Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ҖИР КУЕНЫНДА

 

Бер-берләренең кочагына сыенып утырган Минзәлә һәм Актаныш районнарының Ык елгасы буйлап узган чигендә карап-сокланып туймаслык бер урын бар. Олы җанлы табигать, илнең бәйсез- леген яклап, изге яу кырында мәңгелеккә ятып калганнар истәлегенә һәйкәл салу өчен, аны гүя үзе әзерләп куйган. Ул һәйкәл халкыбыз Бөек Җиңүнең кырык еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә калкып чыкты. Мондый игелекле эшнең шактый соңга калып башкарылуына илле-алтмыш йортлы Ташлыяр авылының акрынлап таркала башлавы, соңыннан бөтенләй таралып бетүе зур кыенлык тудырган. Бер районнан — икенчесенә, бер авыл Советыннан башкасына күчереп йөртелгән Ташлыяр авылыннан кемнәрнең сугышка китүен, кайсыларының исән-сау әйләнеп кайтканлыгын белү өчен генә дә никадәр эзләнергә, күпме вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килгән. Әмма тәвәккәлләр, күңелендәге матур теләкне тормышка ашырмыйча, ярты юлда тукталып калмыйлар. Һәйкәлнең салыну тарихын сөйләгәндә, иң әүвәл хәзер Брежнев шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы Галина Антоновна һәм Александр Алексеевич Попковларның исемнәрен телгә алырга кирәктер. Төп нигезләреннән кузгалып, авылдан күчеп киткәч, илебезнең төрле төбәкләрендә булырга туры килә аларга. Кайда гына гомер итсәләр дә, яланаяклы балачаклары, чая яшьлек еллары узган туган якларын сагыналар. Ык сулары төшләренә кереп йөдәтә. Ул авылның гүзәллегенә заманында кем генә сокланмаган икән дә анда гомер иткән көннәрен кем генә иң бәхетле көннәреннән санамаган икән?! Ташлыяр челтерәп агып яткан ике инеш арасындагы алагаем зур мәйданны биләгән. Һәр ике инешнең төбенә һәм ярларына җемелдәвек ап-ак ташлар түшәлгән. Бу тарафларга беренче булып килеп утыручылар үзләре гомер итәчәк авылга Ташлыяр дигән шигъри исемне бәлки әнә шуннан алып кушканнардыр. . Инешләр исә ерактагы Чулман суына юл тоткан моңсу агышлы, тирән уйлы Ык елгасына кушылалар. Елганың аргы ягында хуш исле печәнгә, карлыган, бөрлегән, шомырт, балан ише һәртөрле җиләк-җимешкә бай болыннар һәм әрәмәлекләр, мул балыклы күлләр җәелеп китә. Болай да барлык ягыннан әкияттәгедәй сихри урманнар белән каймаланып алынган авылда һәркем бакча үстерә. Язгы айларда бөтен тирә-юнь алмагач, чия чәчәкләренә төренә. Бакчалар артыннан ук каенлык башлана. Белсәң иде, бер-берләреннән качарга теләгәндәй, төрлесе төрле якка сызылган чирәмле сукмакларда, җир җиләкле түгәрәк аланнарда күпме серләр саклана икән?! Җәйге тын кичләрдә каенлыкны гармун, җыр тавышлары яңгыраткан. Эштән соң авыл яшьләре ял итәргә шушы урманга чыга торган булганнар. Аларның көр һәм шатлыклы авазларын моннан берничә чакрым ераклыкта урнашкан Пучы авылны яшьләре дә, Ыкның бирге ягында утырган Иске Александровка егетләре һәм кызлары да ишеткәннәр. Кунак булып килгән ул җыр-моңнарга үзләренең дә тавышларын кушар өчен, урман аша үткән юл буйлап, кыңгыраулап җигелгән атларга төялеп. Пучы һәм Айман өлгерләре, Ыкны каек көймәләрдә кичеп, Матвеевка һәм Александровка җитезләре сукмак салганнар Ташлыярга. Аңа терәлеп үк диярлек үскән каен урБ маны тора-бара тирә-як авылларда буй җиткергән яшьләрнең очрашу, танышу, сүз куешу-вәгъдәләшү урынына әйләнеп киткән. Изге җиребезгә гитлерчы илбасарлар бәреп кергәч, Ташлыяр үзенең сөлектәй улларын яу кырына да шушы урман авызыннан озатып калган. Туган-үскән җирләренә яңадан беркайчан да әйләнеп кайтмас егетләрне каен кызлары әле һаман да көтәләрдер сыман. Шушы илаһи урынны үз теләгең белән ташлап китү мөмкинме соң? Әнә шулай фикер йөртүчеләр булмый түгел авыл кешеләре арасында. Бу урында шундыйлардан берсенең, кырык елга якын гомерен хәрби комиссариатларда, шуның егерме биш елын Минзәлә район хәрби комиссариатында эшләүгә багышлаган Руфаида Ивановна Гулявцеваның абыйсы Иван Гулявцевның исемен телгә алмый узу безнең яктан бик зур гаделсезлек булыр иде. Бөек Ватан сугышында Руфаида Ивановналар гаиләсеннән биш бертуган Гулявцевлар катнаша. Аларның берсе флотта, Кронштадта хезмәт итә һәм Ленинградны саклау өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Сугышчан дуслары аны Пушкинода җирлиләр. Сугыш бертуган Гуляв- цевларның дүртесенең тәнендә еллар да, бернинди шифалы дарулар да җуеп бетерә алмас тирән яралар калдыра. Үз өлешенә тигән газаплы яраның бердәнбер дәвасы туган җир кочагы, аның һичнәрсәгә алыштыргысыз татлы һавасы, кайнар сулышы икәнлеген Иван Гулявцев башка һәркемгә караганда да ныграк аңлый, ныграк тоя. Менә шуңа күрә дә Ташлыяр буйларын ташлап китүне ул хәтта күз алдына китерә алмый. Башкалар ишектәрәзә- ләрен аркылы такта белән кадаклап юлга җыенган сәгатьләрдә дә моның чын икәнлегенә ышанасы килми аның. Китсәләр дә. бераздан яңадан әйләнеп кайтмый калмаслар, дип уйлый ул эченнән генә һәм, шул өмет белән үз-үзен юатып, авыл читендәге япа-ялгыз йортта тагын берничә ел яши. Ләкин тормыш аның бу изге өметен акламый. Иң соңгы кеше булып ул да авыл белән хушлаша. Туган җирнең тарту көченә дөньяда бер генә кеше дә каршы тора алмыйдыр, мөгаен. Шул көч Галина Антоновна һәм Александр Алексеевич Пешковларны да ераклардан Брежнев шәһәренә тартып кайтара. Брежнев — Минзәлә — Актаныш арасында яңа салынып яткан асфальт юлның элек үзләре яшәгән Ташлыяр авылы кырыннан ук үтәчәген белгәч, аларның куанычлары эчләренә сыймый. Ялларын алар күбесенчә Ташлыяр тирәсендәге авылларда уздыралар. Бу исә ирле-хатынлы Попковларга төрлесе төрле якта таралышкан авылдашларын, балачак дусларын, инде онытылып барган иске танышларын эзләп табарга, кайберләре белән кабат очрашырга мөмкинлек бирә. Шундый очрашуларның берсендә алар Руфаида Ивановна Гулявцевага тап булалар. Күптәнге якын дусларның сөйләшеп сүзләре, серләшеп серләре бетми. Сүзләре бик кирәкле фикергә килеп тоташа. — Беләсеңме,— ди Галина Антоновна,— соңгы елларда без бик күп җирләрдә булдык. Күпме авылларны, күп шәһәрләрне күрдек. Аларның һәркайсында сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлләр үзенә җәлеп итте. Шул һәйкәлләр янына килеп туктыйм да: «Авылыбыз тарал- маса, безнең Ташлыярда да шундый кадерле бер урын булыр иде! — дип уйланам. Минем кичерешләремне Александр да аңлый шикелле»... Ярты Европаны кичкән үлемсез солдатларның якты истәлеге хөрмәтенә калыккан һәйкәлләр каршында басып торганда Александр Попков күңелендә дә шундый ук хисләр уяна, ил бәйсезлеге өчен чит-ят җирләрдә башларын салган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү теләге туа- Һәм шул уй аларның бөтен җаннарын биләп ала. Альбом актарып утырганда ул бигрәк тә яңарып, яктырып китә. Фоторәсемнәрдән аларга җан дуслары, алыштыргысыз якыннары текәлеп карый. Ярату да, юксыну да үпкә дә чагыла аларның карашларында. «Нинди генә хәлләргә төшсәк тә. нинди генә кайгыларга дучар булсак та, бер-беребездән аерылмаска, аерылырга туры килсә дә. берберебезне онытмаска сүз бирешкән идек түгелме соң без? Ничек болай килеп чыкты соң әле бу? Сез инде менә безне онытып та өлгердегез... Югыйсә бит без дә сезнең белән бергә яшәргә, тормышның ямен сезнең белән бергә татырга тиеш идек...» Мәңге унҗиде-унсигез яшендә калган каһарманнар әнә шулай дип рәнҗиләрдер шикелле тоела иде аларга. Исәннәрнең изге яудан кайтмый калганнар алдында мәңге бурычлы икәнлеген, күпме генә сөйләсәң дә. сөйләп бетерерлек түгел. Аларны онытмавыбызны бары тик кылган эшләребез белән генә расларга мөмкин. Алар хөрмәтенә һәйкәлләр булдыру — шул эшләрнең иң-иң игелеклесе. Күпләрнең шундый фикердә булуларына да шикләнмибез. Галина Антоновна белән Александр Алексеевич Попковлар да үзләренә тагын бер фикердәш — Ру- фаида Ивановна Гулявцеваны табалар. Бу өч авылдашның беренче очрашуларында ук сүз үзләрен борчыган, еллар буена күңел төпкелләрендә сакланып яткан бер үк нәрсәләр турында бара. Тормышны тагын да ямьлерәк, күркәмрәк итү өчен заманында үзеннән күпме өлеш керткән, илгә күпме файдалы кешеләр тәрбияләп үстергән Таш- лыяр авылының эзе югалып, кыргый үләннәр астында күмелеп калырга тиеш түгел. Менә шушы теләкне соңгы елларда төрлесе төрле якка сибелгән барлык авылдашларына да ишеттерәселәре килә аларның. Ә моның өчен иң элек барысының да адресларын эзләп табарга кирәк. Бу кыенлыкны алар үз көчләре белән җиңеп чыгалар. Монда инде Руфаида Ивановна Гулявцеваның чирек гасыр буена Минзәлә район комиссариаты хезмәткәре, ә милиция подполковнигы Александр Алексеевич Попковның Брежнев шәһәрендә район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләүләре зур ярдәм итә. Аларның тырышлыгы аркасында ике-өч ел эчендә авылдан сугышка киткән җитмешләп кешенең, анда һәлак булган кырык сугышчының исем-фамилия- ләре, сугыштан соң яшәү урынын үзгәрткән гаиләләрнең адреслары ачыклана. Галина Антоновна һәм Александр Алексеевич авылдашларына беренче хатларын язалар. «Кадерле якташыбыз! — дип башланып китә ул хат.— Бүгенге көндә кайда гына яшәсәң дә, салкын төньякта яки эссе көньяктамы, ерак Себердә яки гүзәл табигатьле Идел буендамы, яңа төзелеп яткан һәм хәзергә әле исеме билгеле булмаган дәү гигант кочагында яки сөекле башкалабыз Мәс- кәүдәме, син үзеңнең Ташлыяр авылыннан икәнлегеңне онытма! Әгәр сиңа туып-үскән ягың кадерһе һәм якын икән, һәр адымыңда исеңә ал син аны. Шунда син үзеңә бәләкәй чагыңнан ук таныш каенлык түреннән агып чыккан салкын чишмәбезнең көмештәй саф тавышын ишетерсең, иренеңдә аның дөньядагы барлык шифалардан да шифалырак суының тәмен тойгандай, күкрәкләреңне киңәйтеп җибәрүчән татлы һавасын сулагандай булырсың. ■ Уйларыңда йөртеп, күз алдыңа китереп кенә калма, үзең бер кайтып кит әле син туган якларыңа, кадерле авылдашыбыз. Бер очрашыйк әле үзебезнең мәрхәмәтле һәм кунакчыл туган җиребездә»... Бу хатның ахыры тагын берничә ел үткәннән соң гына язылачак һәм ул һәйкәл ачылу тантанасына чакырган сүзләр белән тәмамланачак. Ә хәзергә беренче хатта әле моңа кечкенә бер ишарә генә ясала: «Без сине үз туганыбызны көткән кебек якын итеп зур түземсезлек белән көтәбез,— диелә хатның азагында.— Киләчәктә, бәлки, сезнең һәммәгезне без генә түгел, һәйкәл рәвешенә кереп. Ык ярының иң биек төшенә чыгып баскан аталарыгыз һәм бабаларыгыз, энеләрегез һәм абыйларыгыз каршылар»... Галина һәм Александр Попковлар имзасы куелган бу хат көне-сәгатендә берничә дистә данәдә күчереп языла һәм илебезнең төрле якларына җибәрелә. Озак та үтми, алар исеменә Мәскәүдән һәм Чиләбедән, Краснодар краеннан һәм Удмуртиядән, Новосибирскидан һәм Казахстаннан, Алтайдан һәм Иркутскидан, Свердловскидан һәм Минзәләдән җавап хатлары килә баш лый. Көннән-көн күбәя барган ул хатларда рәхмәт һәм шатлык, куаныч һәм сагыш, юксыну һәм өмет хисе бөркелә. Брежнев шәһәреннән юлланган тәүге хаттагы «һәйкәл» сүзе ташлыярлыларны туган җирләренә дәшеп-чакырып торучы парольгә әйләнә. Инде яшен яшәгән, ашын ашаган әби-ба- байлар да, Ташлыяр авылын өлкәннәрдән генә ишетеп белгән үсмерләр дә, сүз куешкандай, шул ук фикерне алга сөрәләр, ике җөмләнең беренә «һәйкәл» сүзен китереп кыстыралар. Төргәк-төргәк хатлар арасыннан биредә без хәзергә бары тик берсен генә күчереп китү белән чикләнәбез: • Сөекле якташларым һәм туганнарым,— дип яза Чиләбедән Людмила Михайловна Мыльникова,— сезнең хатыгызны алып укыгач, ничек шатланганыбызны белсәгез иде! Юк, кәгазь битенә күз яшьләремне тамызмыйча аңлата алмам моны мин сезгә... Нинди матур эш башлап җибәрүегезне сез әле үзегез дә ахырынача аңлап бетермисездер... Безне исегездә тотуыгыз, онытмыйча эзләп табуыгыз өчен мең-мең рәхмәтләр яусын сезгә... Ташлыяр шундый язмышка төшмәгән булса, башка җирләрдәге кебек анда да безнең туганнарыбыз хөрмәтенә моңарчы инде һәйкәл салынмый калмас иде. Һәркайсыбыз өчен кадерле исемнәр уелган ул һәйкәлгә без дә кайтып баш имәс идекмени?! Минем үземнең дә ике абыем сугышта һәлак булды. Әтибез Ташлыяр зиратына җирләнгән. Туган якка кайтсам, ул изге җирнең бер уч туфрагын алып, әнкәм кабере өстенә салыр идем дип хыялланмаган бер генә көнем дә юктыр. Монда килеп яши башлагач әнкәбез ун елдан соң дөнья куйды. Ата-аналары бер үк туфракка күмелгән кешеләрнең җир- сәү-сагышлары да башкачарак, тизрәк үтүчән була торгандыр кебек тоела миңа. Авылыбыз исән чагында, анда ешрак кайтмавым өчен хәзер үкенеп бетә алмыйм. Сез хатта телгә алган һәйкәл турындагы матур уй чыннан да тормышка ашса, элек Ташлыяр авылы булган җиргә беркайчан да сукмаклар өзелмәячәк, ул сукмакларда беркайчан да безнең эзләребез суынмаячак. Сүз дә юк, сез бик-бик зур һәм җаваплы эшкә тотынырга җыенасыз. Аны башкарып чыгу берүзегезгә генә җиңел булмаячак. Шуңа күрә кирәк чакта безнең ярдәмебездән дә баш тартмагыз, безне дә һәрвакыт үз яныгызда итеп санагыз. Ил төкерсә, күл булыр, дигән сүз бар халыкта. Кечкенә генә булса да өлешем керә торсын дип, сезнең исемгә акча җибәрәм...» Людмила Михайловна хатыннан соң Брежнев шәһәренә, Галина Антоновна һәм Александр Алексеевич Попковлар адресына бер-бер артлы нәкъ шундый ук эчтәлекле дистәләгән хатлар агыла. Ул хатларны юллаучылар да һәйкәл салудан читтә торып калырга теләмәүләрен, бу эшне башларга җыенган якташлары исеменә акча җибәрүләрен хәбәр итәләр. Бу хатларны укыгач, иптәшлек, дуслык, туганлык рухында тәрбияләнгән кешеләребезнең олы җанлылыгына, күңел байлыгына сокланып туя алмыйсың. Югыйсә бит Попковлар үзләренең якташларына язган хатта һәйкәл салуга сизелер-сизелмәс ишарә генә ясалган иде. Акча турында анда бер кәлимә сүз дә әйтелмәгән иде! Хат ташучы берничә ай эчендә генә дә Попковларга җитмеш өч тапкыр акча кәгазе китерә. Бу үзе генә дә ил мәнфәгатен яклап шәһит киткәннәргә халыкның әйтеп бетергесез мәхәббәтен, чиксез ихтирамын чагылдырмыймыни?! Хатларда да аларның исемнәре зур хөрмәт белән телгә алына. Бүгенге көндә Урал якларында яшәүче Анна Константиновна Окишева үзенең барлык кыз туганнары исеменнән абыйсы Василий Константинович Попковның исемен дә һәйкәлгә язуларын үтенә. Сугышта һәлак булучыларның Актаныш район хәрби комиссариатындагы исемлегенә Василийның исеме теркәлмәгән булуы ихтимал дип борчыла ул. Чөнки 1921 елда Ташлыяр авылында туган Василий Попков сугыш алдыннан Оренбург хәрби, училищесында укый. Аны 1941 елның мартында тәмамлап чыга һәм Львов өлкәсендәге Драгобыч шәһәренә җибәрелә. Сугышны шунда зенит артиллериясе лейтенанты дәрәҗәсендә каршылый. Кайвакытта без, «билгесез», «исемсез» солдат дигән сүзләр ишетәбез. Якты җир өстендә яшәүче яки яшәгән кеше билгесез була аламы соң?! Киләчәк таңнарны яктырту өчен утта янганнарның исемнәрен без һәрвакыт барлап торырга, хәтер түрләребездә саклап йөртергә, аларны килер буыннарга илтеп тапшырырга бурычлыбыз. һәйкәлләр шул изге ниятне күздә тотып салынмыймыни?! • Бу уңайдан Попковлар гаиләсенә килгән тагын бер хатка тукталып үтүне кирәк саныйм. Аны Минзәлә шәһәреннән Александр Сергеевич Сальников язган. Ул изге яу кырында авылдашларына, туган җиренә биргән антына ахыр сулышкача тугры калып, 1942 елда Сталинград янында һәлак булган әтисе Сергей Лаврентьевич Сальников белән горурлануын һәм һәйкәлдә аның исемен дә күрергә теләвен белдерә. Кыюлар һәм батырлар калдырып киткән эстафета аларның улларына һәм оныкларына әнә шулай күчә, бүгенге көн аша киләчәктә әнә шулай дәвам итә. Шул эстафетаны кулдан-кулга тапшыручылар алдында без бүген янә бер мәртәбә зур рәхмәт хисе белән баш иябез. Бу хакта сүз чыккач, Галина Антоновна Попкова иң беренче нәүбәттә Николай Ефимович Кучкин, Надежда Александровна Кучкина, Анна Петровна Гурьянова, Елизавета Петровна Герасимова, Александра Алексеевна Касаткина, Сергей һәм Анатолий Ка- саткиннар, Александр Ильич Легошин, Анна Александровна Чернова, Александра Константиновна Никулина һәм, әлбәттә, Руфаида Ивановна Гуляв- цеваларның исемнәрен атый. Үз чиратыбызда без боларга тагын Лидия Петровна Кучкина, Сергей һәм Николай Михайлович Кучкиннарны, Таися Игнатьевна Герасимова, Анатолий Петрович Герасимовны өстәр идек. Сугышка кемнәрнең кайдан китүләре, кайчан һәм кайда һәлак булулары, кемнәрнең хәбәрсез югалулары — боларның бөтенесен-бөтенесен ахырынача ачыклауда Попковларның иң якын һәм риясыз ярдәмчеләре шулар булалар. Аларның булышлыгы белән кирәкле мәгълүматлар тупланып беткәч, һәйкәл салу мәсьәләсе бетен тулылыгы белән көн тәртибенә куела. Аңа бәйләнешле барлык чараларны бергәләп хәл итү өчен махсус комиссия төзелә. Төрле урыннарда яшәүләренә карамастан, аның составына А. П. Попков, Н. В. Кучкин, В. Н. Чернов. А. А. Гурьянов, Г. А. Попкова, Н. Л. Легошин, А. А. Филиппов — барлыгы дистәгә якын кеше кертелә. Кагыйдә буларак, алар арасында ил картлары күпчелекне тәшкил итә. Ашыкмыйлар, ут-суларны кичкән түзем һәм уйчан агайлар бу юлы да һәрвакыттагыча сабырлык күрсәтәләр, төптән уйлап, кат-кат киңәш коралар, бер-берләренең сүзләренә колак салып эш итүне мәгъкуль күрәләр. Һәйкәлне кайсы урынга салу турында сүз чыккач, һәркем үз фикерен әйтә. Берәүләр һәйкәл өчен иң кулай җир элекке клуб урыны булыр, диләр. Икенче берәүләр: «Һәйкәлләр гадәттә авылның урта бер җирендә калка, безнең авылның уртасы ике инеш арасындагы калкулык иде»,— дигән фикерне куәтли. Өченчеләре исә... Хәер, алары өчен халык мәкале җавап бирә: «Җиде кат үлчә, бер кат кис»... Бәхәсле сорауга җавап бирүләрен сорап, кул астындагы адреслар буенча яңадан хатлар җибәрелә. Хатларны иң гадел, иң ышанычлы илчеләр дип юкка гына әйтмиләр икән. Иң гадел фикер әлеге җавап хатларыннан чыга: «Авылдан сугышка чыгып киткән кешеләр арасыннан кайсының үле хәбәре җаннарны беренче булып тетрәткән, һәйкәл шуның йорты нигезендә басып торырга тиеш». Беренче кайгылы хәбәр Иван Михайлович Белов саубуллашып киткән йортка килгәнлеге бүгенге көнгәчә кемнең генә оныта алганы бир икән?! Мәсьәлә әнә шулай хәл ителә. Ләкин бу әле алда торган зур эшнең башы гына була. Яшерен батырын түгел, кемнең дә булса хөрмәтенә беренче карашка күзгә әллә ни ташланып та тормаган кечкенә бер кабер ташы яки мемориаль такта кую өчен генә дә. рөхсәт, эскизлар, материал сорап, түрендә дәрәҗәле агайлар утырган күпме кабинет-б үл мәл әрнең бусагасын таптарга, ишекләрен кагарга туры килә. Монда исә һәйкәл кадәр һәйкәл салу турында сүз бара. Ифрат зур тәвәккәллек, түземлелек һәм башлап йөрүченең оештыру сәләтен сорый мондый эшләр. Аларның шактый гына чыгымнарга бәйләнгән булуын да күз уңында тотарга кирәк. Чыгымнар ягына килгәндә, ул чаклысын авылдашларының үз иңнәренә күтәрүе Александр Алексеевич Попков- ның бу юлдагы эшен бермә-бер җиңеләйтә. Инде калган ягын хәл иткәндә кемгә таянырга? Ярдәм итүләрен сорап иң элек кемгә сүз кушарга? Таныш- белешләре арасында аның матур ниятен аңлаучылар табылырмы? Ләкин юкка гына борчылган икән ул. Уртак эш өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмаучы энтузиастлар табыла. Һәйкәл салу мәшәкатьләренә чын-чынлап тотынгач, Александр Алексеевич Попковка апасының уллары Сергей һәм Анатолий Касаткиннар беренче булып ярдәмгә киләләр. — Без һәйкәл салыначак урыннан берничә йөз метр җирдә генә эшлибез. Бульдозер да, экскаватор да бар,— ди Касаткиннарның берсе.— Балык үрчетү питомнигь- өчен урын хәзерлибез. Геофизик абый да бу якларда еш була. Җир казу, һәйкәл салу өчен ком, цемент, бетон, гранит һәм башка кирәкле материалларны табышу, аларны китертү өчен икебезнең дә мөмкинлекләребез бар шикелле. Мөрәҗәгать итсәк, бер оешма да үтенечебезне кире какмас... Элеккеге Ташлыяр авылы урынында һәйкәл салына икән дигән хәбәр бөтен якынтирәгә таралып өлгерә. Мондый эшкә чын-чынлап, ихласланып тотынган кешеләргә ядрәмебез кирәк булмагае, дип фикер йөртүчеләр дә, болай гына һәртөрле яңалык белән кызыксынырга яратучылар да һәйкәл калкып чыгачак тарафка эзләрен суытмыйлар. Бу җәһәттән Галина Антоновна һәм Александр Алексеевич Попковларның Совет Армиясе сафларында хезмәт итүче уллары Сергейның бер хатына тукталасы килә. Сергей, үрнәк хезмәт иткәне өчен командование тарафыннан бирелгән ялны, хәзер файдаланмыйча, ата-бабаларының туган җирендә һәйкәл ачылу көннәренә күчерүләрен соравы турында яза. һәйкәл ачылу тантанасында минем дә катнашасым, киләчәккә узып барышлый, Ташлыярга тукталып, постаментка менеп баскан сугышчының аяк очына солдат дусларым исеменнән чәчәкләр куясым килә. ди. Шундый мөмкинлеккә ышанып, әти-әнисенә алдан ук рәхмәт әйтеп куя. Ата-анасы аның хатындагы бу юлларның укыган минутларда һәйкәлнең нигезе коелачак урында җирнең кара туфраклы өске катламы саклык белән генә бер кырыйга эттерелә. Шуннан соң гына экскаватор беренче чүмеч балчыкны чумырып ала. Нәкъ шушы мизгелдә, язның тәүге йомшак күкрәве ишетелә, гүя табигать бу игелекле эшкә алынган кешеләргә үзенең хәер- фатихасын бирә. Бу күркәм башлангычка үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләрнең саны көннән-көн арта, ишәя бара. Гаиләләре белән бергә, чираттагы яки үз хисапларына алган яллары вакытында һәйкәл салышырга теләүчеләр үзләренә бернинди уңайлыклар да эзләмиләр. Үзләре белән алып килгән палаткаларда яшиләр. Ләкин бу очракта гаделлеккә хилафлык кылырга да ярамас. Ике куллап каршы торуларына да карамастан, элеккеге Ташлыяр басуларын үз эченә алган Нур Баян исемендәге колхоз җитәкчеләре (Актаныш районы, Пу- чы авылы) һәйкәл салуда катнашучыларны азык-төлек белән тәэмин итүне үзләренең намус бурычлары саныйлар. Күршедәш Минзәлә районының Иске Александровка, Николаевка, Матвеевка, Үртамак авылларында яшәүчеләр дә ул җиргә әледән-әле күчтәнәчләрен күтәреп киләләр. Күмәк көч белән эшләнгән эшнең үрчемле булуы да һәркемгә билгеле, һәйкәлнең нигезе салына башлаганнан алып аның өстендәге япманы ачканга кадәр нибары ике атна чамасы вакыт уза. Һәр яктан бүгенге таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә сәнгатьчә матур һәм оста итеп эшләнгән сигез метр биеклектәге һәйкәл ерак араларны якын итеп киләчәк кунакларны каршыларга җыена. Алдан ук сөйләшенеп куелганча, аның кайчан ачыласын, ул салынган урынга ничек килергә мөмкин икәнлеген, тантананың көн тәртибен бәйнә-бәйнә аңлатып язылган чакыру кәгазьләре таратыла, килүчеләрне каршы алу һәм урнаштыру өчен махсус кешеләр билгеләнә. Һәйкәлне тантаналы төстә ачу көне итеп, җирдәге барлык яхшылыкны таптап узарга, ахырынача юк итәргә теләп, гитлерчы баскыннарының илебез чикләренә бәреп кергән һәм совет халкының фашизмның умыртка сөяген сындыру өчен тарихта моңарчы тиңдәше булмаган авыр һәм изге көрәшкә күтәрелгән 22 июнь көне билгеләнә. Ниһаять, күптән көтелгән ул көн дә килеп җитә. Минзәләдән Актанышка илткән асфальт юлдан бер бер артлы тезелешеп автобуслар, бөркәүле һәм җийел машиналар, мотоцикллар уза. Аларның күбесе, Ык күперен чыккач, башка вакыттагы кебек, йөрешләрен тизләтә төшеп, турыга баруларын дәвам итмиләр, ялт кына уң якка борылалар. Моторлар гөрелтесен каршыдагы болыннар һәм үзәннәр буйлап агылган музыка күмә. Ул әле күтәренке- тантаналы, әле моңсусагышлы булып яңгырый. Машиналардан төшкән шул музыка тәэсирендә берберләренә тартылалар. Арада ике-өч көн алдан килүчеләр дә бар. Алар инде үзләренең нигезләрендә булырга, анда-санда сакланган элекке бакчалар түрендәге агачларга эч серләрен сөйләргә, еллар буе күңелләренә җыелып килгән шатлык-кайгы ларын уртаклашырга, зираттагы каберләргә чәчәк бәйләмнәре салырга да өлгергәннәр. Ерактан кайтучылар да берничә көн элегрәк хәбәр салып куюны мәгъкуль күргәннәр: «Без берьюлы ун кеше кайтырга чыгабыз,— диелә һәйкәлне ачу тантанасын оештыру буенча төзелгән комиссия исеменә килгән телеграммаларның берсендә.— Минзәләгә кайтып төшкәч, базарда яки кибеттә чәчәкләр сатып алырга мөмкин булырмы?» Туган җирләренә кайтырга ашкынучы башка кунаклар да чәчәкләр турында сүз кузгаталар. Һәйкәл итәгенә һәркайсының да чәчәк бәйләмнәре куясы, шул рәвешле ил улларына карата булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен белдерәселәре килә аларның. Бу җәһәттән Краснодар краеның Успенское поселогында яшәүче Александра Кучкинаның сүзләре күңелне аеруча җәлеп итә: «Балачакта үзебез шаярып-уйнап үскән җирләрне, беренче укытучыбыз сөекле Анатолий Петровичны кабат күрү бәхетенә ирешәчәгемне уйлап шатланып бетә алмыйм. Ләкин мине менә нәрсә борчый. Кадерле кешеләребезгә бүләк итәр өчен без анда чәчәк таба алырбызмы? Хәзер минем йөрәгем үз урынында түгел шикелле. Һәр көнем ел кебек озын тоела, бер уйласаң, исең-акылың китәрлек бит: бала чагыбызда аерылышкан идек, әбиләр булып күрешәчәкбез. Нинди хисләр кичерүемне хатка язып кына аңлатырга көчем юк...» Устинов шәһәрендә яшәүче Т. В. Легошинаның хатыннан берничә җөмлә: «Чиләбегә барып кайттым. Аннан да берничә кеше юлга җыена. Брежневка кадәр самолет белән очачаклар. Аннан соң Ташлыярга кадәр ничек кайтырга икәнлеген белешергә куштылар. Чәчәкләр турысына килгәндә, эш ничегрәк тора? Үзебез белән моннан алып кайтыргамы, әллә анда да табылырмы?» Хатларда һәм телеграммаларда килгән сорау-үтенечләрне искә алып, төрле яклардан Брежнев шәһәренә кайтып төшүчеләр өчен машиналарга, автобусларга бер ай элек заказ биреп куела. Һәйкәл ачылачак урында алар- ны Иске Александровка һәм Николаевка, Матвеевка һәм Степановка, Казлы Куак һәм Филимоновка, Дреевка һәм Үртамак авыллары кешеләре, Пучы авыл советы һәм Нур Баян исемендәге колхоз җитәкчеләре, «30 лет Победы» һәм Тукай исемендәге хуҗалык вәкилләре. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Пучы урта мәктәбе пионерлары каршылый. Сабан туен хәтерләткән бу олы тантанага төрле милләт вәкилләреннән өч йөздән артык кеше җыела. Митингны кыскача кереш сүз белән һәйкәл салуга үзеннән чиксез зур өлеш керткән Галина Антоновна Попкова ача. — Кадерле якташларыбыз, хөрмәтле кунаклар! — дип мөрәҗәгать итә ул һәйкәл каршында басып торучыларга.— Гүзәл киләчәгебез өчен сугыш кырында ятып калганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү уе тугач, алар турындагы мәгълүматларны берәмтекләп җыюда сез барыгыз да якыннан торып булыштыгыз. Сөекле башкалабыз Мәскәүне, утлы боҗра эчендә калып та дошман алдында тез чүкмәгән бөек Ленин каласын, Иделдә какшамас таш кыя булып калыккан Сталинградны саклаганда, Днепр һәм Одер суларын кичкәндә, Европа халыкларын фашизм коллыгыннан азат итү сугышларында һәм, ниһаять, илбасарларны үз өннәрендә кыйнаганда һәлак булган бабаларыгызны һәм әтиләрегезне, абыйларыгызны һәм энеләрегезне, күп санлы якын туганнарыгызны онытмавыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә! Сезнең тырышлыгыгыз аркасында бүген алар үзләре туган, хезмәттә чыныккан, көрәшкә әзерләнеп үскән җирләренә — Ташлыяр туфрагына һәйкәл булып кайтып бастылар... Һәйкәл өстендәге япма төшерелә. Оркестр Советлар Союзы Гимнын уйный. Сүз Александр Алексеевич Попковка бирелә. — Тормыш безнең төрлебезне, ил буйлап, төрле якка тараткан иде. Бүген без үзебез туып-үскән иң мөкатдәс җиргә — ата-бабаларыбыз нигезенә җыелдык. Монда безнең йөрәкләребезгә һәрбер сукмак, һәрбер куак якын һәм кадерле. Бу җир бездә Ватанга, халкыбызга карата кайнар сөю хисләре тәрбияләгән. Бу җирдә безнең иң кадерле кешеләребез мәңгелек йокыга талган. Алар үлмәгәннәрдер, әле һаман да исәннәрдер кебек. Без әле һаман аларның: «Туган почмагыгызны онытып бетермәгез, җае чыккан саен, кайтып башыгызны иегез сез аңа»,— дигән сүзләрен ишетәбез шикелле. Аларның сүзләренә каршыгыздагы һәйкәлгә исемнәре язылган сугышчыларның ерактан ишетелгән авазы килеп кушыла сыман. Бер минут тын калып искә алыйк без бүген аларны! Тирән тынлык урнаша. Һәйкәл янындагылар ни генә уйламагандыр да, кемнәрне генә исләренә төшермәгәндер бу минутта?! Александр Алексеевич үзенең сүзен дәвам итә. — Исемнәре мәрмәр ташка уелган авылдашларыбыз тормышны, туган җирне, шул җирнең бер өлеше булган Ташлыярны беребездән дә ким сөймә- гәннәрдер. Ләкин аларга Җиңү көнен күрергә, үзләре чыгып киткән юллардан кире әйләнеп кайтырга насыйп булмаган... Тормышка яңа буыннар аяк баса. Әмма, еллар үтүгә карап, совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы онытылмый гына түгел, киресенчә, күңелләрдә көннән- көн ныграк яңара. Без илебезгә ябырылган дошманга каршы торып, туган җирне кочып, кемнең беренче һәлак булуын да, сугышның соңгы минутында кемнең егылып калуын да ачык белмибез. Ләкин аларның тегесе дә, бусы да ил алдындагы изге бурычларын гомерләрен биреп үтәгәннәр. Аларның батырлыгыннан башка без рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын элә ал маган булыр идек... Дөнья халыкларының күз карашы, өмете бүген дә — бездә. Җирнең иминлеген саклап калу өчен барган көрәштә без бүген дә — алгы сызыкта... Александр Алексеевич Попковның чыгышын тыңлаганда митингта катнашучыларның карашы һәйкәлдәге сүзләргә төбәлгән: «Бөек сугышта җиңү яулаган маршаллар һәм солдатлар, үлгәннәр һәм исәннәр, беркайчан да онытылмаячак барлыкбарлык кешеләр алдында бөтен ил, бөтен халык һәм Җирнең үзе исеменнән баш иябез». Уйлар — үткәнгә, үткәннең истәлек-хатирәләре аша киләчәккә тоташа. Митингта катнашучыларның чыгышларында бу аеруча тулы гәүдәләнә. Ни- колай Ефимович Кучкин һәм Александр Архипович Герасимовларның чыгышларында телгә алынган вакыйгалар авылның киләчәктә язылачак тарихына тагын бер сәхифә булып өстәлә. Галина Антоновна Попкованың әнисе ягыннан кардәшләре — биш бертуган Герасимовларның икесе яу кырында ятып кала. Сугышта очучы булып катнашкан Николай һәм Дмитрий Петрович Герасимовлар араларыннан иртә киткән энеләре өчен гитлерчылардан рәхимсез үч алалар. Халхин-Гол вакыйгалары вакытында ук япон самурайларына каршы көрәшкән очучы Николай Бөек Ватан сугышында да зур батырлыклар күрсәтә. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыккан Николай Герасимов бүгенге көндә — Мәс- кәүдә, ә Дмитрий Петрович Таллин шәһәрендә яши. Энеләре Анатолий да үзен хәрби хезмәткә багышлаган. Гомумән, уллары үзләренең тормышларын Совет Армиясе белән бәйләгән гаиләләр Ташлыярда аз булмаган. Александр Нестерович Филиппов- лар гаиләсендә туып үскән Анатолий Александрович Филиппов та хәрби училище тәмамлаган, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Сугышта һәлак булган әтисен хәтерләмәсә дә, ул аның һәм үзенең туып-үскән якларына әледән-әле кайта. Һәйкәл ачылу тантанасында ясаган чыгышында да ул күңелендәген ачып бирде. Аның фикерен башкалар куәтләде. — Җандай якын күргән авылдашларым,— диде Руфаида Ивановна Гулявцева,— минем дә балачагым сезнең белән бергә шушы җирдә узган. Шатлыгын да, кайгысын да сезнең белән бергә кичергәнмен. Сугыш елларында авылыбызда ишеген кайгылы хәбәр ачып кермәгән бер генә йорт та калмагандыр. Эзе йөрәкләрдән беркайчан да җуелмас ул дәһшәтле сугышта Ташлыяр үзенең дүрт дистә улын югалтты. Без аларны һәрвакыт күңел түрләребездә сакларга, җылы хисләребезгә төреп, исемнәрен үзебез белән киләчәккә алып барырга тиешбез. Утлы елларны хәтерләтеп, йөзе белән Көнбатышка карап баскан бу һәйкәл янында ел саен очрашыйк! Бу көн хәтерләрдә мәңге саклансын!.. Һәйкәлне ачу тантанасы анда катнашучыларның гына түгел, аларның балаларының һәм оныкларының күңелләренә дә җуелмаслык булып кереп калыр. Бу шатлыклы көннең аерым күренешләре килгән буыннар өчен кадерле бер ядкарь булып, кешеләрнең төркем-төркем җыелып төшкән фоторәсемнәренә күчә. Җиргә бездән соң килер яңа кешеләр район Культура сарае каршындагы «Энтузиаст» халык киностудиясенең алышынмас җитәкчесе, оператор-режиссер, Татарстанның атказанган культура эшлеклесе Николай Петрович Петровка исә гомер буена рәхмәт укыячаклар. Ул таш- лыярлылар тормышындагы кабатланмас әлеге вакыйганы кинога төшерә. Бу минутларда үзенең дә күңеле яшьлек елларыннан урап кайткандыр. Николай Петрович Ташлыярда һәйкәл ачылу тантанасын кино сәнгате аша башкаларга да җиткерүне үзенең бурычы санаган. Һәм бу фильм Мин- зәләдә уздырылган кинофестиваль көннәрендә күп кенә авыллардагы Культура йортларында, клубларда күрсәтелде, тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Күпләр, фильмның аерым кадрларын үзләренә җибәрүне сорап, авторга мөрәҗәгать иткәннәр. Николай Петрович бу гозер-үтенечләрне вакытында канәгатьләндерергә тырыша. Кешеләргә яхшылык кылу өчен тормышта һәрвакыт мөмкинлек бар. Яшь буынга да өлкәннәрнең нәкъ шундый гадәтләре ныграк тәэсир итә. һәйкәл ачуда катнашкан ветераннар янында Пучы урта мәктәбе укучыларының да булуы — шуңа бер мисал. Пионерлар исә, һәйкәл каршына басып, илгә тугры, халык бәхете өчен көрәшкә һәрвакыт әзер булырга ант итәләр. Аннары укучылар Ватан, тынычлык, хезмәт турындагы шигырьләр, җырлар башкаралар. Тантанага катнашучыларга җиңүнең кырык еллыгын# атап чыгарылган истәлек значоклары тапшырыла, һәйкәл итәгенә чәчәк үремнәре куела. Митинг ябык дип игълан ителгәч тә кешеләр әле таралырга ашыкмыйлар. Ташлыяр авылында туып-үскәннәр кайчандыр үзләренең төп нигезләре булган урыннардан, зират тирәләреннән әйләнәләр. Кичке сәгать унбердә һәйкәлгә исемнәре язылган сугышчылар хөрмәтенә салют бирелә: сугышта үлеп калган һәр ике кешенең исемен әйткән саен күккә ракета чөяләр. Ал, кызыл, яшел төстәге ракеталарның яктылыгы сүнеп тә өлгерми. Ык ярында биниһая зур учак кабына. Аның очкыннары, бөек Җиңү салютының дәвамы булып, йолдызларга таба үрли. Йолдызлар яктырткан күк астындагы яңа һәйкәл куенында, әйтерсең лә, Ташлыярга әле бүген генә сугыштан кайтып төшкән солдатлар йоклый. Минзэлэ — Актаныш.