Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИҢҮЛЕ ЯШЬЛЕК

Без яшьлеккә... вокзаллардан киттек, Калды кызлар озатып тын гына. Әллә тузгып каз өмәсе узды — Фронт күмелде бала йонына. Шинель кидек — гүя канат чыкты, Шинель икән егет канаты: Паспорт түгел, унҗидедә шинель Гражданлыкны безнең аңлатты. Без яшьлеккә килдек — йөгереп түгел, Ә шуышып җирдән туш белән... Гүя бөтен яшәешкә безнең Төтен исе сеңгән шинельдән. Көннәр йөгерә ут чыккандай алга. Кимемәгән тарткан йөгем дә. Дирбиясе чишелмәгән аттай Ятармын мин ауган җиремдә. Өйрәтәләр: инде акыл җый, дип, Тормышта, дип, артык көчәнмә. Нишлим: күнеккәнмен тарту көчен Җиңү көче белән үлчәргә... Күңел белән яшьлегемә китәм, Әйтерсең, мин нидер оныткан. Кире кайтам, гүя, шинель киеп — Кайткан кебек алгы сызыктан. Җыр канатында Юк, үкенмим иртә туганмын дип. Соң туганмын дип тә көрсенмим: Сайлаганмын җанга хуш килерлек Кырыс заманнарның берсен мин. Чакырылмаган кунак түгел идем — Шуннан зурын өмет итмәдем. Бар чагында илем жәлләмәде Бәрәңгесе белән икмәген. Чибәрләргә күзем төшсә төште, Кызыкмадым малга, чиннарга. Алсам бары бер өстенлек алдым — Батырлыкны зурлап җырларга. ИСЛАМ БЕЛЯЕВ (1926) берничә шигырь җыентыгы авторы. Казанда яши. Йөрәк калды сугыш кырларында, Ярасыннан саркый кайнар кан: Батырларны онытылудан саклап, Әйтерсең, ул үзен шартлаткан. Алар исемен, гүя, каны белән Маңгаена язган ташларның. Әйтмәс илем, җиңел җырладың, дип, Икмәкне, дип, бушка ашадың. Камалулар, чигенүләр булды, Әсирлекне хәтта татыдык. Бирелмәгән Брест крепосте кебек Яши бездә барыбер батырлык». Юк, үкенмим, иртә туганмын дип, Соң туганмын дип тә көрсенмим: Елларны җыр канатында кичкән Җиңү солдатының берсе мин! • Әйткән сүзме — алтын, әйтмәгәнме — Сынап карамадым һич әгәр. Тик һәр сүзе солдат антының Җиңүләргә иде бәрабәр. Яшьтәшем Яшьлек калыр Май аена керә һәр ел өмет, Әйтерсең лә, хисләр яңара... Җиңү тугач, миңа мыек чыкты, Унтугыз яшь безнең арада. Сизмәдем дә чал кунганын чәчкә, Яз арты яз. гүя, яшәртте, һәр ел саен Май әйләнеп кайтты, Җиңү кайтты ияртеп яшьлекне. Хатирәләр кат-кат яңаралар. Искә төшә Җиңү юллары. Миңа инде тиздән алтмыш тула, Ә Җиңүгә — кырык тулганмы?! Мин үләрмен бер көн — Җиңү калыр: Бәлкем мең яшь тулыр аңарга... Кырык бишнең Тугызынчы мае Яшьлегемне саклар һаман да. Эзләмәдек ул чак агым җаен, Сайламадык юлның такырын... Чиреге дә әле түләнмәгән Яуда исән калу хакының. Индустрия белән бергә үстек, Без кендеккә-кендек берегеп. Ана сөте миңа кимрәк тигән, Ә ул «имгән», имеш, җен кебек. Ай үсәсен көн үсте ул батыр: Яшьтәшләр, дип безне кем әйтер. Кем уйлаган, авыр сәгать килгәч. Түләр дип ул миңа әҗәтен. Хәтерлим мин фашист яуларының Күкрәгемә төбәп атканын. Индустрия, мине аралап, Куйды шунда корыч калканын. Ул егылса, мин җан өрдем аңа, Ул көч бирде миңа, мин аусам, Яралар тиң. Чакрымнар да тигез, Үткән юлга борылып карасаң. Без — яшьтәшләр. Теге ерак чорда Туган кебек бер үк анадан. Икебез дә куәт алып үстек Ил Җиңүгә салган маядан.