АЛЫП БАТЫР МАҖАРАЛАРЫ
Батырның тууы лып батыр шулкадәр олы гәүдәле булган ки, ул чабата каккан җирдә тау өелеп кала икән. Таулы җирләрнең барысы да Алып батыр узган юллар ди. Урал тавы Алып батырның уң чабатасыннан коелган өем икән дә Каф таулары аның сул чабатасыннан төшеп калган кантарлар имеш Дөньядагы явыз затлар белән сугышып арыганнан соң Алып батыр Иделгә әйләнеп кайткан. Бик тә уңган, бик тә матур бер кызга өйләнгән бу. Шуннан моның ике углы туган. Игезәкләрнең берсенә Болгар, икенчесенә Буртас исеме кушканнар Болгар иленең тарихы, имеш, шуннан башлана дигән риваятьләр иөри. Алпамша батырны шул нәселдән, ягъни Алып нәселеннән чыккан кеше, дип сөйли картлар. Алпамшаның туруны — ягъни оныгының баласы— Алып Мәргән булып чыга. Алып Мәргәнгә «мәргән» исеме төз атучы булганга күрә бирелгән. Яманлыкка каршы гомере буе көрәшсә дә, Алып Мәргән үзенең иң зур дошманы — куәтле Аждаһаны җиңә алмады. Җиңүен җиңгән дә булыр иде, Аждаһаны очрата-тота алмады ул. Малларны талый да кача, кызларны урлый да юкка чыга теге мәлгунь. Аждаһаның кайда кышлаганын, кайда җәйләгәнен һичкем күрсәтә алмады. Әүлияләр әйтүенчә. Аждаһаны Алып Мәргәннән туган батыр җиңәргә тиеш иде. Нишләмәк кирәк, Алып Мәргәннең баласы булмады. Картаеп та бара, ни аяныч: хатыны — бичара аңа угыл түгел, кыз бала да китермәде. Ходаның рәхмәте киң диләр, дөньяда нинди генә могҗизалар булмый! Илле яшькә җиткәндә, Алып Мәргәннең хатыны балага узмасынмы! һиҗрәттән соң тугыз йөз дә унөч ел узгач. Елан елында, Сәфәр аеның дүртенче атна уртасы — Кан көнендә, таң алдыннан Алып Мәргән йортында бер ир бала дөньяга килде. — Әйтергә генә ансат: буе өч чирек ярым, унике кадак авырлыгы! Карыш буе бәләкәй генә шушы хатын бу баланы ничек күтәреп йөргән дә ничек тудырган! — дип бөтен хатын-кыз шаккатты бу хәлгә. РОБЕРТ БАТУЛЛИН (1938) — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар Дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры «Әбугалнснна». «Кичер мине, әнкәй» «Өчәү чыктык юлга» һ б. әсәрләре төрле сәхнәләрдә уйнала «Серле сандык». «Ташламам, җанкисәгем». «Чебен гөмбәсе» һ б дистәләгән әкият, хикәя, пьеса җыентыкларының авторы Казанда яши Алып Мәргән, баланы үзе тудырганнан да яманрак көчәнеп, өй тирәли егерме сәгать буе тилмереп, сызланып йөрде. — И Тәңрем, бала исән-сау тусын да. әнисе өзлегеп китә күрмәсен! — дип чын күз яшьләре белән елап, изге теләкләр теләп, ашамыйча- эчмичә кайгырды бичаракай Баласы да сау-таза. хатыны да шөкер генә, күз тимәсен дигәндәй, бу куанычтан Алып Мәргән бөтен кешене бәбәй туена чакырды. Бар да бәйрәм итә. Ләкин ана кешенең күңеленә шом иңде: — Сәфәр аенда туды, улым өйдә тормас инде. Елан елында туды - эшләре хәтәр булыр, мөгаен. Атнаның икенче көне — Кан көнендә туды, башы сугыштан чыкмас микәнни? дип кайгырды ана. Ә кунакларга ашау-эчү, җыр-бию булсын Рәхәтләнеп күңел ача халык, берсеннән-берсе уздырып, яңа туган баһадирга исем эзлиләр Ләкин тупырдап торган бу пәһлеванга ярашлык исем һаман табылмады Ярар! — диде атасы.-- Үзе сау-таза булса, исеме табылыр әле. Чыннан да. шулай булды. Бәбәй туена килгән кунаклар арасыннан берәү: - Әбәү, кара чутыр! Бигрәкләр дә кара булып туган! Кашы кара, күзе кара, үзе кара Тефү-тефү. күз тимәсен! — дип. бәләкәчнең ике битен, маңгаен корымга буяп куйды да: - Каракүз! — дип баланың колагына пышылдады Шул исем бу оланга ябышты да калды Каракүз туган көнне Алып Мәргән ихатасында бердәнбер биясе колынлады Авылның күрәзә багучылары, дөнья күргән аксакаллары — һәммәсе дә бу вакыйганы үзләренчә юрадылар — Бик хуп. бик күркәм эш' — диделәр — Ир бала туган көнне курада ат колынласа, зур эшләр галәмәте булыр' — дип. бу угланның киләчәктә зур каһарман булачагы, үзе белән бер көнне туган айгырына атланып, бихисап күп батырлыклар эшләячәген әйттеләр. Шулай итеп, чем-кара бу колынга Таштояк дип исем куштылар. Ләкин, ни хикмәттер. Таштояк әллә ни мантып китә алмады Чәндер сыйраклы, кыска торыклы булып чыкты. Шуңа күрә хуҗасы аңа «Коран- гыш» дип дәшә башлады. Кораңгыш кына димәссең, үзе тагын бик ча- рыш-тернәкле тай булып үсте. Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп дигәндәй. Каракүз дә үсмер булып җитте Шулай бервакыт Каракүз, көндәгечә ат эчерергә дип. инешкә төшкән иде Ни өчендер аты Кораңгыш суга әйләнеп тә карамый Каракүз и сызгыра, и сызгыра, янәсе, сызгыргач, эчәсе килмәсә дә. ат су эчәргә тиеш! Әмма Кораңгыш ул сызгырганга карап кына инешкә иренен дә тигезмәде. Ул. су агымы уңаена башын борган да. озын керфекләрен шап-шоп бәргәләп, каядыр карап тора. Каракүз: — Нигә эчмисең. Кораңгыш?—дип сораган иде. кинәт ат телгә килде: — Дивана! — диде Кораңгыш саф үзебезчә.— Күзең юктыр синең! Күрмисеңмени, басмада Нәүмизә кер чайкый' Каракүз аты ишарәләгән якка карады Чыннан да. басмада Нәү мнзә. чүгәләгән килеш, кер чайкый иде Шундый матур, уңган кызны күргәнгә телгә килдем. Бу кыз тел- сезне телле, сукырны күзле итәр! Ә син — «фиү-фиү». сызгырудан башканы белмисең, сыбызгы! Чынлап та. Каракүз шул матур кызны моңарчы ничек күрмәгән икән5 Нәүмизә. үзенә чекерәеп карап торганнарын сизенеп, итәген тартып куйды да яулыгын төшеребрәк бәйләде. Эшен бетергәч, керләрен чиләк ләргә тутырды да. тыкрык буйлап авылга менеп китте Үзе җырлаган була. Ат эчера торган ие. Сызгыра торган ие Ә чулпылары! Чулпылары йөрәккә бәрелеп зеңгелдимени! Шуннан соң алар тагын бер очраштылар. Бу юлы әрәмәдә Каракүз, кәрҗин үрергә дип. тал чыбыгы кисеп азаплана иде. Якыннан гына каз бибиләре куа-куа. такмаклыйтакмаклый Нәүмнзә үтеп китте Юл кырында гына чыбык тураучы Каракүзне күрде кыз. әмма күрмәмешкә салышты Үзе Каракүз турында җырлый Таллар кисә, таллар кисә. ♦ Үтми шул пәкеләре з Каракүз аның артыннан авызын ачып карап калды Бер сүз дә әйтә | алмады < — Яп авызыңны! Карга нитмәсен!—дигән тавышка Каракүз, сис- £ кәнеп, артына борылды. S Караса, үз аты Кораңгыш аны үртәп тора икән Кеше булса. Кара- | күз шулкадәр оялган булыр иде дә. үз Кораңгышы булгач, әллә ни исе t китмәде Ачык авызын ябып, чыбык көлтәләргә кереште л Нәүмизәнең ата-анасы да. Каракүзнекеләр дә егет белән кыз арасын- | дагы бу карашларны тиз сизделәр. 5 — Атасы1 — диде Нәүмизәнең әнисе Каракүз батырлар нәселен- * нән. әллә кодалашабызмы дим? — Сабыр, кортка, сабыр!—диде Мортыш бай.—Батырын батыр. тик курасында бер кораңгыш атыннан башка бете дә юк. Атасы Мәргән £ батыр була торып та мантый алмады Монысы тагын, атасы баласы, йөри шунда вакыт уздырып, чабата туздырып. — Карчык! — диде Алып Мәргән.— Нәүмнзә дә Каракүзгә матур карый бугай. Каракүз дә хәзер йокыга китә алмый озак ята. Әллә тәвәккәлләп соратабызмы? Каракүз кебек баһадирга бирми калмаслар. Шулай иттеләр дә. Тирә-юньдәге атаклы яучыны кыз соратырга юлладылар Ләкин яучы карчык аларга яхшы хәбәр алып кайтмаган иде шул — Юк! — дигән Мортыш бай яучыга.— Читкә чыгып, тернәкләнеп кайтсын әле. Аннан соң карарбыз. Көннәрдән бер көнне Каракүзне ата-анасы чакыртып алып, каршыга бастырдылар — Улыкаем. син яхшы бала булып чыктың, рәхмәт! — диде анасы.— Инде хәзер атаң сүзен тыңлап бак! Атасы бераз дәшми утырганнан соң болай әйтте — Балам, син алыплар нәселеннән икәнлегеңне онытма! Синең бабаларың — халык бәхете өчен гомер буе җеннәр белән алышкан, диюләр белән көрәшкән кешеләр Инде мин картайдым Син алыплар. Алпамшалар тармагының бердәнбер туруны Авылда син халыкка яхшы хезмәт иттең, анысы әйбәт! Хәзер инде сиңа олы көрәшкә. Аждаһага каршы яу чабарга вакыт җитеп килә Әнә, өч көнлек, өч төнлек, юлдагы авыл ларны, шәһәрләрне Аждаһа тагын талап киткән дигән хәбәрләр бар Мине чакырып чапкын җибәргәннәр Ләкин минем куәтем андый яуга җитмәс. Инде син әзерлән, балам! Яудан җиңеп кайткач. Мортыш бай кызын сиңа бирми булдыра алмас, иншалла! Тора-бара Каракүз мәйдан уртасында көч сынаша башлады Ул тотса, батырның җә умырткасы шытырдый, җә билгә салган сөлге шартлап өзелә Шуңа күрә. Каракүз үзе өчен телгән каештан бау үрде Менә шуннан соң ул батырларны күтәреп ала да баш аркылы җиргә әйләндереп кенә сала Яна батырның даны бөтен тирә-якка таралды Каракүз исеме онытылды. аны «Алып Бәргән» дип йөртә башладылар Аннан соң Алып Бәргән кылыч уйнатырга өйрәнде, атасы аны җәядән төз ату серләренә төшендерде Мәргәнлектә Алып Бәргән атасын нан калышмый иде инде Бер дә бер көнне ук-җәя. кылыч-хәнҗәр алып, ат менеп Алып Бәргән ил гизәргә, ягъни Аждаһаны эзләп табарга һәм дөмектерергә дигән ният белән юлга җыенды Аерылышу авыр булса да, ата белән ана уллары Алып Бәргәнне үз куллары белән сәфәргә әзерләп, басу капкасы төбендә хәерле юл теләп калдылар. Алып Бәргәнне яуга озатырга бөтен авыл халкы жыелган иде Озатучылар арасында бары тик Нәүмизә генә күренмәде Атасы Мортыш: — Пөрмә! Аида сиңа ни калган?! — дигәч, Нәүмизә һич сүзсез бүлмәсенә кереп китте. Шулай да алар кичен күрешеп-саубулашып өлгергәннәр иде инде Кораңгышны су эчерергә алып төшү сылтавы белән Алып Бәргән басма янында кызны көтте. Нәүмизә дә юк керләрен бар итеп су буена төште — Мине көт. җанашкаем' — диде дә Алып Бәргән Нәүмизәгә сөяк саплы хәнҗәрен бирде.— Миңа бәла килсә, хәнҗәремнең бер ягы күгәрер. Мин вафат булсам, ике ягы берьюлы караер Бер ягы гына күгәрсә, мине көт Мең бәлане узып, синең янга кайтырмын Әгәр ике ягы да каралса, көтмә мине Үз җаеңны үзең кара! — Тефү тефү, авызыңнан җил алсын андый сүзләреңне! — диде Нәүмизә — Мин сине көтәрмен, Алып Бәргән! Нәүмизә егеткә чигешле кулъяулык тоттырды Яулыкның бер ягына Нәүмизәнең үз исеме, икенче ягына «Алып Бәргән — сөйгәнем» диеп язылган иде — Миңа бәла килсә,— диде кыз,— минем исемем җуелыр Мин вафат булсам, икебезнең исем дә юкка чыгар — Тефү-тефү. авызыңнан җил алсын! Яшә, Нәүмизә, мине көтеп яшә! — диде батыр егет —Мин китәм инде, сау бул, җанаш! Алып Бәргән тәбәнәк кенә атка атланган, ике аягы да җиргә тия язган Кораңгыш юыртканда, егетнең итеге башы юл кырыендагы чәчәкләргә тиеп-тиеп китә Сул ягына кылыч таккан, уң ягында йөз ук тутырылган садак, муенына көянтәдәй зур җәя кигән, бизәкле тире калкан аскан, ияренә таккан зур чукмары җиргә чаклы асылынып төшкән һиҗрәттән соң тугыз йөз дә утыз ике ел узгач булды бу хәл. Эт елында, мөхәррәм аеның беренче атнасы башында. Тудый көнне Алып Бәргән беренче сәяхәтенә китте Курыкканга — куш Ата-бабаларының каһарманлыклары хакында Алып Бәргән күп ишетте бала чакта. Гомере буе хыялланды алар кебек батыр булырга Әгәр дә ки килеп чыкса хәзер аның каршысына Дию, Аждаһа, тагын әллә нинди җеннәр — бөтенесен .берьюлы кырып салыр иде Алып Бәргән Юк бит, тирә-як тып-тын. явыз затлар түгел, хәтта кешеләр дә очрамый аңа Алып Бәргән батыр әнә шундый уйлар белән дала буйлап бара иде. Шул чак Алып Бәргән офык ягында алагаем зур, кара-кучкыл бер нәрсә күрде — Әһә' — диде Алып Бәргән — Менә батырлык сынар чак килеп җитте. Алда Аждаһа яки бер-бер зобани мине сагалап тора булыр Алып Бәргән кылычын капшады, калканын рәтләп куйды. Ж,әясен салды, садагыннан уклар алды. Олуг бер сугышка әзерләнеп беткәндә, бара торгач, теге кара-кучкыл нәмәстәнең ни икәнлеге ачык күренә башлады, бу — кара урман иде Ха-ха-ха! дип көлеп җибәрде Алып Бәргән.— Курык канга — куш, койрыгы белән биш! Шулай итеп, Алып Бәргән урманга килеп терәлде. Урман авызына кергәндә ул кыюлык өченме, әллә җырлыйсы килепме, җыр башлады Карурманда карак бар. Атларыңны карап бар. Без китәбез таң алдыннан. Тәрәз ачып карап кал... Җырның ертыгы юк ди, әйбәт җыр. матур җыр Карурман бит ул киек-җәнлек, аюбүре. арыслан-кабан белән генә түгел, карак- качкын. юлбасарлары белән дә данлыклы Карурманга керсәң, колагың сак. күзең очлы, кылычың үткер булсын: Карадай гынай урма ан. Карапгы-лай тө-өн. Яхшы атлар кирәк ләй узарга-ай Урман чыкканда. Алып Бәргәнгә шүрәле дә. урман иясе дә. диюләр дә очрамады. Урман сирәкләнә төште Бераздан ачыклык күренде. Алып Бәргән тагын далага килеп чыкты Урманны чыккач та Алып Бәргән атын туктатты Юл өчкә аерылып китә икән. Уртада зур гына таш ята. Ташка болай дип чокып язганнар. «Уң якка китсәң, башыңны югалтырсың. Сулга китсәң, атыңнан колак кагарсың. Уртадан китсәң . » Шул төштә язу өзелгән. Кемдер тырышып тырышып шул урындагы язуны балта беләнме. кискеч беләнме. кылыч беләнме каезлап, ватып бетергән. — Менә сиңа өч юл чаты! — диде батыр арт чүмечен кашый- кашый — Уңнан китсәм, үземнең баш - кых Сулдан китсәм, син. Кораң гыш. аяк сузасың. Уртадан китсәк. Шайтан белсен анда ни буласын3 Нишлибез. Кораңгыш? — Синең дә минем дә үләсе килми, уртадагысыннан киттек! — диде бахбай. Киттеләр болар урта юлдан кереп. Тирә-як серле томан белән капланган «Куркыныч юлдыр бу. сак булырга кирәк!» — дип уйлады батыр Алып Бәргән кынысыннан кылычын суырып чыгарды. Шул чак барган җиреннән ат шып туктады, колакларын шомрайтты. Алып Бәргән якында гына ниндидер тавыш ишетеп, куырылып килде. Кемдер чыбыкка бастымы, артта нидер шартлады Алып Бәргән аны-моны уилап-нитеп тормастан. кылычын тавыш килгән якка селтәде. Кылыч нәрсәгәдер бәрелде, кемнеңдер шартлап муены өзелгән сыман булды Ат кинәт алга ыргылды. Алып Бәргән ат өстеннән тәгәрәп, юлга барып төште Батыр сикереп торды Юл уртасында ниндидер кара гәүдә сузылып ята иде. — Кораңгыш! — дип кычкырды Алып Бәргән —Мин аны үтердем, курыкма, бире кил! Бераздан Кораңгыш килеп җитте. Ул чыдый алмыйча пошкыра, кешни — Менә ул кабахәт Аждаһа' диде батыр Кораңгыш ыңгырашу аша сукранып алды — С-сантый. нинди аждаһа булсын? Минем койрык бит ул. дивана' Алып Бәргән атының артына чыгып карады Чыннан да. Кораңгыш койрыксыз иде. Ә юлда яткан кара нәмәстә Кораңгышның киселгән койрыгы булып чыкты — Алайса, кем соң ул мине шулай куркытты? — диде хуҗа. — Дивана! —диде Кораңгыш — Өч тәүлек килеп тә тавыш чыгармагач, уЛ нинди айгыр була инде' — Ярар' — диде хуҗа, атын юаткандай — Киселгән койрык киселгән инде Аны кире ябыштырып булмый Калсын шунда' — Ал койрыкны! дип кычкырды Кораңгыш Бер кирәге чыгар әле Ичмасам, миңа ияргән кигәвеннәрне шул койрык белән куып барырсың! Юлдагы койрыкны алып, батыр атына менеп атланды Алар тагын алга киттеләр. Өченче тәүлек \зып барганда, дала бетте Томан тарала төште Таң ата башлады Юлчылар алдында бер авыл пәйда булды Өч көн. өч төн баргач. Аждаһа талаган авыллар очрар, дигән иде атасы Мөгаен, таланган авыл шулдыр — Трр! - диде Алып Бәргән, атка гына ишетелерлек итеп.- Сак бул. Кораңгыш. алда ниндидер шәһәрме, авылмы күренә. Тып-тын. этләр дә өрми, әтәч тә кычкырмый, кошлар да сайрамый. Бу — үлек кала. Димәк, монда Аждаһа йоклап ята булыр. Уйлап тормастан. кинәт һөҗүмгә атылырга кирәк! Кораңгыш күкрәген тутырып, сулыш алды. Алып Бәргән бер кулы белән кылычын, икенчесе белән ат койрыгын болгый-болгый: — Томырыл. Кораңгыш! — дип фәрман бирде. Айгыр, шуны гына көтеп торгандай, алга ыргылды. Ут өермәседәй томырылып, алар авыл урамына килеп керделәр Урамга керүгә Алып Бәргән бар көченә тамагын киереп, муен тамырларын кабартып кычкыра башлады: - Ажда-аа-һа-аа' Алып Бәргәннең кылычын татып ка-ар-ра-аа! Шул чак казлар каңгылдаша, дәррәү этләр өрә башлады, кемдер чаң кагарга тотынды. Урамда ыгы-зыгы купты. Урам борылмасына җитарәк кемдер Кораңгышны авызлыгыннан шатырдатып тотты. Кораңгыш ярсып-кешнәп, арткы аякларына басты, Алып Бәргән җиргә тәгәрәде. Сикереп торып, зобаниның башын чабарга кизәнгән иде, Алып Бәргән, әтисен танып, өнсез калды Улының күзеннән үк ата кеше аның адашып, кире кайтканлыгын аңлады. — Дивана!—диде Алып Мәргән.—Нигә халык куркытып акырасың? Алып Бәргән әйтергә сүз табалмады. Кораңгыш та гаепле сабыйдай, башын туфракка кадәр салындырып, тын гына тора. — Янгын бармы, ни булды, дошман явы килдеме? — дип уянган кешеләр ятак киемнәреннән генә балта, сөңгеләр тотып, болар янына җыелды. Эшнең нәрсәдә икәнлеген белгәч, и көләргә тотынды халык! Алып Бәргән белән Кораңгышка карыйлар да эчләре ката тегеләрнең. Кайсылары чыдый алмыйча, эчен тотып, чирәмдә тәгәри, авызлары ерык, күзләре йомык килещ көләләр дә көләләр. Алып Мәргән дә. бичара батырның анасы да бу кызыктан тыела алмадылар Шулай көлешә- көлешә, халык таралды. Урамда өчәү генә калды. Бичара Алып Бәргән, аның аты Кораңгыш та Мортыш бай кызы Нәүмизә Кыз нидер әйтмәк булган иде, атасы килеп чыкты да. сүзсез-нисез генә кулыннан тартып. Нәүмизәне алып кайтып китте Урам уртасында Кораңгыш белән Алып Бәргән икесе генә тырпаеп калды. Ниләр генә күрми ир-егеткәй белән ат башы! — Ярар! — диде Алып Бәргән — Кайгырмыйк әле. Кораңгыш! Арылган, бераз ял итик тә, тагын Аждаһаны эзләргә чыгып китәрбез. Болай булгач, барыбер табам мин ул зобанины! Яуга киткән ятып кайта Бу юлы Алып Бәргәнне берәү дә озатмады Бәлки озаткан булырлар иде дә, Алып Бәргән үзе теләмәде Аһ-ваһ килеп озатып та. баягыдай әйләнеп-тулганып, кире үз авылыңа кайтып керсәң, оятыңнан җир тишегенә кер дә кит инде, валлаһи! Алып Бәргән ата-анасына да берни әйтмәде, бары тик язу гына калдырды. Ул таң алдыннан Кораңгышын иярләде дә ындыр артына чыкты Монысында ул ашарына да, эчәренә дә алмады. Бары тик коралларын вә дәхи Нәүмизә биргән кулъяулыкны тотып, качкын кешедәй шыпырт кына сәфәр китте. һиҗрәттән соң тугыз йөз утыз өч ел узгач булды бу хәл. Кабак уңган елда. Шәгъбан аеның азаккы атнасында,. Утларый көнне Алып Бәргән икенче сәяхәтенә чыкты. Өч юл чатына хәтле Алып Бәргән ләм-мим бер сүз дә әйтмәде, бер җыру да җырламады Хуҗасының мөшкел хәлен аңлаптыр инде, Кораңгыш та телгә килмәде. Язулы ташка җиткәч, Алып батыр атыннан сикереп төште дә капчыгыннан кискеч, чүкеч алып: «Бу юлдан киткән, Алып Бәргән кебек оятка калыр»,— дип үзенең төзәтмәсен язып куйды Эшен бетергәч, ул канәгать елмайды да: — Беткән баш беткән,— диде шат-көр тавыш белән.— Уңнан китәбез, Кораңгыш! Карап карыйк әле, ничек итеп минем баш югалыр икән бу ♦ юлы? 2 Көн киттеләр, төн киттеләр, өченче көн таң алдыннан Алып Бәргән г ялан җирдә дар агачы күреп, атын туктатты. Үлем исен сизенеп ахрысы, 5 Кораңгыш колакларын шомрайтты да сак кына кешнәп куйды. — Кораңгыш! — диде батыр.— Качып кына карап торыйк, монда s нинди эшләр булыр икән? § Шулай диде дә Алып Бәргән агач башына менеп урнашты Кораңгыш < куаклар арасына кереп күмелде. Еракта ниндидер авыл күренә Шул 2 авыл капкасыннан бөркәвечле арбага җигелгән пар ат чывты Атлар з якынайгач. Алып Бәргән арба күперчегенә утырган ат әйдәүчене шәйләп < алды. Менә арба дарагач төбенә килеп туктады. Ат әйдәүче күперчектән * сикереп төште дә. дарагач күтәрмәсенә менеп китте. Бауларны җайлады. - бүкәннәрне баулар астына шуыштырды да янә арба янына сикереп төште — Әзер' — дип кычкырды ат әйдәүче.— Алып төшегез кабахәтләрне! н Бөркәвечле арбаның киез ишеге ачылып китте Аннан кылычлы “ адәмнәр җиргә сикереп төште. Алар артыннан күзенә капчык кидертелгән, куллары артка каерып бәйләнгән бер хатын-кыз күренде. Хатын-кыздан соң күзенә шулай ук капчык кидертелгән. куллары артка каерып бәйләнгән ир затны җиргә төртеп төшерделәр. Дүрт кылычлы бу ике тоткынны дарагачка таба алып киттеләр. Бичара тоткыннар аяклары белән карышалар, кызганыч тавыш белән кылыйлыларга ялваралар — Мин яшь бит әле, кызганыгыз мине!—дип кычкыра хатын- кыз— Зинһар, харап итмәгез. Сез ялгышасыз бит, агайлар, минем гөнаһым юк! — Кардәшләр! — дип ялына ир кеше — Үзегез гөнаһлы буласыз бит Безне үтереп, сезгә ни файда? Безнең гаепсез икәнлекне белерсез, ләкин соң булыр... А1 әйдәүче ярдәмендә дүрт кылычлы бичараларны дарагачка менгезделәр дә, муеннарына бау кигезеп, түмәрләргә бастырдылар. — Абыйлар, коткарыгыз! — дип елый кыз — Агайлар, зинһар, җанымны кыймагыз! — ди/i ялвара ир кеше. — Үкермәгез, зобанилар! — дип кычкырды ат әйдәүче,—Юха елан белән Иблискә, күз яшьләре белән еласа да, ышанмагыз! Алып Бәргән агач башында түзеп утыра алмады, сикереп төште дә дарагач янына килде. — һәй! — дип кычкырды ул кылычлыларга.— Җибәрегез аларны! Җибәрегез, югыйсә үзегезнең башыгызны кыеп төшерәм! — Син кем? — диде ат әйдәүче кеше —Нигә син безнең эшләргә тыкшынасың? Юлыңда бул. егет! Бичара тоткыннар икесе берьюлы Алып Бәргәнгә ялвара башладылар — И батыр егет, зинһар, безне бу явызлар кулыннан азат ит' Без гөнаһсыз. Без икебез дә патша балалары. Әгәр коткарсаң, атабыз сине алтынга күмәр! - Тик кенә торыгыз, зобанилар! — диде ат әйдәүче — Ә син алар- ның сүзләренә ышанма, егет, юлыңда бул! — Өчкә хәтле саныйм! —диде Алып,—Җибәрегез тоткыннарны! Бер! Ат әйдәүче Алып Бәргәнгә якын ук килеп болаи диде. — Юлчы егет, боларның берсе Юха елан, икенчесе Иблис булыр' Биштишек авылына күпме зыян эшләгәннәрен белсәң, син үз кулың белән аларның башын кыеп төшерер идең. — Коралсыз кешеләрне үтергәнне мин тыныч кына карап тора алмыйм! — диде батыр егет,— Җибәрегез! Ике! Өч! Алып Бәргән тәвәккәл рәвештә бишесенә каршы атлады. Тегеләр берьюлы биш кылыч белән Алып бәргәнгә кизәнделәр. Алып Бәргән яшен тизлеге белән аларның кылычларын бәреп-бәреп төшерде дә йодрыгы белән бишесен биш якка тәгәрәтте. Шуннан файдаланып, тиз генә тоткыннарның кулларын буып торган бауларны кисте, башларыннан капчыкларын салдырды. Капчык астыннан гүзәлләрнең гүзәле бер кыз килеп чыкты, икенче капчык астында асыл зат бер егет булган икән. Тоткыннар шайтандай акырып арбага сикерделәр. Егет дигәне дилбегәне алып, атларга берне сукты да әче итеп сызгырып җибәрде. Атлар алга ыргылып чабып та китте. Ул арада һушларын жуйган кылычлылар да, ат әйдәүче дә нсләрен-акылларын җыеп аягүрә торып бастылар. Бастылар да янә кылычларына тотындылар. Алып Бәргән аларны сырт якаларыннан алып, берәмберәм маңгайлары белән чәкәштереп чыкты — Астырырмын мин сезгә кеше! — диде ул, тегеләргә бармак янап.— Шундый чибәр кыз белән асыл шаһзадәне дарга асалармыни? Алып Бәргән белән сугышудан файда юклыгын күргәч, кылычлылар шешкән маңгайларын уып, ыңгыраша башладылар. — Их. син ахмак бәндә! — диде ат әйдәүче кеше — Көчеңне кая куярга белмәсәң. таш ват! Куәт булса, акыл нәрсәгә! Синең бу тиле көчеңнән кешеләргә зыян гына! — Нишләп мин зыян эшлим? — диде батыр. — Син Юха елан белән Иблисне качырдың! Без аларны илле ел буе сагалап та тота алмаган идек. Бүген менә алар икесе дә безнең тозакка капканнар иде... Ах, дивана, куәтле ахмак! Ат әйдәүче гарьлегеннән елый ук башлады — Әнә, авыл халкы килә. Иблис белән Юханы качырганыбыз өчен, безнең бишебезне дә тотып, шушы бауларга асачаклар Сиңа да рәт булмас! Чыннан да. авыл ягыннан коралланган ирләр, хатыннар килә иде. Аны-моны уйлап өлгергәнче, кешеләр дарагачка килеп тә җиттеләр. — Кайда ул Иблис? Кайда ул Юха? — дип бигрәк тә хатыннар ажгырып эзләнә башладылар. Ат әйдәүче кеше монда ниләр булганны сөйләп бирде. — Без гаепле түгел, әйттек без аңа, комачаулама, дидек... Ачудан күзләре акайган хатыннар өере Алып Бәргәнне урап алды. — Син качырдыңмы шул кабахәтләрне? — дип сорады хатыннар. Алып Бәргән нидер әйтергә җыенган иде. башлап йөрүче үтә усал карашлы бер хатын аңа ирек бирмәде, дарагач күтәртмәсенә менеп кычкырырга тотынды: — Җәмәгать! Кызларыбызны, хатыннарыбызны аздыручы, гаиләләребезне туздыручы Иблисне, ир-егетләребезие бозучы, гаилә таркатучы Юханы качырганы өчен, нинди җәза бирәбез бу алыбаякка? — Үлем! Үлем! — дип кычкырдылар хатыннар. Шуны гына көтеп торгандай, котырган хатыннар өере Алып Бәргән өстенә ыргылды. Иң беренче булып әлеге зәһәр хатын дарагачтан батыр өстенә сикерде. Кемдер тырнаклары белән Алыпның битен суеп төшерде Унлап хатын аның чәченә тотынып, башын аска таба идерделәр. Егермеләп кул батырның чәчен йолкый башлады. Тырныйлар, тешлиләр, йолкыйлар, чеметәләр, төкерәләр. Алып батыр ирләргә каршы ничек көрәшәсен белә, ләкин хатын-кызлар алдында ул каушап калды. Бу эшкә ирләр дә катнашырга теләгәннәр иде. хатыннар аларны корбаннарына якын да җибәрмәделәр. Хәлдән таеп, тырнаклары сынып беткәч кенә хатыннар берәм-берәм читкә китте. Болыннан маллар кайта башлагач, авыл халкы Алыпның чиләнеп, канланып беткән ярым-үлек гәүдәсен дарагач янында калдырып, көтү каршыларга таралды Алып Бәргән аңына килгәндә, таң аткан иде инде. Иң беренче ул дар агачка кунган козгыннарны күрде. Минем күзләрне чукырга өмет итеп утырасызмы? — диде ул козгыннарга. Якында гына ат кешнәгән тавыш ишетелде Бу — Кораңгыш иде Алып Бәргәннең тырналмаган җире, тешләнмәгән урыны калмаган. Чеме- ♦ түләрдән кара көйгән куллары сулкылдап сызлый Иреннәре кабартмадай ? калынайган Чәчен йолкып бетерә язганнар Батырның тере икәнлеген күргәч, козгыннар ялкау гына очып китте £ «Аждаһа белән сугышырга дип киткән батырны хатыннар кыйна- й ган!» — дигән хәбәр авылдашларына ишетелсә—ни хурлык! ? — Колаксыз, ыштансыз батыр! —диде ул үзен мыскыллап. | Колак чүп кенә ул! — диде Кораңгыш — Баш исән булсын! Менеп < ят! ‘ 13 Кораңгыш җиргә тезләнде. Алып Бәргәннең ияргә утырырга җае з калмаган иде. ул көч-хәл белән генә Кораңгышның сыртына менеп. * бүксәсе белән ияргә ятты. Тугры ат хуҗасының канлы гәүдәсен күтәреп. * кайтыр юлга чыкты. ~ Өч көн үткәннән соң Алып Бәргәннең анасы борчыла башлады. ч — Атасы' - диде хатын — Төшемә дә бик начар булып керде, әллә н бер-бер хәл булдымы икән? Мин яурымчыга барып, фал ачтырып кай- 2 тыйм әле. — һәй. кортка! — диде Алып Мәргән — Теге* юлы да күрәзәчегә барган идең. Шуннан нәрсә булды? Бөтен мир каршында оятка калдырды бит. дивана бала! Чыннан да. улы беренче сәяхәтенә чыгып киткәч, ана күрәзәчегә барган иде Бер каз. бер кадак май. бер гөрәңкә язгы йон алып килгәнен белгәч, күрәзәче агай батырның анасына карап авызын ерды: — Бик һәйбәт, аллаһы боерса!.— диде дә күрәзәче сәке йөзлегенә утырып, нидер мыгырдый башлады. Аннары ике күзен шытырдатып йомды да кулларын җәйде. Ике имән бармагын тырпайтып, бер-беренә якынайта башлады. — Минем телем түгел, дәрья кичкән инәкәйләр теле Минем кулым түгел. ӘйшәБатман кулы... Әңгәречкә-әңгәречкә-әңгәречкә. тертиңкәй! Ике бармак калтырый-калтырый озак кына якынайды, һәм. ниһаять, икесе бергә кушылды. — һай. рәхмәт төшкере!—дип кычкырды күрәзәче,—Әйттем бит. бар да шәп дидем! Алып Бәргән исән-сау. озакламый дошманнарын җиңеп яудан кайтыр! Бу юлы батырның анасы күрәзәгә бармаска булды. Бер күркә, бер тавык, бер киләп эрләнгән киндер җебе тотып, яурымчыга фал ачтырырга китте. Зур күчтәнәчләрне күргәч, яурымчы тәсбих тартып утырган җиреннән кымырҗып куйды. Капчыктай кабарынкы төенчекне бүлмәчкә урнаштыргач. фалчы шүрлектән нидер үрелеп алды Бу — фал ача торган" сөяк иде Сарыкның калак сөяге фал ачудан шомарып, ялтырап, саргаеп беткән. Яурымчы фалны зур гына җиз төпсәгә куйды. Сөякне куллары белән сыпыргалады. аннары янчыгыннан бер уч борчак алып, сөяк нстенә сипте. Борчаклар сөякнең ян-якларына, алдына, артына тәгәрәде Яурымчы озак кына борчакларны санады, чагыштырды, хисаплады да сөяккә карап, нидер мыгырдарга тотынды. Иннә-нннә. чүрн-чүри, Дөпе-дөпе. дөп дөп! — Ж.ә! — диде фалчы — Анакай, синең улың бик зур җиңү белән кайтачак. Ул — исән-сау. Бәлешеңне әзерләп, мунчаңны яга тор! Ана кеше яурымчы өеннән атылып чыкты, үз өенә ничек кайтканын да сизмәде. Бусагадан атлап керүгә — Атасы. Алып Бәргән җиңеп кайта! — дип кычкырырга теләгән иде. сәке йөзлегендә утыручы Нәүмизә белән ирен күреп, төртелеп калды 81 Икесе дә Оик кайгылы кыяфәттә иде. — Менә!— диде Нәүмизә еламсырап — Алып Бәргәннең хәнжәре күгәрә башлады. Чү-чү. кызым! — диде Мәргән батыр — Син аны дымлы җиргә куйгансыңдыр — Юк! — диде Нәүмизә.— Мин Алып Бәргән хәнҗәрен бирнә сандыгында саклыйм. Шулчак ишегалды ташында дага чыңлаганы, ат пошкырганы ишетелде Өйдәгеләр сагаеп калды Алып Мәргән үрелеп тәрәзәгә карады Баскыч төбендә Кораңгыш басып тора иде. Алып Бәргәннең ат өстендәге канлы гәүдәсен танып, ата кешенең йөрәге «жу-у» итеп китте . . Алып Бәргән кайтканга берничә көн узды. Аның кан катнаш туфракка укмашкан тәнен куе сөткә салып, озак җебеттеләр. Аннан соң каймак сылап, пәрәвез белән урап чыктылар Пәрәвез өстеннән әрекмән яфрагы капладылар. Әкренләп Алып Бәргән ыңгырашудан туктады, сызлануы кимеде. Хәтта аның кабартма иреннәре дә кыймылдар хәлгә килде Бер-ике атнадан соң ул сөйләшә дә башлады — Батыр ярасыз йөрмәс! — диде ул атасына. Аңа каршы атасы әйтте: — Кәҗә казасыз булмас! Тик шунысын гына аңлый алмадым Аж даһа дисәң, охшамаган. Дию дияр идең, аның кулы түгел. Кем белән сугыштың соң? Син шулай җәрәхәтләнгәч, ул мәлгуньнең йоны күккә очкандыр инде! Алып Бәргән дәшмәде Ишегалдында Кораңгышның озын итеп пошкырганы гына ишетелде. Шулчак урамдагы малай-шалайлар бик каты бәхәсләшә башлады — һәй, малай! — диде берсе.— Алып Бәргән абыйның аты үлгән Дию күтәреп кайтты беркөнне Көчкә сөйрәп кайта, валлаһи У у. күрсәң, котың очар Борыны беләк буе, маңгаенда бер күзе Ямьсез дә соң! — Җүләр' - диде икенче бала,—Дию түгел бит ул. Бәргән абый үзе шулай аркылы ятып кайтты — Беләбез инде! — диде өченчесеАлып Бәргән абыйны Биштишек авылы хатыннары кыйнаган. Атайга мал куучылар сөйләгән! — Яуга киткән ятып кайтты! — диде тагын берсе. Алып Бәргән бу сүзләрне ишеткәч, гарьлегеннән ыңгырашып куйды. Кораңгыш, малайларны өркетмәк булып, пошкыра, кешни, коймага тибә башлады Балалар чыр-чу килеп таралдылар. Алып Бәргәннең икенче сәяхәте әнә шулай тәмам булды. Алып Бәргән Иблисне эзли чыга Шулай вакыт уза торгач, Алып Бәргән ныклап савыкты, яргаланган тәне төзәлеп бетте Алып Бәргәннең күңеле нидер сизенеп кытыклана, шатлана, әйтерсең лә аны алда ниндидер бәхет көтЬ. Карурмандай карак бар. Атларыңный карап бар. Без китәбез тан алдыннан. Тәрәз ачын карап кал,— дип җырлавыннан ук күреп-сизеп тора Кораңгыш — аның хуҗасы тагын юлга җыена. Шулай урманга утынга менгәч. Алып Бәргән атына дәште: — Кораңгыш, бүген китәбез, дускай! Чыннан да, таң алдыннан атка атланып, яуга киткәндә, бер генә кеше дә уянмады, бары тик бер генә тәрәзәнең кашагасы күтәрелде Бу Нәүмизә иде Кыз, өзелеп, сөйгәнен яуга озата, тәрәзә ачып карап кала. Кораңгыш дәртле итеп кешнәде дә алга, өченче сәяхәткә ыргылды. Болын ягыннан яшь бер байталның Кораңгышка кешнәп җавап кайтарганы ишетелде. һиҗрәттән соң тугыз йөз утыз биш ел узгач, Рамазанның башында. Кече атна көнне булды бу хәл Ике тапкыр көлкегә калган Алып Бәргәннең нияте нык, карашы ♦ үтәли тишәрдәй каты. Кораңгыш кына бик күңелсез, авыр юырта башлады g Бу юлы өченче сукмактан — «Атыңны югалтырсың» ягыннан киттеләр. 2 Шуңа күрә Кораңгышның эче поша иде. - Курыкма. Кораңгыш! — диде хуҗасы — Баш сау булсын' Шулай дигәч, атка бераз җан керде. г Ай киттеләр болар, ел киттеләр, бара торгач, ялга туктадылар, | Егет чакма белән ташка бәреп, куга ут төшерде Учак тергезде. Иярен < салдырып, атын сәйранга җибәрде Шуннан соң үзе ауга китте. Кыр “ тавыгы атып алды да каурыйлары белән үзле балчыкка төрде Зу-ур з күмәч хәтле шул үзле балчыкны шаулап торган учакка ташлады Кораң- < гыш якында гына утлап йөри. Алып Бәргән җиргә чалкан ятып, башын ♦ ияргә куйды Батырның мендәре — ияр. ястыгы — җир, юрганы — күк- болыт! ч — Аждаһа калып торсын! — диде Алып Бәргән үзалдына — Иблис ь белән Юханы тотарга кирәк. Шуларны Биштишек авылы кешеләренә 2 кире кайтармый торып миңа көн юк! _ Ул арада аш та пешеп чыкты Үзле балчык шакыраеп каткан, чүлмәк төсенә кергән иде. Алып Бәргән кылычы белән тәгәрәтеп, балчыкны учактан чыгарды да таш белән бәреп ватты. Кошның каурыйлары балчыкка ябышып калган, уртада мәмердәп пешкән тавык ята иде. Аны күргәч Алып Бәргәннең авыз сулары китте. Тамак ялгап алгач, тагын кузгалдылар Шулай киттеләр болар, ай киттеләр, ел киттеләр, энә буе җир киттеләр дигәндәй, зур гына бер шәһәргә килеп җиттеләр Ерактан ук балкып тора бу шәһәр Тау өстендә таш диварлар Ук ата торган тәрәзәчекле ныгытмалар, зур-зур тимерләр белән беркетелгән имән капкалар артында йөзләгән манаралар тезелеп киткән. Шәһәр читендә, таш диварларның бу ягында, кара халыкның агач өйләре күренә Көтүлекләрдә мал утлап йөри. Су буендагы бакчаларда хатын- кызлар. бала-чагалар яшелчәләргә су сибә.Яр кырыена дистәләгән мунчалар урнашкан Шулчак нечкә матур тавыш белән азан әйтә баш ладылар Өйлә вакыты җиткән иде. Тирә-яктагы барча кеше дә эшен ташлап, сәҗдәгә егылды Җайдаклар ат өстенйән сикереп төштеләр дә уч төбе чаклы гына намазлыкларга капландылар. Беркем сөйләшми, тып-тын Алып Бәргән шәһәр капкасыннан керде Төз урамнар буйлап бара торгач, ул киң мәйданга чыкты Алда гаҗәп матур сарай калыкты. Мәйдандагы бөтен халык туңкаеп намаз укый иде. — Трр. бахбай! — диде Алып Бәргән.— һәй, сарай капкасын ачыгыз! — дип кычкырса да, капкалар ачылмады Шулай авызын күтәреп, капкачы ягына карап торганда, кемдер Алып Бәргәннең муен тамырына берне орды Алып Бәргән ирексездан җиргә тезләнде Башын ике кул сыртына куеп, намаз укыган булып, ул тирә-яктагы кешеләрне күзәтә башлады. Якында гына бер кеше янында яткан гөрзине күргәч, ул аңлап алды, шушы агай аны сугып еккан икән. Әлеге ага кеше, башкалар күрмәсен дигәндәй, ялт-йолт каранып алды да чак ишетелерлек итеп кенә болай диде: _ Башың ике булмаса, намаз вакытында аягүрә торма. Кычкырып, намазларын боздырма Бу илнең патшасы үтә диндар кеше Намаз калдырган кешене асалар бу калада һәр өйләдән соң патша үзе кара халык алдына чыгып вәгазь сөйли. Тырышыбрак укы догаларыңны, егет! _ Ниһаять, намаз тәмамланды. Кешеләр аягүрә басып, намазлыкларын кага-төрә башладылар. — Хәзер Яхур патша чыгачак! — диде агай Алып Бәргәнгә,— Яхшылап бак. егет, бөек хаким ул безнең Яхур патша Зур барабаннар кагарга тотындылар, барабанга сорнай, быргы тавышлары кушылды Сарай капкасы ачылып китте. Капкадан иңенә кызыл комач салган мәһабәт бер ир-егет чыкты Аның янәшәсендә генә күз явыңны алырдай матур бер кыз атлый. Алар артыннан кырык вәзир һәм тагын бер өер сарай агалары теректерек юырта. Алып Бәргәннең янәшәсендәге әлеге агай тагын пышылдады: — Яхур патша шушы булыр! Аның хатыны — Җәмлия гүзәл. Пат шабикәнең сул ягында җиңелмәс баһадир Әлҗаман булыр. Патшаның уң ягында сугыш эшләре вәзире Чукмар-бәй. Аннан ары сәүдә эшләре вәзире Ертлач-әкә. аннан кала җарияләр башлыгы Зннабай булыр Кара халыктан салым-ясак талаучы Кап.- Йот. Патшаның колагына иелеп, нидер пышылдаучысы шымчылар башлыгы Ж.асус-җан. Яхур патша җирне селкетердәй нык вә тиз-тиз атлап, таш мөнбәргә менеп басты. Халык берьюлы җиргә егылып, патшасы каршында башын җиргә орды. — Көненә биш тапкыр шушылай башын ташка ора-ора халыкның мие шулпаланып бетте инде! — диде әлеге карт Шул мәлне барабаннар шып туктады Мәһабәт патша Яхур халыкка карап сүз башлады: — Солтан Яхур падишаһ сүзем! И вәзирләрем, и сарай әһелләре! Итчеләр, чүлмәкчеләр, сәүдәгәрләр, мосафирлар, и кара халык! Аллаһ тәгалә исеме белән сезгә вәгазь башлыйм. Аллаһе тәгалә вә тәбәрәкә хәзрәтләренең кодрәте илә мәмләкәтебез көннән-көн матурая, шәһәребез сәгатьләп төзекләнә бара Арыкларда су чылтырап ага. гөлбакчаларда кошлар Алланы мактап сайрый Патшалыгыбызда юллар төзек. Ләкин арабызда бозык затлар бар Гөнаһлы кешеләр күбәйде Аллага тел тидерүчеләр ишәйде Әшәкеләр, гайбәт, зина белән дөнья тулды. Бозыклар арткан саен. Аллаһе тәгалә өстебезгә бәла җибәрә. Әнә өченче ел корылык булды. Әнә узган ел кояш чыкмады, бөтен иген череп бетте. Быел тагын берәм-берәм кешеләр югала тора Гөнаһлыларның йортларына ут каба Балаларны җен алмаштыра Чистарырга кирәк, гөнаһларыгызны ярлыкавын сорап. Аллага гыйбадәт кылырга кирәк. Биш намазның бересен дә калдырмаска! Кем дә кем әлеге кагыйдәне боза икән, ул кешене шул көнне үк җәзага тартырга боерам! Аң булыгыз, кешеләр! Гөнаһлыны җәза көтә1 Бер генә гөнаһкяр да. бер генә зиначы да. бер генә гайбәтче дә җәзасыз калмаска тиеш. Гаделлек өчен мин Алла каршында җаным фида булганчы тырышырмын Әмма минем бу изге эшемә аяк чалучылар да бар Шундый бер кабахәт җинаятьче качып котылды. Ул иректә. Андый кабахәтләр иректә йөргәндә, бер генә кешедә тыныч йокларга тиеш түгел. Сез аны беләсез, ул минем элеккеге вәзирем Йормаш карт Сарай әһелләре тарында гайбәт таратканы өчен, аны диван вәзирләре мал көтәргә куган иде Инде ул анда да телен тыя алмады Хәтта сарыкларга, сыерларга безнең турыда гайбәт сөйләп йөри башлады Шуннан соң ул үлемгә хөкем ителгән иде. Качып котылды. Кем Дә кем җинаятьче Йормаш картның кайдалыгын әйтә, тере яки үле килеШ хөкемгә тапшыра, шул кеше гаиләсе белән сарайга алынып, казна хисабына яши башлаячак. Аллага иман китерегез, гөнаһ кылмагыз, кеше өлешенә кермәгез! Ягез. бер фатиха! Барысы да патша белән бергә дога кылдылар. Янә зур барабан кага башладылар, патша зур бер эшлекле кыяфәт илә сараена кереп китте Халык, башын ташка орып, патшасын озатып калды Сарай капкалары ябылу белән, атлы өндәүчеләр халыкны куа башладылар: — Барыгыз, бар! Икенче намазга чаклы эшегездә булыгыз! Халык дәшми-тынмый гына таралды. — Ярар' — диде Алып Бәргән атына - Кәрвансарайларын эзләп табып, тамак ялгап, ял итеп алырга кирәк. Шулай атын җитәкләп барганда, кемдер Алып Бәргәннең җиңеннән тартты. Бу теге карт иде. ■ . Улым! - диде карт — Кунар урының булмаса, мине озата бар Йортым тар булса да. күңелем киң минем! Чит шәһәрдә ике сүз каткан кеше дә якын дуска әйләнә дигәндәй, .Алып Бәргән бу сүзләргә бик сөенде. Шәһәрне чыкканчы, алар сөйләшмичә бардылар Карт нидәндер шикләнә, алакялак карангалый. Җә' - диде карт кырга чыккач — Син безнең Яхур патша турында ни уйлыйсың? Алып Бәргән мәһабәт патшаның сүзләрен һаман да оныта алмый иде әле. - һай, уңган патшагыз, һай. дини икән! — диде батыр,—Үзен күреп бер соклансам, сүзен ишетеп мең сокландым Гадел патша, мең яшәсен! Андый патша сирәк бу дөньяда! — Дөрес! — диде карт.—Күзеңне алалмыйсың аңа карап. Батыр егеткәй, синдә куәт күп икән, шөкер Син шул куәтең белән халыкка хезмәт итәргә чыккансың, күрәм Ләкин куәт белән генә җиңеп булмый дошманны Хәйлә кирәк. Ә син сабый гына әле! Син ерак җирдән килгәнсең, сиңа ышанырга була. Бабай тагын як-ягына каранып алды. — Мин бая Яхур патша әйткән Йормаш карт булырмын! Тыңлап торучы юкмы дигәндәй, карт тагын сагаеп калды. — Курыкма. Йормаш бабай, мин сине сатмам! — диде дә Алып Бәргән үзенең кем икәнлеген сөйләп бирде. Йормаш карт әйтте: Үлемнән качып, мин чит илләрдә байтак каңгырып йөрдем Җаным түзмәде, дөреслекне сөйләргә дип, тагын кайттым. Бара торгач, алар урман белән капланган тауларга килеп җиттеләр. Мин әнә шул таулар арасындагы яшерен мәгарәдә горам,— диде Йормаш карт. Яшерен сукмаклар буйлап алар озак бардылар һәм, ниһаять, куышка кайтып керделәр. Йормаш карт Алып Бәргәнгә барын да сөйләп бирде. Яхур патша — матур куркыныч ул. олан! Аның матурлыгы тыштан гына Яхур патша яшь чакта бик тәртипле, итагатьле бер бала булып үскән икән. Йормаш карт аның остазы булган Шулай бик матур яшәгәннәр алар Егет булып җиткәч, шаһзадә дөнья гүзәле Җәмлиягә өйләнгән Ипле, сабыр бу кызны Йормашвәзир үзе табып димләгән Өйләнгән көнне үк Яхур патша үзгәрә башлаган Кырысланган, гел изгелек, намус турында гына сөйләнә икән Ике сүзнең берендә телендә гөнаһ, җәза, намаз, алла ди. Халыкны эшеннән аерып, көненә биш тапкыр мәйданга җыеп, намаз укыта. Кырык эшен кырыклай ташлап, бөтен кеше сәҗдәгә егыла торган булып киткән. Аның бу диндарлыгыннан халык иза чигә башлаган — Ишеттеңме, бая сөйләгәндә ул Алла сүзен йөз тапкыр кабатлады. Кеше изгелек турында кирәгеннән артык үҗәтләнеп кычкыра икән, шикләнергә урын бар дигән сүз Үз намуссызлыгын каплар өчен, үз җинаятен йомарга дип, кешеләр намус, гаделлек турында акыра башламыйлармы икән дигән фикер-килде минем башка теге чакта Шуннан соң мин Яхур патшаның кылганнарын күзәтеп, сөйләгәннәре белән чагыштыра башладым. Сарайда ниндидер астыртын эшләр башкарыла. Туры сүзле вәзирләр көннән-көн сирәгәя, юкка чыга башладылар. Яхур янында әнә бая син күргәннәр генә сөзелеп калды Яхур патша үзе бозык, Алып Бәргән! Үзе гөнаһ иясе! Аның сараенда харам йорты бар Шул харам бүлмәләрендә ул урлаган яшь хатыннарны ирексезләп тота. Моны хәтта Җәмлия дә белми. Ул ирен чыннан да изге кеше дип уйлый, муеннан гашыйк шул кансызга. Ул гына түгел, халыкның күпчелеге Яхурга табына Бик азлар гына дөреслекне сизенә. Сизенсә дә, дәшми Үсеп буйга җиткәч, һәр чибәр кыз юкка чыга бу шәһәрдә Кая китә алар? һичкем белми. Суга баткан булсалар, бер калкырлар иде. Урманда бүреләр ботарлаган булса, сөякләре бер табылыр иде. Йөз кыз шулай җир упкандай юкка чыкты Кайда алар? Алар бар да Яхур патшаның яшерен харамында иза чигә. Шуларны азат итеп кенә халыкка дөреслекне * күрсәтеп була Коткарсаң, син генә коткарасың безне бу бәладән! Сине S күрми калды патша шымчылары Әгәр күрсә, сиңа бер-бер гаеп ташлап, ? дарга асарлар, җә сине җиңелмәс Әлҗаман белән сугыштырып харап 2 итәчәкләр иде. Әлҗаманны җиңгән батыр юк. Йөз пәһлеванны ул мәйдан * уртасында, халык каршысында кычкыртып суйды Читтән килгән батыр- ? ларны үлем көтә монда Чөнки алар исән китсә, мондагы патша турында | башкаларга сөйләр дип куркалар Пормаш карт сөйләгәннәрдән Алып Бәргән менә нәрсә белде. с Әлҗаман батырның иң яраткан коралы җәя икән. Ул мең адымнан = чебеннең сул күзенә тигезә ала ди. Ул аткан ук айга җитә икән. < Күп батырлар беренче уктан ук һәлак булганнар. * - Беренче ату хокукы аңар чыга. Чөнки чөелә торган акчаның ике - ягы да күн!— диде карт.— Сак бул! Әгәр дә уктан исән калсаң, ат өстендә сөңге орыш булыр. Сөңге белән аны бәреп төшерә алсаң, кылыч *- сугышы булыр. Кылычтан да исән калсаң, көрәш булыр. Көрәштә ул я оста түгел Аның көрәшмәгәненә биш былтыр инде. Ул җә ук, җә сөңге, җә кылыч белән дошманының эшен бетерә. Шуңа күрә, ул көрәшне сугышка санамый да. Йөз батырның бары берсе генә көрәшкә чаклы килеп җитте. Анысын да Әлҗаман озын чәченнән урап җиңде. Әгәр дә син Әлҗаманны җиңсәң, аның урыны сиңа кала Син Яхурның җан сакчысына әверелерсең Шунда син аның бөтен серен белерсең. Жә. ничек уйлыйсың, батыр? — Ярый. Йормаш бабай,—диде Алып Бәргән, авыр сулап.— Мин атым белән киңәшеп керим әле... Алып Бәргән аты янына чыгып, нишләргә икән инде дип, озак кына сызгырынып торды да Кораңгышка дәште — Жә. бахбайкаем, нишлим соң инде? Иблис белән Юханы эзләп китимме. Аждаһага каршы барыйммы? Әллә монда калыйммы? Корангыш һичнинди файдалы киңәш бирә алмады - Их. корт чаккыры!—дип. Алып Бәргән кәпәчен салып җиргә орды Шулчак — Алла-ла, башымны яра язды, җүнсез! — дигән тавыш ишетелде. — Бәрәкәт! - диде Алып батыр — Кәпәчем телгә килде. Бу нинди хикмәт тагын? — Көчеңне кая куярга белмәсәң. Йормаш бабайның утынын яр' - диде кәпәч — Жан ачуы белән җиргә орсалар, син дә үкерер идең - Нишләргә соң? —дип сорады Алып батыр кәпәченнән - Монда кал. бабай әйткәннәргә колак сал! Яхур патша эчендә Иблис булмагае! — диде кәпәч — Ә син нәрсә уйлыйсың. Кораңгыш? — Мин дә калу ягында! — диде ат — Сынашып карыйк бер Ях\р патша белән, ә? Алып Бәргән мәгарә эченә кереп китте Мин монда калам. Йормаш бабай' — диде ул карт вәзиргә. Йокларга яттылар болар. Ат тышта аягүрә ойый Мәгарә эчендә Алып Бәргән батырларча гыр;у>1Й башлады Ни гомер юл килеп нык арыганнар бичаралар Батыр да. аты да өч көн. өч төн йоклады Йормаш карт, хәл җыйсын дип. Кораңгышны да, Алып Бәргәнне дә уятырга базмады Дүртенче көнгә киткәндә, таң алдыннан Алып Бәргән үзе уянды. Хуҗасы кыймылдауга, тышта ат та кешнәп җибәрде — Аң бул! — диде Йормаш карт. Алып Бәргәнне юлга әзерләгәндә — Сиңа бер бер гаеп тагарлар. Шул гаебең өчен сине әсир итәрләр Алып Бәргән шуннан соң тап-такыр итеп чәчен кыркып ташлады. Кәләпүшен киде. Их. рәхәт ул чәчне пәке белән ялтыратып кыру. Рәхәтлеге корысын, уңайлыгы шәп бит Атта ут өереп чапканда да кырган баштан кәләпүш төшеп калмый. Такыр башка бөжәкләр оя кормый. Иң шәбе —дошман синең чәчеңнән урап тота алмый. Ул сарай капкасына җиткәндә кешеләр өйлә намазына дип җыелганнар иде инде. Нәкъ узгандагы кеби: патша сарай капкасыннан чыгуга, бөтен халык шартлап җиргә ауды, башлар тагын ташка орылды. Кеше нишләсә. Алып Бәргән дә шулай эшләде. — Кораңгыш! — диде ул, чак ишетелерлек итеп,—Кораңгыш, син кире якка карап, сиртыңны патшага төзәп ят! Кораңгыш нәкъ шулай эшләде дә. Патша узганында нәрсә сөйләгән булса, тагын шул ук нотыгын кабатлады, изгелек, бозыклык, гөнаһлар турында төкерек чәчте. Аннан соң тагын бер кешене асып, күргәзмә җәза бирделәр Шулчак шымчылар башлыгы Җасус, Алып Бәргән белән Кораңгыш ягына ымлап, патшаның колагына нидер пышылдады. Патша агарынды, күгәренде, аннан ачуына буылып: — Җинаять' — дип кычкырды. Барча халык куркуыннан аягүрә басты. — Кем син’ — дип кычкырды Яхур патша Алып Бәргәнгә. - И бөек патша!— диде Алып Бәргән — Мин ерак Болгар илендәге Утыз Имәнле авылының Алып Бәргән атлы батыры буламын! Шул чак хөкемдар телгә килде: — Сине җәза көтә, Алып батыр Ирекле илебездә җинаятьчегә сайлау иреге бирелә. Сине турыдан-туры дарга асыйкмы, әллә син җиңелмәс Әлҗаман батыр кулыннан шәһит китәргә телисеңме? — Мич башында үлгәнче, мәйданда үл! —диде Алып Бәргән. Бөтен халык мәйданга кереп тулды. Диван вәзирләре белән Яхур патша да кояштан күләгәләп торган беркәвечле урынга утырдылар. Мәйданның бер ягында җиңелмәс батыр Әлҗаман басып тора. Әлҗаманның аты алтын-көмешләр белән бизәлгән дирбияләргә уранган. Йөгәнендә йөз алтын тәңкә, тезгенендә йөз көмеш тәңкә, өзәңгесенең берсе алтыннан, икенчесе көмештән коелган. Айгыр пошкыра-кешни. тоягы белән җирне казып, чөеп-чөеп, чирәм ыргыта. Күзләрен кан баскан. Әлҗаман аны көчкә-көчкә генә тыеп тора кебек. Әлҗаман батырның өстендә алтын көбә, кылычының кынысы да алтын белән йөгертел- гәН, җәясенең сабы асылташлар белән чуарланган Күкрәге сәке киңлегендә булыр, йодрыклары бала башы чаклы күренә. Ике кашы маңгаенда кушылган. Каш астыннан ике күз карый. Ул караш куәтле батыр карашы, үз җиңүенә нык инанган караш иде. Алып Бәргән үзенең Кораңгышы белән мәйданның каршы ягында тора. Ул бертуктаусыз атының муенын сыйпый Кораңгыш ажгырып торган айгыр ягына боек кына карап ала да авыр итеп пошкырып куя Атның сыртында киез ияр. мунчала дирбия, тезгене дә тузып, чачакланып беткән Якын килгән чебен-черкикигәвеннәрне куарга матур койрыгы да юк мескеннең. Чебеннәрне кулындагы үлән сабагы белән хуҗасы Алып Бәргән куып тора. Алып Бәргәннең тимер башлыгы астыннан куе кара ат койрыгы күренеп тора Уен башлыгы болай дип кычкырды: — Менә бакыр акча. Күн төшсә, Әлҗаман батыр беренче булып Алып Бәргәнгә өч ук ата. Әгәр дә тәңкә иләк ягы белән төшсә, беренче атыш Алып Бәргәнгә чыга — И бөек патша, и олуг вәзирләр, и майдан гавамы! — диде Алып Бәргән — Сезнең гадел илегездә үлемгә хөкем ителгәннәргә соңгы сүз бирелү^ гадәте булса, мин әйтер идем: акчаны мин биргән бакыр белән чөйдертсәгез иде. Минем акчамда хыянәт, хәрәмләшү һич юк Менә, карагыз, аның бер ягы күн, бер ягы иләк. Ә уен башлыгының кулында мин ике ягы да күн акча күрәм! Мәйдан халкы гөж килә. Вәзирләр киңәшә башладылар. Озак кына пышылдашканнан соң — Юк! -диде хөкемдар - Алын Бәргән иленең кануннары безнең илгә ярамый. Алып Бәргән иленең акчасы безнең илдә йөрми! Уен башлыгы һавага үз бакырын чөйде. Акча зырлап-бөтерелеп жиргә төште дә кабыргасы белән кадалып калды Мәйдан берьюлы: — Ике батыр бер очтан атарга тиеш! — дип кычкырды — Йола буенча, батырлар, исемнәрегезне әйтеп чыгыгыз!—диде уен башы. — һәй! — дип кычкырды Әлҗаман — Син кем буласың, ябалак? Үлемең алдыннан әйтеп кал. Мин Будил хакиме Яхур патшаның җан сакчысы, җиңелмәс батыр, йөз пәһлеванны шушы мәйданда үз кулларым белән үтергән Әлҗаман атлы каһарман торырмын! — Тыңла. Әлҗаман каһарман! диде Алып Бәргән.— Мин Болгар илендәге Утыз Имәнле авылының Мәргән батыр улы Алып Бәргән булырмын! Бу минем беренче сугышым! Әлҗаман шаркылдап көлеп җибәрде: — Беренчесе һәм соңгысы булыр' - Карап карарбыз! - диде Алып Бәргән. — һәй, син, Алып Бәргән. Утыз Имәнленсң йолкыш батыры, койрыксыз корчаңгы атың белән шәһәрнең атаклы батыры Әлҗаманга каршы көрәшүдән баш тартмыйсыңмы? Әйтеп кал! — һәй. Әлҗаман батыр! — диде Алып Бәргән —Мин саланың койрыксыз, кораңгыш таена атланып, каланың алтын дагалы айгырына менгән түмәр башлы батырына каршы үз теләгем белән чыктым! Батырлар кара-карщы бастылар да җәяләренә берәр ук куеп, керешләрен тарттылар. Уен башы: — һа-ат! — дип кычкыруга ике ук берьюлы сызгырып очты. Уклар юл уртасында бер беренә бәрелеп, шартлап сынды. Мәйдан «аһ» итеп куйды Калган ике ук та нәкъ шулай уртада бер-берсен сындырды. Әлҗа- манның күзендә курку чагылып узды — Сөңгеләргә-ә! — дип кычкырды уен башы Батырлар әзерләнде. — һүр-рә-ә! — дип кычкыруга, ике батыр да сөңгеләрен алга те бәп. җанфәрманга чабып китте. Ат башлары бер-беренә бәрелде дигәндә генә. Кораңгыш кинәт уңга ыргылды Әлҗаманның сөңгесе бушлыкка очты Алып Бәргән сөңгесе белән Әлҗаманның калканына китереп орды Әлҗаман ияреннән чыгып очты да «дык» итеп җиргә барып төште Дошманы җирдән торгалаганчы, ат өстендә килеш аны Алып Бәргән кылыч белән чаба ала иде. Ләкин ул алай эшләмәде. Үзе дә ат өстеннән сикереп төште дә җирдән тора алмый азапланучы Әлҗаманга торырга булышты. Кара халык ягы умарта күчедәй гүли иде: — Чабып үтер, чап мәлгуньне! — дип кычкыра кемдер. Кайсыдыр — Бгиреш.мә, Әлҗаман, бирешмә! — дип акыра — Кылычларга-а! — дип үкерде уен башы Ике батыр да кылычларын кыннарыннан суырып чыгарды Әлҗаман тешләрен кысып, ачу белән кылычын айкый башлады Алып Бәргән кинәт кенә иелгәндә аның муены ачылып китте Әлҗаман кирәмәиләп Алып Бәргән муенына кылыч белән чапты Ни хикмәт — .Алып Бәр тәннең муены моны сизмәде дә Ат койрыгы аның муенын нык саклый иде Әлҗаман дошманын үтердем дип ялгышты Шулчак иелеп торган җиреннән күтәрелеп. Алып Бәргән Әлҗаманның балтырына кылычы белән чапты Тик Әлҗаман аягына да эчтән тимер калкан кигән булып чыкты Батырлар тагын кара-каршы бастылар Чан да чоң кылычлар бәрелә, очкыннар чәчри Аяк табаннары астыннан чирәм учмалары чыгып-чыгып оча Батырлар икесе дә тир ләп пешкән Шулчак Әлҗаман кылыч белән Алып Бәргәннең кылычын эләктереп-бөтереп алды Алып Бәргәннең кылычы һавага очты. Кылыч сызгырып җиргә кадалды Алып Бәргән үзенә сузылган кылыч каршы- сында коралсыз, япа-ялгыз калды Вәзирләр: — Чап! Ча-ап. када! — дип акыра башладылар Халык ягыннан бер тавыш та ишетелми иде. Әлҗаманның күзендә шайтан шатлыгы уйный Ул Алып Бәргәннән күзен дә алмыйча, әкрен генә кылычын аның бугазына китерә башлады Алып Бәргән артка чикте, ләкин кылыч анңан бер карыш та калырга теләми. Бөтен мәй дан аягүрә басты Әлжаман шулай чигендереп алып килеп, Алып Бәр- 1әнне патшаның аяк астында үтерергә уйдаган иде ахрысы. Кинәт кенә Алып Бәргән тимер башлыгын салып атты да ат койрыгы белән кылычка кизәнде. Кылыч Әлжаман кулыннан ычкынып китте Кылычны җиргә ташлап, Алып Бәргән, ат койрыгы белән кыйнап. Әлжаман батырны мәйдан буйлап йөртә, мәйдан көлә, вәзирләр акыра. Баш уенчы Алып Бәргәнне туктатмаган булса. Әлҗаманның хәлләре мөшкел иде Батырлар бераз хәл алгач, уен башлыгы тагын кычкырды. — Ялан кул белән көрәшкә-ә! — Әлжаман! — диде Алып Бәргән.—Минем атым Алып Бәргән Мин — бу исемне көрәш мәйданында яулап алган кеше Үз теләгең белән баш тартасыңмы көрәштән? Әгәр баш тартмасаң, миннән шәфкать көтмә! — Мин көрәшәм! —диде Әлжаман. Тотындылар Башта алар, бер-берсен сынау өчен, озак кына шулай тотынышып йөргән булдылар Тартышып-тартышып карадылар. Әлҗаманның төрле ягын капшап караганнан соң, Алып Бәргән кинәт аска кереп, көндәшенең билен шатырдатып тотып алды да «һек» иткән тавыш чыгарып. Әлжаманны янбашка күтәрде, аны-моны абайлап өлгергәнче. дошманын баш аркылы һавага чөйде. Әлжаман һавада җансыз зур курчак кебек ике тапкыр әйләнде дә. башы белән «дыңк» итеп җиргә төште. Патша Алып Бәргәнне үз янына, сарайга чакыртып алды. — Син — бөек батыр. Алып Бәргән'— диде Яхур —Алтын-көмеш, бал-май — бар да сиңа! Син минем сарай батырым булырсың! — Баш өсте! — диде Алып Бәргән. Батырга гөлбакча эченнән күп бүлмәле матур бер йорт бирделәр Унлап хезмәтче, аш пешерүче, ат караучы аңа кол булды. Бер дистә кәнизәк кызлар батырның бер алдына, биш артына төшә-төшә уйнак лыйлар Яхур патша яңа батырын үзеннән калдырмый Сәйрәнгә чыкканда да, сунарга барганда да Алып Бәргән Яхур патшаның арка ягында булырга тиеш Арттан ук очса да, арттан кылыч янаса да, арттан бау ташлыйсы булсалар да Алып Бәргәнгә эләгергә тиеш Алып Бәргән булган җирдә кем андый эшләргә батырчылык итсен ди! Яхур патша нык вә ышанычлы сак астында яши! Алып Бәргәнгә сарайда яшәве рәхәт Әзергә-бәзер дигәндәй, тамак тук. өстә алтын көмеш Гади кәпәчен салдырып ыргыттылар да антын ука белән чигелгән чалма кигезделәр, кәпәчне чүп чуманына ташладылар Кораңгыш та онытылды Бичара атны чыбыркылап, шәһәр читенә кудылар Шулай итеп, Алып Бәргән чынлыкта исә Әлҗаманнан да яманрак җәлладка әверелде. Бичара Кораңгыш, кая китәргә белми аптырап, шәһәр читендәге чүплек башында иренен салындырып озак торды. Шулчак шәһәр ягыннан килүче бер адәм аның янында туктады. Атның тезгенен йөгән сагалдырыгына бәйләп куйды Карбыз кабыклары арасында аунап яткан кәпәчне алып какты да ияр астына кыстырды Кылычны җиңгән ат койрыгын ияр җәясенә бәйләде Бу кеше Йормаш карт иде — Соңгы «метем өзелде!— диде бичара Йормаш — Алып Бәргән берни хәтерләми' Элеккесеннән дә хәтәррәк җәллад бирдем Яхур мөртәткә Бар. Кораңгыш. авылыңа кайт Алып Бәргән атлы батырның харап булганлыгын белсен халык. Кораңгыш кайтыр юлга чыкты Ул да елый иде Аның кап-кайнар яшьләре юл туфрагына тып-тып тама. ♦ Ат өстендә аксакал Нәүмизә бер көнне Алып Бәргәннең хәнҗәрен сандыгыннан алган ' иде. чак кына һуштан язмады, хәнҗәрнең ике ягы да күгәргән иде. з Ул йөрәгенә иңгән бу кайгыдан сыгылып төште: 2 — Алып Бәргән үлгән! Алып Бәргән вафат булган! —дип кычкы- с ра-кычкыра. Мәргән картларга йөгерде. Бу хәбәрне ишеткәч, бөтен авыл кан-яшь түкте. Бары тик Мортыш * бай гына шатлыгын яшерә алмады. < — Эшләр җайлана! — диде Мортыш бай кешеләргә ишетелерлек итеп. - Нәүмизәне Мөхти бай улы Чаргыйга бирермен, иншалла! х Нәүмизә өенә кайтты да сәкегә менеп. < — Аннан башка миңа ни тормыш!—дип, күгәргән хәнҗәрне йөрә10 генә төбәде. Атасы Мортыш кызы кулындагы хәнҗәрне тиз генә тартып алды Нәүмизә сәкедәге ястык-түшәкләргә капланып сулкылдый башлады — Тиле!—диде Мортыш —Ул үлгәннән дөнья бетәмени? Әнә сиңа кияүләр — бер чуман! Теләсәң кайсысын сайла! Чаргый аннан ким егетме, ә? Берничә көннән соң авылга Алып Бәргәннең аты кайтып»төште. Йөгәнгә кыстырылган тезгенне, ияр җәясендәге ат койрыгын. Алып Бәргәннең кәпәчен күреп, авыл халкы батырның чыннан да үлгәненә ышанды Мәргән карт бичара бахбайны кочаклап елый башлады — Эзли чыгарга кирәк! Җәсадын табып, сөякләрен булса да алып кайтып, җирләргә кирәк!—дип Мәргән карт юлга чыкты Үзе белән ул ат койрыгын, улының кәпәчен, укҗәясен алды Мәргән картны юлга озатышырга дип, Нәүмизә дә килгән иде. Кешегә күрсәтмәскә тырышып кына Нәүмизә. җиң эченнән чиккән кулъяулык чыгарып. Мәргәнгә сузды. — Мәргән абзый! — диде кыз.— Күз яшьләрем белән чиктем мин бу яулыкны Өстенә гатырша мае сиптем Алып Бәргәнне эзләп тап кач. аның ярасына шуны капла, бәлки терелер — Рәхмәт. Нәүмизә кызым! —диде кайгылы ата. Мәргән атының тезгенен бушатты Кораңгыш. белгән юлыннан туп-туры барып. Мәргәнне’ Йормаш карт мәгарәсенә алып килде. Ике карт сәлам алмашып эчкә уздылар. Кич утырып алар бер беренә башларыннан узганнарны бәйнә-бәйнә сөйләп аңлаттылар Улының сау- таза булуы, әмма ләкин коточкыч җәлладка әверелүен ишетеп. Мәргән батыр егылып үлә язды. — Башка юл юк! — диде Алып Мәргән —Мин тугры җәямне ала килдем. Мәйданга чыгып, мин аны бер ук белән атып үтерәчәкмен' Бераз сулыш алгач, картлар икәүләп шәһәргә таба юл тоттылар Тагын шундый ук хәл кабатланды Сәҗдәгә киткән вакытта ая гүрә басып торганы өчен Мәргән картны үлемгә хөкем иттеләр Халык тагын мәйданга җыелды. — һәй. кем син? — дип кычкырды Алып Бәргән атасына Бер аягың кабердә, икенчесе гүрдә килеш минем белән алышмак буламсың? Бу мин — Будил иленең хакиме Яхур патшаның җан сакчысы, җиңелмәс батыры торырмын! — һәй. Яхур патшаның койрык сакчысы, исемең кем синең? Кем нәселеннән торырсың? — дип сорады Алып Мәргән. — Минем исемем юк! — диде Алып Бәргән.—Мин нәселемне белмим ' — Ат өстенә менгәч, атаңны танымыйсыңмыни. миңгерәү бала? — диде Мәргән карт — Синең беренче исемең Каракүз, аннан ары сиңа Алып Бәргән исеме бирде халык. Хәзер синең исемең Койрык! Патшаның артыннан калмыйча аның койрыгын саклап йөргәнең өчен мин, атаң сиңа шундый ат тактым. Син — Койрык батыр! Минем атымны беләсең килсә, мин Болгар илендәге Утыз Имәнле авылының атаклы укчысы Алып Мәргән, ягъни синең атаң булырмын! Чөегез ялган акчагызны, мин бу хыянәтче баланы үз кулым белән атып үтерәчәкмен! Күн як Койрык батырга чыкты. Ул җан ачуы белән җәясенең керешен тартты. Атма! Атаңа ук атма, бала! — дип кычкырды кемдер Бу Йормаш карт иде. Шымчылар башлыгы Ж.асус иелеп кенә патша колагына нидер әйтте Куштаннар бичара картны дарга сөйрәп алып киттеләр. — Бу мин. Йормаш карт булам! —дип кычкырды ул, дарга алып менгәндә —Бу мин, тыңлагыз, кешеләр! Яхур патша эчендә Иб... Сүзен әйтеп бетерә алмады, аның аягы астындагы тартманы тибеп очырдылар.. Шулчакны Алып Бәргән керешен ычкындырды. Ук туп-туры Алып Мәргәнгә таба очты. Бичара картның җан биргәнен карарга теләмичә, мәйдан халкы аска иелде Патша һәм вәзирләр — һәр-рә-ә! г—дип кычкыра башлады Мәргән, батыр карт булса да. батыр икән әле. ул укны тимереннән тешләп авызына эләктергән икән. Мәргән авызындагы укны җиргә төкерде Вәзир халкы уһылдап куйды. — Ат тагын, мәлгунь бала! — дип кычкырды Мәргән карт улына Мәйдан халкы аның тавышын ишетеп баш калкытты Мәргәннең исән-сау икәнен күргәч, халык бердән шөкер сүзләре кычкыра башлаКалган ике укны да Мәргән батыр тешләп өзде — Хәзер миңа чират! — диде Мәргән карт. Ул җәясенә ук куйды да төзәмичә генә атып җибәрде. Ук сызгырып очты да. Алып Бәргәннең алтын башлыгына тиде. Башлык урталай ярылды Атып Бәргән ат өстеннән җиргә тәкмәрләде. — Торып бас. мәлгунь бала! —диде ата — Тагың ике угым калды! Алып Бәргән аякка басты Мәйдан тын алмыйча шымып калды. Патша белән вәзирләр дә куырылып көтәләр. Икенче ук Алып Бәргәннең алтын кылычын урталай сындырды. Өченче ук алтын дирбияле атның тап маңгай бөтерчегенә төбенәчә кереп батты. Ат гөрселдәп җиргә ауды Алып Бәргән, башына күсәк белән суккандай, нәрсә булганын аңламыйча тик басып тора — һәй. Будил хакименең койрык сакчысы!—дип кычкырды ’ да Мәргән карт атыннан сикереп төште — Хәзер безгә ялан кул белән сугышасы калды! Алыштанмы, салыштанмы? . Алып Бәргән инде батырларча кәперәйми. атасы боерганга буйсынып, кыюсыз гына уртага чыкты Көрәш башланды. Таза яшь батыр хәлсезләнгән картны биленнән кысып, күкрәгенә күтәрде. Мәргән картның биле шытырдады, тыны өзелде. Шунда гына бичара карт әҗәленең баласы кулыннан килгәнлеген анлады Уң кулы белән ул Нәүмизә биргән яулыкны билбавыннан тартып чыгарды да, соңгы ихтыярын җыеп, баласының чыраена каплады Ул арада Алып Бәргән атасын һавага чөеп өлгерде. Мәргән карт ике кат әйләнде дә җиргә барып төште, аның сыны каткан иде Алып Бәргән битендәге кулъяулыкны сыпырып ташламакчы иде. борынына, күзләренә, тамагына ниндидер таныш ис бөркелде, аның башы әйләнә башлады Бер-ике тапкыр урынында бөтерелеп алганнан соң, ул атасы янына килде дә чак ишетелерлек итеп — Әти' — диде.— Атакаем, бу синме? Нишләп син болай ятасын? Кем сине имгәтте? — Иел — диде ата — Иел, улым. Соңгы сулышым белән әйтәсе сүзем бар . Яхур патша эчендә Иблис утыра, балам Аны ук та, агу да, кылыч та алмый Аның көче-җаны койрыгында. Койрыгы комач астында булыр. Шул койрыкны кулына урап тоткан кеше генә яки шул койрыкны ♦ кисеп алган кеше генә Иблисне үзенә буйсындыра ала Эшне сизә күр- ? мәсен Аны тотуы кыен. Шулчак чке куштан җаны чыгып бетмәгән Мәргәнне ике аягыннан £ сөйрәп, мәйданнан алып чыгып китте. Яхур патша җиңелмәс батырын < үз янына дәште: S — Егет икәнсең! — диде Яхур,—Сиңа бу батырлыгың өчен алтын § катыштырып коелган дәмәшкъ кылычы бүләк итәм. Баш вәзир кынысы асыл ташлар белән бизәлгән дәмәшкъ кылы- = чын батырга тапшырды Халык, авызына су капкандай, дәшми-тынмый £ гына I арала башлады Вәзирвозара патшага юл сапты. Патша артын- " нан ук койрык сакчысы Алып Бәргән иярде. Шулчак ул тиргә баткан битен * сөртергә дип кулындагы яулыкны маңгаена китерде: Нәүмизә, ата-ана, - Туган Ил дигән төшенчәләр бер-бер артлы аның зиһенен бораулап узды. S Шуннан ул. үзе дә сизмәстән, барган уңайга Яхурнын комачын күтәрде £ дә койрык сыман нәрсәне кулына урап тотты Бөтен көче белән кинәт үзенә и тартты Батырның кулы шытырдаган галәмәт сизде Яхур патша җан өшеткеч әшәке, коңгырт аваз белән кычкырып җибәрде дә дүрт аякланды Сакчылар, хәрби эшләр вәзире патшага ярдәмгә ыргылганнар иде, Алып Бәргән кылычы белән аларны урталай өзгәләп чыкты — һәй. гавам! —дип кычкырды Алып Бәргән,— Таралмагыз! Койрыгыннан сөйрәп, Алып Бәргән Иблисне мәйдан уртасына алып чыкты — һ?й, халык! Менә ул кем сезнең Яхур патшагыз! Ул — Иблис! Чын Яхур патша калыбына кергән, комач бөркәнгән, йонлач-пычрак койрыклы Иблис! Изге суфыйдай, көн-төн Алла исеме белән авыз чайкаучы Иблис шушы булыр, сезнең актык малларыгызны сәдакага талаучы Иблис шушы булыр! — Җибәр. егет! — диде Иблис Алып Бәргәнгә генә ишетелерлек итеп.— Җибәр син мине. Мин сине алтын-көмешкә манармын. Асыл ташларның кайсы тауларда ятканлыгын, алтын базларының кая яшеренгәнлеген сиңа гыйа әйтермен. Син дөньяда иң мәшһүр кеше булырсың! Зинһар, җибәр, Алып батыр! Ләкин батыр егет алтын тауларына алданмады. Шуннан сон Алып Бәргән яшерен базлардагы тоткын егетләрне, бичара яшь хатынкызларны азат итәргә боерды. Халык вәзирләрне, куштаннарны дарга асып чыкты Кешеләр зинданнардан йөз яшь кызны җитәкләп алып чыктылар Иблискә каршы кыек сүз әйткән мең ир кешене баздан чыгардылар. Шуннан соң иң ерак базга яшерелгән бер ямьсез затны кыйный-кый- ный мәйдан уртасына, Алып Бәргән каршысына китерделәр — Кыйнамагыз аны. ул пәри зат түгел! Ул сезнең чын Яхур патшагыз!—диде Алып Бәргән. Кешеләр арасында аптырап, елый-елый ярдәм сорап йөрүче Җәмлия патшабикәне чакырып алды да Алып Бәргән болай диде: — Менә бусы, Иблис кыяфәтендәгесе — чын Яхур патша булыр. Менә монысы, койрыклысы — Яхур кыяфәтендәгесе — чын Иблис токымы! Синең чибәрлегеңә кызыгып, халыкны куркытып яшәүче Иблис, патша кыяфәтенә кереп, сезнең илне харап итә язды Шулчак Алып Бәргән Иблискә дәште: — Сихереңне укы! Укы да кыяфәтләрегезне алмашыгыз' Иблис киреләнә башлаган иде, Алып Бәргән аның койрыгын төбеннән) үк урап тотты да чыбыркы белән бер-икене тамызды. Иблис, авыз эченнән генә нидер мыгырдана-мыгырдана, ямьсез кыяфәтле Яхур патша янында бөтерелә башлады. Чын Яхур патша үзен коткаручы батырга мең-мең рәхмәтләр укыды Мәйдан халкы, кыйнап үтерергә теләп, Иблискә ташланды. Кайсы таш алган, кайсысы таяк тоткан. Ләкин Алып Бәргән аларны тиз туктатты. — Гавам! Мин бу Иблисне бер тапкыр кулдан ычкындырган идем инде Мин аны Биштишек авылы кешеләренә тапшырырга тиеш, бу Иблистән зыянны алар сезгә караганда да күбрәк күрде. Шулай булгач, мин аны үзем белән алып китәм. Халык өчен, хакыйкать өчен җанын фида кылган ике картны — Йормаш белән Мәргән гәүдәсен мәйдан уртасына алып чыгып, хөрмәтләү җыелышы уздырдылар Саубуллашу алдыннан Алып Бәргән Будил халкына карап мондый сүзләр әйтте. - Туганнар, хөрмәтле Будил халкы! Мәһабәт Яхур патша вә дәхи синең хәләл җефетең гүзәл Җәмлия! Мин илемә кайтып китәм инде Уяу булыгыз, кешеләр! Матурлык комачы бөркәнгән иблисләрне чын кешеләрдән аера белергә бик вакыт. Намуслы карт Йормаш гомере буе эт типкесендә каңгырып йөрде дә вафат булды. Утыз Имәнле батыры Мәргән карт үз-үзен корбан итте. Мин аны илемә алып кайтып, хөрмәтләп җирләрмен. Рәхмәт Йормаш картка, рәхмәт сезгә, кешеләр! Сезнең илдә минем күзем ачылды. Мәргән картның җәсәден зиннәтле табутка салып, табутны арбага беркетеп, арбага Корангышны җигеп. Иблисне койрыгыннан урап Алып Бәргән кайтыр юлга чыкты Аны ерак күпергә хәтле бөтен халык озата барды Авылдашлары белән бергәләп, Мәргән батырны олылап җирләделәр. Ә икенче көнне Бәргән батыр Иблисне Биштишек авылына алып китте. Юханы эзләп, ерак юлга Картын җирләгәннән соң, Алып Бәргәннең әнисе бик бетереште, бичара. Болай да бодай көлтәсе чаклы гына карчык тагын да кечерәеп калды шикелле. - Атаң да мәрхүм инде, балам!—диде ана.— Йортка ир хужа кирәк. Әллә өйләнеп, авылда гына төпләнәсеңме? Бу сүзләрне ишеткәч, Алып Бәргәннең йөрәге кысылып куйды. Әнисенең сагышлы, ялварулы карашы батырның бәгырен телгәләде. Бик калыр иде Алып Бәргән авылда. Бердәнбер анасын картаймыш көнендә кадерләп тәрбияләр иде. Ләкин явыз затлар белән көрәшүдән баш тартса, гомере буе үкенәчәк бит ул. — Әнкәй! — диде Алып батыр — Мин бит бөтенләйгә китмим Ара- тирә кайткалап йөрермен. Ярдәмемнән ташламам Мин хатамны юарга, кешеләргә Юханы тотып бирергә тиеш! Зинһар, ачуланма, сәфәргә фатихаңны бир, анакаем! — Фатиха, балам! — диде әнисе беркөнне Сагыш аша елмаеп, ана кытыршы бармаклары белән батыр улының иңенә кагылды. һиҗрәттән соң тугыз йөз дә утыз җиде ел узгач булды бу хәл. Шәүвәл аеның беренче көнендә Алып Бәргән дүртенче тапкыр сөекле әнкәсен, мәгъшукасы Нәүмизәне калдырып, Юханы эзләп, ерак юлга чыгып китте. Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр болар. Алар- ның юлда күргән маҗараларын язсаң — язып,сөйләсәң, сөйләп бетергесез булыр иде. Гөнаһсызга рәнҗетелгәннәрне яклап, әллә ничә тапкыр гадел сугышларда катнашты Алып Бәргән. Үлем тырнагыннан әллә ничә кызны коткарды, бәлагә тарганнарны йолып ала-ала олыгаеп та. җитдиләнеп тә китте батыр егетебез Шул коткарган кызлар аның муенына сарылсалар да, Алып Бәргән, аларның мәхәббәтен кире кагып, алга барды, сөйгәне Нәүмизәгә тугры булып калды. ♦ Бик күп хикмәтләр, могҗизалар күрде ир-егегкәй белән ат башы! £ Шулай йөри торгач, ул җиде икълимнең яртысын әйләнеп чыкты ~ Ләкин Юха еланны очратмады Урманда, далаларда барган чакта ул һәр күргән еланны Юха дип уйлап, гөнаһсызга күпме елан үтерде. * Баксаң, алар гап-гадн тузбаш булган икән. Шулай еланнар турап, 9 далада йөргәндә, бер карт очрады моңа: — һәй' — дип кычкырды карт.— Алып хәтле гәүдәң белән нигә 2 ул кеп-кечкенә тузбашларны үтерәсең? Ул бичара мәхлук җанварның = сиңа ни зыяны тиде? — һәр елан эчендә Юха бар, шуңа үтерәм! — дип. Алып Бәргән » күргәннәрен сөйләп бирде. < — һәр елан эчендә Юха түгел, һәр Юха эчендә елан ятыр! — дип төзәтте карт —Син юхаларны далада, урманда эзләмә, олан! Юхалар авыл- 2 да, күбесенчә шәһәрдә яши. Юхалар чибәр хатын-кыз кыяфәтендә була- * лар Ләкин сак бул, батыр, һәр чибәр эчендә дә елан ятмый. Мин килә торган Шомран шәһәрендә, имеш, елан затыннан булган хатын бар. дип сөйләделәр. — Ничек белергә соң ул хатынның Юхамы, юкмы икәнлеген, бабай? - дип сорады Алып Бәргән. Юлаучы карт егеткә: — Юха хатынның кендеге булмый! — диде — Бөтен хатын-кызларның кендеге була, чөнки алар ана карынында яткан,— дип. әлеге карт Алып Бәргәнгә юхалар турында белгән-ишеткәннәрен сөйләде. Алып Бәргән аңа рәхмәтләр укып, ул өйрәткән юл белән Шомран каласына китте. Юханы тотып, Биштишек авылы кешеләренә тапшыру теләге шулкадәр куәтле иде ки, ул атын күбеккә батырганчы куды Ниһаять, кояш баеганда алда матур гына, җыйнак кына бер шәһәр күренде. Юл кырыендагы тактага «Шомран» дип язылган иде Алып Бәргән шәһәр кырыендагы бер йортка кереп, эчәргә су сораган б\ лып. хуҗаларның кылын тартып карады Фәлән дә төгән, фәлән дә фәсмәтән, тегеләй дә болан, шундый кешеләр юкмы сезнең калагызда, дигән булып сорашты Ләкин бер генә кеше дә, менә бу хатын Юха елан, дип анык кына әйтә алмады. — Кайдан башларга инде? Ничек кенә Юханы фаш итәргә? — дип Алып Бәргән тар урамнар буйлап китте Шулай баш вата-вата, төн ката йокламады. Таң атып бетте. Менә бер-бер артлы капкалар шарт-шорт ачыла башлады һәр капка саен бер ир чыга. Кайсы баш очына йөк күтәргән, базарга бара. Кайсысы кулына балта-пычкы алып урманга китә. Кайсысы, атына атланып, патша сараена таба юл ала Шулай барганда Алып Бәргән бер ишегалдына күз ташлады Ат өстеннән аңа бар да аермачык булып күренә иде. Атының дирбиясен рәтләгән булып, Алып Бәргән йорт эчендәге тавышларга колак салды. — И, җанкисәгем, исән-сау гына эшләп кайт' — дигән сүзләр ишетелде.— Без әнкәй белән сине зарыгып көтәрбез' Алып Бәргән күз кырые белән генә караган иде. гаҗәп матур бер яшь хатынны күрде Баскыч башында карт хатын басып тора. Яшь хатын иренә кылычын, башлыгын, бөтен кирәк-яракларын берәм- берәм өйдән алып чыгып тора. Ир кеше атына атланды да иелеп хатынын үпте. — Озак торма, улым! —диде анасы. Бәхете ташудан ир кеше кызарып чыкты. Капка ачылып китте, ат менгән ирне анасы, матур хатыны озатып калды. Ир кеше борылмада югалу белән, әлеге матур яшь хатын кинәт усалланды, карт ананы ишегалдына төртеп кертте. Шартлатып капканы бикләде дә тотынды чәрелдәргә, тотынды кычкырырга: — Син, убырлы карчык, аяк астында уралма! Бар тиз бул, керләр ю. мичкә ягып, ашарга әзерлә, малларны кара! Бичара карчык телсез-өнсез калды, шулай тавыш-тын чыгармыйча гына тырыша-тырыша эшли башлады. — Озак торма, улым, дигән булып син ана ни әйтергә уйладың, пәри карчыгы3—дип кычкырды килен.—Мине килен кыерсыта, дип әйтергә уйладыңмы, ябалак? Килен кеше бер-ике тапкыр кайнанасына сугып та алды. «Менә ул Юха елан!» —дип уйлады Алып Бәргән. Корбанын тотар алдыннан мәченең койрыгы ничек дулкынланса, Алып Бәргәннең дә күңеле кымыр-кымыр килә башлады Шуннан соң ул күршетирәләрдән сак кына сораштыра башлады: фәлән дә төгән, тегеләй дә болай Бу кыз бик юаш, итагатьле булган икән, кайсыдыр авылдан монда килен булып төшкән. Ире аңа үлеп гашыйк икән. Тик ире аның Юха икәнен белми икән. Килен төшкәч, ирнең анасы кибә- корый башлаган Яшь килен ирнең туганнарын капкадан да кертми икән. Алып Бәргәннең ышанычы тагын да артты. Ул бер карарга килеп, кәпәченә дәште: — Кәпәчем, син ничек уйлыйсың?— диде. — Минемча, ул Юха түгел! Авылдан килеп, шәһәргә урнашкач, хатыннар нишләгәнен белми, усаллана.— диде кәпәч. — Юк, кәпәчем, бу — Юха' Ире алдында ал да гөл, ире киткәч, күрәсеңме, анасын куыра гына,— диде батыр — Мин аны фаш итәм Әгәр дә кендеге булмаса. вәссәлам, ул хатын Юха булып чыга! Алып Бәргән ияр өстеннән әлеге койма аша сикереп, ишегалдына төште Яшь хатын Алып Бәргәнгә аркасы белән тора иде. Хатын абайлап өлгергәнче, батыр аның авызын томалап алды да, тиз-тиз генә капка бикләрен ачып, атына атланып, шәһәр кырына таба элдерде. Яшь хатын чәбәләнә, тартыла, тешли, ләкин Алып Бәргән кулыннан алай гына ычкыну мөмкинме соң! Ул арада урамнарда шау-шу купты: — Мөрхәйнең хатынын урладылар! — Караклар, юлбасарлар! — дигән тавышлар, куа чыккан авазлар ишетелә башлады Алып Бәргән бер өер атлыларның һай-һулап чапканын ишетте. Куа чыккан кешеләр арасында хатынның ире Мөрхәй дә бар иде. Мөрхәй җан ачуы белән Алыпка кылычы белән кизәнүгә, аны бер өлкән кеше туктатты: — Болай ярамас, моңа патшабызның хөкеме кирәк! — диде. — Ул бит Юха елан! — дип кычкырды Алып Бәргән. . — Нинди Юха булсын ул. Мөрхәйнең хатыны бит ул!—дип үкерде халык. Алып Бәргәнне сүгә-сүгә, патша янына алып киттеләр. Диван вәзирләре, сарай агалары хөкем оештырды. — Ватандашыбыз Мөрхәйнең хатынына кул салганы вә дәхи аны урлап Китәргә маташканына күрә һәм дә аны мәсхәрә итәргә уйлаганы өчен бу бәндәне үлем җәзасына тартырга! — дип карар чыгардылар да Алып Бәргәнгә соңгы сүз бирделәр - Мин Болгар иленең Утыз Имәнле батыры Алып Бәргән буламын Минем максатым — кеше хатыны урлау түгел, минем ниятем — Юха булган хатыннарны фаш итү!—диде батыр Шуннан соң баш вәзир патшага иелеп болай диде: — Чыннан да, бу безгә ишетелгән Будил патшасын Иблистән коткарган Алып Бәргән батыр булырга тиеш. Әллә минәйтәм, Мөрхәйнең хатыны чыннан да Юхамы икән? Шаһитләр белән бергә барып, Мөрхәй хатынының кендеген карап кайтырга булдылар. Мөрхәйнең хатыны бик усал нәмәстәкәй, бер дә оялып тормастан итәген ачып шәһитләргә, вәзирләргә кендеген күр- ♦ сәткән ди. з — Юк! — диде патша,—Син ялгыштың, Алып Бәргән, Мөрхәйнең ? хатыны Юха түгел, ул гап-гади усал хатын. Теләгең изге булуы | аркасында, өстеңнән үлем жәзасын алып, сине бер айга төрмәгә ябарга й боерам! g Шулай итеп, Алып Бәргән бер ай төрмәдә утырып чыкты. | Шәһәрдән еракка киткәч. Алып Бәргән, ияренә башын куеп, черем 5 итеп алырга булды. Якында гына чылтырап чишмә ага. Тал-тирәкләр- * дә кошлар чыркылдаша, янәшәдә генә Кораңгыш керт-керт печән 3 чемчи Шул тавышларны тыңлап ята торгач, батырны йокы баса *= башлады. Аз йоклагандырмы, күп йоклагандырмы, шул матур тавыш- * ларга ниндидер ямьсез, шомлы аваз килеп кушылгач кына. Алып * Бәргән күзен ачты. — Коңкь, ко-оңкь! — дип нидер коңгылдый. Алып Бәргән биектә-биектә берничә козгынның урман-таулар ягына 2 таба салмак кына очып барганнарын күреп алды. — Кәпәчем, әйтсәнә, зинһар! — диде Алып Бәргән —Рух козгыннары бер якка салмак кына очса, ни була? Кәпәч әйтте: — Рух козгыннары салмак кына очып барса, шул якта мәет көтелә. Кемнедер асаргамы, атаргамы алып баралар дигән сүз. Әгәр дә козгыннар астан гына тиз очсалар, якында гына сугыш булган, шул якта мәет ятыр! Шуны ишетүгә, Алып Бәргән сикереп торды, тиз генә атын иярләде дә юыртып китеп барды. — Тиз бул. Кораңгыш! — диде батыр. Кемнедер үлем көтә. Ашыгырга кирәк! Хуҗасы өчен утка-суга керергә әзер торучы Кораңгыш бар сулышын җыеп алга ыргылды. Көнозын чапканнан соң гына алар еракта урман күрделәр. Рух козгыннары шул урманга төшеп кунаклыйлар иде. Бераз барганнан соң Алып Бәргән, чыннан да,агачларны сырып алган козгыннарны күрде. Ашарга китергәнне сабыр гына көтеп утыручылар кебек, козгыннар өере тып-тын, селкенми генә утыра бирә Алардан читтәрәк, урман авызында, бер ир кеше ашык-пошык бау әзерли, үзе бертуктаусыз нидер мыгырдый. Менә ул сүстән ишкән бауны агач ботагына аркылы атты. Ботаклар буйлап менеп, бауны каты итеп бәйләде. Элмәкле башын муенына кигерде... Козгыннар мәгънәле генә итеп, бер-берләренә карашып алдылар: чукырга азык була, янәсе. Алып Бәргән катып калган җиреннән кинәт айнып китте дә, бар көченә атын куып, агач янына чабып килде. Килгән уңайдан ул кылычы белән селтәнеп бауны кисте. Егетнең ябык гәүдәсе чирәмгә салынып төште. Алып Бәргән тиз генә бауны чиште дә әле үлеп җиткермәгән егетне уңлы-суллы чәбәкли башлады, муен тамырларын ышкыды. Ир кеше күзләрен ачты да Алып Бәргәнгә карап: — Син Газраилмени? — дип сорады. — Юк, мин Газраил түгел!—диде Алып Бәргән.—Синең коткаручың. Әлеге ир кинәт торып утырды да Алып Бәргәннең якасыннан алдьг Син, тилергән нәрсә, нигә мине коткардың? Кем кушты сиңа мине коткарырга? Нигә минем шәхси эшләремә тыгыласың? — дип елый башлады Алып Бәргән аның ябык кулларын каты итеп тотты да: — Тынычлан! — дип кыМкырды.— Егет кешегә хатын-кыз кебек чәбәләнү килешми Ни булды? Нигә син дөньядан туйдың? Дөнья матур бит, дөнья киң! Батырның каты тавышыннан куркыпмы, әллә кулы авыртуга айныпмы, әлеге асылынган егет тынычлана төште. Түзәрлегем калмады!—диде ул.— Хатын көн күрсәтми, хыянәт этә. Күрмисеңмени, киптем-корыдым, шыр сөяккә калдым. Асылынган егет башыннан үткәннәрне елый-елый сөйләп бирде — Шушы урманны чыккач тД бер шәһәр булыр. Дәүләкән каласы Мин шул илнең атаклы язмачысы Дәүләкән-әл-Шәрабби булам,— диде ир кеше — һәр язганымны халык бик сөеп каршылый торган иде. Дан вә шөһрәт, мал эчендә күп кайнадым Күп гүзәлләр каләмем тигән кәгазьне тотып тору, мин баскан жиргә матур чәһрәләрен куеп, ләззәт алуны бәхет санарлар иде. Мин ләззәт вә рәхәтият дөньясында тормыш кичердем. Аһ. ул керфекләрнең тирбәлеше, ул гашыйк күзләрнең томсык кына карашлары. . Шул мең кыз арасыннан мин ин гүзәлен, минем йөрәкне иң нечкә тоя алганын сайлап, Румзия исемле кызга өйләндем. Бөтен шәһәр «аһ» итте Ул бәхетле кыз. ул гүзәл диделәр Атаклы Дәүләкән-әлШәраббинең хатыны булу, патшабикә булудан мең кәррә артыктыр, диделәр. Бар булган маямны түгеп, туй ясадым Шул туй төнендә мине кара сагыш басты Кунаклар таралгач, зөфаф киченә кердек Румзия билбавымның очын озак табалмасын дип. мин аны нык яшердем Утлар сүнеп, караңгыда калгач, тыйнак кызчыгым ажгырып мине кочаклап алды да абайлап өлгергәнче, чишендереп ташлады Күпне күргән, күпне белгән хатын булып чыкты ул Румзия. Аерылыштык. Озак еллар йөрдем буйдак булып. Инде кабат алданмам, иң яхшысы — авыл кызына әйләнәм дип, бакчачы кызын сорадым. Риза булды ата-анасы. Ләкин шәһәр хатыннары атаклы язмачыга авыл кызы тиң түгел дип, колагыма чикерткә булып ояладылар Шуннан соң миңа олуг бер вәзирнең кызын димләделәр Монысы Ж.офия исемле иде Яманаты чыкмаган Җофия дә бик чибәр иде. Тыйнак, эшчән, һич тә вәзир кызы димәссең. Теге мәгъшукалар бар да онытылды. Мин үлеп гашыйк булдым Җофиягә. Бар ягы да килгән һич аны гаепләрлек нәрсә юк Зөфаф кичендә дә сәке почмагында гына бөрешеп утырды Ләкин тора башлагач, хыянәтче икәнен белдем... • Егет тагын өзгәләнеп елый башлады. — Хыянәт итсә, тотып чыбыркы белән яр! Аннан соң куып чыгар! — диде Алып Бәргән. Егет тагын әйтте: — Ышандыра бит Юмалап, елап ышандыра. Мин гөнаһсыз, ди. Ышанам, валлаһи, ышанам Күзләре гөнаһсыз сабый күзләре кебек. Үзе юкта көнләшүдән буылам Үтерәм дип ант итәм. Үзе кайткач, бар да онытыла Яратам шул мин аны! - Яраткан хатыныңны ташлап китәргә булдыңмыни теге дөньяга? — диде Алып Бәргән. — Башка чарам калмады! Ашаганым заяга китә, эчкәнем бушка! — Шулай ук усалмыни соң? — дип сорады батыр. Язмачы әйтте: — Юк, усал түгел ул. Шундый матур, шундый назлы үзе. Кич життеме, чәйгә нидер салып, мине йоклата да каядыр чыгып китә. Төне буе кайдадыр йөреп, таң алдыннан гына кайта. Уяндыңмы, матурым. дигән була кайткач Мин абзарга гына чыгып кергән идем ди. Ә үзенең урыны сап-салкын. Алып Бәргән шыр сөяккә калган бу мескенне чын күңелдән кызганды. — Синең хатының — Юха елан! — диде батыр. ’ Егет башта аңламады, бараздан сорый куйды: — Ничек инде ул Юха елан? Алып Бәргән Юха еланны эзләп йөргәнен аңлатып бирде. Алар икесе дә аягүрә торып басканныр иде. Рух козгыннары - үлем шәүлегәннәре — дәррәү очып киттеләр Егет тынычланды — Син миңа ярдәм итәргә тиешсең! — диде Алып Бәргән — Мин сиңа юлда кайтканда барын да аңлатырмын. Нәкъ мин әйткәнчә * эшләсәң, без аны фаш итәчәкбез! Син еланнан котылып, башкага | өйләнә аласың, мин гавам алдында икенче бурычымны үтәгән булырмын! п — Мин нишләргә тиеш соң? — диде әл-Шәрабби — Син һични сиздермичә генә өеңә кайт. Кайда йөрдең дип со- * раса, урманга барып илһам эзләдем диген, сиңа зур бер дастан баг гышлыйм, диген... | Алып Бәргән язмачы яши торган йортның күршесенә фатирга S төште. Дәүләкәнәл-Шәрабби, эшне сиздермәскә тырышып, шигырь сөй- = ли-сөйли өенә кайтып керде — Кайда булдың? — дип сорады хатыны Җофия. * — Менә, җаным! —диде язмачы — Синең турыда бөек бер шигъри < дастан язарга дип, урманга бардым. Бик арыдым, йокым килә Аллага 2 тапшырып, иртәгә ул дастанны яза башларга ниятем бар. Шуны ишеткәч, Җофия гүзәлнең йөзе яктырып китте. — И йөрәк парәм, җанкисәгем минем! — дип сырпалана башлады “ хатын.— Синең иҗатың өчен мин бөтен нәрсәне-эшләргә риза. Яз' Иҗат ■ит! Дастаннар чыгар! Мин сине өзелеп сөям! Шулай чәй әзерләгәндә Җофия яшереп кенә чеметемләп касәгә нидер салды. Ире моны сизеп торды. Ләкин, Алып Бәргән өйрәткәнчә, күрмәмешкә салышты Җофиянең кыланышына карап торсаң, аны һич тә хыянәтче хатын димәссең, валлаһи. Йомшак, назлы тавыш дисеңме, ул буй-сын дисеңме; кулларына карасаң да йөрәк турыннан нидер чеметеп-чеметеп ала. Ул арада Җофия Шәраббигә чәй китереп куйды. Алып Бәргән өйрәтүе белән Шәрабби нәкъ шундый ук касә әзерләп, яшерен кечкенә кувшиннан нәкъ шундый ук чәй салды да, хатыны борылган арада касәләрне алмаштырып куйды. Ир белән хатын тәмләп чәй эчә башладылар. — Хәзер сиңа урын җәеп бирәм! — диде Җофия Шәрабби өстәл янында ук йокымсыраган булып утырды Урын әзер булгач, хатыны ирен иркәли-иркәли түшәккә яткырды. Үзе дә янәшә ятты. Ире яту белән гырлый да башлады Ә үзе күз кырые белән генә карап ята. Байтак ятканнан соң хатын, ирне уятмаска тырышып, ипләп, кенә юрганны ачты. Сакланып кына торды, чишенә башлады Ул хатынының матур, тал чыбыгыдай сыгылмалы зифа буена карап, гырлавыннан туктады. Ул гырламый башлагач та, Җофия кинәт сискәнеп, иренә карады Хатасын аңлап, язмачы тагын да катырак гырларга тотынды. Иренең йоклаганына ышангач кына, киемнәрен бер почмакка ташлап, яңаларын һәм матурларын киенә башлады. Шул чакта Шәррабби хатынының бүксәсе уртасына күз төшерде. Ни гаҗәптер, аның кендеге юк иде. Җофия, киенеп беткәч, тиз генә чыгып та сызды. Ул китеп, бераз торгач, Шәрабби атылып-бәрелеп урамга чыкты. Ул өч тапкыр сызгырды Күрше ишегалдындагы урында Алып Бәргән аның сызгырганын көтеп ята иде. — Алып Бәргән! — диде язмачы һәм күргәннәрен сөйләп бирде Тсс! _ диде батыр — Шаулама Хәзер мине тыңла. Таң алДыннан хатының кайтыр да, элеккеге кыяфәтенә кереп, синең янга ятыр Хәзер ук өеңдәге суларны чыгарып түк. Бер йотым су калдырма Шуннан соң ниләр булганын үзең күрерсең һич ни сиздермә. Вакыты җиткәч, үзем әйтермен! Алып Бәргән кереп китте. Шәрабби, ул кушканнарны үтәп, кире урынына ятты да көтә башлады. Төн уртасы җитте. Шулай ята торгач, ша гыйрь йокыга китә язды Менә берзаман ишек ачылды. Хатыны Жофия кайтып керде Керде дә чишенеп, ире янына юрган астына чумды. Ләкин ире һаман йоклаганга сабышты. Аның каты йоклаганына ышангач, хатын ипләп кенә торды да, чиләкләр, кисмәкләр янына килеп, су эзли башлады. Өйдә бер тамчы су юк иде. Хатын кисмәкләрдә су тапмагач. — Тамагым яна, эчәсем килә, су-су! — дип ысылдый-ысылдый, тәрәзә пыяласын ялый башлады. Пыяладагы юеш кенә аның сусынын басмады, ул ишегалдына чыгып йөгерде, ләкин коеның капкачы кадакланган иде. Ул ут капкандай тагын өйгә йөгереп керде, үзе бертуктаусыз ысылдый: — Ссу-у, үләм Тамагым кипте! Бер йотым с-су-у... Шулчак хатын яшереп куелган бәләкәй кувшинны алды, андагы чәй не калтырый-калтырый эчеп бетерде дә, үлемнән котылган кешедәй хәлсезләнеп, сәке йөзлегенә утырды Бераз тынычлангач, тагын ире янына ятты Йокы даруы эчкән хатын һични белмәде, шундук йоклап китте. Кунак итәм дигән булып, язмачы Алып Бәргәнне үз өенә алып керде. — Хатының уянгач, эссе итеп мунча яктыр! — диде Алып Бәргән — Ул күрмәгәндә генә мунча эчендәге бар суны түгеп бетер Шуннан соң хатыныңны мунчага чакыр. Ул карышыр, синең белән бармас. — Жофия беренче көннән үк минем белән мунчага йөрми! — Ә син ир бит! Беренче көннән үк мунчага алып барган булсаң, әллә кайчан белер идең Шуның өчен дә бит ата-бабаларыбыз кияү мунчасы әзерләгәннәр Юхага капмас өчен уйлап чыгарылган йола ул Ире белән мунча керми икән, димәк үл хатын — Юха елан Мунчага бармаса, ярар алайса, үзең генә бар диген дә. ул керү белән, ишек-тәрәзәне. төнлекне бикләп куй Жофия мунчага керү белән, Шәрабби нәкъ кушылганча эшләде. Мунча ишеген терәтеп, кадаклап куйды. Эшне сизенеп, Жофия яман әче тавыш белән кычкыра башлады, аннан соң ялварырга тотынды: — Жаным, Шәрабби, бәгырем, ач, зинһар! Аны кызганып, Шәрабби елап җибәрде. — Ачма! — диде Алып Бәргән.— Ача күрмә, никадәр ялынса да, ачма! Тора-бара хатынның тавышы кими башлады. — С-су, бер йотым с-с-су би-ирс-с-нә-ә... Шуннан соң тавыш тынып калды. Ишекне ачып җибәрсәләр Ишек сабына теле белән уралган зур гына кара еланны күрделәр. — Менә синең хатының Жофия шушы булыр! - - диде Алып Бәргән. — Рәхмәт, дустым! — диде язмачы — Үзеңә рәхмәт! — диде Алып Бәргән — Бу Юха җан бирмәгән әле. Мин аның койрык очын кисеп алам да өстенә су сипкәч, ул тагын хатын кыяфәтенә кайтыр Алып Бәргән еланның койрык очын кисеп куен кесәсенә тыкты Аннан соң елан өстенә чиләкләп су койдылар Кырык чиләк булды дигәндә, елан селкенә башлады. Аннан тагын кырык чиләк сипкәч, ул янә Жофиягә әверелде Баш өсте, ни боерасыз, падишаһым' — диде Жофия Алып Бәргән алдында баш ия төшеп — Күрдеңме! — диде Алып Бәргән — Этнең койрыгын кем киссә, ул шуңарга «җизни» ди. Еланның койрыгын кем киссә, шуңа «патшам» дип әйтә. ’ - Жофия!— диде язмачы — Ә минем хатыным кем булыр соң? Жофия кыяфәтендәге елан әйтте: — Синең хатының Жофия тау куышында тоткында булыр. Мин аның кыяфәтенә кердем, синең хатының булдым. Шулай итеп, мин бу илне язмачысыз калдырырга уйлаган идем. Барып чыкмады. Минем юлда һәрвакыт менә бу кеше пәйда була — Әйе, мин аны бер тапкьф үлемнән коткарган идем,— диде батыр. Хәзер мин аны Биштишек хатыннарына илтеп бирәм. Ул еланга әйләнүгә, синең хатының Җофия кеше кыяфәтенә керер Бар тау куышына. Тоткынлыктан еланны алып кайт Курыкма, ул чыннан да синең хатының. Мин Юханы кешеләр хөкеменә тапшырам Аны үлемгә дучар иткәч, хатының янә кеше булыр. ♦ Кеше-кара, күрше-күлән уянгалаганчы, дип язмачы Дәүләкән-әл- з Шәрабби тау куышына барып, елан кыяфәтле хатынын алып кайтты - Өч көн, өч төн узуга, елан Дәүләкән-әл-Шәраббинең сөйгән хатыны S Җофиягә әверелде. Димәк, Алып Бәргән Юханы кешеләр хөкеменә тап- 5 шырган. Биштишек халкы каршындагы икенче хатасын батыр егет әнә шу- g лай төзәтте Иблисне тотып китергәне өчен аны бер атна гына сыйлаган- | нар иде. Юханы тапшыргач, өч атна кунак иттеләр. Ялмавыз белән сугыш 5 ♦ < Биштишек авылында шәпләп сыйланганнан соң батыр егет Утыз - Имәнлегә кайтып, әнисе-карчыкның хәлен белде Атасы-мәрхүмнең кабе- * ренә дүрт кыры да язулы таш куйдырды. Нәүмизә белән күреште Башын- * нан кичкәннәрне авылдашларына сөйләп, күп кичләр уздырды. Алып Бәрл гәннең батырлыгы турындагы хәбәрләр Утыз Имәнлегә аның үзеннән алда кайтып ирешкән иде. Инде хәзер Алып Бәргәнне кияү итәргә Мортыш бай да каршы түгел бугай. Ләкин Алып Бәргән батырны юллар чакыра, алда аны маҗаралы сәяхәтләр көтә. Зур көрәш әле бетмәгән, алда һаман! Җен-пәриләрне җиңү батыр кешегә чүп кенә. Кешеләрнең кан дошманы — явыз Аждаһа. Шуңар барып җитмичә торып, Алып Бәргән башка мәш >- катьләр турында уйлый алмый иде. Кышлык утын-печән-икмәк әзерләгәч, атна-ун көннән соң Алып .тагын юлга җыена башлады. һиҗрәттән соң тугыз йөз утыз тугыз ел узгач булды бу хәл. Зөлхиҗә аенда. Олы атна көнне Алып Бәргән Утыз Имәнледән чыгып китте. Карурманда карак бар. Атларыңны карап бар Без китәрбез таң алдыннан. Тәрәз ачып карап кал Шулай җырлар җырлап, батыр егет сәфәр китте Чыннан да, таң алдыннан атына атланып урамнан узганда, Мортыш бай өенең тәрәзә пәрдәсе чак кына ачылды Бу Нәүмизә иде. — Ниләр генә булса да, гасырлар узса да, мин сине көтәрмен! — диде аңа Нәүмизә. Алып Бәргән олы юлга чыкты да аптырап калды. Кая барырга соң, бу Аждаһа мәлгуньне кайдан эзләргә дә. ничек итеп дөмектерергә? Арты белән күлгә чумган үрдәк шикелле, шулай кая барып, борын төртергә дип торганда, юл өстендә тузан болыты күренде. Юл буйлап качырга атланган бер кеше килә. Качыр арбага җигелгән, арбада бер хатын вә ике бала утыра Алып Бәргән юлчыга сәлам бирле. Сәлам алышканнан соң алар икесе дә җиргә төшеп күрештеләр. Алып Бәргән Аждаһа патшалыгына бара торган юлны сораштыра башлаган иде. әлеге агай хатыны белән балаларына дәстәрхан әзерләргә кушты да Алып Бәргәнне бер читкәрәк чакырып, болай диде: — И батыр егет, әгәр дә син гаделлек өчен сугышка чыккансың икән, иңбашта безнең авылны барып күр. Минем, туган авылымнан качып, күзем кая карый, аякларым кая атлый — шунда барышым Безнең авыл кебек ярлы, безнең авыл кебек үләргә йөз тоткан бер генә ил дә, бер генә халык та булмас. — Халкыгыз ялкаумы, әллә түрәгез комсыз-саран кешеме? — дип сорады Алып Бәргән. — Түбән Шырдыклы авылыннан мин. олан! — дип башлады сүзен юлаучы агай — Түбән Шырдыклы авылы бик бай. бик көр тормышлы иде заманында. Уйный идек, җырлый идек, бии идек. Авылыбыз турында шагыйрьләребез шигырь яза. сорнайчыларыбыз көй чыгара торган иде Юлаучының хатыны ирләрне табын янына дәште. Балалар Алып Биргәнгә дә. аталарына да берәр касә кымыз салып бирделәр. Алып Бәргән сүз башларга ашыкты. — Ни булды соң сезнең Шырдыклыга. агай? — дип сорады. Ялкау түгел идек без. батыр егет!—диде агай бераз тынычтан- ганнан соң — Халык иртә-таңнан шәфәкъ сүнгәнче мыш-мыш эшли Иң- рәеп җир сөрә. Шабыр тиргә батып урман кисә, шакы-шокы чана ясый Хатыннарыбыз керфек йоммыйча дыкы-дыкы палас суга, мәш килеп мал үрчетә. Җәй буе кышкылыкка әзерләнә халык, кыш буе җәй өчен тырыша Бәла килде илебезгә, хәзер халык фәкыйрьлектә яши. Авылыбызның бөтен малын ниндидер бер явыз зат йотып бара. Менә ничәмә-ничә еллар инде, көзен мал-туар көрәеп, симереп беткәч кенә, әллә каян, әллә нәрсә килеп чыга да. көтүдәге малны ялмап алгандай, йотып бетерә. Бихисап ир-егетләр харап булды шунда Яу белән дә барып карадылар, берсе дә исән әйләнеп кайтмады Хәер, бер кеше исән калган иде Тик малларны харап итүче шул явыз затның кем икәнен, нәрсә икәнен әйтә алмады. Бары: — Ялмавыз! — диде дә авыл башында җан тәслим кылды. Шырдыклы халкы хәзер шом астында. Эше эш түгел, ашы аш түгел. Барыбер Ялмавыз йотачак дип. кешеләр мал-туарын да юньләп карамый, мая да тупламый Шулай ачлы-туклы, очын-очка ялгап, җан саклап килә инде мескеннәр Шушы Шырдыклы авылының Җантык атлы бер бичара егете түрәбезнең кызы Хөрмиягә егылып гашыйк булмасынмы! Җантык кына гашыйк булса бер хәл, Хөрмияне сорап Колавыз түрәгә затлы-затлы егетләр яучы җибәрде. Колавыз түрә бәлки разый да булыр иде. кызы Хөрмия җык каршы тора кияүгә чыкмыйм, беттекитте генә ди. — Салам түбәле, кырык терәүле кыйшык өйдә бала үрчетеп, аларның ачтан үлгәнен көтеп ятыйммыни?—дигән кыз. Ата-анасы, күрше-күлән, яучы-димчеләр бик тинтерәткәч: — Ярый! — диде беркөнне Хөрмия.— Кем дә кем йортыбызны, данлы Шырдыклыбызны явыз зат Ялмавыздан коткара, мин шуның хатыны булам! — димәсенме! Бу хәбәрне ишеткәч, бер дистә затлы егет Хөрмиягә гыйшык тотудан туктадылар Мәйдан уртасында Җантык белән ике егет кенә калды. — Без тотынабыз бу эшкә! — диделәр алар беравыздан Шулай итеп, беренче егет чыгып китте Ялмавызга каршы — кире кайтмады. Икенчеседә хәбәр-хәтерсез югалды. Чират Җантыкка җитте. Җантык бик йөрәкле нәселдән түгел иде. Шулай да нишләмәк кирәк, үзе курка, үзе йолка дигәндәй. Җантык та батырлар эзеннән Ялмавызны эзләп китте Шуннан соң инде менә ничә атналар узгандыр, эзсез югалды Җантык. Бөтен авылны шулай йотып бетергәнче дип. сөйгән авылым Шырдыклыны ташлап, казык кагардай урын эзләп бармыш көнем! Агай хикәясен сөйләп бетерде Якты чырай, тәмле кымыз өчен Алып Бәргән рәхмәтләр укып, урыныннан торды Агай аңа тәфсилләп юл өйрәтеп җибәрде... Җантык дигән егеткә ни булды соң? Бара торгач, юл тарая башлады, тарайган саен, сукмакта кеше сөякләре күбәя-арта бара. Җантыкның болай да куян йөрәге лепе-лепе тибәр гә тотынды Кинәт Жантык язулы тактага тап булды Тактага менә ниләр язылган Шушы тештә тукта? Бу Я твыз биләмәсе' Бичара бәндә, шушы тактаны үтсәң. сине үлем кетә Тактаның чит ягында кетен торсаң, мин үзем синең янга чыгармын ♦ Имзам: Ялмавыз. s — Ярар!— диде Жантык батыр — Көтәрбез, ни булыр икән? < Жантык атын куаклар арасына яшерде, үзе бер агач төбенә кереп < 'посты да көтә башлады. о. Көн көтте егет, төн көтте, атна көтте.Чыгучы да. керүче дә булмады £ Юлга дип алган тәгамын да кырып- себереп ашап бетерде Җантык Тагын 2 атна узды. Батыр ачыга башлады Жантык бичара: з — Булмады бу. кире кайтырга кирәк,— дип кузгалган иде. тора ал- 5 мады. Ачлыктан, озак оеп утырудан ул коралларын түгел, үзен дә күтәрә ♦ алмас хәлгә җиткән иде. Шул чак сукмак буйлап сөякләрне шалтыратып < килүче атлы кеше күренде. Атлы кеше тактага килеп терәлде. — Алай икән! — диде юлчы егет, язуны укып чыкканнан сон. — Иб- * лисләрне җиңгән бар. юхаларны бер күрүдә таныйм Җен-пәрнләр үзләре <■ миннән качып йөри. Әмма ләкин Ялмавыз атлы зат белән алышкан юк Карап карыйк! ' — һәй. Ялмавыз! Үләксә козгыны! — дип кычкырды батыр егет,— Бу мин — Алып Бәргән буламын! Чык мәйданга, алыштанмы, салыш танмы? Егет үкчәләре белән атына җиңелчә генә кагылган иде. ат пошкырып алга ыргылды да күкрәге белән язулы тактаны бәреп. Ялмавыз патшалыгына кереп китте. Ләкин ерак китә алмады, каты җил чыкты, давыл купты Кайнар сулыштан шиңгән гөл яфракларыдай, атның тез буыннары шәлперәйде. Алар, тактаның бу ягына чыгып, кипкән сөякләр өстенә аудылар Шулчак бөтен дөньяны селкетеп, коточкыч тавыш яңгырады Дивана Алып Бәргән! Ялмавызның ни икәнен белдеңме инде? Ярый әле тук чагыма эләктең. Юкса мин җиде чакрым әйләнәдәге бөтен җан иясен берьюлы кабып йота алам Бар. кайтып сөйлә, башкаларга сабак булсын! Алып Бәргән белән Кораңгыш байтак вакыт һушсыз ятты Бер тәүлек булды дигәндә генә, Алып Бәргән аңына килде Иртә томалаган мунчада каты ис тигәндәге кебек, аның башы авырта, мие сулкылдый, күзләре сызлый. йөрәге чәнчеп-чәнчеп тибә, күңеле болгана иде. Колаклары һични ишетми. Ул көч-хәл беләнтенә үрелеп, тулымшасыннан су эчте, битен-ба- шын юды. Аннары Кораңгышка су йоттырды Шуннан соң гына ул нәрсә булганын абайлады: агулы кайнар җил аны аяктан еккан икән. Бу агулы җирдән китәргә дип. аягына баскан иде. куаклар арасындагы хәлсез бер кешене күреп алды — һәй. бу үләт базында нишләп утырасың син? дип сорады ул хәлсез кешедән. Кешенең җавап бирерлек тә хәле юк иде. Алып Бәргән аңа су йоттыр ды. атына атландырды Алар әкрен генә сукмак буйлап, кайтыр якка кит теләр Урманнан якты дөньяга чыккач, сәйранда хәл алгач. Алып Бәргән әлеге егетнең тамагын туйдырды. Аннан сүз башлады. — Син кем. ни йомыш белән Ялмавыз патшалыгында пәйда булдың? — дип сорады Алып Бәргән Егет башыннан кичкәннәрне бәян итте — Тактаны узган кешене агулап, узмаганны көттереп, ачтан үтерә икән бу мәлгунь Ялмавыз'—дип сүзен бетерде Жантык — Ялмавызның үзен күреп, аның белән сугышкан кеше бармы? Булса, ул кайда? Син миңа юл өйрәт! —диде Алып Бәргән. — Бар, тик ул чукрак, сукыр, телсез, яза белми,—дип хәлсез Җан тык Бәккол картның кайдалыгын өйрәтте. — Син, Җантык дус! — диде Алып Бәргән атына атлангач,— Шушында ятып тор, менә сиңа азык, су. Мин әйләнеп килермен! Алып Бәргән җан-фәрманга атын куалап, Шырдыклы авылына таба китеп барды Чукрак, телсез Бәккол карт иң кырыйдагы ялгыз йортта яшәп ята икән Авылның мескен бер ятим карты ачлы-туклы, ярым-ялангач килеш соңгы сәгатьләрен кичерә ахрысы. Кояшка битен куеп, ике кулы белән таякка таянып, баскыч төбендә утыра. Кемнеңдер дөп-дөп басып килгәнен сизеп. Бәккол карт, сагаеп, билен турайтты. Алып Бәргән, дус килгәнлеген белгертеп, кулын картның җилкәсенә салды Бичара карт сискәнеп куйды да, дус кулы икәнен тойгач, бармаклары белән батырның кулын капшап карады. Аннан соң кармалана-кармалана беләк буйлап китте. Алып Бәргәннең битен, тимер күбәсен, башлыгын кулы белән сыпырып карады Шуннан соң ул кинәт алгысап, кулларын бутыйбутый: — һәпә. әп-һәпә! — дип. нидер аңлатырга теләде. Алып Бәргән аның кипкән кулларын учына алды. Карт елмайды, аның сукыр күзләре яшь белән тулды. Алып Бәргән яшь бөртекләрен кулъяулыгы белән йомшак кына итеп сөртеп алды Бөкшәеп беткән бабайның ике кулы Алып Бәргәннең торыклы җилкәсен сөя башлады. Алып Бәргән, картның таягын алып, уң кулына тоттырды Шул таяк белән аяк астындагы такыр җиргә нидер сыза-ясый башлады. Бабай игътибар белән батырның кул хәрәкәтләрен аңларга тырышты. Такыр җирдә зур гына Аждаһа сурәте барлыкка килде Бабай, иелеп. Аждаһаны бармаклары белән капшап карады да тынып калды Алып Бәргән картның ике күзенә дә бармак бите белән кагылып алды, аннан качакларына төртеп чыкты, картның авызын ачтырып, теленә ишарә ясады Янәсе: бабай, сине Аждаһа шулай иттеме3 — дигән сүз иде бу. - һәпә. әпә-һәпә! — дип, карт башын чайкый башлды. «Юк, юк. Аждаһа түгел!» — ди иде карт. Шуннан соң Алып Бәргән мөгезле, койрыклы диюне ясап күрсәтте. Карт инде ни сораганны аңлады булса кирәк, иелеп, дию сурәтен куллары белән тигезләде Такыр өслектәге туфракка янә нидер ясый башлады Алып Бәргән, дулкынланып, рәсем ясалып беткәнне көтә. Менә берзаман ны җирдә коточкыч бер зат сурәте пәйда булды. Сырты пычак кебек сырлы. койрыгы да нәкъ шундый Дүрт аягында да коточкыч очлы тырнаклар Киереп ачылган авызыннан нидер сиптереп тора. Ярым кеше, ярым елан, ярым диюгә охшаш бер нәрсә иде бу Шунысы ачыкланды: Ялмавыз авызыннан агулы сулыш чәчә икән. Бабайга ярты күмәч биреп. Алып Бәргән атына атланды Юлда барганда ул кәпәче белән киңәшеп алмак булды. Ялмавыздан сакланыр өченме?—дип сорауны кабатлады кәпәч - Менә ни эшләргә кирәклеген аңлатты карт Бәккол. Ялмавыз агулы тын өргән чакта син тын алырга тиеш түгелсең. Тын алсаң, беттең. Башы ңа шундук ис тиячәк Тыны беткәч, Ялмавыз тирән итеп сулыш алырга мәҗбүр була, шул чакта син дә киереп тын аласың Ун тапкыр өргәннән соң Ялмавызның агулы тыны бетә икән! Батыр әйләнеп килгәндә, Җантык бичара ашаганнан соң йокыга киткән иде. Алып Бәргән аны уятмыйча гына Ялмавыз патшалыгына таба чаптырып китте Шулай чабып барган уңайдан ул тактаны узды. Ат тояклары. ачтан үлгән батырларның сөякләрен шалтыратып, Ялмавызны уятты Ялмавыз, нәкъ Биккол карт аңлатканча, сырлы калкан-сөяккә төренгән иләмсез бер зат булып чыкты Күз алдында атка атланган Алып Бәр- нәнне күргәч. Ялмавыз тын ала башлады Шуннан файдаланып, Алып Бәргән аты белән аның авызы янына ук чабып килде дә кылыч белән берне чапты Ләкин кылыч, зыңгылдап сөяк-калканга тиде дә. Алып Бәргәннең кулыннан чыгып очты Ул арада Ялмавыз тын алып өлгергән иде инде. Бер заманны иләмсез зур авыздан сасы, агулы ис ургый башлады Алып Бәргән белән Кораңгыш тыннарын кыстылар Алып батыр бала чактан ук су астында озак торучылардан иде. ә Кораңгыш. кыска торыклы булса да. иң озын тынлы чабышкылардан санала. Ялмавыз тынын чыгарып бетерде дә тагын киерелеп сулыш ала башлады Шул чакны Алып Бәргән гөр- знсе белән Ялмавызның башына орды Тимергә тимер бәрелгәндәй очкыннар чәчрәде Гөрзи таеп китте, авыр гөрзи артыннан батыр үзе дә җиргә егылып төште Алып Бәргән Ялмавызга каршы бергә-бер басып калды Ул кәкре пычагын билбавыннан суырып чыгарды да. тынын каплап. Ялмавызның сулышы туктаганны көтә башлады. Шулчак Ялмавыз дүрт аякланды Алып батыр аның уң як култыгында бер кызгылт тап күрде. Мөгаен җанварның калкансыз, йомшак урыныдыр бу. дип уйлады батыр Ялмавыз. сөяк такталар белән капланган тау шикелле, салмак кына батырга таба атлады Бу очракта башка батырлар качып котылырга тырышканнардыр. Ләкин Алып Бәргән күп итеп тын алды да. агулы җилгә каршы китте. Елгырлык белән ул Ялмавызның кытыршы култыгына барып керде дә әлеге кызыл тапка кәкре пычагын батырды! Ялмавыз үкерә-үкерә чәбәләнә башлады Әҗәле килгән бу шөкәтсез зат астында сытылып калмас өчен. Алып Бәргән мәтәлчекли-мәтәлчекли тәгәрәп, урман авызына чаклы барды. Аны Кораңгыш көтеп тора иде Ялмавыз якынтирәдәге агачларны кырып-сындырып бетерде Тырнаклары белән җирне кызыл балчыгына чаклы актарып туздырды да. хәле беткәннән-бетә барып, бераздан тәмам тынды Алып Бәргән, Ялмавызның койрык очындагы калкан-сөяген кисеп алып, биштәренә салды. Ялмавызны җиңеп. сәйранга чыкканда Жантык атлы егетнең җаны уч төбендә иде Шундый коточкыч сугыштан соң Алып Бәргәнне тере килеш күргәч, сөенеченнән нишләргә белми. Жантык көлә-шатлана башла ды Шуннан соң Алып Бәргән аны Ялмавызның үле гәүдәсе янына алып барды — Мең рәхмәт. Алып Бәргән батыр! — диде Жантык — Мең рәхмәт! Ул кинәт тынып калды. Моңсуланды. Аннан соң аның йөзенә кара кайгы сирпелде. — Ни булды. Жантык дус? — диде Алып Бәргән — Шатлан. Ялмавыздан котылдыгыз! Жантык Алып Бәргәнгә барын да сөйләп бирде. Авылыбызның түрәсе Колавыз кызы Хөрмиядән колак кактым Бөтен авыл миннән көләр инде хәзер. Ялмавызны мин түгел, син үтердең Хөрмия дә сиңа булачак! — дип. Жантык үкереп елый башлады — Харап икән! — диде Алып Бәргән көлә-көлә — Хөрмияң үзеңә булсын! Үз илемдә минем сөйгән кызым бар — Нәүмнзә! - Юк' — диде Жантык — Син алмасаң да. Хөрмия миңа чыкмаячак Чөнки мин үтермәдем Ялмавызны Зинһар. Алып Бәргән, бир миңа Ялмавызның гәүдәсен. Зинһар, кешеләргә. Ялмавызны Жантык батыр үтерде дип сөйлә, ә? Алып Бәргәннең йөзеннән елмаю качты Ул бераз уйланып торг аннан соң. болай диде: — Ярар. Жантык. синеңчә булсын Мин сезнең авылга бөтенләй кереп тормам Ал Ялмавызны үзенә, Хөрмияң дә үзенә булсын! Хуш! Бәхетле яшәгез. Шырдыклылар! Алып Бәргән. Кораңгышына атланып, юыртып китте. Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам! — дип кычкырып калды Жантык.
Ахыры бар