Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК МӘГАРИФЕН ӘЙДӘҮЧЕ

 

«Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур> Боек Тукай Казан каласына әнә шулай мәдхия җырлады, аның халык мәгарифе өлкәсендә тоткан урынын әнә шулай бәяләде Мәгърифәт-культура учакларыннан Казанның ак колонналы университеты аеруча зур әһәмияткә ия. Аның аудиторияләре һәм лабораторияләре. Октябрь революциясенә кадәр үк. дөнья күләмендәге мөһим ачышларга шаһит булдылар Дөнья фәненең Н. И. Лобачевский. А М. Бутлеров. М. Н. Зинин һ. б. даһилары Казан университетында эшләде. Университет Л Н. Толстой. С. Т Аксаков. II И. МельниковПечерский, В В Берви- Флеровский. М А. Балакирев кебек шәкертләре белән хаклы рәвештә горурлана Күренекле педагог, демократ. В. И. Ленинның әтисе И Н. Ульянов та Казан университетында белем ала Татар халкының бөек уллары И Хәл- фин. Ш Мәрҗани, X. Фәезханов. К. Насый- ри һ. б. бик күп шәхесләрнең эшчәнлеге дә университет белән тыгыз бәйләнгән. Бөтендөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы. коммунистлар партиясенә һәм Совет дәүләтенә нигез салучы В. И Ленинның университетта укыганда революцион көрәш юлына басуы безнең өчен аеруча якын һәм кадерле В. И Ленинның университетларга зур әһәмият бирүе — тарихта билгеле факт Октябрь революциясенә кадәр үк ул университетлар эшчәнлеген нәтиҗәле милли тормыш белән яшәүнең мөһим күрсәткече дип бәяләгән һәм аларны «...политик ризасызлык. .» үзәкләренең берсе дип санаган Патша Россиясендә 12 университет булган. Идел буе һәм Урал ягының экономик, политик культура һәм административ тормышының борынгы үзәге булган Казанда университет 1804 елның 5 ноябрендә ачыла. Патша хөкүмәте Казан университетын, беренче чиратта, дәүләт аппараты өчен чиновниклар. укытучылар, врачлар һ б. белгечләр хәзерләү максатыннан чыгып оештыра Шуның өстенә университетка нигез салучылар аны күп милләтле Идел-Урал төбәген христианлаштыру үзәгенә әйләндерергә һәм хөкүмәт алып барган колонизаторлык политикасының таянычы итәргә дә уйлыйлар. Ләкин бу ниятләр тормышка ашмый кала, университет христианлаштыру үзәгенә дә. колонизация терәгенә дә әверелми. Киресенчә. ул уку-укыту һәм фәнни үзәк булып үсеп китә, Россиянең иҗтимагый-политик һәм революцион хәрәкәт тарихында зур роль уйный Идел-Урал. Кавказ. Казахстан һәм Се- бердә халык мәгарифенең формалашуы һәм үсеше аерылгысыз рәвештә Казан университеты белән бәйләнгән. Университетның озак еллар буе күп милләтле Казан төбәгенә мәгърифәт нуры таратуы фәнни әдәбиятта шактый тулы яктыртылган Шуңа күрә биредә әлегә кадәр матбугатта чагыштырмача аз яктыртылган мәсьәлә — Казан университетының Себердә төрле уку йортлары оештырудагы һәм алар өчен укытучылар хәзерләүдәге эшчәнлеге турында сөйләрбез. XIX йөзнең сиксәненче елларына кадәр Себер Казан уку-укыту округына кергән. Гаять зур мәйданны биләгән бу округта, Казан университеты ачылган вакытта, барысы 45 халык училищесы булып, анда нибарысы 2 304 кеше укыган һәм 95 укытучы эшләгән. Бу уку йортлары аерым кешеләрнең матди ярдәменә мохтаҗ була, анда бердәм укыту программалары булмаган, аларга методик ярдәм күрсәтелмәгән, шуның өстенә укытучыларның күбесе руханилар катлавыннан чыккан була. 1804 елгы Мәктәп уставы Россия күләмендә мәктәпләрнең дәүләт системасына нигез сала Казан уку-укыту округындагы мәктәпләр эшенә җитәкчелек итү өчен, университетның иң күренекле галимнәреннән махсус комитет төзелә Н. И Лобачевский ректорлык иткән вакытларда аның составына И М Симонов. П. С Кондырев һ б алдынгы карашлы галимнәр кергән 1811 елда Казан уку-укыту округындагы мәктәпләрнең саны 45 тән 61 гә җитә Җиде халык училищесы гимназия итеп үзгәртелә Ул вакытларда бөтен уку-укыту округына бердәнбер булган Казан гимназиясенә Ир- кутскида (1805). Әстерханда (1806), Нижний Новгородта (1808). Сембердә (1809). То- больскида (1810). шулай ук Пензада (1804), Пермьдә (1808), Вятка.ча (1811) ачылган гимназияләр килеп кушыла Университет жи- тәнчелегендә, кагыйдә буларак, җаны-тәне белән фәнгә һәм халыкка бирелгән алдынгы карашлы шәхесләр торган. Университет тарафыннан оештырылган төрле өяз. халык училищеларының яшәвен патша хөкүмәте белемгә омтылган халык массаларының басымы астында гына санкцияләргә мәҗбүр була Яңа ачылган төрле уку йортларын рәсми рәвештә тану — царизмның халык массаларын тоташ наданлыкта тотып булмавын аңлавыннан һәм илнең социаль-эко- номик үсеше ихтыяҗларына бәйле рәвештә килеп туган хәл ул. Әлбәттә, царизм халык мәгарифе өлкәсендә төрле киртәләр кую өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышты Хөкүмәт халык өчен ачылган уку йортларына материаль ярдәмне аз яки бөтенләй күрсәтми иде; уку-укытуның сословиеле характерын саклауга һәм ныгытуга бөтен көчен куйды Ләкин бу чаралар гына гомум тарихи үсешкә киртә булып тора алмыйлар Университет халык өчен ачылган мәктәпләрнең материаль базасын ныгыту өчен иганә — акчалата ярдәм итүне оештыра. Ярдәм итүчеләр арасында төрле социаль катлау кешеләрен — крестьяннарны, сәүдәгәрләрне. мещаннар һәм дворяннарның алдынгы катлавыннан чыккан кешеләрне күрергә була Дворяннардан җыелган акча асылда аларның үз балалары укый торган гимназияләр. пансионнар файдасына тотыла 1825 елда Казан уку-укыту округында инде 10 гимназия, 2 баш халык училищесы. 78 өяз училищесы. 2 кече халык училищесы була, укучыларның саны 6621 гә. ә укытучыларның 419 га җитә Н И Лобачевский университет ректоры һәм күренекле галим булгач та. мәктәпләрдә еш була, яңа мәктәп биналарын салу һәм ремонтлау белән танышу өчен урыннарга чыгып йөри Профессор П С Кондырев та Казан губернасындагы һәрбер халык училищесында була, ә Е П Манассеин халык мәгарифен юлга салу өчен Кавказ губернасына җибәрелә, һәм ул анда яңа ачылачак мәктәпләр файдасына 60 мең сум күләмендә иганә җыюны оештыра Шундый ук максатлар белән профессор И Ф Яковкин Пенза губернасына, ә И И Запольский Оренбург губернасына җибәрелә Билгеле булганча. Казан университеты галимнәре һәм студентларының халык мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре Идел-Кама төбәге белән генә чикләнми Иделдән алып Ерак Көнчыгышка кадәр сузылган уку-укыту округының үзәге булган Казан университеты мәгърифәт нурларын Себер киңлекләренә дә мул сибә Мәктәпләрнең азлыгы, укытучы кадрларга кытлык, укучыларның, бигрәк тә рус булмаган халык вәкилләренең азлыгы — XVIII гасырдан Казан уку-укыту округына Себер җирендә әнә шулар мирас булып калган Элементар грамоталылык ягыннан караганда Себердәге татарлар һәм казахлар ара- 180 сында мәгариф эше башка рус булмаган халыклар белән чагыштырганда яхшырак куелган була. Ләкин аларның бөтен укулары асылда ислам дине нигезләрен өйрәнүгә кайтып калган. Казан университетының Себердәге мәктәпләр белән җитәкчелек итүе М. В Ломоносовның талантлы шәкерте С. Я. Румов- ский Казан уку-укыту округы попечителе булып торган вакытларда башланган. 1805 елда ук ул империядәге училищеларның Баш идарәсеннән Иркутск гимназиясендә якут мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләргә рөхсәт ала Шулай итеп, беренче якут мәктәпләре рус җәмгыятенең алдынгы карашлы вәкилләре тырышлыгы нәтиҗәсендә ачыла Мондый мәктәпләргә, гомумән алганда, XIX йөзнең икенче яртысында нигез салынган. Шул чордагы бер укытучының язуына караганда, «якутларның белемгә омтылышы бик көчле була». Бу мәктәпләр тулысынча халык хисабына яшәп килгән. аларның тулай тораклары һәм якут телендә юньле дәреслекләр дә булмаган, шуның естенә староста, писарь, старшина кебек «җәмәгать хадимнәре»нең башбаштаклыгын да татырга туры килгән ул уку йортларына Казан университеты Себердә ачылган гимназияләрдәге, өяз мәктәпләрендәге укуукыту эше белән турыдан-туры җитәкчелек итә Шул максатлардан чыгып, профессор Эрдман, адъюнкт Ренардо гимназияләргә эшкә җибәрелә. Университет профессоры А. Н Арнгольд Тобольск гимназиясе, ә аннан соң Тобольск училищелары идарәсе директоры итеп билгеләнә. Халык мәгарифе каһарманы П А Словцовның эшчәнлеге дә Казан университеты белән тыгыз бәйләнгән. Иркутск училищелары директоры булып эшләгәндә ул Казан университеты Советы аша гимназиядә музыка. ә 1817 елда рус хокук белеме предметы кертүгә ирешә Университет Словцовка Казаннан алып Томскига кадәр бупган җирләрдәге уку йортларына күзәтчелек итү эшен йөкли, соңыннан ул укыту округына кергән бөтен уку йортларының күзәтчесе була Словцов Себергә руслар килгәнче үк мондагы җирле халыкларның бай тарихы булганлыгын икърар итә Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Себер халыкларын ул. патша чиновниклары кебек «инородец»лар дип түгел, ә «гражданнар» дип атый Казан университеты Себер өчен кадрлар хәзерләү үзәге булды Шул ук вакытта төрле профессия кадрларына чиктән тыш кытлык университетта хуҗалык һәм админи стратив эшчәнлек өчен кадрларны Себернең үзендә дә хәзерләү идеясен китереп чы гара. Шул максаттан чыгып университет Югары Себер училищесы ачу турында ка рар кабул итә. Проект буенча бу уку йортында төрле социаль катлаулардан чыккан яшьләр укырга тиеш була. Булачак училищеның программасына көнчыгыш тел- дарен өйрәнүне кертү дә күздә тотыла. Ләкин патша хөкүмәте бу проектны расламый. Шулай итеп Казан университеты кың халык мәгарифе өлкәсендәге тагын бер гүзәл башлангычы тормышка ашмын кала. Төрле профессия кадрларына чиктән тыш кытлык 1835—1842 елларда хөкүмәтне Казан университетында укучы Себер яшьләре өчен махсус стипендияләр булдырырга мәҗбүр итә Шундый стипендиягә белем алып чыгучылар Себердә иң кимендә ун ел эшләргә тиеш булалар Ләкин билгеләнгән стипендия студентларга көнне-көнгә ялгарга да җитми Әмма хөкүмәт университетның стипендияне арттыру турындагы тәкъдимнәрен һәрвакыт кире кагып килгән Себер стипендиатлары Россиянең башка университетларында да укыган, шулай да апарның зур күпчелеге Казан университетында белем алган. Россиядә, беренче революцион ситуация алдыннан һәм ситуация елларында, андый стипендиатларның саны илдәге университетлар арасында түбәндәгечә була. Социаль яктан караганда. Себер стипендиатлары төрле катлаулардан чыккан яшьләрне тәшкил итә Е П Манассеин язуынча, университет белеме алу өчен ул яшьләрнең кайберләре хәтта Себердән Казанга кадәр җәяү килгәннәр. 1875 елда Казан Мәскәү һәм Петербургтагы югары уку йортларында Себердән килгән 289 студент белем алган. By вакытта Себердә барысы 5 гимназия. 3 реаль училище һәм 4 дини семинария эшләгән. Казан университетының бәрәкәтле йогынтысы һәм ярдәме белән Себердә барлыкка килгән мәктәпләр тора-бара үзләре дә мәгърифәт учакларына әвереләләр. Шундыйларга мисал итеп Троицко-Савск крепостенда оештырылган мәктәпне күрсәтергә мөмкин Галсан Никитуев кебек талантлы укытучылар эшләгән бу мәктәптә рус һәм бурят балалары белем алган Университетта көнчыгыш телләрен өйрәнергә теләгән бер төркем укучыларын Галсан Никитуев Казанга кадәр озата бара Аларның берсе — Доржи Банзаров — соңыннан көнчыгышны өйрәнүче күренекле галим булып җитешә Күренекле галимнәр Н И ЛобаУниверситетлар 1 855 1856 1857 1858 1859 1860 1861 Барысы Мәскәү Санкт-Петербург Казан Ба рыс ы в 6 8 10 12 20 9 2 17 22 6 22 32 18 20 77 113 Күрсәтелгән елларда университетларга гергән кешеләр саны 13 11 12 21 14 26 35 132 Таблицо СССР Үзак даулат тарих архивы (133 ф I. Ленинград алкәсе тарих архивы (Пф) һэл ТАССР Үзәк дәүләт архивы (977 ф I материал ларына нигезләнеп невский. И М Симонов. Д И Мейер. П. И Котельников һ б Доржи Банзаровны казак сословиесеннән чыгаруда зур тырышлык күрсәтәләр Себердән чыккан күренекле тарихчы галим. узган гасырның 60—70 елларындагы иҗтимагый хәрәкәтнең актив эшлеклесе. азатлык җырчысы А П Щаповның да исеме Казан университеты белән тыгыз бәйләнгән Аның идея ягыннан формалашуы һәм тормышының иң давыллы чоры Казанда үтә. Казан университеты күп кенә Себер яшьләре очен иҗтимагый эшчәнлеккә. революцион көрәш юлына аяк баскан урын Томск гимназиясен тәмамлаган А Курбаковский 1861 елда университетка укырга керә. Ьө- тенроссия күләмендәге революцион оешма — «Земля и воля»ның члены була һәм 1863 елларда тарихта «Казан заговоры» дип аталган күренекле вакыйгада актив катнаша I860 елда Иркутск семинариясен тәмамлаган И Орлов. Тобольск гимназиясеннән Н Копиченко һәм А Балакшин. И Иконников. А Иваницкий С Сретенский Ф Пекра сов Һ б Себер яшьләре нәкъ менә Казан университетында укыганда революцион көрәш юлына басалар, шунда беренче чыныгу алалар Себернең табигатен, бигрәк тә анда яшәүче төрле халыкларның тарихын, культурасын. телләрен өйрәнүгә дә Казан университеты галимнәре зур өлеш кертәләр. Рус география җәмгыятенең Себер бүлеге белән берлектә университет Себерне өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр оештыруда актив катнаша Бу өлкәдә Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте зур тырышлык күрсәтә Казан университеты Себердә ачылган беренче югары уку йорты —Томск университеты өчен дә кадрлар хәзерләүнең төп үзәге була Томск университеты ачылгач, Казан университеты галимнәренең бер өлеше яңа вузга эшкә күчә Томск университеты ачылган вакытта биш миллион халкы булган Себердә барысы 1440 мәктәп булып, анда 49118 укучы белем алган Йомгаклап әйткәндә. Себердә халык мәгарифен. алдынгы иҗтимагый фикерне тудыруда һәм үстерүдә җирле халыкларны гомумроссия азатлык хәрәкәтенә тартуда Казан университеты зур роль уйный Ләкин Себер халыкларына фән һәм культураның, мәгарифнең югары баскычларына ирешү бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына мөмкин булды