Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ КҮПЕРЛӘР ОСТАСЫ

Шагыйрь Әхмәт Исхакның күптән түгел «Илһамнар чишмәсе» дип аталган I II II күләмле ««табы басылып чыкты' Авторның әлеге китабына аннотациядә I II 11 күрсәтелгәнчә, төрле ил шагыйрьләреннән алып тәрҗемә ителгән шигъри әсәрләре тупланган Бөек рус шагыйрьләре А Пушкинның -Руслан һәм Людмила», «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен, М. Лермонтовның «Демон», «Мцыри», Н. Некрасовның «Тимер юл» кебек мәшһүр поэмаларын беренче тапкыр мәк тәп елларында аның тәрҗемәсендә укыгангадыр, күрәсең, шагыйрьнең бу җыентыгын да без аерым бер кызыксыну һәм ихтирам белән кулга тотабыз. Китап әдипнең сиксән яше тулу хөрмәтенә —юбилей уңае белән чыгарылган. Әмма аның бик ук гадәти китап булмавы моның белән генә чикләнми. Әдәбиятыбызга алтмыш елдан артык хезмәт итеп килгән өлкән язучыбызның ул ярты гасырлык иҗат җимешләрен бергә җыйнавы белән дә аерым игътибарга лаек. Тәрҗемәләр белән иркенләбрәк таныша башлагач, җыентыкның эченәрәк үтеп кергәч, аның башка бик күп яклары белән дә гади-гадәти бер китап кына түгеллегенә ныграк төшенәсең. «Кемне яисә нәрсәне тәрҗемә иткән?» « Ничек тәрҗемә иткән? • • Ник тәрҗемә иткән?» — кебек сораулар йогынтысына бирелеп һәм билгеле бер дәрәҗәдә шуларга җа вап эзләп, без күпмедер таныш һәм шул ук вакытта яңа да булып тоелган тылсымлы шигърият дәрьясына кереп чумабыз. Ә инде эстетик ләззәтләнү кичерергә дә, җитди уйлануларга бирелергә дә этәргеч көч булырлык илһам чишмәләре чынлап та аз түгел биредә. Китап иң элек үзенең географик киңлеге, шигъри әсәр авторларының төрле илләрдә яшәгән халык вәкилләре булуы белән игътибарны җәлеп итә. Масштаблылык шигъри багланышның бөтен җир шарын иңләве белән генә түгел, өч мең елга якын сузылган зур вакыт аралыгын колачлап алуы белән дә билгеләнә. Без монда тарихның төрле боры лыш-үсеш этаплары сулышын китереп җиткергән 35 милләтнең йөздән артык шагыйре һәм аларның дүрт йөзләп шигъри әсәре белән очрашабыз. Шундый зур пространство һәм вакыт үлчәмнәрен, гаҗәеп төрле язмышларны бергә җыйнаган көч — һичшиксез, чын барлыкка шигъри мөнәсәбәт, шигъри яну гәүдәләнеше дә. Шәхесләрнең һәм талантларның бөеклеге дә нәкъ әнә шул изге утның зурлыгы, аның кешелеккә хезмәт итүе белән билгеләнмимени?! Без баш игән бөек затлар исә биредә, әйтерсең лә, бер трибуна артына, бер шигъри бәйге тантанасына бергә җыелган. Безнең эрага кадәр үк яшәп иҗат иткән борынгы Кытай. Япония, Корея һәм Греция шагыйрьләре, Көнчыгышның тугандаш төрки халыклары классиклары Н. Ганҗәви, Г. Нәсим и, Галишир Нәваи, М. Фөзули, Мәхтүмколый, Абай Кунанбаев, Г. Сабир, Көнбатыштан Һ. һейне, А. Мицкевич, Ш. Петефи, Дж. Родари, руслардан А. Пушкин. М. Лермонтов, И. Крылов, Н. Некра сов, В. Маяковский, М. Горький, М. Исаковский. В Инбер, К. Симонов һ. б. әдипләрнең әсәрләре китапның төп өлешен-үзәген тәшкил итә. Бер уйласаң, күпме чорлар, күпме континентлар, күпме язмыш, күпме шигъри ялкын-хис кисешә тәрҗемәче йөрәгендә... Шунысын да искәртеп китик: бу җыентык Ә. Исхак тәрҗемә иткән барлык әсәрләрнең уннан бер кадәресен генә үз эченә ала. Ә. Исхакның дөнья классиклары иҗатына салган шигъри күперләре ике юнәлешле булулары белән дә аерылып тора. Борынгы татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Иосыф» китабыннан күренгәнчә, әлеге поэманы бүгенге татар теленә күчерүдә. Ф. Фасеев һәм А. Нуриевалар белән бергә, Ә. Исхйк та катнаша. Шуның белән бергә, шагыйрь биредә поэманың русчага сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә эшләп чыккан. Милли культурабызны дөнья культурасы белән якынайтуда, димәк, әдип бүген дә җиң сызганып хезмәт итә. Әдәбиятыбызда ул чын-чынлап шигъри күпер коючыларның берсе — мактаулысы. «Шигырь китапханәсе» сериясендә чыккан китабының кереш сүзендә тәнкыйтьче Р. МоӘхмат Исхак. Илһамиар чишмәсе. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985 Конкурска ШИГЪРИ КҮПЕРЛӘР ОСТАСЫ 1 стафин, Ә. Исхакның йөз мең юл шигъри әсәр тәрҗемә итүен күрсәтеп, «акрынрак эшләүче икенче берәүгә моның өчен бөтен бер гомер кирәк булыр иде», дип язган иде. Биредә тәрҗемәченең тиз якн акрын эшләвен кистереп кенә әйтү кыен, әмма тәрҗемәгә аның болай да инде бөтен бер гомер юлын багышлавы — күз алдында! Инде тәрҗемәченең кайбер иҗат үзенчәлекләре һәм аның ничек тәрҗемә итүе мәсь- ләсенә күчик. Шунысы хөрмәткә лаек: Ә. Исхак рус, украин, белорус, үзбәк, казах, төрк- мән, әзербайҗан, уйгур һ. б. телләрдәге әсәрләрне турыдан туры оригиналдан эшли. Әлеге сыйфат тәрҗемәченең, әлбәттә, гаҗәеп зур потенциаль мөмкинлекләре турында сөйли. Тәрҗемәләренең кайберләрен ул «шул телдәге үрнәкләре белән китерелгән юлга- юл прозаик тәрҗемә ярдәмендә», беркадәресен «русчага шигъри тәрҗемә аша» үз телебезгә күчерә. Аның үз алдына куйган таләпләре белән танышу да укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Тәрҗемәләр китабының керешендә Ә. Исхак болай дип яза: • Тәрҗемә иткәндә мин тәрҗемә итүнең төп принцибын — бернинди иреклелеккә бирелмәү. авторның төп фикерен һәм кичерешләрен укучыга төгәл ирештерү, оригиналның ритмик төзелешенә туры килә торган үлчәмне табып куллану, язылышының һәркем аңларлык дәрәҗәдәге гадилеген һәм милли колоритын саклау, үзлегеңнән бер генә сүз һәм бер генә образ да өстәмәү яки төшереп калдырмау, шул ук вакытта, тәрҗемә итүченең үз телендә язылган оригинал әсәр кебек яңгыравына ирешергә омтылу принцибын үтәүгә бөтен көч һәм сәләтемне куярга тырыштым». Әлеге өземтәдә бүгенге көн тәрҗемәләре алдына куелган нигез таләпләр бик тулы чагылыш таба. Ә теоретик әзерлекле булу, максат ачыклыгы исә, белгәнебезчә — ярты уңыш дигән сүз. Хәер, Ә. Исхак практик яктан да үзенең бу таләпләре алдында бурычлы булып калмый. «Яхшы», «начар» кебек абстракт бәяләр белән канәгатьләнмичә, аның тәрҗемәләре хакында, һичшиксез, алар безнең телдә чын-чынлап яши дияргә мөмкин Безнеңчә, тәрҗемәче хезмәтенә иң югары бәя әнә шул1 Әлеге нәтиҗәнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен үзе күрсен һәм конкрет күзалласын өчен, без биредә укучыга кечкенә бер «сәяхәт» тәкъдим итәр идек. Китап бөек рус шагыйре А.Пушкинның «Иреклелек, одасы белән башланып китә һәм аның зур ышаныч белән киләчәккә төбәлгән тавышы, «Кайтаваз» шигырендәге шагыйрь авазыдай җавапсыз югалып калмыйча, әсәрдән-әсәргә ныгый барып, безнең күңелләрдә яңгыраш таба: Без көтәбез изге азатлыкның Минутларын һаман интегеп. Ышанычлы кавышу минутларын Көткән кебек гашыйк яшь егет. («Чаадаевка») Пушкин шигърияте китапта билгеле бер дәрәҗәдә камертон хезмәтен үти. Аның авазын һәрьяклап баетып, төрлеләндереп, көчәйтеп, әмма шул ук шигъри дәрт-ялкынын саклаган көе, төрле илнең, төрле заманның башка шагыйрьләре тавыш бирә сыман: Без чигендек сүзсез генә озак. Көттек сугыш, әрнү белән тыңлап Сукрануын картларның: • Калабызмы торып кышка әллә? Командирлар безнең кыймый мәллә Рус штыгы белән теткәләргә Мундирларын ятларның?» (М. Лермонтов. «Бородино») Безнең алга революцион «сул.га басып, горур рәвештә В. Маяковский килеп чыккандай була: Коралларымның иң яраткан төре — үткен сүзләр кавалериясе — ыргылырга тора, югары күтәреп рифмаларның очлы сөңгесен. Егерме ел буе җиңүләрдә җилгән. Баштанаяк коралланган гаскәремнең барын сиңа бирәм. планетаның пролетары! (•Бөтен тавыш белән») Китапта рус шагыйрьләрен тугандаш Көнчыгыш халыңларының мәңгелекнең үзе белән тоташкан сабыр һәм хикмәтле шигърияте алмаштыра: Чигенә җиттем җиһанның очрашу өмет итеп. Чапты аерылу кылычы тән аша җанны тетеп. Бу йөрәк өмет юлында булды бер кәрвансарай. Күпме хәсрәт кәрваны шуның аша китте үтеп! (Низами) Горурлыгың ташытма. мин матур диеп. Кыйммәтле тире һәм ефәк кием киеп. Каурый һәм йоны матурлык аркасында һәлак булды ауда күпме кош һәм киек! (Нәваи) Күз алдыбызда гына Ерак Көнчыгыштан кытай, япон халыкларының чык бөртегедәй саф һәм садә лирик шигърияте ялтырап китә: Җил тындымы — дулкын тынып кала. Җил истеме — дулкын кузгала. Бик күптәнге дуслар. Димәк, алар. Тиз аңлашкач шулай үзара! (Ки Но Цураюки) Әмма шунысын да искәртик, китаптагы йөзләгән шагыйрьләрнең талант көче һәм бөтен язган әсәрләре бертигез була алмаган кебек, тәрҗемәченең осталыгы да. һичшиксез. һәр урында да бар тулылыгы белән ачылып китәргә мөмкин түгел. Димәк, биредә аның уңышлары белән бергә, күпмедер дәрәҗәдә кылган кайбер «гөнаһлары» турында да берничә сүз әйтеп үтәргә тиеш булабыз. Тәрҗемәче ул. кем әйтмешли, сират күперен кичкәндәй, нечкә кыл өстеннән уза. Авторны һәм аның әсәрләрен сайлап алуы белән дә, оригиналның, бөтен нечкәлекләрен саклаган хәлдә, икенче бер телдә адекват яңгырашын табуда һәм аңа җан бирүдә дә укучысы алдында иң элек ул җавап бирә. Шулерның берсеннән аз гына читкә тайпылдыңмы — бердәнбер дөрес юлыңны, шушы диалектик берлек гармониясен югалттың дигән сүз. Ә. Исхак тәрҗемәләрендә дә. әлбәттә, кайбер андый тайпылышлар үзен бер дә сиздерми калмый. Шуларның беренчесе итеп без тәрҗемәнең кайвакытларда татарча табигый агышын югалтып куюын күрсәтер идек. Ә. Исхак кебек логик төгәллек һәм ачыклык белән тасвир итә торган шагыйрь иҗатында бу аеруча тиз сизелә булса кирәк. Дөрес, мондый логик чатаклык тууның биредә үзенә күрә бер «объектив» сәбәбе дә бар — ул. безнеңчә, тәрҗемәченең аралаш рифмалар белән язу омтылышыннан килә. Исән чакта йөрәк намус өчен һәм азатлык теләп янганда. Күңелләрнең гүзәл омтылышын Багышлыйк без. дустым, ватанга! («Чаадаевка») Өченче һәм дүртенче юллардагы «омтылышын» һәм «ватанга» сүзләренә рифма яраклаштыра торгач, күренә ки, беренче һәм икенче юлларның логик яктан икесе ике эзгә төшеп, үзара «тарткалаша» башлауларына китергән. Шулай итеп, рифма табу биредә логик төгәллеккә зыян китерә, ул. үзмаксатка әверелеп, телнең табигый агышын юкка чыгара. Рифма җөмләгә инверсия ясалу юлы белән барлыкка килгәндә, тасвирны кабул итү аеруча авырлаша: Фөзули. Толстой. Данте. Шекспир Дөньяга мәхәббәт белән күз салды. Миллионнарга алар иттеләр тәэсир. Алардан күңелдә гүзәл эз калды. (Сәетзадә. «Атом гасыры») соңгы битенәчә Китапта шулай ук бүгенге татар укучысына бик үк аңлашылып җитмәгән борынгц алынма сүзләрнең («И Нәваи, бу җиһанда тәмгысыз беркем дә юк. Тапсаң андьГЙ бер кеше, булсын аңарга зур шәрәф»). я булмаса «ә хатыным юа кер генә шыр ялангач балалар өчен» (60 бит) кебек башка логик чатаклыкларның.ә кайвакыт уңышсыз ясалма образларның очраштыргалавын да әйтеп китмичә булмый: Өрекмә син һәм атылма бер дә, Тукта, кошкай, юкка куркасың! Кошчыгыңны җылытыйм күкрәгемдә. Җырларымның чишеп якасын! (Чиковани, «Карлыгач оясы») Әмма ассызыклап әйтәбез, әлеге кайбер җитешсезлекләр очраклы-хосусый характерга ия. Димәк, аларга җентекләп тукталып торуның биредә хаҗәте күренми. Әлеге китапка, һичшиксез, югарырак ноктадан, аның татар әдәбиятына алып килгән шигъри яңалыгы, шигъри нечкәлеге аспектыннан чыгып карау һәм фикер йөртү урынлырак булыр иде. Ә инде әдәбиятыбызны шигъри баетуга килгәндә, ул чыннан да мактаулы зур эш башкара. Шигъри сәяхәтебезне дәвам итик. Безне үзенең кешелеклелеге һәм хыялый шаян лыгы белән Н. Некрасовның Мазай карты каршы ала. Ул безгә авылларының шәп аучылары турында чираттагы мәзәген сөйләргә керешә: Кузя ваткан мылтыгының чакмасын, Алып йөри тулы шырпы тартмасын. Көртлек көтеп, куаклыкта ята ул Һәм тишеккә шырпы кабызып ата ул. («Мазай бабай һәм куяннар*) Ул да түгел, җылы лирик агымга килеп керәбез. Лирик кичерешләрне хикмәтле шигърият үрнәкләре алыштыра: . Яу күрсәтер батырлыгын егетнең, Аерылышу — тугрылыгын хатынның. Тапталмаган тау сукмагы күрсәтер Осталыгын, кыюлыгын атлының. Еллар бирер хезмәтеңә чын бәя, Бәла әйтер кем икәнен чын дусның. Төзәлмәслек чир күрсәтер дөньяда Нинди матур икәнлеген тормышның. (Иосыф Хаппалаев, «Сынау») Жанр һәм стиль төрлелеген генә түгел, китап әдәбиятыбызга кабатланмас геройлар һәм аларның үзенчәлекле психологиясен ачу ягыннан да кызыклы табышларын тәкъдим итә. Ул геройлар фаҗиганең күзенә карап көлә беләләр: Чегән кызы тотты кулым Һәм әйтте шул чагында: «Үтәр, диде, җиде елың Хәсрәт белән кайгыда». • Җиде ел күп түгел кебек. Аннан ни булыр миңа?» • Ә аннан соң, чибәр егет, Күнегерсең кайгыңа!» (Иван Франко) Иң әһәмиятлесе шунда: китапка кергән бөтен шигырьләр дә кешелекнең, мәхәббәтнең. тормышның салкын шыксыз үлемнән өстенлеген ачып сала. Әлеге зур гуманизм тойгысы җыентыкның буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. Бу уңайдан М. Горький ның «Кыз һәм Үлем» әкияте аеруча истә кала. Хәер, моңа гаҗәпләнерлек урын да юк — геройларның мондый көчле романтик кичерешләр ташкынында хөр тормышка омты луы, буяуларның тасвир тукымасына Горькийга хас кыю, мул һәм тәэсирле итеп салынуы. шигъри деталь-образларның төгәллеге һәм ачыклыгы безнең тыйнак әдәбиятыбызда бик еш кунак түгел. Китаптагы тәрҗемәләр кешелек дөньясының күп тавышка җырланган яңа, югары идеяләрен, поэтик көчен чагылдыралар һәм. табигый ки, бер үк вакытта алар тәрҗемәченең дә гражданин, көрәшче, шагыйрь буларак шнгърн йөрәк авазын ишеттерәләр. Әмма шушы урында күңелдә туган тагын бер теләкне дә белдереп үтәсе килә: җыен тыкка шагыйрьләрнең саллыракларын гына сайлап тәкъдим итү уңышлырак булмас идеме икән?! Саннары азрак булса, иҗатларына да урын күбрәк бирелер иде бит. Берике шигырьдә генә авторның шигъри йөзен күреп алуы авыр. Димәк, бу очракта билгеле бер чуарлык кына барлыкка килмиме? Дөрес, җыентык болай шигъри букет сыман кабул ителә. Әмма бәйләмгә дә бит барлык чәчәкләр куелмый. Аларның төре азрак булган саен, букет төзүченең зәвыгы да, чәчәкләрнең хуш исе дә ачыграк сиземләнә түгелме соң? Бәлки бу тәрҗемәләрне берничә китапка бүлеп (әйтик. Көнчыгыш шагыйрьләре, рус шагыйрьләре һ. б.) чыгару кирәк булгандыр. Һич югы, киләчәктә тәрҗемәченең бигрәк тә Көнчыгыш тугандаш төрки халыклар иҗатына күбрәк игътибар итүен теләргә кирәктер. Безнеңчә, Ә. Исхак монда үзен иркенрәк тә сизә, һәм кардәш халыклар шигъриятен русча тәрҗемәләре аша күзалларга тырышкан яшь буын укучылары өчен дә моның әһәмияте аеруча зур. Низами, Хәйям, Нәваи. Мәхтүмколый һ. б. бөек төрки шагыйрьләрнең китапларын үз телебездә әзерләп бастыру күптән кирәк югыйсә. Инде без билгеле бер дәрәҗәдә үзебезнең өченче сорауга — «Ник тәрҗемә иткән?» дигән сорауга да җавап биреп киттек бугай. Димәк, тәрҗемәче үзенең укучыларын яңа шагыйрьләр, яңа шигъри ачышлар белән таныштыра. Шуның белән ул милли әдәбиятка үзенчәлекле яңа әдәби агымнар китереп кертә, аны яңа иҗади мөмкинлекләр белән баета? Кешелекнең классик шагыйрьләрен шундый тиз арада туган телеңдә сөйләштерә башлау үзе зур бер бәйрем түгелмени! Әмма тәрҗемә сәнгатенең тагын бер җитди хасияте бар — ул әдипләргә (шул исәптән укучыга да) зур поэтик иҗат мәктәбе булып тора. Чыннан да, укучыны таныштыру өчен генә бүгенге көндә Пушкин, Лермонтов, шул ук Горький, Маяковский әсәрләрен татар укучысына зурдан кубып тәрҗемә итеп тору үзен аклар идеме икән? . Бит бүгенге татар укучысы аларны оригиналларында укып та бик яхшы төшенә. Хәер, без, нигездә, шулай уйлап эш итәбез дә бугай инде, һәм бик нык ялгышабыз. Бу уңайдан минем укучының игътибарын бер гыйбрәтле фактка юнәлтәсем килә. Болгариядә, әйтик, соңгы илле ел эчендә А. Пушкинның «Евгений Онегин» романы унике (!) тапкыр тәрҗемә ителеп чыга. Григор Ленков эшләгән соңгы вариант исә. тән кыйтьчеләрнең бердәм фикере буенча, Болгария культура тормышында бер вакыйга булып таныла. Әлеге тәрҗемәче уңышның серен үзенә кадәр бу өлкәдә эшләгән элгәре- ләрнең тәҗрибәсенә таянуында күрә... Гыйбрәт эзләп ерак китмичә, үзебезнең Тукай. Әмирханнарыбызны гына искә төшерү дә җитә. Тукайның шигъри теле халык теле, халык шигърияте белән ачылган кебек үк, аның шигъри иҗаты, Пушкин, Лермонтовлар шигърияте белән дә күпмедер азыкланып, яшәеш тапкан түгелме соң? Совет шагыйрьләреннән М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи. Ә. Ерикәй, Ш. Маннур. С. Баттал. Н. Арсланов. 3. Нури, шулай ук Ә. Исхак үзе дә бу эштә күп көч куйды. Әмма бүгенге буын шагыйрьләрен тәрҗемәдә алай актив димәс идек. Пушкин. Лермонтовларның соңгы тәрҗемә китаплары чыкканга да утыз елдан ашып китте. Әлбәттә, безнең буын шагыйрьләре күп укыйлар, белемлеләр. Әмма укып оныту бер хәл, иҗат газабы аша каныңа сеЦдереп тапкан хакыйкать — бөтенләй икенче. Бүген ге поэзиябезнең иң зур кимчелеге — бик күп шагыйрьләребезнең шәхес булып ачылып җитмәвенең бер сәбәбе дә шуңа бәйле түгелме икән?! Тәрҗемә ул шигъри фикерләү генә дә түгел, ул дөньякүләм процесска бербөтен булып кушылу һәм шулай ук шәхес буларак үсү дигән сүз. Бүгенге көндә яшь шагыйрьләребезнең борынгы кытай, грек, рим шагыйрьләрен, Шекспир. Гете кебек дөнья классикларын ярыша ярыша тәрҗемә итүләрен хыялый рәвештә күз алдына китергәч... елмаеп куясың. Кызганыч елмаю, әлбәттә. Кыс касы, яшь буын шагыйрьләре үз укучыларын дөнья шигърияте белән бәйләнештә тотуда халык һәм поэзия алдында, үткән буыннар һәм киләчәк алдында, ниһаять, Замаң ал дында нык бурычлылар әле. Өлкән әдипнең әлеге китабы тәрҗемәләр турында, бүгенге поэзия турынды әнә шун дый уйлар, борчылулар кузгатуы белән дә зур әһәмияткә ия. Яшьләр алдында ул фида карилекнең матур бер үрнәге булып тора. Шигъри тәрҗемәләргә нокта куярга иртә. Шигъри дәрт, шигъри бәйге дәвам ителергә тиеш. Шигърият чишмәләрен саектырырга безнең хакыбыз юк!