Логотип Казан Утлары
Пьеса

КИЧКЕ ҖИДЕДӘН СОҢ

 

БЕР ПӘРДӘЛЕК ПЬЕСА

КАТНАШАЛАР:

Мәүлия Ха т и м ә Рәгыйдә Мостафа Вәли Дә ү л ә т ш Сәхнә икегә бүленгән. Берсе аш-су бүлмәге. Икенчесе түр як. Бер як стена кырыенда карават, ул чаршау белән капланган. Пәрдә ачылганда, тәрәзә буендагы өстәл янында Мостафа утыра. Аның алдында банка белән самогон тора. Ул кызмача. Мәүлия ике бүлмә арасында кызу-кызу нидер эшләп йөри. Мостафа (җырлый). Талы, талы талы бөгелеп тора Ачма тәрәзәңне мин килмичә Тагын бер күрәсе килеп Үзәк өзелеп тора Эх’ М ә ү л ия. Җырласаң адәм рәтле җырла Берсенең башын, икенчесенең азагын Тавышың да моңлы гына сыман Мостафа (уз-узенә) Тормышы да аның шундый, бер алды, биш арты Уф! Тавышны ярыйсы дисеңме Мәүлияттәй7 Мәүлия. Рәтләп җырламыйсың бит. бәлки ярыйсыдыр да Мостафа. Да!. Минем тавыш заманында ярыйсы гына түгел, отлично иде Яшь чакта безнең авылның егетләре-кыз- лары миннән башка бер концерт та куймыйлар иде Әллә ничә мәртәбә Казанның үзенә барып җырладык без заманында Мәүлия (кызу гына килеп. Мостафа янындагы тәрәзәнең пәрдәсен төшерә) Я. җырла, җырла, минем теге якта эшләрем барые. Мостафа Бәлки Хәтимә килгәч җыр- ларм ын Мәүлия Ул килгәч, башкачарак җыр- ларб ыз Мостафа Ничек инде ул, башкачарак? Мәүлия Барсын да алдан белеп утырма әле (өстәлдәге банканы алып китеп, яңа банка китерә) Мә пирвачын гына эчеп җиМостафа(әз генә эчен куя) Шәп нәрсә бу. каһәр төшкере Уңган икәнсең, Мәү- лияттәй. курыкмый-нитми дим мәтәштерә- сең... Мәүлия Мин бит үзем өчен генә, синең шикелле яхшы кешеләр өчен генә Мостафа Рәхмәт, рәхмәт Теге вакытны. беренче килүдә дим Йортыгыз яныннан узып барабыз, бер яшь кенә егет әйтеп салды бит. әйдәгез, дуслар, кереп чыгыйк әле шушы түти өенә, су эчеп, тамак ялгап ди Ризалаштык, ерак юлдан кайтып килә идек бит Ә ул егет монда кергәләгән икән. Күрәм. болдырда чибәрнең дә чибәре, яшь кенә хатын басып тора. Безне күргәч, ялт' Каядыр качты. Больше күренмәде Син безгә су урынына шушы хикмәтне эчердең И без киттек! Ә теге — хатынмы, кызмы— һаман күз алдымнан китми бит Мин тагын килдем, тагын шушы хикмәтле суны эчтем, ә ул. юк. күренмәде Мәүлия Һаман күрештерә алмадым шул. ни Мостафа Менә бүген күрешерсез боерган булса Мостафа Кайда эшли дидең әле син аны Мәүлияттәй7 Мәүлия Яшелчәдә яшелчәдә Хәзер бит үзең беләсең, иң булган хатын-кыз сыер сава Менә ул да шунда Мостафа. Ничек инде, яшелчәдә, сыер сава7 Мәүлия Әй аллам, сорауларың белән уйларымны чуалттың. Яшелчәдә, яшелчәдә Әй. фермада дигәнем Үзешчән театр коллективларына тәкъдим ителә (Редакция) Мостафа Я. ярар, анысы ул кадәр важный түгел. Кеше булсын. Ничек әлегә кадәр ирсез яши соң ул? Мәүлия. Ире булмагач, яши инде Мостафа Кая киткән соң аның ире’ Мәүлия Кая китсен, үзе янында Мостафа (урыныннан сикереп тара) Нәрсә, нәрсә?! Соң атаң башы. Хәтимәнең ц>е булгач, ни нәмәрсәмә дип мине тинтерәтеп йөртәсең Кавыштырам, имеш! Нәмәрсәмә кирәк миңа ирле хатын’ Миңа өйләнергә кирәк, хатын кирәк... (Кесәсеннән акча чыгарып, өстәлгә бәрә) Мә. сасы самогоның өчен, ал! Киттем! Мәүлия Әй. буталып беттем синең белән Минем иремне сорыйсың дип торам Минем ирем Хәйрулла урамда туңып үлде, мужет ишеткәнсеңдер, безнең авыллар арасы ерак түгел Мостафа Миңа синең ирең кирәкми. Үлгән икән, ничек үлгән, туңганмы, янганмы. анысы аның үз эше (Самогонны эчеп куя). М ә ү л и я. Гафу ит инде. Мостафа, әзрәк башым әйләнгәләп китте Мостафа Чөмермә пирвачыңны Мәүлия Мин эчмим. Ә син җырлап утыр Хәзер килә Хәтимә Мостафа Нәрсә җырлыйм? Әнкәй мине тапкачтын да Ак биләүгә биләгән, Ак биләүләргә биләгән. Бәхете булсын димәгән Бәхетле булсам, сөйгән хатыным, улым белән мине ташлап, кара күргә кереп ятмас иде. Эх1 (Тагын әз генә эчеп куя) Мәүлия. Нигә әле үзеңне бәхетсез дисең син... Тап-таза ир Чибәр, кесәң тулы акчаң. . Мин сиңа менә дигән ирсез хатын табам Мостафа. Кирәкми миңа беркем дә. күрсәт, сөйләштер әнә Хәтимә белән Шуны хәл итим дип. отгул алып, синең яныңа килдем Мәүлия. Хәзер, хәзер килеп керер Хәтимә Мостафа. Әй. кара әле. Мәүлия түти Хәтимә килгәч бу сасыны эчеп утырып булмас. Берне булса да затлы аракы табасы ңце. Кибетләргә сугылдым Таныш сатучылар да күренмәде Синдә юкмы соң’ Мә үл ия (уйланып кала) Ак баш бит ул хәзер алтын бәясе Үзе юк. үзе кыйбат Мостафа Әй. акчасыннан тораммыни инде мин Мә (Акча суза). Мә үл ия Белмим шул. Кичә генә Әл- мәт ягыннан апам килгән иде Берне калдырып китте Лапас түбәсе яптырасым бар ңце. шуңа ике-өч шешә алган идем ди Хәзер акча алмыйлар, аракы сорыйлар. Бик кыйбатка алган шул Мостафа. Бәясеннән тормыйм... Беләсең бит минем кайда эшләгәнне М ә ү л ия. Заготзернода, икмәк кабул итеп торам дисең ич Мостафа Унбиш ел инде, хөкүмәт икмәген кабул итеп, озатып торам мин Әмма. унбиш елга унбиш тиенлек тә хилафлык кылмадым Икешәр, кирәк булса өчәр смена эшлим, уч тутырып алам акчаны Хатыным исән чакта рәхәтләнеп яшәдек. Машина да алдык, курортларга да бардык Казанга да үз машинабызга гына утырып барып кайта идек Хатыным исән чакта мин тәмәке тартмадым, әнә ул яшел еланның төсен дә күрмәдем Мәүлия. Анысы инде ир кеше эчмим дип мактанса, мәзәк булып китә. Мостафа Аракы белән агуланган кешеләрнең тормышлары мәзәк икән ул. Мәүлия апа Я, ярар, бир яртыңны. Мә унбиш сум. Мәүлия (мендәр артыннан аракы алып бирә) Тик зинһар, эчеп исерә күрмә. Исерек кеше ишегемнән чыкмасын минем Мостафа Рәхмәт, рәхмәт курыкма, баш анлык кына эшли. (Җырлый). Таң атканда уянырмын. Җилкәңә шәл салырмын. Саҗидәм.. Мәүлия Кычкырыбрак җырлый башладың. әкренрәк. Берәрсе ишетсә. Бу заман тычканнар таякка атланып йөри торган заман Мостафа Аңлашылмый Ничек инде ул. тычканнар таякка атланып йөри? М ә ү л ия Мәгънәсен үзем дә белеп бетермим Күршебез Әхмәдиша бабай сирәкмирәк булса да, алыш-биреш белән маташырга ярата иде. Шул мәрхүм әйтер иде. сак булырга кирәк, тычканнар таякка атланып йөри торган заман диер иде Мостафа Атланып дисең, тотынып диюең дөресрәк. Таймас өчен, маңгае белән барып төртелмәсен өчен Мәүлия Әллә бераз ятып торасыңмы. Мостафа Арыдың Мостафа Әзрәк черем итеп алсам... Зарар булмас (Караватка килеп ята). Мәүлия түр якның утын сүндереп, икенче якка чыгып эш белән мәшгуль. Әкрен генә ишек кагалар. Ишекне ача. Чалбар, килешле куртка кигән яшь кенә кыз — Рәгыйдә керә. М әүлия Абау! Нишләп мондый караңгыда йөрисең? Рәгыйдә. Егетем армиядән отпускага кайтып төште Бөтенләй уйламаганда, көтмәгәндә Хезмәтеңне әйбәт башкарасың дигәннәр дә унбиш көнгә ял биргәннәр Мәүлия Идрис кайттымы’ Әй шатлык, әй бәхет Рәгыйдә Шул бәхетне юарга кирәк. Мәүлия апа Бер яртыны зинһар табып бир. Кайчакларда синдә нәрсәдер була торган ңце бит М ә ү л ия. Нәрсә булсын миндә. Әнә. ике литр чамасы квас бар. ал шуны. Рәгыйдә. Мәүлия апа җаныем, матурым. миңа квас түгел, акбаш кирәк, яхшылыгыңны онытмам. Мә. акчасыннан тормыйм. менә унике сум акчам М ә ү л ия. Энем Оренбургтан алып кайткан яртым бар да бит Мал-туар суйганда кирәк булыр дип алган идем ди. Ат бәясе түләдем ди Әллә унбиш сум диде Хәзер бит бәһасын түшәмгә кадәр күтәрделәр Рәгыйдә Риза, риза (Акча бирә дә, шешәне алып чыгып китә) Мәүлия (аны озатып керә). Әй, яшьлек, кош тоткандай булып йегерде Егете бик холыклы, бик булган егет шул (Эш белән мәшгуль) Мостафа (теге яктан) Мәүлияттәй. кая әле. бер чәшкә чәй китер әле Өең бик тынчу. Эчим дә. китим әле Мәүлия. Әле йокламыйсыңмыни’ Мостафа Йоклап булмый шул. (Мәүлия чәй кертә Мостафа чәйгә игътибар итми, Мәүлиягә карап тора) Мәүлия түти, яшең ничәдә синең’ М ә ү л ия. Культурный ирләр хатыннарның яшен сорамый диләр акыллы кешеләр Нәрсәгә сиңа минем яшем Әллә өйләнергә уйлыйсыңмы’ Мостафа Тышкы кыяфәтеңә карап, сиңа өйләнеп тә куярга була Ә менә ну- трең?_ Мәүлия. Нәрсә ул нутре’.. Мостафа. Эчең, эчең дигән сүз. Эчең хөрт синең. Мәүлия. Каян белдең минем эчәгеләремнең хөрт икәнен’ Мостафа Аңламамышка салынма. Нутрең хөрт синең, беләсеңме, нутрең' Мәүлия Алай булгач нәмәрсәмә дип. минем яныма килеп, самогон таптырасың’ Мостафа Самогон таптырмыйм. Хатын кирәк миңа* Хәләл җефет Акыллы иптәш Якын дус. Фу-у, баш әйләнә (Торып утыра) Мәүлия Менә монда мамык мендәр өстенә генә башыңны куеп тор әле Мостафа Фу! Юк., к! Китәм (Аягүрә баса). Мәүлия. Син исердең, телең бутала. Ят1 Урамга чыгуың булыр, милиция тотып алыр (Көчләп утырта) Мостафа Бу авылда милиция юк. Мәүлия Ниндиләре генә әле Мостафа Булса, ни пычагыма дип, синнән самогон кайнаттыралар да, ярты литр аракыны биш бәягә саттыралар’ М ә ү л ия Әстәгъфирулла1 Өтермәгә китәрлек сүзләр сөйлисен Мин сине үз итеп, актык шикәремне сала-сала шифалы су ясап, синең өчен тырышам Ә син . Кил, утыр Мостафа Теге кызны әйтәм, чалбары да бар. егете дә бар, аракысы да булды Ә яшьлеге юк Мәүлия. Нәрсә такылдыйсың. Унсигезе дә тулмаган кызның нишләп ди яшьлеге булмасын! Мостафа Ә мин яшь чакта, малай чакта әтинең ертык чалбарын өстери идем М ә ү л ия Ярар, ярар, сугыш чорындагы яшьлек белән, хәзерге яшьлекне бутама Яшьләр бәхетле хәзер, укыйлар да. эшлиләр да. җаннары ни тели шуны эшлиләр Үзләре табалар үзләре кабалар Инде очрашу хөрмәтенә үз акчасына бер яртыны алган икән, сүз итеп сөйләргә дә түгел ир башың белән Мостафа Әмин сиңа әйтәм, Мәүлият- тай Мондый гөл кебек кызга аракы сатма, самогон да бирмә Безгә, тормыштан төшеп бара торганнарга, кайчакларда ярый ул. Кайгы-хәсрәтне басарга. Ә бу гөл кебек кызның, дөньяда әле бик күп юллар узасы бар, бик күп шатлыклар кичерәсе бар Шундый матур тормышның көннәренә, сәгатьләренә аракы шаукымы кертмәсен Нигә ул егетен аракы эчереп каршы ала, ә Аракы эчмәсә аның егете егет булыр, ә аракы эчкәч ике йөзле, мәгънәсез сүзләр сөйләүче, теләсә кайда йөрүче шалапай булыр. Чыннан да йокы баса мине, йоклыйм әле Мәүлия түти. Хатимәне күрми китмим, китмим булгач, китмим! . М ә ү л ия Ят. ят. Мостафа, өстеңдәге киемеңне дә сал (Мостафа ятарга җыена) Менә шулай Үзеңне мамык юрган белән ябыйм әле Хәзер Хатимә килә. Мостафа Миф ул синең Хәтимәң. Миф1 Мәүлия Нәрсә ул тагын мифе’ Мостафа. Ялган сүз. ялган! Мәүлия Булыр ялган' Күрерсең, хәзер килеп керер Тик син аны бу хәлдә каршы алма, бераз айны. Мостафа. Монысы дөрес сүз. (Чишенә Караватка кереп ята.) Утыңны сүндер Чыннан да йокы баса Ну. мендәрең дә мең- дәрең Саҗидәм бәгырькәемнең дә мендәрләре мамык иде Эх. Саҗидә, салдың башкайларым ны хәсрәткә. Шулай йөрдемени элек синең Мостафаң’ Мәүлия. Йоклап ал. аннан һәйбәтләп баш төзәтеп алырсың. Мостафа Юк, юк' Мин баш төзәтерлек пьянчуга түгел Йокыдан соң баш төзәтүчеләрне, беләсеңме, кем диләр. Алкаш. алкоголиклар диләр Мин мондый хәлгә калмаган Насыйп та булмасын. Алкаш дигән хурлыклы исемне ишеткәнче, җир астында череп ягуым яхшырак. Мәүлия Алкоголиклар алар, төн буе аунап чыгалар да иртән баш төзәтәләр. Ә син йомшак мамык юрган астында рәхәтләнеп йокла, ял ит. Мә. иркәләнеп әз генә тамак чайкап куй. I Мостафа Юк. юк' Әгәренки бик куе чәй. сөтле чәй булса... Ишек шакыйлар. Мәүлия Бәй' Хәтимә инде бу (Үрелеп тәрәзәдән карый) Бәрәч' Моңарга нәрсә калган тагын’ Бригадир Вәли Мостафа Теге алкашмы’ Кичке җидедән соң, кибет ябылгач килә торган ку- накм ы? Мәүлия Булыр сиңа, алкаш Заманында аунап-аунап эчкән иде шул Казанда дәваланып кайтты. Хәзер үзе алкашларны тотып йөри Мостафа Фу, черт! Аның белән очрашырга ярамый миңа. Мәүлия. Ярамый-ярамый Ул үзе һәйбәт кеше Ә хатыны гайбәт чүлмәге Сине күрдем дип кайтып әйтсә Вәлие, шул минутта бөтен авылга таратыр Мәүлия янында Мостафа дияр Мостафа Безобразие Адәм көлкесенә калуың да бик тиз Кая качыйм соң? Мәүлия Әнә карават башына кереп пос Мостафа Келәсең’ Мин посарга әллә берәр жуликмы’ Мәүлия Алай булса караватка менеп яг. өстеңә ястык-мендәрләр өям Мостафа. Тончыгып үләргәме’ Өең болай да мунча кебек. Мәүлия. Пос дим1 Мостафа Чәнчелеп беткере. Каярак посыйм’ Мәүлия аны карават артына төртеп кертә, өстенә әйберләр ташлый. Ишек шакыйлар. Мәүлия Хәзер, хәзер өстемә генә киям Мостафа. Ну, эләктем Бер гөнаһсыз- га бит Мәүлия Шым, Мостафа. Хәзер, хә- ®р ачам (Ишекне ача Вәли керә. Шактый исерек.) Вәли Бик озак, әллә егетләрең бар инде. Мәүлия. Әстәгьфирулла! Төн уртасында нинди егетләр ди ул? Вәли Егетләр төн уртасында гына йөриләр дә инде. Мәүлия. Үзең нишләп төн уртасында бу кыяфәттә йөрисең’ Хатының авыл буйлап мактанып йөри Бер грамм да эчми ли. Дәвалану бик килеште ди. Вәли Сөйләр ул минем хатын Потому болтун ул! Утырыйммы, җырлыйммы үзеңә бик матур җыр. Мәүлияттәй’ . Йөрәк янганда, эч пошканда гына җырлый торганны. Мәүлия Төн уртасындамы? Көндезен дә ул җырулардан колагым тонып бетте. Вәли. Кем ул шулай синең колагыңны тондырырлык җырчы? Кая ул? М ә ү л и я (куркып кала) Юк ла. җырчы түгел. Бала-чага тәрәзә төбендә туп уйный Шаугөр киләләр Вәли. Малай-шалай шундый инде алар Туп тибә, тәрәзә вата. Ә мин җырлыйм Агыйделдән агып килә Мәүлия исле сабын; Берәү булса үләр иде, Әлдә мин үзем сабыр. Мәүлия Ярар, ярар, җыр тыңлап торырга вакытым юк Ни йомыш? Йомышла да үкчәңне күтәр, я хатының килеп алыр үзеңне. Вәли. Чишенимме, Мәүлияттәй? Мә үл ия. Йомышың нәрсәдер бит. чишенеп торырлык микән’ Вәли. Ярар. ярар, чишенеп тормыйм алайса Кая әле. бер ярты банкы гына салып бир әле. Мәүлия Бәрәч' Нәрсә салыйм мин сиңа’ Вәли Пирвачын гына Иске дуслык хакына Мәүлия Көлмә әле Тол хатын дигәч тә.. Мин инде картаеп барам. Вәли. Кая але сиңа картлык! Яшьләр эшли алмый торган могҗизалар ацглисең але син Әнә кибетче Бикә апа картайган дисәң дә була. Кич сәгать җиде булды исә, шалт, аракысын да, коньягын да бикли дә куя Кая инде бригадирга бер яртыны сату, алла үзе килсә дә бер грамм юк. Менә бу картлык инде, Мәүлия Бик дөрес эшли Вәли. Сиңа дөрес тә бит. миңа яхшы түгел Берәр нәрсә тап инде. Мәүлия түти Мәүлид Юк дим. валлаһи, җир йотсын. юк Вәли. Кайсысы юк. самогонмын, ак башлысымы? Мәүлия. Берсе дә юк, катырма башымны! Вәли. Кызганыч' Ә мин сиңа күр. нәрсә алып килдем (Материал күрсәтә.) Мәүлия (материалга барып ябыша). Абау матурлыгы, әллә инде крепдишин? Вәли. Крепдишин генәме бу, Мәүлия алай Креп чудо бу! Мәүлия. Бигрәк тә затлы инде. Вәли- кәем. Вәли. Затлы булса, мә ал. сандыгыңа тондыр. Ә пирвачны бир Мәүлия. Теге вакытта хатының бик елый иде. мескен Вәли өемнән бөтен затлы әйберләремне сатып эчә ди торган иде Өйрәнелгән гадәт, яман чир күк тиз генә бетми икән шул. Вәли. Күп сөйләнмә, синең эшең түгел анысы. Мәүлия. Юк. юк. бер нәрсәм дә юк. Закон бик каты хәзер. Хөкүмәт законына каршы бара алмыйм Мин хулиганский элемент түгел, законга каршы барырга Вәли. Хулиганский элемент (Кычкырып келә. Карават артында Мостафа да көлә. Вәли тирә-юньгә карана.) Чү. миннән башка кем бар тагын монда, пырхылдап көлеп ята? Мәүлия. Үз көлкең үзеңә кайта. Радио ул, радио! Вәли. Сөйләмә юкны. Мин әллә исерекме! (Урыныннан тора, эзләнә.) Кемдер бар монда.. Мәүлия (куркынып кала). Юк, валлаһи, беркем дә юк Мә, мә. нәрсә бирим, акнымы, самогонмы? Вәли. Икесе дә ярый. Мәүлия Бир материалны! (Материалны алып мендәр астына куя.) Тыныч кына утыр, мин хәзер! (Икенче бүлмәгә чыгарга бара) Вәли. Әйдә, мин дә синең белән Ул чудоказанны карап килим әле... Самогон заводыңны дим Мәүлия Сансызланма, Вәли Ниткән казан, нинди самогон заводы. Вәли. Карыйм әле. карыйм Бәлки миңа да шундый һөнәр белән маташырга кирәктер. Колхоз эше бик авыр Мәүлия. Нәрсәсе авыр инде аның Үз колхозыңда рәхәтләнеп эшләсәң, әгәр Вәли Авыр булмаса. нигә үзең колхоз эшеннән баш тартасың. Мәүлия Билем, билем, күземдә дә авыр эш эшләргә ярамый торган авыру таптылар. Вәли Кем тапты’ Иртәгә фельдшер белән сөйләшим әле Мәүлия. Юк. юк Өйдә бергәләшеп сөйләшкән сүзләрне барысын да кешеләргә сөйләп йөрсәң, нинди ир кеше инде Вәли, Аңлашылды Мәүлияттәй. Башым авырта, өең бик тынчу, кая. бераз сихәтләним әле Мәүлия Хәзер, хәзер. (Бүлмәгә кереп китә Вәли як-ягына карана, ул хәзер исерек роленнән чыга.) Мәүлия шешәгә салып самогон чыгара. Вәли әз генә эчеп куя. Вәли Эх, шәп нәрсә* Мәүлия. Бик чиста итеп, шикәр белән генә/эшләдем. Эч. эч. рәхәтләнеп китәрсең. Йәл и Эчәм. эчәм Кая. берәр литр салып бир әле. Мәүлияттәй. хатынга да алып кайтыйм әле Мәүлия. Хатыныңның кем икәнлеген белмисеңме, бөтен авылга данымны таратырга телисеңме? Вәли Хатынымның кем икәнлеген белам анысы Колхозда алдынгы сыер савучы Мәүлия Алдынгы сыер савучының ире алкаш Вәли Минме алкаш’ Ә син алкашның кем икәнен беләсеңме’ Бер нәрсәгә яраксыз паразит, беркемгә кирәксез хәшәрәт ул. беләсең килсә Ә мин — кеше' Намуслы кеше' Бригадир' Кая бир әле минем крепдишинны Самогоның су гына. Тозы да. борычы да юк Мәүлия Әй мокыт Самогонда тоз. борыч буламыни? Вәли Сыер сөте буламы әллә? М ә ү л ия Шулай ди. самогонга сыер сөте әрәм итәләр иде ди. Болаи да бик яхшы чөмерәсез Вәли. Ярар, чөмергән кеше чөмерер, ә минем чөмерәсем килми. Киттем, кибетчене барып уятам да. бер яртыны бирер әле Бир крепчудоны.. Мәүлия Мә. алайса, үзем бирим бер яртыны Энем калдырып киткән иде Терлек-туар суйдырганда кирәк булыр дип (Аракы бирә) Вәли. Үз бәясеме’ Мәүлия. Каян килеп үз бәясе Энем бит тоже кулдан алган, унбер сум диде Мә. мә... Әй. аллам. Хатының: «Дәваланды, этми —дигәч, шатланган идем Кара энем. Вәли, исерек башың белән миннән алган аракыны кешеләргә күрсәтеп йөрмә Син ышанычлы кеше, һәйбәт кеше. Вәли (шешәне өстәлгә куя)Ышанычлы дисең, ә? (Исерек роленнән чыгып) Рәхмәт яхшы сүзеңә. Дөньяда ышанычлы кеше булып яшәүдән дә зур бәхет юктыр, мөгаен Мәүлия Кара. кара, нинди акыллы сүзләр сөйли. Тәмам айныды, Вәли Исерек түгел мин. Мәүлияттәй Хатын дөрес әйткән сиңа Вакытында дәвалану миңа да. семьяма да зур файда китерде Рәхмәт кешеләргә, яңадан кеше төсле яшәргә, кеше төсле эшләргә ярдәм иттеләр Ә син мине яңадан хурлыкка, түбәнлеккә өстерисең Оялмыйча, унсигез яшьлек Рәгыйдәгә аракы тоттырып җибәргәнсең Егете белән күрешер өчен, очрашу хөрмәтенә мәҗлес үткәрер өчен. Мәүлия Минем ни гаебем бар’ Ул сорады Мин аны жәлләп бирдем Үз акылы Вәли Син кем?* Олы яшьтәге хатын, ана Әгәр үз балаларың эчеп, юлдан язып йөрсәләр хурлыктан кая барып бәрелергә белмәс идең Кәнсәләрдә бүген бухгалтер санап чыкты — бер атна эчендә Хәтимә белән икәүләп никадәр ризыкны агуга әйләндергәнсез Каты итеп ишек шакыйлар. Мәүлия. Вали җаным, атам бул. абзам бул (Йөгергәләп йөри) ВӘЛИ АЧ ишегеңне Кичке сәгать җидедән соң килә торган кунакларыңдыр Мәүлия ишек ача. Хәтимә керә. Зур төргәк күтәргән, аны идәнгә бәрә. Хәтимә Яшер тизрәк, казаныңны, аппаратыңны яшер! Мә, алып куйган песокны да яшер, өйдә тотып булмый. Дәүләтша өйнең астын өскә китерә М ә ү л ия Нәрсәмне яшерим, урлаган әйберем юк минем. Хәтимә Харап Әйттем мин сиңа* Үз авылыбыздагы кешеләр белән бәйләнмә дидем Рәгыйдәнең аракы алып кайтканын әнисе белгәь дә. бригадир Вәли янына чабып барган Вәли Нихәл. Хәтимә? Хәтимә Бәрәч! Вәли ич! Вәли абы- каем. зинһар, ни инде, мин бит. әнә Мәүлияттәй кушканга гына. Мәүлия Алай икән Кушканга гына* Әнә Вәли синең кибеттән күпме он-песок ташыганыңны үзе санап бирер Вәли Вәли түгел, идарә, колхоз идарәсе санар Эшкә дисәң, берегезнең биле авырта, икенчегезнең икенче сәбәп, ә самогон кайнатырга, ярты литр аракыны ике-өч бәясенә сатарга вакытыгыз да. сәламәтлегегез дә бар Җәфалар, аяклы казалар сез Дәүләтша керә. Ул ярсыган. Аның кулында икегә бөкләп тоткан бау. Дәүләтша Монда качып котылмак- чы идеңме син. юньсез. Әйдә, менә шушы бауга бәйләп икегезне дә колхоз идарәсенә илтеп тапшырам. Хәтимә Караул! Дәүләтша Акырма, юньсез* Белмәстер. дидеңме’ Ай-Һай, соңгы вакытта кән- фитләнә башладың Яңадан яңа күлмәк тектерәсең Сасы самогон сатып киенергә, матурланырга уйладыңмы’ Хәтимә Дәүләтша, җаным гафу ит, үзем дә белми калдым. Ничек тотындым шундый хурлыклы эшкә Дәүләтша Кит янымнан (этәреп җибәрә Хәтимә Мостафа турысына карават янына килеп баса Аны Мостафа кочып ала) ХӘТИМӘ. ОЙ. караул кем бу’ Нишлисең, нәрсәгә миңа ябыштың’ Дәүләтша дим. кем бу’ Мостафа Кычкырма. Хәтимә җаным Бу мин — Мостафа, сине көтеп ятам Курыкма, кил бире Сине җәберләргә беркемгә дә ирек бирмәм (Чыга ) Дәүләтша. Бу нинди дивана тагын’ Мостафа Син үзең дивана түгел микән әле. кеше хатынын бау белән ишәргә йөрисең’ Дәүләтша Нәрсә сөйлисең син. башың беткән алкаш Минем хатын ул. Мостафа. Тукта, тукта ни хакың бар синең мине алкаш дип оскарбит итәргә’ Алкаш кем’ Кем алкаш? (Дәүләтшаның өс- генә килә I Хәтимә. Гафу иг мине Дәүли җаным Хур иттең башларыбызны. Мәүлияттәй Түти дигән исем җәл сиңа Албасты син* Дәүләтша. Өйгә аягыңны атлыйсы булма* Аерам мин сине, талак, талак, талак* Хур иттең башымны, хәерсез хатын* (Этәреп җибәрә ) Вәли Күрдеңме. Мәүлияттәй, күз алдыңда гаилә җимерелә Ир кадәр ир хурлыкка кала (Мостафага карап )Чү чү* Син бит Заготзерно — Мостафа абзый Мостафа. Әйе. нәкъ үзе Вәли Районның хөрмәтле кешесе Башыгызга нинди нужа төште. Мәүлияттәй караваты астында аунарга’ Мостафа Очраклы килеп эләктем Ялгызлыгымны ерып чыгу иде ниятем. Әнә. (Хәтимәгә күрсәтә.) шуны хатынлыкка димлим диде Минем хатыным үлгәннән бирле башымны кая куярга белми аптырап калган көннәрем бу, туган Хәтимәне беренче кат күрәм Җәберләмәгез аны. Дәүләтша туган. Ул да минем шикелле капкынга килеп эләккән Барысы өчен дә Мәүлия абыстай җавап бирергә тиеш Мин. кәнсәләргә барып барысын да сөйләрмен. Вәли. Үзегез турында да. Мостафа Әйе. әйе. үземне дә читтә калдырмам Мәүлия (барысын да күзләре белән сөзеп чыккач). Ай-Һай. ансат кына. ә’.. Барын да ятимә хатын — минем өстемә аударып. үзегез бер читтә торып калыр идегез бугай’ Юк әле! Ашыкмагыз, Мәүлия апагыз атай җиңел генә бирешә торган кеше түгел Мин — сугышта катнашучылар семьясы Ике абыем сугышта үлде Үзем сугышта катнашмасам да, 14—15 яшьтән җир сөрдем Урак урдым Урманга утынга бардым Утын кистем Менә бу бармакларым утын кискәндә шулай гарипләнеп калды Мәүлия самогон ясап сата имеш Кемнәр килде соң миңа самогон ди-ди, баш авырта ди-ди каладан кунаклар килде, ревизия килде ди-ди. шу- ларны сыйларга кирәк, коткар, зинһар коткар дип. иң башлап син килдең бит, Вәли. Хәзер каты закон чыккач, барына да мин генә гаепле димәкче буласыз Алай гына булмый ул И, булмас та* Сезнең дә башыгыздан сыйпамаслар Мин җинаятьче булсам. сез— мине җинаятькә этәрүчеләр, сез ул, беләсегез килсә* Кызу гына бүлмәгә кереп китә, самогон ясый торган аппаратлар, чиләкләр, чүмечләр. капчыкка салган шундый әйберләрне идәнгә чыгарып өя. Менә ул самогон заводы* Менә мичкәсе. менә чөмерә торган чүмече Менә шешәләре. ә менә акыллы баш — Хатимә китергән шикәр (Капчыкны атып бәрә) Менә районның хөрмәтле кешесе Мостафа биргән акчалар* Берәм-берәм барысын да атып бәрә. Барысы да ни әйтергә белмичә, бер-берсенә карашып тын торалар.

Пәрдә