ТАРИХИ БЕРГӘЛЕК
ТАТАР-ЧУВАШ МӘДӘНИ БӘЙЛӘНЕШЛӘРЕ ТУРЫНДА
Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган совет культурасының хәзерге үсеш дәрәҗәсе гомуми социалистик культуранын состав өлешен тәшкил итүче милли культураларның үсүен, бер-берсенә якынаюын бик ачык күрсәтә. Моңа татар-чуваш халыкларының культура бәйләнешләре дә мисал булып тора. Әлеге халыклар башка тугандаш халыклар — руслар, башкортлар, удмуртлар, марилар һ. б. белән гасырлар буена якын күршеләр булып, үзара дус һәм килешеп яшһләр. Казан — илебездә иң зур университетларның берсе урнашкан, данлы традицияләре булган шәһәр. Казан Идел буе. Урал ягы халыклары. шул исәптән чувашлар тарихында прогрессив роль уйнаган. Ике халыкның өзелмәс дуслык бәйләнешләре Казаннан башланган. Заманында әлеге чал кала чуваш халкының да культура учагы булып саналган. Чуваш халкының мңлли культурасын үстерүдә аның роле гажәеп зур. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк Казандагы «инородческая* учительская семинариядә авыл башлангыч мәктәпләрендә эшләү өчен чуваш, удмурт. мари халыкларының милли кадрлары хәзерләнгән. И. Яковлев. В Хохряков. С. Михайлов, М. Федоров. Н. Бичурин. И. Юркин кебек танылган чуваш галимнәре Казан университетында белем алганнар. Казан белән якын бәйләнештә булганнар. Совет хөкүмәтенең баштагы елларында Казан Көнчыгыш педагогия институтында тугандаш чуваш, удмурт. мари яшьләре өчен махсус оештырылган бүлекләрдә төрле белгечләр хәзерләнә. Казан университеты рабфагында чуваш бүлеге эшли. Чуваш педагогия техникумы яшь укытучы кадрлар хәзерли. 1933 елда бу техникумны күренекле чуваш галиме, әдәбиятчы Н. Дедушкин тәмамлый. Казан — тугандаш чуваш халкы тарихының мөһим һәм аерылмас өлеше ул. Чувашның беренче басма шигыре 1767 елда Казанда басыла, революциягә кадәр чувашлар турында җитди фәнни басмалар чыга. Бу борынгы шәһәрдә чуваш телендә беренче әлифба туа. 1906 елның 8 январенда Казанда чуваш телендә беренче революцион газета булган «Хыпар» («Хәбәр») басыла, чуваш теленең күптомлы сүзлеге басыла башлый, беренче сүзлек, энтография буенча беренче хезмәтләр, чуваш халык авыз иҗаты буенча төрле җыентыклар дөнья күрә. Татарстанда туып үскән күренекле чуваш мәгърифәтчесе И. Яковлев (1848—1930) бетен гомере буена татар культура эшлеклеләре белән якын бәйләнештә булды. Ул бала чактан ук татарча иркен сөйләшкән, татар халкының әдәби һәм халык телен яхшы белгән. 1875 елда Казан университетын тәмамлаган И. Яковлев озак вакытлар Казан уку округына кергән чуваш мәктәпләренең инспекторы булып эшли. Ялкынлы педагог үз карамагындагы мәктәпләрдә барлык халыклар арасында тигезлек һәм туганлык идеясен пропагандалый. Ул милләте белән рус булмаган халыкларның Россия составына үги балалар булып түгел, ә аның тулы хокуклы уллары булып керергә тиешлекләрен яклап чыга. «Руслар, татарлар, чувашлар — барысы да бердәй кешеләр».— дип яза И. Яковлев «Чувашлар өчен әлифба» дигән китабында. Беренче рус революциясе татар һәм чуваш мәдәниятләре арасындагы элемтәне үстерүгә булышлык иткән чорда эшчеләрнең революцион хәрәкәте изелгән халык массаларының милли азатлык хәрәкәте белән кушыла. Казан шушы хәрәкәтнең бер үзәген тәшкил итә. РСДРПның Казан комитеты губернада яшәүче төрле милләт халыклары арасында агитацияпропаганда эшен көчәйтә, аларны патша самодержавиесенә каршы бердәм көрәшкә чакыра. Революцион хәрәкәтнең үсүеннән шүрләгән патша ашыгыч рәвештә манифест чыгарырга мәҗбүр була. Шушы форсаттан файдаланып. чуваш интеллигенциясе вәкилләре Казанда «Хыпар» («Хәбәр») дигән газета чыгара башлыйлар. Милли мәсьәләгә килгәндә, газета барлык милләт халыкларының да тигез хокуклы, үзара дус булырга тиешлеген яклап чыга. «Хезмәт халкының интереслары — татармы ул. рус яки чувашмы — һәркайсыныкы бер үк төсле» дигән фикерне алга сөрә. Чуваш вакытлы матбугатын үстерү, халык массаларын революцион рухта тәрбияләү, милли интеллигенциягә дөрес юнәлеш бирү өлкәсенЭ Дә «Хыпар» газетасының роле гаять зур була. Бу большевистик матбугат органы чуваш әдәбиятының К. Иванов. Н. Полоруссов-Ше- лебн. Таэр Тимки. Н. Шубосинни кебек күренекле вәкилләрен формалаштыруда үзеннән зур елеш кертә. Революцион «Интернационал». «Варшавянка». «Марсельеза» җырларын чуваш теленә тәрҗемә иткән Тимофей Семенов (Таэр Тимки) беренче рус революциясе елларында ук Хөсәен Ямашев җитәкчелегендәге большевиклар көрәшенә килеп кушыла. X. Ямашев беренче чуваш шагыйре-революционерының укытучысы һәм якын дусты була. Замандашларының әйтүенә караганда, X. Ямашев 1905 елның җәйге айларында Буа өязенең күп кенә татар һәм чуваш авылларын йөреп чыга, рус иптәше белән бергә. Әлшәй авылыннан ерак булмаган Свияга елгасы буендагы аланлыкта авыл крестьяннарының җыелышын үткәрә. Биредә уналты яшьлек Т. Семенов беренче татар большевигы X. Ямашев белән таныша. Ул 1905 елда Казанга килеп, шәһәрнең бер типографиясендә хәреф җыючы булып эшкә керә һәм, күп тә үтми, социаль-демократлар белән аралашып, РСДРПның Казан комитеты боерыкларын үти башлый. X. Ямашев группасы члены булган Т Семенов китап басучылар забастовкасында, төрле митинг һәм демонстрацияләрдә актив катнаша, чуваш халкы арасында революцион эш алып бара, легаль булмаган әдәбиятны бастыруда һәм аны халык арасында таратуда өлеш кертә. Яшь шагыйрьнең политик карашлары Казан большевиклары йогынтысында формалаша. Партия оешмасы кушуы буенча, X. Ямашевнын турыдан-туры ярдәмендә. Т. Семенов һәм аның якын дуслары чуваш телендә листовкалар һәм прокламацияләр чыгаралар. Ул X. Ямашев, Н. Накоряков кебек большевиклардан даими рәвештә марксистик әдәбият алып укый, үзенең шигырьләрендә патша даирәләренә кискен каршы чыга, халыкны ачык- тан-ачык көрәшкә чакыра. Аның шигырьләре «Хыпар» газетасында басыла. Кораллы көрәшкә чакырган «Данлы үлем җыры» дигән шигырен бастырган өчен «Хыпар» газетасының 1906 елгы 23 санына арест салына. 1907 елның 31 маенда Т. Семенов кулга алына. I июньдә исә «Хыпар» газетасы редакциясе патша жандармнары тарафыннан таркатыла. Беренче чуваш шагыйре һәм революционеры Т. Семенов 1911 елның җәенә кадәр сөргендә Күренекле татар мәгърифәтчеләре Г. Курсов». Ш. Мәрҗанй һәм бигрәк тә К. Насыйриларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә чуваш халкында мәгърифәт очкыны кабына. Егерменче гасыр башында татар мәгърифәтчеләре чувашлар турында ныклап язарга керешәләр. Әйтик. К. Насыйри, чуваш авылларын җентекләп өйрәнеп, тарихта калырлык хезмәт яза. Революнион-демократик эчтәлекле чуваш әдәбиятының формалашуына рус. татар һ. б. халыклар әдәбиятларының бай традициясе уңай тәэсир итә. Революциягә кадәр яшәгән чуваш сүз осталарының иҗатына Г. Туканның иҗади йогынтысы аеруча зур була. Тарихи язмышларында татар халкы белән уртаклыклары булган чувашлар өчен Г. Тукай иҗаты гомумән уз һәм якын. Чөнки аның иҗатында, чуваш әдәбияты классигы К. Иванов әсәрләрендәге кебек үк, халыкның уйхыяллары, теләк-омтылышлары, уртак мотивлар яңгырый. Идел буенда яшәүче татар һәм чуваш халыкларының тарихлары да, язмышлары да охшаш. Авыр чакта да. бәхетле яна тормыш өчен көрәштә дә алар гомер-гомергә бергә булганнар. Ике халык авыз иҗаты, аерым алганда, бәетләр, җырлар да шул турыда сөнлн. Россия азатлыгы өчен канлы көрәштә катнашкан бу ике халыкның җырлары аваздаш яңгырый. Мондый мисалларны халык авыз иҗатының төрле жанрларында табып була. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң. Совет Россиясе халыкларының үзара дуслыгы моңарчы күрелмәгәнчә үсте һәм ныгыды. Казан белән бәйләнгән һәм тугандаш чуваш халкы өчен әһәмиятле булган революцион елъязмаларның кайберләренә мөрәҗәгать итик. 1917 елның 26 октябрендә Казанда власть Советлар кулына күчә. 1917 елның 30 октябрендә Чабаксарда властьны Советлар үз кулларына алалар. 1917 елның декабрендЬ Казанда чуваш театры төзелә. 1918 елның 12 январь—1 февраль көннәрендә Казанда Беренче Бөтенроссия чуваш хәрби съезды эшли. 1918 елның 27 январенда Казанда укучы яшьләрдән, солдатлардан оешкан һәвәскәр группа А. Островскийның «Не так живи, как хочется» дигән әсәре буенча чуваш телендә эшләнгән беренче спектакльне куя. 1918 елның 28 февралендә тулысынча Совет власте платформасында торган «Канаш» («Киңәш») газетасының беренче саны чыга. 1925 елда Казан Көнчыгыш педагогия институтында чуваш теле һәм мәдәнияте бүлеге ачыла. Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәрендә һәм шулай ук совет хөкүмәтенең баштагы елларында ялкынлы революционер Мулланур Вахитов чуваш язучысы, карт коммунист В. Краснов-Асли. шагыйрь-революционер Т. Тимки, күренекле чуваш этнографы профессор Н. Никольский. революционер А. Краснов, язучы П. Осипов һ. б. лар белән якыннан аралаша һәм алар белән дустанә мөнәсәбәттә була. М. Вахнтовның профессор Н. Никольский белән бергә «Кызыл байрак» газетасында бастыру өчен өндәмә язулары да игътибарга лаеклы. Совет властеның баштагы елларында Татарстанда яшәүче чувашлар өчен «Сене парнас» («Яңа тормыш»), «Чухансен сасси» («Пролетариат тавышы»). «Ана» («Чәчүлек»), «Шурампус» («Таң»), «Сене йал» («Яна авыл») һ. б. газета-журналлар чыгарыла. Казанда озак еллар дәвамында «Херле ялав» («Кызыл байрак») исемле өлкә газетасы чыгып килде. Анын редакциясе каршында В. Юдин җитәкчелегендә эшләп килгән әдәби берләшмәдә Ю. Айдаш, П. Афанасьев, К. Петров. В. Ахун, Н. Васильев кебек язучылар беренче чыныгуларын алдылар. Кыскасы. Казан Совет властеның беренче елларында ук чуваш дусларга культура күтәрелешендә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә, фәнни тикшеренү эшләрен киңәйтүдә конкрет ярдәм күрсәтте. Гимназист Володя Ульянов тарафыннан университетка керергә әзерләнгән Н. Охотниковның шактый еллар басылмый яткан «Чуваш баласының үзенең тәрбиясе турында язмалары» дигән хезмәте 1920 елда Казанда дөнья күрә. Автор алга таба, Казан галимнәре булышлыгында бу этнографик язмаларга таянып, «Чувашлар» дигән ике томлы фундаменталь хезмәт тудырды. Революциядән соң Казанда, Н. Никольский. Н. Ашмарин, В. Егоров, Г. Комиссаров кебек күренекле чуваш галимнәре фәнни-педагогик эшчәнлекләрен җәелдереп җибәрделәр. Чуваш драматургиясенең классигы П. Осипов иҗади эшчәнлеген Казанда башлаган. Атаклы Педер Хузангай- га да Казан канат бирде. Казан күренекле педагог, халыклар дуслыгы җырчысы, ялкынлы интернационалист, татар телен туган чуваш теле кебек яхшы белүче Г. Волковны галим итеп үстерде. «Минем Казанга мәхәббәтем. казанлыларга рәхмәтем ифрат зур. Бу шәһәр минем йөрәккә мәңгегә кереп урнашты. Казан — халкымның биографиясендә булган кебек, минем дә шәхси биографиямдә, һәм мондый биографияләр меңнәрчә»,— ди педагогия фәннәре докторы, профессор Г. Волков — «Этнопедагогика». «Чуваш халкының этнопедагогнкасы», «Чуваш халык педагогикасы» һ. б. бик күп кыйммәтле китапларның авторы. Татарстан туфрагы 40 тан артык чуваш язучысын, галимен, сәнгать эшлеклесен тудырып үстерде. Алар арасында Иван Яковлев. Педер Хузангай. Тихон Педерки. Таэр Тимки, Максим Кошкинский. Николай Полорус- совШелеби. Николай Дедушкин. Александр Алга, Константин Петров. Владимир Ухли. Валентин Урдаш. Александр Калган. Юман, Юркин. Георгий Тал-мрза, Василий Краснов- Асли. Георгий Краснов-Асли. Георгий Крас- новКазени. Анатолий Ерусланов. Неонила Кузьмина, Григорий Тимофеев. Алексей Афанасьев. Ефрем Еллиев. Василий Юдин, Михаил Белов, Порфирий Афанасьев һ. б. лар бар. Алар, татар халкының тормышын, милли үзенчәлекләрен, гадәтләрен, традицияләрен яхшы белгәнлектән, ике тугандаш халык культураларының үзара йогынты ясашуларына булышлык итәләр. Татар һәм чуваш әдәбиятлары һәм сәнгатьләре арасында күптәннән тыгыз бәйләнеш яши. Моны раслау өчен фәнни һәм матур әдәбияттан күп мисаллар китерергә була. Чуваш 90 халкының телен, тормыш-көнкүрешен, горефгадәтләрен, культурасын яхшы белгән, кыйммәтле этнографик күзәтүләр алып барган 3. Бәшири революциягә кадәр үк татар җәмәгатьчелеген чуваш халкының рухи хәзинәсе — халык иҗаты әсәрләренең матур үрнәкләре, тел үзенчәлекләре белән таныштырды. «Чуваш кызы Әнисә» дигән гүзәл повестен, «Чувашлар» дигән фәнни-этнографик хезмәтен бастырып чыгарды. Күренекле чуваш әдибе Семен Эльгер «Изү астында» дигән поэмасында Иделдә 15 ел бергә бурлак хезмәтен башкарган чуваш Чакки һәм татар Абдул арасында булган соклангыч дуслыкны тасвирлый. Абдул каты авырган дусты Чаккига авыр көннәрдә дә булышлык итә, аңа гомеренең соңгы минутларына кадәр дусларча тәрбия күрсәтә. Бөек чуваш мәгърифәтчесе И. Яковлев чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы җырчысы. чын интернационалист иде. Ул бөек рус халкы белән генә түгел Идел буе һәм Урал ягында яшәүче башка милләт халыклары белән дә дустанә мөнәсәбәттә яшәүне гомере буе хуплады. «ИделКама краендагы рус булмаган халыклар турында кыскача язма» дигән фәннитикшеренү эшендә татар халкының уңай сыйфатларын билгеләп, аеруча җылылык белән түбәндәгеләрне язды: «Татарлар бердәм, энергияле һәм булдыклы халык, үзенең дьчлы үткәнен онытмаучы халык». Биредә И. Яковлев татарларның данлы үткәннәре турында сөйләгәндә аларнын милли аңнарының үсү этабын күз алдында тота һәм моны башка Идел буе халыкларына үрнәк итеп китерә. Талантлы педагог үзенең шәхси үрнәге мисалында яшь буынны чын патриотлар, интернационалист итеп тәрбияләүгә зур көч куйды. Ул үзенең мөмкинлекләрен исәпкә алып, туган халкыннан тыш, тугандаш милләт халыкларына. шул исәптән татарларга ярдәм кулы сузарга омтылды. Анын 1908 елда Н. Ашма- ринга язган хаты бигрәк тә характерлы. И Яковлев бу хатында Идел буе халыкларына куркыныч янаган холера авыруына каршы көрәшү ысуллары турында татар телендә бер брошюра бастырып чыгару өчен Н. Ашма- риннан материаль ярдәм сорый. «Татар теленә тәрҗемә итү һәм текстны корректировать итү өчен кирәк булган очракта,— ди ул,— мин үзем түләргә вәгъдә бирәм». Чуваш һәм татар халыклары арасындагы эчкерсез дуслыкны чагылдыручы үрнәкләрне татар язучылары иҗатыннан да күпләп китерергә мөмкин. СССР Дәүләт премиясе лауреаты язучы Г. Бәширов чуваш халкы турында менә ничек сөйли: «...Безнең иң якын күршеләребез һәм дусларыбыз булган чувашларны алыйк. Аларның тыйнаклыгы, гадилеге һәм эш сөючән булулары мәкальләргә, әйтемнәргә кергән. Дуслыкка, татулыкка турылыклы булу, әйткән сүзендә тору мәсьәләсендә алар чын- чыннан үрнәк була алалар». Ике тугандаш татар һәм чуваш әдәбиятларының бер-берсенә йогынты ясавы, үзара баетышуы аеруча Совет властеның беренче елларына туры килә. Бу чорда Г. Тукан һәм һ. Такташның шигырьләре Чабаксарда басыла. Шушы вакытларда татар укучысы туган телендә Н. Полоруссов-Шелеби, П. Хузан- гай, С. Эльгер кебек чуваш әдәбияты этлекләренең аерым әсәрләре белән таныша. Утызынчы елларда исә татар-чуваш әдәбиятларының үзара бер-берсен баету процессы тагын да көчәя. Чуваш халык шагыйре П. Хузангай татар әдипләре һ Такташ. Г. Кутуйларның замандашы булу белән горурланды. Үзенең адәбн укытучысы итеп һ. Такташны исәпләде, һәм аның якты истәлегенә 1931 елда «Һади Такташка* дигән шигырен багышлады. Яхшы тәрҗемәче буларак та П. Хузангай чуваш укучысын татар поэзиясе үрнәкләре белән таныштыруга күп кеч салды. Татар телен бик яхшы белгән Н. Полоруссов-Шелеби дә Чувашстанда татар әдәбиятын пропагандалау өлкәсендә зур эш башкарды. 1930 елда ул тәрҗемә иткән аерым әсәрләр «Татар матур әдәбияты» дигән җыентыкка туплап чыга1936 елда Татарстан җәмәгатьчелеге күренекле драматург, режиссер һәм актер К. Тинчуриннын иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенә 25 ел тулуны тантаналы шартларда билгеләп үтте. Кунаклар арасында чуваш драматургы П. Осипов та була. Ул юбилярга үзенең машинкада басылган «Гадәттәге тормыш симфониясе» әсәрен түбәндәге сүзләр язып бүләк итә: «Азат халыкның җырчысы булган данлы юбилярга, каләмдәшем К. Г. Тинчу- ринга әдәби-театраль һәм иҗтимагый эшчәнлегенә 25 ел тулу уңае белән. Автордан. 28.5. 1936 ел. П. Осипов». Бу пьеса К. Тин- чуринның башка материаллары белән бергә хә- эгрге вакытта ТАССР Берләштерелгән Үзәк Дәүләт музеенда саклана. Шуны да әйтергә кирәк: бу елларда К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы чуваш теленә тәрҗемә ителә, һәм ул 1937 елда Чабаксарда аерым китап итеп чыгарыла. 1941 елда чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның 50 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә чуваш телен бөтен нечкәлекләре белән белгән татар шагыйре Ш. Мөдәррис аның гүзәл «Нарспи» поэмасын оригиналдан татар теленә тәрҗемә итә. Шулай ук М. Җәлил дә Татарстанда чуваш әдәбиятын, чувашлар арасында татар язучылары әсәрләрен пропагандалаучыларның берсе булып саналды. Аның Я. Ухсайга Г. Тукайны пропагандалау идеясен бирүе дә киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм. М. Җәлил Чувашстан халык шагыйрьләре Я. Ухсай, С. Шав- лы, П. Хузангай, тәнкыйтьче В. Долгоалар белән дустанә мөнәсәбәттә булган. 1973 елның 23 июнендә ТАССР Дәүләт музеена язган хатында Я Ухсай түбәндәгеләрне хәтеренә төшерә: «Совет азучыларының беренче съезды көннәрендә без Муса белән аерылмас дуслар булып әверелдек, күп кенә рус шагыйрьләре белән очраштык. Съезд көннәрендә Муса Идел турында язган минем шигыремне тәрҗемә итте һәм аны «Коммунист» газетасының август саннарының берсендә бастырды». Соңыннан үз чиратында Я. Ухсай 1930—1934 елларда Мәскәү университетында уку һәм татар, чуваш телләрендә чыккан «Коммунист», «Коммунар» үзәк газеталар редакцияләрендә эшләгән вакытта Муса белән булган элемтәләр, вакыйгалар, күренешләр, төрле истәлекләр нигезендә 1957 елда поэма язды. 1976 елда М. Җәлилнең 70 еллык юбилеен билгеләп үткәндә С. Шавлы Казанга «Җәлилнең соңгы минутлары» исемле шигыренең кулъязмасын җибәрде. Ул чуваш теленә М Җәлилнең 14 шигырен тәрҗемә иткән. «Рухланып эшләдем.— дип язды ул ТАССРның Дәүләт музеена адресланган хатында. — Ул минем бөтен күңелемне яулады. Моны башкача әйтеп булмый. Зур җаваплылык тоеп эшләдем. Тәрҗемә процессында һич кенә дә ясалмалылыкка юл куймадым» Ике әдәбиятның алдынгы вәкилләре тарафыннан башланган гүзәл традицияләр бүген дә дәвам иттерелә. Совет власте елларында күп кенә чуваш азучыларының әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителде. Татар халкы арасында чуваш әдәбиятын пропагандалауда 3. Бәшири аеруча зур эш башкарды. 1928 елда Казанда татар телендә «Чуваш әдәбияты» җыентыгы чыгарыла, аңа 3. Бәшири тәрҗемәсендә чуваш язучыларынын иң яхшы әсәрләре кертелә. Ә 1954 елда «Чуваш хикәяләре» җыентыгы дөнья күрә. Аны төзүдә һәм бастырып чыгаруда А. Калганның хезмәте гаять зур. Якын араларда чуваш язучыларынын хикәяләрен туплаган шундый ук җыентык татар телендә дөнья күрә4әк. Татар язучыларынын хикәяләрен туплаган җыентыкның Чабаксарда чуваш телендә басылып чыгуы көтелә. Күңелле күренеш. Татар язучыларынын ике йөздән артык әсәрен чуваш халкы бүгенге көндә туган телендә укый Алар арасында түбәндәгеләр бар: «Чуваш кызы Әнисә» (3. Бәшири ), «Намус» <Г Бәширов), «Язгы җилләр» (К. Нәҗми), «Моабит дәфтәре» (М. Җәлил), «Тапшырылмаган хатлар» (Г. Кутуй). • Чәчәкләр сөйли белә» (Ш. Рәкыйпов), .Йолдыз тапкан егет» (К. Латыйпов) һ. б. Алар- ның күбесен оригиналдан татар телен яхшы белүче чуваш язучысы Василий Юдин тәрҗемә иткән. Чувашстан белән Татарстан әдәбиятлары һәм сәнгатьләре арасында иҗади бәйләнешләр киңәя бара. Моны 1985 елда Чувашстанда үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре генә дә ачык күрсәтте. Татар-чуваш дуслыгына П. Хузангай. Я Ухсай һ. 6. ларның күп әсәрләре багышланган. Шунысы да кызыклы. П Хузангайнын фамилиясендә Татарстан башкаласы Казанның исеме чуваш телендә яңгырый. Әлеге әдип чуваш һәм татар халыклары арасындагы дуслыкны үстерүдә, ныгытуда зур роль уйнаган. Шагыйрь үзенә эшлекле киңәшләр биргән һәм иптәшләрчә иҗади ярдәм кулы сузган татар шагыйрьләренә «Туган Татарстаныма» шигырендә зур җылылык белән түбәндәгечә мөрәҗәгать итә Синдә туды, нурлы Казан, Минем ни беренче җырлар. Кайда безнең өчәр телдә Шигырь укып йөргән еллар? Һади Такташ, Гадел Кутуй Миңа киңәш биргән чорлар?.. Татар-чуваш дуслыгына Я. Ухсай да зур игътибар итте. Ул «Кельбук бабай» дигән поэмасында чуваш Кельбук авызыннан Әхмәт исемле татар картына карата, «яхшы дустымкунагым», дип әйттерә. Чуваш язучылары, татар сүз осталары кебек үк, татар каләмдәшләре турында җылы фикерләр әйтәләр. Түбәндәге әсәрләр бу хакта бик ачык сөйлиләр: «Татар шагыйрьләренә», «Һади Такташка», «Туган Татарстанга», «Хәсән Туфанга», «Тукай каеннары», «Муса Җәлилгә», «Котлы булсын», «Сәлам, туган Татарстаным минем» (П. Хузангай), «Муса Җәлил», «Мине татарга саныйлар» (Я. Ухсай), «Казан» (А. Алга), «Син китаптан болай боек карама», «Каләмен штыкка алыштырган шагыйрьгә», «Җәлилнең соңгы минутлары». «Казан Кремле янында», «Җәлил белән икенче очрашу» (С. Шанлы), «Муса Җәлилгә» (А. Канаш) һ. б. Күренекле чуваш язучысы М. Юх- маның революционер-ленннчы Мулланур Ва- хитовка багышланган «Көнгыш — үлемсезлек кошы» исемле документаль повесте 1984 елда «Ялкынлы революционерлар» сериясендә «Политическая литература» нәшриятында басылып чыкты. Бу әсәр, тиз арада тәржемә ителеп, татар укучысына да җиткерелде. Татар язучылары 3. Бәшири, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин. Ф. Бурнаш, һ. Такташ,' Ш. Усманов, Т. Гыйззәт, К. Нәҗми, Г. Бә- широв һ.б. лар үз әсәрләрендә тугандаш чуваш халкы вәкилләренең тулы канлы образларын тудырдылар. Чуваш халкының тормышкөнкүрешен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм культурасын, телен яхшы белгән К. Латыйпов күрше туганнарыбыз турында күп яза, чуваш поэзиясен туган телебезгә тәржемә итә. Чуваш халкының данлы улы, СССРның очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Андриян Николаевка багышланган «Йолдыз тапкан егет» дигән документаль повесть аның уңышы буларак кабул ителде. Гражданнар сугышы герое В. Чапаевка багышланган «Чапаевның яшьлеге» повестен да китап укучылар яратты. Чуваш һәм татар укучысы шагыйрь Р Харисның П. Хузангайга багышланган «Чуваш җыры» исемле шигырен дә бик жылы кабул итте. П. Хузангай, башка чуваш язучылары кебек үк, ялкынлы интернационалист иде. Аның бөтен тормышы, ижаты һәм иҗтимагыи эшчәнлеге интернационализм рухы белән сугарылган иде. Мин П. Хузангайны якыннан күреп белмим. Әмма алтмышынчы елларда бу гүзәл кеше белән хат алыша алуыма бик шатмын. Миндә Педер Петровичның берничә хаты һәм автографы белән аның «Дуслык китабы» дигән хезмәте саклана. Анда патриот-интернационалист шагыйрьнең интернациональ характеры, гадилеге, кешелеклелеге, рухи байлыгы турында сөйләүче түбәндәге сүзләр бар: «Игелекле күршем Ф Исламовка җир шарындагы барлык шагыйрьләр туганлыгы тойгысы белән. П. Хузангай. 17 июль 1967 ел». Шул хакта да әйтеп үтәргә кирәк: халыклар дуслыгы җырчысы П. Хузангайның «Туган Татарстанга» дигән шигыре һәм «Дуслар белән» исемле жыентыгы татар мәктәпләрендә дәрестә һәм класстан тыш уку процессында өйрәнелә. Чабаксарда һәр ел саен чыгып килгән «Хузан» («Казан») альманахында Татарстанда яшәүче чуваш язучыларының. татар сүз осталарының әсәрләре урын алуы — шулай ук күңелле күренеш. Ике тугандаш халыкның дуслыгы музыка, сынлы сәнгать һәм театр өлкәсендәге бәйләнешләрендә дә ачык чагыла. Чуваш профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучылардан М. Спиридонов һәм Н. Сверчков Казан художество мәктәбендә белем алдылар. Казан дәүләт консерваториясендә чуваш халкының ихтирам казанган композиторлары — РСФСРның һәм ЧАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Ф. Васильев, Т. Фандёев, А. Петров, музыка белгече, РСФСРның атказанган культура работнигы Ю. Илюхин һәм башка байтак композиторлар, музыка белгечләре укыдылар. Казан кинохроника студиясе Чувашстан белән үзара тыгыз бәйләнгән. Чувашстан республикасында күп еллардан бирле РСФСРның атказанган культура работнигы оператор А Дымич житәкчелегендә корпункт эшли. Аның катнашуында республика тормышы турында сөйләүче «Ябу». «Минималь биеклек», «Чувашстан юллары», «Исәнме, Чувашстан» дигән фильмнар туды. Казан телевидениесе Чувашстан рәссамнары турында «Чувашстан буяулары». «Чуваш бизәкләре» исемле фильмнар эшләде. Ике тугандаш халыкның культура бәйләнешләре театрлар бәйләнешендә дә ачык чагыла. Чуваш театрының күренекле эшлеклеләре (Г. Зайцев, П. Федоров. И. Максимов-Кош- . кинский һ. б.) татар язучыларының драма әсәрләре белән оригинал аша таныша алганнар. 1919—1920 елларда уй К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр». Я. Кәримнең «Табылдык» кебек пьесалары чуваш теленә тәрҗемә ителә. Утызынчы елларда Чуваш дәүләт академия театры репертуарына татар драматургларының түбәндәге пьесалары кертелә: «Рупор» (Ш. Усманов), «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), •Ташкыннар* (Т. Гыйззәт), соңрак чуваш телендә Р. Ишморатның «Ватан өчен», Н. Исәнбәтнең «Зифа», Ф Бурнашнын «Яшь йөрәкләр» пьесалары дөнья күрә. К. Иванов исемендәге Чуваш театрында Р. Ишморатның «Үлмәс җыр» (1958), «Серле моң» (1960), республика яшь тамашачылар театрында X Вахитның «Беренче мәхәббәт» (1961), «Соигы хат» (1965) пьесалары буенча куелган спектакльләрне тамашачылар яратып кабул иттеләр. Чуваш драматурглары әсәрләре дә үз нәүбәтләрендә татар тамашачалары арасында зур ихтирам казанды. Әйтик, П. Осиповның «Айдар» драмасы, Г. Харлампьевнын «Соңгы очрашу». «Язгы моң» кебек пьесалары буенча эшләнгән спектакльләр Татарстан театрлары сәхнәсендә уңышлы куела. Бу фактлар чуваш һәм татар халыклары арасында культура бәйләнешләренең ныгуы, үсүе турында сөйли. Алар бер-берсенен культура үсешендәге уңышларын ныграк һәм тирәнрәк аңларга, казанышларның интернациональ сыйфатын тоярга ярдәм итәләр. Күргәнегезчә тугандаш халыкларның культура казанышлары күпмилләтле Ватаны быз һәм социалистик илләр халыклары, бөтен Җир шарындагы хезмәт ияләренең какшамас дуслыгы турында сөйли, кешеләрне коммунистик идеаллар. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәтенә бирелгәнлек, интернационализм рухында тәрбияләү эшенә зур өлеш кертә.
Охшарга теләдем аңа — гаҗәеп шагыйремә. Шуңадыр шигырьләремдә гафурилык күренә. һич тә ерак тарих түгел, ул көннәр якын, тере — Муса Җәлил, балкып, миңа Мәскәү күрсәтеп йөри. Мусаның җан яктылыгы йөрәгемдә чагылды. Шуңадыр да инде, бәлки, миндә татар чалымы. Җәлилсез Казанга да мин Элеккечә еш ки ләм. Шуңадыр чуваш Ухсайны татарлар яхшы белә. Яшьлекне искә төшереп барлыйм урамнар рәтен, ә янымда Хәсән Туфан — минем чал ахирәтем. Аның җаны якын миңа — ачам бар серләремне. Аяк асларында ташлар йомшаклар, мендәрмени! Туфанча язарга теләп үзәкләрем өзелә. Шуңа күрә дә татарлык саркыгандыр йөземә. г и я ф ә н н ә р е к а н д и д а т ы . Яков Ухсай, Чувашстанның халык шагыйре. Мине татарга саныйлар Мине татарга саныйлар, кыстыйлар: «Чәйләп алыйк!» һәм түбәтәй кидерәләр, чак кына кыңгыр салып. Охшаган икән охшаган! Чуваш нигә тансын соң: миндә татар кыяфәте — тумыштан ук анысы! Зур күзләр, татар күзләре, нык тупсалы киң яңак... Татар белән аралаштык, гасырлап кына санап. Мәҗит Гафури белән без Уфада күп күрештек... Зур шагыйрь булырга шунда хыялланды бу кешең. Мин, сагынып, өенә дә килә идем кайвакыт. Каршылый иде ул җырчы самавырын кайнатып. «Шундый шагыйрь булсаң икән!» — дип өметләндем күпкә. Каурый төрткән канатларым тарттылар мине күккә. Әле бер билгесез шагыйрь, унҗиде яшь ул чакта, татар җырлары җырладым үз-үземне кочаклап. Чын күңелдән үгетлиләр: «Түбәтәеңне салма!» Әйтерсең, мине түбәтәй чын татар итә ала. Охшаган икән — охшаган! Чуваш нигә тансын соң: миндә татар кыяфәте — тумыштан ук анысы! Ренат ХАРИС тәрҗемәсе. Порфирий Афанасьев Тизлек Туган җирем киңлегенә Карыйм да калам таңга. Кая барсам да сагынып Әйләнеп кайтам аңа. Сура елгасы буенда Шаулый кара урманнар: Алар шаулый — бабамнарның Зарлы җыры сыманнар... Урманнардын калка бабам. Чабаталары тузган. Ләкин үткен карашына Өмет нурлары тулган. Ялангач иңбашларында Камчы эзләре яна. Разин, Пугачевлар белән Бергәләп дауга бара... Чапаев булып тоткан ул Атының тезгененнән, Калышырга исәбе юк Замана тизлегеннән... Ә космонавт Андриян Бабама кул изи — инде Галәмнәр киңлегеннән! Шамил МАННАПОВ тәрҗемәсе. Юрий Семендер Пинерби Күпме исем! Исемнәрдән Бер генә исермәдем. Кояш булып яна җанда Берсе шул исемнәрнең. Язгы сулар гөрләп ага — Пинерби, Ак йолдызлар дөрләп яна — Пинерби, Алсулана Идел таңда — Пинерби, Сөйгән ярым көтә анда — Пинерби. һәркемгә таныш ул бездә. Әмма миңа ул исем Хәтерләтә сандугачны, Шомырт чәчәге исен. Җылыта мине ул исем, Елата — каен сыман. Тик мин аның күзенә дә Карарга кыенсынам. Язгы сулар гөрләп ага — Пинерби, Ак йолдызлар дөрләп яна — Пинерби, Алсулана Идел таңда — Пинерби, Сөйгән ярым көтә анда — Пинерби. Раиса Сәрби Ялвару И, Кояш-әткәм, яндыр Аны — әйләнсен көлгә! И, Җир-әнкәм, йот син Аны — калмасын эзе! Ул бит сезнең аккоштай кызыгыздан көлә... Ул бит сезнең аккоштай кызыгызны тиңләштерә йолкыш тавык белән. Кояш-әткәм, синең утың, Җир-әнкәм, горурлыгың укмаштылар кызыгызның күкрәгендә, янартауга әйләнделәр йөрәгендә... Хурлыгыннан кызыгыз сезнең йолкый чәчен, Күзләреннән елга-елга ага канлы яше... И, Кояш-әткәм, яндыр Аны, көл ит! И, Җир-әнкәм, йот син Аны берүк! Кояш-әткәм, кара төнне син күрә алмагандай күрә алмыйм Аны... Җир-әнкәм, кайнар җилләрне син күрә алмагандай күрә алмыйм Аны. ...Тукта, тукта! Кемнең аһы күкрәде күк гөмбәзендә? Тукта, тукта! Кем шәүләсе төшеп китте җир ярыгына? Сөеклемнең тавышы түгелме соң? Сөеклемнең шәүләсе түгелме соң? Аныкы ич, әйе, Аның тавышы... Аныкы ич, әйе, Аның шәүләсе... Иа, Кояш-әткәм, утта тотма Аны! Иа, Җир-әнкәм, йотма, йотма Аны! Мин Аны сөям, мин Аны сөям, мин бит Аны үлеп яратам! Ренат ХАРИС тәрҗемәсе Михаил Юхма Ай юлы деде Күз чагыла, хыял уйный нурыннан: Идел аша ай нурлары сузылган. Бик сагынган, бик ямансу чакларда Чакыра мине «Ай юлы» еракларга. Сөйли халык, әүвәл заман бер егет Шушы юлдан чал Иделне кичкән дип, Җидегән йолдыз чүмеченә тутырып, Бәхет суларын туйганчы эчкән дип. Сабыры һич җитмәгән ди егетнең Көймәчене ярда көтеп алырга. Нигә дисәң, зарыгып көткән ди аны Җан сөйгәне елганың аръягында. Һәм бәхетен тапкан ул батыр егет Юлдаш иткән өчен үзенә таң нурын... Эх, шулай соң үз бәхетем янына Җитәргә дим, узып көмеш «ай юлы»н! Василий Давыдов-Анатри Нигә елый каен? Уртаклашыйм ничек Каенның кайгысын? — Каенның кайсыдыр Каерган кайрысын. Әрнетә — каенның Күз яше тамганы. Карыйм да каенга. Күңелем тырнала — Ә икенче берсе Кызганып тормаган — Каенга зур итеп Исемен сырлаган... Ни үле, ни тере, Ул чак-чак тын ала. Яз җитсә, яңадан Яралар ачыла: Себеркегә дип тә Сындырганнар аны. Тып та тып каенсу — Татлы да, ачы да. Роберт МИҢНУЛЛИН тәрҗемәсе. Александр Галкин Иделдә Иртә белән төшәм мин Иделгә — Иделемнең шундый тын чагы. Коенам мин Идел кочагында, Гел кояшлы аның кочагы. Үз сабыен сөеп иркәләгән Ана кебек һаман назлы ул. Хәтерләтә күксел төсе белән Елмаюлы, якты язны ул. Күк томанлы Идел киңлекләре Якынайта миңа җиһанны. Ватанымны сөеп җырлар өчен Иделемнән алам илһамны.