Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ХӘЗИНӘЛӘРЕН АЧУЧЫ

 

ФАТИХ УРМАНЧЕЕВКА 50 ЯШЬ

Соңгы берничә ел эчендә без бик нык баедык, рухи баедык Минем китап шүрлегендә хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан чыгарылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыфны, «Татар әдәбияты тарихы», «Татар халык иҗаты», «Дастаннар» Шулар янына Фатих Урманчеевның «Татар халкының героик эпосы» естәлде. Кайдадыр диңгезнең барлыгын тоясың, ерактан җиле биткә бәрелә. Ләкин тоясың гына, бар, син әле аның ярында түгел. Хыялда яшәгәне бер, үзен күрү һәм эченә керү, чуму — икенче. Бу әсәрләр миндә шундыйрак тәэсир калдырды. Алар чәчелгән, сибелгән иде. Хәзер җыелган, тупланган — алар әлеге диңгезне хәтерләтәләр, мин аларны күрәм. алар минем өчен реаль. Мин аларның бер төшкә җыелганнары өчен сөенеп бетә алмыйм. «Кыйссаи Йосыф»ның бәйрәмен иттек, «Татар халык иҗаты» чыгу уңае белән шатлыгыбызны уртаклаштык. Дастаннар томын төзегән, төпле, тирән мәкалә һәм искәрмәләр язган Флора Әхмәтоеаның зур хезмәте турында матбугат фикерен әйтеп узды. Фатих Урманчеев та — шушы өлкәдәге галим. Аңа илле яшь тулган көндә дәшми каласым килмәде. Минем бөтен гомерләрен бер эшкә багышлаган кешеләргә хөрмәтем зур. Шагыйрьләр шундый: шигырь белән керәләр, шигырь белән чыгалар. Фатих Урманчеев ерак Себердә Кызыл Маяк дип аталган кечкенә генә татар авылында туган. Башта шул авылда, аннан күршедәге казах авылында җидееллык мәктәптә белем ала. Казах педучилищесында укып, соңыннан Омск педагогия институтын тәмамлый Үз гомеремдә җырчы, композитор, шагыйрьләренең биографияләрен күп сөйләттем Кайсының әнисе җыр яраткан, кайсының әтисе гармунда уйнаган, кайсының бабасы яки әбисе әкиятче булган. Хәсән Туфанның табигатькә гашыйклыгы да әнисеннән, әнисе аңа еш кына йолдызлар турында сөйли торган булган. Фатих Урманчеев та нәкъ шушы юл белән фәнгә керә. Ул «әниемнең мөнәҗәтләре, авыл яшьләренең әйлән-бәйлән уеннары вакытында яңгыраган халык җырларына мәхәббәт мине ерак Себердән Казанга алып килде»,— ди. Шуннан бирле татар халык иҗаты аның төп эшенә әйләнә. Мин аны егерме елдан артык беләм. Татар шагыйрьләре иҗатында фольклор темасын кайчандыр ул күтәреп чыкты. Фатих Урманчеевның биографиясе гел институтлардан тора. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан Казан педагогия институтына, аннан Алабугага, Алабугадан Венгриягә. Әгер шәһәренең пединститутында ул — рус әдәбияты доценты. Ул анда да татар халык җырларын өйрәнүен дәвам иттерә Читтә ул җырлар күңелне тагын да ныграк кузгаталар. Ул хәзер яңадан Алабугада. Укыта һәм иҗат итә. Аның хәзергә чаклы татар, рус, казах, башкорт, венгр телләрендә татар һәм төрки халыклар иҗаты буенча өч монографиясе, болардан тыш «Советская тюркология», «Советская этнография», «Җолдыз», «Казан утлары» журналларында 70 тән артык зур күләмле мәкаләләре басылып чыккан. Венгриядә дүрт ел. Аз вакыт түгел. Төрле халык җырларына, моңнарына колагы кечкенәдән үк сак кеше өчен бу аз вакыт түгел. Фатих Урманчеевның күңелендә бу ике халыкның иҗаты — җырлары белән бәйле нәрсә дә булса бардыр әле. Читтә күңелгә уйлар күп керә. Мин яңа хезмәтләр өмет итәм. Татар халкының күңел байлыгы Венгрия чикләренә дә барып җиткәндер дип уйлым. Ә Фатих Урманчеевка, талантлы интернационалист галимгә, иҗатында уңышлар телим