ТУКАЙ ДӘФТӘРЕННӘН
Тукай миңа бик иртэ кергән. Ана сөте белән. Халык моңнарын тоя башлагач та. Татар халкы бар җирдә Тукай булган. Кайчан дигән сорауга халык сулышы белән дип кенә җавап бирә алам. Шулай булмаса. язарга мин tTIap аттан тотынмас идем. Миннән аның беркайчан да чыкканы да юк. Хәтта Дугада да... Сугышлар да мине аннан биздерә алмады. Нигә ул миннән чыкмый? Аңлатуы читен. Татарда Тукай туганы вчен куанам. Рухымның Тукай белән очрашуына куанам. Олыгайган саен, күңелгә бер курку урнаша бара. Мин аннан бик авыр аерылырмын шикелле... •Шагыйрь кем?» дигән сорауга җавапны җитмеш өч яшемә җиткәндә Тукайдан таптым. Шагыйрьлекне шагыйрь үзе яшәгән җәмгыятькә керткән рухи көченең микъдары белән^лчэгэнлеген Тукайны укып аңладым. •Бетте көч. сынды кылыч.— Шу^рулды эш» менә кайчан әйтелә икән. Тукай миндә үзенең милли рухы белән яши. Шул яздыра, шул эчке энергиягә әйләнде. Яшь чакта алга-артка карамый ярыша-ярыша чапкан киләчәк шагыйрьләре дә. минем шикелле картая төшкәч, әлеге сорауга җавапны барыбер Тукайдан эзләячәкләр. ‘Шагыйрь кем?» Так таш. Туфан. Җәлил дип килерләр дә Тукайда тукталырлар. Шуңа бик нык инандым. Ә шагыйрьгә җавап табарга кирәк икән. Кыскасы, икенче заманда яшәсәм дә. дөньяга ике катлы тәрәзә аша карап яшәдем — Тукай аша. Бөтенесен теоретик нигезли алсам, мин шагыйрь дә булмас идем. Тукай — борчу. Тукайдан аерыласым килми
Тукайга кайтам... Сөйләшеп ЮНЕСКО белән, Эчкә, сүз юллыгына Үтеп хәерле сәгатьтә, Тукай йөз еллыгына Килгәндә дөнья, шушында Булдым кинәт туктарга, Мин кайтырга булдым, дуслар, Үткәнемә — Тукайга. Нинди сәяхәт турында Җиткәндә җитмеш бишең, Хыялланасың син, юләр, Соң инде, җитми көчең. Юк синең Кимедән чыгып, Казанда таң атканын Каршылый торган ут яллы Әвәлге «Пар атпларың. Әйтерсең, узган тормышым Ике ялкын арасы, .К У .№ 4 Ара ераклашкан саен Килде якынаясы. Шушы хис кебек борчулы Күңелнең кайсы хисе? Ара ераклашкан саен Көчәйде кайту хисе. Әй, милли горурлык, сине Мөмкинме томаларга! Үлмәде ул хис кереп тә Куркыныч Дугаларга. Өстемә ажгырып килгән Ярты Европа белән Ул хис капланыр күк иде. Дошман — яу уты белән Күмелер күк иде ул хис, Көнгә ничә кат давыл! Шул хискә өяләр кебек Җирнең бөтен катлавын. 17 Өяләр, туфрактан солдат Калыккан кебек, йөрәк Калка, тагын да нык сыкрап, Тагын да әрнебрәк. Кайтам бик хәтәр елларның Борылып чатларыннан, Шушы хис изге булганга, Күрәсең, сакланылган. 1985 Бик сагынган чаклар була сине Бик сагынган чаклар була сине, Тугры Тукай, тугры Габдулла, Ай күрде дә кояш алды сине, Мәңге янар өчен халкыңа. Үзем өчен түгел, синең өчен Үз бакчамда саклыйм бер гөлне. Ай күрде дә кояш алды сине, Булдың бигрәк кыска гомерле. Исемең синең искә төшермәгән Минутларым, минем бик сирәк. Мин үзем дә белмим, ни өчендер Бу җаныма көн дә син кирәк. 1985 Төртелсә язганда каләм... Төртелсә язганда каләм, Килми торса илһамым, Шкафтан үрелеп кенә Алам Тукай китабын, Чумам Тукай дөньясына, Моңлы, хәсрәтле Тукай, Шул Тукай, мине яшәткән Бөек хәзрәти Тукай. Яңара язмыш һәм тарих, Яңара татар бергә, Шул Тукай булыр телемдә Кергәнче тар кабергә. Тукай юк чакта «Болгар»ның Кырыгынчы номерын Мин биләп тордым, әйтерсең, Шунда узды гомерем. Бирдем халыкка үзеннән Калган бар хәзинәсен. Иҗатым — йөрәгем аша Кичердем фаҗигасен. Киткәндә җирдән өстемә Төшкән ай нурын көтәм, Шул Тукай белән газаплы Аерылу көнен көтәм. 1 февраль. 1984. Йөргәнең бардыр болында... Йөргәнең бардыр болында, Тугай бармы тургайсыз? Шул туган-үскән җиреңдә Бер йорт бармы Тукайсыз? Килделәр телгә чәчәкләр, Басмам ялгыш, уңайсыз. Дәштеләр алар да миңа: Үсмәдек, дип, Тукайсыз. Таң алды, йоклый табигать, Ул нинди саф, тузансыз. Ул тулы булмас шикелле Миңа, никтер, Тукайсыз. И, гашыйк җаннар, хәятне Сез бизәргә тугансыз. Ул нинди бөек мәхәббәт — Ай, кояшсыз, Тукайсыз?! Август. 1985. Бүлмәдә шкаф, кулъязма... «Татар әдәбияты тарихы*» укыгач.- Башласаң иде бу узган Гомерне яңа баштан. Утырдым бүлмәмдә ялгыз, Кайда дип замандашлар? Юк замандашларым, мин дә Көннәрем санап яшим. Ишетелде аваз: мин исән, Мин синең замандашың. Бүлмәмдә шкаф, кулъязма, Кил, актар, кара шуннан... Ишетелде аваз борынгы Китаплар арасыннан. Тавышында коръән мәкаме, Тавышыннан таныйм сыман, Татар әдәбиятының Мең еллык тарихыннан Ул үзе чыкты, Кол Гали, Тотып кулына «Кыйссаины. Сорыйм: бу ничәнче басма? Бу дим ничәнче саны? Чыкты Мөхәммәдъяр аннан, «Нуры содур» — Мөхәммәдъяр. Каршымда Болгар һәм Идел, Каршымда мәһабәт яр. Чыкты Утыз-Имәниләр, Утызы утыз имән. Ут, җылы, якты шулардан. Ни мәгънә утсыз өйдән. Мин бераз каушап калганмын, Кулымнан каләм төшкән. Чыкты уртага яшь Тукай Кап-кара кәләпүштән. Була бит шундый вакытлар. Кинәт бер айный торган. Ике алмаз борау белән Җанны бораулый тор£ан Карашы белән очраштым... Көнләшә бирсен ятлар: Сез барда мин бар, бар данлы Тарихым, бөек затлар! Декабрь, 1985 СОРАУ: — Тукайның кыска гына гомере һәм үлемсез иҗаты. Иҗатта үлемсезлек мәсьәләсе. Бу мөнәсәбәттән нинди уйлары гыз бар? ТАССРның Г. Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь РАВИЛ ФӘИЗУЛЛИН. — Үлемсезлек дигән сүз — үзе беек сүз. Ул, мөгаен, кешелек хыялының иң биек ноктасыдыр. Әмма бу хакта теләсә кем турында һәм теләсә нинди уңай белән сөйләү кыен. Ә менә Тукайның шәхесе һәм иҗаты бу хакта иркенләп сөйләргә нигез бирә. Үлемсезлек юлын беркем дә кистереп күрсәтә алмас. Юк са. әкиятләрдә мәңгелек суын эзләмәсләр. Фаустлар алданмас. фидакарьләр утларга ташланмас иде... Шулай да. без аңлаган асылында, бу юлның кайбер төп нигез принциплары бар: заманның чын мәгънәсендәге гадел һәм зирәк улы була алу. ягъни, дәвереңнең төп проблемаларын чишү үзәгендә булу, үз халкыңның мәнфәгатьләрен кайгырту (Вакыт галиҗәнапләре көзгесендә һәр халыкның үз хәлләре), киләчәкне анык күрә алу... Тукай — минемчә, бу принципларның һәммәсенә дә туры килә торган шагыйрь. Халык күңеленең тагын бер ягын онытмыйк: дөньялык тан пәйгамбәрләрчә яшьли янып китү — мәңгелеккә баруның тәгаен бер ышанычлы юлы. Безнең халык яшьли фаҗи гале үлемгә дучар булган кызга яки егеткә тикмәгә генә җыр бәетләр чыгармаган. Тукай бу яктан да Үлемсезлек кодексына бик туры килә. һәм. ниһаять, һәр бөек затны таныр, бәяләр өчен чорына лаек замандашлары булу, илаһи рухны киләчәктә дә саклап, олылап бару өчен зирәк оныклары — яңа буыннар булу кнрәк. Сандугач тавышын аерыр өчен бихисап кош сайравын белү кирәк... Бу җәһәттән дә Тукай бәхетле шәхес. Чөнки аның иҗат чоры гаҗәеп дәвергә — 1905 еллардагы бөек күтәрелеш чорына туры килә. Халык бөеклегенең рухи маякларын төгәл ачыклау, барлау заманы. Аннан соңрак дәвер буыннары рухи бөеклекне тану, бәяләү буенча тагын да зирәгрәк булдылар — Тукайны бөек итеп танып, киләчәккә илттеләр. Әлбәттә, ни генә димик, бу очракта бөеклекнең төп сәбәпчесе — Тукай үзе. гаҗәеп иҗаты. XX йөз башында Россия киңлекләрендә бердәнбер диярлек уникаль шәхес. Ятим үсеп, дәүләт уку йортлары күрмичә тәрбияләнеп, бик аз гомер яшәп, ятимлек һәм ялгызлык кичереп, биш-алты томлык үлмәс әсәрләр язган кеше дип ул чорда тагын кемне атап була соң?