ҖИДЕ МЕҢ ТӨРЛЕ БОРЧАК
Ленин каласында ак төннәр хакимлек иткән көннәрнең берсендә Бөтенсоюз үсемлекчелек институтына һиндстан башкаласыннан хат килде. — Борчакның туган җиреннән! — дип, шатланып кулына алды аны Рауза һадиевна.— Мәскәүдә К. А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе аспирантурасын тәмамлап киткән Балрам Шарма язган. «Хөрмәтле Рауза һадиевна! Бу хатымда сезнең «Борчак», «Борчак генетикасы һәм селекциясе» дигән ике китабыгызны инглиз теленә тәрҗемә итүем турында хәбәр итәргә ашыгам,— дип яза Дәһлидәге һиндстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре.— Шул уңайдан сезгә берничә соравым да бар китапларыгыздагы рәсемнәрнең тел нөсхәләрен җибәрә алмассызмы икән?..» — Яшь белгечнең үтенечен ничек канәгатьләндермисең инде?! — диде Рауза һади- еана хатны укыгач.— Бүген үк җибәрәм! Тик, күпме генә эзләсә дә, берничә рәсемне таба алмады ул. Күрәсең, типографиядән кире кайтармаганнардыр. Аларны яңадан ясарга кирәк. Дөрес, аның бу яктан рәссамнарга ялынасы юк. Китапларын үзе бизи ул. Рауза һадиевна рәсем ясар өчен кирәкле каләмнәрен, кара тушьлы шешәсен алып куйды- Өстәлнең аргы башына борчак гербарийларын урнаштырды. Кузаклы сабакларның сурәте ватманга төшә башлады. Кичен инде Шармага җибәреләчәк хат та әзер иде. Рәсемнәр дә. яңалыклар да һиндстанга кнтте. Рауза элемтә бүлегеннән әйләнеп чыкканда, кичке җиде тулып узган иде инде. Тик шулай да. эш сәгатем төгәлләнде дип, Н. И. Вавилов исемендәге Ленин орденлы һәм Халыклар дуслыгы орденлы Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының өлкән фәнни хез- мәткәр-консультанты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рауза Макашева өенә ашыкмады. Герцен урамына урнашкан фәннитикшеренү үзәгенә кабат килдеЭш бүлмәсендә аны, башка вакыттагы кебек үк, остазларының рәсемнәре каршылады. Менә дөньяга атаклы ботаник, селекционер академик Н. И. Вавилов Рауза Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең беренче президенты Николай Ивановичны беренче тапкыр 1939 елны Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының фәнни утырышында күргән иде. Бөек галимнең сөйләү осталыгына, фикер киңлегенә таң калды. Аның имзасы белән чыккан һәрбер язманы укып баруны гадәткә кертте. Фәнни эшкә тәвәккәлләр алдыннан Рауза Советлар Союзын иңләп-буйлап чыккан, дөньяның уналты илендә экспедициядә булган Николай Иванович Вавилов хезмәтләре белән таныша торган иде Янәшәдә — киң күңеллелеге, таләпчәнлеге йөзенә чыккан Г. Д Карпеченко фотосы. Рауза Ленинград дәүләт университетының биология факультетында укыганда, ул үсемлекләр генетикасы кафедрасы белән җитәкчелек итте, 1939 елда, Рауза аспирантурада калгач. Георгий Дмитриевич кызның фәнни җитәкчесе булды. Тик, сугыш башлану сәбәпле, диссертацияне төгәлләп өлгерә алмады Рауза. Стенадагы өченче фотодан институтның кузаклц! культуралар бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы профессор Н. Р. Иванов карап тора. Илдә җиңү таңы балкыгач, Николай Родионович Раузаны аспирантурага яңадан чакырды Борчаклар дөньясы белән таныштырды. Аның турында: «Бу бик әрсез, талымсыз культура,— дип сөйләде.— Илнең теләсә кайсы ягында үсә. Аксымга бай. Саламын органик ашлама итеп тә файдаланалар. Борчак басуларда азотны арттыра. » Аннары алар диссертация турында тәфсилләбрәк сөйләштеләр. Теманы ачыкладылар «Ленинград өлкәсендә борчакны селек- цияләүдә беренче кулланма». Районлашкан Сортларның нинди уңай сыйфатлары һәм җитешсезлекләре бар? Иртә өлгерүчән, авыруларга каршы торучан, аксымга бай һәм мул уңыш бирүчән борчак булдыру өчен селекционерлар нинди генетик кулланмага мөрәҗәгать итәргә тиешләр? Аспирант шуңа охшаш сорауларга җавап табарга тырышты. Л Тәҗрибәләр Пушкин шәһәрендәге Үзәк селекция һәм генетика тәҗрибә станциясендә үткәрелә. Анда барыр алдыннан, коллекцияләр белән эш итәсен уйлап, Рауза һадиевна орлык саклагычка керде. Борчак язмышы белән кызыксынып, тимер савытларның капкачларын ачты, кадерле бөртекләрне учына алды. Шул чак аның күзенә ят орлыклар чалынды. — Николай Родионович, карагыз әле!.. — Люпинны әйтәсезме? — Николай Родионович җитди иде.— Минем «гөнаһ» ул. Ленинград блокадасы вакытында күселәрне шулай куркыттым. Корткычлардан котылыр әмәл калмаган иде. Калай савытларга да тешләре үтте бит, ә менә люпинның үзенә түгел. исенә дә чыдамыйлар, чөнки составында алкалоидлар күп. Н. Р. Иванов, шул сүзләренә ялгап, институт хезмәткәрләренең сугыш чорында күрсәткән батырлыкларына да тукталды: — Дежур торганда, бөтен дөньядан җыелган авыл хуҗалыгы культуралары коллекциясендәге ике йөз меңнән күбрәк үсемлек орлыкларына ник берәүнең кулы күтәрелсен?! Сакладык! Чит ил галимнәренең кайберләре моңа ышанмадылар. Англия профессоры Дарлингтон 1935 елда «Табигать» журналына: «Ачлыктан шашкан ленинградлылар атаклы коллекцияне ашадылар»,— дип язып чыкты. Соңыннан, институтка кереп, коллекцияне үз күзләре белән күргәч, аңа кызарырга туры килде. — Әйбәт сакланган бу орлыклар!—дип, Рауза да әңгәмәгә кушылды.— Тәҗрибәләрне иркенләп үткәрергә була! Коллекция байлыгы белән яхшылап танышкач, Рауза сынау эшенә кереште, һәр савыттан йөзәр бөртек санап алды да, берәр квадрат метрлы җиргә чәчте. Үсеш тизлеге турындагы мәгълүматларны һәр көнне дәфтәренә яза барды, һәр сабакның буыннары исәпкә алынды, чәчәкнең кая урнашуы билгеләнде. Аны җиденче-унберенче буыннарда күрсә, мәгълүм закончалыкка нигезләнеп: «Бу борчак тиз өлгерәчәк»,— дигән нәтиҗә ясады. Чәчәкләрне уникенче-унбишенче буыннарда очрату — әлеге үсемлекнең өлгерү (вегетация) чоры уртача дигән сүз иде. Моннан да югарыракка «сикергән» чәчкәләр исә кара көздә дә орлык бирмәячәк. Уңыш өлгерер чак җиткәч, Рауза һадиевна башка сорауларга җавап эзләде: һәр буында күпме кузак бар. бер кузакта ничә борчак, авырлыклары нинди? Өч ел кабатлады ул бу тәҗрибәне, һәр сортка өч тапкыр бәя бирде. Борчакның бөтен серләре ачылды кебек: селекционерлар файдалансыннар гына! Кандидатлык диссертациясен яклагач, Рауза һадиевна кузаклы культуралар бүлегендә эштә калды. Борчак коллекциясен системалаштыру белән шөгыльләнә башлады. Җитәкчесе Николай Родионович Ивановның әледән-әле кабатлый торган: «Эшләргә генә түгел, язарга да кирәк. Тәҗрибәләр һәм доклад ясау белән генә чикләнмичә, ачышларны фәнни мәкалә хәленә китерергә кирәк!» —дигән сүзләре яшь галименең тормыш закончалыгына әйләнде. Н. И. Вавилов, Г Д. Карпеченко, Н. Р. Иванов кебек талантлы шәхесләр Рауза һадиевнаның фәнни эшчәилегендә гомерлек маяк булып калдылар. Шуңа күрә ул алариың фоторәсемнәрен эш бүлмәсенең түрендә тота. Гомумән, язмышыннан канәгать ул. Коллективтан уңды. Жанының һәр талпынышына таяныч табып була монда. Кайчак туган телдә сөйләшәсе килә башлый. Андый вакытта яшелчәләр бүлегенә керә, лаборант Гали Бәхтиев белән Татарстан турында гәпләшеп алалар. — Әйдәгез, Гали Харисович, кайтырга бергә чыгыйк әле,— ди еш кына Рауза ханым.— Юл уңаенда туган яклар турында да сөйләшербез! Гали Бәхтиев бик теләп ризалаша. — Үзем дә бүген сезне искә алып утырдым әле, күңелне бер сорау кытыклап торды. — Нинди сорау ул? — Фамилиягез кызык сезнең. Кайдан алынды икән ул? Күпме йөреп тә Макашев фамилиясен бүтән бер дә очратканым юк. — Үземә дә кызык тоела иде ул, Гали,—диде Рауза һадиевна көлемсерәп, аннары ачылып сөйләргә кереште.— Тик, серенә төшенгәч, күңелсезрәк булып калды. Мин туган якта, ягъни Татарстанның Алабуга районындагы Тургай авылында, әтигә таныклык тутырганда, Мөхәммәтша бабай исемен бозып, Макашев фамилиясе ясаганнар. — Ә-ә! Игътибарсызлык тарихы гына икән.— Алар көлешеп алдылар — Шулай да якташларыгызга үпкәләргә ярамый: сирәк очрый торган фамилия ясаганнар да куйганнар! Рауза һадиевна кырык ел эчендә борчакка кагылышлы нинди генә мәсьәләләргә тукталмады — борчакның килеп чыгышы, төзелеше, классификациясе, аны үстерү технологиясе, чәчәк ату һәм серкәләнүнең биологик үзенчәлекләре, сортларның сыйфатын яхшырту ысуллары, авыруларга каршы көрәш чаралары — һәммәсен җентекләп өйрәнде. Хезмәтләрен матбугатта чыгарды. 1973 елда, «Колос» нәшриятының Ленинград бүлегендә Рауза һадиевнаның селекционерларга, фәнни хезмәткәрләргә, агрономнарга адресланган унсигез табаклы «Борчак» исемле китабы дөнья күрде. — Минем докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил иткән бу китапның «Үстерү технологиясе» бүлеген Татарстан АССРның атказанган фән эшлөклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы А. А. Җиһаншин язды,— ди Рауза һадиеена.— Ул Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында еллар дәвамында алып барылган алдынгы тәҗрибәне яктыртты. Әлеге ысулларга хәзер һиндстан авыл хуҗалыгы белгечләре дә таяналар Чөнки, ике ил арасындагы махсус килешү буенча, 1983 елда, Балрам Шарма китапны инглиз теленә дә тәрҗемә итте. 4 Академик Н. И. Вавилов тәкъдиме белән чыгарыла башлаган «СССРның культура- ланган флорасы» сериясендә дә кузаклыларга багышланган дүртенче томның борчак турындагы бүлегендә (1979) Рауза һадиевнаның утыз еллык хезмәте чагылыш тапты Анда искәртелгәнчә, Татарстанда — борчак, Башкортстанда—борсак, Чувашстанда — пурзя яки парса, Мордовия АССРда кенав дип йөртелүче бу культураның күпчелеге РСФСРда, шул исәптән Идел буенда игелә. Бу зонада Татарстан өлешенә киң мәйдан туры килә. Р һ. Макашева язганча, республикабыз колхоз - совхоэларының борчак силосы хәзерләү тәҗрибәсе дә игътибарга лаек Сортның чисталыгын билгеләү өчен агроном-орлыкчыларга, селекционерларга, колхозсовхоз җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы уку йортлары студентларына тәкъдим ителгән ике китапта— «Авыл хуҗалыгы культураларын агробацияләү буенча кулланма» (1976) белән «Яшелчә культураларын һәм тамыразыкларны агробацияләү буенча кулланмаида (1982) Р һ. Макашева кырык сигез төрле борчакка фәнни анализ ясаган. — Менә аларның берсе,— ди Рауза һадиевиа, савыттагы борчакны кулына алып.— «Казанский 38» сорты бу. Бөтенсоюз үсемлекчелек институты коллекциясе каталогына 5705 нче итеп теркәлде. Туган җире — Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты. Авторы — В. 3 Шакуров Татарстанда 1966 елда районлаштырылды. Ул ямь-яшел булып тишелеп чыга. Сабагының озынлыгы — 80—120 сантиметр. 16—20 буын үстерә. Чәчәкләре ак Кәкрерәк кузаклары биш-алты сантиметрлы була, кузакта — дүрт-сигез борчак. Ачык-сары, кызгылт-сары төстәге орлыклары түп-түгәрәк, мең данәсе 230— 245 грамм тарта Составында 22—27 процент аксым бар. Уртача — 76—84 көндә өлгерә. Аерым алганда, Татарстан АССРның алты сынау участогында һәр гектардан уртача 22,9— 25 әр центнер уңыш бирде... «СЭВның халыкара классификаторы» (1981) дигән белешмәне төзүчеләр исемлеге дә Р Макашева фамилиясе белән башлана. — Миңа, Советлар Союзы вәкиле буларак. Экономик Ярдәмләшү Советының ГДРда 1978 елның октябрендә үткәрелгән утырышында катнашырга туры килде,— ди бу уңайдан Рауза һадиевиа.— Венгрия, ГДР, Болгария, Польша, Румыния, Чехословакия галимнәре белән берлектә, борчак сортларын исәпкә алуның яңа системасы турында сөйләштек. Аннары «СЭВның халыкара классификаторы» проектын карадык. Монда сортларның киңәйтелгән тасвирламасына таянып эш иттек. Бу ысул кәгазь боткасыннан коткарды, информацияне ЭВМда эшкәртергә мөмкинлек туды, селекция өчен кулланмалар эзләүне гадиләштерде. Электрон-хисаплау машиналарына таяну, әлбәттә, эшне тизләтә. Әгәр Бөтенсоюз үсемлекчелек институты коллекциясендә сакланган борчакларның җиде меңләп төрен гадәти ысул белән генә тикшерә башласаң, күпме вакыт таләп ителер иде. Бүгенге темплар исә ашыгырга куша. Чөнки авыл хуҗалыгына кузаклы культураларның төп вәкиле булган борчакның иң отышлы сортлары кирәк. Бүгенге көндә әлеге җитди проблеманы хәл итүдә Рауза һадиевнаның җиде аспиранты да катнаша Николай Савкин, мәсәлән, борчакның коелмый торган сортын булдыруны бурыч итеп куйды. Бу мәсьәлә җир хуҗаларын нык борчый. Колхоз-совхозларда: «Борчакны чапкач, яңгыр яуса, кузак ярылд орлык коела,— дйп зарланалар,— орлыклар, тегеп куйган кебек, кузакка ныграк ябышсыннар иде!» Ольга Романованы исә үсемлекнең гөмбә авыруына каршы тору сәләте кызыксындыра. Дөресрәге, аспирант бу сыйфатны үсемлек организмына күчерергә, зур югалтуларны кисәтергә омтыла. Валентина Зенько культураларны төрле һава шартларында — артык юеш һәм дымы аз туфракта сыный. Кузакларны тизрәк өлгертү проблемасы да игътибар үзәгендә. Бу уңайдан институтка Франциядән кайткан «Орус» сортына таяналар. «Орус» бик кирәкле берничә сыйфатны берләштерә: тиз елгәрә, җимешле һәр буынында ике-өч кузак бирә, тамыры нык. Болардан тыш, борчакка тагын бер таләп куела: егылмасын, җиргә ябышып комбайнчыны интектермәсен! Шуның өчен, Украинада, Польшада, Англиядә районлашкан берничә сортны файдаланып, яфракның авырлыгын киметергә, сабакны ныгытырга тырышалар. Әлеге мәсьәләне хәл итүне Рауза һадиевиа үсемлекнең нәсел сыйфатларына таянып аңлата: — Хәзер цитологлар борчак организмындагы һәр генның ролен билгеләделәр. Димәк, киләчәктә геннар төзелешен үзгәртел, сабак озынлыгын көйләргә, яфракны үзгәртергә, кузаклар санын билгеләргә, борчак составындагы аксым, шикәр күләмен арттырырга, аны салкынга, авыруларга, корткычларга чыдамлы итәргә мөмкин булачак... Моннан йөз егерме еллар элек Австралия галиме Грегор Мендель башлаган тәҗрибәләрнең дәвамы турында якташыбыз горурланып сөйли. Бу эзләнүләр кузаклы культураларның яңаданяңа төрләрен ачуга китерде- Туган илебездә борчак селекциясенә нигез салучы Д. Л. Рудзинский, мәсәлән, 1924 елга унбер яңа сорт чыгарды. Ә хәзер Бөтенсоюз үсемлекчелек институты коллекциясендә һәм якташыбыз — Апае районының Яңгелде авылында туып-үскән Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, ВАСХНИЛ академигы Гайфетдин Галиев эшли торган Кубань тәҗрибә станциясендә йеэ егермедән артык районлашкан сорт бар. — Тик менә колхоз-совхоз җитәкчеләре, агрономнар булган орлыктан нәтиҗәле файдаланмыйлар,— дип борчыла Рауза һадиевна,— Кайбер хуҗалыкларның аерым кырларында гел бөртекле культуралар гына игелә. Чәчү әйләнешенә борчакны да кертсәләр, Татарстан мисалы исбатлаганча, гектарның нәтиҗәлелеге 2,7 шар центнерга кадәр арта ала! Өстәлләргә икмәк булып төшәсе бодай белән терлек сыйлауны да хуплыйсы килми. Терлек азыгына борчак оны күбрәк кертелсә, аның составындагы кыйммәтле матдәләр итне, сөтне, майны мулрак җитештерергә мөмкинлек бирәчәк... Борчылып сөйләсә дә, якын киләчәктә үз ачышларының халык хуҗалыгына нык җэдәм итәчәгенә ышана ул. Шул ышаныч аңа яңа эзләнүләрендә таяныч булып тора.
СОРАУ:
— КПССның XXVII съезды илебез тормышының һәр тармагында кискен борылыш ясау кирәклеген басым ясап күрсәтте, сезнеңчә әдәбият бу процесста нинди роль уйнарга тиеш? Шул уңайдан үзегезнең нинди иҗат планнарыгыз бар? ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА: — Съездда М.С. Горбачев сөйләгән политик докладны һәм делегатларның чыгышларын тыңлаганда, күңел җилкенеп китеп, яшьрәк булсаң икән дә хәзер, материаль байлыклар тудыручы берәр өлкәдә җиң сызганып эшләсәң икән, дигән уй күңелгә килеп китте. Үкенечле уй, билгеле. Җырда да бит, яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен дип җырлыйлар. Ә вакытның кадерен яшьлектә дә, картлыкта да белергә кирәк. Аннан соң шунысы да бар: һәр кеше үз урынында, кулыннан килгән үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Партиябезнең XXVII съезды куйган таләп шундый. Ә әдипнең эш урыны — язу өстәле, вакыты — берни белән дә чикләнмәгән. Кешелекнең иң гүзәл сыйфатларын тәрбияли торган әсәрләр бигрәк тә яшь буын өчен кирәк. Безнең балалар хәзер рәхәт яши, алар шуңар күнеккәннәр, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар. Ләкин кайчак ул бәхетнең нинди бәяләр бәрабәренә яулап алынуы гына башларына килми. Без—өлкәннәр дә бу турыда үзләренә бик аз сөйлибез, үткән юлларыбызга багышланган әсәрләр дә көннән-көн азрак языла. Ләкин балаларга тарихны оныттырырга ярамый.- Мине күптәннән инде сәнәкчеләр фетнәсе вакытындагы канлы вакыйгалар дулкынландыра иде. Кулаклар тарафыннан һәлак ителгән беренче совет укытучыларының фаҗигале язмышларын балаларга сөйләп бирү теләге туды. Инде шактый гына материаллар да җыелды, шул заман кешеләренең кайберләрен күреп сөйләшенде дә. Әмма бу зур җаваплы темага тиз генә тотынырга әллә йөрәк җитмәде, әллә кул арасына кергән башка эшләр аны артка этәрә килде, бу повесть әле һаман киләчәктәге планнар рәтендә йөри бирде. Шушы көннәрдә ул мине шактый еш борчый башлады. Уйларым әйләнә дә шуңар кайта. Инде артык озакка сузмаска, ныклап эшкә тотынырга кирәк!