Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ БӨЕКЛЕГЕ

Совет кешеләре, бөтен прогрессив кешелек бу көннәрдә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXVII съездында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш М. С. Горбачев ясаган Политик доклад. партия съездының тарихи карарлары, социализм төзү һәм җирдә тынычлык өчен көрәш программасын тормышка ашыру юнәлешендәге яңа фидакарьлекләр белән рухланып яши. Партия һәм халкыбыз социаль һәм рухи тормышның һәр өлкәсендә зур яңару, кискен борылышларга йөз тоткан бу әлеге яңа чор — кояшлы һәм нурлы апрель иртәседәй йөрәкләргә бетмәс-төкәнмәс егәр һәм ышаныч биреп тора. • Без күп милләтле совет социалистик культурасының казанышлары белән нигезле горурланабыз. Милли формалар һәм бизәкләр байлыгын үзенә туплый барып, ул дөнья культурасында уникаль күренешкә әверелә»,— диде М. С. Горбачев үзенең докладында әдәбият һәм сәнгатьнең җәмгыятебез тормышында тоткан мөһим ролен билгеләп. Габдулла Тукайның бер гасырлык юбилее әнә шундый, чын мәгънәсендә тарихи көннәргә туры килде. Кыя-тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәһабәт матурлыгын тулырак күрү өчен дә шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк, диләр. Күп милләтле уртак Ватанда яшәүче халыкларның революцион көрәш, иҗтимагый прогресс, әдәбият һәм культурасы тарихында да. әнә шул рәвешле, мәһабәт кыяларны хәтерләткән зур шәхесләр бар. Аларның исемнәре һәм кылган эшләре, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, «мәңге яши һәм хәрәкәт итә торган күренешләрдән саналалар, алар гомерләрен үлем өзгән ноктада тукталып калмыйлар, ә бәлки җәмгыятьнең аңында алга таба үсүләрен дәвам иттерәләр». Татар халкының бөек шагыйре, күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай әнә шундый кыя-тауларның берсе. Бер гасырлык юбилее көннәрендә без ерак еллар аша янә бер кабат аның яшендәй яшьнәп кенә узган кыска гомер юлын, ул калдырган иҗади мирасны, Туры Тукайның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып, соклану'һәм горурлану хисләре кичерәбез. Габдулла Тукай... Ул Яз хәбәрчесе сыман. Язда туган һәм егерме җиденче язында ук китеп тә барган. Туган халкы һәм Ватаны кырларына киләчәк язга сусап, социаль тигезсезлекләрне, һәммә кимсетүләрне юкка чыгарачак язның килеренә ышанып, шул идеаллар хакына үз-үзен аямый көрәшеп янган, якты йолдыз булып күккә ашкан Яз хәбәрчесе Габдулла Тукай. С Мансур Хәсәнов, Тукай хакында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күпгасыр- лык бай тарихы булган татар әдәбияты күгендә балкыр йолдызга әверелгән? Ничек итеп ул замандашларын һәм килер буыннарны, якташларын һәм илебез халыкларын үзенә берьюлы җәлеп итә алган? Каян шундый көч һәм бетмәс-төкәнмәс җегәр табылган? Бу сораулар безне еракка, халык рухы һәм халык аңының нигезләренә китереп чыгара. Борын-борыннан татар халкы азатлык сөючән идеал һәм якты, хөр омтылышларга йөз тотып яшәгән. Бу исә, барыннан да бигрәк, халык авыз иҗаты әсәрләрендә киң һәм тулы чагылыш тапкан. Әлеге бай рухи мирасның кайсы гына тармагын һәм кайсы гына үрнәген алсак та, без анда гади халык массаларь/ның элек-электән азатлыкка омтылып, иминлекне бар нәрсәдән өстенрәк күреп яшәгәнлеген тоябыз. Дөрес, безгә бу сәламәт рух һәм якты идеалларның социаль тигезсезлек пәрдәсе аша саркып чыга алган өлеше генә килеп җиткән. Шулай да халык күңелендәге сәламәт һәм аек рух бар нәрсәдән көчлерәк! Ул әле шагыйрь Кол Галинең иҗади һәм гражданлык батырлыгы сурәте булган мәшһүр «Кыйссаи Иосыф» әсәре булып ташып чыга, әле Пугачев генералы Бәхтияр Канкаев артыннан царизмга каршы күтәрелгән крестьян массаларының якты өмет чаткыларында чагыла, яисә XIX гасырның мәгърифәт маяклары булып калыккан Г. Курсави, Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйрилар эшчәнлегендә балкып кабына. Әйе, биек кыялар текә таулар иңендә калкып торганы кебек, бөек шагыйрьләр һәм фикер ияләре дә буш урында гына тумый. Аларны гасырлар дәвамында җыелып туплана килгән халыкчан рух, зур социаль һәм милли күтәрелеш дәверләре тудыра. XX йөз башы — Тукай шәхес һәм шагыйрь булып формалашкан, җитлеккән еллар нәкъ менә шундый. Беренче Рус революциясе байтак заманнар буе йокымсырарга мәҗбүр ителгән халыкларның, шул исәптән татарларның, социаль һәм милли үзаңын уятып, кинәт хәрәкәтләндереп җибәрә. Татар халкының алдынгы фикер ияләре алдында кинәт киң офыклар ачылып киткәндәй була, аларны гомумроссия һәм дөнья халыкларының рухи казанышлары җәлеп итә. Һәм, нәтиҗәдә, бу еллар татар әдәбияты, культурасы һәм иҗтимагый фикере өчен, Европа халыкларының Яңарыш дәверен хәтерләткән, кискен борылыш һәм җитди яңарыш чоры булды. Татарның бөтен иҗтимагый-рухи тормышы җанлана, активлашып китә, һәм бу үзгәрешләр, беренче чиратта, әдәбият һәм культура өлкәләрендә аеруча киң чагылыш таба. Милли матбугат формалаша. Матбугат исә, алдынгы иҗтима- гый-политик фикерләрнең формалашуы, әдәби тәнкыйть һәм милли журналистиканың үсүе өчен мәйдан була. Иҗтимагый һәм рухи чынбарлыкның әһәмиятле факторы буларак, татар театры барлыкка килә. Мәйданга революцион хәрәкәт, әдәбият һәм культура күгендә тулы бер йолдызлыкны тәшкил иткән, халык күңелендә «мөбарәк тәсбихны» хәтерләтеп, озак еллар яшәячәк талант ияләре килә: Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гафур Кол- әхметов... Санаулы еллар эчендә алар милли большевистик матбугат, реализм һәм халыкчанлык принципларына нигезләнгән яңа әдәбиятның проза, поэзия, драматургия, публицистика һәм -әдәби тәнкыйть жанрларын тудырдылар, тарих һәм тел белеме фәннәрен нигезләделәр. Һәм шулар арасында егерме яшьлек Тукай төп җаваплылыкны үз өстенә ала, әлеге хәрәкәтнең әйдәүчесе була. Нәкъ менә Г. Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә халык массаларының күп гасырлар дәвамында туплана килеп тә, әлегәчә мәйданга чыга алмый килгән рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш тапты, тормышка ашты ул елларда. Шул рәвешле, гомум җанлану һәм яңарыш дәверендә яшәгән Тукай, үз чоры өчен генә түгел, татар әдәбиятының киләчәк үсеш юлларына да маяк булып кабына. Тулы мәгънәсендәге «милли адә- бият» төшенчәсе үзе дә тууы белән Г. Тукай иҗатыннан, Г. Тукай эшчәнлегеннән башлана. Менә шуңа күрә дә ул тарихка критик реализм принципларына нигезләнгән яңа татар әдәбиятын нигезләүче, яңа чорның милли әдәби телен тудыручы буларак керде. Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып белүдә һәм тасвирлауда карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократик һәм прогрессив идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат Итүе белән аңлатыла. Иҗатында тарихилык принципларына тугры булып калган хәлендә, ул — заман сулышын, гади халык массалары күңелендә бөреләнеп тә яфрак яра алмый торган изге омтылышларны чагылдыруы, чын халыкчанлыгы белән матурлыкны тою һәм әдәби зәвыгы нечкәлеге белән кабатланмас художник. Бөек шагыйрьнең таланты күпгасырлык бай традицияләре булган татар поэзиясен кинәт яшәртеп җибәрде, халык күңелендә шигъри сүзнең, әдәбиятның абруен бермә-бер үстерде. Илаһи матурлыкны җырлауга гына кайтып кала язган шигърияткә яңа чор сулышын алып керде. Чөнки ул — яңа чор шагыйре, ул —1905 ел җилләре белән мәйданга чыккан, якынлашып килгән тарихи язның сулышын тойган, шуңарга омтылган тынгысыз зат. Тукай шагыйрьлек талантын көрәшче кыюлыгы, гражданлык батырлыгы, җәмәгать эшлеклесе каһарманлыгы белән аерылгысыз рәвештә бергә куша, гомерен тулысы белән халык бәхете өчен көрәшкә багышлый. Каләмдәше һәм замандашы С. Рәмиевка язган хатларының берсендә: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә»,— дигән мәгълүм юллар бар. Җаваплылык хисе һәм шул олы җаваплылыкны тоюдан билгеле бер дәрәҗәдә горурлану хисе дә кичереп язылган әлеге юллар һич кенә очраклы түгел. Шагыйрьнең бөтен гомере, иҗат эшчәнлеге аларның ни дәрәҗәдә дөрес һәм урынлы булуын раслап килә. Чынлап та, XX йөз башы татар чынбарлыгында булган һәммә үзгәрешләр һәм яңалыклар Тукай бәгыре аша узган. Иҗтимагый- политик һәм әдәби-мәдәни тормышның бер генә тармагында да Тукай игътибарыннан читтә калган мәсьәлә юктыр сыман, ул шагыйрь һәм гражданин буларак, заманның «шылт» иткән авазына да колак сала, барлык принципиаль мәсьәләләр буенча да кичектергесез рәвештә туры сүзен әйтә килә. Шул чор татар тормышындагы феодаль торгынлык һәм теләсә нинди прогрессив үзгәрешләргә киртә булып басарга омтылган иске карашлы дин әһелләренә каршы иң элек көрәшкә күтәрелүче кем? Тукай! Хатын-кыз азатлыгын, яшьләрнең җәмгыятьтәге урынын яклап, көн-төн матбугатта чаң кагучы да — Тукай. Халык мәгарифе, мәктәпләрдә әдәбият дәресләрен укыту, тарих мәсьәләләре, халык авыз иҗаты һәм аны җыю, пропагандалау, үткәндәге әдәби мираска заман күзлегеннән чыгып бәя бирү, музыка һәм башкаручылар, театр һәм беренче артистлар — боларның һәркайсы язмышы өчен дә Тукай җаваплы хис итә үзен, үз-үзен аямый мавыгып һәм янып иҗат итә, бәхәсләшә, көрәшә. Җыеп кына әйткәндә, Тукай иҗатын һәм эшчәнлеген XX йөз башы татар тормышының үзенчәлекле энциклопедиясе дип бәяләү дә һич арттыру булмас. Ләкин, шул ук вакытта ул теркәп, искә алып баручы гына да түгел, бу мәсьәләләрнең һәркайсының асылына үтеп керергә омтылып, аларны ил һәм дөньяда барган прогресс яктылыгында бәяләп, үсеш юлларын ачыкларга омтылып янып яши. Югарыда искәртелгәнчә, Тукай үзен тулысынча халыкка хезмәт итүгә багышлады. Халык язмышы, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү — аның өчен бар нәрсәдән дә югарырак критерий. Үзе кече яшьтән үк татып өлгергән тормыш авырлыгына битараф була алмый шагыйрь. Шуңа да төннәрен күзенә йокы керми шагыйрьнең. Әйтерсең, бар дөньяны җылытырга теләгәндәй, ул юрганын тартыбрак куя, шундый төннәрдә һәм күңеленнән генә җирләр, күкләр белән сөйләшә, шәһәр һәм авылларда ачлы-туклы көн күргән якташлары язмышын уртаклаша: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыниан ил җылый. — Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды,— дип. Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый... Ә шул ук вакытта, икенче берәүләрнең шушы ачлыкка югарыдан торып кына караш ташлавы, черек тешләренә алтын куйдырып йөрүләре... күз алдыннан китми шагыйрьнең. Шуларны чагыштырып күз алдына китергәндә, җил түгел, әйтерсең лә, шагыйрь үзе җылый, шагыйрьнең үз җаны тыпырчынып өзгәләнәдер сыман тоела. Әмма шагыйрь халыкның көченә, аның матур һәм якты киләчәгенә ышанычын бервакытта да җуймый. Хезмәт кешесе, һичшиксез, канатларын киң җилпеп, кимсетү һәм түбәнлекләрдән югары күтәреләчәк, үз язмышын үзе хәл итә башлаячак. Моңарга ышаныч, аның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри...» — кебек мәгълүм сүзләреннән дэ’ачык күренеп тора. Менә шул ышаныч Тукайны, халык өстенә төшкән бүгенге кыенлыклар, җәбер- золым. авыр язмыш хакында гына җырлаудан арынып, туган як табигате, анда яшәүче кешеләрнең матурлыгы һәм рухи байлыгына сокланып та иҗат итәргә рухландыра. Бу ышаныч шагыйрь өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы: Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш. көзләрен. Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын. Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым... Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит. күр әле; Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит: «Шүрәле». , Аз гына сабр ит әле. и кариэм! хәзер язам; Уйласам аулымны. гак-ьлымнан да мин хәзер язам. Тукай поэзиясен, шул рәвешле, тулаем туган җиргә, туган халкына мәхәббәт хисләре сугарып тора. Бу мәхәббәттә татар поэзиясенең борынгыдан дәвам итеп килгән иң тотрыклы традицияләреннән берсе чагыла. Шагыйрьнең гүзәл лирикасы һәм сокландыргыч нечкә табигать бизәкләре белән чигелгән «Шүрәле» поэмасы да шул хакта сөйли. Аларда туган якларның җанлы картинасы тудырыла, урман һәм күлләре белән генә түгел, борынгыдан килгән йолалары, гореф-гадәтләре белән дә кабатланмас серле шигъри дөнья тасвирлана, һәр образ, һәр төс һәм хәрәкәтне шагыйрь туган якларына мәхәббәте, якташларына ихлас хөрмәт тойгылары белән иңдерә кебек. Бу уңайдан табигать лирикасының гүзәл үрнәге саналырга лаек «Җәйге таң хатирәсе»н аерым искә алмый үтү мөмкин түгел: Каршыларга иң сэза чак. иң матур чак җәйге таң; Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң. Туган як табигате, шул рәвешле, шагыйрь күңеленә бетмәс-төкәнмәс рухи җегәр бирә, авырлыклар каршында баш имәскә, нык булырга өйрәтә. Шушы мәхәббәт аның тарихи оптимизмына нигез булып ята, төп эстетик концепциясен тәшкил итә. Халык рухының тирәнлегенә ышаныч аның әйләнә-тирәгә, яшәп килүче җәмгыятькә тәнкыйди мөнәсәбәтен ныгыта, иҗатындагы сугышчан пафоска көч-куәт бирә. Ул әсәрләрендә, кемнең кем булуы белән дә хисаплашмыйча, икейөзлеләрнең битлеген салдыра, сатлык патша чиновникларының кемлеген күрсәтә, буржуаз милләтче һәм шовинистларны кеше көлкесе итә, зур булмаган милләтләрне рәнҗетүче империалистларны фаш итә. Тукай сатирасы милли тормышның караңгы якларын да яшен яктысында көйдереп ала. Ишан һәм муллаларга көн күрсәтми, консервативлык һәм дини фанатизм, саранлык һәм дорфалык сыйфатларын конкрет мисаллары аша мәсхәрә итә. Гомумән, Тукайның социаль стройның бозыклыгын, тормыштагы һәммә консервативлыкларны фаш иткән үткен эпиграммалары, сатирик шигырьләре тиз арада киң яңгыраш ала. Бу җәһәттән «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы аеруча зур уңыш казана. Тулы бер галереяны тәшкил иткән үткен сатирик персонажлар тудырыла әлеге поэмада. Анда шул заманның кара көчләре, конкрет прототиплары ерактан танылып торган образлар гыйбрәт өчен хурлык баганасына бастырылалар. Борынгы сюжетка ияреп, пародияләштереп, татарлардагы дини фанатизмның мескенлегеннән, феодализм калдыкларының кызганычлыгыннан көлә ул. Тукай сатирасы дәһшәтле көчкә ия, чөнки аның адресы төгәл, максатлары ачык, ул хезмәт халкын турыдан- туры һәртөрле социаль тигезсезлекләр һәм эксплуатациягә каршы көрәшкә чакыра. Шул ук вакытта Тукай татарлар арасыннан да халык мәнфәгатьләрен яклап көрәшкә күтәрелерлек, әлеге көрәшнең авангардында барырлык ирегетләр үсеп чыгачагына өметен өзми, чын күңеленнән ышана. «Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, ...фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ»,— дип язды ул «Хиссияте миллия» мәкаләсендә. Дөрес, баштарак әле замананың әлегедәй геройлары»? кайдан эзләргә икәнлеген ул үзе дә ачык кына күз алдына китерә алмый иде. Ул аларны берара шәкертләр арасыннан эзләде, әмма соңыннан революционерлар арасыннан тапты. Мондый фикри эволюциягә, әлбәттә, аны алдынгы эшчеләр хәрәкәтенә якынаюы һәм бу хәрәкәтнең авангарды булып торган социал-демократларның яшерен оешмалары белән элемтәгә керүе алып килә. Һәр яңалыкка һәм прогрессив хәрәкәткә игътибарлы булган һәм табигате белән яктылыкка тартылып торган Г. Тукай әдәбиятчы замандашларыннан да иң элек социалдемократлар эшчәнлегенә игътибарын юнәлтә. Әле Уральск чорында ук аның инде эшчеләр хәрәкәтенең авангардында торган шәхесләр белән элемтәдә булуы мәгълүм. «Фикер» газетасы, «Әлгасрел җәдид* һәм «Уклар» журналларында актив язышу белән генә чикләнмичә, шагыйрь инде шул чорда ук социал-демократик фикерләрне алга сөреп. Россиядәге эшчеләрнең яшәү һәм хезмәт шартлары, әлеге шартлар белән алга таба инде артык канәгатьләнү мөмкин түгеллеген ачыктан- ачык язып чыккан рус газеталары «Уралец» һәм «Уральский дневник» белән дә иҗади мөнәсәбәтләр урнаштыра. Ул шул көннәрдә иҗади рухлану кичереп, социаль тигезсезлекнең капитализм шартларында табигый җирлеген, шул тигезсезлекләрнең экономик сәбәпләрен марксистик позицияләрдән торып яктырткан хезмәт А. Н. Бахның • Ачлыкпатша» брошюрасының дүрт бүлеген тәрҗемә итеп бастыра. Революцион-демократик идеяләргә тартылу шундук шагыйрьнең оригинал әсәрләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, аның дөньяга карашындагы кискен борылышны шул көннәрдә иҗат ителгән, гомумән, Тукай иҗатында килешмәүчәнлек, сугышчанлык җәһәтләреннән үрнәк әсәрләрнең берсе — «Сорыкортларга» ачык чагылдырып килә. «-■■җанымны чын юлда бирәм мең кәррә, кызганмыйм. Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай»,— дип, турыдан яра, яшерми-нитми әйтеп сала ул үзенең нинди юл сайлавы хакында, ике төрле фикер йөртергә урын калдырмыйча, һәм шул ук 1906 елда «Мөселман иттифакы» партиясенә һәм аның җитәкчеләренә адресланган «Шартлар» исемле памфлетында ул: ♦ Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм»,— дип игълан итә. Бу юлларны җентекләп укыганда, шагыйрьнең әлеге идеяләргә җитди инанганлыгын аңлау кыенлык тудырмас. Ләкин игътибарлырак булсак, аларның бер үк вакытта бөтен татар хезмәт ияләренә мөрәҗәгать, ачыктан-ачык революцион күтәрелешкә чакыру икәнлеген дә тану кирәктер. Менә шуңа күрә дә Тукайның бөтен күңеле белән үз иткән иң якын дусларыннан берсе ялкынлы большевик-ленинчы Хөсәен Ямашев була. Әлбәттә, бу әле Тукай революцион көрәш тарихында X. Ямашев- ның эшчәнлеген тулысынча күзаллаган дигән сүз түгел. Тормышның төрле шартлары аңар чын мәгънәсендә әлеге көрәшнең үзәгендә кайнарга ирек бирми. Шулай да халыкка, Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге — ул X. Ямашевныкы кебек соңгы сулышынача революцион көрәшкә бирелгән гомер дип саный. Шуңа да хөрмәт итә, шуңа да соклана һәм махсус шигырь-мәрсия багышлый ул Хөсәен Ямашев истәлегенә. Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кебн. Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.— дигән юллар белән башланган мәшһүр «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» — бу татар поэзиясендә чын большевик-революционерларга багышланып иҗат ителгән иң беренче шигъри әсәр иде. Бүген без әдәбиятыбызның тарихи-революцион теманы үзләштерүдәге казанышлары хакында горурланып сөйлибез икән, әлеге традициянең дә чишмә башы Тукайдан булуын онытырга хакыбыз юк. Халык шагыйре Г. Тукайның социал-демократик хәрәкәт белән элемтәләре, мәгълүм булганча, Казанга килгәч тә өзелеп калмаган. Татарстан Үзәк Дәүләт архивындагы тарихи документлар революцион хәрәкәттә катнашучыларга Тукай һәм аның иптәшләренең актив булышканлыгы турында сөйли. Аларның «Шәрык* клубында кичәләр уздырудан җыелган акчаны политик сөргендә булучыларга җибәргәнлеге, революция фондына күчергәнлеге ачыкланды. Бу уңайдан әле шушы елның башында үзәк һәм республика матбугат органнарында күренгән ТАСС хәбәре дә игътибарга лаек: «1911 елның ноябрендә РСДРПның VI Бөтенроссия (Прага) конференциясенә Казан большевикларыннан делегат, тугрылыклы ленинчы В. Догадовка ♦ Шәрык» клубыннан акча бирелгән. Бу хәл бөек шагыйрь тормышында һәм иҗатында күркәм бер вакыйга булып тора»,— диелә аНД Чын халыкчан шагыйрь булган тәкъдирдә, Тукай бөек интернационалист та иде. Аның бетмәс-төкәнмәс патриотизмы һәм Ватанга бирелгәнлеге нәкъ менә шул киң дәрьядан көч һәм гайрәт ала. Шагыйрьнең милли горурлык хисләре белән аның халыклар дуслыгы мәсьәләләрен аңлауда чын интернационалист булуы бер-берен тулы ландырып киләләр, җиңелмәс рух рәвешендә иҗат юлына якты нур сирпеп торалар. Рус халкы белән бер дәүләт булып яшәүне ул бер язмыш, бер максат һәм уртак борчулар белән үрелгән табигый бергәлек буларак кабул итә. Ә инде халыклар арасында милли аерымлану һәм язмышлар башкалыгы идеяләре чәчәргә газапланган шовинистларга һәм пантюркистларга ул беренче булып, күзләренә карап, туры җавап бирергә дә курыкмый. Туган халкын монда чит-ят санап Төркиягә җибәрергә димләгән карагруһчыларга аның җавабы ачык һәм бернинди икеләнүләргә урын калдырмый торган — «Китмибез!». Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл). Иң боек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без. н гөруһе ру сияһ! Халыклар арасындагы эчкерсез дуслыкка дан җырлаучыга әверелә шагыйрь. Ә инде рус һәм татар халыкларының максатлары, язмышлары уртаклыгына ул аеруча кат-кат басым ясап узуны кирәк саный: Рус белән тормыш кичердек сайрашып. Тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. ...һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. 1 Тукай иҗатында халыклар дуслыгының бар нәрсәдән дә көчлерәк булуына инанганлык татар поэзиясендә һәм, гомумән, төрки халыкларда әлегәчә күрелмәгән югарылыкта яңгыраш ала. һәм ул гомеренең соңгы сәгатьләренәчә бер иман — изелгән милләтләрнең хезмәт ияләре бары бердәм булган тәкъдирдә генә иң бөек максатларына — социаль азатлыкка ирешәчәк дигән ныклы ышаныч белән яшәде. Шундый ышаныч белән ул, капитализм кояшы батып, илдә социалистик җәмгыять урнашкан тарихи көн турында хыялланды. Халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалауның һәрвакыт зур мөмкинлекләр ачучы юлы — уЛ әдәби багланышлар. Тукай чын интернационалист буларак рус һәм дөнья әдәбиятларының прогрессив традицияләренә мөрәҗәгать итүне милли әдәбият һәм әдәби-эстетик фикернең үсеше өчен кирәк булган иң әһәмиятле зарурлык дип саный. Дөнья халыклары әдәбиятының ул Көнчыгыштан Хафиз, Низами, Фирдәүси, Хәйям, Көнбатыштан Шекспир, Байрон, Гете, Шиллер, Гейне кебек мәшһүр фикер ияләре һәм шагыйрьләрен укып өйрәнә. Әдәби иҗатында булсын, тәнкыйть эшчәнлегендә булсын, ул казанышлардан файдалануны һәм бигрәк тә аларның идея-эстетик үзенчәлекләрен киң катлам укучыларга җиткерүне үзенең гражданлык бурычы дип саный шагыйрь. Рус әдәбиятына, рус халкының рухын чагылдыруга ирешкән зур талант ияләренә аның хөрмәте аеруча зур. Тукай хөрмәт иткән һәм Тукай өйрәнгән рус әдипләренең исемнәрен санап чыгу гына да күп нәрсә хакында сөйли. Пушкин һәм Лермонтов, Грибоедов һәм Толстой, Крылов һәм Некрасов, Тургенев һәм Никитин, Кольцов һәм Плещеев, Белинский һәм Писарев, ниһаять, М. Горький... Кыскасы, рус әдәбиятыннан аерым талант ияләренә генә соклану түгел шагыйрьнең бу мөнәсәбәте, ул аны, тулаем күзаллап, гигант зур дәрьяга охшатып колачларга омтылган, һәм. әйтергә кирәк, шагыйрь буларак кына түгел, фикер иясе һәм тәнкыйтьче буларак та гаять зур уңышка ирешкән Тукай. Аның шигъри тәрҗемәләре һәм тәнкыйть мәкаләләре татар укучысын Жуковскийдан алып Горькийгача дистәләгән рус әдипләре иҗаты белән таныштыра. Тукайның аеруча үз иткән һәм җентекләп өйрәнгән кумирлары — Пушкин һәм Лермонтов, Толстой һәм Горький. Тукай Пушкин поэзиясенең гуманизмын, азатлык сөючәнлеген һәм тормышны раслаучан рухын үзләштерә; Лермонтов шигырьләренең романтик киңлеген һәм бунтарьлыгын югары бәяли. Рус әдәбияты тарихында Пушкин һәм Лермонтов нинди урын алып торган булса, татар әдәбиятында үзе п-ундый биеклеккә күтәрелү турында хыяллана, шуңарга омтылып иҗат итә. Халык рухына тугрылыкта, аның мәнфәгатьләре белән янып яшәү һәм иҗат итүдә ул Лев Толстой һәм Максим Горькийга тиң булырга омтыла. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул үз халкын алар иҗаты белән генә таныштырып калмый, бәлки алдынгы рус язучы- ларының иҗатына хас идеяләрне һәм образларны татар әдәбиятына алып керә, туган халкына җиткерә. Гомумән, рус әдәбияты Тукайның дөньяга карашы һәм идея- эстетик принциплары формалашуга гаять бәрәкәтле йогынты ясый. Мәгълүм булганча, Г. Тукай татар әдәби тәнкыйть фикеренең нигез ташларын салуда, аның иҗтимагый тормыш һәм әдәби процесстагы урынын билгеләүдә зур урын тоткан фикер иясе дә. Бу уңайдан аның татар әдәби тәнкыйть тарихында программ хезмәт буларак мәгълүм «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» мәкаләсен генә искә алу да күп нәрсә турында сөйли. Тукай әдәби тәнкыйть эшчәнлеген үзенең иң җаваплы бурычларыннан санаган һәм XX йөз башы татар әдәбиятының принципиаль проблемаларын күтәргән әдәби тәнкыйть мәкаләләре, әдәби процесста вакыйга булырлык әдәби әсәрләргә заман югарылыгыннан бәя биргән рецензияләре белән даими чыгыш ясап килгән. Әдәбиятта халыкчанлык һәм тормышчанлык, милли әдәбиятның дөнья әдәбиятларына мөнәсәбәте, әдәби осталык һәм идеялелек — боларның һәркайсы ул елларда беренче булып Тукай тәнкыйтендә күтәрелгән проблемалар. Һәм аларның алдынгы революциондемократик карашлар югарылыгыннан торып хәл ителүендә шулай ук Тукайның өлеше зур. Без бүген татар әдәбияты Бөек Октябрьне иҗтимагый фикернең мөстәкыйль бер тармагы булган, принципиаль мәсьәләләрне заман югарылыгыннан торып хәл иткән әдәби тәнкыйть белән каршылады дип әйтәбез икән, монда шулай ук Тукайның зур өлеше булуы хакында онытмаска тиешлебез. Үзенең әдәби-тәнкыйть һәм эстетик фикер өлкәсендәге эшчән- легендә Тукай рус революцион-демократик тәнкыйте казанышларына, һәм беренче чиратта, Белинский, Добролюбов иҗатларына йөз тота. Аның җәмгыять тормышында әдәбиятның урыны һәм бурычлары турындагы фикерләре бер дә очраклы рәвештә генә бөек рус тәнкыйтьчеләренең мәгълүм хезмәтләрен хәтерләтми. Тукай да, Белинский кебек үк, әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятның чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәте, халык тормышы белән бәйләнешләре, дөреслек һәм реализм хакында фикер йөртә, үзенең замандашлары иҗатына да нәкъ менә шул критерийлардан торып анализ ясый, бәя бирә. Тукайның шагыйрь һәм җәмгыять, иҗади шәхеснең иҗтимагый- әхлакый йөзе турындагы даими уйланулары да очраклы гына түгел, һәм бу юнәлештә дә ул идеал эзләп ерак китми, ә Белинский һәм башка рус революцион-демократик тәнкыйтьчеләре иҗатында киң анализланган Пушкин һәм Лермонтовка мөрәҗәгать итә. Алар мирасыннан үзенең күңелендә йөргән, тынгылык бирми йөдәткән уй һәм хисләргә якынлык, аваздашлык эзли. Халыкчанлык һәм гражданлылык юнәлешендәге даими эзләнүләр . торабара табигый рәвештә Тукайны икенче бер бөек рус шагыйре, реализм һәм халыкчанлык җәһәтләреннән Тукайга тагы якынрак һәм аңлаешлырак булган Некрасовка алып чыга. Чөнки ул да, Некрасов кебек үк, шигъри сүзнең бәясен һәм кыйммәтен, иң элек, аның тормышчанлыгы һәм халык мәнфәгатьләренә якынлыгы белән үлчәргә күнеккән. Шулай итеп аның поэзиясендә гади халык тормышының кырыс реализмы торган саен киңрәк чагылыш таба бара, хезмәт ияләренең авыр язмышы тетрәндергеч дәрәҗәдә тормышчан картиналарда сурәтләнә. Мисал өчен, аның 1911 елда Идел буйлап пароходта Астраханьга сәяхәте нәтиҗәсендә язылган «Көзге җилләр* шигырен искә алырга мөмкин. Корылык нәтиҗәсендә туган ачлык елдагы тормышның бөтен чынбарлыгын ачуга ирешә анда Тукай, һәм бу әсәр нең беркадәр Некрасовның «Размышления у парадного подъезда «сына идеяэстетик якынлыгын да абайламау мөмкин түгел. Хезмәт ияләре, крестьяннарның авыр язмышы гаять реалистик детальләр аша тетрәндергеч итеп сурәтләнә әлеге әсәрләрдә. Тукай өчен рус әдәбияты бер үк вакытта дөнья, аерым алганда, Көнбатыш Европа әдәбиятларына тәрәзә дә булып тора. Гомумән, XX йөз башы татар әдәбиятын җентекләп күздән уздырганда рус әдәбияты үзе зур мәктәп булу белән бергә, аның дөнья әдәбиятлары белән тоташтырып торган күпер булуына да игътибар ителә. Тукай әлеге бәрәкәтле бәйләнештән дә урынлы һәм оста файдалана, Европа халыкларының идея-эстетик казанышларын зур кызыксыну белән өйрәнергә керешә. Аның тәнкыйть хезмәтләрендә әледән-әле Байрон, Гете, Шиллер һәм Гейнеларны искә алып, аларның иҗат принциплары хакында уйланулары очраклы түгел. Әмма шул ук вакытта бу уңайдан принципиаль ачыклык кертеп узу да зыян итмәс. Чөнки кайбер тикшеренүләрдә Тукайның Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятлары һәм эстетикасы белән кызыксынуын Көнчыгыштан йөз чөерергә омтылыш итеп тә аңлатырга теләүчеләр булды. Әлбәттә, хакыйкатьтә алай түгел иде — иҗатының кайсы гына чорында булмасын, Тукай классик Көнчыгыш поэзиясе һәм фәлсәфи фикеренең кыйммәтен киметеп күрсәтмәде. Хафиз, Хәйям, Нәваи, Низами иҗатлары, борынгы болгар-татар поэзиясенең классик үрнәкләре кебек үк (мисал өчен, Кол Галинең «Кыйссаи Иосыф» поэмасы) аның өчен, чын мәгънәсендә, гуманизм һәм шигъри осталык мәктәбе булып торды. Алай гына да түгел, шәрык поэзиясенең традицияләрен үзләштерүдә Тукай һәм аның кайбер замандашлары яңа баскычка күтәрелделәр, кешегә, аның акыл һәм рух көченә, матурлыгына дан җырлаган бу шигърият дөньясын яңа шартларда заман ихтыяҗларына җавап йөзеннән тагы да киңрәк колачлый алдылар. Нәтиҗәдә, Г. Тукай иҗатында Шәрык, рус һәм Европа әдәбиятларының иң яхшы традицияләре бергә кушылып, борынгы төрки-татар поэзиясе казанышларына нигезләнгән, сыйфат ягыннан яңа шигъри дөнья туды. Бу исә реализм һәм халыкчанлык юлыннан үсәчәк яңа татар әдәбиятына ышанычлы Һәм ныклы нигез салыну дигән сүз иде. Тукай иҗатының дөньякүләм әһәмияте нәкъ менә шул үзенчәлекләре — моңарчы гасырлар дәвамына бер-береннән изоляцияләнгән, аерым үсештә булган көнчыгыш һәм көнбатыш поэзияләренең традицияләрен органик төстә үзенә сеңдереп, милли нигездә үстереп җибәрүе белән аңлатыла. «Казан — ике дөньяның күрешкән һәм очрашкан төбәге»,— дип сокланып язган үз вакытында безнең якларга килеп чыккан бөек рус революционеры А. И. Герцен. Тукай үзенең шигъри иҗатында әлеге күзәтүләрнең тормышчанлыгын шигърият мисалында тагы бер кат исбат итте. Гомумән, иҗтимагый һәм рухи тормышның һәммә тармакларына да хас иде бу прогрессив үзгәрешләр. 1905—1907 еллар революциясе нәтиҗәсендә татар халкы тизләтелгән адымнар белән дөньяда һәм Россиядә барган шаулы тарихи процесска йөз тотты, колониаль артталык һәм милли чикләнгәнлек богауларыннан арына барып, зур прогрессив хәрәкәткә килеп кушылды. Шул елларда татарлар арасында көчәеп киткән милли-азатлык хәрәкәте һәм тарихи- революцион күтәрелеш моның характерлы мисалы булып тора. Яңалык өчен көрәштә иҗтимагый-политик тормышның һәр тармагында кайнап торган яңалыкка омтылышны чагылдыра-чагыл- дыра, үз чиратында әдәбият та сыйфат җәһәтеннән принципиаль сикереш ясый. Әдәбият инде милли ихтыяҗларны кайгырткан мәйдан гына булып калмыйча, иҗтимагый-политик көрәш аренасына, халык тормышын һәрьяклап яңа югарылыкка күтәрүне алга сөргән зур көчкә әверелә. Әдәби образлар һәм сурәтләү чаралары, бер яктан яңа тарихи тәҗрибә йогынтысы астында байый барса, икенчедән, дөнья әдәбиятларының прогрессив казанышлары тәэсирендә үсүен дәвам итә. Бер сүз белән әйткәндә, татар әдәбияты дөнья әдәбиятларының магистраль үсеш юлына килеп кушыла, һәм нәкъ менә шуңа күрә дә Тукай иҗаты беренче карлыгач иде — татар әдәбиятының бөтенкешелек культурасына зур өлеш булып кергән карлыгачы. Көнбатыш Европа һәм рус культурасы казанышларын тиз арада иҗади үзләштерүе нәтиҗәсендә Г. Тукай бер үк вакытта үзе күп кенә тугандаш милли әдәбиятлар өчен әлеге бай тәҗрибәгә чыгу юлында арадашчы ролен үти. Тукай поэзиясенең интернациональ характеры, алдынгы һәм дөньяви идеяләр белән сугарылган булуы әле Октябрьгә кадәр үк төрки телле әдәбиятлар үсешенә җитди йогынты ясый. Шагыйрьнең һәр китабы диярлек әле үзе исән чагында ук Россиянең иң ерак төбәкләренә барып җитә, азатлык сөючән, кешелекле, югары гражданлык хисләренә бай булуы белән укучыларны һәм шагыйрьләрне үзенә җәлеп итә. Тукай шигырьләре татарлар арасында гына түгел, казах, кыргыз, үзбәк, төркмән, каракалпак, уйгур, кумык, таҗик һәм башка күп кенә тугандаш халыкларга милли- азатлык идеяләрен, прогрессив рус әдәбиятыннан күчкән яңа революцион көрәш рухын тарата. Нәтиҗәдә әлеге тугандаш әдәбиятларның заман тормышы, халык тормышы һәм реаль чынбарлыкка игътибары бермә-бер активлаша. Шулай итеп, Тукайның шигъри мәктәбе татар әдәбияты даирәсе белән генә чикләнми, ә күп кенә тугандаш халыкларның сүз осталарын да үз эченә ала. Башкорт шагыйрьләре Д. Юлтый һәм С. Кудаш, үзбәк халкының бөек уллары Хәмзә һәм Г. Голәм, казах совет әдәбиятына нигез салучылардан С. Сәйфуллин һәмБ. Майлин, таҗик әдәбияты классигы С. Айни, күренекле төркмән әдибе Б. Кербабаев — һәркайсы үзен Тукай мәктәбе шәкерте дип санады. Әлбәттә, бу исемлекне әле тагы да дәвам итү мөмкин булыр иде. Казах совет язучысы академик С. Моканов Тукайны, күрәмсең, бер дә очраклы рәвештә генә «Шәрык поэзиясенең титаны» дип атамагандыр. Татар шагыйре иҗатының әлеге популярлыгы, әлбәттә, патша самодержавиесе тарафыннан бер дәрәҗә изелгән тугандаш халыкларның язмыш уртаклыгы белән дә аңлатыла. Әмма, шул ук вакытта, феодаль торгынлыкка, дини фанатизмга каршы чыгу, милли һәм социаль тигезсезлекләрнең тамырын юкка чыгару турындагы шигъри сүз шәрык дөньясы өчен чын мәгънәсендә зур кыюлык һәм новаторлык иде. XX йөз башы шартларында мондый проблемаларны кискен рәвештә күтәргән иҗатка, гомумән, битараф калу мөмкин булмагандыр. i Беренче Рус революциясе көннәреннән үк Тукай татар культурасының революцион-демократик канатын җитәкләүгә алына. Бу аеруча зур иҗтимагыйполитик җаваплылык өсти шагыйрь шәхесенә. Шул ук вакытта әле шагыйрьнең һәр яңа әсәре тугандаш халыкларда да зур_яызыксыну уята килүне искә алсак, интернационалист шагыйрь өстенә төшкән әлеге җаваплылыкның масштабын аңлау зур кыенлык тудырмаса кирәк. Тукайның революцион-демократик ялкын белән иҗат ителгән сугышчан шигърияте һәм иҗтимагың, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре Казахстан, Урта Азия һәм Кавказда яшәүче күпсанлы укучылары өчен дә җитди әһәмияткә ия була. Милли көндәлек матбугат органнарының шул чордагы тарихын өйрәнүчеләр ул елларда шагыйрь иҗаты тудырган зур резонанска махсус игътибар итүне кирәк саныйлар. Татар шагыйренең үлеме дә бөтен төркиләрнең уртак югалтуына әверелә. Бер ай дәвамына диярлек милли траур игълан иткән татар газеталары хакында сөйләп тору да артык булса кирәк, алар ул чорда бертавыштан халыкның иң сөекле җырчысын, рухи юлбашчысын югалту хакында яза. Бу очракта нибарысы бер мисалга—Бакуда чыккан «Каспий»ның 1915ел, 20 апрель санына игътибар итик: «Сабир һәм Г. Тукай кебек милли талантларның арабыздан китүе, интеллигенциядән бигрәк, гади хезмәт ияләрен тирән кайгыга салды... Халык массалары хәзер җанына үз булган күп нәрсәгә башкача карарга өйрәнде... Тамырдан үзгәреш бара дөньяда, һәм моңарга бернинди киртәләр дә каршы тора алмас»,— дип языла анда. Тукайның үлеме шундый яңгыраш ала. һәм бу патша чиновникларын чын мәгънәсендә куркуга сала. Шагыйрь иҗатының зур идея-тәрбия әһәмияте тугандаш республикаларда Бөек Октябрьдән соң да югары бәяләнә. Мәсәлән, Үзбәк- станда чыгучы «Иштиракиюн» («Коммунист») газетасы «Шәрык шагыйре иптәш Габдулла Тукай» (15 апрель, 1920 ел) дип исемләнгән мәкаләдә болай дип язды: «Көнчыгышның Мәгарри, Хафиз, Хәйям, Сәгъди, Нәваи кебек бөек шагыйрьләре арасында Габдулла Тукай дәрәҗәле урын алып тора. Ул үзенең иҗаты белән төрки-татар дөньясы хезмәт ияләрен Россиядәге Бөек революциягә әзерләде». Конкрет шартлар һәм көн тәртибендә торган иҗтимагый-культура мәсьәләләренә мөнәсәбәтле рәвештә шәрык халыклары Тукай иҗатына төрле чорда төрлечә идея һәм эстетик кызыксыну белән мөрәҗәгать итеп килделәр. Әйтик, унынчы елларда Казахстанда, Урта Азиядә, Кавказда һәм Дагстанда аның дөньяга карашы мәсьәләләренә һәм иҗатының революцион-демократик юнәлгәнлегенә зур игътибар бирелгән булса, 20-30 елларда исә Тукайның сатирасы махсус өйрәнү объектына әверелә. Тугандаш халыкларның С. Донентаев, С. Торай- гыров, Б. Кербабаев, X. X. Ниязи, Ш. Туктаргази, Аткай кебек күренекле сатирикларына аеруча зур йогынты ясый шагыйрьнең сатирасы.Әинде Бөек Ватан сугышы елларында төрки телле әдәбиятлар аеруча Тукайның азатлык сөючән хөр рухына, халыклар дуслыгы һәм патриотизм идеяләрен олылаган әсәрләренә игътибар юнәлтәләр. Шагыйрьнең 80 һәм 90 еллык юбилейларын уздырган чорда тагы бер мәртәбә Тукай иҗатының интернациональ рухы гаять югары бәягә лаек булды. Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән бәйрәм кичәләрендә һәм гыйльми конференцияләрдә, илебезнең үзәк һәм җирле матбугатында ясалган чыгышларда шагыйрьнең интернациональлеге иҗатының илкүләм әһәмияткә ия булуын тәэмин иткән үзенчәлек буларак ассызыклап бәяләнде. Тугандаш төрки телле әдәбиятлар вәкилләре тагы бер тапкыр Тукай иҗатының бөек рус культурасы белән үзләре өчен арадашлыгын аерым хөрмәт белән искә алдылар. Мисал өчен, Ч. Айтматов чыгышыннан нибарысы бер фрагментны искә алыйк: «Төрки телле халыкларга Тукай иҗатының тәэсире җуелырлык кына булмады, әле бүген дә без аның җылылыгын үзебездә тоеп яшибез. Безнең Урта Азия республикаларында Тукай әсәрләрен укып, кайчан да булса бер рухланмаган кеше, гомумән, юктыр дип уйлыйм. Чөнки Тукай, әле безнең халыклар бөек рус әдәбиятының тәэсирен, йогынтысын тоя башлаганга кадәр үк, үзенең әсәрләре белән рус һәм Европа әдәбиятларының игелекле җилен алып килде безнең төбәкләргә. Үзбәкстан башкаласы Ташкентның үзәк урамнарыннан берсенең Г. Тукай исемен йөртүе дә әлеге хөрмәт билгесе булса кирәк, һәм ул киң, матур урамның Алишер Нәваи проспекты белән кисешүе — очрашып кул кысышуы да — халыклар дуслыгын символлаштырган тирән мәгънәгә ия. Г. Тукай хакында бөек революция юлбашчысы даһи В. И. Ленин да ишетеп белгән һәм аның талантын югары бәяләгән. 1921 елның мартында РКП(б)ның X съездына килгән Казан делегатлары белән очрашкач, татар әдәбиятының хәле белән кызыксына юлбашчы, Г. Тукай башлаган эшнең лаеклы дәвам иттерүчеләре бармы, дип сорый. Уңай җавап ишеткәч В. И. Ленин елмаеп ук җибәрә һәм: ♦Димәк, базда дары бетмәгән икән!» — дип куя. Без бүген, куаныч телән, даһи юлбашчының әлеге ышанычы акланды дип әйтә алабыз. Беек Тукай иҗатының лаеклы дәвамы булды, ул башлаган җаваплы эшнең киләчәге зур дип раслый алабыз. Тукай бөтен рухы һәм хыялы белән омтылган социализм җәмгыятендә ул чәчкән орлыкларның тишелеп чыгуы һәм мул уңыш китерүе өчен шартлар уңай булды. Әлеге шытымнар турында сөйләгәндә, без беренче булып ялкынлы шагыйрь, Тукай варисы, ул күтәргән гражданлык һәм сугышчанлык байрагын югары тотып иҗат иткән Һ. Такташны искә алабыз. Бөек Ватан сугышы каһарманы, бүген дөнья поэзиясе күгендә Ватанга бирелгәнлек һәм чын геройлыкның символы буларак кабул ителгән мәшһүр М. Җәлилне искә алып горурланабыз. Бигрәк тә шунысы куанычлы, әлегедәй якты йолдызлары булган шигъриятебез һич саекмый, бүген дә аның күгендә Тукай варислары булган яңа йолдызлар кабына тора. Тукай шәхесе, Тукай иҗатының әһәмиятен бер поэзия һәм әдәбият белән генә чикләп карау да аны күпкә кечерәйтү булыр иде. Бүген Совет Татарстанында гөрләп үскән культура һәм профессиональ сәнгатьнең һәр тармагында без Тукай чәчкән орлыкларның үсеп чыгуын һәм гөрләп чәчәк атуын күрәбез. Шул ук вакытта, Тукай шәхесе, Тукай иҗаты үзе яңадан-яңа талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына, Тукай чишмәсе бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы буларак шаулап агуында дәвам итә. Тукай традицияләре... Ул әдәбиятыбызның үткән юлында ирешел- гән биеклекләр, бүгенге иҗат газаплары һәм эзләнүләр, киләчәккә төбәлгән зур өметләр дигән сүз. Тукай мирасындагы һәм аның гражданлык йөзендәге сыйфатлар — гуманизм һәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм һәм халыкка тирән мәхәббәт, Ватанны сөю һәм интернационализм — болар һәммәсе бүген дә безнең күңелләрне, бөтен кешелекне борчып торган проблемалар. Димәк, Тукай — актуаль дигән сүз бу! Бүген бөтен кешелек алдында «Яшәүме, һәлакәтме?» дигән Гамлет соравы эленеп торганда, әдәбият һәм сәнгать эшлек- леләре Тукай батырлыгын, Тукайның килешмәүчән һәм сугышчан рухын һич оныта алмый. Җир язмышын бизмәнгә салып, атом-төш коралы, «йолдызлар сугышы» белән көн-төн янап торган сугыш чукмарлары барында Тукайның бу традицияләре тыйгысызлыкка, чорның глобаль проблемаларын колачлап иҗат итүгә чакыра. Безнең бүгенге һәм иртәгәсе көнгә планнарыбызның нигезенә үк тыныч хезмәт идеясе, кеше бәхете хакына иҗат итү идеясе салынган. Ә бу — илебезне экономик һәм социаль үстерү бурычлары КПСС- ның халыкара стратегиясен дә билгели дигән сүз. Аның төп максаты бик ачык — совет халкына ныклы тынычлык һәм ирек шартларында хезмәт итү мөмкинлеген тәэмин итү. КПСС бу йөзьеллык ахырына кадәр массакүләм юк итү коралын тулысынча бетерүнең бөтенлекле программасын тәкъдим итте. Масштаблары һәм әһәмияте ягыннан ул — тарихи программа. Партиянең XXVII съезды трибунасыннан халыкара иминлекнең тулы системасын булдыру турында яңа тәкъдим яңгырады, мондый системаның принципиаль Нигезләре бәян ителде. Кешелек тарихының бөек фикер ияләре гасырлар дәвамына көрәш алып барган әлегедәй колачлы һәм әһәмиятле гуманистик проблемаларны бай әдәби мирас һәм әдәбият классикларының күпкырлы идея-эстетик казанышларына нигезләнеп кенә хәл итү мөмкин булачак. Чөнки, гасырлар дәвамына тупланып кристаллашкан классик мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рух җегәре чагылыш таба. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай иҗаты әнә шул гомум- кешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Тукай иҗатының бәрәкәтле орлыклары безнең күңелләрдә урын алып, безнең акылда, безнең интеллектта яшавен дәвам итә. Ул безнең тормыш Һәм җәмгыять белән бергә киләчәккә уза, яшәрә, халык рухының тирән тамырларына тоташкан хәлендә яңа җиңүләргә рухландыра. Тукай бүген дә дөньяда барган иң олы көрәш Җирне һәм кешелекне саклау өчен барган көрәшнең үзәгендә, кыл уртасында.