Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ РУХЫ

Татар халкының әдәбияты һәм сәнгате тарихында күренекле урын алып торучы шәхесләр бик күп. Алар үзләренең эшчәнлекләре белән халык күңелендә мәңге җуелмас тирән эз калдырдылар. Әйе, мондый күренекле шәхесләрне бик күп санарга мөмкин булыр иде. Шуларның берсенә — татар профессиональ театрына һәм профессиональ режиссурасына нигез салучы һәм үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган Габдулла Кариевка тукталып үтик. Беренче профессиональ татар театр труппасы «Сәйярпнең режиссеры, артисты һәм художество җитәкчесе Габдулла Кариевның иҗади эшчәнлеге патша реакциясенең коточкыч авыр шартларында спектакльләр кую белән генә чикләнми. Алдынгы карашлы татар укымышлылары патша хөкүмәте тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнгән вакытта Г Кариевтан да гаять зур рухи һәм физик көч таләп ителә. Иҗади эшчәнлегенең беренче көннәрендә үк ул Россиядәге социал-демократик хәрәкәт белән тыгыз бәйләнешкә керә. 1907 елда Камил Төхфәтуллин үтенүе буенча. Г. Кариев Нижний Новгородка, Мәкәрҗә ярминкәсенә китә. Анда баруның максаты И. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге труппаны Уральск шәһәренә чакырудан гыйбарәт була К. Төхфәтуллин, ярминкәдә сатар өчен, Г Кариевка шактый күп китап биреп җибәрә һәм шул китап саткан акчага әлеге труппаны Уральск шәһәренә алып килергә куша. Труппаның 9 кешедән торган бер өлешен җылы каршылап, К. Төхфәтуллин аларны кунакханәгә урнаштыра һәм, атаклы сәүдәгәр X. Гаделшинның губернатор белән дус булуыннан файдаланып, труппага Уральск шәһәрендә татар телендә спектакль куярга булыша... Шул вакыттан башлап үзенең гомерен сәхнә белән бәйләгән Г. Кариев бераздан соң үзе труппаның җитәкчесе булып китә һәм соңгы көненәчә демократик татар театры төзү идеясенә тугрылыклы булып кала. Ул үзенең труппасына «мосафир артистлар җәмгыяте» исеме бирә, һәм алар, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, татарча спектакль күрсәтәләр. 1905—1906 елларда Уральск эшчеләренең революцион хәрәкәтләрендә әлеге шәһәрдә яшәүче яшь Тукай да актив катнаша. Бу вакытта ул рус революцион газетасы «Уралец» типографиясендә хәреф җыю эшенә өйрәнә. Биредә яшерен большевистик ячейка да эшләп килә. Тукай әлеге ячейка кушуы буенча листовкалар, прокламацияләр, революцион җырлар текстлары тарата, демонстрацияләрдә һәм митингларда катнаша. Аның «Уральскидә хөррият бәйрәме» (1906) дигән мәкаләсе әнә шундый вакыйгаларның берсе турында сөйли. Бу чакта Г Кариев белән Г. Тукай инде бик якын дус һәм фикердәш булалар. Алар Уральскида чыга торган газета-журнал лар белән хезмәттәшлек итәләр һәм вакытлы матбугатны халык арасында таратуда зур тырышлык күрсәтәләр. Бу эшчәнлеге Г. Кариевның алдынгы карашлы шәхес буларак җитлегүенә хәлиткеч этәргеч ясый. Үз чиратында Г. Тукай да татар труппасы тормышында якыннан торып катнаша: спектакльләргә рецензияләр яза, труппаның шатлыгы белән шатлана, кайгысы белән көенә, гомумән, аның яшәеше белән бик нык кызыксына. Хәтта ул 1910 елда бу труппага «Сәйяр» дип яңа исем дә куша. 1910 елда Г Кариев «Яшь гомер» пьесасын сәхнәгә куярга тели. Ләкин Г Коләхме- товның бу әсәре тыелганлыктан, Г Кариев пьесаның тышлыгын алмаштыра һәм шул хәйлә белән максатына ирешмәкче була. Кызганычка каршы, бу хәйлә очраклы гына ачыла, һәм Г. Кариев артыннан, ышанычсыз кеше буларак, яшерен полиция күзәтүе оештырыла. Т Алар арасында В. Мортазин-Иманский, шулай ук Ф. Әмирхан һәм башка әдипләр дә була. Соңыннан бу кичәдә катнашучылардан, шул әсәптән, Г. Кариевның үзеннән сорау алулар, тентүләр башлана. Биредә «Россиядәге мөселманнар хэрэкэтец турында сүз барганлыгы да Казан губернасы жандарм идарәсенә мәгълүм була. Бу мәсьәлә буенча тикшерүләр барган вакытта, алдынгы карашлы яшьләр тагын берничә урында җыелышлар уздыралар. Шул ук март аенда учитель Гафур Коләхметов фатирында татар милли яшьләр түгәрәгенең җыелышы булып уза», һәм анда «бай татар сәүдәгәрләре арасында махсус бер фонд булдыру һәм шул фондтан югары һәм урта белем алырга теләүче татар яшьләренә акчалата ярдәм күрсәтү турында көчле агитация алып бару кирәклеге» мәсьәләсе күтәрелә3 Бу җыелышта Г. Кариев та катнаша. Димәк, ул Г. Коләхметов кебек күренекле татар революционерлары белән дә тыгыз элемтәдә тора, һәм аларның фикер уртаклыклары булуы бер дә гаҗәп түгел. 1913 елның 4 апрелендә бөек Тукайны соңгы юлга озатканда татар яшьләренең кайгы митингысында сөйләгән чыгышларында бердәмлеккә өндәгән һәм мөселманнарның милли хисләрен уятуга юнәлдерелгән сүзләрнең күп булуы да Казан губернасы жандарм идарәсенең агентура белешмәләрендә теркәлгән. Г. Кариев оештырган кичәдә, әйткәнебезчә, Ф. Әмирхан да катнашкан. Мәҗлескә чакыру кәгазендә «Казан яшьләреннән үземнең дуст вә аркадашларымны чакырып бер мәҗлес ясау ниятендә идем...» * дип әйтелгәннән чыгып. Г. Кариевның нинди мохитта яшәгәнлеген, аның даирәсендә кемнәр булуын күз алдына китерү читен түгел. Бу вакыйгалардан соң берничә ел үткәч. Г Кариевның таланты алдында баш иеп, аңа сокланып һәм югары бәя биреп, аның белән якын дус булган Фатих Әмирхан болай дип язган иде: «. .Татар халкының иң киң гаммәсенең (халык массаларының.— Авторлар) сөеклесе бу зат — татар сәхнәсен оештыру, хәтта аны башлап җибәрүдә, аны тәрәккый иттерүдә иң күп хезмәт иткән, иң күп көч һәм гайрәт сарыф иткән, шул юлда иң күп мәшәкать чиккән бер артист татар сәхнәсенең мәгънәви атасыдыр .. Кариев чын халык эченнән, ярым пролетарий авыл ярлысы даирәсеннән 1 ТАССР ҮЗӘК дәүлат арзиаы. 199 Ф . 1 Шунда ук 2848 эш. 32 6 1 Шунда ук. 3612 а эш. 31 б. «Сәйяр» труппасының һәр адымы, Россиянең теге яки бу шәһәрендә күренүе—һәрберсе яшерен күзәтү астында була. 1910 елның августында, труппаның гастрольләре кызган бер вакытта, Нижний Новгород шәһәр полициясе тарафыннан труппаның спектакльләр күрсәтүе тыела. Моның сәбәбен генерал-губернатор Воскресенский Казаннан «театрның үз уеннарыннан җыелган акчаларның 25 процентын яшерен революцион оешмага биреп барганлыгы турында» донесение алуы белән аңлата. Архив чыганакларын җентекләп өйрәнгән саен. Г. Кариевның алдынгы карашлы кеше булуы, үз чорының җәмгыять төзелешендәге кимчелекләре белән килешмәве, шул вакыттагы Казан губернасында һәм читтәге социал - демократик хәрәкәт белән тыгыз элемтәдә булганлыгы тирәнрәк ачыла бара. 1913 елның 13 мартында, Камал Мөхәммәдиев өендә («Өмид> матбагасына каршы), Шиһаб Әхмәров фатирында булып узган Казан яшьләре мәҗлесеннән соң. Казан губернасы жандарм идарәсе әлеге мәҗлесне оештырган Г, Кариевка аеруча нык игътибар итә башлый. Артистның бенефисыннан соң оештырылган әлеге мәҗлестә Казанның бик күп алдынгы карашлы яшьләре катнаша ' тас».. 3612 а >ш. 31 6 чыгып, истигъдад (яраклашу), талантны сүндерү. бетерүдән башкага хезмәт итми торган мохитта тәрбияләнеп, бөтен шартларның каршылыгына зәгьман (карамастан) үз-үзеннән килеп чыккан самородок-талант иде» 4 5 . 1913 елның май башында Г Кариев. күзәтүләрдән һәм эзәрлекләүләрдән котылып торыр өчен, «Сәйяр» труппасы белән ашыгыч рәвештә Сембер шәһәренә гастрольгә чыгып китә, һәм Казан губернасы жандарм идарәсе үз вакытында сорау алып, тиешле мәгълүматларны үзендә булдыра алмый кала. 4 майда ашыгыч һәм «яшерен» рәвештә Сембер губернасы жандарм идарәсенә хат җибәрелә 1 Хатның кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт: «...Дәүләт сагы турындагы күрсәтмә тәртибендә, хәзер Сембердә булучы артист Габдулла Кариевтан түбәндәге сораулык буенча сорау алуыгызны үтенәм: 1) Шушы елның 13 мартында Кариев нинди максат белән җыелыш оештырган? 2) Бу җыелышка ул кемнәрне чакырган (чакырылганнарны санап, күрсәтеп чыксын!)? 3) Бу җыелышта нәрсә турында сүз барган? 4) «Хәзерге вакытта мөселманлыкның торышы» турында сүз булганмы? 5) Үткән пасха атнасында Киевта булырга тиешле мөселман студентлары вәкилләренең җыелышы турындагы мәсьәлә тикшерелмәгәнме? Сезгә шул уңайдан белдерүне кирәк саныйм: үткән апрель аеның 17 нче көнендә Киевта мөселман студентларының тыелган җыелышы кулга алынган. Анда рус университетларының, шул исәптән Казан университетының да вәкилләре катнашкан. Бу җыелышта Казан университетының элеккеге студенты Әбүбәкер Имамбаев та булган. Г. Кариев татар укучы яшьләре белән якын мөнәсәбәттә булганлыктан (соңгылары әлеге делегатларның Киевта булачак җыелышы турында белмәскә мөмкин түгел), аның да. ягъни Кариевның да бу турыда белүе турында уйларга нигез бар. Сорау алу беркетмәсен миңа мөмкин кадәр ашыгыч рәвештә имзагыз белән җибәрүегезне үтенәм. «Сәйяр» труппасы Сембер шәһәреннән Самара, Саратов, Царицын һәм Баку шәһәрләренә китәчәк. Имза». Шул ук 1913 елның 4 маенда, югарыдагы хат белән бер үк көнне Казан губернасы жандарм идарәсе башлыгы подполковник Добродьев исеменнән берничә нөсхәдә төрле шәһәрләргә бер үк эчтәлектәге хат җибәрелә 6 «Миңа тапшырылган идарәдә,— диелә хатта.— формаль яктан тикшерелмәгән мәгълүматлар бар. Аларда татар артисты Габдулла Кариевның шушы көннәрдә «Сәйяр» труппасы белән түбәндәге шәһәрләргә чыгып киткәнлеге күрсәтелә: Сембер, Самара, Саратов, Царицын, Әстерхан, Баку, Красноводск, Чарджоу, Мере, Б ох ар а, Сәмәрканд, Әндиҗан, Нәманган, Коканд, Ташкент, Төркстан, Акмәчет, Козалинск. Оренбург, Нижний Новгород. Бу шәһәрләрдә «Сәйяр» труппасы татарча спектакльләр күрсәтәчәк һәм Нижний Новгородтан кышка яңадан Казанга кайтачак. Артист Габдулла Кариев — алдынгы караштагы һәм прогрессив юнәлештәге кеше.. Казанда яшәп, ул һәрвакыт мөселман студентлары һәм татар укучы яшьләре белән аралашты. Әйтергә кирәк Кариев югарыда санап үтелгән шәһәрләрдә татар прогрессив элементлары белән күрешәчәк, ә Казанга кайткач, аларны Казан мөселман прогрессистлары белән бәйләнешкә кертәчәк. Язылганнар турында белдереп һәм шулардан чыгып, югарыда аталган Кариев артыннан күзәтү оештыруны һәм нәтиҗәләрен миңа белдерүегезне үтенәм. Имза». Әлеге хат Оренбург, Сембер. Саратов, Самара, Әстерхан, Баку, Нижний Новгород губерналары жандарм идарәләре башлыкларына, Ашхабадтагы җинаятьләрне эзләү пункты башлыгына һәм Төркстанның район охранка бүлеге башлыгына исемләнеп җибәрелә. Шулай итеп. Г. Кариев үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, һәр адымы күзәтү астына алынган атаклы революционерлар кебек, «ил күләмендәге куркыныч шәхескә» әйләнә, аның һәр сүзе, тамашачы алдындагы һәр чыгышы патша хөкүмәте «охранкасын» өркетеп, куркуга салып, зур көрәшкә өндәү булып яңгырый. Күренгәнчә, Г. Кариев, «мөсафир артистлар җәмгыяте» башында торып, төрле шәһәрләрдә тамашачыларга рухи азык биреп кенә калмый, ә Россиянең бик күп урыннарында яшерен хәрәкәт итүче сәяси оешмаларның эшләре белән кызыксынып, азатлык, демократия идеяләрен пропагандалау эшендә дә турыдан-туры катнаша. Ул үзенең ялкынлы сүзе белән дә, эшчәнлеге белән дә, үзе җитәкләгән «Сәйяр» труппасы куйган спектакльләрдән җыелган акча белән дә. гомумән, һәм рухи, һәм матди яктан, революцион идеяләрнең җиңүе, якты киләчәкне тизрәк якынайту өчен бөтен көчен куя. 1913 елның 16 маенда Казан губерна жандарм идарәсенннән подполковник Прогна- евский язган хатта: «...спектакльдән җыелган акчалар Петербург, Мәскәү, Киев һәм башка шәһәрләрдәге мөселман студентлары түгәрәкләре чыгымнарына тотылды»,— дип әйтелә ' «Сәйяр» труппасының революцион фикерле яшьләргә шушылай матди ярдәм күрсәтүе, әлбәттә, бәяләп бетергесез һәм һәртөрле мактауга лаеклы әһәмиятле бер «Кызыл Армия» газетасы. 1920. 30 янаар», 249 сан. 5 ТАССР ҮДА. 199 ф„ 1 тас», 3412 зш, 50, 70. 66 6 ТАССР ҮДА. 199 ф. 1 тас» , 3612 зш, 49 6 ’ ТАССР ҮДА. 199 Ф-. I тас» , 3412 зш. 41 6. күренеш, һәм ул революцион хәрәкәттә турыдан-туры катнашуга бәрабәр эш дип бәяләнергә хаклы. Эзәрлекләүчеләр кулына эләкмәс өчен Г Кариев Сембер шәһәрендә озак тоткарланмый. Сембердә аны кулга алып, сорау алу оештыруны үтенеп язган хатка каршы Казан губернасы жандарм идарәсе башлыгына Сембер губернасы жандарм идарәсеннән полковник Тамилин тарафынннан мондый яшерен хат җибәрелә' «...3 майда артист Габдулла Кариев «Сәйяр» труппасы белән Сембердә булды һәм бер спектакль куйды. Шул ук көнне Сембердән Идел буенча түбәнгә — Бакуга кадәр чыгып киттеләр. Шунлыктан, аның артыннан күзәтү оештыру мөмкинлеге булмады Ә Сезнең 4 майда язган 4442 номерлы хатыгыз миңа тапшырылган идарәгә 6 майда гына алынды» Шул ук хатка өстәмә итеп, шул ук полковник Тамилин имзасы белән Казан губернасы жандарм идарәсенә мондый язу җибәрелә: «...Сезнең 4 майда язылган 4486 номерлы хатыгыздагы Кариевтан сорау алу турындагы таләбегез, башкару өчен, минем тарафтан Баку губернасы жандарм идарәсе башлыгына җибәpeлдe», Бакуга барышлый, «Сәйяр» труппасы Саратовта тукталыш ясый. Биредә Г. Кариев яшерен күзәтү астына алына. Подполковник Добродьев тарафыннан җибәрелгән фатлар тиешле урыннарына бик тиз барып ирешәләр. Казан губернасы жандарм идарәсе башлыгына 1913 елның 18 маенда Саратов губернасы жандарм идарәсе башлыгы тарафыннан «бик яшертен» рәвештә җибәрелгән 45452 номерлы хатта мондый юллар бар: «3 майда язылган 345 номерлы агентура мәгълүматларында искә алынган артист Габдулла Кариев (бу исемне ул сәхнәдә йөртә, ә ачыкланганча, ул Казан губернасы, Чистай өязе, Иске Әлмәт янындагы Күлбай-Мораса авылы крестьяны Миңнебай Хайруллин булып чыкты), Сембердән Саратовка 6 майда килеп, Ильинская урамындагы. Яңа Үзәк номерларда тукталды 9 майда «Центральный» кушаматы белән күзәтү астына алынды, яшерен белешмәләр нәтиҗәсендә, аның түбәндәге кешеләр белән элемтәгә кергәнлеге ачыкланды... (Шуннан соң бит ярым күләмендә Г Кариев белән элемтәгә кергән кешеләрнең исемлеге бирелә, алар арасында Касыйм Шамил, Исмәгыйль Рәмиев, шулай ук артист белән йөрүчеләр һәм Саратовтагы дистәләгән кешеләрнең исемнәре китерелә). 12 майда «Сәйяр» труппасы Саратовтан Әстерханга чыгып китте, бу хакта телеграмма белән Әстерхан губернасы жандарм идарәсе башлыгына хәбәр ителде. Полковник. . Имза» Шулай, бер шәһәрдән икенчесенә күчә-күчә, бер шәһәрдәге яшерен күзәтүләрдән икенчесенә тапшырыла-тапшырыла, «Сәйяр» труппасы Урта Азиягә килеп җитә. Бохара шәһәрендә Г. Кариев үзенең якын дусты, бөтен гомерен азатлык һәм халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган Мәхмүт Алиев (1917 елдан башлап — Дулат-Али) белән очраша. Мәхмүт Алиев бирегә 1912 елда, Казан большевикларының бер төркем җитәкчеләре кулга алынгач, аңа да төрмә яный башлагач качып килә һәм шундагы бер байның тире эшкәртү хуҗалыгында эшли башлый. Алар арасында җылы очрашу була. М. Дулат- Али «Сәйяр» труппасы белән аңарчы да тыгыз элемтәдә яши. «Татар театрының оешуына комачауларга маташкан буржуаз милләтчеләрнең һәм фанатикклерикаль элементларның һөҗүменә кискен рәвештә каршы чыга... М. Дулат-Алиның «Сәйяр» артистлары белән төшкән фоторәсеме бу дуслыкның шаһиты булып калган» '°. Күренекле большевикның аеруча мөһим йомышларын да үтәргә туры килгәләгәндер Г. Кариевка Чөнки бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөргәндә, яшерен сәяси оешмалар арасында элемтәче вазифасын башкаруда Г Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасыннан да кулайрак. «курьерпны күз ‘ Шунда у«. St 6 ’ ТАССР ҮДА. 199 ф , 1 тяся.. 3612 • »ш. 34 6. “ -Казан утларын. 1979. 5 сан. 165 6 алдына китерүе дә читен. Нинди генә яшерен күзәтүләр оештырылмасын, Г Кариев, үзенең труппасы белән булган һәрбер җирдә, артта калган халыкларның милли аңын уятып, алдынгы караштагы укымышлылар белән очрашулар һәм әңгәмәләр оештырырга мөмкинлекләр таба Ул халыкларда әдәбиятка, театр һәм музыка сәнгатенә омтылыш уятуда этәргеч ясый. Нәкъ менә Г Кариев җитәкчелегендәге татар театры труппасы белән очрашкач, үзбәк халкының бөек улы Хәмзәдә үзбәк театры булдыру хыялы уяна һәм ул шул эшкә үзенең бөтен гомерен багышлый... Шушындый авыр һәм катлаулы көрәш елларындагы һәртөрле эзәрлекләүләр һәм комачаулыклар Г Кариевның рухын, ихтыярын һич какшатмый, киресенчә, чыныктыра гына. Ул - халыкка бирелгәнлеге, халык бәхете өчен көрәштә үзеннән лаеклы өлеш керткәнлеге. татарның һәрбер мәдәни хәрәкәтенә каршы төшкән кара көч белән туктаусыз көрәшүче булганлыгы һәм шул юлда күрсәткән фидакарьлекләре белән исән вакытында ук халыкның зур хөрмәтен казанган шәхес , Февраль Двелюцик. .еи...,рс-д» Г Кар—. «ап—л—л.р .лчь.лыли.д.гь, бер геркем м.лл.ткел.рдак а.рыль.и, вежелвр. еол.а.л.р =.««■- „.„акльлер ку,. Г Кариев. революция кануннары белән таныш булган сәяси көрәшче булудан бигрәк, артист иде, Ъәм ул революциянең җиңүендә турыдан-туры революционер буларак катнашмаса да, кулыннан килгәнчә, халыкның күңелен уятып, агартып һәм сафландырып, халыкны зур көрәшкә ә зерләү эшенә актив катнашып, әлеге зур җиңүгә сәхнәдән торып булышлык итте. Г Кариевның катлаулы иҗат тормышын тасвирлап, аның җаны-тәне белән сәхнәгә, халкына бирелгәнлеге турында якын дусты Галимҗан Ибраһимое болай дип язган иде: Үзенең шөһрәте белән татар дөньясын яңгыраткан Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән, ярлы, караңгы авыл эченнән күтәрелде Шуннан күтәрелеп, халыкның аңлавы, салкын караулары, башта һичкемнең тәкъдир итмәве, бетмәс-төкәнмәс ачлыклар, матди кынлыклар, иге-чиге булмаган газаплар, михнәтләр аша барып, татар театр мәданында беренче урынны алды гына түгел, татар дөньясында сәнаигы нәфисәне (матур сәнгатьне-—авт.) тудыручыларның берсе, беренчесе булды Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен яну, шуның шатлыгы белән шатлану, кайгысы белән көю бар иде» " Язмышның изүен, тормышның искиткеч авырлыкларын үз җилкәсендә татуы Г. Кариевның сәламәтлеген нык какшата. Инде илебез өстендә Октябрь кояшы балкып, иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләр ачылгач, ир-егетнең дөнья җимертеп эшли торган вакытында — гомеренең 34 нче елында ул бик нык авырый башлый, ләкин авыру-сыр- хауларны да җиңеп, сәхнәдә уйнавын дәвам итә. Вафатына нәкъ ике атна калгач, 1920 елның 16 январенда «Советский большой театр» бинасында уйналачак «Сәяси сакал» комедиясендә (Кәрим Тинчурин) Г Кариев төп рольләрнең берсен башкаруы турында шул чорның матбугатында игълан ителә. Гомеренең соңгы көненәчә татар сәхнәсенә тугрылыклы булып калган, дәваланып, көч туплау турында уйлап та карамаган Г Кариевның хәле көннән-көн авырая барып, ул 1920 елның 28 январенда сәгать 4 тә вафат була. Мәрхәмәтсез үлем татар профессиональ театр сәхнәсе күгендә балкып торган беренче йолдызны сүндерде. Ләкин аның вакытсыз үлеме ул башлаган эшне яңа биеклекләргә күтәрү юлында армый-талмый иҗат итәргә, ул эшләп бетерә алмаган эшне яңа көчләргә, аннан соңгы буынга башкарырга чакыру булып яңгырады, аның эшенә тугрылыклы булырга ант авазлары булып ишетелде. «. .Икенче «Тукай» булып үлде,— дип яза аның үлеменә багышлаган «Татарның бөек артисты Г. Кариев» исемле мәкаләсендә Фатих Сәйфи-Казанлы.— Ләкин Кариев үлсә дә, аның эшләре, аның чиккән газаплары татар мәдәнияте тарихында онытылачак түгел, шуның белән бергә Кариевның татар сәхнәсе өчен көрәш юллары — бик озак вакытлар кызыл юл булып торачаклар» ”, Г. Кариевның кыска гына гомерендә, нибары 13 еллык иҗат эшчәнлегендәге дәверендә татар профессиональ театр труппасын юктан бар итеп оештыруда, сәләтле һәм бердәм коллектив туплауда титаннарча эш башкаруын күрсәтеп, аңа лаеклы югары бәя биреп, сәхнәдәш дусты һәм якын фикердәше булган Кәрим Тинчурин үзенең «Сәйяр» труппасы һәм Казан артистлары исеменнән Кариевның җеназасы өстендә әйтелгән ахыргы сүзендә болай ди: «Гасырлар буена эшләнә торган зур эшне—татарча театр тудыру эшен, театр эшенең татарлар арасында гражданлык казану эшен гайрәтле Кариев унөч ел эчендә эшләде... ...Татар театры яшәгән мөддәттә Кариев яшәргә тиеш, чөнки Кариев татар театрының рухы ул» ”. Әйе, Г. Кариевның татар сәнгате тарихында тоткан урыны һичшиксез зур- Татар халкының Г. Тукай, X. Ямашев, М Вахитов, Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов, Г. Камал, Г. Иб- раһимов кебек атаклы шәхесләренең турыдан-туры йогынтысында дөньяга карашы формалашкан, җитлеккән һәм авыр көрәш юлларын үткән Г Кариев үзе дә алар белән беррәт- тән торырга лаеклы.

АТАКЛЫ ЯКТАШЫМ Мин, Хайруллин Шамил Хәйрулла улы, 1886 елда элекке Чист ай өязенең Иске Әлмәт волосте, Күлбай-Мораса авылында туганмын. 1905 елда шул авылда Ярулла мулла мәктәбенә укырга кердем. 1909 елда Абруй апа Камалова (соңыннан Абруй Сәйфи), Иж-Буби мәктәбендә укып кайткан Мәрьям апа Хамитова белән бергәләп, авылда кызлар мәктәбе оештырдылар Мин дә анда бераз укып йөрдем, чөнки алар яңача укыталар иде. Мин Габдулла Кариевны шуннан беләм аның туган энесе Хәйруллин Габдрахман белән без бергәләп укый идек. Габдулла безгә төрле кызыклы китаплар укый торган иде. Аннан соң ул Уральск шәһәренә укырга китте. Мин 1915—1918 елларда армиядә булдым. 1918 елның март башларында армиядән кайткач, авылыбызда «Нури исемле бер түгәрәк төзеп, спектакльләр, әдәбият кичәләре оештыра башладык. Габдулланың «Артист» исемле пьесасын да сәхнәгә куйдык Яшьләр һәм, гомумән, авыл халкы безнең спектакльләргә кызыксынып йөри башлады Ләкин спектакльләр куярга иркенрәк урын булмау безне борчый иде. Габдулла Кариевның эшләрен киңрәк җәелдерү максаты белән, Иске Әлмәт авыл Советы председателе Шакир Әминевтән бояр Островскийдан калган зур агач амбарны безгә бирүен үтендек. Рөхсәт алгач, ул амбарны КүлбайМорасага күчереп, клуб ясадык. Клубка Г. Кариеө исемен бирдек. Бераз вакыт узгач, бу клубның кечкенә булуы безгә комачаулый башлады. 1924 ел җитте. Драмтүгәрәкнең членнары киңәшеп, Габдулланың иптәшләренә ярдәм итүләрен үтенеп хат яздык. Хатны Казанга үземә алып барырга туры килде. Чөнки ул вакытта Татнаркомземда Фатих Сәйфи-Казанлы эшли, ә Абруй Сәйфи минем укытучым иде. Миңа аларның квартираларына туры барып керү авыр түгел иде. Шулай булды да. Мин хатны аларга алып бардым. Чәй янында эшнең асылын сөйләп бирдем. Фатих безгә якын урманнан бер диләнкә агач кисәргә рөхсәт итте. Соңыннан клуб салу фондына бер спектакль дә куелды. Шулай ук безгә Габдулла Кариевның художник тарафыннан эшләнгән рәсемен дә бүләк иттеләр. Әлеге рәсем хәзер Күлбай-Мораса авыл Советында саклана. Шамил ХӘЙРУЛЛИН, Октябрь районы, Күлбай-Мораса авылы. КАРИЕВ ТУРЫНДА БЕЛГӘННӘРЕМ 1909—1912 елларда, Казанда укып йөргән чакта, безгә (шәкертләргә) Г. Кариев белән еш очрашырга туры килә, чөнки ул безне пьесалар куйганда массовкада уйнау өчен клубка чакыра иде. Шуңа күрә аның рольләрне искиткеч яхшы башкаруы безнең хәтердә бик нык урнашып калган. Мәсәлән, «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасыннан Мөхәммәтҗан Хафиз ролен ул нәкъ Мөхәммәтҗан Хафизның үзе булып уйнады. Аның маймылларча кыланышларын искиткеч дөрес күрсәтүе — эч катыргыч, гаҗәеп бер күренеш, гаҗәеп бер оста уйнау иде. Ул бу пьесаны куюдан күп элек, Мөхәммәтҗан Хафизның Печән базары мәчете янындагы киоскысына якын килеп, урамның каршы ягында торган хәлдә, Хафизның үз иярченнәре — кадимчеләр белән ничек сөйләшкәннәрен, ничек кыланганнарын, кыскасы, Хафизның барлык маймыллыкларын җентекләп өйрәнгән һәм шул кыланышларны спектакльгә керткән. Шушы уңай белән «Сәйяр» труппасында уйнаган тагын бер артист — Бари Болгарский турында да бер-ике сүз әйтәсе килә. Ул карчыклар ролен уйнауда чагыштыргысыз оста бер артист иде. Ул тавышы белән дә, кыланышлары белән дә. сөйләүләре белән дә нәкъ карчыкларның үзләре булып уйный ала торган артист иде. Риза ГАЗИЗОВ