Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШ

Бу көрәш ничә елларга сузылды икән? Авыл халкы җиде-сигез еллар дип бара, Балтачта, ун еллар чамасы, диләр. Миңа калса, бу көрәш инде миллион еллар — кешелек барлыкка килгәннән бирле дәвам итәдер. Яктылык һәм каралык көрәше, намус һәм яла көрәше. Корбаннары да күп булгандыр бу көрәшнең. Ике як та үзен хаклы дип санагандыр. Агын — акка, карасын карага бары тик Вакыт кына аерып күрсәтә. Балтач районының иң төньяк чигендә җыйнак кына бер авыл бар. Моңа кадәр әле аның яхшы яктан да, начар яктан да телгә, тарихка кергәне булмаган. Ә менә шушы көрәш башлангач, аның исеме Мәскәүгә, иң югары оешмаларга хәтле барып җитә. Хат авторы башта кемлеген яшерә, аннан, кыюланып китеп, үзен хаклы санап, исемен дә күрсәтеп яза башлый. «Яшь ленинчы» газетасыннан башлап, республиканың барлык газета-журнал- лары. Казан һәм Мәскәү комиссияләре шушы хатларда язылганнарны тикшерәләр һәр хатта ярдәм сорау, мәсьәләгә тизрәк ачыклык кертү, урынсызга рәнҗеткәннәре өчен гаепле кешене хөкемгә тартырга чакыру: «Мин, «Якты юл» колхозының элекке члены Гыйләҗетдиное Гарәфетдин, III группа инвалид, колхоз председателе Хәмит Гәрәев аркасында авылдан куылдым. Чөнки ул миңа эш бирмәде. Малларымны көтүгә чыгармады. Балаларым мәктәпкә йөри алмады. Хатыным да авыру. Без биш бала белән авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Гәрәев үзе колхоз байлыгын урлый. Мотоцикл, машина, тана сатып, акчасын үзенә үзләштерә. Килеп тикшерүегезне сорыйбыз» Хатлар әнә шулай языла. Хәвефле хәбәр бик күп кешене аякка бастыра һәм Гый- ләҗетдиновның һәр хаты саен эшне җентекләп тикшерә башлыйлар. Ун елга якын председательнең һәр адымын, һәр кылган эшен җиз иләктән уздыралар, дистәләгән кеше белән сөйләшәләр, ләкин һәр очракта халыкның, кыя булып, председательне яклавын күреп, гаҗәпкә калалар. Инде тикшерүләр һаман кимемәгәч, эшләргә, яшәргә комачау итә башлагач, колхозның барлык коммунистлары җыелып, партиянең район һәм өлкә комитетларына хат язалар. Хатта болай диелә: «Якты юл» колхозы Хәмит Гәрәев эшли башлаганнан бирле гел үсештә. Колхозның экономикасы ныгыды, шушы елларда дәүләттән алынган бурычлар түләп бетерелде. Халык җитәкченең эшеннән канәгать. Ни өчен «шабашник»ның сүзенә ышанып, коммунист җитәкченең эшенә, тормышына шундый ревизия ясала? Ни өчен бу тикшерүләргә һаман чик куелмый? Без. колхоз коммунистлары, нигезсез бу жалобаларны тикшерүне туктатуны сорыйбыз Гәрәев халык өчен кирәк, һәм без аның өчен көрәшәчәкбез. Ә Гыйләҗетдинов кебек типлар авыл, ил өчен түгел, бәлки үзләре өчен генә яшиләр Колхоз тормышында шундый кешеләрнең тон бирергә тырышуларына каршы да без көрәшәчәкбез» Кемгә каршы шулай күтәрелеп чыга соң авыл халкы һәм кемне һәртөрле усаллыктан. нахактан якларга, сакларга тырыша? Алар икесе дә — бер авыл, бер чор кешеләре. Ир уртасы кешеләр, берсенең — биш, икенчесенең дүрт баласы бар Нинди шартларда, нәрсә хакына кан дошманга әйләнә соң бу ике авылдаш? ...Моннан ун-егерме ел элек республиканың төньяк районнарында яшәүче ир-атлар' ның канына сеңгән бер гадәт бар иде: бераз гына тормыш авырая башладымы, балта- пычкыларын җыялар да, күрше өлкәләргә чыгып китәләр. Колхоз кырында эшләргә кеше юк. абзарлар җимерелеп килә, юллар йөрерлек түгел, ләкин акча эшләргә китүчене ул борчымый, аның күз алдында үз хуҗалыгы, үз йорты, үз балаларының киләчәге һәм ул, баш күтәрми, бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле балта белән селтәнеп, үз кесәсенә тиенләп акча җыя, гаиләсен, балаларын сирәк күрә, ләкин тормышының көннән- көн ныгый баруын сизенә ул. Гыйләҗетдиное та менә шушындый «оста»ларның берсе Б була. Берничек тә колхозда эшләтеп булмый аны. Авыруын исәпкә алып, каравылга чыгарга да тәкъдим ител карыйлар — ризалашмый, фермага терлекләрне ясалма орлыкландыручы итеп чакыралар — якын да килми. Балтасын ала да тагын авылдан чыгып китә, һәм бер китүендә 5—6 ел рәттән шабашкада йөри ул. Ә үзе колхозда исәпләнә — гаиләсе авылда яши, бәрәңгесен утырта, мал-туары колхоз җирендә йөри. Бераздан олы малаен да үзе белән ияртеп алып китә. Аларга карап, авылның башка ирләре дә шул якка каералар һәм яңа гына председатель булып эшли башлаган Хәмит Гәрәев, идарә әгъзалары белән килешеп, кискен нәтиҗәгә килә. Гыйләҗетдинов кебекләрне туктатмасаң, бо- лай да дәүләткә миллионлаган- бурычы булган колхоз бөтенләй авыр хәлдә калырга мөмкин- Кисәтеп-кисәтеп тә теләсә кайда акча эшләп, үз тормышын гына кайгыртып йөрүеннән туктамагач, җыелыш җыеп, Гыйләҗетдиноены колхоздан чыгаралар. Зур янау, шау-шулар белән ул күрше Киров өлкәсенә күчеп китә. Шунда барып совхозга урнаша һәм Гәрәев өстеннән берсеннән-берсе усал, күләмле жалобалар ява башлый. Авылда калган туганнарына Гарәфетдин еш кайтып йөри, Гәрәевнең «гаепләрен» җентекләп җыя, һәр адымын, һәр сатып алган әйберен теркәп бара һәм шул мәгълүматлар белән күрше Чепья авылына төшеп китә. Шушы урында язмабызга тагы бер «герой» килеп керергә тиеш иде. Ләкин сугыш ветераны икәнен искә алып, без ул агайның исемен күрсәтмәскә булдык. Гәрчә аның кулы белән язылган хат-жалобалар бик күп кешеләрнең вакытын, тынычлыгын, сәламәтлеген алса да. Язу-сызу осталыгы чамалы булган Гыйләҗетдиновка бөтен жалобаларны, тәртибен китереп, күп нөсхәләрдә, илнең төрле тарафларына барып җитәрлек итеп, шушы агай язып бирә, һәм ун ел буе уннарча кешеләр, төп шөгыльләреннән бүленеп, шул хатлардагы һәр пунктны. Гәрәевнең һәр кылган эшен тикшерәләр. Инде председательнең үзеннән бер генә кыңгыр эш тә таба алмагач, дәгъвачылар колхозның экономикасына анализ ясый башлыйлар, акча мәсьәләләрен күтәреп чыгалар. Гарәфетдиннең авылда калган туганнары кирәкле бөтен мәгълүмат белән тәэмин итеп торалар. Көрәш кискен- ләшкәннән-кискенләшә бара, райондагы зур-зур иптәшләр дә, бу мәгънәсез һөҗүмгә вакытында нокта куясы урында, көрәш сызыгының ике ягына бүленәләр, фикер каршылыгында яшәгән кайбер җитәкчеләр өчен «('эрэев эше» үзара һөҗүм итешү коралына әйләнеп китә. Мәсьәлә, куерып, тагы Казан белән Мәскәү арасында йөри башлый. Гыйләҗетдиновның шәхси усаллыгы социаль төс, социаль бәлагә әйләнү куркынычы туа. һәм колхозның коммунистлары, председатель Хәмит Гәрәевне яклап, тиешле оешмаларга хат язарга мәҗбүр булалар. Кем ул Гәрәев? Жалобаларда язылганча, куркыныч бер тип, карак, җинаятьчеме, әллә, авыл коммунистлары бәяләгәнчә, принципиаль, акыллы, кешелекле җитәкчеме? Бу сорауларга җавап бирергә ашыкканчы, 16 ел буе Гәрәев җитәкләгән колхозга, кешеләр тормышына күз салыйк әле! Кешенең тормышы аның өстеннән күпме жалоба язылганга карап түгел, аннан соң ни калуына карап бәяләнә. Әгәр 16 ел гомерен шушы Гыйләҗетдинов белән генә көрәшеп уздырса, ‘ хәтта җиңеп, акланып чыкса да. Гәрәев бу язманың герое була алмас иде. Ләкин шушы 16 ел эчендә Гәрәев зуррак максатлар — авылдагы яңа тормыш, кешеләрнең аңында яңа караш өчен дә көрәшкән икән бит! Кечкенә генә бер колхоз мисалында җирнең, кешеләрнең нинди могҗизалар тудырырга сәләтле булуын күрсәткән ул. Күп кенә хуҗалыкларда бүген генә күтәрелгән проблемалар монда инде берничә ел элек хәл ителгән, без сокланып сөйләгән күрсәткечләр — монда инде гадәти хәл, күпләр өчен хыял булган тормыш монда — чынбарлык. 1964 елда, Хәмит Гәрәевич председатель булып эшли башлаганда, «Якты юл» колхозының дәүләткә берничә миллион бурычы була. Хәзер исә колхозның 1 миллион сум чиста үз маясы бар. Бүгенгесе көндә дә дәүләткә муеннан бурычка баткан колхозлар өчен бу хуҗалыкның күтәрелү тарихы бик гыйбрәтле. «Нәрсәдән башладыгыз соң?» — дигән сорауга Хәмит Гәрәевич бүген: "Барысыннан да».— дип җавап бирер иде. Кешеләрдән, тәртиптән, яңалыкларны белеп, ышанып файдаланудан һәм. . өметтән. «Буавыллар барыбер үзгәрергә, яхшырырга тиеш!» — дигән якты өметтән. Хәмит Гәрәевич үзе агроном кеше, һәм үзгәреш кертүне җирдән башлавы да гаҗәп түгел. Тагы саннарга күчик. Ул эшли башлаганда, һәр гектар җирдән 9—10 центнер уңыш алынса, узган ел ул — 31.4 центнер булган. Ә бер участокта, тәҗрибә өчен чәчеп караган бодай гектардан 44 центнер уңыш биргән. Сере нидәме? Башны туктаусыз эшләтеп торуда. Әйтик, шушы бодай кырына Гәрәев бөртекне., тоташ чәчтергән. Ничә еллар кулланылган рәт-рәт чәчү алымы беләи түгел, борынгырак ысулдан файдаланган председатель. Чәчкечләрне дә үзләре ясаганнар. Быел кырларга алты шундый чәчкеч чыгарырга торалар, көздән, тәҗрибә өчен. 7—8 гектар арышны шулай чәчеп караганнар. Болай чәчү — Гәрәевнең балачак хыялларының берсе. Районда беренчеләрдән булып, алар җирне яссы кискечләр белән эшкәртә башлаганнар. Монысы — Мальцев ысулы. «Сельская жизньлда шул турыда мәкалә укуга, Гәрәев Целиноградка, махсус заводка кеше җибәрә. Ләкин башта аларга ул яссы кискечләрне бирмиләр, Мәскәүдән махсус хат яздырып алгач кына, 5 яссы кискеч алып кайталар, хәзер бу деталь аларда уннан артык. Ләкин аны теләсә ничек, һәр елны файдаланмыйлар бу колхозда. Бер елны җирләрне гадәти сукалыйлар, икенче көздә инде яссы кискечкә күчәләр. Камыл өстә кала, җирдә йомшак катлам барлыкка килә, туфракта дым саклау, һава алмашыну өчен дә бу ысул бик файдалы, эррозиядән дә коткара. Соңгы елларда шундый зур уңыш алуның өченче сере— ашламада, аны җиргә дөрес кертүдә. Киров өлкәсеннән ташып, һәр гектар җиргә берәр тонна фосфорит керткәннәр Органик ашламалар да һәр участоктагы туфракның мөмкинлекләрен күздә тотып кулланыла. һәр елны мул иттереп пар җире калдыралар. Җир белән биредә әнә шулай бик сак, уйлап, киләчәкне дә күздә тотып эш итәләр. «Бу кырлар гектардан 50 шәр, 60 шар центнер уңыш бирергә сәләтле,— ди Хәмит Гәрәевич.— Тик моның өчен әле сортларны да яхшыртырга, яңартырга кирәк, сугаруны да көйләп җибәрергә...» Гәрәев җитәкләгән колхозны игенчелек буенча республика тарихыннан сызып ташлап булмый. Көрәшнең бу төрендә ул җиңел чыкты. Халык алдында, ил алдында, эш белән. Инде колхозның терлекчелектәге хәлләренә күз салыйк Моннан 15—16 ел элек терлек ябарга абзары да булмаган колхоз бүген нәсел таналары үстереп сату буенча республикада иң эре хуҗалыкларның берсе санала. Биредә хәзер 2500 баш мөгезле эре терлек бар, һәр ел саен шуның 1100 ен 420 шәр килограммга җиткереп, 5—6 айлык буазлык белән, республика хуҗалыкларына саталар. Тәүлеклек артым (601 грамм), терлекләрнең яхшы нәселле, нык булуы ягыннан «Якты юл» колхозы шундый 42 махсус хуҗалык арасында республикада беренче урында тора. Бу хәтле терлекне карарга кайдан кеше табып бетерә соң Гәрәев? Таналарда гына да 70 кеше эшли, инде 1976 елдан бирле терлекчелектә ике смена. Мәктәпне тәмамлаган кызлар фермага бик теләп киләләр. Авылдан китүчеләр юк диярлек. Колхоз бөтен язгы-көзге кыр эшләрен бары тик үз көче белән генә башкарып чыга. Читтән китерел эшләтү биредә юк. һәр колхоз җитәкчесенең хыялы бит бу! Гәрәев, ярты көчен, сәламәтлеген жалоба тикшерүләргә сарыф иткән Гәрәев. ничек ирешкән соң моңа? Бу тыйнак, моңсу, әдәпле кешедә халыкны шулай үз артыннан ияртә алырлык нинди көч, җан олылыгы бар соң? Моның да сере, җавабы бик гадидер — кешеләр аның үзе өчен түгел, ил, халык өчен шулай тырышып йөрүен күрәләр бит. Кешеләр барысын да күрә: председательнең өе иске икәнен дә, 50 яшьлек юбилеен уздырырга урыны югын да. Шул ук вакытта ел саен икешәр-өчәр кешегә колхозның өй салып бирүен дә күрә. Куныр авылында хәзер өр-яңа урам — колхоз төзеткән йортлардан гына торган яңа урам барлыкка килде. Анда гел яшьләр генә яши Кешеләр председательнең соңгы елларда йөрәк авыруыннан җәфаланып, больницаларга кереп ятуын да күрәләр. Күрәләр, саклый алма- ганнарына үзләренең йөрәкләре өзгәләнә, шуңа күрә авылда «Хәмит хакына» дип әйткәннәрен ишетел гаҗәпләнергә кирәкми. Хәмит дигән Кеше хакына биредә халык хәзер барысын эшләргә дә әзер. Председательнең иң якын киңәшчеләре, таянычы — колхозның партком секретаре Мөхәммәт Гыйниятов, агроном, элекке бригадир Галимҗан Гыйль- муллин, механик Равил Хәбибуллин, баш зоотехник Илдар Минһаҗев, ветврач Габдулла Гомәров, терлекчеләр Рабига Гыйләҗева, Минзирә Әхмәтшина, Мөзәянә Мөбарәкшина, Мәрзия Хәбибуллина, механизаторлар Нуретдин Шәйхетдинов, Динус Мәгъсүмов, Әскар Миргалимов, Габделфәрт Әүхәдшин, Рәхимҗан Әшриев. Гарәфетдин Фәсхетдинов һәм башка бик күп, бик күп иптәшләр. Куныр, Шода авыллары халкы. Җитәкчене шул хәтле изгеләштереп , зурлап, аның хыялларын тормышка ашыруда җанын да, аңын да кызганмаган мондый кешеләрне минем очратканым юк иде әле. Гәрәевнең бөтен гомере, тормышы, җаны авылдашларының күз алдында. Әтисе Солтангәрәй авылның иң абруйлы кешесе була, әнисе Оркыя да әдәплелеге, тыйнаклылыгы ягыннан авыл хәтерендә калган Бу нигездә җиде бала үскән. Армиядән тыш, Хәмитнең авыл күзеннән озакка югалып торганы да юк. Аның каядыр еракка, ялга китеп баруын да хәтерләмиләр. Соңгы елларда бөтенләй дә ялсыз эшли. Бер караганда, игенчелек, терлекчелек рәткә салынган, җитәкчегә бераз кызулыкны киметә төшәргә дә ярый кебек. Ә ул әнә һаман туктауны белми. Авыл тормышында тулы гармониягә ирешү өчен игенчелек, терлекчелектәге уңышлар гына аз. Кешеләрнең үзендә үзгәреш кирәк, шәхси хуҗалыкларның тормышын үзгәртергә кирәк, авылга матурлык кирәк! Куныр, Шода авылларын урап алган тау битләрендә яшь урман шаулый. Хәмит урманы ул. Бу якларда шулай дип атыйлар. 1967 елдан башлап, тау битләренә һәр елны 20— 30 гектар урман утыртканнар Бу игелекле эшне дә Гәрәев башлап җибәргән Хәзер дә, һәр язны көрәк тотып, мәктәп балалары белән бергә тауга чыга. Инде яшь урман 300 гектар мәйданда шаулый. Гасырлар буе шаулаячак.. «Якты юл» колхозы—район үзәгеннән иң ерак колхоз Балтачка—40. тимер юлга — 70 чакрым. Күп хуҗалыкларның йөрәгенә төшкән юл мәсьәләсе бу колхозда ничегрәк тора соң? 1973 елда биредә нык таш юллар күтәртелгән булган. Ләкин Хәмит Гәрәевич моңа да вакытлы хәл дип карый. Аның хыялы— авыл юлларын асфальт белән каплау. Колхоз ның хәзер моңа мөмкинлекләре, рәте бар инде, Гәрәев үзендә кечкенә генә асфальт заводы ачуны планлаштыра. Шул хакта килешү өчен, инде Воронежга кешеләр дә җибәрелгән. һәм быелдан да калмый, эшне көйләргә уйлыйлар. Куныр, Шода авылларын гына түгел, тирә-яктагы күп хуҗалыкларны юллы итәр әле Гәрәев заводы. Чөнки биредә уйлаганны үтәмичә калмыйлар. Авылда тагы нәрсәләр эшләргә була? Хыялның, мөмкинлекләрнең чиге юк икән. Куныр, Шода авыллары тормышыннан күпләр көнләшерлек Сер түгел, печән өсте җитсә, авыл кешесе янып-көеп, терлегенә печән әзерли башлый. Колхоз эше дә онытыла, тәртип бозулар да булып ала, җинаятькә-урлашуга кадәр барып җиткән очраклар да бар. Гәрәев бу хәлдән ничек чыккан соң? z Биредә бу эш берничә көндә хәл ителә. 207 гектар чамасы җирдән печәнне колхоз үзе чаптыра, бүлә, тракторын бирә, һәм аз вакыт эчендә бөтен шәхси хуҗалыклар кышка азыклы булалар. Печән шулай ике тапкыр бүленә Икмәк белән дә шул ук хәл — колхозда эшләүче һәр кеше 20—30 центнердан да ким икмәк алмый. Саламын, чөгендерен, итен, сөтен — барысын да колхоздан яздырып алырга була. Колхозның моңа рәте бар. Үтенечле кеше моннан башын иел борылып китми. Хәтта күрше Чутый авылында йорт янгач та. ярдәм сорап. «Якты юл «га килгәннәр. Хуҗалыклар башка булса да, җир бер бит, ил бер һәм бәла төшсә дә. сөенече булса да, халык Гәрәевкә ашыга. Республикада «Халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртүче председательләр күп түгел. Шуларның берсе — Балтач районы «Якты юл» колхозы председателе Хәмит Гәрәев. Гомер буе башлангыч мәктәпле Куныр авылы 1981 елда колхоз хисабына салынган урта мәктәпле булды. Колхоз хисабына Кунырда—75. Шодада 50 бала өчен бакча төзелә. Куныр балаларына хәзер ул гына аз — бакчаны 125 урынлы итеп үзгәртергә уйлап торалар. Авылда яшь гаиләләр күп, йорт саен 2—3 бала үсә. Мәктәп-бакчаларыңны гына өлгерт! һәм төзи колхоз. Авылларының шулай гөрләп яшәвенә сөенә-сөенә төзи Биредәге ике катлы таш кибетне, аның эчендәге мал-мөлкәтне хәтта кайбер район үзәкләрендә дә күрмисең. Мондагы яхшы җиһаз, суыткыч, келәм, мотоцикл, хрусталь, фарфор савыт-саба, соңгы мода белән тегелгән туннар, аяк киемнәре— барысы да колхозчылар өчен Аскы катта азык-төлек сатыла, кулинария цехы эшли. Чәкчәк, бәлеш, паштет, кош теле — нәрсә телисең, барысын да пешереп бирәләр. Авыл туйлары шушы цех ярдәменнән башка узмый хәзер. Председательнең акыл көче кергән, үзе башлап оештырып йөргән тагы нинди эшләр бар икән авылда? Көрәш бизмәненә ике кешенең яшәү рәвешен салгач, барысын да күрсәтәсе килә Бу тирәләрдә табигать биргән зур сулар юк. Халык никадәр бай, матур яшәсә дә, сусыз моңсызрак, җансызрак кебек булыр иде. һәм Хәмит авылын ясалма күлләр белән әйләндереп ала. Аларга Арча балык хуҗалыгыннан алып кайтып, балыклар җибәрәләр. Балыгы — халыкның үзенә, матурлыгы да үзенә. Балыктан тыш, һәр язны колхоз авыл халкы өчен үрдәк, бройлер чебиләре кайтарта Кемгә күпме кирәк, алдан исемлек җыела Колхозчы, бар эшен ташлап, район үзәге белән ике арада йөрми монда. Намус белән эшләсен генә, колхоз аның тормышын җиңеләйтү, матурлау өчен бөтенесен оештыра Ә хыялның барыбер чиге юк икән. Клублары хәзер дә менә дигән, әмма колхозга аерым спорт залы булган культура сарае кирәк. Туйлар уздыра алырлык банкет залы i-ирәк Хәмит Гәрәееич хыялында ул тулы бер комплекс булып яши—көнкүреш йорты, саклык кассасы, яңа кунакханә, медпункт Ә нигә хыялда гына? Алар инде колхозның алдагы еллардагы планында.да бар. Язмамның ахырында Шода авыл кешесе Фать.йма Хәбибуллинаның колхоз председателе Хәмит Гәрәевкә язган хатыннан юллар китерергә телим «...50 яшь артыннан 40 килми. Бөтен көчегезне колхоз өчен түктегез. Сезне, зур эш эшләп уздырды гомерен дип. җаным якын итә. Бетен авыл сезгә озын гомер, сәламәтлек тели». Кем ул Гәрәев? Ул—«Якты юл» колхозы, аның иминлеге, төзеклеге. Ул — колхозда барган яңа төзелешләр, шаулап утырган яшь урман, зәңгәр күлләр, гектарыннан 40 ар центнер уңыш бирүче иген кырлары... Ул — киләчәк кешесе, илнең терәге. Ә кем ул Гыйләҗетдинов? Ул — кичәгенең бер кара төне. Ил өчен түгел, үзе өчен генә көрәшеп, кешеләргә тынычлап яшәргә, эшләргә комачау итүче тар карашлы бер бәндә. Бер авыл, бер җир кешеләре, ләкин бер фикер кешеләре түгел! һәм Вакыт, Тарих, Хакыйкать аларның һәрберсен, кылган эшләренә карап, үз урыннарына куйды Шулай булырга тиеш тә иде.