Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИРЛӘР БУЛЫЙК

 

 

Безнең аралар нилектән бозылгандыр — әлегә хәтле төшенеп җитә алмыйм, билләһи. Югыйсә, өчебез дә бер бүлмәдә, бер бүлектә эшлибез. Алексей Васильевич белән дә, Сергей Петрович белән дә серләр уртак иде. Инде менә нишләптер икесе дә минем белән исәнләшми башладылар. Читен, бик читен хәл, әлбәттә. Башта Алексей Васильевич белән Сергей Петрович арасыннан кара мәче йөгереп үтте. Ярый әле мин килештердем үзләрен. Тик... Үз башыма булдымы соң?.. Чү, барысын да тәртибе белән сөйлим әле. — Соң, син түгел инде... Синнән якын дустым юк. Шул Алексей дуңгыз! — Алексей?! — көтелмәгән сүздән башымны шундый кисәк борганмын, муеннарым шыгырдап китте.— Син нәрсә, дустым, сул аягыңнан тордыңмы әллә бүген? Яз галәмәтедер дисәң... Ипләп кенә аңлат әле. Ләкин Петрович, тагын бер кат кулын селтәп алды да, үзенең кәгазьләренә борынын төртте. Ул арада Алексей Васильевич әйләнеп кайтты, Сергей Петровичка бер акаеп карады да үз урынына барып утырды. Озак та үтми, директорга Сергейны чакырып алдылар. Мин инде Алексейны сөйләштермәкче булам. — Карале. Васильич,— дим әкрен генә.— Бу Петровичка нәрсә булган? Син дә миңа кырын карыйсың кебек... — Әй, юкны сөйләмәсәнә,— дип, караңгы чырай белән генә көрсенеп куйды Алексей.— Синең белән минем арадан җил дә үтәрлек түгел. Бөтен гауганың башы әнә теге ишәктә. — Нинди ишәк ул тагын? Бу хикмәтләр узган язда ук башланды. Бүгенгедәй хәтерлим, атнаның беренче көне иде. Эшкә йөгереп дигәндәй килеп керсәм, минем дуслар әллә кайчан исәпхисапка утырганнар, каләм кыштырдаталар. Күреп алдым: хәлләр булган монда — өстәлләрен үк икесе ике почмакка этеп куйганнар. Шулай да минем кәеф шәп, авыз ерык: — Сәлам! — мин әйтәм,— нәрсә, урын бүлешә башладык мәллә? Дәшмиләр. Сәламне дә алмыйлар. Бер-берсенә очып кунарга торган яшь әтәчләр кебек, каш астыннан гына карап-карап куялар. Шунда да уен-көлкегә бормакчы булам: — Әллә ялгыш килеп кердем инде? — дим.— Алайса, таныш булыйк: мине Виктор Викторович диләр. Ә сезне, иптәшләр, кем дип белик? Авызларына су капканнардыр болар!.. Берни эшләр хәл юк, өстәлем янына килеп утырам да эшкә чумам. Мин дә дәшмим. Барыбер телгә килерсез әле, күгәрченкәйләрем... Түземлек бездә дә җитәрлек. Бер сәгать эшлибез. Ике сәгать... Шылт та юк. Шул чак телефон шалтырый: Алексей Васильевичны директорга чакыралар. Ул кабинеттан чыгу белән, Сергейга ташланам: — Бу нәрсә инде?! — дип, турыдан ярам: — Алексейга минем ни зарарым тигәне бар? Бәлки, син аңлатырсың? Хәер, син дә минем белән сөйләшмисең бит әле... Петрович кул гына селтәде. — Кабахәт! — ди. — Кем кабахәт?.. — Безнең конторада ишәк бер генә: ул да булса — Сергей. — Фью! — дип сызгырып җибәрдем. Сызгырырсың да шул, абзы- каем... Эшләр болайга киткәч... Мин исемә килә алмый торганда ишектә Петрович күренде. Хәзер инде директорыбыз мине дәшә икән. — Ярар, хуҗа янына кереп чыгыйм әле, аннары сөйләшербез,— дидем мин дусларыма.— Болай бер дә килешми: дус булып йөрдек-йөр- дек тә җиде ятка әйләндекме? Нәрсә бүлешәсегез бар?! Директор яныннан чыккач, иң элек Алексей Васильевичны тәмәке тартырга чакырдым. Күзгә-күз карап кына сөйләшергә исәбем. — Дустым! — димен, пинжәгенә ябышкан төкләрне чүпләштергән булып, йон уңаена сыпырам моны.— Сүземә колак сал әле. Сезнең ара бозылудан да мәгънәсезрәк ни бар? Кем белән бәйләнәсең диген әле! Сергей Петрович белән бит. Дөнья бәһасе кеше белән. Кайсы гына яктан карасаң да, әйтергә кирәк, безгә үрнәк булырлык. Хатыны өстеннән йөрми, кеше кесәсенә керми. Ә эштә аннан булдыклырак тагын кем бар? Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, үзе — китап сөючеләр җәмгыяте әгъзасы. Исеңдәме, былтыр ул безгә нинди китаплар табып бирде? Купер, Толстой, Куприн, тагын кем соң әле, аты коргыры... Әй, сөйләп бетерерлекмени аның яхшылыкларын? Ичмаса, шунысын гына әйт: нәрсә бүлешә алмадыгыз соң?„ — Шул җәйге ял аркасында инде...— Алексей борын астыннан мыгырдап куйды.— Беләсеңме, минем исәп август аенда ял итү, ул тинтәк тә... Августны сорый. Бер бүлектән икебезне берьюлы директор җибәрми ич инде, ә ул, ишәк, миңа юл куймый, һаман киреләнә. Август миңа кирәгрәк бит. Хатынның ялы шунда туры килә. — Дускаем! — Мин инде Васильичны кочаклап ук алдым.— Ирләр булыйк! Бездәй асыл ирләргә шундый юк-бар өчен ара бозу данмыни? Аннары, белгәнемчә, Петрович быелгы ялын августта алырга җыенмый да лабаса... Васильичның авызы колакка җитте. — Кит әле... Юри әйтәсеңдер? — Чын инде! Миңа әле генә директор үзе шулай диде. Без кабинетка әйләнеп кайттык, аннары мин шунда ук Сергей Петровичны тәмәке тартырга чакырдым. Килештерергә икән — килештерергә инде! — Тыңла әле, дустым! — дидем, ишектән чыгу белән, Сергейның иңенә кулымны салып.— Син башта кем белән бәйләнешкәнеңне яхшылап уйла. Башыңны эшләтеп кара да әйт: кем ул безнең Алексей Васильевич? Ә? Я, я, оялма... Шул-шул! Безнең контораның иң шәп шахматчысы — бу булдымы бер. Турысын әйткәндә, шахмат буенча хәтта миннән дә уздыра бит ул... Икенчедән, Алексей Васильевич — үз эшенең остасы, икенче квартал инде директордан бер кисәтү алмыйча эшли. Өченчедән.- Ну, ниһаять, ул бит әле безнең иң якын дус!.. Нәрсә бүлешә алмадыгыз соң? Ичмаса, шуны гына булса да әйтә аласыңмы син миңа? — Ни бит, хатынның җәйге ялы быел августка туры килә...— дип, инде миңа таныш җырны суза башлады Петрович. Үзе шундый гөнаһсыз күзләрен миңа текәгән.— Ә теге дуңгыз... — Ишеттем, ишеттем,— дип бүлдердем мин аны.— Менә бит ничек, ахмакларча бер-береңнең якасыннан алырга мөмкин. Әле үзебез дуслар имеш... Ирләр булыйк! Син соң, һич югы, Алексейның быел отпускыга августта китәргә уйламаганын беләсеңме? Чү, шаулама: миңа моны әле генә директор үзе әйтте. — Дөресме шул сүз? — Петрович миңа елыша ук төште.— Әйтеп куюыңа рәхмәт инде, дускай. Чынлап та, бигрәк мәгънәсез гауга килеп чыгар иде бит... Иртәгә үк безнең өстәлләр бергә торыр, болай булса. Икенче көнне, чыннан да, бүлмәбез элеккеге хәленә кайткан, арабызда ирләрчә нык дуслык уранашкан иде. Ә менә өченче көнне... Өченче көнне иртән эшкә килсәм — минем өстәлне үзләренекеннән аерып, ишек катына ук китереп куйганнар. Аны кире үз урынына тартмакчы булып азапланган чагымда, Алексей Васильевич белән Сергей Петрович, кочаклашып дигәндәй, тәмәке тартырга чыгып киттеләр. Менә шул көннән бирле алар минем белән сөйләшмиләр. Инде өчебез дә ял итеп килдек, озын кыш үтте, озакламый тагын отпускыга җыенасы, ә мине дусларым һаман күрмәмешкә салынып йөри... Нәрсә булды безгә, һич аңлый алмыйм! ...Ә, теге чакта директорның мине нигә чакырганын беләсегез киләдер әле... Сүз җәйге яллар турында барды анда. Мин инде өйдәге хәлләрнең шактый киеренке булуын, шуңа күрә отпускыны хатын белән бергә, ягъни август аенда аласым килүен әйттем. Тәки ышандырдым бит ул чакта ди' ректорны!