ТЕАТРГА НИГЕЗ САЛУЧЫЛАР
РСФСРның халык рәссамы. СССР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты Лотфулла Фәттахов (1918—1981) культурабыз тарихына сугыштан соңгы татар сынлы сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле оста буларак кереп калды. Нәкыш сәнгатенең жанр һәм төрләрен баетуга сизелерлек йогынты ясаган әлеге рәссамның таланты авыл тормышына багышланган тематик картиналарда киңрәк ачылды («Сабан туе». «Яңа буралар» һ. б.). Заман елъязмачысы булу белән беррәттән. ул тарихи жанрлар, аерым алганда, Ленин тематикасы буенча да нәтиҗәле иҗат итте. Мәсәлән, X. Якупов белән берлектә тудырылган әсәр — «В. И. Ленинның Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куюы» исемле картина, шулай ук «Уйлану. Володя Ульянов Иделдә» полотносы Л. Фәттаховны тарихи-революцион теманы халык тормышы белән бәйләнештә тирәнтен ача белүче күпкырлы иҗатчы итеп танытты. Кыйммәтле мирас итеп калдырылган нәкыш әсәрләре арасында татар әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләренә багышланганнары да шактый. Шулар дан «Татар театры корифейлары портреты» на гына тукталыйк. Әлеге полотнода татар профессиональ театрын барлыкка китерүдә «беренчеләр» ролен башкарган атаклы шәхесләр гәүдәләндерелә Үзенең яңа пьесасын укып торучы Галиәсгар Камалны без татар драматургиясенә нигез салучы итеп беләбез. Әнә—татар театрының атасы Габдулла Кариев, менә— «Сәйяр» труппасының күренекле артисты Нури Сакаев, режиссер һәм актер буларак та танылган драматург Кәрим Тинчурин, татар театрының беренче профессиональ актрисалары Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская... Әсәрдәге төп геройны билгеләү шактый кыен. Хәер, моның кирәге дә юктыр. Монда — барысы да төп геройлар, барысы да беренчеләр. Сюжетның мәгънәви үзәген нәкъ менә шушы беренчелек — күпмилләтле совет культурасын үстерүгә зур өлеш кертүче татар профессиональ театрына нигез салучылар иңенә төшкән җаваплы һәм мактаулы миссия гәүдәләнеше билгели.