Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘЕШ ГАМЕ

Күренекле язучыбыз Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» дилогиясен укучылар ихлас куанып, бик җылы каршы алганнар иде. Әсәрнең фикерле, хисле булуы, һәр җәһәттән килгәнлеге сокландырды аларны. Кешеләр күңеленә ул «Җидегән чишмә» көе моңнарыдай кереп калды Шуңа да карамастан, яңа басмасын әзерләгәндә. таләпчән әдип төгәлләнгән әсәрне әле тагын өч-дүрт ел буена камилләштерә килгән икән. Дүрт томлы «Әсәрләр»енең өченче томында ул без белгән яшел-зәңгәр тышлы дилогияне нибары бер китапка калдырган. аны нәкь ун басма табакка кыскарткан: чын сәнгать әсәре дәрәҗәсендә язылган күренешләрне, отышлы коллизияләрне, мавыктыргыч ситуацияләрне, шул җөмләдән хәтта кайбер ялкынлы мәхәббәт, халәт, кичереш тасвирларын да төшереп калдырган, нигезле тәнкыйть фикерләренә колак салып, шактый картиналарны үзгәрткән, җыйнаклаткан Яңа басмага боларның тик каймагын. иң кирәклеләрен генә керткән Шул ук вакытта әсәрнең ваемы, табигать, яшәешкә бәйле гаме арта төшкән Нәтиҗәдә ул тагы да төзегрәк, пөхтәрәк, җегәрлерәк романга әйләнгән, образлар җанлырак, калкурак гәүдәләнгән, эстетик тәэсир сизелерлек арткан Әсәр, барыннан да бигрәк, концепциянең үткенлеге, җитдилеге белән игътибарны тарта. Ул торган җиребез, туган илебез табигатен күз карасыдай саклау, алдагы буыннарга аны сәламәт, бөтен килеш тапшыру мәсьәләсен яктырта, моның тирән-философик мәгънәсен чагылдыра. Мәгълүм ки, техника, промышленность үсеше бер кеше гомерендә генә дә тирә-юньгә байтак йогынты ясап ташлады. «— Әнә Швеция нинди бай ил инде,— дип сөйли әсәрнең бер герое профессор Фазыл Шәмсиев — Ул булып ул табигатьнең башына җитеп килә. Аның барлык инеш һәм күлләре, шакшы калдыкларга тончыгып, үле суга әверелгән Кешелек дөньясы сулыш ала торган һава куркыныч астында калып бара. Кислород кими, ә углекислота елдан- ел арта бара. Американың завод-фабрика- лары белән автомобильләре ел саен һавага йөз кырык ике миллион тонна газ, сөрем, төтен очыра. Хәзер Американың үзе өстендәге кислород аның халкына суларга җитми» (195 б.) Табигатьне сөючеләр конференциясендә бер уңайдан үзебезнең Кабан күле һәм Болак та искә алына, аны чистарту, тирә- ягын ямьләндерү мәсьәләсе күтәрелә. Төп вакыйгалар Ык буенда, авыл җирендә бара. Әдип монда укучылар игътибарын табигатьнең аеруча гүзәл, поэтик күренешләренә — чишмә, тугайларына юнәлтә. Әсәрдә алар җыр. легендаларга төрел бирелә, ягъни аларның халык күңелендә тирән тамыр җибәргәнлекләре, кыйммәтле рухи хәзинәгә әверелгәнлекләре искәртелә. Романда умартачы Минһаҗ карт, мәктәпне яңа гына төгәлләп чыккан Гайнан, механизатор Салихҗан Турай, әдип Камил Дусаев, район газетасы редакторы Дәрҗия кебекләрнең Ык буе гүзәллеген саклау өчен көрәшләре тасвирлана. Минһаҗ картның. Гайнанның эше, шөгыле дә турыдан-туры табигать биләмәләрендә уза Әсәрдәге персонажлар табигатьнең сулышын, катлаулы серләрен сизгер тоючы, тирәнтен аңлаучы зирәк акыл ияләре итеп биреләләр. Алар яшел бишегебезгә саксыз кагылуның, алдын-артын уйламыйча эш итүнең көтелмәгән тискәре нәтиҗәләр бирү ихтималын алдан ук күңелләре белән сизеп торалар. Автор авыл кешеләренә хас булган фикер кыюлыгы, кыргый гүзәллеккә соклану тойгысын бик югары бәяли. Каманың күтәрелүе аркасында Ык буе болыннарын су басу ихтималы, Татарстанда урманнарның унбиш-уналты процентка гына калып баруы роман геройларын тирән хафага төшерә. Тагын шунысы да бар тирә-юнь матурлыгы турында риясыз кайгыртып йөрүче бу мәрхәмәтле, нечкә күңелле кешеләрнең әхлак принциплары бик югары, саф булуына, ил- көн гаме белән яшәүләренә, эшкә талымсыз, намуслы, туры сүзле булуларына басым ясала. Алар кайберәүләр холкындагы, эш-гамә- лендәге кечкенә чатаклыклар белән дә килешмиләр. Көндәлек тормышта халык зирәклегенә, сыналган, яхшы дип табылган сәламәт әхлак кануннарына таяналар. Әсәрдә коммунист Минһаҗ карт илгә азатлык яулап алышкан, колхозны бүгенге югарылыкка күтәрешкән, күкрәп үсүче җимеш бакчасы, умарталык тергезүче итеп, Гайнан исә эстафетаны дәвам иттерүме, киләчәккә алып баручы итеп сурәтләнә. Бу тынК Конкурска гысыэ җаннар эрозиягә каршы көрәшне, су ашаган чокыр канауларны тигезләү, ныгыту, инешкә буа буу эшләрен башлап йөриләр. Гайнан тирә-як хозурлыгын саклау турында газеталарда гыйбрәтле, үткен мәкаләләр язып бастыра, Авылдашлары арасында ул гаҗәеп самими, мөлаем, саф күңелле, киң карашлы булуы, эшне җиренә җиткереп, матур ител башкаруы белән хөрмәт казана. Камил, Минһаҗ, Гайнаннарга читтән килеп урнашкан колхоз председателе Ризван Чур- мантаев белән бигрәк тә кискен бәрелешергә туры килә. Чурмантаев — үтә сач карашлы, бүгенге көн белән генә яшәүче, каптым- йоттым принцибы белән эш итүче туң йөрәкле бәндә Аны Җидегән авылының киләчәге дә. урмаи-болыннарыйың иминлеге, ямьлелеге дә кызыксындырмый. Бүген макталса, премия эләксә — шул җиткән. Аныңча, табигать моңарчы үзенең кыргый законнары буенча яшәгән, хәзер аны тәртипкә кертергә вакыт җиткән Ул, урманга көтү кертел, яшь үрентеләрне таптата, имгәтә, урманны яңару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Алтынбикә тугаен сөрдереп, кара туфрагын ташкын белән агыза, рентабельле түгел дип (хуҗалыктагы берәр традицион тармакны бетерергә йөргән чакта иң еш телгә алына торган аргумент), алма бакчасын ташландык хәлгә төшерә, җиде тамырдан тибеп чыккан гүзәл чишмәләрне бульдозер белән актарта, суларын торбаларга кертеп, тирә-юньдәге экологии балансны җимерергә ниятли, язгы чәчү өстендә тургайларның, кош-кортларның күпләп кырылуына юл куя, химикатлар, агулы орлыклар белән эш итүчеләрне тәртипкә чакырмый, агротехника кагыйдәләрен үтәүне таләп итми. Бу хәлләр, бигрәк тә чишмәләрнең актарылып ташлануы, әсәрдән күренүенчә, Минһаҗ картның йөрәгенә төзәлмәслек яра сала. Шуңа да карамастан, Ризван үзен иң белдекле, дөрес фикер йөртүче дип исәпли. Аның хәтта күренекле әдипкә ничегрәк язу турында киңәшләр бирәсе килә, булышырга, уңай геройлар табып китерергә вәгъдә итә Әсәрдә Ризванның сөйләм теле бик кфоритлы бирелгән. Ул болай ди: «И шулай ук папирос белән обеспечить итү проблемасын да бүгенге көннән башлап, техника кумаенча гына, эш урынында хәл итү чараларын күздән кичерү мәсьәләсе белән оешкан төстә шөгыльләнәбез» (39 б.). Бу фикерне, «папирос сатуны кырга күчерәбез», дип. ике-өч сүз белән аңлатырга мөмкин булыр иде. Ләкин алай анык һәм кистереп әйтсәң, ул вәгъдәне үтәргә кирәк була. Ризванның исә максат башкачарак — күзгә төтен җибәрә тору Шуңа күрә ул проблеманы хәл итү чараларын күздән кичерү мәсьәләсе белән шөгыльләнү турында гына әйтә — куян шулпасының шулпасы кебегрәк килеп чыга. Аның теленә фикердәше Фәсхи теле бик якын тора. «— Сүзегезгә куәт булсын, Ризван Нурмиевич, сез күтәргән мәсьәләне мин барыннан да бигрәк политический ягыннан алга сөрем!» (59 6.)— дип сөйли ул. Соңгы кырык ел эчендә авыл җирендәге барлык оешмаларда берәрикешәр тапкыр җитәкче булып әйләнеп чыккан бу агай туган телендә кешечә гади, төгәл сөйләү сәләтен югалтып бара кебек тоела. Яңа басмада геройларның рухи дәрәҗәсе тагын да тирәнтенрәк ачыла төшкән, Ризванның тупаслыгы, сөмсезлеге гыйбрәтле вакыйгада күрсәтелгән. Хәл эчендә ятучы Минһаҗ белән сөйләшеп торган җирдән ул, аның карчыгы Сөембикәгә дәшеп «— Алдан әйтеп куюы читен, конечно. Ну. бәлкем, машина-мазар кирәк булыр, әйттерерсең, яңасын бирербез» (382 б.),— ди, үлмәс борын ук авыруны күмү хәстәренә керешә. Дилогия варианты Ризван Чурмантаевны колхоз председательлегеннән төшерү белән төгәлләнә иде. Өченче томда автор мәсьәләне алай җиңелләштереп хәл итү юлы белән китмәгән. Ул авыл халкының Ризванга ачы нәфрәтен, нәләтен сиздерү белән чикләнгән. Минһаҗ аңа җир-суның кадерен дә. рәтен дә белмәве, авыл кешесенең тормыш рәвешен, ничек сулаганын аңламавы хакында әйтә һәм авылдан китәргә киңәш итә. Ләкин Ризван әле позициясен тиз генә бирердәй күренми. Ул әле Җидегәннең кирелеген сындырырга, Гайнан, Турайларны, майлагандай, күндәм машинага әйләндерергә, һәр сүзенә закон көче бирергә хыяллана. Әле аның белән байтак чәкәләшергә туры киләчәк. Г. Бәширов кешелек җәмгыяте күләмендәге әһәмиятле тема күтәреп, бар җиһанга чаң сугып, үз иҗатындагы һәм дөнья әдәбиятындагы иң күркәм традицияләрне дәвам иттерә, тәҗрибәне иҗади казанышлар белән баета, әдәбиятның яңа мөмкинлекләрен ачып җибәрә. Тик бу җәһәттән бер үзенчәлекне генә ачыклап китәргә кирәк. Табигать — ул, нигездә, статик күренеш. Әдәбият исә тормышны үз барышында, агышында күрсәтергә ярата Табигатьне саклау проблемасы «Җидегән чишмә»нең хәрәкәтчәнлеген сүрелдермиме соң? Иң әүвәл шунысын әйтергә кирәк: табигать монда, кайбер әсәрләрдәге кебек, фон итеп кенә бирелми. Ул яшәешнең үзе, төп шарты дип карала. Чөнки табигатьтән башка җан иясе минут та тора алмый. Шул ук вакытта, элекке кайбер карашлардан үзгә буларак, табигтьнең үзенең дә бик нечкә, уалучан, яраланучан күренеш икәнлеге раслана. Биредә аның мөстәкыйль язмышы — кешенең рәхимшәфкатенә, мәхәббәтенә, сак мөнәсәбәтенә бәйле язмышы тасвирлана. Әсәрдә табигать юмарт, мәрхәмәтле, һәрчак игелекле, ләкин кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган яшәеш нигезе, матурлык һәм рухи байлык чыганагы итеп күрсәтелә. Романда, табигатьнең үзеннән дә бигрәк, аңа кешеләрнең мөнәсәбәте тасвирлана, моның тирән мәгънәсе, рухи, эстетик, әхлакый, экономик һәм хәтта патриотик яклары яктыртыла. Ватанга мәхәббәт нигезендә дә бит туып-үскән якларга мәхәббәт тойгысы ята, дип саный Камил Дусаен Чишмә, тугайлар геройларның күңелендә, уй-хисләрендә яши, ягъни табигать күпмедер дәрәҗәдә кешеләштерелеп бирелә. Аның язмышы персонажлар яшәеше белән, бәйләнеш-мөнәсәбәтләре белән берлектә, ягъни тормыш процессында күрсәтелә, аның язмышы әсәр геройларының эш-гамәлләренә, бәйләнешмөнәсәбәтләренә катнашып бара. Шуңа күрә әсәрнең бер генә урынында да статиклык, торгынлык сизелми. Роман, сабак булырдай язмышларны тасвирлаган башка уңышлы әсәрләр кебек үк, киеренке кызыксыну белән укыла. «Җидегән чишмә»дә тирә-юнь бетенлеге өчен көрәшүчеләр белән аңа яра салучылар күрсәтелә дидек. Болардан тыш, әле тагын «арада чайкалучы» өченче категория дә бар: битарафлар, гамьсезләр. Камил Ду- саев фикеренчә, киң Россия җирендәге чамасыз муллык, байлык кешеләрдә табигатькә карата элек-электән күпмедер ваемсызлык тәрбияләп килгән. Әсәрдә тасвирланган Дилбәр — зоотехник, комсомол оешмасы секретаре, Фәйрүзә агроном буларак күрсәтелә, әмма бар яшеллек, җан ияләренең нормаль яшәеше хакында чын-чынлап кайгыртырга тиешле белгечләр гамәлдә үтә юаш, пассив булып чыгалар, мещанлык тынычлыгын өстенрәк күрәләр Минһаҗ карт аеруча әнә шуңа борчыла, Алтынбикәне, чишмәләрне Ризван гына түгел, авылның ваемсызлыгы да харап итте дип саный Геройларның табигатькә мөнәсәбәте белән беррәттән. әсәрдә моның икенче ягы да — табигатьнең шәхескә йогынтысы да яктыртыла. Романнан аңлашылуынча, гүзәл, бай табигать, аны олылау хисе күпмедер дәрәҗәдә кеше күңеленә дә күркәмлек өсти. •Табигать сөючеләр арасында,— дип сөйли Камил Дусаев,— мин явыз холыклы, кара эчле әшәке кешеләр очратмадым». Инде тирә-юнь гарипләнсә, ул эстетик матурлык үрнәгеннән ямьсезлек чыганагына әйләнә, яшәешнең хозурлыгы, мәгънәсе кими. «Нинди кызыгы бар андый шыксыз җирдә яшәүнең?»—Ди Гайнанның әнисе Җәүһәрия.— Апайга киткәч, үзебез дә. балаларыбыз да таш бәгырьле җансыз курчакка әвереләбезме?» (58 6.) Әсәрдә әнә шулай каты күңеллегә әйләнүнең конкрет мисаллары да китерелә Авылга кунакка килгән, сырадан бәхәсләшеп, карлыгач ояларын җимерүче, балчык атып уйнаучы эшлексез усмерләр кешегә карата да кансыз булып чыгалар, алар- га каршы төшкән Гайнанның башына каты әйбер белән бәреп, аны тынсыз итәләр. Әдип раславынча, акыл иясе, куәтенә масаеп, табигатьтән өстен булырга, аны буйсындырырга тырышкан саен, уйламыйча аңа зыян салган саен үзен көчсезләндерә, мескен хәлгә төшерә бара Ахыр чиктә кешелек җәмгыятенең киләчәктә нормаль шартларда яши алу-алмавы, исән калу-калмавы да табигатьне саклый белүенә барып тоташа. Димәк, кешелеккә бер генә юл кала — табигать белән тату, дус булу, аны рәнҗетмәү. ■Җидегән чишмә»— безнең әдәбиятта сирәк күренүче, тик шулай да «Ике фикер»- ләрдән үк килүче, традицияне тагы да югарырак сәнгатьчә фикерләү дәрәҗәсендә дәвам иттерүче концепция, проблема романы ул. Әсәр структурасында фикерләр көрәше әһәмиятле урын алып тора Вакыты-вакыты белән персонажларның әңгәмәләренә фән мәгълүматлары да үрелеп киткәли. Ләкин әсәргә һич тә абстрактлылык хас түгел. Аның сәнгатьчә нигезләү, аргументлаштыру куәсе бик көчле. Геройларның табигатькә каршы бер үк вакытта аларның гомумән яшәешкә мөнәсәбәтен дә билгели, мораль — этик, интеллектуаль асылын чагылдыра. Шулай итеп, тирә-юнь күркәмлеге әсәрдә фәлсәфи-әхлакый планда карала. Кайчак әдипләр, әсәр язарга керешкәндә, хис, фикерләр, үзенчәлекле характерлар муллыгы алдында калалар. Кайвакыт язучы аларны, сайлап алып, тоташ сюжетка салып тормый, берсе артыннан икенчесен тезә бара. Нәтиҗәдә матур гына, ләкин шулай да сыек буынлы яки бөтенләй буынсыз таркау мозаика чыга. «Җидегән чишмә»дә исә фикер, тойгылар никадәр генә күп төрле булмасын, алар әсәр тукымасына, сюжет барышына ипле. җайлы төстә берегәләр. Төрле язмышларны, сюжет җепселләрен тоташтыруда персонажларның хезмәт мөнәсәбәтләре, туганлык, мәхәббәт бәйләнешләре дә булышлык күрсәтә. Монда туганлык җепләре бик күп геройларны бергә бәйли. Романда төрле характердагы интим мөнәсәбәтләр, мәхәббәт кичерешләре дә тасвирлана. Алар әсәргә лирик аһәң бирәләр, үзенчәлекле моң сирпиләр. Гайнан — Шәү- рәнең яшьлеккә хас беренче самими, әмма сулардан алып утларга сала торган мәхәббәте аеруча тирән кичерешле, татлы-газаплы итеп бирелә. Дилогиядә әлеге мәхәббәтнең «фи- налы»на эзлеклелек җитеп бетми иде. Борылыш кинәтрәк, әзерлексез килеп чыга иде. Бу басмада автор аны үзгәрткән, дәвамлы, перспективалы булачагын төсмерләткән. Биредә Идрис — Дәрҗия мөнәсәбәтен сурәтләү беркадәр җыйнаклана төшкән, ләкин хисләренең ягымлылыгы кимемәгән. Идриснең гүзәл врач кыз Люда Липатова белән ялкынлы мәхәббәт маҗарларын әдип монда бөтенләй төшереп калдырган Биредә шулай ук Харис — Җәүһәриянең, Кам ил-Мәдәниянең өлкәннәрчә сабыр, төпле, тыйнак тойгылары бик җылы бирелгән, аларның тормыш сикәлтәләрендә, кискен борылышларда сыналуы күрсәтелгән. Фәрит — Язидә мәхәббәтенең драматик финалы уңае белән тагын менә нәрсәне әйтеп китәсе килә. Ризван Чурмантаевның табигатьне күрәләтә бозуын күргән идек инде. Ул тагын яшьләрне җыеп эчерүне, исертүне га- двткә кертеп баре- Тегендә тирә-юнь табигате зарарлана, монда кеше табигате бозыла. Байтак әсәрләрдән үзгә буларак. «Җидегән чишмә»дә эчүчелеккә, «бөтен тамырларны агулаган зәһәр сыекча»га, «кан юлларына тулган ачы селте»гебик катгый караш белдерелә. «Җыен сыек башлы, чиле-пешле гарип балалар исеректән туа» — дип фикер йөртә Минһаҗ карт Хәмер аркасында Фәрит күз атып йөргән ярыннан — Язидәдән колак кага, тилеләр йортына килеп эләгә. Әсәрдә күренекле әдип Камил Дусаев образы сурәтләнә Ул шушы төбәк кешеләре. «Җидегән чишмә» персонажлары арасында күрсәтелә, шулар хакында китап язуы тасвирлана. Моның белән образларның реальлегенә, тормышның үзеннән алынганлыгына басым ясала. Эстетик мәсьәләләр күтәрелә Шуларның иң мөһиме — әсәрнең сәнгатьчә камиллеге, нәфислеге, укучыны уйландыра, дулкынландыра алу сәләте Бу образ аркылы тәҗрибәле, таләпчән язучының үзенчәлекле әдәби лабораториясе, сәнгать шөгыленең нечкә серләре, иҗат психологиясенең төрле яклары ачыла. Камил Дусаев тирән фикерле, талантлы каләм әһеле итеп кенә түгел, актив көрәшче итеп тә бирелә Ык буе гүзәллеген саклауны ул мөһим дәүләт эше дип карый. Г. Бәшировның тел остасы булуы, сүзгә таләпчәнлеге, ювелир түземлеге белән эш итүе мәгълүм факт Яңа басманы әзерләгәндә, әдип, гадәтенчә, тел төгәллегенә дә нык игътибар иткән. Дилогиядә «Айгырны агачка бәйләп, аркалыгын ычкындырды д а алдына бер кочак печән салды» (1 т.. 108 6.),— диелә иде. Болай дигәндә ат хуҗасы ничектер эш рәтен белеп җиткермәүче кебегрәк күренә иде. Яңа басмада автор ул җөмләне «аркалыгын төшерде» (89 б ),— дип төзәткән. Гамәл төгәл, дөрес белдерелгән. Аны әле тагын икенче төрле итеп тә. «аркалыгын бушатты» дип тә әйтергә мөмкин кебек. Мин әсәрдәге янә бер-ике сүзгә игътибар иттем. «Ләкин егет тынычлык таба алмады» дигән мәкаләдә «тынгылык» сүзе, «күбрәк уйлаган саен егетнең борчуы арта барды» дигәндә «борчылуы» сүзе ятышлырак түгелме икән? Тулаем исә роман, әлбәттә, сүз пөхтәлегенең югары үрнәген күрсәтә. укучыларны телнең байлыгы, образ- лылыгы, музыкальлеге белән сокландыра. Бу әсәрнең һәр бите тормыш асылын тирән төшенгән акыл иясе һәм шул ук вакытта ягымлы лирик хисләрне яшьләрчә нечкә тоючы шагыйрь җанлы әдип тарафыннан иҗат ителгәнлеген раслап тора. Романның иң тәүге кисәкләре «Таң беленгәч» исеме белән «Совет әдәбияты»иың 1962 елгы 1—2 саннарында дөнья күргән иде. Шулай итеп, автор бу әсәрен, укучыларга беренче тапкыр тәкъдим иткән көннән алып исәпләгәндә генә дә, егерме ел буена эшкәртә, яхшырта килгән. Әдәбиятыбызның бурычлары, язылган әйберләрнең дәрәҗәсе хакында фикер йөрткәндә, безгә әнә шундый зур иҗади казанышлар югарылыгын күздә тотарга. сокландырырдай сәнгать әсәрләре биеклегеннән карап бәяләргә кирәк.