Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАГЫН БЕР ЕЛ

 Кол Гали

Чәчәк атсын татар иле — болгар иле, Күңелләрне сөеп иссен тарих җиле, Онтылмасын яхшылыклар, изгелекләр, Мәхәббәт турында җырлыйк, бүз егетләр. Кирәмәт тавы башында җилләр йөрер, Чапанының чабулары җилберҗилбер. Чалмасына орынып ага ак болытлар,— Айлы төндә шагыйрь уйлар, дөнья йоклар. Гыйлем җыйган шәкерт чаклар ерак калды, Зая үткән гомер кебек ага сулар. Сөйгән яры Айсылуны ятлар алды, Кол Галинең йөрәгендә ярасы бар. Аллы-гөлле ефәк чаршаулар артында Җофар мае сөртеп кенә чәчен тарап. Унҗиденче хатын булып хан йортында, Айсылуы еглыйдыр айга карап... «Амин» дигәч, намазлыктан баш күтәрдек, Дөньяларны агартырга дәрт җитәрлек. Туры сүзне тау башында торып сөйлик, Я, илаһем, иңдер миңа пәйгамбәрлек! Яраннарга моңлы хикмәт өләшергә, Залимнарның күзенә карап сөйләшергә, Ил алдында телсез-тешсез булу гарьлек, Я, илаһем, иңдер миңа пәйгамбәрлек! Җабраил төшә дә куна тау башына. Канатларын җыеп сала иңбашына. — Гали шагыйрь, нигә сиңа пәйгамбәрлек. Шагыйрь үзе өммәтенә пәйгамбәр бит! Гыйлем эстәп, дәрвиш кебек ил буйладың, Фәрештәнең канатыдай ак уйларың, АМИЛ АФЗАЛ (1921) — күренекле шагыйрь. ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүлэт премиясе уреаты, егермедән артык шигырь һәм проза китаплары авторы. Әлмәттә яши. у җиһанда явызлык күп, мәхәббәт аз. Саф мәхәббәт турында син бер кыйсса яз! Төтен исле алачыкта чыра яна. Ярларына тулып-тулып Этил ага. Гали хәзрәт уйлап ята айлы төндә: Ничек итеп бу дөньяны төзәтергә? Ничек итеп ялган белән көрәшергә. Ничек итеп акыл, гыйлем өләшергә. Ничек итеп «ә» дигәнгә «я» димәскә. Явызлыкка, кыргыйлыкка баш имәскә? Гали хәзрәт мәдрәсәдә дәрес сөйли. Кул астында ачып куйган коръән имди. Әгузе бисмиллаһи дип әйтә теле, Ә күңелендә Йосыф йөргән Мисыр иле. Күңел йөри хикмәт эзләп, илләр буйлап. Пәйгамбәрләр килгән эссе чүлләр буйлап. Җилләр исәр, еллар кичәр, сулар агар. Бу илләрдә Йосыф белән Зөләйха бар. Болгар-татар илләрендә бәхет артсын. Шат гомерләр Чулман кебек ага торсын, Йосыф кебек ир-егетләр печән чапсын. Зөләйхадай сылу кызлар урак урсын. Кирәмәт тавы башында җилләр йөрер. Чапанының чабулары җилберҗилбер. Ак болытлар ашыгып аккан тау битендә Кол Галигә илһам иңә айлы төндә. Бәхет теләп изге кошлар канат какты, Мәхәббәтнең нуры белән дөнья якты. Күз алдына гүзәл Йосыф килеп басты,— Унбер туган арасында берсе яхшы. Гали хәзрәт шәкертләргә вәгазь сөйли; Дин-шәригать кануннары изге имди. Пәйгамбәр дип, изгеләр дип әйтә хәтер, Ә күңелендә Зөләйханың мәхәббәте. ' Төтен исле алачыкта чыра яна. Боз астында йокымсырап Этил ага. Кар себерә, көртләр өя шималь җиле, Ә күңелдә кайнар комлы Мисыр иле. Уйлый-уйлый төшләр күрә уяу килеш: Ягъни, үзе гүзәл егет Йосыф имеш. Ә Зөләйха аңа карап утлар йота, Янып-көеп гыйшык тота. Илһам тулы көннәр килде, төннәр килде. Ераклардан серле-моңлы өннәр килде. Җыры белән, хисе белән, төсе белән Ак канатлы фәрештәләр, җеннәр килде. Иҗат итү үзе татлы, үзе ачы, һәр юлына җанын салып тамчы-тамчы. Кышлар буе. язлар буе, көзләр буе Язды Гали, кара чәче агарганчы. Кышлар үтте, язлар үтте, җәйләр үтте, Саба җиле урманнарның чәчен тарап. Егерме ел язды Гали, иҗат итте — Этил өсләренә карап. Җан сөенде очар коштай канат кагып, Озын кыйсса тәмам булды арыпталып, Күзләреннән татлы-ачы яшьләр тамып. Мең ел укыр уйга талып гади халык. Мәдрәсәдә кичә-көндез чыра ягып, Шәкертләре күчерделәр хәйран калып: Менә сабак ичмаса бу, асыл сабак, Мәхәббәтле, дәртле, моңлы алтын канат! Хәрефләрен матур итеп, тигез итеп, Күфи белән күчерделәр исләр китеп, Укыдылар йөртә-йөртә кулдан-кулга, «Кыйссаи Йосыф» китте озын юлга. Шәех морза кызыл атлас чапан кигән, Хан утыра, йөзе-бите кара көйгән, Киңәш бара:— Шәригатьне мыскыл иткән... Китап язып, ханнан көлгән, диннән көлгән:... Хан сарае каршысында яна учак, Чыртлап яна коры каен, коры усак. Көлең күккә очсын, шайтан сабагы, дип, «Кыйссаи Йосыф»ны ташлыйлар кочак-кочак. Кылыч аскан каты куллы таза ирләр, Хан боерыгы, ачуланма, шагыйрь, диләр, Менә сиңа аулак җирдә кабер, диләр, Соңгы тапкыр дога укы хәзер, диләр. Кирәмәт тавы башында агыла болыт, Соры болыт саубуллаша хәсрәт булып. Сары яфрак өзеп үкси көзге җилләр: — Сау булыгыз, туган-үскән җирләр... Яулар килгән, Этил буен яулап алган, Җирләр көйгән, Болгар янган, Бүләр янган.— Җилләр искән, комнар күчкән, күлләр кипкән, Ханнар киткән, дәүләт беткән... Китап калган! • Бер көләсе, бер еласы килә. Күңелләргә тау елгасы килә, Айга карап ай буласы килә, Тауга карап тау буласы килә. Дога булып ил йоласы килә... е Тагын бер ел гомер шаулап үтте. Офыкларга карап күзләр талды. Борчылулар, мәшәкатьләр китте. Моңнар калды. е Әйдә уйна, сикер, бәхетле бул. Хәерле юл теләп каламын... Бәлки, әнә шушы малайдыр ул Яшь даһие килер заманның. Басу-кырлар сабыр, юаш инде. Күкләрендә көзге кояш инде. Уйларында күпме сагынсаң да, Яшьлегеңә кайтып булмас инде. Сиңа язмыш озын гомер бирде, Ил данына чәчәк өстәсен дип. Менә инде алтын көзләр керде. Нинди алтын туйлар көтәсең бит! • Мин төшемдә матур шигырь яздым, Шәп китаплар күрдем шүрлек тулы, Гарип гашыйгы мин көзнең, язның, һәм китаплар колы. Дөнья көтеп, арып-талып, Заман уртасына басып, Күңел яңалык телидер. Күңелле көннәр киләдер. Җан сөенгән рухи байлык — Уйлыйсың да елмаясың, Үзеңнән-үзең көлүдер. Күңелләр тула нигәдер... • Ил күрүең — илле сум, ди, Яланыңда тай кебек мин, Идел суы — илле батман. Үзем усал, үзем шаян. И туган ил, синдә генә Уралымда тау кебек мин,— Утта янмам, суда батмам. Кыен чакта миңа таян! Ф Ургылып урман шауласын, Яшел чирәмдә тәгәрә. Каеннар тирбәлсеннәр. Кояшлы, ямьле көннәр. Өздереп кошлар сайрасын, Кешеләр, илләр үзгәрә — Җәй үтә димәсеннәр. Яхшыга үзгәрсеннәр! Урман буйларында сары келәм, Сары келәмнәргә басып киләм, Халык әйткән тапкыр сүзне беләм: «Егет матурлыгы саулык белән, Кызлар матурлыгы яулык белән. Көзләр матурлыгы муллык белән... Илләр түбәнлеге коллык белән». Сары яфракларга басып киләм, Яшел үлән юк, яшел үлән... Ф Көчең, дәртең әлмисакка җитсен, Тирбәлдереп торсын уй сиртмәсен. Фән-техника алга китсә китсен, Тик машина мине кол итмәсен! • Салкын җилләр, эссе җилләр исте, Бөгелде, сыгылды имәннәрем. Маңгаема сырлар булып төште Күргән-белгәннәрем. Көзен киткән кошлар язын кайтты, Сөенде, яшәрде каеннарым. Күз төбенә сырлар булып ятты Үткән кайгыларым. Уҗымнарым гөжли яңгыр көтеп. Шаулый карурманым. Аллы-гөлле бәхет өмет итеп, Җирдән аерылмадым. (Үз-үземә — алтмыш биш яшемдә) Казаннарга килеп-китеп, Кунак йортларында йоклап, Пәйгамбәр яшенә җитеп, Язалмадым бер шәп китап... Фельетон да, мәзәк инде, Сызгаладым ансуян-монсын, Башка «динсөз» уйлар килде — «Ходай ярлыкагыл кылсын...»