Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ҖИР ҖЫЛЫСЫ

Кукмара районында биш авылны берләштерүче «Коммунизмга» дип исемләнгән колхоз бар. Колхозчылар таза, мул тормышта гомер итәләр. — Безнекеләр алтын куллы- лар.— ди хуҗалык җитәкчесе Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. КПСС райкомы бюросы члены Габделхәй Шәмсетдинов зур горурлык белән. Бу сүзләрдә хаклык зур. Колхоз эшче көченә кытлык кичерми. Аның комсомол оешмасы гына да 400 дән артык егет һәм кызны берләштерә. Авылларда яшәүчеләрдән һәркем берничә төрле һөнәргә ия. Механизаторлар һәм терлекчеләр бер үк вакытта балта осталары, итек басучылар, шәл бәйләүчеләр дә. Купка авылында, әйтик, менә шундый уңганнар, һич арттыру түгел, һәр йортта. Сәүдә предприятиесенә җитәкчелек итүче Миңнегаяз Мөсәгыйтов та (тышлыкның 2 нче битендәге рәсемдә) буш вакыты булдымы, — кулына нәкыш ясау коралларын ала. Гомумән, йорт - җирен, карал ты курасын һәркем үзе теләгәнчә матурлый, бизәкли. Авылны ташлап, чит җирләргә чыгып китүчеләрнең бөтепләй диярлек булмавы бәлки, шуңадыр да?! Йөрәк җылысын кушып җит - кергән йортны кем инде ташлап китсен ди?! һәм һәр йортка ел саен диярлек булачак хуҗалар өстәлеп тора. Утыз яшен дә тутырмаган Рәхимә Иосыфҗанова, мәсәлән, биш бала анасы. Эльмира. Эльвира һәм Илшат — игезәкләр. һәркемнең уңганлыгы, тырышлыгы белән колхоз экономикасы елдан -ел ныгый. Ә уңганнар бик күп. Нургали Сафин, сарык карауда эшләп тирән ихтирам казанды. - «Коммунизмга» колхозында яшәүчеләр партиянең XXVII съез ды карарларын үтәүдә, ил табы нын тагын да мулрак итүдә туган җир җылысын тоеп, аннан көч һәм илһам алып армый-талмый хезмәт итәләр.