ФЕСТ ДИСБЕСЕНЕҢ СЕРЕ
1. Кереш рит утравына урнашкан Фест шәһәре янындагы борынгы сарай калдыкларын казыганда, 1908 елның 3 июлендә, итальян археологы Л. Пернье эшчеләре сарайның төньяк-көнбатыш өлешендә түгәрәк такта (диск) табалар. Кызыл балчыктан изеп, әвәләп ясалган тактаның диаметры 158-165 мм, калынлыгы 16- 21 мм. Аның ике ягына да ниндидер рәсемнәр, билгеләр төшерелгән була. Әлеге түгәрәк такта табылган Фест сарае безнең эрага кадәр 1600 елларда җимерелгән дип исәп- ләнелә. Димәк, түгәрәк такта да шул чорларда эшләнгән булып чыга. Дөрес, аның сарай җимерелгәнчегә кадәр бик күп еллар элегрәк ясалган булуы да ихтимал. Шулай да түгәрәкнең барлыкка килү датасын һәркайда диярлек б. э. к. 1600 еллар дип күрсәтәләр Икенче төрле итеп әйткәндә, бу серле балчык кисәге моннан, түгәрәкләп әйткәндә, 3600 еллар элек иҗат ителгән дигән сүз. Хәзерге көндә Фест түгәрәге Крит утравының башкаласы Ираклейоя шәһәре музеенда саклана. Түгәрәкнең һәр ике ягына спираль сыман итеп сызыклар сызылган. Янәшә сузылган ике сызыкка кыска кыска гына аркылы сызыклар төшерелгән. Шул рәвешчә, тигез булмаган озынча шакмаклар барлыкка килгән, һәрбер шакмакка кеше, кош, балык, балта һ. б. ш. рәсемнәр ясалган. Дискының ике ягында да 45 төрдәге 242 рәсем-билге исәпләнелә. Фест түгәрәгенең уң ягында 31, сул ягында 30 шакмак бар. Рәсемнәр яндырылмаган кызыл балчыкка алдан әзерләнгән агач яисә металл штамп лар ярдәмендә төшерелгән. Бу рәсем-билгеләрне дөньяда штамп ярдәмендә басылган иң беренче язу үрнәге дип исәплиләр. Хәзерге типография шрифтлары сыман штамп куллану нәтиҗәсендә, балчыктагы рәсемнәр тигез, ачык һәм матур булып чыккан. Штамп куллану мондый язулы түгәрәкнең үз заманында күпләп җитештерелүе ихтималы турында да сөйли. Фест түгәрәге табылган көннән башлап бик күп галимнәр аның серенә төшенергә тырышып караганнар. Ләкин әлегә кадәр ул укылмаган килеш кала бирә. Бу түгәрәк балчык кисәге кинәт сөйли башласа, күпме сер, күпме яңалык ачылыр иде дөнья тарихы өчен! Фест язуын укуның әһәмиятен тулырак итеп күз алдына китерү өчен бу хакта әйтелгән кайбер фикерләрне искә төшереп үтик. «Бу язуны уку безнең кулдан килә торган эш түгел»,— ди инглиз галиме Дж. Чедуик (43, 94)1 . Икенче бер инглиз галиме Дж. Пендлбери бу хакта сүз кузгатып торуны да кирәксез саный. «Бу текстны укырга тырышып караулар турында эндәшми калу дөресрәк булыр»,— ди Пендлбери (67, 191). Түгәрәктәге рәсемнәргә игътибар беләнрәк күз йөртеп чыксаң, бер дә анда баш җитмәслек нәрсәләр юк сыман. Әнә чүлмәк, әнә кош, балта, калкан... Берсе әнә кулын күтәреп йөгереп бара, берсенең кулы бәйле. Бүгенге газеталарда, журналларда да шундыйрак рәсемнәр белән төзелгән һәртөрле ребуслар, башваткычлар тәкъдим ителә. Беркадәр уйланып утырса, андый Файдаланылган хезмәтләрнең тулы исемлеге мәкалә азагында бирелә. Җәя эчендәге беренче сан хезмәтнең исемлектәге тәртип урынын, өтердән соңгы саннар бит номерын, рим цифрлары — китапның ничәнче том икәнлеген күрсәтә. Бит саны урынына кайбер очракта таблица саны күрсәтелә. К Фест түгәрәгенең әле булса укылмавының икенче сәбәбе дә бар. Серле язуны башлыча һинд-европа һәм семит телләре белгечләре «укыганнар» һәм, әлбәттә, «ачкыч»ны да алар үзләре яхшы белгән тел законнарына нигезләнеп эзләгәннәр. Түгәрәк балчык кисәгендәге серле башваткычны мин төрки телләр ярдәмендә укып карамакчы булдым. Шакмакларга урнаштырылган рәсем-бил- гфләрне төрки исемнәр белән атадым, кайбер очракта мәгънәсе билгесез рәсемнәрне башка язу системаларындагы мәгънәсе билгеле рәсем-билгеләр белән чагыштырдым. Шул рәвешчә, һәр рәсембилге аңлаткан «хәреф» билгеле булды. «Ачкыч» шулай табылды. Ләкин мәсьәләнең үтә җитдилеген истә тотып, уку («сөйләшү») эшен мин бик ерактан һәм бик тирәннән башладым. Уку — бер нәрсә, укылган сүзләргә тиешле фәнни аңлатма бирү — икенче нәрсә. Урта диңгезнең көнчыгышындагы Крит утравында моннан 3—4 мең еллар элек төрки телдәге язу каян, ничек барлыкка килгән? Бит төркиләрнең баба ватаны Көнбатышта түгел, Көнчыгышта булган дип исәпләнелә. Крит утравына алар Көнчыгыштан барып чыкканнармы, әллә, киресенчә. Көнчыгышка Көнбатыштан килгәннәрме? Бик борынгы заманнарда Крит кешесенең аңы, тормыш-көнкүреше, белеме, шөгыле һәм дини карашлары ничегрәк булган? Менә бер мисал. Фест язуының уңнан сулга таба укылырга тиешлеген галимнәр күптән исбат иткәннәр. Ләкин алар моңа формаль күзәтү, башка язулар белән чагыштыру һәм логик фикерләү нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Мәсәлән, Алессандро делла Сета шундый нәрсәгә игътибар иткән: балчыкка төшерелгән рәсемнәрнең сул ягы тирәнрәк баткан, уң ягы калкурак булып чыккан икән. Димәк, борынгы кеше штампларны сул кулы белән тотып эшләгән. Болай аңа җайлы булган, чөнки ул рәсем нәрне уңнан сулга таба төшерә барган (5ff, 57). Борынгы карашлар буенча, уң як Ата һәм ирләр ягы исәпләнелә. БарЛык эш-хәрәкәт Атага һәм иргә хас дип уйланыла. Димәк, уку «хәрәкәте» дә бары уңнан гына башланырга тиеш. (Бу мәсьәләгә без алда киңрәк тукталырбыз ) Шулай итеп, минем төркичә «сөйләшүнең» дөресметүгелме икәнлеген һәрбер укучы үзе тикшереп карый алачак Турыдан-туры серне чишә башлаганчы мин кайбер белешмәләр һәм аңлатмалар биреп китәргә тиешмен 2. Фест язуын өйрәнүнең кыскача тарихы Түгәрәктәге язуны уку өчен галимнәр төрле метод кулланып караганнар. Кайберәүләр, мәсәлән, иконография етодын артыграк күргәннәр. Бу метод белән эш иткәндә билгесез язудагы рәсем-билгеләр илгеле булган башваткычларны теләсә кем чишә ала. Ә менә бу «ребус»ны хәтта атаклы га лимнәргә дә чишү авыр. Сәбәп нидә соң? Иң беренче сәбәп шул: Фест түгәрәгендәге язуның нинди телдә булуы билгеле түгел. Бит бүгенге ребус-башваткычлар, нинди газе- та-журналда басылган булса, шул газета-журнал телендә төзелгән була. Язучы Нурихан Фәттах 1928 елда БАССРның Яңа- выл районы Күчтавыл авылында туа. Яңавыл урта мәктәбен тәмамлагач, 1946 —1951 елларда Н. Фәттах Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Татарстан китап нәшрия тында, аннары Чистайда газета редакциясендә эшли. 1948 елда «Безнең хикәя ләр» дип аталган җыентыкта язучының «Утлар» исемле беренче хикәясе басыла. Н. Фәттах «Сезнеңчә ничек?», «Бала күңеле далада» романнары, «Мөдир Саҗидә» повесте һәм берничә хикәя китаплары авторы. 1973 елда Татар дәүләт академия театрында аның «Кол Гали». 1986 елда Әлмәт театрында «Сармат кызы Сәринә» дигән трагедияләре куелды. 1973 елда Казан курчак театрында «Энҗеле үрдәк» пьесасы буенча тамаша күрсәтелде. Гомеренең күп өлешен язучы татар халкының телен, тарихын, фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүгә багышлый. Ул «Этил суы ака торур» һәм «Сызгыра торган уклар» исемле тарихи романнар язды кенче төрле язу билгеләре-рәсемнәре белән чагыштырып карала. Шулай итеп, билгесез удагы рәсем-билгеләрнең мәгънәсе табыла. 1911 елда ук инде А. Кюни Фест түгәрәгендәге әсем-билгеләрне борынгы Мисыр иероглифлары белән чагыштырып укырга тырышкан. Р. акалистр һәм К. Еп- песен дигән галимнәр Фест язуын борыйгы Мисыр культурасына якын улган ниндидер Төньяк Африка культурасы язуларына охшаш дип исәпләгәннәр (57, 45). Фест язуын укуда статистик һәм акрофоник методлар белән эш итүчеләр дә булган. Акрофоник метод кулланганда мәгънәсе билгесез булган язудагы рәсемнәр нинди дә булса мәгълүм тел нигезендә исемләнә һәм шул исемнең беренче авазы яисә иҗеге билгесез язудагы рәсем-билгене чагылдыра торган аваз буларак кабул ителә. 1911 елда Дж. Хемпль дигән галим, Кипр иҗекле язуына нигезләнеп, Фест түгәрәген грекча укымакчы булып карый. Фест язуында сүз башында еш кабатлана торган кайбер рәсем-билгеләрне ул А һәм Е сузыклары булырга тиеш дип исәпли, чөнки грек телендә дә сүз башында А һәм Е сузыклары ешрак кабатлана икән. (57, 46—47). Дж. Хемпль фикерен- чә, Фест түгәрәгендә Кече Азиянең көньяккөнбатыш ярына урнашкан Ксифо гыйбадәтханәсен грек пиратының талавы турында сүз бара, имеш. 1955 елда Эрнест Зиттиг дигән галим, статистик һәм акрофоник методлар кулланып, Фест язуын шулай ук грекча укымакчы булып карый. Түгәрәкнең бер ягына ул: җир биләмәләрен өләшү турындагы сүзләр, икенче ягына — күмү йоласына һәм чәчү бәйрәменә кагылышлы үгет-нәсихәт сүзләре язылган дип исәпли (57, 48). Америка галиме Сайрус Гордон 60 елларда, акрофоник метод кулланып, Фест язуын семит телендә «укый». 1948 елда грек галиме Л. Ктистопулос та, статистик метод нигезендә, әлеге язуны семит телендә укырга тырышып караган (57, 48). 1948 елда немец галиме Эрнест Шертель. шулай ук статистик методка таянып, түгәрәк балчык кисәгенә латин теленә якын ниндидер һинд-европа телендә Зевска һәм Минотаврга гимн сүзләре язылган дигән фикергә килә (57, 48). Артур Эванс Фест түгәрәгендәге рәсемнәрнең мәгънәсен бөтенләй үзенчә аңлата. Түгәрәктәге сугышчы һәм сугыш кирәк-ярагы рәсемнәренең күплегенә нигезләнеп, Эванс монда җиңү гимны турында сүз бара ахрысы дип исәпли (57, 51). Француз атлантологы Марсель Омэ түгәрәктә Атлантиданың һәлакәте тасвирлана дип уйлый. Инглиз Ф. Гордон Фест язуын баск телендә язылган булырга мөмкин дип исәпли (57, 52). 1929 елда Г. Ипсен немецча чыга торган «Индогерманише форшунген» дип аталган фәнни журналда үзенең В. Порциг белән бергә әзерләнгән мәкаләсен бастыра. Мәкаләдә Фест түгәрәгенә җентекле формаль анализ ясала. Авторлар, комбинатор методы кулланып, түгәрәкнең теле ниндидер флектив тел булырга тиеш дигән нәтиҗәгә киләләр. Әлеге флектив телдә алар префикслар, суффикслар бар дип исәплиләр. Фест язуынд^ еш кабатлана торган «сугышчы» (таблицада 2) рәсемен алар детерминатив*- булырга тиеш дип уйлыйлар. Г. Ипсеннең бу мәкаләсе бүгенге көндә дә Фест язуы турындагы иң җитди, төпле һәм җентекле хезмәтләрнең берсе санала (34, 32 —65: 57, 59). Совет галиме А. А. Молчанов та Фест язуын дөрес уку өчен бары тик комбинатор методы гына ышанычлы дип исәпли (57, 52). Фест язуын өйрәнүдә Л. Пернье. А. делла Сета, Г. Ипсен, В. Порциг, Э. Грумах, Г. Нойман, В. Нам, С. Маринатос, К. Даварас, А. Эванс, А. Маккей, А. М. Кондратов, В. П. Назаров үзләреннән өлеш керткәннәр (57, 60). Бу исемлеккә А. А. Молчановны да өстәргә була. Монда шулай ук Болгария галиме Владимир И. Георгиевны да телгә алырга кирәк. В. Георгиев язганча, Фест түгәрәге турында йөздән артык фәнни хезмәт бастырылган һәм йөздән артык кеше аның серле язуын үзенчә укып, үз аңлатмаларын тәкъдим итеп караган (17, 52). (Югарыда без шулерның кайберләре белән танышып киттек). В. Георгиев үзе дә Фест язуын укып 2 Детерминатив дип аталган билге үз янындагы сүзнең нинди категориягә каравын күрсәтә. Детерминатив билгесе авазны чагылдырмый һәм сүзне укуда катнашмый. Мәсәлән, шумер язуында алла исемнәре янына —«дингир» (алла), агач һәм агач әйберләр янына —«гиш» (агач) билгеләре куелган (106, 67). карый. Ул Фест түгәрәген борынгы һинд-европа телләренә караган луви телендә язылган дип исәпли. Аныңча, әлеге балчык кисәгенә Кече Азиянең көньяккөнбатышында булган тарихи вакыйгалар турында рапорт урнаш тырылган (17, 52—60). В. Георгиев язуны сулдан уңга таба укый. Г. Гриневич Фест язуын борынгы славян телендә язылган дигән фикергә килә. Ләкин ул да, Болгария галиме кебек, укуны сулдан башлый (72, 4). * 3. Крит цивилизациясе турында кыскача белешмә ± 5 Крит утравында бик күптәннән бирле греклар яшәгән. Борынгы Греция- S не, борынгы грекларны дөньяда белмәгән кеше юктыр дисәк, һич тә ялгыш § булмас. Җырда-музыкада, сәнгатьтә, әдәбиятта, дин һәм мифологиядә, архи- £ тектурада, медицинада, философиядә һәм гомумән фәндә, җәмгыять тормы- g шында һәм спортта — һәркайда, һәрнәрсәдә «борынгы Греция», «борынгы ф греклар» белән очрашасың. • Европаның барлык сәнгате киң мәгънәдә үзенең тамырлары белән грек * традициясенә барып тоташа: Европа художниклары, язучылары, фикер ия- ►- ләре ирешкән барлык нәрсәдә антик дөньяның зур булмаган бер халкы ирешкән искиткеч уңышларның тирән йогынтысы чагыла», дип яза Дж. Чедуик _ (113, 234). < XX гасырда тарих-археология өлкәсендә зур ачышлар ясала. Зур ачыш £ ларның берсе Крит утравында була. 1900 елда инглиз галиме Артур Эванс - Криттә археологик казу эшләре башлап җибәрә. Утрауның төньягына ур- i нашкан Кнос шәһәре янында, Юктас тавы итәгендә ул бик зур сарай калдыклары таба. Исәпсез-хисапсыз бүлмәләре, коридорлары, баскычлары, кабул итү заллары, җир асты төрмәләре, су үткәрү торбалары, бассейннары, ванналары, канализациясе булган искиткеч сарай калдыкларын күреп, Артур Эванс таң кала. Залларда, бүлмәләрдә, амбарларда өем өем савыт-саба, эш. сугыш кораллары, җиздән-бакырдан, алтын-көмештән, таштанбалчыктан ясалган бик күп төрле борынгы әйберләр табыла. Стеналарда төрле төстәге буяулар белән ясалган бизәкләр, сюжетлы күренешләр, кеше, хайван, кеш, балык сурәтләре була. Ике яисә өч катлы булган булырга тиеш дип исәп ләнелгән бу сарайның гомуми мәйданы 16 мең квадрат метр тәшкил итә (51, 406. 409). Эванс казып чыгарган бу сарайны Кнос сарае дип тә, Лабиринт дип тә йөртәләр. Артур Эванс һәм аның шәкертләре Крит утравының Фест, Маллия, Гурния һ. б. шәһәрләрендә дә һәм шулай ук Эгей диңгезенең башка утрауларында да күп санлы борынгы торак, шәһәр, авыл калдыкларын казып чыгаралар. Шул рәвешчә, борынгы Греция территориясендә (утрауларда) борынгы греклардан да элегрәк яшәгән, моңарчы тарихта бөтенләй билгеле булмаган һәм ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыккан халыкның бөек культурасы ачыла. Бу культураны фәнни әдәбиятта Крит (Миной) культурасы, Крит (Миной) цивилизациясе яки Эгей культурасы (цивилизациясе) дип йөртәләр. Крит культурасын Эванс өч чорга бүлеп карый. Иң борынгы чор б.э.к. 3000— 2000 елларга, соңгы чоры 1600—1100 елларга туры килә. Димәк, Крит цивилизациясенең иң әүвәлге чоры моннан 5 мең еллар элек башланган була. Бу исә Крит культурасы Шумер һәм Мисыр культуралары белән бер үк вакытларда диярлек барлыкка килгән һәм бер үк вакытларда диярлек яшәгән дигән сүз. «Крит цивилизациясе грек цивилизациясеннән чагыштырмас дәрәҗәдә борынгырак. Хәтта Соңгы бронза чорында да Крит культурасы классик Греция культурасыннан югарырак була. Легендаларда Афина шәһәренең Крит патшасы Миноска буйсынган булуы турында әйтелә. Анда грекларның котын алып торган башка халык яшәгән» (113, 119—120), дип яза Чедуик. «Моңа кадәр камиллекнең идеалы исәпләнелгән һәм барлык буын художниклары өчен классик үрнәк булып хезмәт иткән грек сәнгате Урта диңгез буенда үзеннән 2000— 1000 елларга элегрәк барлыкка килгән искиткеч дәрәҗәдәге бөек культураның дәвамы гына булып чыга» (76, 134), дип яза совет галиме И. А. Резанов. Кайчан һәм нилектән юкка чыккан соң Крит культурасы? Бу сорауга җавап эзләп без Платон тасвирлаган Атлантидага мөрәҗәгать итәбез. 4. Платон һәм Атлантида Б.э.к. 427—347 елларда яшәгән грек философы Платон «Тимей* һәм «Крити» дип аталган диалогларында ниндидер серле утраудагы серле Атлантида дәүләте булуы турында язып калдырган. Атлантида турындагы хикәяне грекларга иң элек Солон исемле гыйлем иясе сөйләгән. Солон үзе Платоннан ике йөз ел элек — б.э.к. 640—559 елларда яшәгән. Атлантида турындагы хәбәрне ул Мисырда ишетеп кайта. Мисыр гыйбадәтханәләрендәге дин әһелләре аңа борынгы язмаларда әйтелгән нәрсәләрне сөйлиләр. Солонның нәселен дәвам иттерүчеләр аның гаҗәеп хикәясен буыннан-буынга тапшыра киләләр. Платон шул Солон нәселенең бер кешесе була. Платон диалоглары аша Атлантида турындагы хәбәр бөтен дөньяга тарала. Платонның әйтүенә караганда, Атлантида Геракл баганалары, ягъни Гибралтар бугазы каршында, Атлантик океанда булган. Аның территориясе Ливия (Төньяк Африка) һәм Кече Азия территорияләреннән дә зуррак булган, имеш. Иҗтимагый үсеше, экономикасы һәм культурасы ягыннан Атлантида дөньяда иң алдынгы ил була. Атлантидада көчле патшалар хакимлек итә. Атлантида дип аталган дәүләтнең башкаласы Атлантида утравына урнашкан. Утраудагы үзән уртасында изге калкулык була. Калкулыкта, имеш, дөньядагы иң беренче кешеләр яшәгән. Әлеге ирле-хатынлы кешеләрнең Клейто исемле кызлары була. Кыз үсеп буйга җиткәч, атасы-анасы үлеп китә. Ятимә кызга диңгез алласы Посейдон гашыйк була. Клейтоның Посейдоннан биш игезәк ир баласы туа. Посейдон ун улын да тәрбияләп үстерә һәм утрауны унга бүлеп, балаларына бирә. Баш баласын диңгез алласы башка барлык балалары өстеннән хаким итеп куя (71, 553). Посейдон калкулык тирәсен тәртипкә китерә. Моның өчен ул калкулыкны су һәм җир (туфрак, балчык, таш) боҗралар белән әйләндереп ала. Җир боҗра ике, су боҗрасы өч була. Шулай итеп, изге калкулык боҗралар уртасында торып кала. Монда ике чишмә агып чыга. Чишмәләрнең берсе салкын сулы, икенчесе кайнар сулы була. Калкулыкта патша сарайлары, гыйбадәтханәләр төзелә. Аллага багышланган гыйбадәтханә алтын койма белән әйләндереп алына, һәркайда — алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар... Гыйбадәтханә эчендә алтыннан коелган сыннар: канатлы алты ат җигелгән арбада, кулына дилбегә тотып, алла бара; шунда ук башка сыннар, һәйкәлләр. Гыйбадәтханәнең тышкы ягында ун изге патша хатыннарының һәм алар нәселенең алтын сыннары куелган була (71, 555—556). Гыйбадәтханә эчендә орихалк (таш? металл?) баганага аллалар сүзе — һәртөрле законнар, кагыйдәләр язылган була (71, 558). Биш алты елга бер мәртәбә ун патша, шушы бинага җыелып, дәүләт күләмендәге эшләрне тикшерәләр. Берәр патша гаеп эш эшләсә, аны хөкем итәләр. Хөкем алдыннан, иректә йөргән үгезне тотып, аны язулы таш янында чалалар. «Әлеге ташта законнардан башка тагын законны бозган кешегә бәла каза килүен теләгән каргыш сүзләре дә була. Үз кагыйдәләре буенча корбац биргәч, алар, бер савытка шәраб салып, аны сыеклыйлар; һәркем шәрабкә оешкан үгез каны сала, аның калганын утка ташлыйлар һәм язулы ташны бик яхшылап чистарталар. Шуннан соң савыттан һәркем алтын касә белән шәраб ала, шәрабнең беразын утка корбан итеп бирә, һәм алар, язулы таштагы закон буенча хөкем итәрбез дип, законны бозган кешене җәзаларбыз дип. ант бирәләр* (71, 559). дип яза Платон. «Үзләре өчен, ата-бабаларының бөтен нәселе өчен шундый ант сүзләре әйтеп, аларның һәркайсы шәрабне эчә дә, касәне аллага багышланган гыйбадәтханәнең тиешле урынына илтеп куя» (71, 559). 5. Крит цивилизациясе һәм Атлантида Атлантида булганмы, әллә булмаганмы? Булса, кайда булган? Кайчан булган? Ике мең елдан артык инде күп кенә фикер ияләре менә шул хакта бәхәс алып баралар. Шушы вакыт эчендә Атлантидага кагылышлы 25 мең том китап язылган. Ул китапларның кайберләренең калынлыгы 500 биттән артып китә икән (33,9). Атлантида утравы. Платон әйткәнчә, һәлакәтле бер көн һәм бер төн эчендә диңгезгә батып юкка чыккан. Бу хәл, имеш. Солон заманыннан алып исәпләгәндә, 9000 еллар элек булган. Бүгенге чордан алып исәпләгәндә, бу моннан 12 мең еллар элек булган булып чыга. Ләкин, тарихтан билгеле булганча, моннан 12 мең еллар элек дөньяда Атлантида кешеләре ирешкән дәрәҗәдәге бер генә халык та булмый. Артур Эвансның Крит утравындагы ачышлары Атлантида мәсьәләсенә яңача карарга мөмкинлек бирә. Тикшерә торгач, Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрауларның борын-борыннан геологик яктан тынгысыз һәм тотрыксыз булуы ачыклана. Крит утравында һәм Криткә якын урнашкан бүтән утрауларда җир тетрәүләр, вулкан атылулар һәм «җир йотулар» була һәм булганда да бик көчле була икән. Бүгенге көн галимнәре Эгей диңгезе бассейнында берничә мәртәбә көчле җир тетрәү булуын һәм шуның нәтиҗәсендә борынгы сарайларның җимерелүен, җимерелгәннән соң яңадан торгызылуын ачыклаганнар. Мәсәлән, б.э.кк 1700—1500 елларда шундый көчле җир тетрәү була. Кностагы, Фесттәге, Маллиядәге сарайлар һәм башка утраулардагы күп кенә биналар шул чорда җимерелә һәм яңадан торгызыла (67, 165; 76, 86; 5, 106). Ачлык һәм мал-туар кырылу аркасында Крит утравының өч мәртәбә бушап калуы һәм элекке халыклар урынына утрауга башка халыклар күчеп утыруы турында күренекле тарихчы Геродот та яза (18, VII, 171). Б.э.к. XV гасырда тагын бер җир тетрәү һәм көчле вулкан атылу була һәм Крит цивилизациясе тәмам юкка чыга. «Б.э.к. 1450—1400 еллар арасында күпмедер вакыт эчендә Крит утравындагы барлык шәһәрләр, шул исәптән Кнос шәһәре дә ут тарафыннан юк ителә» (96, 372), ди инглиз галиме Дж. Томсон. «Д. Никонович һәм Б. Хейзен исәпләвенчә, Миной чоры Крит цивилизациясенең җимерелүе, Мисыр хронологиясенә ярашлы рәвештә, б.э.к. 1450—1375 елларда була» (76, 108), ди И. А. Резанов. «Стихия бәла-казасы Миной цивилизациясен юкка чыгарган вакытта Кнос дәүләте үз куәтенең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән була» (57, 18) ди А. А. Молчанов. «Күп кенә археологлар, геологлар һәм океанологлар фикеренчә, Эгей диңгезендә б.э.к. 11 мең еллыкның урталарында булган Санторин вулканы атылуы нәтиҗәсендә, Урта диңгездәге бөек мәмләкәт юкка чыга; бу мәмләкәтнең үзәге Крит утравында — Европаның иң борынгы цивилизация бишегендә була» (42, 114), ди А. Кондратов. Вулкан атылуның энергиясен билгеле бер куәттәге атом бомбасы эквивалентына тигезләп исәплиләр. П. Хейдевари буенча, бер атом бомбасының энергиясе 8,4 -10 14 Дж тәшкил итә (76, 77). 1883 елда Индонезиядә, Кракатау утравында атылган вулканның атом бомбасы эквиваленты 20.000 берәмлеккә тигез. 1815 елда Индонезиядә, Сумбава утравында атылган Тамбора вулканының эквиваленты 200.000 берәмлек тәшкил итә, ягъни бу әлеге вулкан атылганда җир астыннан чыга торган энергия ике йөз мең (!) атом бомбасы шартлаганда барлыкка килә торган энергиягә тигез дигән сүз. Крит дәүләтен юкка чыгарган Санторин вулканының атылу энергиясе Тамбора вулканы энергиясеннән көчлерәк булган дип уйланыла. «Шул рәвешчә, б.э.к. XV гасырда булган Санторин вулканы иң зур геологик һәлакәтләрнең берсе исәпләнелә» (76. 79), ди геолог И. А. Резанов. Моның чыннан да шулай икәнлеген күрсәтү өчен бер-ике мисал китерү дә җитә. Мәсәлән, вулкан атканда җир астыннан чыга торган көл 50 километр биеклеккә күтәрелә ала. Санторин вулканының көле мең .километр ерак лыкка таралган. Бүгенге көн галимнәре диңгез төбеннән алган грунт үрнәкләре күрсәткәнчә, Санторин утравыннан 130 километр көньяк-көнчыгышта 212 см калынлыктагы көл катламы утырган булган. Крит утравыннан төньяк- көнчыгышта, ягъни 212 см ноктасыннан көньяк-көнбатыш ноктада көл катламы 78 см булган (76, 64. рәсем 13, карта). Вулкан атылыр алдыннан Санторин утравында бик зур шәһәр булган. Утрауда археологик казулар үткәрелә, һәм монда да Крит утравындагы кебек сарай табыла (12, 40). Санторинда Грециянең Афина шәһәре университеты галимнәре бер, ике, өч катлы биналар. Миной чоры һөнәрчеләре ясаган бик күп санлы әйберләр, йорт кирәк-яраклары табалар (10, 32). Шәһәрдә 30 мең чамасы кеше яшәгән дип уйланыла. Шәһәрнең төньяк өлеше юкка чыга, көньяк өлешен көл-туфрак күмеп китә. Бүгенге көндә Санторин утравы ның вулканнан соң торып калган вак кисәкләрендә — Тира, Тирасия, Аспро- ниси утрауларында вулкан көленең — тефраның калынлыгы 30—40 метрга җитә (76, 124; 15, 93). Санторин утавында вулкан көле астында күмелеп калган борынгы шәһәрдә үлгән кеше калдыклары табылмый. Бу исә кешеләрнең вулкан атылып, шәһәр җимерелгәнче качып котылулары турында сөйли. Б.э.к. XV гасырда көчле вулкан атылу нәтиҗәсендә юкка чыккан Крит цивилизациясен Платон тасвирлаган Атлантида булырга тиеш дип исәплиләр (76, 128—133; 57, 19; 15, 101 —132). Дөрес, Платон әйткән нәрсәләр белән Крит культурасы фактлары һәр очракта да туры килеп бетми. Мәсәлән. Ат- лантиданың юкка чыгуын Платон Солонга кадәр 9000 ел элек булган ди. Ләкин аның яисә башкаларның бер «нульгә» ялгышкан булулары да бик мөмкин. 9000 санын 900 дип исәпләсәк, чама белән Санторин вулканы аткан еллар барлыкка киләчәк. (Солон б.э.к. 600 еллар элек яшәгән. Вулкан атылу Солоннан 900 еллар элек булган булса, Крит яки Атлантида дәүләтенең юкка чыгуы б.э.к. 1500 елларда булган була). Крит утравындагы Фест шәһәре янында табылган серле балчык кисәгенең («Фест дискысы»ның) тарихи җирлеге кыскача менә шуннан гыйбарәт. 6. Бик борынгы кешенең «тормыш фәлсәфәсе» Фест түгәрәген иҗат итүчеләр, шулай итеп, бик ерак чорларда яшәгәннәр. Аларның тормыш, көнкүреш шартлары, дөньяга карашлары, аң дәрәҗәләре, әлбәттә, безнең бүгенге тормыш, көнкүреш шартларыннан, безнең карашлардан, безнең аң дәрәҗәсеннән үзгәрәк булган. Бездән берничә мең еллар элегрәк яшәгән кешеләрнең тормышын, аңын, карашларын өйрәнгәндә бүгенге заман тикшеренүчесе, барыннан да элек, әүвәлге заман кешесенең күңеленә «үтеп керергә» һәм, әлбәттә, үзенең бүгенге кеше икәнлеген дә онытмаган хәлдә, элекке заман күренешләрен дөрес аңлата белергә тиеш. Бу шактый кыен нәрсә. Чөнки моннан мең, миллион еллар элек яшәгән кешенең аңын, дөньяга карашын һәр очракта дөрес итеп күз алдына китерү мөмкин түгел. Бит шуңа күрә дә фән дөньясында кешене өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләрдә бертуктаусыз бәхәсләр дәвам итә. Иң кыены шунда: бәхәс алып бару өчен күп вакытта ышанычлы фактлар җитеп бетми. Кешегә кагылышлы фактларның берсе һәм иң әһәмиятлесе — тел. Бүгенге кеше үзенең аң үсеше ягыннан элекке кешедән әйтеп бетергесез дәрәҗәдә өстен торса да, кыргый кеше иҗат иткән телнең килеп чыгышы, телнең төзелеше. телләрнең төрлелеге, үзара туганлыгы һ.б. мәсьәләләр турында әлегә кадәр төрле фикерләр яшәп килә. Билгеле булганча, кешенең маймылдан аерылып, «кеше*гә әверелүе моннан 4—5 миллион еллар элек булган дип уйланыла. Биологик яктан барлык раса кешеләре бертуган. Бәс, шулай икән, димәк, кешенең бик борынгы карашлары да һәм шулай ук аңлы тавыш сигналлары да бер үк төрле булган булырга тиеш. Атаклы инглиз этнографы Дж. Фрезер җир йөзендәге бик күп халыкларның төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен, дини карашларын тикшергәч, «үзенең иң әүвәлге һәм бик үк җитлекмәгән тормыш фәлсәфәсен булдырганда төрле илләрдә һәм төрле гасырларда кешенең рухи дөньясы (кайбер әһәмиятсез тайпылышларны исәпкә алмаганда), искиткеч дәрәҗәдә бер төсле булган» (105, 8) дигән нәтиҗәгә килгән. Борынгы кешенең ышануынча, дөньяны, тормышны, кешене, җирдәге барлык җанлы җансызны аллалар тудырган. Беренче кешенең беренче анасы — Җир, атасы — Күк яисә Су. Кайбер халыклар (мәсәлән, кытайлар) үзләрен Җир һәм Күк улы дип, кайберләре (мәсәлән, төркиләр) — Җир һәм Су уллары дип исәплиләр. Күпчелек халыкларда кеше — Җир улы. Җирдәге таулар, ташлар, чокыр-чакырлар, урманнар, куаклы агачлар, үләннәр, кайбер хайваннар һәм кайбер казылма байлыклар (мәсәлән, тимер) Җир улы исәпләнелә. Оча торган кошлар, бөҗәкләр, җил болыт, кайбер хайваннар (мәсәлән, үгез, бүре), озын кәүсәле агачлар, төсле металлар — Күк улы, балыклар, су хайваннары, су үсемлекләре Су улы санала. Җир үзе Су яки Күк улы (хатыны). Су һәм Күк — Җир улы (ире) буларак аңлашыла. Кеше кулы белән ясалган барлык әйберләр ике твргә: Җир улы төренә һәм Су-Күк улы төренә бүленә. Монда шуны да онытмаска кирәк: Җир — Анага, Хатын-кызга, Су һәм Күк — Атага, Ир кешегә тиңләштерелә. Шуңа күрә, кеше кулы белән ясалган әйберләр Ана улы һәм Ата улы төрләренә бүленә. Озын һәм хәрәкәтчән әйберләр барысы да Ата уллары, савыт-саба, хәрәкәтсез һәм куыш әйберләр — Ана уллары дип уйланыла. ф Күк җисемнәреннән Кояш — Җир һәм Күк улы. Ләкин чынлыкта Кояш ш ике җенесле. Күктәге Кояш — Ата улы. Җир куенындагы (төнге) Кояш — ш Ана улы, Җир улы. Айга караш төрлечә. Айны кайбер халыклар Кояш улы, Кояшның төнге «варианты» дип, кайберәүләр Күк улы дип беләләр. ш Иң кызыгы шунда: дөньяны тудыручы аллаларның барысы да елан кыя- “ фәтле. Төрле халыкларның мифларында, дини ышануларында, фольклорын- g да һәм сәнгатендә сакланып калган карашлар буенча, Җир — елан. Күк — 5 елан. Су — елан. Ай. кояш, җил, буран — барысы да елан. Изге һәм явыз аллалар, һәртөрле ияләр һәм рухлар — елан. Иң беренче ата-анасы елан бул- С гач, кеше үзе дә елан нәселеннән. Татар әкиятләрендә, мәсәлән, еш кына ө хатын-кыз юха еланга әверелә. ♦ Бик борынгы карашлар буенча, Су-Күк, Ата, Ир — һәрвакыт өстә һәм * беренче урында. Җир, Ана, Хатын-кыз — һәрвакыт аста һәм икенче урында, ь Шунлыктан барлык уңай сыйфатлар Суга — Күккә. Атага, Иргә хас дип, £ барлык кире сыйфатлар Җиргә, Анага, Хатын-кызга хас дип уйланыла. ө х 7. Телне өйрәнүдә иҗек методы һәм сүзнең | төзелеше турында кыскача белешмә ; X Иң беренче мәгънәле сүзләр дөньядагы барлык телләрдә бер иҗектән генә торган. Бер иҗекле тулы мәгънәле сүзләр бүгенге телләрдә дә очрый. Мәсәлән, татар телендәге СУ, БУ кебек сүзләр. Ләкин, мәгълүм булганча, бер иҗеклеләрнең АТ, ЭТ кебекләре дә актив кулланыла. Иң әүвәлге тулы мәгънәле сүз тартык — сузык (ТС) рәвешендәге иҗектән гыйбарәт. Шунлыктан АТ, ЭТ рәвешендәге кыска сүзләр A — Т, Э — Т дип бүленә һәм ике иҗекле дип исәпләнелә. Сүзнең иң гади күзәнәге СУ, БУ рәвешендәге тартык- сузыктан торган иҗек булгач, A — Т, Э — Т рәвешендәге сүзләрнең элекке формалары теоретик яктан (Т) A — Т (A), (Т) Е — Т (Е) булгандыр дип уйланыла. Озак вакытлар кулланылышта булу нәтиҗәсендә һәм шулай ук башка сәбәпләр аркасында, сүзләрнең тартыклары яисә сузыклары төшеп калырга мөмкин. АТ, ЭТ тибындагы сүзләрнең, мәсәлән, баштагы һәм азактагы авазлары төшеп калган. СУ, БУ кебек сүзләрнең дә тартыклары төшеп калырга мөмкин. Ләкин мондый сүзләр тел «яралганда» ук бер генә аваздан ясалган булырга да мөмкин. Мәсәлән, борынгы кытай телендә У сузыгы «биш» (50, 395), татар теле диалектларында Ү сузыгы «өй» (91, 556) дигәнне белдерә ала. Димәк, табигатьтә, кеше телендә ялгыз бер сузык аваз тәмамланган, тулы һәм мөстәкыйль мәгънә белдерә ала икән. Шул ук вакытта бер генә тартыктан торган тулы һәм мөстәкыйль мәгънәле сүз юк һәм була да алмый. Тартык авазлар бары тик сузык авазлар янында гына тулы мәгънәгә ия булалар. Шул рәвешчә, сүзгә (иҗеккә) бары сузык аваз гына реаль мәгънә бирә дип әйтә алабыз. Барлык телләрдәге сузыклар ике төркемгә: А һәм У төркемнәренә бүленәләр. Ә, Ы, Э кебек сузыклар А төркеменә, Ү, И кебек сузыклар У төркеменә карыйлар. О һәм Ө сыман сузыкларның позицияләре тотрыксыз, шунлыктан алар А төркеменә дә, У төркеменә дә карый алалар. Кайбер телләрдә, мәсәлән, абхаз, абазин телләрендә А һәм У төркемнәренә караган икешәр генә мөстәкыйль сузык бар, ләкин телнең нормаль яшәве өчен мондый хәл бернинди кыенлык тудырмый. А сузыклы иҗекләр барлык телләрдә Җир һәм Ана. Хатын-кыз, У сузыклы иҗекләр — Су-Күк һәм Ата, Ир төшенчәләрен белдерәләр. А сузыклы иҗекләр шулай ук Җиргә, Анага хас барлык кире сыйфатларны, У сузыклы иҗекләр Суга. Күккә һәм Атага хас уңай сыйфатларны белдерә алалар. Менә кайбер мисаллар: тибетчә — СА — җир (65, 218), бамбара телендә БА — ана (98, 224), бамана телендә БА — хатын (97, 35), ненец телендә ИА — җир (94, 379), борынгы мисыр телендә ТА — җир (45, 96). Татар телендә Су _ су> глангали телендә ВУ — су (20, 17), селькуп телендә НУ — күк (74, 69), корей телендә ПУ — ата (19, 130), япон телендә ТҮ — күк (104, 181) дигәнне белдерә. Ике иҗекле сүзләрдә беренче иҗек Җир, Ана, Хатын-кыз яисә Су- Күк, Ата, Ир төшенчәләрен белдерә. Икенче иҗек «улы» мәгънәсен аңлата һәм һәрвакыт беренче иҗеккә буйсынып килә. Мәсәлән, татарча БАЛА сүзе ике иҗекле. Беренче БА иҗеге Җир, Ана дигәнне, икенче ЛА иҗеге «улы» дигәнне белдерә. Бу сүзне Җир улы дип тә. Ана улы дип тә аңларга була. Татар телендә БАЛА бары тик Ана улы гына була ала. Арнхемленд телендә БАЛА — куыш (шалаш) (111, 39) дигәнне белдерә һәм Җир улы буларак аңлашыла. Татарча ҖИР сүзендә беренче ҖИ иҗеге Суны яисә Күкне, сузык авазы төшеп калган, тулы булмаган Р — иҗеге «улы» дигәнне белдерә. Татарча ҖИЛ сүзендәге ҖИ иҗеге Күкне, Л — иҗеге «улын» белдерә. Русча ЗЕМЛЯ өч иҗекле. Беренче ЗЕ — Җир, икенче М — иҗеге «улы» була: Су- Күк. Өченче ЛЯ(ЛӘ) иҗеге шулай ук «улы», ләкин Су-Күк улы, ягъни тулаем ҖИР була. • Борынгы карашлар буенча, күктәге барлык нәрсә — Күк улы, судагы барлык нәрсә — Су улы буларак аңлашыла дидек. Бу хакта мифларда апачык әйтелә. Телдә дә шул ук хәл чагыла. Мәсәлән, русча «ЩУКА — «чуртан» балыгы була. ЩУ — СУ, КА — «Улы» дигәнне белдерә. Немецча ФИШ — балык (62, 557) була. ФИ иҗеге Су, Ш — «улы» дигәнне аңлата. Русча ТУЧА сүзендә ТУ — Күк, ЧА — «улы». Татарча БАЛЫК сүзендә әүвәлге ике БАЛЫ иҗекләре Суны,— К «улын» белдерә. Әйтелгәнчә, уңай сыйфат белдерүче сүзләр У сузыклы иҗек ярдәмендә, кире сыйфат белдерүче сүзләр А сузыклы иҗек ярдәмендә ясала. Моңа мисал итеп Тува АССРдагы БИ ХЕМ, КА ХЕМ елгаларын күрсәтергә була. БИ ХЕМ тува телендә Зур Енисей, КА-ХЕМ Кече Енисей елгаларына карата кулланыла (99, 638—639). БИ иҗеге монда «зур», «озын* дигәнне, КА иҗеге «кечкенә», «кыска» дигәнне аңлата. Татарның атаклы энциклопедист галиме Риза Фәхретдинов УФА шәһәре исемен «биек урын» мәгънәсендәге УБА сүзеннән чыгарып аңлаткан (110, 159). Сүзне У — БА дип таркатсак, У сузыгы «биек», «югары» дигәнне, БА иҗеге «җир», «урын» төшенчәсен белдерәчәк. Хәрәкәт бедерүче сүзләр дә У сузыклы иҗекләр ярдәмендә ясала. Мисалга татарча боерык фигыльләрдән КУ, ТУ, БУ, ТИ кебек иҗекләрне күрсәтергә була. Башка телләрдән: айну телендә КУ — эчү, эчмәк (88, 16), шумер телендә — ДУ — төзү, төземәк (31, 39), буа телендә ТУ — ашау, ашамак (27, 79) дигәнне белдерә. Без монда бүтән сүз төркемнәренә һәм иҗек методының башка моментларына тукталып тормыйбыз, чөнки Фест түгәрәгендәге сүзләрне тикшергәндә безнең өчен шушы мәгълүмат та җитеп торачак. 8. Фест түгәрәген тасвирлау Балчык дискыдагы язуны, әйтелгәнчә, күпчелек кырыйдан — уңнан укый башлауны яклый. Моның өчен кайбер җитди сәбәпләр дә бар. Мәсәлән, борынгы мисыр язуларында кеше рәсемнәре укучыга таба караган. Сурәттәге кеше, әйтерсең, укучы белән әңгәмә алып бара. Борынгылар һәр сурәтнең җаны бар дип исәпләгәннәр. Фест түгәрәгендә дә шундый ук принцип сакланган: кешеләрнең барысы да уңга караганнар. Алар белән «сөйләшүче» кеше, димәк, сулга — аларның йөзенә карарга һәм уңга таба укып барырга тиеш. Һәрбер шакмак эчендәге рәсемнәр төркеме бер сүзне белдерә дип уйла- ныла. Кайбер шакмакларда азаккы (сул яктагы) рәсем астына кыек сызык сызылган. Мондый сызыклар кайбер башка төр язуларда да кулланыла, һинд- стан язуларында мондый сызык «вирама» дип, Көнбатыш семит язуларында • шва», гарәп язуында «сөкүн» дип атала (106, 12). «Сөкүн»нең татарчасы — СӘКЕН. Сәке-н — Ата улы. Без инде беләбез, борынгы карашлар буенча, барлык озынча һәм хәрәкәтчән әйберләр Су-Күк улы яисә Ата улы исәплә- нелә. Гади сызык кына түгел, ук, сөңге, пычак, күсәк, таяк кебек кораллар да мифик Атаның яисә КүкнеңСуның мифик әгъзасы буларак аңлашыла. Сүз ахңрындагы СӘКЕН дә ук, сөңге, күсәк, кебек коралларга тиң. Сүз азагындагы сузык авазны ул, әйтерсең, төртеп тишә, «үтерә» һәм юкка чыгара. Шулай итеп, сәкен булса, сүз тартык авазга, булмаса — сузык авазга тәмамлана. Сәкен шакмакның сул ягында булгач, сүзне, димәк, уң -яктан укый башларга кирәк. Югарыда әйтелгәнчә, бик борынгы карашлар нигезендә, Су-Күк, Ата, Ир һәм уң як беренче һәм изге санала. Табигатьтәге һәрбер эш хәрәкәт Атага, Иргә хас функция дип исәпләнелә һәм шуңа күрә барлык эш-хәрәкәт бары тик уңнан гына башланырга тиеш. Уң кулның сул кулга караганда активрак булуы менә шул карашка нигезләнгән. Татарда, мәсәлән, * әле дә иң элек уң аяк киемен кияләр, бусага аша иң элек уң аякны атлыйлар, и яңа өй котларга иң элек ир баланы кертәләр. Фест түгәрәгендәге язуны уңнан сулга таба укырга кирәклеген күрсәтә X торган тагың бер әһәмиятле деталь бар. Түгәрәкнең ике ягында да, кырыйда’, g спираль башланып киткән төштә, аркылы сызык өстенә дүрт-биш төртке Ц (нокта) төшерелгән. Ник кирәк ул төрткеләр? Чәй тәлинкәсе зурлыгындагы g балчык түгәрәкне борынгы кеше, күрәсең, карап түгел, бармак битләре белән s капшап та «укыгандыр» дип әйтергә була. Карамыйча укыганда, сүзләр тәртибен бутамас өчен, билгеле бер җирдән башлап китәргә кирәк булган һәм у шуңа күрә «җөмлә» башында аркылы сызыкларга әлеге төрткеләр (нокталар) & куелган. ♦ Фест түгәрәгендәге сүзләрне укый башлаганчы безгә спиральне сүтеп * турайтырга һәм шакмаклардагы рәсемнәрне кәгазьгә күчерергә кирәк. Уңнан н беренче шакмак А31 дип, икенчесе АЗО дип билгеләнә. Соңгы шакмак £ А1 була. «Тәлинкә»нең сул ягындагы рәсемнәр ВЗОдан алып В1 гә кадәр шу- ө лай ук аерым кәгазьгә күчерелә. х Шакмаклардагы рәсемнәр төрлечә аралашып, төрле комбинациядә килә- J ләр. Кайбер рәсемнәр бер яисә ике мәртәбә очрый, кайберләре еш кабатлана, х Рәсемнәрнең безгә — бүгенге кешеләргә аңлашылганнары да, бик үк аңлашы- £ лып җитмәгәннәре дә бар. Рәсемдә сурәтләнгән һәр нәрсәнең үз исеме-атамасы х булырга тиеш. Ләкин исем-атамаларны табу белән генә эш бетми әле. һәрбер шакмактагы рәсем атамаларының тиешле «хәрефләрен» (күбесенчә баш «хәрефләрен») бергә җыярга, «хәрефләрне» уңнан сулга тәртиптә урнаштырырга һәм сүзне табарга кирәк. Һәрбер рәсем бер генә төрле атала. (Ике рәсемнең бер исем белән аталуы турында сүз алдарак булыр. Шакмактагы сүзләр мәгънә һәм форма ягыннан бер-берсенә ярашырга тиешләр. Түгәрәктә 45 төрдәге рәсем-билге кулланылган. Ләкин бу әле Фест язуы телендә 45 төрле аваз булган дигән сүз түгел. Кайбер авазларны, иҗекләрне белдерү өчен берәр, икешәр генә рәсем-билге кулланылган булса, кай берләре өчен дүртәр-бишәр төрдәге рәсем-билгеләр кулланылган. Къ һәм К тартыкларына башланган иҗекләр 14 төрле рәсем ярдәмендә белдерелә. Бу исә Фест чоры төрки телдә Къ, К тартыкларына башланган сүзләрнең бүтән тартыкларга башланган сүзләргә караганда күбрәк булуын чагылдыра. Бүгенге татар теле дә, мәсәлән, гомумән Къ һәм К тартыкларына башланган сүзләрнең күплеге белән аерылып тора. 1966 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Татарчарусча сүзлек»тә (93) барлык сүзләрнең 15 проценты К хәрефенә (Къ. К тартыкларына), 8,4 проценты Т хәрефенә, 6,1 проценты С хәре фенә, 5,8 проценты Б хәрефенә башлана. Фест язуында С тартыгын белдерү өчен биш, Б һәм Т тартыкларын белдерү өчен дүртәр рәсем-билге кулланыла. Л һәм Р тартыкларына башланган рәсем-билгеләр бөтенләй юк. Кайбер рәсем-билгеләр калын әйтелешле сүзләр ясауда гына, кайберләре нечкә әйтелешле сүзләр ясауда гына кулланыла. Калын әйтелешле рәсем- билге атамасының иҗеге кайчагында нечкә әйтешлелегә, нечкә әйтелешле рәсем-билге атамасының иҗеге калын әйтешлелегә әйләнергә мөмкин. Мон ный хәл бары сүз ахырында һәм сүз уртасында гына була. Барлык рәсем-билгеләр нигездә бер авазны, бер иҗекне белдерү өчен кулланыла, ләкин кайбер рәсем атамалары сүз ясауда тулысынча катнашалар. Мәсәлән, таблицадагы 25 рәсемдә текә борынлы, текә койрыклы көймә сурәтләнгән. Рәсем КӘМӘ дип атала. «Ребус» кагыйдәсе буенча, КӘМӘ сүзенең К тартыгы гына яисә К Ә иҗеге генә сүз ясауда катнашырга тиеш иде кебек. Ләкин монда КӘМӘ сүз ясауда һәр очракта тулы килеш файдаланыла. 9. Беренче авазның табылуы һәм беренче сүзне уку Түгәрәктәге сүзләрнең укылу тәртибе ныграк аңлашылсын өчен, без хәзер иң беренче авазның ничек табылуына һәм иң беренче сүзнең ничек укылуына киңрәк тукталырбыз. • Тәлинкә» нең уң ягындагы беренче шакмак А31 дип номерланган. А31 шакмагында беренче рәсем — кеше башы. Таблицада ул 2 дип билгеләнгән. Кеше такыр башлы кебек. Ләкин аның түбә өстеннән чәч сыман нәрсә тырпаеп тора. Шулай да мондый чәчле кешенең булуы мөмкин түгел. Атаклы Минос патша һәм карилар турында сөйләгәндә Геродот: «Карилар өч нәрсә уйлап табалар... Мәсәлән, грекларны алар сугышчының баш киеменә кош каурыйлары кадарга, калканнарга эмблема ясарга өйрәтәләр һәм беренче булып калканнарга тотка куя башлыйлар» (18,1, 171) дип яза. Бу хакта Страбон да әйтеп китә (85, XIV, II, 27). Б.э.к. XIII гасырда Мисырга күп төрле кабиләләр басып керә. Алар арасында карилар да, ликиләр дә була. Мисыр чыганакларында аларны «диңгез халыклары» дип атыйлар. Аларны шулай ук «филистимлян» дип тә йөртәләр. Библиядә әйтелгәнчә, «филистим- ляннәр» Криттән килгәннәр. Мисыр истәлекләрендә менә шул «филистимлян* сугышчысының рәсеме сакланып калган. Аның башында А31 шакмагындагы беренче рәсемдәге кешенеке кебек кош каурыйлары тырпаеп тора (96, 162, рәс. 6; 35. 236; 87 , 487). Димәк, әлеге кеше башы сурәте сугышчыны белдерә икән дип әйтә алабыз. Кеше башы янындагы түгәрәк калкан рәсеме (таблицада 12 рәсем) аның чыннан да сугышчы булуын исбатлый. «Кеше башы» белән «калкан» бары тик сүз башында гына янәшә урнашканнар. Сүз ахырында, сүз уртасында «кеше башы» да. «калкан» да аерым-аерым кулланыла. Күрәсең, монда ниндидер кагыйдә бар. Әйтик, «кеше башы» белән «калкан» янәшә килгәндә (сүз башында) бер төрле атала, аерым килгәндә — башкача атала. «Кеше башы» белән «калкан» янәшә килгәндә, шулай итеп, сугышчыны белдерә булды. Ничек аталды икән соң ул «сугышчы» бик борынгы төрки телдә? Ир, нукер, укчы, чирүче, сугышчы? Крит чоры төрки телдә «сугышчы» АЛАБ дип аталган. Бүгенге татар телендә ул АЛЫП буларак мәгълүм. Татарстанда БИШАЛАБ авылы бар (89, 123). Татар телендә АЛЫП батыр — әкият герое. Себер төркиләре, казах, кыргызларда АЛЫП — батыр дигәнне белдерә (75, 1, 384), карай (караим) телендә АЛП — баш кеше (38, 65), борынгы төрки телдә АЛП — 1) төз атучы, мәргән; 2) батыр, көчле ир кеше (29. 36). Шулай итеп, Фест түгәрәгенең дөрес укылган беренче ике рәсеменең ата масы АЛАБ (АЛЫП) булды. АЛАБ бары А сузыгын гына белдерә һәм бары сүз башында гына кулланыла. Сүз уртасында, сүз азагында А сузыгын бел дерү өчен бүтән төрле рәсем-билгеләр файдаланыла. А31 шакмагындагы өченче (таблицадагы 13) рәсем НИЖДАГЪ дип ата ла. Дүртенче (таблицадагы 1) рәсем-билге ТИ, бишенче (таблицадагы 18) рәсем-билге МӨГЕШ дип атала. Сүз калын әйтелештә. МӨГЕШ астына сәкен төшерелгән, димәк, сүз М тартыгына тәмамланырга тиеш. Рәсем атамалары шакмактагы тәртип буенча (уңнан сулга); АЛАБ, НИЖДАГЪ, ТИ. МӨГЕШ. Сүз башындагы авазларны җыябыз, була: А.Н.Т.М. Укыла: АНТЫМ, исем, берлек санда, беренче зат кушымчасы белән төрләнә, баш килештә. 10. Фест түгәрәгендәге рәсемнәр һәм аларның атамалары (Рәсем атамалары таблицадагы тәртип буенча бирелә). 1. ТИ. Сул кулын күтәреп йөгереп барган бу кеше рәсеме түгәрәкнең А ягында 6, В ягында 5 мәртәбә кабатлана. Һәр очракта Т тартыгын бел дерә. ТИ не Җир улы, Ана улы,— «кеше» дип аңларга була. ТИнең «кеше» леге, мәсәлән, татарча ТИРЕ сүзендә күренә. Ләкин ул монда гомумән •кеше» түгел, яшь кеше ахрысы. Татар телендәге ТҮТИ, ЯШТИ кебек сүзләрнең ТИ иҗекләре мөстәкыйль мәгънәле берәмлекләр булса кирәк. 2. Шартлы рәвештә «калкансыз сугышчы» дип атарга мөмкин булган бу рәсем сүз башында гына кулланыла. Түгәрәкнең А ягында 2. В ягында 4 мәртәбә кабатлана. «Калканлы сугышчы» АЛАБ дип атала һәм А сузыгын, «калкансыз сугышчы» — Ә сузыгын белдерә. Рәсемнең төгәл атамасын тәкъдим итеп булмый. 3. МИҢЛЕ. Түгәрәкнең А ягында 2, В ягында 2 мәртәбә очрый. Рәсемдәге кешенең уң як чигәсендә 8 ле сыман билге бар. Моны миң дип аңларга була. Шунлыктан рәсем шартлы рәвештә МИҢЛЕ дип аталды. 8 ле сыман билге КипрМиной һәм Кипр иҗекле язуларында ЛЕ иҗеген белдерә (43, 87). 4. БУЛУН- Рәсем түгәрәкнең А ягында бер мәртәбә кулланыла. Кулы артка каерып бәйләнгән кешенең әсир, тоткын булуы турында бернинди шик булырга мөмкин түгел. Борынгы төрки телдә әсир БУЛУН (29, 123) дип атала. Рәсем Б тартыгын чагылдыра. 5. МАЛАИ рәсеме түгәрәкнең В ягында бер генә мәртәбә очрый. Шак мактагы сүзнең мәгънәсе буенча, азакта М тартыгы таләп ителә. Шунлыктан ф рәсем шартлы рәвештә МАЛАИ дип аталды. ш 6. МА. Түгәрәкнең А ягында —2, В ягында 2 мәртәбә кабатлана. Бу — й изге Ана. бөек Ана. МА — Кече Азиядә хатын-кыз алла һәм аллалар анасы J (56, 132). МА ның бөек Ана булуы татарча АЛМА (апа) сүзендә сакланып £ калган. АЛМА нократ сөйләшендә «абыстай» дигәнне белдерә, Сергач сөй- һ ләшендә шул ук сүз АЛМАИ рәвешендә кулланыла (91. 35). Сүзне АЛ-МА s дип бүләбез. Иҗек методы кагыйдәләре буенча. АЛ — «изге», «бөек» дигән- = не. МА — Ана дигәнне белдерә. АЛМАИ сүзендәге — И артык. 7. ИМИ. Рәсем түгәрәкнең А ягында 3. В ягында 15 мәртәбә кабатлана, у һәр очракта И, ИМ авазларын гына белдерми, кайбер очракта ЫМ булып е (В7, В4), кайбер очракта ЭМ булып (А29, В1) килә. ♦ 8. КАЛПАК рәсеме түгәрәкнең А ягында 1, В ягында 4 мәртәбә кул- J ланыла һәм Къ, К тартыкларын белдерә. Крит (кари) сугышчыларының баш •киемнәренә кош каурыйлары тагулары турында сүз булды инде. Каурый- п лары тырпаеп торган баш киеме 2 рәсемдәге «калкансыз сугышчы» башында е да күренә. Тик монда (2 рәсемдә) ул схематик рәвештә генә сурәтләнгән, х Әлеге 8 рәсемдә КАЛПАК аерым күрсәтелә һәм аның аскы өлеше кыршау х сыман тәмамланган. Борынгы Мисыр рәсемнәрендәге «филистимлян»ның да = баш киеме маңгай турысыннан нәкъ шундый ук кыршау сыман нәрсә белән >, тоттырылган (96, 162, рәс. 6; 87, 487). Татар хатын-кызларының баш киеме = КАЛФАК (90, II, 34), шулай ук КАЛПАК (93, 216) әлеге КАЛПАКның дәвамы булса кирәк. 9. БАШЛЫК рәсеме түгәрәкнең В ягында 2 мәртәбә кулланыла, һәр очракта Б тартыгын белдерә. Борынгы Грециядә сарык йоныннан тукыл ган башлыклы ябынчалар булган. Яңгыр вакытында Крит көтүчеләре бүген дә шундый ук башлыклы ябынча (плащ) бөркәнәләр (63, 64). 10. ИШКӘК рәсеме түгәрәкнең А ягында 4 мәртәбә очрый һәм И сузыгын белдерә. 11. Иайа рәсеме һәм ук-җәя турында кайбер фикерләр 11. ИАИА. Рәсем түгәрәкнең А19 шакмагында гына кулланыла һәм сүз азагында ИА иҗеген белдерә. Карай телендә ИАИА (38, 218), кырым-татар, госманлы-төрек, чыгытай телләрендә ИАИ (75, III, 3), татарча ҖӘИӘ. Рәсемдә кереше бушайтылган җәя сурәтләнгән. М хәрефе формасындагы мондый җәяләрне катлаулы җәя («сложный лук»), скиф җәясе («скифский лук»), гуннар җәясе («гуннский лук»), төркиләр җәясе («тюркский лук»), күчмәләр җәясе («кочевнический лук»), Үзәк Азия халыклары җәясе («центрально-азиатский лук») дип йөртәләр. Бу атамаларның һәркайсы шушы типтагы җәянең теге-бу үзенчәлеген күз алдында тотарга мөмкин. Шулай да төп фикер үзгәрешсез кала; М хәрефе сыман җәянең дугасы тигез генә бөгелми; уртадан ул батынкы; батынкы дуганың ике ягында ике «калкулык» бар. Җәя башлары бөгелгән. Җәя агачы берничә кисәктән ялгап ясалган булган. Ныклык өчен агачның тышкы ягына сөяк пластинкалар беркетелгән, сеңер белән уратып, җилем белән катырылган. Формасы буенча җәя дугасы нигездә ике төрле генә була ала. Аның бөр төрлесе М хәрефе рәвешендә булса, икенчесе латинча Д хәрефе рәвешен дә була. Латинча Д рәвешендәге җәя катлаулы җәягә караганда борынгырак исәпләнелә. • Скиф җәясе» Европа-Азия далаларында барлыкка килгән дип исәпли А. М. Хазанов (107, 29). «Скиф җәясе» Көнчыгышта Себергә кадәр таралган һәм Кытайгача барып җиткән. Көнбатышта мондый җәянең ук «тимерләре» Фландриядә табылган (107, 30). «Скиф җәясе» грекларда да була. Бу җәяне б.э.к. VI яисә VII гасырда греклар башка халыклардан күчереп алганнар булса кирәк ди Хазанов (107, 30). Шунысы игътибарга лаек, «Критне исәпләмәгәндә, Грециядә җәя беркайчан да киң таралган корал булмаган» (107, 30), ди шул ук автор. Димәк, корал буларак җәя Криттә генә киң кул10. . К у. №5 145 Рәсем 1. Фест дисбесенең уң ягы. ланылган икән. II гасыр азакларында. III гасырның беренче яртысында яшәгән рим грек язучысы Элиан да «Крит кешеләре бик яхшы укчылар» ди (116, I, 10). «Скиф җәясе» этрускларда да була, ләкин мондый җәяне алар башлыча ауда гына кулланганнар (107, 30). Катлаулы җәя шумерларда да була (66. 170). Төрки халыклар, шул исәптән казан татарлары М рәвешендәге катлаулы җәя кулланганнар. XVI гасырда Идел буйларына килеп чыккан С. Герберштейн ясаган татар сугышчысының рәсемендә баш-башлары бөгелгән, уртасы батынкы җәя дә бар (53, 129). Борынгы кешенең сугыш коралы үсешендә катлаулы җәя яңалык булып исәпләнелә. Мондый җәянең ату көче арта. Шул ук вакытта аны сүтәргә, җыярга һәм махсус савытка — садакка салып куярга мөмкинлек туа. Катлаулы җәяне академик А. П. Окладников «җәянең иң соңгы дәрәҗәгә җиткән камиллек үрнәге» дип исәпли (66, 170). «Җәяләр буенча үз заманының иң зур белгече» Ф. Лушан катлаулы җәяне борынгы төрки халыкларның берәрсе яисә Шумер кешеләре уйлап тапкан дигән фикер әйткән (66, 170). Катлаулы җәя гомумән җәянең ату көчен арттыру теләге нәтиҗәсендә генә түгел, бәлки бик борынгы халыкларның (ихтимал, төркиләрнең) дини- фәлсәфи карашлары нигезендә барлыкка килгән дип исәплибез без. Әйтелгәнчә. борынгы кешегә барлык куыш, батынкы һәм савыт сыман әйберләр Җир улы, Ана улы, барлык озынча, хәрәкәтчән әйберләр — Су-Күк улы, Ата улы булып тоелган. Мондый караш этнографик фактлар белән дә, тел фактлары белән дә исбат ителә. Мәсәлән, Төньяк Алтай кабиләләрендә ук һәм җәя белән имләү соңгы вакытларга кадәр дәвам иткән. Хакаслар җәянең сихри көче бар дип белгәннәр Рәсем 2 Фест дисбесенең сул ягы. һәм яңа туган ир бала бишегенә, чүпрәккә төреп, кечкенә җәя салып куя торган булганнар (32, 11). Тел фактларына килгәндә, татарча ҖӘИӘ сүзен ҖӘ-ИӘ дип таркату да җитә. ҖӘ-ИӘ ул Ана улы, ягъни хатын-кызның җенес әгъзасы дигән сүз. Татарча УК сүзен У К дип таркатабыз. Бу Ата улы, ягъни ир кешенең җенес әгъзасы дигәнгә туры килә. Катлаулы җәя ул чынлыкта Фест түгәрәгендә еш кабатлана торган (таблицадагы 40 рәсем) AM (хатын-кызның җенес әгъзасы) сурәтенең бер варианты булып тора. Катлаулы җәяләр, борынгы Криттән тыш. борынгы Мисыр рельефларында (б.э.к. 4000— 3000 еллар) (109, 7, фото; 36, 82), Төньяк Африкадагы кыяларга ясалган борынгы сурәтләр арасында (б.э.к. 5000— 1000 еллар) (39, 33, рәс. 5, фото), Көнчыгыш Испаниянең Альпера кыясын дагы ау күренешләрен чагылдырган рәсемнәрдә (36, 14) һ.б. истәлекләрдә очрый. 12. Фест түгәрәгендәге рәсемнәр һәм аларның атамалары. Дәвамы. 12. КАЛКАН рәсеме «сугышчы» белән бергә дә, аерым да кулланыла. Түгәрәкнең А ягында «сугышчы» белән бергә 12, В ягында 1 мәртәбә очрый. «Сугышчы» белән кулланылганда һәрвакыт сүз башына туры килә һәм, әйтелгәнчә, АЛАБ дип укыла. Рәсем үзе генә А ягында 3, В ягында 1 мәртәбә Рәсем 3. Фест дисбесендәге рәсем-билгеләр һәм аларның атамаларын күрсәткән таблица. кулланыла. Къ, К тартыкларын белдерә. Кнос сараенда һәм Камарес тау куышында табылган (Беренче Урта Миной чорына караган) чүлмәк савыт- саба орнаментында әлеге калканга охшаш рәсемнәр очрый (67, 127). Б.э.к. 1200 елларда, XX династиянең Рамсес III (IV) хакимлеге чорында Мисыр кешеләренең «диңгез халыклары» белән сугышын күрсәткән рельефта Мисыр сугышчыларының калканнары озынча, «диңгез халыклары* сугышчы- ларыныкы — түгәрәк (68, 355). 13.НИЖДАГЪ. Рәсем түгәрәкнең А ягында 3, В ягында 3 мәртәбә очрый. Тукмак, бәләк, игәү яисә янавыч кебек коралларга охшаш бу коралның җайлы сабы бар. Коралның юанрак, озынчарак өлешендәге төрткеләр вак таш, ком кисәкләрен хәтерләтә. Мәхмүд Кашгари сүзлегендә «кайрак ташы» НИЖДАГЪ дип атала (47, 432). Рәсем һәр очракта Н тартыгын белдерә. 14.КАМЫТ. Түгәрәкнең ике ягында да берәр мәртәбә кулланыла. Рәсемдә парлап җигелә торган үгез камыты сурәтләнгән. Криттә, башка утраулар да һәм Грециядә җирне элек пар үгез җигеп сөргәннәр (96, 310). Бу хакта сөйли торган борынгы сурәтләр һәм терракота сыннар сакланып калган (48, 110 бит, рәс. 38, 121 бит, рәс. 44). 15. БАЛТА. Рәсем түгәрәкнең В ягында бер генә мәртәбә кулланыла, Б тартыгын белдерә. Урта диңгез бассейны илләрендә ике яклы балта Күк һәм яшен алласы символы булган (96. 288). Ике яклы балтаны Кече Азиядә бар- ф лыкка килгән дип аңлаталар (96, 248; 8.88). м 16. САДАК. Түгәрәкнең В ягында ике мәртәбә кабатлана. Бер очракта £ С тартыгын белдерә, икенче очракта САДАК сүзе тулысынча файдаланыла. Рәсемдәге «садак*ның өске ягында элмәк сыман нәрсәсе бар. Бу аның бил g каешына тагылып йөртелүе турында сөйли. Садак җәя яки ук салу өчен кул- “ ланылган. Фест чорында аның пычак кынысы сыйфатында кулланылган бу £ луы да ихтимал. САДАК (колчан) сүзе татарда, казахта, алтай, телеут һ.б. У төрки телләрдә мәгълүм (75, IV, 383). 17. КАПКАЧ. Рәсем А8 шакмагында кулланыла һәм КЪ тартыгын ча- '£ гылдыра. 18. МӨГЕШ. Түгәрәкнең А ягында 6, В ягында 6 мәртәбә кабатлана, һәр * очракта М тартыгын белдерә. Рәсемдә «почмак» сурәтләнгәнлеге үзеннән-үзе < аңлашылып тора. Татар теле диалектларында сүзнең МӨГӘШ, МИИЕШ £ вариантлары да билгеле (91, 304, 316). МӨГЕШ (почмак) рәсеме борынгы ми- » сыр язуында да бар (26. рәс. 29). * 19. ТА. Ике чаты да югарыга карап торган һәм чатлы багананы хәтерх ләткән рәсем шартлы рәвештә шулай дип аталды. Рәсемне шулай ук ЧАТ * дип атарга да була. Ләкин ул чагында сүзнең беренче авазы түгел, соңгы х авазы истә тотылган булачак. Рәсем түгәрәкнең А ягында 3 мәртәбә кабат- > лана һәм Т тартыгын белдерә. х 20. ӘМ. Рәсем В26 һәм В18 шакмакларында урнашкан. М тартыгын яисә ЭМ иҗеген белдерә. Бу рәсемне «чүлмәк» мәгънәсендәге AM дип тә уйларга була. Тик шулай да бүгенге төрки телләрдә мондый «чүлмәк» юк ахрысы. ӘМ сүзе иҗек методы нигезендә торгызыла. Белүебезчә, чүлмәк, савыт- саба — һәркайсы Ана улы. Грек һәм латин телләрендәге АМФОРА сүзенең AM өлеше әлеге «чүлмәк»не чагылдыра сыман. ФОРА иҗекләрен төрки БОРА белән янәшә куеп карарга була. Куман телендә БОР шәраб (75, IV, 1661), уйгурча ПОР шәраб (75, IV, 1269), куман, карай телләрендә БОРЛА йөзем бакчасы (75, IV. 1664), кырым-татар телендә БОРЛАЛЫК йөзем бакчасы (75, IV, 1665). Крит чоры төрки телдә ФОРА-БОРА йөзем яисә йөзем шәрабен, АМ-БОРА — шәраб савытын аңлаткан булырга мөмкин. Бүгенге көндә бөтенләй башка мәгънәдә кулланыла торган АМБАР белән АМФОРА чынлыкта бер үк сүз булса кирәк. АМБАРАМФОРА шәраб савыты чүлмәкне дә. шундый ук чүлмәкләр саклана торган бүлмәне, бинаны да аңлаткандыр дип әйтергә була. 21. КЫРГЫЧ. Рәсем А15 һәм АЗ шакмакларында кулланыла һәм КЪ тартыгын белдерә. Бу ат яисә башка мал-туар кыргычы ахрысы. Әлеге корал ике яклы таракны хәтерләтә. Сап уртасында кечкенә чөй бар. Сапны кулга учлап тоткач, чөй ике бармак арасында кысылып калырга тиеш. Ат, сыер ябагасын тараганда түгәрәк, шома сап. шулай итеп кулда шуышып, әйлән- гәләп тормаячак. Шуның нәтиҗәсендә кыргыч тигез тараячак. Бу хикмәтле коралны бары шулай гына күз алдына китерергә була. 22. ДИ. Чаты аска карап торган багананы хәтерләтүче бу рәсем-билге түгәрәкнең В ягында 5 мәртәбә очрый һәм Д тартыгын белдерә. Рәсемнең чыннан да ДИ дип аталуын В27 шакмагындагы сүз ярдәмендә исбатлап була. Шакмакта беренче рәсем ДИ. икенче рәсем КӘМӘ, өченче рәсем ТУН. Иҗекләрне кушкач, ДИКӘМӘ ТӘ дигән сүзләр барлыкка килә. ТӘ — теркәгеч, ДИКӘМӘ — юнәлеш килештәге исем. Баш килештә — ДИКӘ. 23. Н — ? Агач чөйне яисә кадакны хәтерләткән бу рәсем түгәрәкнең А ягында 5, В ягында 6 мәртәбә кабатлана, һәр очракта Н тартыгын белдерә. Шартлы рәвештә рәсемне НИМӘ дип атарга була. 24. ЭИ. Рәсем түгәрәкнең А ягында 1, В ягында 5 мәртәбә кулланыла һәм Э сузыгын, ЭИ иҗеген белдерә. Бу бик әһәмиятле һәм аеруча игътибарга лаек рәсем. Эйнең түбәсе гөмбәзле, димәк, планда ул түгәрәк. Аркылы сузылган зур «таяк»ны исәпкә алмаганда, эйнең стенасы шакмаклы. Аморгоста табылган һәм түгәрәк өй рәвешендә ясалган савыт әлеге ЭИнең бер вариантын сурәтли (83, 3). Савытның капкачы калку. Капкач өслеген дә, түгәрәк стена өслеген дә ике катлы итеп ясалган спираль бизәкләре каплаган. Савытның аскы ягында кыска гына «аяклары» бар. «Аяклар» өчәү. ЭИ рәсемендә дә өч «аяк» күренә. Моны эйнең нигезе дип тә, аны җир өстеннән күтәртеп тора торган махсус тумбалар (баганалар) дип тә уйларга була. Схематик өй рәсеменә аркылы салынган «таяк»ны гөмбәзле түбәне эчке яктан тоттырып торучы терәк дип аңларга кирәк ахрысы. Палестинада, Эйнанда казып табылган һәм б.э.к. IX мең еллыкка карый торган түгәрәк өйләрнең конус сыман түбәләрен эчтән уртадагы терәк тотып торган (54, 28). Аморгоста табылган савыт-өй моделе буенча фикер йөрткәндә, Фест түгәрәгендәге ЭИ гыйбадәтханәне тасвирлый дип әйтә алабыз. Аморгос савытындагы спиральләр кояш символы булып хезмәт иткән. Өйнең планда түгәрәк булуы да аның дини корылма булуына ишарәли. Арханда табылган һәм б.э.к. 1100—1000 елларга карый торган гыйбадәтханә моделе дә планда түгәрәк (83, 105, 106). Өйнең түбәсе калку — гөмбәз сыман, түбә уртасында төтен чыгу өчен морҗасы бар. 24 рәсем ЭИ түбәсеннән шулай ук морҗа сыман нәрсә тырпаеп тора. Архандагы гыйбадәтханә моделенең ачык ишегендә ике кулын югары күтәргән алиһә (?) күренә. Алиһәнең тәненә, беләкләренә буй- буй сызыклар төшерелгән. Өйнең түбәсендә, стенасында — схематик спираль сурәтләре. Ике спираль нәкъ Аморгос өендәге кебек ялгана. 24 рәсемдә спираль юк. димәк, рәсем чыннан да өйнең конструкциясен чагылдыра. Аморгостагы савыт-өй һәм Архандагы гыйбадәтханә детальләре белән Фест түгәрәгендәге ЭИ детальләренең туры килүенә нигезләнеп, 24 рәсемне дә гыйбадәтханә дип исәплибез. Югарыда әйтелгәнчә, сүздә О һәм Ө сузыкларының тотрыклы позициясе юк. О һәм Ө сузыклары А төрендәге яисә У төрендәге сузыкларны алыштырып киләләр. Татар телендә Ө сузыгы күп очракта Э(Е) сузыгын алыштыра. Шунлыктан бүгенге телдә ӨИ булган сүз элегрәк ЭИ рәвешендә әйтелгән. Өйнең кайчандыр ЭИ рәвешендә әйтелүен грек телендә сакланып калган кайбер мисаллар белән дә исбатлап була. «Мегар акрополе «кари кешесе» Кар патша хөрмәтенә КАРИЕИ дип аталган» (96, 166) ди Томсон. Монда без КАРИЕИ сүзен аерып алабыз һәм аны КАРИ-ЭИ дип таркатабыз. ПРИТАНЕИ сүзе үзенең этимологиясе буенча ПРИТАН ӨЕ, ягъни башлык, рәис («председатель») өе («дом притана») дигәнне белдерә (96, 364). ПРИТАН «башлык» булгач, ЭИ сүзе турыдан-туры «өй» дигәнгә туры килә. Атаклы Троя янындагы бер калкулык БАТИЕЯ яисә БАТИЕЯ дип аталган (64, 519). Бу калкулык (курган) сугышчы хатын-кыз (амазан) Мирина күмелгән кабер курганы дип уйланылган (64, 519, 524). БАТИЕЯ сүзе БАТИЭИА дип таркатыла, бу исә БАТИ ЭИЕ булачак. Киң таралган МУЗЕИ, МАВЗОЛЕИ сүзләре ахырындагы ЭИ иҗекләре дә ЭИ (өй) дигәнне белдерә. Шумер телендә «өй» мәгънәсендәге сүз Э сузыгы белән генә белдерелә (52, 13). Татар әдәби телендә йонны ТЕТӘЛӘР, ләкин кайбер диалектларда ТӨТӘЛӘР (91, 445). Шулай ук ТЕЗҮ-ТӨЗҮ сүзләрендә дә Э сузыгының Ө гә әйләнүе ачык күренә. 25.КӘМӘ рәсеме түгәрәкнең А ягында 2, В ягында 5 мәртәбә кабатлана, һәр очракта КӘМӘ һәм КЕМӘ дип укыла һәм сүз ясауда тулы килеш катнаша. Татар әдәби телендә КӨЙМӘ булган сүз алтай, телеут, куман, чыгытай һ. б. телләрдә КӘМӘ (75, II, 1205), кыргыз, казах, сагай, койбал телләрендә КЕМӘ (75, II, 1206). Уйгурча КЕМӘ — паром (боран), зур көймә, кораб (103, 82). Татар теленең Минзәлә, Бөре, Гәйнә сөйләшләрендә КӘМӘ (91, 269). Крит кешеләре яхшы диңгезчеләр булалар. Урта диңгездә регуляр рәвештә йөзү б.э.к. III мең еллык башларында ук барлыкка килгән дип уйла ныла (11. 45). Крит кешеләрендә сәүдә көймәләре, сугыш көймәләре һ. б. көймәләр төзү бик нык алга киткән була (96, 382, рәс. 61; 68, 355; 69, 160-169). 26.ШӨШЛЕ. Түгәрәкнең А ягында 5, В ягында бер мәртәбә кулланыла, һәр очракта Л тартыгын белдерә. Бүгенге төрки телләрдә Л, Р тартыкларына башланган сүзләр бик аз. Крит чорында да, күрәсең, шулай булгандыр һәм шуңа күрә Л, Р тартыкларын рәсемдә чагылдыру кыенлык тудырган. «Ребус» кагыйдәсенең төп принцибыннан читләшеп, Л. Р тартыкларын белдерү өчен, атамалары Л, Р тартыкларына башланган рәсемнәрне түгел, бәлки шундый тартыкларга тәмамланган рәсемнәрне сайларга туры килгән. 27. ТУН рәсеме түгәрәкнең А ягында 10, В ягында 5 мәртәбә кабатлана, һәр очракта Т тартыгын белдерә. Кыска җиңле, озын, киң итәкле бу «тун» хатын-кыз күлмәге булса кирәк. Татарча ТУН, борынгы төрки телдә ТОН (29, 574). 28. КЪОИКЪА яисә КЪУИКЪА. Рәсем түгәрәкнең А17, All шакмакларында урнашкан һәм ике очракта да КОТ яисә КУТ сүзен ясауда катнаша. Рәсемдә «сарык аягы» сурәтләнгән. Татар телендә КЪОИКЪА мал аягыннан пешерелгән азыкны белдерә (93, 268). КУИКА сүзен иҗек методы нигезендә КУИ-КА дип таркатабыз, бу исә КУЙ улы булачак. КЪОИКЪА азыгын элегрәк халыкта «къойкъа шулпасы» дип атаганнар. «Шулпа» төшеп калган һәм сүз КЪОИКЪА рәвешендә генә кулланыла башлаган. Карай телендә ТУИАК, ТУИАХ «тояк» һәм «койка» мәгънәләрендә кулланыла (38, 545). ф ТУИАХ — мал аягыннан әзерләнгән къойка (58, 49). Димәк, ТОИАК та, ш КЪОИКА да бер үк вакытта «мал аягын» да, мал аягыннан әзерләнгән ш «азыкны» да аңлата ала икән. £ 29. ИР. Үгез башын чагылдырган бу рәсем түгәрәкнең А ягында 3, В “ ягында 8 мәртәбә кабатлана. А 28 шакмагында ике ИР янәшә килә һәм «ир- g ләр», ягъни «ир-ат» мәгънәсен белдерә. Башка һәр очракта И сузыгына тәң- £ гәл килә. х 30. КУИ. Рәсем В 4 шакмагында гына кулланыла. Мөгезе түбән таба 4 бөгелеп, түгәрәкләнебрәк торган бу хайванның куй (сарык) булуына бернин- ди шик туарга мөмкин түгел. Татарча КУИ, борынгы төрки телдә КОИ ө (29, 453). ♦ 31. КОШ яисә КУШ рәсеме А якта бид! мәртәбә кабатлана. КОШ-КУШ — * гомум төрки сүз. КЪ тартыгын белдерә. н 32. САИКА. Рәсемдә басып торган су кошы сурәтләнгән. Түгәрәкнең А « ягында 2, В ягында 1 мәртәбә очрый, С тартыгын белдерә. Мисыр иероглифик ө язуында утырып торган шундый ук су кошы рәсеме СА иҗеген чагылдыра, х САИКА сүзе иҗек методы нигезендә торгызыла һәм шартлы рәвештә тәкъ- * дим ителә. САИ-КА ул СУ улы һәм шул ук вакытта, әлбәттә. Күк улы да. х Борынгы төрки телдә САИ су, елга мәгънәсендә кулланылган (77, 40). £ 33. КАРАУЛ. Рәсем түгәрәкнең А ягында 2, В ягында 4 мәртәбә кул- х ланыла һәм Къ, К тартыкларын белдерә. В 26 шакмагында сүз ясауда тулы- сынча катнаша. Рәсемдә «балык* сурәтләнгән. «Балык»ның бер генә төрки телдә дә КАРАУЛ яисә КАРАУЛЫ дигән атамасы юк ахрысы. Бу — иҗек методы нигезендә тергезелгән сүз. КАРА — Җир улы Су. «Балык» бары Су улы гына була ала, шунлыктан рәсем КАРА УЛ дип аталды да. Су улы бер үк вакытта Җир дә була ала. КАРАУЛ ӘИЕ — Балык өе түгел, ҖИР ӨИЕ. Бүгенге төрки телләрдә КАРА ярдәмендә ясалган «балык» һәм балыкка катнашы булган атамалар очрый. Каракалпак телендә КАРМА — умачлы балык ашы (6. 286), койбал телендә КАРБА — балык җилеме (75, II, 163), госманлы-төрек телендә КАРАСЫ — ниндидер балык (75, II, 163). Татарча КӘРӘКӘ, русча КАРАСЬ балыкларының да атамалары шул ук иҗекләр нигезендә барлыкка килгән. 34. КОҢГЫЗ. Рәсем А28, В29 шакмакларында очрый һәм Къ, К тартыкларын чагылдыра. Мисыр иероглифик язуында да шундый ук бөҗәк (коңгыз) рәсеме бар (26, 82, рәс. 9(1). 35. К — ? Ниндидер яфраклы агач сабагын сурәтләгән бу рәсемнең төгәл атамасын тәкъдим итеп булмый. Түгәрәкнең А ягында 5, В ягында 6 мәртәбә очрый. Къ, К тартыкларын белдерә. 36. С — ? Ниндидер агачнымы, үләннеме белдергән бу рәсемнең төгәл атамасы шулай ук билгеле түгел. Түгәрәкнең В ягында 4 мәртәбә кабатлана Һәм С тартыгын чагылдыра. 37. С — ? Бу рәсем дә С тартыгын белдерә. Атамасы билгеле түгел. Түгәрәкнең А ягында 2, В ягында 2 мәртәбә очрый. 38. КАШКАРЫЙ. Русча-грекча АСТРА дип аталган чәчәкнең татарча исеме КАШКАРЫЙ (93. 244). Түгәрәкнең А ягында 3, В ягында 1 мәртәбә кулланыла, Къ. К тартыкларын белдерә. Чәчәкнең сигез таҗ яфракчыгы бар. Шундый ук КАШКАРЫЙ рәсеме Әүвәлге Миной Ш чорына карый торган таш басмада бар (67, 105, рәс. 12(5). Болгар кабер ташларында да сигез яфракчыклы кашкарыйлар очрый (117, табл. 5, 7, 14, 18, 19, 20, 29). 39. АИР. Түгәрәкнең А ягында 1. В ягында 3 мәртәбә кабатлана һәм Р тартыгын белдерә. Рәсемдә өч җәпле сәнәк сурәтләнгән. Казах телендә «сәнәк» АИР (75, I. 25), алтай телендә АИРУШ(75, I, 31). Татар йола җырларында «сәнәк», «очлы нәрсә» мәгънәсендә АИРЫ сүзе кулланыла. Мәсәлән: Зеңге, зеңге, зеңге корт. Айры башлы зеңге корт; Алтын башлы атасы. Айры мөгез анасы (92, № 9). 40. AM. Төрки телләрдә бу сүз хатын кызның җенес әгъзасына карата кулланыла. Әлеге рәсем шуны чагылдыра. Түгәрәкнең А ягында 3, В ягында 3 мәртәбә кабатлана. Сүз уртасында, сүз азагында AM, ӘМ. ЭМ иҗекләрен белдерә. М рәвешендәге катлаулы җәя шушы AM сурәтен хәтерләтә. 1422— 1445 елларда Казан ханы булган Гыйясетдин акчаларына лираны яисә кереше тартылган җәяне хәтерләтүче тамга сугылган (59, 125, табл. XX, 2—6; XIV, 4—11). Шундый ук тамга Кырым ханы Сәгадәт Гәрәй хан мөһерендә дә бар (59, 125). Кайбер детальләрне исәпкә алмаганда, акчаларга сугылган әлеге тамгалар белән Фест түгәрәгендәге 40 рәсем бер-берсенә охшаш. 41.СӨИӘК рәсеме түгәрәкнең А ягында 2 мәртәбә кабатлана һәм С тартыгын чагылдыра. 42.Бу рәсем В22 шакмагында гына кулланыла, Б тартыгын чагылдыра булса кирәк, ләкин нәрсә аңлатканын белеп булмады. 43.ИЛӘК. Рәсем В25 шакмагында кулланыла. Сүз ахырында К тартыгын белдерә. Рәсем атамасы шартлы рәвештә тәкъдим ителә. 44.ТӨРТКЕ. Рәсем А25 шакмагында кулланыла, Т тартыгын белдерә. Рәсем атамасы шартлы рәвештә тәкъдим ителә. 45. ӘН. Түгәрәкнең А ягыңда 2, В ягында 4 мәртәбә кабатлана. Тулы- сынча ӘН дип тә, АН дип тә укыла. Дулкын сыман өч сызык Су билгесе булып исәпләнелә. Бүгенге төрки телләрнең берсендә дә «су» ӘН дип аталмый ахрысы. Борынгы шумерларның алла исемнәрендә ЭН(ӘН) еш кулланыла. Мәсәлән, ЭНКИ (ӘНКИ) — су алласы (35, 177). ЭНЛИЛ (ӘНЛИЛ)— җил-давыл алласы (8, 131). Шумерда, Эриду шәһәрендә ЭНКИ ярым кеше, ярым балык кыяфәтендә сурәтләнгән (42, 111). Татар телендә ӘНКӘЙ (ана) сүзенең ӘНКӘ (90, III, 683) варианты да мәгълүм. Сүзне ӘНКӘ дип тә, ягъни Изге Җир, Изге Ана дип тә, ӘН-КӘ — Су улы Җир яки Ана дип тә аңларга була. Су билгесе шумер чөй язуында өч сызык белән аңлатыла (1, 100). «Су» шулай ук мисыр язуында (70, 54), хет язуында (26, 121), элам язуында (108, 29, рәс. 18; 1-7, П-5, III-5) өч сызык ярдәмендә белдерелә. Борынгы Кытайның Инь чорында «тибү» («разлившиеся воды») вертикаль рәвештәге өч дулкынлы сызык белән белдерелә (49, 28), борынгы Кытайда «су», «елга» вертикаль өч сызык белән күрсәтелә (73, 208; 50, 421). 13. Фест түгәрәгенең уң ягындагы сүзләрне уку АЗ шакмагындагы сүз АНТЫМ дип укылды. (Шушы мәкаләнең 9 бүлеген кара). АЗО. Рәсем атамалары шакмактагы тәртип буенча (уңнан сулга): ЭИ, AM, КАЛКАН. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Тиешле иҗекләрне җыябыз: ЭИ.АМ.КА. Укыла: ЭИЕМКӘ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. А29. Рәсем атамалары: ИР, ӘН, ИМИ. Нечкә әйтелештә, сәкен бар, М тартыгына тәмамлана. Тиешле иҗекләрне җыябыз: ИР.ӘН.ИМ. Укыла: ИРӘНЕМ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, баш килештә. А28. Рәсем атамалары: ИР, ИР, КОҢГЫЗ. Нечкә һәм калын әйтелештә, сәкен юк. А сузыгына тәмамлана. Ике тапкыр кабатланган ИР «ирләр» мәгънәсендә кулланыла (тау-тау, өем-өем дигәндәге кебек). «Ирләр* төшенчәсе ИР-АТ сүзе аша белдерелә. Укыла; ИР-АТКА, исем, формасы белән берлектә, мәгънәсе белән күплекне белдерә, юнәлеш килештә. А27. Рәсем атамалары: АЛАБ, БУЛУН, AM. КАРАУЛ. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Тиешле авазларны, иҗекләрне җыябыз: А.Б.АМ.КА. Укыла: АБАМКА, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. А26. Рәсем атамалары: ТУН, ӘН, ИМИ, КАЛКАН. Шакмакта ике сүз — берсе калын, икенчесе нечкә әйтелештә. Соңгы рәсем астында сәкен юк. Икенче сүз Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне җыябыз: ТУ.ӘН.ИМ.КА. ТУ иҗеге аерым әйтелә. ИМ иҗегенең И сузыгы киңәйтеп ИЕ дип әйтелә. КА иҗеге нечкә әйтелешкә күчә. Укыла: ТУ ӘНИЕМКӘ. ТУ — уңай сыйфат белдерүче сүз. ӘНИЕМКӘ — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. А25. Рәсем атамалары: ТУН, ТӨРТКЕ, КАЛПАК. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, бер авазны җыябыз: ТУ.Т.КА. Укыла: ТУТАКА, исем, берлектә, юнәлеш килештә. А24. Рәсем атамалары:АЛАБ, МА, МӨГЕШ. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне җыябыз: А.МА.М. Укыла: АМАМА, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш ки « лештә. ш А23. Рәсем атамалары: КОШ, ШӨШЛЕ, К — ? Калын әйтелештә, сәкен “ юк, А сугызына тәмамлана. Авазларны һәм бер иҗекне җыябыз: КО.Л.К. ± Укыла: КОЛКА (КУЛКА), исем, берлектә, юнәлеш килештә. х А22. Рәсем атамалары: АЛАБ, СӨИӘК, ТА, К — ? Шакмакта ике сүз, 2 икесе дә калын әйтелештә, сәкен юк, соңгы сүз А сузыгына тәмамлана. Бер “ иҗекне, авазларны җыябыз: А.С.ТАК. Укыла: AC TAKA. АС — уңай сый- § фат белдерүче сүз, ТАКА — исем, берлектә, юнәлеш килештә. н А21. Рәсем атамалары: ТИ, СӨИӘК, AM, ИМИ. Нечкә әйтелештә, сәкен ө юк, Ә сузыгына тәмамлана Иҗекләрне, авазларны җыябыз: Т.С.АМ.ИМ. ♦ Укыла: ТӘСӘМИМӘ? ТӘСӘМЕМӘ? ТИСӘМЕМӘ? А20. Рәсем атамалары: АЛАБ, САЙКА, Н — ? КАШКАРЫЙ. Шакмакта £ ике сүз, икесе дә калын әйтелештә, сәкен юк, ахыргы сүз А сузыгына тәмам- п лана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: А.СА.Н.К. Укыла: АС АНАКА. АС — е уңай сыйфат белдерүче сүз, АНАКА — исем, берлектә, юнәлеш килештә. = А19. Рәсем атамалары: АИР, ИАИА. Калын әйтелештә, сәкен юк, А су- * зыгына тәмамлана. Бер авазны, бер иҗекне җыябыз: Р.ИА. Укыла: РАИА, ~ исем, берлектә, баш килештә. > А18. Рәсем атамалары: Ә-? ТУН, КӘМӘ, ИШКӘК, Н-? МӨГЕШ. Шакмак1 та ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен юк, сүзләрнең икесе дә Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны, иҗекләрне җыябыз: Ә.Т.КӘМӘ.И.Н.М. Укыла: ӘТЕ- КӘМӘ-ИНӘМӘ, икесе дә исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнәләр, юнәлеш килештә. А17. Рәсем атамалары: КОЙКА, ТИ. Калын әйтелештә, сәкен бар, Т тартыгына тәмамлана. Иҗек белән бер авазны җыябыз: КО.Т. Укыла: КОТ (КУТ), исем, берлектә, баш килештә. А16. Рәсем атамалары: АЛАБ, КОШ, ШӨШЛЕ. Калын әйтелештә, сәкен бар, Л тартыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: А.К.Л. Укыла: АКЫЛ, исем, берлектә, баш килештә. А15. Рәсем атамалары: АЛАБ, ТУН, ТУН, К-? , С-? , КЫРГЫЧ. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: А.Т.Т.К. С.К. Укыла: АТТАКАСКА, исем, берлектә, юнәлеш килештә. А14. Рәсем атамалары: КАРАУЛ, Н-? Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Иҗек белән авазны җыябыз: КА.Н. Укыла: КАНА, теләк белдерүче кисәкчә. Рәсем 4. Фест дисбесендәге сүзләрне уку үрнәкләре. А13. А16 шакмагындагы АКЫЛ сүзе кабатлана. А12- А18 шакмагындагы ӘТЕКӘМӘ-ИНӘМӘ сүзләре кабатлана. All. А17 шакмагындагы КОТ (КУТ) сүзе кабатлана. АЮ. А16 шакмагындагы АКЫЛ сүзе кабатлана. А9. Рәсем атамалары: АЛАБ, ТУН, КАМЫТ, САИКА, МӨГЕШ, ТУН. Шакмакта ике сүз, икесе дә калын әйтелештә, икесе дә А сузыгына тәмамлана. Беренче сүз МӨГЕШ рәсемендә тәмамлана, соңгы ТУН рәсеме ТА АЗО А 31 мөгеш ТИ НИЖДАГЪ АЛАБ в29 ВЗ О ИМИ AM ДИ АЛАБ теркәгечен белдерә. Авазларны һәм бер иҗекне җыябыз: А.Т.КА.С.М.Т. Укыла: АТАК АСЫМ А ТА. АТАКАСЫМА — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. ТА — җыючы теркәгеч. А8. Рәсем атамалары: МА, МӨГЕШ, КАПКАЧ, ТА. Шакмакта ике , сүз, икесе дә калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, бер авазны җыябыз: МА.М.КА.Т. Укыла: МАМАКА ТА. МАМАКА — исем, берлектә, юнәлеш килештә, ТА — җыючы теркәгеч. А7. Рәсем атамалары: КОШ, ШӨШЛЕ, КАЛКАН. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Авазларны һәм бер иҗекне җыябыз: КО.Л.К. Укыла: КОЛКА (КУЛКА), исем, берлектә, юнәлеш килештә. А6. Рәсем атамалары: АЛАБ, НИЖДАГЪ, ТИ. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: А.Н.Т. Укыла: АНТА. А5 шакмагындагы сүз белән бергә «һәм» теркәгече мәгънәсен белдерә. А5. Рәсем атамалары: Н—?, ТА, К—? Нечкә әйтелештә.сәкен бар, К тартыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: Н.Т.К. Укыла: НӘТӘК. А6 шакмагындагы АНТА сүзе белән берлектә «һәм» теркәгече мәгънәсен белдерә. А4. Рәсем атамалары: ИШКӘК, МИҢЛЕ, КАШКАРЫЙ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: И.Л.К. Укыла: ИЛКӘ, исем, берлектә, юнәлеш килештә. АЗ. А15 шакмагындагы АТТАКАСКА сүзе кабатлана. А2. Рәсем атамалары: НИЖДАГЪ, ТИ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: Н. Т. Укыла: НИТӘ? НӘТӘ? НИ ТӘ? НӘ ТӘ? Al. А4 шакмагындагы ИЛКӘ сүзе кабатлана. 14. Фест түгәрәгенең сул ягындагы сүзләрне уку. ВЗО. Рәсем атамалары: АЛАБ, ДИ, AM, ИМИ. Калын әйтелештә, сәкен юк. А сузыгына тәмамлана. Авазларны, иҗекләрне җыябыз: А.Д.АМ.ИМ. Укыла: АДАМЫМА, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В29. Рәсем атамалары: ТУН, ӘН, ИМИ, К—? А24 шакмагындагы ТУ ӘНИЕМКӘ сүзе кабатлана. В28. Рәсем атамалары: Ә—? С—? Н—? МАЛАИ. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен бар, соңгы сүз М тартыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: Ә.С.Н.М. Укыла: ӘС ӘНӘМ. ӘС — уңай сыйфат белдерүче сүз, ӘНӘМ — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, баш килештә. В27. Рәсем атамалары: ДИ, КӘМӘ, ТУН. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә. Сәкен юк, беренче сүз КӘМӘ иҗекләренә, икенче сүз Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, бер авазны җыябыз:ДИ. КӘМӘ.Т. Укыла: ДИКӘМӘ ТӘ. ДИКӘМӘ — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. ТӘ — җыючы теркәгеч. В26. Рәсем атамалары: КАРАУЛ, ЭИ, ӘМ, КАЛКАН. Шакмакта калын һәм нечкә әйтелештәге ике сүз, сәкен юк. Соңгы сүз Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне һәм бер авазны җыябыз: КАРАУЛ. ЭИ. ӘМ. К. Укыла: КАРАУЛ ЭИЕМКӘ. КАРАУЛ сүзе сыйфат ролендә килә. ЭИЕМКӘ — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В25. Рәсем атамалары: САДАК, Н—? МӨГЕШ, ИЛӘК. Шакмакта калын һәм нечкә әйтелештәге ике сүз. Соңгы рәсем янында сәкен бар, К тартыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: САДАК.Н.М.К. Укыла: САДАКА НИМӘК. САДАКА — исем, берлектә, баш килештә. НИМӘК — фигыль. В24. Рәсем атамалары: НИЖДАГЪ, ТИ, АИР, КАРАУЛ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны һәм бер иҗекне җыябыз: НИ.Т.Р.К. Укыла: НИТӘРЕКӘ, исем, берлектә, юнәлеш килештә. В23. Рәсем атамалары: БАЛТА, ИМИ. НИЖДАГЪ, ТИ, МӨГЕШ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк. Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: Б.И.Н.Т.М. Укыла: БИНТЕМӘ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В22. Рәсем атамалары: ДИ, С—?, Б—?, КӘМӘ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: ДИ.С.Б.КӘМӘ. Укыла: ДИСБЕКӘМӘ, исем, берлекта, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәләш килештә. В21. Рәсем атамалары: ИМИ, ЭИ, AM, К—? Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен юк. Соңгы сүз Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, бер авазны җыябыз: ИМ.ЭИ.АМ.К. Укыла: ИМ ЭИЕМКӘ. ИМ — сыйфат ролендә килә; ӘИЕМКӘ — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы ф белән төрләнә, юнәлеш килештә. ш В20. Рәсем атамалары: Ә—?, ШӨШЛЕ, С—?, AM. Шакмакта ике сүз, S икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен юк, соңгы сүз Ә сузыгына тәмамлана. X Авазларны җыябыз: Ә.Л.С.М. Укыла: ӘЛ ӘСӘМӘ. ӘЛ—уңай сыйфат бел- “ дерүче сүз; ӘСӘМӘ — исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы бе- (“ лән төрләнә, юнәлеш килештә. S В19. Рәсем атамалары: ТУН, К Ә М Ә, КАШКАРЫЙ, ТИ. Шакмак х та өч сүз. Беренче сүз калын әйтелештә, икенче, өченче сүзләр нечкә әйте- н лештә. Сәкен юк, соңгы сүз Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны £ җыябыз: ТУ.КӘМӘ. К.Т. Укыла: ТУ КӘМӘКӘ ТӘ. ТУ — сыйфат яки сан; в КӘМӘКӘ — исем, берлектә, юнәлеш килештә; ТӘ — җыючы теркәгеч. Сүз- * не ТҮКӘМӘКӘ ТӘ дип тә укырга була. < В18. Рәсем атамалары: ИР, ЭИ, ЭИ, ӘМ, К—? Шакмакта ике сүз, н икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен юк, соңгы сүз Ә сузыгына тәмамлана. Иҗек £ ләрне, авазларны җыябыз: ИР.ЭИ.Э.М.К. Укыла: ИР ЭИЕМКӘ. ИР — сыйфат = ролендә килүче исем; ЭИЕМКӘ — исем, берлектә, беренче зат тартым ку- < шымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В17. Рәсем атамалары: САДАК, КАМЫТ, МӨГЕШ. Калын әйтелеш- £ тә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, бер авазны җыябыз: х СА.КА.М. Укыла: САКАМА, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В16. Рәсем атамалары: ИР, КАРАУЛ, ТИ. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен юк, сүзләрнең икесе дә Ә сузыгына тәмамлана. Бер иҗекне һәм авазларны җыябыз: ИР.К.Т. Укыла: ИРКӘ ТӘ. ИРКӘ — исем, берлектә, юнәлеш килештә; ТӘ — теркәгеч. В15. Рәсем атамалары: МА, К—? САЙКА, АИР, КАРАУЛ. Шакмакта ике сүз, икесе дә калын әйтелештә, сәкен юк, сүзләрнең икесе дә А сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: МА.К.СА. Р.К. Укыла: МАКА САРКА. МАКА — уңай сыйфат белдерүче сүз; САРКА — исем, берлектә, юнәлеш килештә. В14. Рәсем атамалары: Ә—? БАШЛЫК, ТУН, ТИ. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә, сәкен юк, соңгы сүз Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны җыябыз: Ә.Б.Т.Т. Укыла: ӘБЕТИ ТӘ. ӘБЕТИ— исем, берлектә, баш килештә; ТӘ — җыючы теркәгеч. В13. Рәсем атамалары: ИР, С—?, ИМИ, КАЛПАК. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә. Беренче сүз Ә сузыгына тәмамлана, икенче сүз азагында сәкен бар — К тартыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: ИР.С.ИМ.К. Укыла: ИРСӘ ИМӘК. ИРСӘ — исем, берлектә, баш килештә; ИМӘК — ярдәмче фигыль. В12. Рәсем атамалары: ИР, КАЛПАК, НИЖДАГЬ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, И яки Е сузыгына тәмамлана. Авазларны һәм бер иҗекне җыябыз: ИР.К.Н. Укыла: ИРЕКНЕ (ИРЕКНИ), исем, берлектә, төшем килештә. В11. Рәсем атамалары: ИР, ӘН, ИМИ. Нечкә әйтелештә, сәкен бар, М тартыгына тәмамлана. Иҗекләрне җыябыз: ИР.ӘН.ИМ. Укыла: ИРӘНЕМ, исем, берлектә, беренче зат кушымчасы белән төрләнә, баш килештә. В10. Рәсем атамалары: ДИ, ИР, С—?, ИМИ, КАЛПАК. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә. Беренче сүз Ә сузыгына тәмамлана, икенче сүз азагында сәкен бар — К тартыгына тәмамлана. Авазларны, иҗекләрне җыябыз: Д.ИР.С.ИМ.К. Укыла: ДИРСӘ ИМӘК. ДИРСӘ — фигыль, ИМӘК — ярдәмче фигыль. В9. Рәсем атамалары: ТУН, КОҢГЫЗ, Н—?, КӘМӘ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: ТУ.К.Н. КӘМӘ. Укыла ТҮКӘНӘКЕМӘ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В8. Рәсем атамалары: ИМИ, МӨГЕШ, К—? Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Авазларны, бер иҗекне җыябыз: ИМ.М.К. Укыла: ИММӘКӘ, исем, берлектә, юнәлеш килештә. В7. Рәсем атамалары: ИМИ, ӘН, ИМИ. Рәсем атамалары нечкә әйтелештә булда да, сүз нечкә һәм калын әйтелештә. Сәкен бар, М тартыгына тәмамлана. Иҗекләрне җыябыз: ИМ.ӘН.ИМ. Укыла: ИМАНЫМ, исем берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, баш килештә. В6. Рәсем атамалары: ИМИ, Н—?, МӨГЕШ, ЭИ. Шакмакта ике сүз, икесе дә нечкә әйтелештә. Сәкен юк, беренче сүз Ә сузыгына, икенче сүз Е (Э) сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: ИМ.Н.М.ЭИ. Укыла: ИМНӘМӘ ЭИЕ. ИМНӘМӘ — сыйфат, ЭИЕ — исем, берлектә, өченче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, баш килештә. В5. В10 шакмагындагы ДИРСӘ ИМӘК сүзләре кабатлана. В4. Рәсем атамалары: БАШЛЫК, КУЙ, АИР, МӨГЕШ, ИМИ. Калын әйтелештә, сәкен юк, А сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: БА. КУ.Р.М.ИМ. Укыла: БАКУРАМЫМА, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. ВЗ. Рәсем атамалары: Ә—?, МА, К—?, Н—?, ИМИ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмаМлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: Ә.МА.К. Н.ИМ. Укыла: ӘМӘКӘНЕМӘ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В2. Рәсем атамалары: ИР, КОҢГЫЗ, Н—?, КӘМӘ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне, авазларны җыябыз: ИР.К.Н. КӘМӘ. Укыла: ИРКӘНӘКЕМӘ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәлеш килештә. В1. Рәсем атамалары: ӘН, ИМИ. Нечкә әйтелештә, сәкен юк, Ә сузыгына тәмамлана. Иҗекләрне җыябыз: ӘН.ИМ. Укыла: ӘНИЕМӘ, исем, берлектә, беренче зат тартым кушымчасы белән төрләнә, юнәләш килештә. 15. Фест түгәрәгенең уң ягындагы сүзләр һәм аларның аңлатмасы А31. АНТЫМ.АНТ. Түгәрәктә бу беренче сүз. Дисбенең ике ягындагы барлык сүзләр диярлек шушы АНТЫМ сүзенә буйсынып киләләр. Моннан өч-дүрт мең еллар элек яшәгән кеше АНТ игълан итә һәм антның кемнәргә багышланганлыгын белдереп, нәсел-нәсәбен санап, тезеп китә. АНТЫМнан соң килгән сүзләрнең күпчелеге туганлык терминнары. Арада дини, соци- аль-иҗтимагый терминнаратамалар да бар. Монда шулай ук гадәти тормыш- көнкүреш сүзләре дә очрый. Сүзләрңең күпчелеге -КА, -КӘ, -МА, -МӘ иҗекләренә тәмамлана. АНТның әлеге термин-атама ияләренә юнәлдерелгәнлеге текстның гомуми төзелешеннән, сүзләрнең үзара бәйләнешеннән яхшы аңлашыла. АНТ сүзе күпчелек төрки телләрдә бүген дә актив кулланыла. Казах, кыргыз, кырым-татар, казан-татар, кумык, карай телләрендә АНТ (75, I, 237; 38, 69), Себер татарларының Тара диалектында АН (75, I, 226), госманлы-төрек, әзербайҗан телләрендә АНД (75, I, 238) дип атала. АЗО. ЭЙЕМКӘ. ЭИ. Бүгенге татар телендә ӨИ рәвешендә кулланыла торган сүзнең әүвәлге әйтелеше. Монда ЭИ гади торакны түгел, бәлки дини йолалар башкарыла торган гыйбадәтханәне белдерә. А29. ИРӘНЕМ.ИРӘН. Бүгенге татар телендә бу сүз актив түгел. «Аңлатмалы сүзлек»тә ИРӘН «аллага якын кеше, изге кеше» дип аңлатылган (90, I, 414). Телдә шулай ук ГАИБ ИРӘННӘР дигән сүз тезмәсе дә бар (60, 173). Гаиб ирәннәр — «изге кешеләр» дигәнгә туры килә. Хәзерге төрек телендә ЕРЕН — алланы танып-белү серләренә төшенүче, игелекле кеше (60, 173). Казахча, кыргызча ЕРӘН — яшь ир кеше, көчле ир кеше, батыр (75, I, 758). Карай телендә ЭРЭН 1) яхшы, дәрәҗәле, күренекле, белемле, көчле, батыр; 2) ир кеше; 3) ир, хатын ире (38, 668). Уйгурча ӘРӘН — яхшы кеше, белемле, көчле, батыр кеше (75, I, 757). ИРӘНнең «сугышчы» мәгънәсе татар телендә «Туктамыш дастаны»нда сакланган. Дастанда: Иөз баһадир ирәннән Иорт-җиреңне бастырдың (2, 57), диелә. Шумерча ЭРЕН И. М. Дьяконов аңлатмасында: сугышчы, эшче (31, 50), А. И. Тюменев аңлатмасында: эшчеләр (101, 232). Әлеге сүз ИРЕН фор масында .Геродотта да бар (18. IX. 85). Грекча ИРЕН — 20 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшь ирләр, спартаннар (85. 545, иск. 52). Сүзнең иң әүвәлге формасы Фест дисбесендә, татар һәм грек телендә сакланган. ИРӘНне Ир һәм ӘН кисәкләреннән торган парлы сүз дип аңларга була. 20—30 яшьлек ир кеше, көчле кеше бик борынгы заманнарда, билгеле бер урында, билгеле бер шартларда аллага тиңләштерелгән һәм алланы ф алыштыра алган. ИРӘН сүзенең хәтта бүгенге телләрдә дә дини сүз буларак ш кулланылуы нәкъ шул турыда сөйли дә инде. А28. ИР-АТКА. ИР-АТ. А29 шакмагындагы ИРӘНЕМ сүзе белән ИР-АТ берберсен ачыклап киләләр. Хәзерге татар телендә ИР—АТ гомумән ирләр ш (93, 173). Фест чорында да шундый ук мәгънәдә булгандыр дип фараз кы- - лабыз. щ А27. АБАМКА. АБА. Борынгы төрки телдә АБА—тудыручы ата-ана, g ата-баба (29, 1). АБАның АБ формасы да бар. АЛАБ сүзенең АБ өлешен =< шул ук АБА дип аңлыйбыз. АБАның АПА варианты да мәгълүм. Борынгы о төрки телдә АПА ТАРКАҢ (29, 47) титулны аңлаткан. АБА — бик борынгы ө ата-баба. ♦ А26. ТУ ӘНИЕМКӘ. ТУ ӘНИ. ТУ — уңай сыйфат белдерүче сүз. ӘНИ — * ана (93, 730). Сүзне «бөек, изге Ана дип аңларга була, шул ук вакытта н бу «беренче, әүвәлге Ана» да була ала. ТУ ӘНИне конкрет ана дип түгел, £ бәлки мифик ана, бик борынгы ана дип аңлау дөресрәк булачак. ӘНИ сүзе ө бары казан татарларында гына сакланган. Бүгенге татар телендәге ДӘҮ х ӘНИ (93, 141) әлеге ТУ ӘНИнең беркадәр үзгәргән әйтелеше булып тора. * Моннан ике мең еллар элек Кече Азиядә. Каппадокиядә сугыш алиһәсе ЭНИО х дип аталган (85, XII, II, 3). А25. ТУТАКА. ТУТА. Татарча ТУТА — түтәй, абыстай (91, 429). Сүзне х ТУ-ТА дип таркатабыз. Туганлык термины буларак ТУ-ТА атаның кыз туганын белдергән ахрысы. Татарча ТУТАШ (93, 558) чынлыкта ТУТАның «улын» ягъни атаның кыз туганының кызын аңлата. А24. АМАМА. АМА. Бу сүз АМның тулырак формасы булып тора. АМА мифик ана түгел, бәлки реаль ана, тудыручы ана, сөйләүченең үз анасы. Татар теле диалектларында АМАМ сүзе бар. Мәгънәсе: апаем, ягъни энем-сеңлем, туганым (91, 37, 40). Сүзне АМА М дип таркатсак, бу АМА улы булычаң. Шумер телендә АМА — ана (31, 242), АМАР — хайван баласы. бозау (31. 50). А23. КОЛКА. КОЛ (КУЛ). Гомум төрки сүз. Татарча КОЛ (93, 269). А22. AC TAKA. АС ТА. АС — уңай сыйфат белдерүче сүз, ТА — хатын- кыз затындагы кеше. Татар теле диалектларында АСТАЙ сүзе бар (91, 50). Сүзнең бүгенге мәгънәсе — «абыстай». АС ТА әлеге АСТАИның әүвәлге формасы булса кирәк. АС ТАны «өлкән», «яхшы», «изге» ТА дип аңлыйбыз. Конкрет кемнең күз алдында тотылуын әйтеп булмый. А21. ТӘСӘМИМӘ? ТӘСӘМЕМӘ? ТИСӘМЕМӘ? Бу сүзнең дөрес формасын һәм мәгънәсен ачыклап булмады. А20. АС АНАКА. АС АНА. АС — уңай сыйфат белдерүче сүз. АНА— /әни. АНА монда конкрет ананы түгел, алиһә ананы белдерә. В28 шакмагында ӘС ӘНӘМ сүзе бар. В27 шакмагында ДИКӘМӘ ТӘ диелә. ӘС ӘНӘ сүзе ДИКӘ сүзенә ялганып килә һәм ДИКӘнең кемлеген ачыклый. АС АНА белән ӘС ӘНӘ бер үк сүзнең төрлечә әйтелеше булырга мөмкин. Монда (А20 шакмагыннан соң) ДИКӘ телгә алынмый. Күрәсең, шуңа күрә АС АНА калын әйтелештә язылгандыр дияргә була. Алтай төркиләренең нәсел башы АШИНА дип аталган. Алтай төркиләре бүрегә табынганга күрә, бу сүзне гадәттә «бүре» дип аңлыйлар (21, 22—23). Төрекләрнең килеп чыгышы турындагы легендаларда АШИНА кабиләне тудыручы ана буларак аңлашыла (40, 112). Крит чорында АС АНАның АС ИНӘ формасы да булган ахрысы. Борынгы Греция территориясендә АСИНА топонимы булган (5, 47). Бүре дигән ерткыч ана да, инә дә була алмый, ул бары Ата гына була ала. Шулай булгач, АШИНА (АСИНӘ) яки АС АНА дип аталган алиһәне «бүре» дип аңлау хата. А19. РАИА. Җөмлә Шушында тәмамлана. Ант бирүче кеше югарыда санап кителгән реаль һәм мифик туганнарына, якыннарына изге теләкләр белдерә. Ул аларга РАИА тели. Бу сүз хәзерге русча РАИ җәннәт, оҗмах сүзенең тулы варианты булса кирәк. Логик яктан бу бары шулай гына булырга мөмкин. Төрки телләрдәге АИ әлеге РАИА—РАИның кыскарган бер әйтелеше ахрысы. Татарча ОҖМАХ, борынгы төрки телдә УҖМАК (29, 621) булган сүз кайчандыр, димәк, РАИАдан соң килгән һәм Айга (РАЙАга) очуны күз алдында тоткан. Борынгылар: үлгәч, изге кешеләрнең җаны оҗмахка эләгә, начар кешеләрнең җаны тәмугка эләгә дип исәпләгәннәр. Оҗмахка эләгү, оҗмахка керү ОЧУОЧМАК сүзе белән белдерелгән. Алтай төркиләренең атаклы ил-гаскәр башлыгы Күл тәгиннең үлеме турында УЧДЫ (очты) диелә (84, 85, 419). Ятимә кыз Зөһрәнең айга менүе турындагы легендаларда: ятимнәр, ятимәләр изге булалар, үлгәч алар җәннәткә керәләр, ягъни РАЙАга очалар дигән бик борынгы караш ята. А18. ӘТЕКӘМӘ-ИНӘМӘ. ӘТЕКӘ. ИНӘ. Боларның икесе дә гадәти, гомуми төрки сүзләр. Татарча ӘТКӘ, ӘТКӘЙ — әти (75, I. 844). Алабуга керәшеннәрендә ӘТЕКИ формасы да мәгълүм (91, 548). ИНӘ (әни) шулай ук киң таралган сүз. Татар теле диалектларында бу сүзнең ИНӘ, ИНӘИ, ИНӘКӘЙ рәвешендәге әйтелешләре билгеле (91, 146—147). Дини татар карчыклары әле дә хәер-садака биргәч, дога калып, «әтекәмә-инәмә» дип багышлап куялар. Хәзерге телдә (диалектларда) ӘТЕКӘ, ИНӘ сүзләре конкрет ананы яки дәү әтине, дәү әнине белдерсә дә, Крит чорында аларның мәгънәсе баш- качарак булгандыр кебек. Радлов заманында (моннан йөз еллар чамасы элек) казан татарлары кояшка «Кояш әтекәем-әнекәем» дип эндәшә торган булганнар (75, II, 674). Бәлки Крит чорында да бу сүзләр мифик ата-ана исәпләнелгән Кояшка карата кулланылгандыр? А17. КОТ (КУТ). Гомум төрки сүз. Татар телендә КОТ җан, рух; нур, ямь; бәхет уңыш (90, II, 168). А16. АКЫЛ. Гарәптән кергән дип уйланыла торган гомум төрки сүз. Татар телендә сүзнең төрле мәгънәләре бар: 1) кешенең уйлау, фикерләү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе; 2) иҗтимагый аң, иҗтимагый фикерләү сәләте; 3) киңәш; 4) уй-фикер һ. б. (90, I, 39). Крит чорында да сүзнең мәгънәсе нигездә шундый ук булгандыр дип әйтәсе килә. А15. АТТАКАСКА. АТТАКАС. АТТА. Иркәләп, яратып әйтелгән. Конкрет нинди «ата» булуы мәгълүм түгел. «Әтинең әтисе» булса кирәк. Татарда балалар телендә ӘТТӘ формасы мәгълүм. А14. КАНА. Татар теле диалектларында теләк белдерүче кисәкчә буларак кулланыла (91, 193, мәгъ.'3). Мисал: «Җаңгыр җавармы? Җауса бик кана». А13. АКЫЛ. А16 шакмагындагы сүз кабатлана. А12. ӘТЕКӘМӘ-ИНӘМӘ. А18 шакмагындагы сүз кабатлана. АН. КОТ (КУТ). А17 шакмагындагы сүз кабатлана. А10. АКЫЛ, А16 шакмагындагы сүз кабатлана. А9. АТАКАСЫМА ТА. АТАКАС. АТА. А15 шакмагында АТТА булган сүз биредә бер генә Т белән әйтелә. Бу бары «орфографик» хата гынамы, әллә монда мәгънә аермасы да бармы — моны әйтүе кыен. ТА — җыючы теркәгеч. А8. МАМАКА ТА. MAMA. Әлеге сүз бүгенге көндә төрки түгел сыман аңлашыла. Билгеле булганча, MAMA русча «әни» дигәнне белдерә. Ләкин MAMA сүзе төркиләрдә дә бар. Үз вакытында В. В. Радлов теркәп калдырганча, казантатар телендә MAMA — әби, дәү әни (75, IV, 2064) булган. Уйгурча MAMA карчык, әби (103, 92), үзбәкчә (диалектларда) МОМА бала имезүче хатын, әби (102, 270). Крит чорындагы MAMA «әнинең әнисе» булгандыр сыман. А7. КОЛКА (КУЛКА). КОЛ (КУЛ). А23 шакмагындагы сүз кабатлана. А6. АНТА. Хәзерге татар телендә АНДА буларак мәгълүм. Ләкин АНДА белән АНТАны бер үк мәгънәдәге сүзләр дип әйтеп булмый. АНДА татар телендә башлыча алмашлык буларак кулланыла һәм «кайда?» соравына җавап бирә. «Аңлатмалы сүзлек»тә АНДАның 4 нче мәгънәсе борынгы мәгънәгә якынрак. Мәсәлән, «Тизрәк кыймылдагыз анда!» дигән боерык җөмләдә АНДА сүзе «сез кайда?» соравына җавап бирми, бәлки «сез дә», «шулай ук» дигәнне белдерә. Татар теленең Нократ сөйләшендә АНДА СЫҢРА дигән сүз тезмәсе бар (25, II, 35). АНДА сүзенең СЫҢРА сүзен ачыклап килүе аның (АНДАның) Фест түгәрәгендәге АНТА НӘТӘК мәгънәсенә якынайта (А5не кара). А5. НӘТӘК. Бу сүз дә, АНТА кебек үк, теркәгеч булып килә һәм алар икесе бергә карала. Чыгытай телендә НӘТӘК нәкъ шуның кебек «точно так как», уйгурча НӘДӘК тә шул ук мәгънәдә (75, III, 682). Коръәннең XII—XIII гасырларда Урта Азиядә башкарылган тәфсирендә НӘТӘК (7, 228), борынгы төрки телдә НЕТӘГ (29, 358) кулланыла. (Мәгънәләре: шуның кебек үк, шу- ның сыман). АНТА НӘТӘК сүзләрен тулаем «һәм шулай ук» дип аңларга була. А 4. ИЛКӘ. ИЛ. Төрки телләрдә ИЛ сүзенең төп мәгънәсе: җир-су, дәүләт, кабиләләр берләшмәсе, туган җир. Татарча КОРТ ИЛЕ — бал корты күче (оясы, умартасы) (93, 165), ИЛ-КӨН — халык (90, I, 379); ИЛ булып — бик күп булып, төркемтөркем булып (90, I, 378). Борынгы грек ф телендә ИЛА, ИЛЕ — төркем, көтү һ. б. (23, 821). Сүзнең борынгы грек ш телендәге мәгънәләре белән бүгенге татар телендәге мәгънәләре нигездә бер- ш берсенә тәңгәл. Дисбедәге ИЛ сүзе дә, күрәсең, шул ук мәгънәләрдә кул- £ ланылгандыр дип әйтергә була. ИЛ ул чынлыкта ИР (МИР) сүзенең Л g варианты. «Кырык мир» күп кешене, кешеләр төркемен аңлаткан кебек, ИЛ дә күп кешене, төркемне һәм халыкны белдерә ала дип фикер йөртәбез, £ АЗ. АТТАКАСКА. А15 шакмагындагы сүз кабатлана. А2. НИТӘ? НӘТӘ? НИ ТӘ? НӘ ТӘ? Бу шакмактагы сүзнең дөрес * әйтелешен һәм мәгънәсен ачыклап булмады. Кол Галинең 1839 елда Казан и университеты табыгханәсендә басылган «Кыйссаи Иосыф» китабында е (63 биттә): ♦ X Бәни ул угыллыкка кабул кылди, < Атама нәтә хаин улам имди,— н Ф дигән юллар бар. Борынгы татар әдәбияты белгече Н. III. Хисамов НӘТӘ е сүзенә «ничек» дигән аңлатма бирә (108а, 142). < А1. ИЛКӘ. ИЛ. А4 шакмагындагы сүз кабатлана. х Q. 16. Фест түгәрәгенең сул ягындагы 1 сүзләр һәм аларның аңлатмасы ВЗО. АДАМЫМА. АДАМ. Бу — дөньядагы бик күп телләрдә кулланыла торган сүз. АДАМ сүзе Библиядән алынган дип, яһүдләрдән гарәпләргә күчкән, ислам дине белән төрки һәм башка халыкларга таралган дип уйла- ныла. Библиянең иң борынгы нөсхәсе б. э. к. XII гасыр азакларында, XI гасыр башларында барлыкка килгән. Шулай булгач. Библия Фест дисбесеннән кимендә 500 елга соңрак язылган. Библиядә сөйләнелгән миф буенча, Адам — дөньяда иң беренче кеше, Еваны (Ьаваны) тудыручы һәм аның ире. АДАМ ның мәгънәсе — «кеше» (46, 14), ЕВАныкы — «тормыш» (46, 16) дип аңлатыла. Төзелеше буенча АДАМ — төрки. Ноль формада: АДА (АТА). Түгәрәкнең сул ягында АДАМЫМА сүзеннән соң ТУ ӘНИЕМКӘ дигән сүз урнашкан. Бу сүзне без А26 шакмагында очраттык инде. Шуннан алда, А27 шакмагында АБАМКА сүзе урнашкан. Уң яктагы АБАМКА, ТУ ӘНИЕМКӘ сүзләре мәгънәләре буенча бер-берсенә ярашып киләләр. Иң элек АБА — ир затыннан булган нәсел башы, аннан соң ТУ ӘНИ — хатын- кыз затыннан булган нәсел башы телгә алына. Түгәрәкнең сул ягында да шул ук хәл кабатлана: иң элек, АДАМЫМ, аннан соң — ТУ ӘНИ. Димәк, АБА белән АДА бер үк мәгънәдәге сүзләр һәм аларның икесе дә ир затындагы атабабаны — нәсел башын белдерәләр. ТУ ӘНИ сүзе ике очракта да үзгәрешсез кала. АБА белән АДАның бер үк мәгънәдәге сүзләр булуын хәзерге татар телендәге АТА-БАБА (93, 43) дигән парлы сүз ярдәмендә исбатларга мөмкин. Монда шуны да әйтергә кирәк, Фест дисбесе иҗат ителгән чорда ук АДАМ сүзе катып калган бик борынгы формада кулланылган. Дисбе телендә Т ләштерү өстенлек итә. Шулай була торып та, АТА, АТАМ булырга тиешле сыман урында АДАМ формасы кулланылган икән, димәк, бу сүзне Криттән читтәге башка хаким халыкныкы дип яисә Крит чорыннан да элегрәк яшәгән һәм дин-идеология мәсьәләсендә үз карашларын булдырган борынгырак, алдынгырак кабилә-диалект сүзе дип тә уйларга урын кала. Шул ук вакытта Критнең үзендә дә Д ләштереп сөйләшүче башка кабилә булган булуы ихтималын да истән чыгара алмыйбыз. Татар сөйләм телендә бу сүз ӘДӘМ, әдәби телдә АДӘМ, казах, әзер- байҗан, төрек һ. б. төрки телләрдә АДАМ (75, I, 486). В29. ТУ ӘНИЕМКӘ. А26 шакмагындагы сүз кабатлана. В28. ӘС ӘНӘМ. ӘС ӘНӘ. А20 шакмагындагы АС АНА сүзенең нечкә варианты ахрысы. В27. ДИКӘМӘ ТӘ. ДИКӘ. ТӘ — җыючы теркәгеч. ДИКӘ сүзен В28 шакмагындагы ӘС ӘНӘМ сүзе белен бергә карарга кирәк. ДИКӘ — изге, бөек ». АЗО. ЭИЕМКӘ (ejemka) х А29. ИРӘНЕМ (iranem) А28. ИР-АТКА (ir-atqa) А27. АБАМКА (abamqa) А26. ТУ ӘНИЕМКӘ (tu aniemka) А25. ТУТАКА (tutaqa) A24. AMAMA (aniamaj A23. КОЛКА (КУЛКА) qolqa (qulqa) A22. AC TAKA (as taqa) A21. ТӘСӘМИМӘ? ТӘСӘМЕМӘ? ТИСӘМЕМӘ? (tasamima? tasamema? tisa- mema?) A20. AC AHAKA (as anaqa) A19. РАИ A (raja) A18. ӘТЕКӘМӘ-ИНӘМӘ (atekama-mama) A17. КОТ (КУТ) qot (qut) A16. АКЫЛ (aqyl) A15. ATTAKACKA (attaqasqa) A14. KAHA (qana) A13. АКЫЛ (aqyl) A12. ӘТЕКӘМӘ ЙНӘМӘ (atekama-mama) All. КОТ (КУТ) qQt (qut) АЮ. АКЫЛ (aqyl) A9. АТАК АСЫМА TA (ataqasyma ta) A8. MAMAKA TA (mamaqa ta) A7. КОЛКА (КУЛКА) qolqa (qulqa) A6. AHTA (anta) A5. НӘТӘК (natak) A4. ИЛКӘ (ilka) ' A3. ATTAKACKA (attaqasqa) A2. НИТӘ? НӘТӘ? НИ ТӘ? НӘ ТӘ? (mta? nata? ni ta? па ta?) Al. ИЛКӘ (ilka) б/ сул як B30. АДА МЫMA (a da my ma) A29. ТУ ӘНИЕМКӘ (tu aniemka) B28. ӘС ӘНӘМ (as anam) B27. ДИКӘМӘ ТӘ (dikama la) B26. КАРАУЛ ЭИЕМКӘ (qaraul ejemka) В25. САДАКА НИМӘК (sadaqa nimak) В24. НИТӘРЕКӘ (nitareka) В23. БИНТЕМӘ (bintema) В22. ДИСБЕКӘМӘ (disbekania) В21. ИМ ЭИЕМКӘ dm ejemka) B29. ӘЛ ӘСӘМӘ (al asama) B19. ТУ КӘМӘКӘ ТӘ? ТҮКӘМӘКӘ ТӘ? (tu kamaka ta? tiimaka ta?) B18. ИР ЭИЕМКӘ (ir ejemka) B17. CAKAMA (saqama) B16. ИРКӘ ТӘ (irka ta) B15. МАКА САРКА (maqa sarqa) B14. ӘБЕТИ ТӘ (abeti ta) B13. ИРСӘ ИМӘК Ursa imak) B12. ИРЕКНЕ (ИРЕКНИ) irekne (irekni) Bll. ИРӘНЕМ (iranem) BIO. ДИРСӘ ИМӘК (dirsa imak) B9. ТҮКӘНӘКЕМӘ (tiikanakema) B8. ИММӘКӘ (immaka) B7. ИМАНЫМ (imanym) B6. ИМНӘМӘ ЭИЕ (imnama eje) B5. ДИРСӘ ИМӘК (dirsa imak) B4. БАКУРАМЫМА (baquramyma) B3. ӘМӘКӘНЕМӘ (amakanema) B2. ИРКӘНӘКЕМӘ nrkanakema) Bl. ӘНИЕМӘ (aniema) 18. Фест дисбесе турында кайбер өстәмә фикерләр Менә без Фест дисбесендәге серле язуларны төрки телләр нигезендә • укып» чыктык. Дисбедәге язуларның эчтәлегеннән күренгәнчә, бу юка балчык кисәге борынгы гыйбадәтханәдә корбан (ант), хәер-сәдака биргәндә һәм кайбер дини йолаларны башкарганда кулланылган булырга тиеш. Түгәрәкне тотып утырган кеше (ихтимал, хатын-кыз затыннан булган дин башлыгы) аны әкрен генә ике куллап әйләндерә-әйләндерә, бармакларын рәсем-билге- ләр өстеннән шудырып, дога сүзләрен әйтеп барган. Доганың эчтәлеге бик гади; корбан, сәдака бирүче иң элек мифик ата-анасына, якын туганнарына, аллага мөрәҗәгать итә һәм шуның белән корбанның (сәдаканың) кемнәргә багышланганлыгын белдерә. Шул ук вакытта ул үлгәннәргә — оҗмах (райа), исәннәргә — бәхет, акыл тели. Болай караганда, язуның эчтәлеге тулысынча дини дип әйтергә була. Шуның белән бергә, түгәрәк балчык кисәгендә санап кителгән һәр төрле исем-атам ал арда Крит чоры төркиләренең яшәеше, дини карашлары, социаль катлаулары чагыла. Дисбедәге күпчелек рәсем-билгеләрнең төрки атамалары табылды дип исәпләргә тулы нигез бар. Мәсәлән, 12 нче һәм 2 нче («калкан» белән «сугышчы») рәсемнәренең бергә АЛАБ сүзен белдерүе бернинди шик тудырмаска тиеш дип уйлыйм. Шулай ук 7 рәсем ИМИ, 9 рәсем БАШЛЫК, 10 рәсем ИШКӘК, 12 рәсем КАЛКАН, 15 рәсем БАЛТА, 17 рәсем КАПКАЧ, 18 рәсем МӨ- ГЕШ, 25 рәсем КӘМӘ, 27 рәсем ТУН, 30 рәсем КУИ, 41 рәсем СӨИӘК һ. б. сурәтләренең исемнәре дә җисемнәренә тулысынча туры килә. Фест дисбесендә әлегә бик үк аңлашылып җитмәгән рәсем-билгеләр дә бар. Мәсәлән, 35, 36, 37, 42, 43, 44 рәсемнәрнең дөрес атамаларын тәкъдим итеп булмый. Төгәл атамасы билгеле булмаган, ләкин дисбедәге шакмакларда берничә мәртәбә кабатланган рәсемнәрнең нинди авазны белдерүен чагыштыру юлы белән ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, ниндидер яфраклы агачнымы, яфракнымы, ботакнымы сурәтләгән 35 рәсем 11 мәртәбә кабатлана һәм һәр очракта Къ, К тартыкларын белдерә. 36 рәсемдә дә ниндидер агач яисә үсемлек сурәтләнгән. Бу рәсем дүрт мәртәбә кабатлана һәм һәр очракта С тартыгын белдерә. 42, 43, 44 рәсемнәр берәр мәртәбә генә кулланыла һәм, әйтелгәнчә, аларның нәрсә аңлатканнары билгеле түгел. Әлеге рәсемнәрнең нинди авазларны чагылдырулары алар урнашкан шакмактагы башка рәсем- билгеләрнең дөрес атамаларына нигезләнеп билгеләнә. Мәсәлән, А25 шакмагында өч рәсем бар: беренче (27) рәсем ТУН, икенче (44) рәсемнең атамасы билгеле түгел, өченче (8) рәсем КАЛПАК дип атала. ТУН да. КАЛПАК та дисбедә еш кабатлана һәм аларның нинди авазларны чагылдырулары билгеле. Беренче иҗек ТУ дип, өченче иҗек КА дип укыла. Уртада аңлаешсыз бер яисә берничә иҗек булырга тиеш. А27, А26 шакмак ларындагы АБАМКА, ТУ ӘНИЕМКӘ сүзләре туганлык терминнары төренә карыйлар. Димәк, А25 шакмагындагы сүз дә туганлык термины булырга тиеш. Билгесез 44 рәсем Т тартыгын белдерсә, сүзне тулаем ТУ-ТА-КА дип ф укырга була (һәм ул шулай укыла да). Дөрес, бу сүзнең ТУ ГАН-КА булуы ш да ихтимал дип уйларга була. Ләкин ул чагында 44 рәсемнең атамасында ГАН £ иҗекләре булуын исбатларга кирәк булыр иде. Аннан соң, АБАМКА. ТУ X ӘНИЕМКӘ сүзләреннән соң ТУГАНКА сүзе килә аламы һәм гомумән ТУГАН й үзе туганлык термины булырга мөмкинме? Тагын шунысы да бар: А27—А24 2 шакмакларындагы АБАМКА, ТУ ӘНИЕМКӘ, (ТУТАКА). АМАМА сүзләре- £ нең урнашу тәртибенә игътибар итсәк, иң элек АБАМКА — ир затындагы j «туган»ның, аннан соң хатын-кыз затындагы «туган»нарның урнашуын күрербез. ТУГАН сүзенең төрки телдә җенес күрсәткече юк — ул кыз туган да, <3 ир туган да булырга мөмкин. ә Шулай итеп, 44 рәсем Т тартыгын белдерә һәм А25 шакмагындагы сүз ♦ ТУ-ТАКА дип укыла. * Сүз ясауда башлыча рәсем-билге атамаларының башлангыч авазлары <һәм иҗекләре катнаша. Ләкин 3, 26, 39 рәсем атамаларының соңгы авазлары £ һәм иҗекләре кулланыла. 3 рәсем МИҢЛЕ, 26 рәсем ШӨШЛЕ дип аталды һәм 4 бу рәсемнәр ЛЕ иҗеген чагылдыралар. 39 рәсем АИР дип аталды һәм сүз х ясауда аның соңгы Р тартыгы катнаша. Бүгенге тел гыйлемендә төрки тел- * ләрдә Л, Р тартыкларына башланган саф төрки сүзләр юк дип исәпләнелә х (14, 66). Күрәсең, Крит чоры төрки телдә дә исемнәре Л, Р тартыкларына башланган әйберләр булмаган һәм шунлыктан әлеге тартыкларны рәсем-билге х ярдәмендә чагылдыру кыенлык тудырган. Моның өчен Л Р тартыклары сүз ахырына туры килә торган исемле рәсемнәрне сайларга туры килгән. Менә шушы хәл үзе генә дә Фест дисбесе теленең төркилегенә дәлил булып тора дип уйлыйбыз. Дисбедәге рәсем-билгеләрне сайлауда тагын бер үзенчәлек күзгә ташлана. Бу үзенчәлек Къ, К тартыкларына кагыла. Әйтелгәнчә, бу тартыклар 14 төрле рәсем-билге ярдәмендә белдерелә. Ундүрт рәсем-билге атамасының уникесе калын Къ тартыгын, икесе нечкә К тартыгын чагылдыра. Нечкә К тартыгын белдерүче КӘМӘ сүзендә генә К тартыгы сүз башында килә. 43 рәсем К тартыгын белдерсә дә, аның төгәл атамасы билгеле түгел. Шулай итеп, монда тагын кызык хәл барлыкка килә. Димәк, Фест дисбесен иҗат иткәндә атамасы нечкә К тартыгына башланган һәм рәсемдә чагылдырырга мөмкин булган әйберләрне сайлау шулай ук кыенлык тудырган. Шуңа күрә сүздәге нечкә К тартыгын белдерү өчен исеме калын Къ тартыгына башланган рәсем-билгеләрдән файдаланырга туры килгән. Кайбер сүзләрнең төгәл әйтелешен ачыклап булмады. А21, А2, В19, В12 шакмакларындагы сүзләрнең дөрес формасы, В4 шакмагындагы сүзнең мәгънәсе билгеле түгел. Шулай ук А28 шакмагындагы ИР-АТКА, В24 шакмагындагы НИТӘРЕКӘ сүзләре турында да башкачарак фикер йөртергә мөмкинлекләр бар кебек. Хәзер дисбегә беркадәр формаль яктан күз төшереп алыйк. Ни өчен түгәрәк бу язу? Әйтелгәнчә, аны ике куллап тотып, капшап укуы җайлырак булган, күрәсең. Шулай да төп сәбәп анда түгел. Түгәрәк эчендәге сызыклар спиральне хәтерләтә. Спираль ул — бөгәрләнгән елан һәм кояш символы. Фест түгәрәге дә бөгәрләнгән еланны, ягъни кояш символын чагылдыра. Түгәрәкнең ике ягындагы сызыклар туры мәгънәсендә еланга охшатып эшләнгән. Спираль үзәгенә туры килә торган А1 һәм В1 шак макларын хасил итүче сызыклар очлайтып, елан башы сыман итеп тәмамлан ган. Очлаеп торган «башлардагы* рәсемнәр күз сурәтен хәтерләтә. Дисбенең уң ягындагы спираль 31 шакмакка, сул ягы 30 шакмакка бүленгән. Уң якта А18 шакмагында бергә әйтелә торган, димәк, шул чорларда ук инде фразеологик формулага әйләнгән ӘТЕКӘМӘ-ИНӘМӘ сүзләре урнаштырылган. А12 шакмагында шул ук сүзләр яңадан кабатлана. ӘТЕ- КӘМӘ ИНӘМӘне шулай да ике сүз дип исәпләргә туры килә. Түгәрәкнең уң ягына, шулай итеп, 31 сүз түгел, 33 сүз сыйдырылган булып чыга. Без монда ТА-ТӘ теркәгечләрен, ТУ-ТҮ сыйфатларын исәпкә алмыйбыз. Кайбер сүзләр гомумән икешәр мәртәбә кабатлана. Мәсәлән, ИЛКӘ, КОЛКА, КОТ, АКЫЛ һ. б. Мондый кабатлау бары сүз исәбен арттыру өчен генә кирәк булгандыр дигән тәэсир туа. Түгәрәкнең сул ягында да икешәр мәртәбә кабатланган сүзләр бар. Сул яктагы 30 шакмакка барлыгы 34 сүз сыйдырылган. Дисбенең А ягын ике мәртәбә әйләндереп, андагы сүзләрне укый-укый санап барсак, барлыгы 66 сүз барлыкка киләчәк. Дисбенең сул ягын бер мәр тәбә әйләндереп, сүзләрне санап барсак, 34 сүз барлыкка киләчәк. 66 га 34 не кушсак, 100 булачак. Шушы уңайдан без ТӘСБИХны искә төшерәбез. Тәсбихта 99 төймә була, һәр 33 төймәдән соң «тәсбих анасы» куела. Тәс- бихның эре төймәләр тезеп, чуклап ясалган башы «тәсбих мулласы» дип атала. Тәсбих тартучы дога сүзләрен санап әйтә, ләкин ул «бер», «ике» дип һәр төймәне санап тормый, бер дога сүзен әйтү белән, бер төймәне шудырып кына куя. «Тәсбих анасы» белән «тәсбих мулласы» аңа сан исәбен ялгыштырмаска ярдәм итә. Фест дисбесе дә. тәсбих та бер үк принципка нигезләнгән. Шуңа күрә Фест түгәрәген балчыктан ясалган беренче ДИСБЕ дип тә әйтә алабыз. Түгәрәктәге сүзләр саны, түгәрәкнең гомуми характеры гына түгел, В22 шак магындагы ДИСБЕКӘМӘ сүзе дә моның шулай икәнлеген раслый. ФАЙДАЛАНЫЛГАН ХЕЗМӘТЛӘР 1. Авдиев В. И. История Древнего Востока. 1953. 2. Бакиров М. X. Бәет эволюциясенә бер караш.— К-та: Татар фольклоры жанрлары. Казан. 1978. 1. Баранов X. К Арабско-русский словарь. Изд. пятое, переработанное и доп. М., 1977. 4. Бартольд В. В. Сочинения, т. VIII. М.. 1973. 5. Блаватская Т. В. Греческое общество второго тысячелетия до новой эры и его культура. М- . 1976. 6. Бломквист Е. Э. К вопросу о двуязычии и тюркских заимствованиях в говоре • уральцев» Амударьинского оазиса.— «Сборник Музея антропологии и этногра фии». XXVIII. Л.. 1972. 7. Боровков А. К. Лексика среднеазиатского тефсира XII—XIII вв„ М. 1963. 8. Брентьес Б. От Шанидара до Аккада. М.. 1976. 9. Буриан Я. Моухова Б. Загадочные этруски. М.. 1970. 10. Была ли Атлантида островом в Средиземном море. «Курьер ЮНЕСКО,, 1976. июнь. 11. Войтов В. Благосклонное «море муссонов».— «Вокруг света». 1978, № 2. 12. Войтов В. Последние станции.— «Вокруг света». 1978. № 4. 13. Воробьев Н. И. Казанские татары. Казань. 1953. 14. Гаджиева Н. 3. О трех этапах изменений анлаутных согласных.—К-та: Тюркологический сборник. 1974. М.. 1978. 15. Галанопулос А. Г.. Бэкон Э. Атлантида. За легендой — истина. М.. 1983. 16. Гарәпчә-татарча, русча алынмалар сүзлеге. (Татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). Авторлары: Хәмзии К. а, Мәхмүтов М. И. Сайфуллин Г. Ш. Казан. 1965. 17 1977ГИ№ F Дешифровка текста диска из Феста.—«Вестник древней истории». 18. Геродот. История в девяти книгах. Л.. 1972. 19. Гохман В. И. К реконструкции древнекитайской системы терминов родства.—«Советская этнография». 1978. № 6. 20. Грюнберг А. Л. К диалектологии дардских языков (глангали и земиаки).— К-та: Индийская и иранская филология. Вопросы диалектологии. М., 1971. 21. Гумилев Л. Н. Древние тюрки. М.. 1967. 22. Давидова А. А. Учебник языка урду. II. М.. 1970. 23. Дворецкий И. X. Древнегреческо-русский словарь, т. I —II. М.. 1958. 24. Джаукяк Г. Б. Хайасский язык и его отношение к индоевропейским языкам. Ереван. 1964. 25. Диалектологик сүзлек. Төзүчеләре: Борһанова Н.В.. Махмутова. Л.Т., II чыгарылыш, Казан. 1953. 26. Дирингер Д. Алфавит. М.. 1963. 27. Долгопольский А. Б. Материалы по сравнительно-исторической фонетике кушитских языков: губные и дентальные смычные в начальном положении.— К-та- Языки Африки. М.. 1966. 28. Донидзе Г. И. Об аффиксальном словообразовании в тюркской топонимии.— К-та: Ономастика Востока. М.. 1980. 29. Древнетюркский словарь. Л.. 1969 30. Дьяконов И. М. Семито-хамитские языки. М.. 1965. 31. Дьяконов И. М. Языки древней Передней Азии. М.. 1967. 32. Дэвлет М. А. Большая Боярская писаница М.. 1976. 33. Зайдлер Л. Атлантида. М., 1976. 34. Ипсен Г. Фестский диск (опыт дешифровки).— К-та: Тайны древних письмен. Проблемы дешифровки. М.. 1976. 35. История Древнего Востока. М. 1979. • 36. История искусства зарубежных стран. Первобытное общество. Древний Восток. Античность. М.. 1980. 37. Каир, тысячелетие города, 969—1969 гт. Министерство культуры ОАР. Организация по делам печати. (Чыккан елы һәм урыны күрсәтелмәгән). 38. КараимСко-русско-польский словарь. Под редакцией Баскакова Н. А., Зайончков- ского А, Шапшала С.М. М.. 1974. 39. Ки-Зербо Ж. Мастера каменного века. Предыстория Африки в наскальной живописи.—«Курьер ЮНЕСКО», 1979. сентябрь—октябрь. 40. Кляшторный С. Г. Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии. М.. 1964. 41. Кол Гали. Кыйссаи Иосиф (Йосыф гурыпда кыйсса). Казан. 1983. 42. Кондратов А Адрес — Лемурия? Л.. 1978. 43. Кондратов А. М., Шеворошкин В. В. Когда молчат письмена. М., 1970. 44. Кононов А. Н. Родословная туркмен. Сочинение Абу-л-Гази хана хивинского. М.-Л., 1958. 45. Коростовцев М. А. Египетский язык. М., 1961. 46. Косидовский 3. Библейские сказания. М., 1978. 47. Кошгари М. Туркий сузлар девони (Девону луготит турк), I. Тошкент, 1960. 48. Краснов Ю. А. Древнейшие упряжные пахотные орудия. М., 1975. 49. Крюков М. В. Язык иньских надписей. М., 1973. 50. Крюков М.В., Хуан Шу-ин. Древнекитайский язык. (Тексты, грамматика и лекси ческий комментарий). М.. 1978. 51. Ленцман Я. А. Ранние рабовладельческие государства в Эгейском бассейне.—К та: Всемирная история, т. I. гл. XV. М., 1955. 52. Липин Л. А. Аккадский язык. М., 1961. 53. Мазанов А. А. Использование изобразительных материалов для изучения этнографии татарского народа.— К-та: Из истории культуры и быта татарского народа и его предков. Казань. 1976. 54. Мелларт Дж. Древнейшие цивилизации Ближнего Востока. Перевод с английского и комментарий Антоновой Е. В. М., 1982. 55. Мец А Мусульманский Ренессанс. М„ 1966. 56. Мифологический словарь. Авторы: Ботвинник М. Н., Коган М. А. Рабинович М. В., Селецкий С. П. Л., 1961. 57. Молчанов А А. Таинственные письмена первых европейцев. М-. 1980. 58. Мусаев К. М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении (Западно-кыпчакская группа). М., 1975. 59. Мухамадиев А. Г. Булгаро-татарская монетная система XII—XV в.в. М., 1983. 60. Наджип Э. Н. Историко-сравнительный словарь тюркских языков XIV века, книга 1. М.. 1979. 61. Немецко-русский словарь. М.. 1940. 62. Никонова О. Н.. Цвиллинг М. Я. Русско-немецкий словарь. Изд. седьмое, исправлен ное и доп. М„ 1977. 63. Ольгин Л. Овчары Крита.— «Вокруг света». 1983, № 4. 64. Ошеров С. Словарь мифологических и географических названий и имен.— К-та: Гомер. Илиада. М.. 1978. 65. Пейрос И. И.. Старостин С. А. О генетическом сравнении китайского и тибетского языков (фонетические соответствия).— К-та: Ранняя этническая история народов Восточной Азии. М.. 1977. 66. Пелих Г. И. Элементы переднеазиатской культуры у нарымских селькупов. — Труды Томского госуниверситета им. В. В. Куйбышева. Сборник научных работ исторических кафедр. Томск, 1963. 67. Пендлбери Дж. Археология Крита. Перевод с английского. М.. 1950. 68. Перепелкин Ю. Я. Египет Нового царства.— К-та: Всемирная история, т. I, гл. XII. М„ 1955. 69. Петерс Б. Г. О морском деле в Эгейском море.— К-та: История и культура античного мира. М.. 1977. 70. Петровский Н. С. Египетский язык. Л., 1958. 71. Платон. Сочинения в 3-х томах, т. 3. ч. I, М.. 1971. 72. Плахотная О. Праславяне на Крите? — «Советская Россия», 29 апреля 1984 г. 73. Позднеева Л. Д. Китайская письменность.—К-та: «Древний Восток». Книга для чтения. М.. 1953. 74. Прокофьева Е. Д. Представления селькупских шаманов о мире.— «Сборник Музея антропологии и этнографии». XX. М.-Л., 1961. 75. Радлов В. В. Опыт словаря т(Ьркских наречий. СПб., 1893—1911. 76. Резанов И. А. Атлантида: реальность или фантазия? М.. 1975. 77. Родословное древо тюрков. Сочинение Абуль Гази, Хивинского хана. Перевод и предисловие Саблукова Г. С. Казань, 1906. 78. Русско-башкирский словарь. Под ред. Дмитриева А К., Ахмерова К. 3., Баише- ва Т. Г. М., 1948. 79. Русско^гатарский словарь. Под редакцией Ганиева Ф. А., М-. 1984. 80. Русско-чувашский словарь. М., 1971. 81. Следзевскнй И. В. Хаусаыские эмираты Северной Нигерии. 82. Словарь иностранных языков. Под ред. Лехина И. В. и Петрова Ф. Н. Изд. пятое, стереотипное. М., 1955. 83. Соколов Г. Эгейское искусство. Альбом. М-. 1971.; 84. Стеблева И. В. Поэзия тюрков VI-VIII веков. М.. 1965. 85. Страбон. География. Л.. 1964. 86 Стратаповский Г. А. Примечания к книге «Геродот. История в девяти книгах». Л.. 1972. 87. Струве В. В. Средиземноморские страны Передней Азин и Аравия в первой половине I тысячелетия до и. э.— К-та: Всемирная история, т. I, гл. XIX. М., 1955. 88. Сыромятников Н. А. Древнеяпонский язык. М., 1972. 89. Татарская АССР. Административно-территориальное деление на 1 января 1972 года. Казань. 1973. 90. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. Казан. 1977—1981. 91. Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан. 1969. 92. Татар халык иҗаты. Иола һәм уен җырлары. Казан. 1980. 93. Татарча-русча сүзлек. М . 1966. 94. Терещенко Н. М. Ненецкий язык.— К-та: Языки народов СССР. III. М.. 1966. 95. Тодаева Н X. Язык монголов Внутренней Монголии. Материалы и словарь. М., 1981. 96. Томсон Дж. Исследования по истории древнегреческого общества. Доисторический эгейский мир. М., 1958. 97. Томчика Б. И. Бамана. Терминология родства ду.— К-та: Африканский этнографический сборник. X. Л.. 1972. 98. Топорова И. Н. Материалы к описанию фонологических систем языков манде и гвинейской группы в связи с проблемами типологии — К-та: Языки Африки. М., 1966. 99. Тувинско-русский словарь. Под ред. Тенишева Э.Р. М„ 1968. 100. Турецко-русский словарь. М.. 1977. 101. Тюменев А. И. Государственное хозяйство древнего Шумера. М.— Л., 1966. 102. Узбекско-русский словарь. Под ред. Кары-Ниязова Т. Н. и Боровкова А. К Ташкент. 1941. 103. Уйгурско-русский словарь. Составили Баскаков Н. А. и Насилов В. М. М., 1939. 104. Фельдман Конрад Н. И. Японско-русский учебный словарь иероглифов. Изд. второе, переработанное и доп. М.. 1977. 105- Фрезер Дж. Золотая ветвь. М., 1931. 106. Фридрих И. История письма. М.. 1979. 107. Хазанов А. М. Очерки военного дела сарматов. М., 1971. 108. Хинц В. Государство Элам. М., 1977. 108а. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 1 том. Казан, 1984. 109. Хоке Дж. Первые домашние животные.— «Курьер ЮНЕСКО». 1967, май. 110. Хәйруллин Ә. Галимнең кулъязма мирасы.— «Казан утлары». 1984, 1 сан. 111. Чеслинг У. Среди кочевников северной Австралии. М.. 1966. 112. Чувашско-русский словарь. М.. 1961. 113. Чэдуик Дж. Дешифровка линейного письма Б.— К-та: Тайны древних письмен. М.. 1976. 114. Шилейко В. К. Вотивные надписи шумерийских правителей. Пг., 1915. 115. Шифман И. Ш. Финикийский язык. М.. 1963. 116. Элиан. Пестрые рассказы. Перевод с древнегреческого, статья, примечания и указатель Поляковой С. В. М.— Л.. 1964. 117. Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.— Л.. 1960.
Язучы Нурихан Фәттахның «Фест дисбесенең сере» исемле хезмәтенә карата
1908 елда, Крит утравына урнашкан Фест шәһәре янындагы борынгы сарай калдыкларын казыганда табылган серле «язу»лы диск күп еллардан бирле бөтендөнья галимнәренең игътибарын үзенә җәлеп итә. Андагы «язупларны төрле ил галимнәре төрле телләр, башлыча һинд-европа һәм семит телләре нигезендә «укып» караганнар. Н. Фәттах исә бу «башваткыч»- тагы серле язуларны төрки телләр ярдәмендә «укып»,үз версиясен тәкъдим итә Аның бу хезмәте В И. Ульянов—Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты татар теле кафедрасының киңәйтелсен утырышында тикшерелде Тикшерүдә университетның татар әдәбияты кафедрасы һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре дә катнашты. Тикшерүдә чыгыш ясаучылар хезмәтнең уңай һәм кимчелекле якларын билгеләп үттеләр һәм түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: язучы Н. Фәттахның бу хезмәте гамәлдәге тел гыйлеме методларына нигезләнмәгән. Ул —Фест дискысы турындагы хезмәтләрне. мифологияне, матди һәм рухи культура тарихын һәм борынгы халыкларның фәлсәфи карашларын өйрәнүгә нигезләнеп, язучының иҗат фантазиясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән гипотеза. Ләкин гипотезалар, билгеле булганча, тикшеренүчеләрнең һәм киң катлау укучыларның игътибарын моңа кадәр чишелмәгән катлаулы .мәсьәләләргә юнәлтәләр. Бу — беренчедән. Икенчедән, Н. Фәттахның бу «башваткычаны чишү логикасы, ягъни ул тәкъдим иткән ысул да кызыклы һәм гыйбрәтле Өченчедән, мондый характердагы хезмәтләр укучыларны, мәгълүм күләмдә фән дөньясындагы кызыклы фикерләр, ачышлар белән таныштыралар, галимнәрнең игътибар үзәгендә торган проблемалар турында сөйлиләр. Югарыда әйтелгәннәрне һәм Фест дискысының серен чишү мәсьәләсе күпсанлы журнал укучыларында зур кызыксыну уятканын искә алып, редакция язучы Н. Фәттахның зур күләмле хезмәтенең дискыдагы «язу»ны укуга багышланган өлешен укучыларга тәкъдим итә