәһәр салучылар, мәсьәләнең икенче, тагын да мөһимрәк ягына да игътибар итәбез. Яңа шәһәрнең йортлары тиз салынуы белән генә түгел, уңайлы, матур булулары ягыннан да кешеләрне сокландырырга тиеш, һичшиксез! Чөнки хәзер өлгергән өйләрдә яшь буын — киләчәк көннәребезнең хуҗалары яшәячәк. Алар якты тормышта гына түгел, өйләрнең дә иң матурында торсыннар. Һәм, әлбәттә, үзләре дә һәрьяктай яхшы кешеләр булсыннар иде! Хәзер миннән: «Кама Аланындагы бүгенге төзелешнең иң кайнар ноктасы, иң кискен көрән: барган урыны кайда?» — дип сорасалар, һич икеләнмичә: «Киләчәктәге иң камил җәмгыятьтә яшәргә лаек кеше өчен көрәшәбез!» — дип җавап кайтарыр идем. Әле буыннары ныгып җит мәгән яшь коллективта бу бурыч безнең алга бөтен кискенлеге белән килеп баса. Бер карасаң, зурайганнан-зурая баручы планнарны үтәү өчен хафаланып йөргәндә, моңа вакыт та, мөмкинлек тә җитенкерәмәс кебек. Тирәннән уйласак, безнең бөтен кылганнарыбыз кеше хакына лабаса! Әвеш-түеш китереп, ашыкпошык кораштырып куелган йортлар, бәлки, беренче килеп урнашучыларга ярап та торыр иде. Йортсыз кеше, яңа фатирга тиенгәндә, җи- тешсезлекләрне кичерер дә иде, мөгаен. Тик без хәзер үзебез үк мондый эш ысулыннан, төрле ташламалардан баш тартырга өйрәнеп киләбез инде. Безнең бүгенге ташпулатлар гасырларга исәпләп салына. Димәк, аның ныклыгы гына түгел, архитектурасы да, уңайлыклары да йөз еллар буена горурланырлык булсын! Инде шундый әйбәт шартларда яшәүче төзүчеләребезнең үз-үзләрен тотышлары, осталыклары, омтылышлары, ял вакытларын ничек уздырулары, гомумән, чын кеше буларак формалашулары турында уйлап карыйк. Соңгы вакытта без нәкъ шул хакта, кешеләребезнең заманга лаеклыгы, укымышлылыгы, күңелләренең яктылыгы турында кайгыртучанлык тоябыз. Моңа кадәр бу юнәлештәге тәрбия эшләренә эчүчелек нык комачаулап килде. Кулыннан гөл түгелердәй осталарыбыз, егет солтаныдай асылларыбыз эчеп харап булгаладылар. Кайберләрен бөтенләйгә югалттык без алар- ның. Без ял өчен калдырылган буш вакытны файдалы да, күңелле дә итеп уздырырга хәзерлексез булып чыктык. Бөтен нәрсә җитеш, акча күп, буш вакыт та арта бара — шул шартларда матур иттереп көн күрәсе урынга арага аракы килеп керде. Эчкечелеккә каршы һичнинди ташламаларсыз кискен көрәш минем өчен яңалык түгел. Әле Чаллыда КамАЗ салына башлаганчы ук.мин бер төзү-монтаж идарәсендә начальник идем. Хәтеремдә: аерым талантлы бер оста бар. Хатыйпов. Электр белән эретеп ябыштыручы. Аның эшенә, тикшереп-нитеп тормыйча ук, бик яхшы билгесе куярга мөмкин иде. Коеп куя. Тик, хезмәт хакын алгач, бер-ике көн эшкә көтмә инде син аны. Эчеп ята. Тыела алмыйча, авырып эчә. Башта аңа шелтә белдердем. Аннары да тыела алмагач, каты шелтә бирдек. Алай да үзгәрмәде. Эштән азат итәргә туры килде. Үзе бик кирәк иде ул безгә. Аның урынына куярдай башка төзүче дә юк иде. Иптәшләремнең кайберләре Хатыйповның эчкечелегенә күз йомарга да өндәп карадылар. Әмма чигенмәдек. Эчкечелек белән көрәштә икеләнүләр бары тик зарар гына китерә, яшьләр өчен, әле бу зәхмәтнең яман тәэсиренә бирелеп өлгермәгәннәр өчен начарлык булып калкып чыга. Эчкечелекнең барлык тамырларына балта чапкан вакытта алдынгы эшчеләрнең, җитәкчеләрнең үз-үзләрен ничек тотуы бигрәк тә мөһим. Талантлы оста азып-тузып йөргәндә, без аның эшен мактап телгә алабыз икән, башкаларга,аеруча яшүсмерләргә, иң әүвәл аның яман сыйфаты күренә, алар әлеге мактаулы хезмәткәрнең әнә шул начар ягын үзләренә маяк итеп күчерәләр. Чөнки монысы — иң җиңеле. Аннары инде, ник эчәсең дип сорасаң.ул теге талантлы кешегә төртеп күрсәтәчәк. Әнә бит, ул да эчә, янәсе. Нәкъ шуңа күрә дә бу көрәштә йомшарып калмаска, икеләнеп тормаска туры килә. Ал коголизмны коточкыч авыру дип таныйбыз икән, аңа каршы көрәшү чарасының да иң үтемлесен, кисеп ташлый торганын сайлап алыйк! Безнең коллективта минем бу карашым күптән мәгълүм. Әмма коллектив зур, хезмәтебез киң колачлы. Татарстан атом электр станциясе төзелеше дә — аның бер кечкенә кисәкчәсе генә. Кама Аланындагы торак төзелеше өчен җаваплы 12 нче идарә начальнигы Рәис Сәләховтан гел сорашып торам: — Исерекләр белән нишлисез? — дим. — Яхшылап кисәтүне аңламасалар, килгән якларына ук озатабыз,— ди. Беләм: Рәис тә эчүчелекне өнәми. — Эчми торган төзүчеләр белән эшләү рәхәтме соң? — дим. — Анысы рәхәт, тик әллә ни алга китеп булмый әле. Материал белән тәэмин итеп өлгертә алмыйлар. Аек кешегә киерелеп торып эшләргә чама юк... Күрдегезме? Әнә ничек тирәнгә киткән ул яман гадәтнең тамыры! Без эштәге исерекләргә ияләнеп җиткәнбез. Хезмәт ритмы бозылган. Ритмның нормальләшүе кайберәүләрне аптырашта калдыра. Үзләре аек кешеләр дә исерекләрчә фикер йөртергә, алар җаена торырга күнеккәннәр. Шунлыктан хәзер кемнеңдер исереклегенә аркаланырга ияләнгән аек ялкауларның да эшкә карашын тамырдан үзгәртергә туры килә. Бу юлда иң алга җитәкченең шәхси үрнәге чыгып баса. Безнең комбинатта бу мәсьәлә күптән хәл ителгән: идарә җитәкчеләре дә, баш инженер да, аның урынбасарлары да электән үк исереклеккә баш аяклары белән каршы. Оешмаларда исерткечләр куелган табыннарның, күңел ачканда аракы эчүнең ишетелгәне дә юк. Бәйрәмнәрдә татлы бәлешләр китертәбез, хуш исле чәй тәкъдим итәбез, бер-беребезне котлау сүзләрен кызганмыйбыз, аннары һәвәскәр артистларыбызга сүз бирәбез. Бик күңелле була, һәркем шатланып, тыныч күңел белән өенә кайтып китә. Шунда аз гына аракы керсен — бөтен коллектив бутала башлар иде. Берсе сүгенеп куяр, икенчесе аңа ачуланыр, өченчесе килделе-киттеле фәлсәфә куерта башлар... Аракы бит ул телләрне чишеп кенә калмый, тотнаклылыкны да бетерә; чамадан яздыра, хайвани инстинктны калкыта. Безнең бөтен максат — кешеләребезне авыр хезмәттән мөмкин кадәр азат итү, ял вакытын арттыра бару. Монысы бик яхшы. Инде ял вакытларыбызны мәгънәле, файдалы иттереп оештыра белергә дә өйрәнергә тиешбез. Хезмәттән буш ара — безнең гомернең иң кадерле чагы, аны исраф итүдән саклансак иде! Минем карашымча, монда кешеләрнең культурасын үстерү, физик культурага күнектерү — иң ышанычлы чара. Үзем мин — Чаллы баласы. Кечкенәдән физик эш белән.физик культура белән шөгыльләнмәсәм, утыз өч ел буе шушындый җаваплы, киеренке хезмәтне тартып бара алыр идемме?! Гомеремнең бер чорында эш белән генә мавыгып китеп, физкультурадан читләшә башлаган идем. Әллә нәрсә, авыраеп, салмакланып калдым. Яңадан тимераякка, чаңгыга бастым. Дөрес, махсус шугалакка ял көннәрендә генә йөрим. Эш көннәрендә исә җәяү йөрергә тырышам. Ифрат файдалы. Хәзер безнең Брежнев шәһәрендә спорт комплексыбыз бар. Салуы да, аңа кешеләрне ияләндерүе дә җиңел булмады. Әмма аңа бер аяк басканнар кире китә алмыйлар инде. Бассейнының да, көрәш залларының да, башка секцияләрнең дә үз каһарманары бар. Бассейн дигәннән, Кама Аланындагы яңа балалар бакчасында да бар ул. Әле тәпи йөри белмәгән сабыйларны йөзәргә өйрәтәбез. Шәп! Мин ул балаларның киләчәген күз алдыма китерәм: әгәр тәрбияләү системасына хата килеп кермәсә, алар искиткеч нык. рухи таза, эш ярата торган бик матур кешеләр булып үсәчәкләр. Без барыбыз да, аеруча җитәкчеләр, физкультура һәм спортның бик файдалы чара икәнлеген хәтердән чыгармаска тиешбез. Бүгенге көннәрдә аек кеше, киләчәкнең һәрьяктан килгән горур кешесе өчен көрәшкә чыкканбыз икән, һичшиксез барлык чараларыбыз да гаять төгәл, конкрет булырга тиеш. «Аракы эчмә!», «Физкультура белән шөгыльлән!» — дип, өндәмә ташлау гына җитми. Барын да үз кулларыбыз белән ясап та бирергә тырышыйк! Үзебез башлап йөрик! Нәтиҗәсе озак көттермәс!