Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Тагын бер яз...

Тагын бер яз керде тормышыма, гомергә аны нурлы яз димәм: ул аерса мине юлдашлардан, фикердәшләр-яшьтәшләремнән. Тагын бер яз керде тормышыма, битләремә җылы кагылды. Күкрәк баеп калды кырлар сыман, таңнар булып хисләр кабынды... Тагын бер яз керде тормышыма, тау-тау булып тулды моңнарым. Ун бармагым ун гөрләвек булып җырлаганны Кояш тыңлады. Тагын бер яз керде тормышыма, күзләремә күкләр кушылды. Кочагымда Идел кыймылдады,— нәни бәхтем син, дип пышылдыйм. Тагын бер яз керде торышыма, гомергә аны нурлы яз димәм: ул аерса өлкән дусларымнан, я аерса нәни бәхетемнән. Яратуга хәтле... РӨСТӘМ МИНГАЛИМ (1937) — шагыйрь, «Эзләр». «Күз карасы». «Шигырьләр һәм поэмалар» һ. б. шигырь китаплары авторы. Берничә китабы Мәскәүдә рус телендә басылды. Балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Казанда яши. Бик яратып бардым, бардым бераз соңлап. Бик сагынып бардым. Бардым бераз соңлап... Соңламагыз диеп, киңәш бирә алам. Тормыш менә шулай, һәм шул килеш кала. Барсагыз да йөгереп, минем кебек итеп, барыгыз да очып, мине күпкә үтеп: яратуга хәтле ара шундый ерак... Яратырсыз соңрак, сагынырсыз соңрак. Йөрәккә якыннарым Сок суы җылы иде, җыелып ала идек. Каз төркеме шикелле коенып ала идек. Каз төркеме шикелле таралып беттекме әле? Каил арда калдык әле? Кайларга җиттек әле? — Йөрәккә якыннарым, кочакка еракларым! Саклый алды кайсыбыз ак килеш канатларын? ...Кайсыбыз ялгыз оча, ялгыз моңын ишетәм. Үрләр астындамы ул, Кояш артында микән? ...Ялгыз моңын ишетәм. Күтәрелде Күтәрелде чүрәкәй, чүгеп алды су яры... Кемдер чалгы чүкеде, кемдер чалгы кайрады. ...Ут биеде учакта, утта казан сайрады, без өмәдә кайнадык — ел үсәсен көн үстек. Кашык хәтле малайлар чүмеч-чүмеч су эчтек. Ничә чүмеч тир койдык, саны истә калмады. Калды истә чәчәкләр мәңгелеккә алланып. чүрәкГәй Ак яулыклы апалар, гел хәтердә күзләре! Битен юган абыйлар, яшел ярга тезләнеп... Уйлап бүген аларны, ялгыз торам бу ярда. Әллә нинди моңым бар, шуны кая куярга?! Кем дә килми яныма, кемдер чалгы кайрамый. Ут биеми учакта, утта казан сайрамый... Күтәрелде чүрәкәй, чүгеп алды су яры. Ак казлары белән Мондый яшел таулар бездә генә, ялгыз каен яшел басуда... Уйладым да шулай киткән язда, оныттым да кебек барсын да. Күнегелде күмәк бакчаларга, уртак йортлар моңын аңладым. Кибетләргә йөреп балык сөздем, базарларда куян ауладым. Ялга сирәк бардым урманнарга, авылга дип ярсып тормадым. Күңелемә җыйдым шәһәрләрнең тәрәзләрдән сипкән җырларын. Бик яратып бастым таш юлларга, җирдә туфрак барын онытып... Бүген килеп уйга авыл керә, ак казлары белән һәр йорты. Яшел басу күрәм, ялгыз каен, таулар нинди яшел, кара син?! Кара, ничек гомер якынайта кеше белән үлән арасын, кеше белән туфрак арасын. Ничек йөрмәсен хәтердә Ничек йөрмәсен хәтердә хәтергә терәк таулар, безне тирбәткән каеннар — ничек онтылсын алар? Кичке тынлыкта урамнар, авылда киндер исе... Ничек йөрмәсен хәтердә хәтергә дәва хисе? Бала чактан ук сагынып, безгә булмаган тиңнәр... Ничек йөрмәсен хәтердә йокы кермәгән төннәр? Ничек йөрмәсен хәтердә, онтылсын ничек алар — шатланып, әтәч шикелле кычкырып аткан таңнар?! Соңгы ямаулык Без күңелне ямадык, ямадык та яңардык. Дөнья тулы ямаулык,— әгәр калсаң ямарлык: елмаюлар — ямаулык, матур күзләр — ямаулык, матур сүзләр — ямаулык,— әгәр калсаң ямарлык. Әллә ничә ямалдык, әллә ничә яңардык. Кояш — соңгы ямаулык,— әгәр калсак ямарлык... Без күңелне ямадык. Җыр канаты Кала гөлләр изәп безгә туган кырлар,— болар — безнең җанны аңлый торган кырлар. Безне белгән таулар — бәрхет тауларыбыз. Йомшак тауларыбыз, бәхет тауларыбыз! Алка-алка юллар, юлда дуслар табыла. Кызыл офыкларга безнең җырлар кагыла. ...Ерак офыкларга, кайнар офыкларга, янган офыкларга җыр канаты кагыла. Көз килгән лә... Көз килгән лә, көз инде бу, сәлам бездән көзге җилгә! Сип әле, җил, сәламемне яфрак төсле сары җиргә. Гомер көзен сизмәгәннәр Мәңгелекне уйлаганда... Мин килештем картлык белән, аны җиңеп булмаганга. Бетте сыман язларыма — яшьлегемә үпкәләр дә... Сип әле, җил, сәламемне гомер көзе җиткәннәргә. Җиткән лә ул, көз инде бу, көз булса да без әле — без... Безнең көздәй — сагынырлык матур булсын көзләрегез. Онытып ял итәргә дә... Онытып ял итәргә дә киттем байтак ара... Киткән арам — ни манзара, көзләренә кара! Дөнья көзге каенлыктай үтәли күренә... Юлларым — еллар төбендә һәм күкләр түрендә. Җылынган учагым булып, ерак кала Кояш... Хәерле юл! Әй, еракта арттан килгән юлдаш! Югалтышсак, билге кара, килә күр син танып: мин юлымны калдырырмын йолдыз белән ябып. Туган-үскән якларда Туган-үскән якларда, иркәләнеп җилләргә, уздым бер бала сыман, каенлык арасыннан. Күзләрең карар сыман каенлык арасыннан. Туган-үскән якларда, изү ачып җилләргә, уздым сулар буеннан, суда камыш куерган. Күзләрең карар сыман камышлык арасыннан. Туган-үскән якларда, Күптән узган чаклардай, уздым бер бала сыман арышлык арасыннан. Күзләрең карар сыман арышлык арасыннан. Карамады күзләрең, тик һаман да без әле икәү барабыз сыман, каенлык арасыннан... Арышлык арасыннан. Камышлык арасыннан.