Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Марафон

Мәңгелек марафон кебек — Кешелек, алга барыш! Ул шулай мең гасырларга Сузыла алган ярыш. Син дә, халкым, киткәнсең дә Кешелеккә ияреп. Киләсең ерып чорларны — Алдыңда баш иярлек! Абынып та егылгансың, Чалып та екканнардыр. Шуңа кайчак кайберәүләр Алга да чыкканнардыр. Тик карамый давылларга, Ялкыннарга, утларга, Атлы рәтләрдә киләсең! — Исәбең юк туктарга. Киңәя генә сулышың. Тының ачыла гына. Финиш әле күренми дә. Юл — озын. Чыда гына! Егылсаң да, яңадан тор! Абынсаң, алга талпын! Старт бер алынган инде. Туктау юк сиңа, халкым! Туктарга синең хакың юк. Туктау — үлем белән бер. Туктый күрмә! Алга таба Меңе белән түләнер. Сокланып сиңа гасырлар, Чорлар кул болгаячак! Марафон дәвам итә. Тик Финишы булмаячак...Шагыйрьләр «Тукай яшен узып барам»,— Дип язган идем күптән. Ул шигырь язылганга да Гомерләр шактый үткән. Тукайлар, Бабичлар яше Сизелми дә узылды. Ах, безнең бу өлгерүләр Озаккарак сузылды. Әйтәләр әллә үз итеп, Әйтәләр әллә көлеп, «Яшь шагыйрьләр»,— диләр безне Ун ел элекке кебек. Мин — яшь шагыйрь — озакламы) Җитәм Пушкин яшенә. Ә гомерем — йомгагының Очын һаман яшерә. Гомер җитез... Бу дөньяда Туфаннар яше дә бар. Үзенчә яши һәр шагыйрь, һәркем үз яшен табар! Яшибез... ә гомерләрнең Кыйммәте ни, тәме ни? Үз яшенә җитәр һәркем — Тик хикмәт яшьтәмени?! РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (1948)—шагыйрь. «Бәхетле булыгыз». «Айга очтык». «Мәңгелек сәфәр» һ. б. зурлар һәм балалар өчен татар һәм рус телләрендә басылган шигырь китаплары авторы, Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. Мәңгелек марафон кебек — Кешелек, алга барыш! Ул шулай мең гасырларга Сузыла алган ярыш. Син дә, халкым, киткәнсең дә Кешелеккә ияреп. Киләсең ерып чорларны — Алдыңда баш иярлек! Абынып та егылгансың, Чалып та екканнардыр. Шуңа кайчак кайберәүләр Алга да чыкканнардыр. Тик карамый давылларга, Ялкыннарга, утларга, Атлы рәтләрдә киләсең! — Исәбең юк туктарга. Киңәя генә сулышың. Тының ачыла гына. Финиш әле күренми дә. Юл — озын. Чыда гына! Егылсаң да, яңадан тор! Абынсаң, алга талпын! Старт бер алынган инде. Туктау юк сиңа, халкым! Туктарга синең хакың юк. Туктау — үлем белән бер. Туктый күрмә! Алга таба Меңе белән түләнер. Сокланып сиңа гасырлар, Чорлар кул болгаячак! Марафон дәвам итә. Тик Финишы булмаячак... Бабамнарның каны уйный синдә.. Бер тынмас җан булдың инде, энем! Тора алмыйсың бер урында. Син яшисең әле, әйтерсең лә, Күчмә кабиләләр чорында. Бер караганда син Әстерханда, Я Казахстанда, я Казанда, Я Шәммәтгә! Тик һаман да сиңа Нидер җитми, нидер аз анда. Юлы булса, ике уйлап тормый, Чыгып китәр идең Айга да. Тик аңладың микән — шул ук икән Дөнья дигәннәре кайда да... Ерак җирләр сине тарта һаман, Каян килгән сиңа күчмәлек? Ул, мөгаен, ерак гасырлардан — Бабаларыбыздан истәлек. Дала җитми синең күңелеңә, Киңлек кирәк синең кебеккә. Аргамаклар кирәк чабар өчен Батырганчы ап-ак күбеккә. Чыгар өчен ерак сәфәрләргә, Торыр өчен һаман ыргылып... Бабамнарның каны уйный синдә, Шул бирмидер сиңа тынгылык. Тик без күптән утрак тормышта шул, Туры килә шунда кайнарга... Әнкәй тагын бик борчылып язган — Җыенасың тагын кайларга? Сагыш Зур бер сагыш яши күкрәгемдә. Зур бер сагыш оча күкләремдә. Зур бер сагыш! Зур бер сагыш җанда, юк, тик ятмый. Зур бер сагыш мине, юк, йоклатмый. Зур бер сагыш! Зур бер сагыш телим сиңа да мин. Зур бер сагыш килсен сиңа. Амин! Зур бер сагыш! Зур бер сагыш янсын күкрәгеңдә. Зур бер сагыш очсын күкләреңдә. Зур бер сагыш! Зур бер сагыш янсын, тик ятмасын. Зур бер сагыш сине йоклатмасын. Зур бер сагыш! Зур бер сагыш... ансыз тыныч күңел. Зур бер сагыш тик... куркыныч түгел! Зур бер сагыш! Зур бер сагыш... Ул иң олы табыш. Ул — мәхәббәт, ул һәркемгә таныш. Зур бер сагыш! Алтын алма Сине генә яратырмын дидең, Иң бәхетле кеше иттерсәң — Әгәр мине оҗмах бакчасыннан Алтын алма өзеп китерсәң. Яратыласым бик килә иде — Башка чара миңа калмады. Ничек итсәм иттем, ләкин табып Китердем ул алтын алманы. һәм яраттың мине. Ә алмасы Әй тәмле дә, ал да иде ул — Үзегезнең алма бакчасыннан Урлап чыккан алма иде ул. Галактика. Галәм. Йолдызлыклар... Күпме алар йолдыз кырында! Тик башкалар кебек шәп шигырьләр Язалган юк алар турында. Ниндирәктер? Нинди матдәдәндер? Гыйбарәтме алар ялкыннан? Бөтенләй ят дөнья. Мин аларны Күргәнем юк бер дә якыннан. Ерак йолдызларга багышлап мин Шәп шигырьләр язар идем дә... һаман барып чыга алганым юк Шул галәмгә — йолдыз иленә. Гомер Гомер уза... йөрим гомер Турында уйлап — Гомер узмый, Без узабыз Шул гомер буйлап! Ф Халкым күргән хәсрәтләрне. Кайгыларны, михнәтләрне Йөрәгемә җыеп барам һәм нәфрәткә әйләндерәм — Дошманым өчен! Халкымдагы аклыкларны, Бәхетләрне, шатлыкларны Йөрәгемә җыям да мин Мәхәббәткә әйләндерәм — Дусларым өчен! Төнем якты, нурлы булыр — Кояшның соңгы нурын Алып калдым мин үземә, Бер нурсыз калмас борын. Кояшта нур — кеше саен. Тиеш миңа үз нурым. Кояш нуры булса гына Балкыр минем күз нурым! Ерактагы кояш Син беләсең микән, безнең сөю Башкаларныкыннан татлырак. Юкка гына әйтмәгәннәр икән: Ерактагы кояш яктырак. Ерактагы кояш — Йөрәктәге кояш. Йөрәктәге кояш яктырак! Нишләргә дә белмәгәндә кайчак, Йөргән чакта ялгыз аптырап, Мин үземне ышандыра башлыйм: Ерактагы кояш яктырак. Ерактагы кояш — Йөрәктәге кояш. Йөрәктәге кояш яктырак! Очар идем кайнар кочагыңа. Син яшәгән якты як ерак. Булсын, әйдә, булсын! Ә шулай да Ерактагы кояш яктырак. Ерактагы кояш — Йөрәктәге кояш. Йөрәктәге кояш яктырак! Безнең кебек беркем яраталмый — Мәхәббәткә без бит хаклырак. Торган саен ныграк аңлый барам: Ерактагы кояш яктырак. Ерактагы кояш — Йөрәктәге кояш. Йөрәктәге кояш яктырак! Кайда да... 1984—1985. Тар ла миңа Казан гына, Үскәнгәдер иркендә. Туган яклар тарта мине — Түгел мин үз иркемдә. Җырлыйм туган якларымны Каладагы көемә. Кайтып китәм Актанышка, Илешемә — өемә. Китеп барам Исәнбәтләр, Еникилар ягына. Ул якларда, беләсезме. Нинди көйләр агыла? Ул якта да иң борынгы Көйләр бар — без белмәгән. Ничә гасыр җырланганга, Алар исән, үлмәгән. Ул көйләрне аңлап була Үзең көйләсәң генә. Бер көйләсәң, моңлы затка Әйләнәсен мәңгегә! Әле дә кайтсам, йөрим мин Исереп шул көйләргә. Үзем көйлим, үзем шуны Юрыйм әллә ниләргә... һәм кайтам мин Казаныма Яктырып, канатланып! Кайда да үзебезнең моң, Кайда да безнең халык.