Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИМТИХАН

Сөенече эченә сыймады Люданың. Шулай булмыйни, ул бит бүген аш-су әзерләүчеләр мәктәбен тәмамлап чыкты. Тәмамлады дип әйтү генә аз булыр. Бик яхшы тәмамлады ул аны. Димәк, бүгеннән башлап, Люда мөстәкыйль рәвештә эшли башлаячак. Әмма ләкин Людмила Булочкина эшләячәк ашханә мөдире — ясалма чәче өстенә ак калфак кадап куйган мөлаем гына ханым кыз кулына эш бирергә ашыкмады. — Хуш-хуш! — диде ул аның документларын караштыргалап.— Болай ару гына күренәсең. Шулай да башта Авдотья Макаровнадан сабак алуың хәерлерәк булыр... Өйрәнчек булып... һәрхәлдә, комачау итмәс. Нишләр хәл дә юк, яшь белгеч борынын салындырып, мөдир артыннан иярде. Коридор буйлап бераз атлагач, алар бер ак «чүмәлә»гә барып төртелделәр. Бу шул үзе — Авдотья Макаровна дигәннәре булып чыкты. — Менә, хөрмәтле Макаровна, үзеңә тагын бер шәкерт! — диде мөдир күтәренке тавыш белән.— Безнең коллективның яртысы синең тәҗрибәле кулың аша узды, шаять бу кызга да әйбәт остаз булырсың... «Ак чүмәлә» кызга өстән аска таба карап: — Яра-ар,— дип телгә килде.— Мин аны боерган булса, бәк тиз... тефү, шайтан алгыры, би-ик тиз кеше итәрмен. Мөдир киткәч, Макаровна кызга сорау бирде: — Мәптегеңдә сабагыңны ничегрәк укыдың соң син, Нечкәбил? — Бик яхшы,— диде Булочкина, ләкин аның тавышында масаю-мак- тану әсәре юк иде. — Алайса анда өйрәнгәннәреңне башыңнан чыгарыл ташла, оныт син аларны! — дип киңәш итте яңа остазы.— Шунда гына чын-чынлап аш-су остасы булырсың. Я, башладык. Иң әүвәлтен борщ пешереп карарсың... Ярый, борщ икән, борщ. Булочкина иң мөһимен белә: беренче адымнан ук сынатырга ярамый, һәм ул училищедагы яраткан укытучылары өйрәткән иң яхшы рецептларны хәтерендә барларга кереште. Шуларны исәпләп, пешерү-төшерү эшенә керешүе булды, кинәт артта Макаровнаның ачулы тавышы күкрәде: — Ни эшләвең бу, ә? Әллә кунаклар каршыларга җыенасыңмы? Булочкина каушап калды: — Ник, нәрсә?.. Беркемне дә... җыенмыйм. — Алайса ни чуртыма казанга шулкадәре нәрсә тутырасың? Йәзе борщны шулай әзерлиләр? Болай итсәң, гомереңә чыра кебек сузаеп йөрерсең! — Артыграк бөгеп ташлавын чамалап, остазбикә тавышын баса төште.— Борщ ни ул, беләсеңме? Борщ ул, җаныкаем, токмачлы аш кына түгел сиңа. Борщ ул — кибәрнәтикә. Барысы да буталган, берсенең дә башын-азагын табалмассың. Шулай булгачыннан ни чуртыма шулхәтле әйбер тутырырга казанга? Ашка нәрсәләр, күпме салынуын билгели торган прибор юк әлегә, шөкер... Икенче көнне Булочкинаны кофе кайнатырга куйдылар. Кыз мондый вак-төяк эш биргәнгә үпкәләгән иде дә, әмма кофе әзерләү «кибернетик аш» пешерүдән дә кыенрак булып чыкты. — Әт-тә-тә-тә! — дип кычкырып җибәрде Макаровна, шәкертенең ялгышын бик тиз күреп алды.— Әнә син нинди юмарт икәнсең. Кофе ул бә-әк кыйммәтле нәрсә, җаныкаем. Аны үтә бәрәкәтле тотарга кирәк. Син менә шулай чүт-чүт кенә, чеметемчеметем генә сал. Юри-мари төсе чыкса, шул бә-әк җиткән. Аның каруы шикәрне, шикәрне жәлләмә. Шикәрнең хакы — шалкан бәясе генә. Татлы су чөмергән кеше чуртымны да сизми ул. Өстәвенә рәхмәт әйтәчәк. Псйхология... Нибучь, хуш исләр бөркеп торган, куян каны кебек кофены үзең дә яратасыңдыр әле,— дип күз кысты остазбикә.— Вәт шул-шул. Алайсам, өлкәннәр сүзен тот, Нечкәбил... Шул рәвешчә, Булочкина бу ашханәдә әзерләнә торган һәммәки ризыкны әзерләргә өйрәнде. Хәер, ул ризыкларның саны алай ук күп тә түгел иде түгелен. Шулай да Макаровнаның аш пешерү серләренә төшенеп җиткәнче кызга шактый тир түгәргә туры килде. Ниһаять, соңгы «сынау» —Люданы аш салып торырга билгеләделәр. Авдотья Макаровнаның әйтүенә караганда, ризык бүлгәндә, ашчының барлык уңай һәм тискәре сыйфатлары берьюлы күренә икән. — Әйтик, син гуляш салып торасың,— дип смена алдыннан соңгы күрсәтмәсен бирә башлады остазбикә.— Саранланма. Гуляш ул кибәрнәтикә дә, психология дә түгел сиңа. Гуляш ул, җаныкаем, тулы бер математика! Кайбер чүпрәк башлар ни өчен жалобалар кенәгәсенә эләгә дисең? Саранга күрә, карун булган өчен эләгә. Ә син жәлләмә, тутырып сал— гарнирны... Йөз илле тиеш икән, йөз иллене сал. Шулпасын да кызганма. Ә ит...— анысы кыйбатлы ризык... Аңлашыламы?.. Нәтиҗәдә — күләме тиешенчә... Хет министр үзе килеп үлчәсен. Математика! Әмма Булочкинаны шулпалы ашлар салып торырга билгеләделәр. Ашханә ишегендәге кисәү агачы кадәрле келәне ычкындыруга, буаны ерган ташу сыман халык агылып керде. Булочкина дулкынлануын сиздермәскә тырышып, чүмече белән шулпаны болгатып тора башлады. Янәсе, күрегез, шау судан гына түгел бу, куесы да бар төптәрәк. Әмма, Макаровнаның утлы карашын тоеп, шулпаның сыегын гына шурылдатты... Эштән соң Люданы мөдир кабинетына чакырдылар. Остазы ап-ак чүмәлә булып анда утыра иде инде. — Я, Макаровна, Булочкинага ышанып эш кушарга буламы инде? — дип сорады мөдир. Остазбикә калын муенын бөтен гәүдәсе белән борып, Людага карады, майлы пилмән кебек иреннәре елмаюдан әкрен генә ерыла башлады. — Башы бар бу Нечкәбилнең,— диде ул аналарча йомшак тавыш белән.— Бераз кыюрак та булса... Ярый, анысы инде — тора-бара... Кызны эшкә ярый башлавы белән тәбрик иттеләр. Люда исә училищедан соң бу ашханәдә әле тагын өч ел чиләнергә тиешлеген уйлап, авыр көрсенеп кенә куйды.

Русчадан ШАМИЛ МАННАПОВ тәржемэсе.