Логотип Казан Утлары
Поэма

КҮПЕР 

 

һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер әдепкә бергә теркәлеп. Таш күпердә — бәйрәм! Ике авыл Өерелеп чыккан бу көнне, Бер мин генә ничек читтә калыйм. Дәшми калыйм әйтер сүземне? Таш күпердә — халык. Бәйрәм ләса! — Булгач булсын инде дип әнә Гали бабай «Әпипә»гә баса, һәм такмаклый: «Кай, кай, Ивана!» Язгы тантана бу. Өләшәләр Бер-берсенә чиккән кулъяулык. Бөтерелә күпер уртасында Чуваш кызы. Ымлый елмаеп — Егет булса, ташла1 , янәсе, кем... Булмый... Әмма биһуш мин синнән: Яңа сикереп төшкәнсеңдер кебек Бәширинең хикәясеннән 2 . Алкышлаулар нигә? — Барча халык Тел шартлата: «Вәт бу теттерә!» Бер пионер әнә сиңа диеп Йөгерә-йөгерә чәчәк китерә... Кайнаганбыз тарих казанында Алмаштырып гореф-гадәтне. Халыкларның бүген бердәм булып Дуслык җырын җырлар сәгате! РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛИН (1962) — яшь шагыйрь, «Кояшлы күзләр» исемле китап авторы. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли. 2 Руслар, татарлар, чувашлар—бертигез. Алар кешеләр И Яковлев, чуваш мәгърифәтчесе ...Китереп бәрә бозлар! Түзми күпер. Җыерыла да кабат ычкына. Багорлар да, колгалар да хәтта Коткаралмый аны һич кенә... Сәүдәгәрнең үз кайгысы: тагын Тоткарлана товар... Сүгенә. Күпер булып үзе сузылыр иде, Буе гына кыскарак менә. Нишләсә дә үз кодрәте ди-ди, Мулла абзый тора — канәгать. Сәүдә белән алыш-биреше юк, Аңа нәрсә...— Җәмәгать, ди,— Кайгырасы түгел, Болай да бик әйбәт, иншалла...— һәм кузгала... Вакыты юк аның: Яшь абыстай көтә мунчада. Каз тәне чыкканчы коен! Кем озаграк суда Тора ала — иң зур бүләк Чи «Каз боты» да шуңа. Сибелә көмеш тамчылар, Чәчри кояшкача. Берәү куа, берәү кача — Мәш килә бала-чага. Сары балчык — сабын монда. Үзенә күрә юыну — Нәп-нәзек муеннарыннан Тама елга дуены. Бүленмәгән. Беркем әйтми: «Бу су — безнең ярныкы!» ..Бер якта—чуваш авылы, Бер якта — татарныкы. Өйләре эре нараттан, Тәрәзәдә — гөлләре,— Төшләренә дә кермәгән Моннан йөз ел элгәре. Ике авыл... Карсак йортлар — Түбәләре иске салам. Ике авыл осталары Елга аша күпер сала. 1 Ташла (чув) — бие. 2 Зариф Бәширинең -Чуваш кызы Әнисә» повестена ишарә. Ашыкмый чуваш агае, Балтасының сабы сынган... Күпер сук имеш, бай күршең Тарантасларда узсынга. Ашыкмый татар остасы, Уйлары шул ук, күрәсең: Чукынып китсен! Чуваш белән Юк кыз алып, кыз бирәсе. Ә күпер кирәк! Тиз, диләр, Сәүдәгәрләр, поп һәм дәүләт. «Кыймылдагыз!» Булмый һич тә Өстәмә хак-түләү даулап. Даулап кара — шундый итеп Бирерләр берне... Янәсе, һаман шул ук әле бездә Мә сүзенең мәгънәсе. Ачуың ал да агачтан, Эшлә, туган, башны орып... Сузыла күпер — сиздермичә Күңелләрне тоташтырып. 3 И. Н Ульянов Чурачыкка3 берничә мәртәбә килә, мәгариф эше белән кызыксына. Документлардан Чурачыкның кыр капкасы ачык. Унлап кеше... Кунак көтәләр. Озаклады никтер. Көлә-көлә Җилләр исә, чыга үтәли... Каршыларга күптән әзер алар — Мичкәләрдә сыра күперә. Нигә озаклады? Тып-тын калып- Текәлгәннәр яңа күпергә. «Әнә килә, әнә!» — Ишетелә Бер ыштансыз куштан сөрәне. Зур сакалын рәтли Хүәдер дәдә, Алга чыга — Үзен бай дип белә, күрәсең. Ә кунакның йөзе көләч болай... (Тик шунысы: аты үшән бик.) Рәхим итегез! — Поп абзый да хәтта Билен бөккән була көчәнеп. Ипи-тоз күтәргән староста. Киң елмаю чыккан йөзенә. Пышын-пышын артта: «Зур нәчәльник, Шәһре Сембернең бу үзеннән!» Сораштыра кунак. Җавапларны Куя дәфтәренә теркәп тә... Чурачык — чуваш авылы Революциягә кадәр Сембер губернасына кергән.— Р. 3. ----- Ә МӘКТӘП юк... Поп тамагын кыра: — Мәктәп... ы-һы... Мәктәп — чиркәүдә... Кунак җитди: «Керик берәр өйгә?» һәм бер йортка төртеп күрсәтә. Поп үзенә дәшә. Хүәдер дә Үзенә әйди, тарта терсәктән. — Хәерче йорт, ник керергә анда? — Иярәләр эленке-салынкы. Салам түбә... Тач алачык инде. Аңлашыла: Ычтапанныкы! Идәне җир. Өч-дүрт бала шунда. — Хәлләр ничек? — Хәллә-әр... Хәл әйбәт. Түрдән узыгыз, әфәнделәр. Менә Тормыш җирдә безнең, бигайбә. ...Балалары елый. Салкын, шыксыз. «һәркөнне без шундый мәхшәрдә,— Кулын җәя хуҗа.— Белмим инде. Алга таба ничек яшәргә?» Попның вәгазь әзер: «Канәгать бул! Бигрәк күпне таләп итәсең». ...Ул арада почмактагы бозау Чәйни башлый ряса итәген. Күзе чепи балаларга карап Йөрәк әрни, үзәк өзелә. Укытырга кирәк сабыйларны, Якты кирәк алар күзенә. Кырыслана мөсафирның йөзе: — Төшенмәүче монда сирәктер — Офык яктыруын күрер өчен, Чувашларга мәктәп кирәген. Ычтапан да терелә. Пиччә4 ,— диеп Кулына аның барып ябыша: — Без... Зәйнетдин оста белән! Эшләр идек, валлаһ, ярышып... Ташламагыз, зинһар, ярдәмнән Сез, Чувашларга кирәк таяныч. Бар бәлабез наданлыктан безнең, Илья Николаевич! Гомумән, ул5 С.ембер губернасындагы чуваш мәктәпләре өчен күп эшләде И Яковлев Менә тагын җил кузгалды. Кузгалак-кузгалак карлар 4 Пиччә (чув.) — олы кешеләргә хөрмәт белән эндәшү И. Н. Ульянов күздә тотыла.— Р. 3. Бөтерелә, оча, уйный — Җилферди кышның туны. ...Чикмәнле чувашларга Илтә аны юлы. Эх, күчсә иде һәркемгә Җанындагы җылы... Гасыр ахыры гына бу, Караңгы төн, кысан, тар. Унҗиденче елга кадәр Шактый юл үтәсе бар. ...Ач-ялангач халыкларга Илтә аны юлы. Эх, күчсә иде һәркемгә Җанындагы җылы... Кем әйтә: башка халыклар Акыл ягыннан түбән? Бирегез кулларга китап, һәм баш өстенә түбә! ...Гади кешеләргә илтә Ульяновны юлы. Эх, җитсә иде һәркемгә Җанындагы җылы... Аракы белән томалап Күзәнәкләрен минең, Томана тамгасы сугып, Алып өнен, Бетереп булмый халыкны! Тырышулар әрәмгә. Уяна ул—тәхетләрне Китерә чәлпәрәмә. Махы бирмәс Зәйнетдиннәр, Ычтапаннар бу көрәштә, Ирек өчен изге яуда, Изелгәннәр — янәшә. Бәбкәләре торгызылган, Уйган инде тәрәз дә. Киң итеп, кояшка таба — Менә безнең дәрәҗә! Ашыгалар. Өмә белән. Монда барысы үз әле. Кычкыралар: «Бер, ике, өч!» һәм кемнәрдер: «Вз-зяли|» Э-эх, авыр бүрәнәләр! — Аргы якка чыгасы... Атлар түзә. Кешеләр дә... Бары күпер чыдасын! Нык торсын — ике ярга да Батырып тырнакларын. Күрсәтә дөнья, күрсәтә Безгә төрле якларын. Ә-әх, авыр бүрәнәләр! Күпер генә чыдасын,— Дилбегә белән өстерәп Аргы якка чыгасы. Ташып тора Зәйнетдиннәр, Хүәдерләр күтәрә. Тырышалар «шәп итәбез!» — Дигән сүзне үтәргә. Зур булсын ул, булсын биек, Ике авыл балалары Белем эстисе диеп, Эшлиләр. Шундый замана — Күп әле эшләнәсе: Офыкларда алсулана Яңа гасыр шәүләсе. АХЫРГЫ СҮЗ Таш күпердә бәйрәм дәвам итә. Шундый көндә вакыт әрәмме? — Килдем менә бии белмәсәм дә, Карап тордым язгы бәйрәмне... Тоташтырды күпер ике ярны. Ярлар бер-берсенә тартылды — Менә-менә кушылырлар кебек... Ләкин төрле шау-шу аркылы Сулар челтерәвен ишеттем мин, Тавышында аның моң-аһәң. Нинди моң ул? Белмәс идем, бәлки, Бу күпергә әгәр кермәсәм... Субайлары таштан. Ышанычлы — Әле тагын мең ел торырлык. Туктый калсаң — күперең булсын икән Гасырларны тоташтырырлык.