Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ЙОЛДЫЗЫ

 Дөньябызның бөек уллары төрле заманнарда, төрле илләрдә, төрле телләрдә үзләренең сынын кешелек алдында мәңгеләштерә алырлык сүзләр әйтеп калдырганнар. ' «Эврика!» — «Таптым!»— дигән бөек галим үзенең иң шатлыклы һәм бәхетле минутында. Ул сүз грек телендә әйтелгән, аның иясе Архимед. «О күз ачып йомган ара, син гүзәлсең, туктасана!»— дип эндәшкән бөек шагыйрь. Ул немец телендә әйтелгән. Сүзләрнең авторы Иоганн Вольфганг Гете. «Мәрхәмәтле тойгыларны уяттым мин лирам белән»— дигән икенче бер бөек шагыйрь. Өченче бөеге: «Хуш, юылмаган Россия!»— дигән. Бу сүзләр рус телендә әйтелгәннәр. Шагыйрьләрнең исеме Александр Пушкин, Михаил Лермонтов икәнлеген әйтеп тору да артык. Егерменче гасыр башларында бүтән бер бөек шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып, күңлем кошы»,— дигән канатлы сүзләрне дөньяга очырган. Алар татар телендә әйтелгәннәр, димәк, Габдулла Тукай әйткән дигән сүз. Мин монда берничә бөек исемңе генә искә алдым, ләкин һәр халыкның үз Тукае бар, алар үз халыкларының поэтик сыннарына әйләнгәннәр. Тукайның Лев Толстой вафат булгач язган мәкаләсендәге поэтик образны файдаланып шуны әйтмәк булам: Байрон. Бернс. Беранже. Петефи. Мицкевич. Шевченко, Бараташвили, Туманян, Ахундов. Абай. Райнис «вә гайре, вә гайре, бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбәрәк тәсбих»тә Тукай — нурлар чәчеп торган төймәләрдән берсе. Тукай — бөек шагыйрь, ләкин, шул ук вакытта. Тукай табигать тарафыннан язылган үзе бер бөек шигырь, буыннан-буынга җырлана торган шигырь, буыннан- буынга серләре ачыла барган шигырь, шат шигырь, кайгы-хәсрәтле шигырь, тугрылыклы. зур вөҗданлы шигырь, дошманнарына аяусыз, көрәшче шигырь. Тукай — без Тукайсыз яши алмавыбыз өчен туган. Аның тууы һәм яшәве татар халкының рухи тормышын икегә бүлеп үткән сихри агым кебек һәм без: •Тукайга кадәрге .дөнья һәм аннан соңгы»,— дип билгеләп, авыз тутырып әйтә алабыз. Без, аның туган көнен билгеләүчеләр, бездән соң да. аның тууын бәйрәм итүчеләр, әнә шул агымның Тукайлы ярында яшәвебез белән бәхетлебез. Ул бәхет безгә җиңел бирелмәде, ягъни Тукайга гомер һәм шагыйрьлек җиңел килмәде. Дөрес, шагыйрьлек бәхете һәркемгә дә җиңел бирелми, ләкин шагыйрь булганчы, адәм баласы, табигать тарафыннан бирелгән таланты чәчәк атып, җимешләр биргәнче, туып үсәргә тиеш. Тукайның бала чакта үлми калуы безнең бәхетебез өчен булгандыр. Бу бәхет өчен кайдадыр тирәндә безнең һәркайсыбызда рәхмәт сү^ё 'дә ята. Аны кемнәргә әйтергә? Әнисенәме якч атасынамы? Кыш көннәрендә үксез ятим баланың ишек ача алмый, аяклары бозга ябышып катканчы ишек төбендә туңып торганда, яки чәчәк белән каты авырган чагында: «Ичмасам чәнчелсә, бер тамак кимер иде».— дип үлемен теләгән чакларда исән калган җанынамы, тәненәме рәхмәт әйтергә, я булмаса үги әбисеннәй яшереп кенә сөйгән, иркәләгән һәм ашаткан Саҗидә апасынамы, әллә. Казанга алып килгәч, «асрарга бала бирәм, кем Д ала?» дип Печән базарында кычкырып йөргән ямщиккамы. я булмаса шул рәхмәт сүзен базардан өйләренә алып кайткан Мөхәммәтаәли белән Газизәгәме? Кемгә әйтергә? Сабый Тукай кем өендә торса, шуңа әти. ди. я булмаса әни. ди. ә шулармын берсе дә ана да. ата да түгел. Кемгә рәхмәт әйтергә? Кимсетүләрдән. ачлыклардан, авырулардан саклап алып калган минутларгамы, сәгатьләргәме, көннәргәме, айлар, елларгамы? Бәлки... Бәлки!.. Безне Тукайсыз калдырмаган өчен без кемгәдер, нәрсәгәдер рәхмәт әйтергә тиешбез. Тукай язмышы — үтә сирәк очрый торган язмыш. Моннан күп еллар элек, сугыштан соң. ГДРның Веймар шәһәрендә. Гете йорты-сараеның бүлмәләренә, залларына кереп йөргәндә, чагыштырмача яшь булгангамы, ни өчендер Тукай үскән йортлар, ул яшәгән кысан бүлмәләр белән чагыштырып карау башыма килмәгән. Ә бит уйлап карасаң. Тукайның шигырьләрдән башка бер нәрсәсе дә юк. Ә менә күптән түгел. Ленинград янындагы элекке «Царское село»да булганда, алтынланган сарайлар. Пушкин укыган лицей эченә кереп йөргәндә инде Тукайның бала һәм үсмер чаклары, аның тормышы, язмышы күз алдымнан китмәде. Дөрес, алтын сарайлар гына шагыйрь тудырмый, шагыйрь итми. Пушкин заманында да бер бөеккә күпмедер дистә булдыксыз туры килгән, соңыннан да шулай булган. Безнең көннәрдә дә шулай. Сер түгел. Тукайга охшаш язмышлы язучыларны башка илләрдә, заманнарда һәм милләтләрдә дә табарга мөмкиндер. Ләкин Тукай шикелле үк булмас, чөнки ул «чакырылмаган кунактан да яманрак» булып күренгән заманга туры килүе белән дә аерылып тора. Ирексез милләтнең ирекле шагыйре булып яшәве, әлбәттә, икеләтә авыр. Тукайга бик катлаулы чор туры килде- Бер яклап. 1905 елгы революциядән соңгы буржуаз-демократик һәм милли хәрәкәт шагыйрь күңеленең хәрәкәте, җанлануы өчен рухи ризык булса, шул ук революциядән соңгы реакция елларындагы эзәрлекләүләр, фикерләр коллыгы шагыйрьне күңелсез борчылуларга салды, уйланырга мәҗбүр итте. Шулай да уянган рухны кабат йоклатуы, хәрәкәтне туктатуы мөмкин түгел иде. Буржуаз-демократик хәрәкәтнең җанлануы Тукай иҗаты өчен, аның эшчән- леге өчен, әйткәнемчә, бәрәкәтле туфрак була. Аның иң элек шигырьләренең берсе «Ник йоклыйсың, мужик?»—дип башланып китүе, хак сүз әйтеп, гади халыкның күзен ачарга һәм: Хак сүзне әйткәнгә Киң күңлең тарайса, Урныңнан кузгалма. Йоклый күр. алайса,— дип чеметүе юкка түгел. Шушы «Мужик йокысы» дигән шигыреннән башлап, иң соңгыларыннан берсе: Ут. төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;— Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан,— * дигән ике юллык кына шигыренә кадәр. Габдулла Тукай зур сиземле, үзен җәмгыятьнең барометры итеп хис иткән шәхес булып кала. Ул бер дустына язган билгеле хатында болай ди: «Мин бит синең шикелле саф. коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә». Бу инде Тукайны Тукай иткән, гомумән зур шагыйрьләрне шагыйрь иткән төп сыйфатларның берседер. Әйе, аның күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә. Күпне күрү һәм ишетү бер хәл. вә ләкин күпне күрә белү һәм ишетә белү икенче мәсьәлә. Әнә шул белүдә, димәк, ничегрәк күрүдә һәм ничегрәк ишетүдә бөеклекнең бер кечкенә сере, хикмәте ята да. Тукай — исәпсез вә хисапсыз кыллардан торган сихри вә шигъри бер саз. Аның һәрбер кылы тартылган, көйләнгән. Скрипка кылына берәр чебен кунып очып киткәндә, скрипка шыңгырап калган шикелле. Габдулла Тукайның сазына дөньяның сизелер-сизелмәс җилләре кагылганда да аның кыллары чеңләми калмаган. Габдулла Тукай — шигырь өчен туып, шигырьдә яшәп, шигырьдә үлгән җан. Тукай һәм шигырь — ул аерылгысыз бер бөтенлек, бер донья. Әгәр дә Максим Горький Сергей Есенин хакында: «...Кеше булудан бигрәк, табигать тарафыннан шигърият өчен генә яратылган орган».— дигән икән. Тукай турында да шундый сүзне күптән әйтергә мөмкин иде. Монда минем ике халыкның төрле чор ларда яшәгән һәм язган, берсен-берсе белмәгән ике бөек шагыйренең исемнәрен янәшә куюымның хикмәте шунда ки. аларны аваздашлык, ихласлык берләштерә һәм берләштерүнең чыганаклары һичшиксез Пушкиннан һәм Лермонтовтан килә. Цушкиннан һәм Лермонтовтан соң яшәгән рус язучылары һәм шагыйрьләре өчен алардан өйрәнү, аларны үзләренең остазлары итү — сулаган һава, искән җил кебек табигый, ә менә мәдрәсә шәкертенең, уналтыунҗиде яшьлек татар егетенең «күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә» дигән шигъри юлларындагы хакыйкатьне дә искә алганда, ул уку йортларында, әлбәттә, Пушкин һәм Лермонтов шигырьләренең эзе дә булмагандыр. Әмма ләкин Тукай шигърияткә кармаланып түгел, ә бөтен бөекләргә хас булган сыйфатта, зур әзерлек белән килә. Пушкинлык. ягъни шагыйрьлек Тукай табигатенә, йөрәгенә салынып куелганга күрә, аларның шигъри кан группалары бер булганлыгы да ярылып ята. Габдулла Тукайның Байрон. Гете, Пушкин, Лермонтов һәм башка бөек шагыйрьләр иҗаты нигезендә үзенә-үзе рух һәм шигърият университеты булдырганлыгы һәм аның шунда көн-төн укыганлыгын һәм өйрәнгәнлеген бөтен иҗатында күреп була. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш. Ай кеби. нурны алардан икътибас иткән бу баш.— дип әйтүе дә юкка түгел. Бөек кешеләрнең өйрәнүләре дә бөек. Хәтта аның «Пушкиннан», «Лермонтовтан». «Байроннан». дип куелган шигырьләре дә бөтенләй үзенеке. Тукайча булып яңгырый. Монда мине шелтәләүләре мөмкин. Тукай, үз халкының улы буларак, татарның бөтен борынгы истәлекләрен, шәрык әдәбиятын белгәнлеге, хак иҗатын җентекләп өйрәнгәнлеге һәм алар нигезендә шедеврлар тудыруы кайсыбызга билгеле түгел? Дөнья әдәбиятына, аның бөек исемнәренә мөрәҗәгать итүе шагыйрьнең таләп дәрәҗәсеннән, күңел аваздашлыгыннан килә. Миңа калса, Тукайның поэтик рухында, җанының, күңеленең хәрәкәтендә күбрәк Лермонтов рухы бар. дияр идем. Хәтта аларның адәми язмышларында, ничектер, охшашлык бар: алар үлем сәгатьләре белән яшьтәшләр, икесенә дә нибары егерме җиде яшь була, икесе дә сабый чактан ук анасыз, атасыз калалар, замандашларының истәлекләренә караганда, икесе дә кыска буйлы, аннан соң икесе дә өйләнә алмый үләләр... Кабатлыйм. бу тышкы охшашлык, ә рухи яктан?.. Габдулла Тукай иҗатында да күпме изгелек һәм дөреслек, күпме кыюлык һәм аяусызлык. күпме ачыну, күпме оптимизм һәм шул ук вакытта ниндидер өметсезлек тә бар — Тукай тормыш шикелле катлаулы, шул катлаулылык аның шигырьләрендә дә. публицистик мәкаләләрендә дә. шулай ук әдәбият, әдәби осталык турындагы язмаларында, бигрәк тә памфлетларында әлеге шул «коеп куйган поэт» түгеллеге аңкып тора. Бөтен мәрхәмәтлелеккә, яхшылыкка Тукай мәрхәмәтле, бөтен кара көчләргә, руханиларга карата аяусыз. Дөнья шагыйрьләренең кайберләре үз заманындагы җәмгыять төзелешенә каршы чыкканлыклары өчен җирләреннән куылганын да, үз-үзләренең иманнарына тугры буларак, үз ирекләре белән ерак илләргә китеп, яуларда һәлак булганнарын да беләбез, ләкин хөкем сөргән рухка каршы баш күтәрүнең ни белән тәмамланганлыгы да билгеле. Бу яклап Тукайның кыюлыгына исең китмәле, чөнки бу тәкъдирдә Тукай ялгыз түгел, өстә әйтеп киткәнемчә, демократик көчләрнең хәрәкәте, аларның уянып, җанлануы руханиларның төп көч булудан мәхрүм ителә башлаулары. Тукай кебек акыл ияләренә кыю фикер йөртергә, чагыштырмача күп мөмкинлекләр бирә, хәтта Пушкиннар. Лермонтовлар заманында гына да мондый эшчәнлек өчен әзербайҗан шагыйре Нәсимине җәзалаган кебек, тереләй тунамасалар да, җир йөзеннән ничек тә булса юк итәрләр иде. Тукай шулай ук әдәбият дөньясында да бөтен яхшылыкка мәрхәмәтле булу белән бергә, бөтен мөтәшагыйрьләргә. ягъни шигырь язып маташучыларга, шагыйрь булырга тырышучыларга да (аның «Мөтәшагыйрьгә» дигән шигыре дә бар) бик аяусыз. Әдәбиятка, иҗатка дөнья әдәбияты бөеклегеннән карап, зур таләпләр куеп, бөтен булдыксызларга каршы көрәш ача. Бу да бөеклекнең бер миссиясе. Мондый миссиягә әдәбият һәрвакыт, һәр заманда мохтаҗ булган. Ә хәзер? Хәзер бигрәк тә! Безнең әдәбиятларда әлеге шул мөтәшагыйрьлек. аталанмаган, субтиль, рухи җенессез шигырьләр үрчеп барганда, җитмәсә, шундый әсәрләрнең авторлары уЗләренәүзләре әдәбият һәм поэзия хакында җәмгыять фикере тудырырга маташканда. әдәбиятта Тукайларның булмавы. Тукай дөреслеге булмавы үтә кызганыч. Безнең күпләребез, безнең үсүебезгә комачаулаган үтә җитди җитешсезлек- ләр белән көрәшкәндә Тукайлыктан. ягъни кыюлыктан ваз кичеп барабыз. Ә бит Тукай һич нәрсәдән, дошманы эттән күбәйсә дә. курыкмаган. Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул, Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов. Тукай — өч йолдыз ул. ...Барчы, эт. гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!— дип «Җавап» бирергә мәҗбүр булган. «Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул!» Бөекләр генә үз бөеклекләрен тоеп яшәгәннәр, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр, шигырьләре белән яу ачканнар, сугышканнар. Тукай да шундый! Үзен җиңелгәнгә исәпләгәндә дә дөреслеккә туры караган. Кайтмады үч. бетте көч. сындЫ кылыч,— шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.— дисә дә. аның керләнүендә дә нинди пакьлек! Тукай турындагы сүзләремдә бернинди дә яңа фикерләргә дәгъва итмичә (Тукай турында яңалык әйтүе читен), бары тик байтак еллар үз телемдә шигырьне аңлаган кеше буларак кына, кайсыбер тойгыларым белән генә бүлешмәкче булдым. Ә Тукай исә хәзерге гыйльми-техник терминнарны кулланып әйткәндә, шигъри реактор кебек, андагы шигъри энергия мәңгелек һәм ул әллә ничаклы фән кандидатлары, докторлары тудырырга җитәр әле. Әйе. мин үз тойгыларымны бүлешмәкче булдым. Ләкин шулай да. шулай да шигырьләрнең нинди йөрәк каны белән язылганын азмы-күпме, ниндидер дәрәҗәдә татыганга күрә. Тукайның: И мөкатдвс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы. Очты дөнья читлегеннән тарсынып, күңлем кошы. Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы,— дигән юлларын һәм әнкәсенә мөрәҗәгать итеп: «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы. Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!— дигән сүзләр белән тәмамланган бөек шигырен искә алмый китә алмыйм. Нәрсә соң бу! Җанның өзгәләнүеме, я булмаса җан ачуымы? Әйтүе авыр. Хәзер һәркем яшен яшьнәп, күк күкрәүләрнең ничек хасил булганын белә. Бу шигырь дә йөрәкнең бер яшьнәп күкрәве кебек кенә, ләкин нинди кодрәт белән яшьнәп, күкрәвен — язылганын аңлатуы мөмкин түгел. Баналь булса да шуны әйтер идем: «Шүрәле»не. «Су анасыон, «Яңа Кисекбаш»ларны язмыйча, менә шушы бер шигырьне язганда да Тукай — Тукай булып калыр иде. Кешелек дөньясы исең китәрлек ачышлар ясады. Адәм баласының фәнни фикерләү куәсе фәнни законлылыкка корылган. Мәсәлән, җирнең тарту көчен Ньютон ачмаса. башка берәү мотлак ачар иде. диде бер галим. Әдәбиятта, сәнгатьтә мондый законлылык юк. Пушкин язганны фәкать Пушкин гына. Лермонтов язганны фәкать Лермонтов кына яза ала. Тукай язганны Тукайдан башка беркем дә яза алмый. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә алмаштырыла торган нәрсә юк. хәтта мөтәшагыйрь язган да аныкы гына булып кала. Өстә искә алынып кителгән шигырьне башкалар, хәтта аннан бөекләр язган тәкъдирдә дә алмаштырып булмый. Тукай бөеклеге башка бөеклекләргә охшамаган Менә нинди ул Тукай! һәр халыкның үз бөек шагыйрьләре барлыгын беләбез. Аларның илләрендә булып, шул ил телендә сөйләшә алмау сәбәпле, теге яки бу бөек шагыйрьнең үз халкы йөрәгендә ничек яшәгәнлеген тәрҗемә китаплар, тикшеренүләр аша гына белгәнгә күрә, бөтен күңел нечкәлекләре белән тоюы кыен. Үз халкының йөрәгендә Тукай шикелле яшәгән шагыйрьне дә җир йөзендә очрату авырдыр. Кайда барма. Тукай — хәтта кабер ташларында Тукай сүзләре. Халкы йөрәгендә ул шул кадәр тамыр җәйгән ки. әгәр дә берәр явыз көч, явыз рух Тукайны тартып алырга теләсә, аны. җире һәм халкы-ние белән, хәтта кабер ташлары белән бергә суырып алырга туры килер иде. ләкин бу мөмкин булмаган хәл! Менә нинди ул Тукай! Тукай — чын мәгънәсендәге халык шагыйре! Мин сүз башымны төрле телләрдә әйтелгән данлы сүзләрне искә алып башлаган идем, шулар белән сүземне дә очларга уйлыйм. Әгәр дә Архимед «Эврика!»— дип шатланып, кычкырып җибәргән булса, шагыйрьнең дә шундый шатланып, кычкырып җибәргән минутлары була, чөнки чын шагыйрь гомере дә табышлардан, ачышлардан тора. Шагыйрьнең ачышлары да, табышлары да аның хосусый милке булып калмый, алар халык ачышына, оаилыгына әйләнә. Шагыйрь ачышлары, шулай ук. үз халкын, халкының рухын ача. дөньяга чыгара. Шуның белән ул халкының вәкиленә, илчесенә дә әйләнә. Тукайның: «...Мин — дипломат...» — дигән сүзен һич тә безнең арада әйтелеп йөртелгән яраштыручы, яраучы мәгънәсендә түгел, ә халык вәкиле, халык илчесе мәгънәсендә итеп аңлыйсы килә. Тукайның башка төрле дипломат булуы аның бар табигатенә каршы. Тукайның бөтен иҗаты, дөнья һәм милләт язмышы турында уйлап, ачынуларга, борчылуларга тулы булуга карамастан, оптимизм белән сугарылган. «Мәрхәмәтле тойгыларны уяттым мин лирам белән»— дигән сүзләр Тукайга да кайтып кала. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә. Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; «Без китәбез, сез каласыз!»— дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә,— дип юкка әйтмәгән. Бу үзе генә дә бер бөеклек! Әгәр дә икенче бер остазы: «Хуш, юылмаган Россия!— дип ачынса. Тукай исә әнә шул юыла башлаган «хөр мәмләкәт — хөр Русия»дә «рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып»— дип үз халкы белән дә, рус халкы белән дә горурлана һәм бу горурлану аның фикерләү масштабының нинди киңлектә булуы турында сөйли. Ә күңел төшенкелегенә бирелгән шагыйрьләр мондый масштабтан мәхрүмнәр. Ничек кенә булмасын, шагыйрь өчен, барыбер, ул тормыш тар булып тоелды һәм «Очты дөнья читлегеннән тарсынып, куңлем кошы»— дип әйтергә мәҗбүр итте. Тукай вафат булып, берничә ел гына үткәннән соң «хөр мәмләкәт — хөр Русия» дөнья читлекләрен ертып, халыкларга революцион азатлык һәм киңлекләр китерде. Шагыйрьнең күңел кошлары бу киңлекләрне айкыйайкый халыклар күңелендә оя корды. Шагыйрь өчен моннан да зур бәхет юк! Тукайның гомере аның кыска булуы белән дә, нибары сигез ел гына язып калуы белән дә «бер күз ачып йомган ара» кебек кенә. Ул мизгел, әлбәттә, гүзәл һәм аның тукталмавы табигый, чөнки туктала калса, гүзәл дә булмас иде. Бу гүзәллек үсә, үзеннән соң яшәгән кешеләрнең йөрәгендә дәвам итә. ул мәңгелек хәрәкәттә, ул үлемсез!