Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ ЭЧЕНДӘ ЭНҖЕ БАР

Туган телебезнең мөмкинлекләреннән. сүзлегеннән һәм грамматик формаларыннан иркен һәм оста файдаланган бөек Тукай теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы Шагыйрь стиленә сәнгатьлелек бирүдә, аны баетуда, шагыйрьнең уй һәм тойгыларын, кичерешләрен тулырак ачуда, сөйләмен үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә ул әһәмиятле роль уйный Тукай фразеологиясенең үзенчәлеге тагын шунда автор, барыннан да элек, халыкта киңрәк таралган тотрыклы фразеологик әйтелмәләрне кулланган һәм күренеш-вакыйгаларны. әйтергә теләгән фикерне калкурак итеп сурәтләү максатында алардан бик уңышлы, урынлы һәм иҗади файдаланган. Мәсәлән авыздан утлар чәчү (ашыгып, тиз-тиз сөйләү, ялкынлы речь тоту мәгънәсендә), бармак янау (кисәтү. куркыту, янау), җан ату (тырышып эшләү, хезмәт итү), күз ату (күңел төшү ягъни ярату, карау мәгънәләрендә), җан алу (куркыту, җәфалау, интектерү, каныгу), җан бирү (күңел бирү, күңел утырту. /лү) тугры юлдан язу (бозылу, начар юлга керү), кара кан сыгу (үз-үзеңне аямыйча эшләү, изү. кысу) вөҗдан сату (вөҗдансызлык, оятсызлык, намуссызлык), күз алмасын очырту (карау), эчкә дәрт сыймау (дәртләнү, очыну, талпыну), күңел сыну (күңелсезләнү өмет өзелү, өметсезләнү), фәлсәфә сату, сафсата сату (буш сүз сөйләү, лыгырдау, юк-бар сөйләү), күккә ашу (шатлану), бит-баш кызару, йөз кызару (оялу, кыен-авыр хәлдә калу), авыз суын корыту (ару-талу, ялыгу), хәттин ашу (очыну, һавалану эреләнү), чәчләр үрә тору (гаҗәпЛәнү. ис китү) сүз кушу (дәшү, сөйләшү) һ б фразеологик әйтелмәләр аның иҗатында еш очрый Тукай фразеологиясенең урынын, егәрлеген яхшылап күзаллау өчен, аның кайбер шигырь һәм поэмаларына тукталыйк Мәсәлән, аның 1906 елда язылган «Сорыкортларга" дигән шигырен алыйк Билгеле булуынча. Г Тукай шундый характердагы әсәрләре белән үзен чын революционердемократ шагыйрь итеп танытты Ул анда изүче сыйныфны рәхимсез рәвештә фаш итте, ә изелүче хезмәт халкын аяусыз революцион көрәшкә чакырды Тукайның шушы идея-фикерләре. әйтерсең лә. фразеологик әйтелмәләргә төрелеп, сипләнеп бирелгән: Аристократ — сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар. Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! Бу мисалдагы «калын корсак», «кечек башлар» дигән фразеологик әйтелмәләр эксплуататор сыйныфларның бары хезмәт халкын изү аркасында' гына баюларын, корсак калынайтуларын, әмма үзләренең кабахәт, миһербансыз сыйныф булуларын төгәл һәм ачык итеп тасвирлый Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен. Авызлары ачык бик киң, ниең бар «Дай сюда, дай-дай1 - Күренүенчә, югарыда китерелгән юлларда сорыкорт-эксплуататорларның яшәү максаты бик дөрес, реаль итеп күрсәтелә: халык «батсын да бетсен», тик боларның «эчләре күпсен», ягъни хезмәт ияләре изелсен, басылсын, кысылсын, көне-төне эшләсен. ә сорыкортлар баесын һәм мул тормыш корсын Шулай итеп. Г Тукай шул чордагы социаль тигезсезлекне ап-ачык күргән, җанытәне белән янган, борчылган, аны бетерү юлларын эзләгән Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай Бу мисалдагы «чаралар кору», «тотып яру» дигән фразеологик әйтелмәләр ярдәмендә Г Тукай хезмәт халкын сорыкортларга каршы кискен «чаралар корырга». Т барыннан да элек, «тотып ярырга», ягъни аларның үзләрен җәзаларга чакыра Тукайча. хезмәт халкының бәхете көрәш, революция аша гына табылырга мөмкин, ә калын корсаклы эксплуататорлар аларның икъбален (якты киләчәген) йоткан, ват- кан-жимергән, юкка чыгарган Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне, Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмай Шагыйрь югарыдагы «сызганыйк җиңне», «салып ташлыйк киемне» дигән фразеологик әйтелмәләр аша кыюланырга, изге тартышка, революцион көрәшкә ныклап әзерләнергә, «гөмбә башлар»ны, сорыкортларны, ягъни изүчеләрнең барысын да тар-мар китерергә, юк итәргә, бетерергә. «Ура!» кычкырып кырып ташларга өнди Шигырьнең төп идеясе, төп фикере — нәкъ менә шул. ’ Язам, юк, туктамыйм мин һич. алардан бер дә кот чыкмай. «Кот чыкмай» дигән фразеологик әйтелмә Г Тукайның беркемнән курыкмавын, революциондемократ шагыйрь булуын тагын да бер кат исбат итә. 1907 елда көчле патриотик рухта язылган «Китмибез!» дигән шигырендә Г. Тукай кара йөзләр көчләве буенча Төркиягә китүне «сәкарьгә (тәмугка) керү», «үз-үзеңне утка илтеп терәү» кебек фразеологик әйтелмәләр белән төгәл аңлата һәм пантюркистларга: — Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русйя!—дип кискен җавап кайтара. Бу юаларда шагыйрь татар халкының язмышы бары хөр Россия белән генә бәйләнгән дип. кара көчләргә, милләтчеләргә, реакционерларга дөрес отпор бирә Шагыйребезнең 1908 елда язылган Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш* исемле классик поэмасын күз алдына китерик Монда иске татар җәмгыяте, аның тәртипләре, ул тәртипләрне тештырнаклары белән яклаучылар фаш ителә. Поэмада фразеологик әйтелмәләр, башка телсурәтләү чаралары белән чагыштырганда, төп урынны алып тора. Менә аларның кайберләре Таңга калсын тиречеләр, итчеләр, Шәмчеләр дә, майчылар, кибетчеләр Иртә берлән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.. Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән,— Мәскәүски якка күз салсам, күрәм Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чыкар, Күз камашыр — һәркем йөзенә бакар Башны күргәч, ихтыярсыз җан ачый: Әй. җаным, бу кайсы мискиннең башый7 һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым. Сумына туксан тиенне чәлмешем... Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, Бу мидә мең пот сыраның пары бар. Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон, «Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон... Күренүенчә, халык шагыйре Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә тел хәзинәсенең мөһим һәм кыйммәтле өлеше булган фразеологик әйтелмәләрдән мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланган, күренеш һәм вакыйгаларны ачуда аларны новаторларча кулланган Әмма шагыйрьнең бу кыйммәтле тел байлыгы, кызганычка каршы аз өйрәнелгән, аз тикшерелгән әле