Тукай
Әдәбият тарихына матур яңгырашлы шигъри исем булып кергән Кырлай авылына килсәң, дулкынланудан тын кысыла: Сәгъди абзыйның инешкә таба иңкүләнеп төшкән бәрәңге бакчасында бәләкәй Габдулланың каны тамган. Алты яшьлек малай авыр крестьян хезмәтендә катнашкан, бакчада бәрәңге чүпләгән. Шунда Саҗидә апасы көрәк белән ялгыш аның аягын кискән. «Моны ник яздың?— диярләр. Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым»,— ди Тукай. Сәгъди абзый — халкыбызның иң юньле бер кешесе. Кыска бишмәте өстенә ак киндер алъяпкыч япкан, киндер бияләй кигән атлы-тунлы бу крестьянның эче тулы яхшылык: сабыр холык, ятим балага игътибар, эшлеклелек, хатын сүзенә артык каршы килмичә генә «ир —баш, хатын — муен» мәкален тормышта раслаучы бер ир. «Бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың»,— дип шатландыра ул ярым ач Габдулланы Өчиледән алып киткәндә. Әмма Казан арты — ярлы, ярлы... Сәгъди абзыйның да сәкесендәге ризыгы шул катык, бәрәңге, ипидән узмый. Габдулла үзенә Фәтхерахман хәзрәт биргән биш тиенне Әтнә базарында ак күмәчкә тота. Юлда кайтканда исә, Сәгъди абзый артына борылгалап кыенсынып кына. «Әниеңә дә калдыр*— ди. Сабантуй көнне Кырлай егетләре-кызлар ы «чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп» урамга чыгалар. Чабата кию—фәкыйрьлекнең иң беренче дәлиле. Бәләкәй Габдуллага үлгән бала Садретдинның бишмәтен киертү мәсьәләсендә өйдә тавыш . чига — Сәгъди абзыйның бөтерчек кадәр бу малайга бишмәт алырлык та хәле юк. Сәгъди абзый күп хәсрәт кичергән. Хәсрәтнең иң ачысын — бала хәсрәтен. Беренче улы — Садретдин, менә-менә кул арасына керер, тырмага чыга башлар дип ата шатлыгы кичереп яшәгәндә генә, җиде яшендә үлеп китә. Крестьян ир өчен, ата кеше өчен нинди зур фаҗига бу! Бәлки аңа исән калыр өчен нибары бер төймә дару җитәсе булгандыр... Караңгы Казан артында аны кем бирсен? Габдулланы уллыкка алган елны Сәгъди абзыйның тап таза егерме бер яшьлек кызы Сабира тәүлек эчендә кинәт чирләп үлеп китә. Авылда түгел, бөтен өязендә табиб юк, кешегә медицина ярдәме күрсәтү турында уйлау да юк. Күп тә үтми, язмыш тарафыннан болай да каһәрләнгән Саҗидә исемле кызы унбишенче яшендә үлә. Инде менә Кушлавычтан килгән Бәдретдин абзый «закон белән» куркытып Габдулланы да алып китә. Сәгъди абзый гаиләсе өчен зур хәсрәт була бу. Бер Сәгъди абзый гына түгел, үз малайлары тугач Габдуллага бераз салкынайган үги ананың да аерылганда елап калуын ятим малайның Кырлайда бик үк үги булмаганлыгын күрсәтә. Бәдретдин абзый белән бәхәсләшкәндә үги ана «үкереп җылап» җибәрә, басу капкасына кадәр «егълаганнары хәлдә» икәүләп Габдулланы озата баралар. «Ахырдан әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың».— дип, ахыр сүзен кычкырды...» Тормыш Сәгъди абзыйны фәкыйрьлек белән генә түгел, әнә шулай йөрәк өзгән үлемнәр, газаплы аерылулар белән каһәрли. ...Габдулла Кырлайдан ерак сәфәргә киткән. Йөрәгендә яхшы күңелле крестьян Сәгъди абзыйга зур ихтирам, хыялында калын урман эчендәге Шүрәле, Сәгъди абзый бакчасы башындагы инеш чоңгылында яшәүче су анасы кебек матур хыял, хәтерендә крестьян егетләреннән ишеткән бик күп җыр, әкият белән киткән ул. Кырлай белән Очиле арасын ул чорда әле кара урман каплаган булган. Ул кара урман шаулый-шаулый Габдулланы зур тормыш юлына озатып калгай... Журналыбызның быелгы 1—4 саннарында Т. Хаҗизхмзтов рзсемнзренз бир л- гэн. Кушлавыч. Әниле. Саена һәм Кырлай турындагы текстларның авторы М. Мзһдисв.