ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Журналның быелгы 2 санында укучыларыбыз Р. Сафаров һәм Л. Леронов хатлары буенча сөйләшү башлап җибәргән, анкета урнаштырган идек. 3 санда сөйләшүне М. Рафиков белән Р. Кукушкин дәвам итте. Хәзер сүзне шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Арсланов белән филология фәннәре докторы Рүзәл Юсупов ала. Нури Арсланов: 1. Эчтәлекне мөмкин кадәр тулы килеш саклау да. милли колоритны бирү дә. кинаяләрне төгәл тапшырырга тырышу да ■ >рҗе.мәдә бик мөһим Гамәлдә, әлбәттә, бо- ларны бертигез саклау кыен, үти алмаслык эш. Шуңа күрә бу урында фәкать мөмкин кадәресе турында сүз барырга тиеш. Шулай да иң заруры — милли колоритны саклау — тәрҗемә ителәчәк әсәрнең рухын. җанын ачып бирү 2. Тәрҗемәнең уңышлы булуы тәрҗемәченең талантына да, тәҗрибәсенә дә. әсәр нинди телдән тәрҗемә ителсә, шул халыкның тарихын, мәдәниятен, бигрәк тә телен белүгә дә нык бәйләнгән Шуларны белгәндә. югарыда әйткәнемчә, тәрҗемәдә әсәрнең рухын да, җанын да ачып салу мөмкин 3. Шулай да тәрҗемә оригиналның бөтен үзенчәлеген, нечкәлекләрен төгәл биреп бетерә алмый. Нинди оста тәрҗемә дә. минемчә, төп әсәрнең кайтавазы булып кына яңгырый ала Тәрҗемәгә бөтенләй бирелмәүче әсәрләр дә була. Моңа бер мисал: заманында мәрхүм Әхмәт Ерикәй дә. мин дә бөек рус шагыйре Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан аерым бүлекләрне тәрҗемә итеп карадык Тәрҗемәләрдә вакыйгалар да дөрес, батырлыклар да бар, гаҗәп шәп солдат та бар, ләкин легендар Теркин гына юк Теркинның афоризмнар белән тулы уйнак теле — русның гади халык теле, шаян әйтемнәр, кинаяләр белән купшы йөгерек теле Твардовскийның алтын каләмендә ялтырап чагылган бер күренеш булып, аның «башы да, ахыры да булмаган» поэмасы бөтен рухы, җаны белән рус халкының милли әсәренә, классик әсәренә әйләнде Андагы гыйбарәләргә синонимнар табып бетерү мөмкин түгел Андый әсәрләрне башка телгә тәрҗемә итеп булмый дияр идем мин. Шул уңайдан, зур талант иясе Сергей Есенин шигърияте турында да бер-ике сүз әйтмичә узып булмый Дөрес, монда эшләр беркадәр башкачарак тора. Беренче мисалда тәрҗемә итү өчен төп кыенлык әсәрнең телендә булса, Есенин шигырьләрендә ул әсәрнең рухында, тирән сагышында Буераки, пеньки, косогоры Опечалили русскую ширь. .— ди ул. Аныңча бөтен табигать, аның бөтен куакүләннәренә кадәр рус иленең тирән сагышын, хәсрәтен сурәтли Шагыйрь шуны үз күңеленнән кичерә Аны тәрҗемә итәр өчен шагыйрь сагышын тирән тоярга аның кебек үк күз яшьләре белән кичерергә кирәк Шулай булмаганда тәрҗемә оригиналны укыгандагыча тәэсир итә алмаячак Гомумән, әдәбият укучылар бер-берсен- нән беркадәр аерылып торалар. Шигырь укучы аз, ләкин ул башкалардан шактый калкурак. Асыл сөяк зур булмас дигәндәй, асыл зат та күп булмый бит инде ул. Мин Есенин шигырьләрен, әле аның яраткан укучысы буларак та. менә инде ничә еллардан бирле тәрҗемә итеп карасам да, һаман уңышка ирешә алганым юк. Ул рус халкының милли шагыйре, аның тирән хәсрәте... Бу мәсьәләдә безнең бөек Такташыбыз белән дә эшләр шулайрак. Такташ әсәрләре русчага тәрҗемә ителде Сүз юк, тәрҗемәләр начар түгел. Ал арда барысы да бар, тик Такташ кына юк Бу — әлеге дә баягы телне белмәү, милли рухны тоймау, мәгънәне мәгънәгә тәрҗемә итүдән килеп чыккан уңышсызлык. Сергей Есенинның иҗатын искә алгач, Гомәр Хәйям күз алдына килеп басты. Ул дөньяга бәхет өчен туган кешеләрне кайгыхәсрәттә янмаска, кәеф-сафа корырга, бәхетле булырга өндәгән Чын атеист буларак, дини хорафатларның астын-өскә китерергә, риялы мулла-мунтагайларның үгет-нәсихәтенә колак салмаска өндәгән Хәтта тәңренең үзен икейөзлелектә гаепләп кыю чыгышлар ясаган. Бу хәлнең моннан тугыз йөз еллар элек булганлыгын да исәпкә алсак — нинди бөеклек, нинди батырлык! Гомәр Хәйямның онытылмас робагыйларын мин подстрочник белән дә. турыдан- туры оригиналдан да тәрҗемә итмәдем. Фарсыдан фәкать сүзлек ярдәме белән генә файдалана алам Ләкин миңа бу эшемдә башка тррки телләрне яхшы белүем зур ярдәм итте. Үзбәк, казах, каракалпак телләрендәге, аннан рус һәм фарсы телләрендәге Гомәр Хәйям робагыйларын алга куеп, тәрҗемәләрдәге аермаларны фарсы белән чагыштырып эшләдем Болай итү миңа оригиналга, башкаларга караганда, якынрак килергә мөмкинлек бирде Моның белән мин тәрҗемә эшләрендә мондый күренешләр дә ят түгел дип әйтмәкче булам 12 «К У » № 5 Тагын бер мисал: француз шагыйре Пьер Беранже моннан инде йөз кырык еллар элек рус теленә, рус демократик шагыйрь В С. Курочкин тарафыннан тәрҗемә ителгән Француз телен яхшы белүе һәм демократлыгы тәрҗемәчегә зур ярдәм иткән булса кирәк Беранже шигырьләре русчада да җырлап, биеп торалар. Соңгы вакытларда күпме генә яңа тәрҗемәләр дөньяга килмәсен, Курочкин тәрҗемәләреннән дә уңышлырагы күзгә чалынганы юк Әлеге дә баягы мәгьнәгә-мәгънә күчерү бәласе 4 Оригиналданмы, яисә подстрочниктан тәрҗемә итү яхшыракмы? — дигән сорау да бар. Бу сорауга җавап кебегрәк сүзләр әйтелде бугай инде Әлбәттә, тәрҗемәче телне белсә һәм шул телдән турыдан-туры күчерсә чагыштыргысыз яхшы' Инде бер дә мөмкин түгел икән, телне белмибез икән, ул чагында подстрочник зарур булачак. Подстрочник ясаучы да, әсәрне шигъри калыпка кертүче дә — икесе дә кирәк 5 Яхшы подстрочник ясау — үзе бер сәнгать. Анда әдәби тәрҗемә ясаучы өчен мөмкин кадәр барысы да ачык булырга тиеш Мәгънә, ритм, рифма, сурәтләү чаралары һәм башка хосусиятләре юлга-юл тәрҗемә ясаучы тарафыннан күрсәтелүе, аңлатылуы шарт. Минем күпләргә подстрочный тәрҗемә ясаганым бар Шулардан. мәсәлән. Хәсән ага Туфанга да. Нихәтле аңлатмаларыма һәм урыны-урыны белән кирәкле синонимнар табарга тырышуыма да карамастан, автор. әдәби тәрҗемәче һәм мин —өчәүләп җыелышып киңәшә идек Тик мондый мөмкинлек һәрвакытта да була алмый, әлбәттә. Шулай да әлеге югарыда әйткән шартлар булуына да карамастан. Хәсән Туфан шигырьләре дә әлегә русчада ниндидер бер яктыртуга, җан өрүгә мохтаҗ, минемчә. Хәер, бу бәлки минем артык таләпчәнлегем- нәндер дә 6 Муса Җәлил — бүгенге заман шагыйре Аның әсәрләре фашизмга каршы көрәш рухы белән, политик лирика белән сугарылганнар Ул үзенең бөтен барлыгы белән бөтен совет халкына бик якын, бик аңлаешлы Шуңа күрә дә ул барлык тәрҗемәчеләргә дә бик аңлаешлы Муса шигырьләренә бернинди дә аерым аңлатмалар (комментарийлар) кирәк түгел Аның шигырьләре русчада шуңа оригиналдагыча диярлек яңгырыйлар да Тукай Дәрдмәндләргә килгәндә, эш бераз башкачарак тора Ләкин мин нигилист түгел бу хөрмәтле шагыйрьләребезнең дә русча уңышлы тәрҗемәләре бар Шулай да әле без бөек Тукаебызны дөнья күләменә чыгарып күрсәтә алганыбыз юк. Минемчә, бездә тәрҗемәгә үги бала итеп, яки икенче дәрәҗәдәге эш итеп карау бар төсле Бу мәсьәләдә әле һаман да без ак белән караны аерып җиткерә алмыйбыз шикелле Бер үрнәк: литвалылар үзләренең Соломея Нерисларын русчага тәрҗемә итүдә бик күркәм эш эшләгәннәр Утызлап танылган рус шагыйрьләрен җыеп киңәш уздырганнар Шул утыз арасыннан егермеләп шагыйрь Соломенны русчага әйләндергәннәр Менә ичмасам бу жест! Безгә соң шуңа охшашрак бер егетлек күрсәтергә ярамыймыни7 ' Әле бит алда Кол Галиләрне, Сәйфи Сараиләрне русча чыгарасы бар Без һаман шул уртакул тәрҗемәчеләр белән чикләнәбез 7 Югарыда әйткәнемчә, хәзерге урта буын шагыйрьләребезне дә әнә шундый очраклы шагыйрьләр тәрҗемә итә Аларның кайберләре хәтта тәрҗемә урынына бөтенләй башка шигырь язып та бирәләр «Менә фәлән шагыйребезнең рус телендә яхшы җыентыгы чыккан'» — дип әйтерлек китапны табуы кыен Бәлки бардыр тик мин генә белмимдер Әгәр дә шулай икән,— бигайбә 8 Монда татар прозаикларының русча чыккан китаплары турында сорау бирелә Мин үзебезнең әсәрләрне, бигрәк тә прозаны, ана телендә генә укып барам Аларның русча тәрҗемәләре мине кызыксындырмый. Аннан соң аңа бит вакыт та кирәк Бу сорау чагыштырып уку өчен махсус билгеләнгән кешеләргә генә бирелергә тиеш дип уйлыйм. 9 Илебездәге милли әдәбиятларны үзара якынайту өчен мөмкинлекләр бездә бар Тик нинди телгә тәрҗемә иттерсәң дә. нинди телдән тәрҗемә итсәң дә. әсәрне сайлый белергә һәм бу эшне планлы рәвештә алып барыр өчен иҗат союзыбыз үзе җиң сызганып тотынырга тиеш Юкса бу эштә очраклылык өстенлек алып бара Минемчә, союз каршында тәрҗемә эшләре буенча махсус бер комиссия төзелергә тиеш. Бер-берсеннән аерылмый торган әйберләрне аерып, аерым сорау итеп куйганга күрә минем җавапларым да кабатланыбрак китте ахрысы Ләкин ул кабатлануларның зарары булмас дип уйлыйм, чөнки алар бер урында бер ягы, икенче урында икенче яклары белән ачыла баралар төсле Рузәл Юсупов: 1. Матур әдәбият тәрҗемәсенең төп принцибы — оригиналның эчтәлек һәм форма бердәмлегенә ирешү Тәрҗемә төп нөсхәнең эчтәлеген, идеясен, мәгънәсен дә. сән- гатьлелексурәтлелек үзенчәлекләрен дә, милли колоритын автор стилен дә мөмкин булганча тулы бирергә тиеш дигән сүз бу 2. Тәрҗемәнең уңышлы килеп чыгуы күп нәрсәләргә бәйле Әлбәттә, беренче чиратта тәрҗемәченең осталыгына. Чын, сәләтле тәрҗемәче, язучы кебек үк. зур сүз остасы була, оригинал телен әйбәт, тәрҗемә телен бик яхшы, бөтен нечкәлекләре белән белә Шуның өстенә ул әсәрдә сурәтләнгән халыкның тарихын, культурасын, милли үзенчәлекләрен белсә, нур өстенә нур өстәлә— тәрҗемәнең сыйфаты тагын да югарырак була. 3 Тәрҗемә, гомумән алганда, никадәр генә яхшы булмасын, оригиналның бөтен байлыгын биреп бетерә алмый Ләкин моннан тәрҗемә итү мәгънәсез эш икән дигән нәтиҗә ясарга кирәкми Тәрҗемә тарихында бер телдән икенче телгә тулы кыйммәтле итеп бирелгән матур әдәбият әсәрләре аз түгел Тәрҗемә ителми торган әсәрләр булмый Хәлбуки, авыр тәрҗемә ителә торган әсәрләр була Бу бигрәк тә поэзия әсәрләренә карый Кыенлык шигырь төзелешенең үзенчәлекле булуына да. авторның индивидуаль стиленә дә бәйле. Татарчадан русчага Г. Тукай әсәрләрен тәрҗемә итү авыр эш диючеләр һәм шуны сылтау итеп начар тәрҗемә итүчеләр дә бар Ләкин Тукайның русчага яхшы гына тәрҗемәләре дә барлыгы билгеле Хикмәт күрәсең. зур көч түгеп, җиренә җиткереп эшләүдә 4 Бездә ике төрле юл белән тәрҗемә итәләр: турыдан-туры һәм Подстрочник аша. Турыдан-туры дигәне һәркемгә аңлашыла булса кирәк тәрҗемәче берүзе генә, арадашчысыз эшли Подстрочник аша тәрҗемә исә болай эшләнә: башта бер кеше оригиналны икенче телгә сүзгә-сүз. мәгънәсен төп-төгәл итеп әйләндереп бирә (ул подстрочник дип атала) Аннары икенче кеше (монысын инде тәрҗемәче диләр) әзер текстны әдәби эшкәртеп чыга Подстрочник аша тәрҗемә итү. мәсьәләгә принципиаль караганда, нормаль күренеш түгел. Ул оригинал телен белгән тәрҗемәчеләр булмаганлыктан, ягъни башка чара булмаганлыктан гына эшләнә торган эш Әлбәттә, подстрочниктан эшләнгән тәрҗемә, оригинал телен яхшы белеп, турыдан-туры һәм оста башкарылган тәрҗемәдән калыша Әсәрнең тел. стиль үзенчәлекләрен аңлап, үзең күреп, сурәтләнгән хәлләрне, вакыйгаларны якыннан тоеп, оригиналдан турыдан- туры тәрҗемә итүгә ни җитсен инде’1 Хәлбуки. татарчадан русчага тәрҗемәләрнең күбесе әлегәчә подстрочниктан эшләнә татарча белгән тәрҗемәчеләр җитмиме, әллә моның башка сәбәпләре дә бармы икән? 5. Ничек кенә булмасын, подстрочник аша тәрҗемә итү татарчадан русчага тәрҗемә эшендә әле зур урын алып тора, һәм болай эшләү якын киләчәктә генә бетмәс кебек күренә Шулай булгач, тәрҗемәләрнең барысына да — ул турыдан-туры эшләнәме, подстрочник ашамы — инде искә алган төп таләп оригиналның өчтәлеге белән формасының бердәмлеге икенче телгә мөмкин кадәр тулы итеп бирелергә тиеш дигән таләп куела. Әйтергә кирәк, татар язучыларының русчага подстрочник аша яхшы гына тәрҗемә ителгән әсәрләре аз түгел Мәсәлән, Муса Җәлилнең рус теленә югары сәнгатьле итеп тәрҗемә ителгән шигырь һәм поэмаларын атарга мөмкин Шул ук вакытта русчага подстрочник аша тәрҗемә ителгән әсәрләр арасында оригиналның сәнгатьлелек көче шактый киметелгәннәре, андагы образларның төссезләндерелгәннәре дә бар. 6 Аңлашыла ки. тәрҗемәнең ни дәрәҗәдә уңышлы килеп чыгуы подстрочникның сыйфатына да бәйләнгән Подстрочник оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен, мөмкин булганча образлылык-сурәтлелек чараларын да төгәл бирергә тиеш. Бу шарт үтәлгәндә, тәрҗемәнең тиешле югарылыкта торуы өчен мөмкинлекләр зур була, һәм, әйтергә кирәк, татарчадан русчага под- строчниклар гадәттә төгәл эшләнә 7 Аңлашыла ки. подстрочник, бигрәк тә поэзия әсәрләре подстрочнигы. әле ул чын тәрҗемә түгел, шулай булгач, шагыйрьнең чын тәрҗемәчесе подстрочник ясаучы дип әйтеп тә булмый 8 Муса Җәлил әсәрләрен гадәттә русчага тырышып тәрҗемә итәләр, һәм нәтиҗәдә аның тәрҗемәләре гомумән алганда, югары сыйфатлы Габдулла Тукайның да әйбәт кенә тәрҗемәләре бар. Ләкин аның русча чыгарылган әсәрләренең барысында да шагыйрьнең стиль үзенчәлекләре тулысыңча бирелә дип әйтеп булмый 9 Русчага тәрҗемә ителгән проза әсәрләренә килгәндә, күренекле татар язучыларын ың уңышлы тәрҗемәләре шактый күп. Г Әпсәләмов. Г Бәширов. Ә. Еники Г Ахуновларның һәм башка татар язучыларының русчага яхшы гына тәрҗемә итеп чыгарылган әсәрләре бар 10 Бурыч — киләчәктә татарчадан русчага тәрҗемәләрнең сыйфатын тагын да яхшырту, рус укучыларына татар язучыларының бөтен әдәби осталыгын, иҗади көчен чәчми-түкми илтеп җиткерү Моның өчен Татарстан Язучылар союзына русча һәм татарча яхшы белгән сәләтле яшьләрне сайлап алырга һәм әзерләргә кирәк Моннан берничә ел элек эшләгәнчә, бер төркем егет һәм кызларны — татар әдәбиятын яратканнарын һәм каләм осталыгы булганнарын гына, әлбәттә — Мәскәүдәге әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлегенә җибәреп укытып кайтару начар булмас иде Аннары русча да, татарча да яхшы белгән язучыларны тәрҗемә эшенә күбрәк тартырга кирәк Хөрмәтле укучылар! Тәрҗемә турында сөйләшү дәвам итә. Сезне анда катнашырга чакырабыз