Культура тормышы көндәлеге
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 17 мартта Язучылар союзы һәм Татарстан китап нәшриятының берләштерелгән ачык партия җыелышы булып узды Партиянең XXVII съезды йомгаклары һәм язучылар оешмасының бурычлары турында доклад белән КПССнын XXVII съезды делегаты. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т Миңнуллин чыкты Фикер алышуларда язучы Г Ахунов. Татарстан китап нәшрияты директоры Г Н Шәрәфетдинов. тәнкыйтьче Ф Миңнуллин һ б чыгыш ясап, бүгенге әдәбият, язучылар, нәшрият хезмәткәрләре алдына съезд куйган бурычлар, аларны тормышка ашыруда нәтижәле чаралар куллану кирәклеге турында сөйләделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр. МӘСКӘҮДӘ МУСА җәлилгә БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ 20 мартта башкалабыз Мәскәүдә. Союзлар йортының Колонналы залында Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреа ты шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде Президиумда — РСФСР Верховный Советы Президиумы Председателе В П Орлов. СССР Верховный Советы Президиумы Секретаре Т Н Ментешашвнлн. КПСС Үзәк Комитетының культура бүлеге мөдиренең беренче урынбасары'З П Туманова. КПСС Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге меди ре урынбасары В П Зарубин. РСФСР Мн нистрлар Советы Председателе урынбасары Е М Чехарин. КПСС Үзәк Комитетының оештыру-партия эше бүлеге сектор мөдире Г X Шиляев. РСФСР культура министры Ю С. Мелентьев. КПСС Үзәк Комитетының оештыру-партия эше бүлеге инструкторы И А Абрамов. КПССнын Мәскәү шәһәр комитеты секретаре А А Ннзовиева КПСС Үзәк Комитетының. СССР һәм РСФСР Вер ховный Советлары Президиумнары. Министрлар Советларының башка җаваплы работниклары. СССР һәм РСФСР Язучьшар союзы идарәләре секретарьлары. СССР һәм РСФСР иҗат союзлары һәм оешмалары жи тәнчеләре. ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе Ә Б Баһаветдинов. ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М X Хәсәнов. М Җәлилнен хатыны Әмннә Җәлилова. кызы Чулпан Җәлилова. шагыйрьнең фа шизмга каршы көрәштәшләре Кичәне кереш сүз белән Муса Җәлил юбилеен үткәрү буенча Бөтенсоюз комиссиясе председателе. СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре «Новый мир» журналының баш редакторы. Советлар Союзы Герое В В Карпов ачты. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында КПССнын Татарстан өлкә комитеты секретаре Р. К. Беляев сөйләде. СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре. «Юность» журналының баш редакторы шагыйрь А Д. Дементьев. РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе 1 А Миңнуллин. Муса Җәлилнең тормышын һәм нжатын өйрәнүче ГДР публицисты Л Небенцаль. Муса Җәлилнен көрәштә£ие Р Ш Хисаметдннов бөек шагыйрьнең ижа ты һәм көрәше, үлемсезлеге турында сөйлә деләр Кичәнең икенче өлешендә Татарстан сәнгать осталары концерты булды ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ 31 мартта Татарстан язучыларынын әдә- бн ел йомгакларына багышланган җыелышы булды Анда әдәбиятның төрле жанрлары буенча Г Ахунов (проза) Л Зөлкарнәев (поэзия). Р Мингалимов (драматургия). К Кәрнмов (балалар әдәбияты). Б Камалов (очерк һәм публицистика). М Скороходов (рус язучылары иҗаты). М Вәлиев (тәнкыйть). Т Нурмөхәммәтов (тәрҗемә) докладлары тыңланды. Фикер алышуларда язучылар И Нуруллин. И Юзеев. Татарстан язучылар союзының партия оешмасы секретаре Р Моста- фнн. Р Кэрами. К Сибгатуллнн. «Казан утлары» журналының баш редакторы Р Харис. А Хәсәнов. Брежнев язучылар оешмасы җитәкчесе Я Игәнәй, М Әгъләмов. Р Мин нуллин. Р Зәйдуллин. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры. СССРның халык артисты М. X Сә- лнмжанов. Татарстан китап нәшрияты директоры Г Н. Шәрәфетдинов һ б катнашы. ТАТАРСТАН КИНЕМАТОГРАФИСТЛАРЫ СЪЕЗДЫ 29 мартта Казан кинохроника студиясендә Татарстан кинематографистларының П съезды булды Анда Кинематографистлар союзы идарәсенең ике съезд арасындагы эш- чәнлеге турында отчет доклады белән идарәнең беренче секретаре И Н Алексеев чыкты Доклад буенча фикер алышуда Казан кинохроника студиясе баш редакторы Р И Кокосов, кинорежиссер X Ф Фәхрет- дннов. РСФСР Кинематографистлар союзының Идел буе бүлеге идарәсе секретаре К) Т Долженко. РСФСР Госкиносының фильмнар эшләү буенча баш идарәсе начальнигы Ю В Симаранов. режиссер. ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт пре- миясе лауреаты В И Беспалов. СССР Кинематографистлар союзы идарәсе члены. Ленни һәм СССР Дәүләт премияләре лау реаты. кинорежиссер А С Кочетков Һ б катнашты. Съездда КПСС өлкә комитеты секретаре Р К Беляев чыгыш ясады Съезд эшендә ТАССР Министрлар Советы председателенең беренче урынбасары М X Хәсәнов, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Д. К. Шәяхмә- тов. КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д X Зарипова. КПССныи Ка зан шәһәр комитеты секретаре Ф Г Зыят дннова катнаштылар ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ЗОНА СЕМИНАРЫ 11—13 мартта Брежнев шәһәрендә яшь Язучыларның зона семинары үткәрелде Татарстан Язучылар союзы. Брежнев язучылар оешмасы тарафыннан үткәрелгән бу семинарда Брежнев. Алабуга. Түбән Кама. Мннзәлә шәһәрләрендә яшәүче башлап язучылар жыелган иде Татарстан Язучылар союзы идарәсе пред седателе урынбасары Р Хәмид, Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары И. Юзеев. язучылар Ш. Галиев, Р Мин- галимов, Р Гәрәй, Н. Беляев. Р Хисмә- туллин. Ямаш Игәнәй. К Сибгатуллин. Н Алешков. Н Мадьяров, Г Кашапов. Равил Вәлнев катнашкан £у семинарда 48 яшь авторның әсәрләре тикшерелде. Семинарда катнашучылар алдында КПСС- ның XXVII съезды делегаты. Татарстан Язучылар Союзы идарәсе председателе Т Миң нуллнн чыгыш ясады Ул үзенең съездда алган тәэсирләре белән уртаклашты ЯЗУЧЫЛАР АРХИВКА КИЛДЕ 19февральдә «Казан утлары» журналының редколлегия членнары, редакция хезмәткәрләре һәм бер төркем язучылар КПССның Татарстан өлкә комитеты партархивында очрашуда булдылар Архив хезмәткәрләре әдипләргә үзләренең эше һәм табылган кызыКлы материаллар күренекле шәхесләр тормышы хакында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр Очрашу әдәбиятта тарихи революцион теманы тагын да үстерүгә багышланган җанлы сөйләшүгә әверелде Соңыннан очрашуга килгән шагыйрьләр үзләренең яна шигырьләрен укыдылар, иҗат планнары белән уртаклаштылар СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ 20—25 январьда Киров өлкәсендә совет адәбняты көннәре булып узды Партиянең OCXVII съездына багышлап үткәрелгән әлеге бәйрәмдә шагыйрь Равил Фәнзуллин катнашты Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган кунаклар шәһәр һәм авыл хезмәтчән- нәре белән очраштылар, күренекле партия, дәүләт эшлеклесе С М. Кировның туган каласы — Уржумда булдылар БӨТЕНСОЮЗ КИҢӘШМӘСЕНДӘ 28—29 январьда Мәскәүдә СССР Язучылар союзында поэзия мәсьәләләренә багыш лап. съезд алды бөтенсоюз киңәшмәсе уздырылды Киңәшмәне СССР Язучылар союзы секретаре Е Исаев алып барды Анда тугандаш республикалардан шагыйрьләр чакырылган иде Татарстаннан бу киңәшмәдә шагыйрь Р Гатауллин катнашып, бүгенге татар совет поэзиясе турында сөйләде 29 январьда Колонналы залда үткән зур шигырь кичәсендә катнашып, анда шигырь укыды КОРЫЧ КОЮЧЫЛАР ЯНЫНДА 5 апрельдә Магнитогорск төзүчеләр культура сараенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды Шигырь һәм җыр бәйрәме төсендә' үткәрелгән әлеге очрашуда Татарстаннан язучы һәм галим М Мәһдиев. шагыйрь 3 Мансуров чыгыш ясады Концертта «Яшьлек» халык татар башкорт җыр һәм бию ансамбле, металлурглар каласының башка үзешчәннәре катнашты. ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ 3 февральдә Мәскәүнең Үзәк Актерлар йортында РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе. РСФСРнын һәм ТАССРның Дәү ләт премияләре лауреаты Туфан Миңиул- лннның иҗат кичәсе булып узды Драматургның иҗаты турында СССРның халык артисты М. Сәлнмҗанов сөйләде Мәскәүлеләргә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары «Мои да тудык, монда үстек». «Диләфрүзгә дүрт кияү». «Әниләр һәм бәбиләр». «Моңды бер җыр» спектакльләреннән өзекләр күрсәттеләр. 15 мартта Әлмәт шәһәрендәге Төзүчеләрнең техника йортында шагыйрә К Була- тованың иҗат кичәсе уздырылды Кичәне Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретаре Ә. Гаффар ачты Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында А Га- фиятов сөйләде. Кичәде К Булатова шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар башка рылды Тамашачылар шагыйрәнең иҗатына багышланган күргәзмәне кызыксынып карадылар 17 мартта Казанның Актерлар йортында М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы. РСФСРнын һәм ТАССРның атказанган артисткасы Рә хилә Мнфтахованың иҗат концерты булды Ул Г Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Г Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарылган бу концертта театрның әдәби бүлек мөдире Р Такташ тамашачыларга халык шагыйренең иҗат юлы турында сөйләде Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты И Әхмәтҗанов Г Тукайның шигырьләрен укыды