БӨЕК ИҖАТЧЫ РУХЫ
Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая 1906 ел да Уральск шәһәрендә туган Кече яшьтән үк ул сәнгатькә гашыйк була һәм үзенең сәхнәдә уйнау сәләтен ача. Өйләрендә җыелган кунакларга Тукай шигырьләрен укый, халык җырларын җырлап күрсәтә. Үзенә унҗиде яшь тулган көннәрдә ул Казанда театр техникумы ачылу хәбәрен ишетә һәм. озак уйлап тормастан, әлеге уку йортына китәргә карар кыла. Казан театр техникумында Галия, сәнгатькә гашыйк яшьләр белән бергә, Фатыйх Әмирхан кебек күренекле әдиптән дәресләр алу бәхетенә ирешә. Беренче уку елында ук спектакльләрдә катнаша башлый. Яшь артистканың сәләтенә Һади Тактай; та, Мирхәйдәр Фәйзи дә игътибар итә. Музыкаль рольләрдә аның иҗат мөмкинлекләре киңрәк ачыла, һәм ул үзенең сәхнә эшчәнлеген шушы юнәлештә алып барырга омтыла. Драма театрында ун ел эшләү дәверендә (1923— 1933) Г. Каибицкая күп кенә образлар .иҗат итте. Шулар арасыннан Мөршидә («Казан сөлгесе«), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Гөлйөзем («Наемщик•). Гөләндәм («Кандыр буе») кебек образлар татар театр сәнгатенең казанышлары буларак 1934—1938 елларда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясендә укый, профессор Д. Беляевская классында опера сәнгате серләренә өйрәнә. Яңа туган татар опера театрында куелган беренче әсәр — «Качкын» операсында (Н. Җиһанов) ул төп партияне уңышлы башкара. Татар, рус һәм башка милләт композиторлары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә гомум галереяга кбреп калырлык дистәләгән образлар иҗат итә, опера сөючеләрнең зур мәхәббәтен казана. Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән елларда (1939—1958) Г. Кайбицкая татар халык җырларын, шулай ук совет композиторларының вокаль әсәрләрен кабул ителпопулярлаштыруын да нәтиҗәле төстә дәвам иттерә. Театр өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен 1939 елда Галия Кайбицкаяга Татарстанның халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелде, «Почет билгесе» (1950), Хезмәт Кызыл Байрагы (1958) орденнары белән бүләкләнде. Журнал укучыларга сиксән яшен тутырган күренекле артистка Галия Кайбицкая ның сөекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев турындагы истәлеген тәкъдим итәбез.
БӨЕК ИҖАТЧЫ РУХЫ
Татар музыка тарихында миңа аерата ике күренеш зур тәэсир калдырды һәм әлегәчә күз алдымда җанланып торалар. Берсе — Салих Сәйдәшевкә S0 яшь тулу уңае белән ясалган тантаналы юбилей Ул көннәр күңелләрдә шатлык тулган көннәр булды. Бу бәйрәмдә С. Сәйдәшевнең иҗатына бәя биреп, музыкабызның үсешенә чиКсез куанган идек. Икенчесе — сөекле композиторыбызны күмгән көннәр Халыкның талантлы улын озатканда, матәм музыкасының кайгылы яңгыравы астында меңнәрчә кеше аның белән саубуллашты. Халкыбызга кояштай җылылык биреп яшәгән композиторыбызның салкын тәне кабергә төшерелеп, туфрак белән күмелгән вакытта, С. Сәйдәшевнең үз васыяте буенча, чиксез оптимистик «Кызыл Армия маршы» яңгырады. Б* очраклы хәл түгел иде. Чөнки аның бөтен иҗаты оптимизм белән сугарылган. Ул җирләгәндә дә, актык сүзен әйткән кебек, үзенең шул оптимистик маршын уйнауны теләде.