Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ХАТЫ

 

Түбәндәге хат әдип Фатих Әмирхан тарафыннан әниемә язылган. Аңа кыскача аңлатма биреп китүне кирәк саныйм. . 1907 елның җәендә минем әнием, Зәйтүнә Мәүлүдова, үзенең әнисе һәм апасы белән Чистайдан Казанга күчеп килә. Әлбәттә, алар зур шәһәрдә озак яши алмыйлар Казандагы кыйммәтчелен, тормыш авырлыгы аларны тагы Чистайга куып кайтара. Ләкин шул бер ел вакыт әниемнең гомерендә мәңге истә калырлык һәм аның тормышына көчле йогынты ясарлык дәвер булып кала. Хикмәт шунда, әнием шигырьләрен ифрат яраткан шагыйре Габдулла Тукай белән таныша, һәм бу эштә аңа әдип Ф. Әмирхан ярдәм итә. «Әльислах» газетасының фактик редакторы Ф. Әмирхан әниләргә күптән мәгълүм кеше була, алай гына да түгел, ул чыбык очы туган да. Чистайда яшәүче абзасы Нәҗип әниләргә җизни тиешле кеше, әниемнең туганнан туган апасы Камиләнең ире. Кыскасы, Казанда әнием һәм аның апасы Бәдриҗиһан «Әльислах» редакциясендә еш булып, андагы язучылар белән аралаша башлыйлар, үз кеше булып китәләр. Тукайның әниемә булган чиксез мәхәббәте, Әмирханның хөрмәте араларны кеннән- көн кыскарта, мөнәсәбәтләр самими дуслыкка әйләнә. Бу хат исә шуның бер билгесе. Әйтергә кирәк, әниемә әдиптән килгән хатлар бер генә булмагандыр Әниләр унөченче елны Троицкига күчеп киткәч тә. әнием Казан белән араны өзмәгәндер. Хәлбуки сакланган хат шушы гына. Хатта искә алынган Ибраһим — Ф Әмирханның туган энесе. Атилла Расих Зәйтүнәкәй, Сиңа сәламнәрем! Бүген генә синен Троескидан язган хатынны алдым. Искә төшерүен өчен рәхмәт. Мин әле өченче көн генә сәфәремнән кайттым, аякланып кайтмадым кайтуын, шулай да бераз файдаландым шикелле. Синен кәеф ничек? Тереләмсең? Син инде анда уку-укыту белән азапланмыйча, тәмам терелеп җитәргә тырыш. Дөньяда торырга теләгән кеше өчен сәламәтлек уку-укытуларнын һәммәсеннән алда тора бит. гөлкәем. Мин сина бер хат язарга уйлап тора идем дә. адресыңны белми идем. Син үзен хат яздың, анда да адресынны язмагансың. Менә бу хатны инде мин тәхмини адрес белән, бәлки җитешер дип кенә язып салам. Троескине син бик яратып язгансың. Ул «кыргыз» шәһәренең кай җире сина бик ошады? берәр кыргыз егетенә влюбиться итмәдеңме син? «Ибраһим абзый Казандамы, нишли?»—дип сорагансың. Ул Казанда. Әле бер мөгаен эшкә керешкәне юк. бәлки шушы көннәрдә керешер. Кызлар артыннан чаба, ухаживать итә. Троескңдән син кайчан кайтырга уйлыйсың? Киләсе язгадыр бит? Мин сине инде сагына башладым, бик мәхәббәтле кызый бит син. Нишләп торганыңны, сәламәтлегеңне, нинди хисләр белән гомер иткәненне бик тәфсилләп язып мина бер хат җибәр, ярыймы? 23 үктәбер 1913 сәнә. Фатих Әмирхан.