Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ КАРДӘШЛЕК

Габдулла Тукай шигъриятенең шифалы яктылыгы минем күңелгә дәһшәтле сугыш елларында үтеп керде. Ул истәлекләр Ташкентка бәйле. Без — эвакуациядә. Үзгә шартлар, урнашу-танышулар, яңа дуслар. Әңгәмәләр. Бу сөйләшүләрне мин ифрат файдалы тормыш сабагыннан саныйм. Белоруссиянең халык шагыйре Якуб Колаеның сөйләгәннәре күңелгә аеруча тирән уелган. Аның якын дусты һәм фикердәше Янка Купала ул чорда Казан ягындагы Печище авылында яши иде. Берсендә, Янка Купала турындагы әңгәмәсеннән соң. Якуб Колае: «Сезнең Габдулла Тукай шигырьләрен укыганыгыз бармы?» — дип сорады.— Ул Купала белән минем яшьтәш кебек. Дүрт яшькә генә кечерәк ул бездән. Безнең үсмерлек елларына туры килгән хәлләр аны чиксез борчыган. Аңардагы көчле рух таң калдыра! Искиткеч фидакарь шагыйрь! Ничек тә эзләп табарга тырышыгыз, укыгыз сез аның шигырьләрен!..» Остазымның бу сүзләрен һич онытасым юк. Соңыннан, Тукай шигырьләренең русчага тәрҗемәләре белән танышкач, япь - яшь егетнең шул дәрәҗәдә җитлеккән, кыю фикерле булуы, хисләренең саф чишмәдәй бәреп торуы мине чын мәгънәсендә тетрәндерде (Хәзер без ул яшьтәге шагыйрьләргә өйрәнчек итеп кенә карыйбыз бит...) Тукайның 1906 елда язган «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә» исемле шигырен генә искә төшерик: Беләсезме, бу дөнья нинди дөнья? Бу дөнья — һәр ике дөньяда бәхетнең башы. Бу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз, Чөнки бу — милләтне алга илтүче юл. Аның «Пушкинә» шигырен укырга тотынсам, мин Якуб Колае сүзләрен ише- тәм кебек. Пушкинның тууына 150 ел тулган көннәрдә, «Кешелекнең якын дусты» исемле мәкалә язып, Колае төрле халыкларның бөек шагыйрьләрен телгә ала. аларнын Пушкин даһилыгы белән бәйләнгән булуларына туктала. Т. Шевченко, Л. Украинка, И Франко, И. Чавчавадзе. О. Туманян... Мәкаләдә әзербайҗан классигы Мирза Фатали Ахундов тарафыннан 1837 елда иҗат ителгән «А. С. Пушкинның үлеменә» исемде поэмага туктала һәм шунда ук: «Ахундовның шигъри юллары татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай шигыре белән аваздаш»,— дип яза. „.Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин), Пушкин Александр! Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якъсандыр. Якуб Колаеның ул мәкаләсе 1949 елның 4 июнендә «Литературная газета» битләрендә басылып чыкты. Габдулла Тукайның шигърияте 1905 елгы революция ялкыннарында чыныккан Янка Купала һәм Якуб Колае иҗатлары белән аваздаш. Бу иҗатларның рухи кардәшлеген мин нәкъ әнә шунда күрәм. Г Тукай шигырьләре укып туймаслык. Кайнарланып язылган революцион яңгырашлы әсәрләр һәм нәфис лирика, тирән фәлсәфи мәсәлләр һәм сабый балаларга язылган әкиятләр. Илле табак чамасы прозасы да бар Тукайның. Гете, Гейне, Шиллер кебек талант ияләренең кайбер әсәрләре дә, Тукай тарафыннан тәрҗемә ителеп, татар әдәбиятының бәяләп бетергесез байлыгына әйләнгәннәр. Тукай таланты һичнинди чик-чамаларны белми! Каршымда — Тукайның фоторәсеме. Саф күңелле яшүсмер йөзе. Тирән мәгънәле. якты омтылышлы карашлар. Алар Белоруссиянең классик шагыйре Максим Богданович күзләрен хәтерләтәләр. Бу ике шагыйрьнең язмышларында да уртаклык бар. Богданович якты дөньяда нибары егерме алты ел гына яшәгән һәм, туберкулездан терелә алмыйча. 1917 елның маенда ук дөньядан кичкән. Бу бөек демократ шагыйрь иҗатына, аның гаҗәеп лирикасына, тәрҗемәләренә тулы бәя бирүне өс- темә алмыйм. Бер нәрсәгә генә, бу ике бөек шәхес — белорус һәм татар шагыйрьләре иҗатындагы рухи якынлыкка, кардәшлеккә игътибарны юнәлтәсем килә. Алар- ның икесе дә, шул дәвернең алдынгы фикерле кешеләре буларак, үз әсәрләрендә халык теләкләрен һәм омтылышларын күрсәтергә, шигърияттә дөнья культурасы биеклегенә ирешергә тырышканнар. Үз иҗатым, нигездә, балаларга багышлангангадыр, мөгаен, миңа Тукайның балалар өчен язганнары аеруча якын: «Фатыйма белән Сандугач», «Ак бабай», «Кәҗә белән сарык хикәяте». «Карлыгач», «Бишектәге бала», «Кечкенә музыкант». Гаҗәп бит: үзе биш яшендә ятим калган шагыйрьнең күңелендә — балаларга карата никадәр наз! Тукай булган, Тукай бар, Тукай булачак! Шуның өчен мең рәхмәт аңа! Нурын сибеп җирдәге һәр күңелгә — Балкысын Тукай йолдызы мәңгегә!

СОРАУ: — Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча хәзер безнең алда нинди бурычлар тора? Тукай әсәрләренең басма томнарын әзерләгән РАШАТ ГАИНАНОВ: — Тукай иҗаты бездә иң күп һәм иң тирән өйрәнелгән өлкә. Тукай хакында китаплар, мәкаләләр күп. Ләкин кайда аның бөтен язма мирасының шигъриятен һәрьяклап, җен текләп, киң һәм тирән итеп иңләп алган, күрсәтеп биргән хезмәтләр, монографияләр? «Оп-олы Тукайны, нәкъ менә «оп-олы шагыйрь, итеп күрсәтү, таныту — көн тәртибеннән төшмәс бурыч булып кала. Тукайның «үзе», шәхси тормышы турында да моно графия дөнья күрде. Әмма бары тик документларга таянып кына, фантазия хыял катыштырмыйча язылган тирән фәнни биографик хезмәтнең әлегә туганы юк. Бу, минемчә, нәкъ менә бүгенге һәм беренче бурычлардан. 1906 елдан башлап чыккан беренче тәнкыйть фикереннән соң Тукай тормышына һәм иҗатына карата бик күп тән кыйть мәкаләләре басылып чыккан. Аларның зур күпчелеге гарәп графикасында. Шуларның иң кыйммәтлеләрен туплап, тиешле бәясен биреп, саллы бер җыентык чыгару — югарыда әйтелгән бурычларны үтәү юлында кирәкле бер эш. Хәзер әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть мәйданына байтак сәләтле яшьләр килде һәм килә. Тик алар гарәп язулы материалларга тиз генә кереп китә алмыйлар. (Бу университетта гарәп, фарсы телләрен артык академик рәвештә укытудан, гамәл практика белән тыгыз бәйләнмәвеннән килсә кирәк.) Әлеге җыентык сәләтле яшьләргә Тукайны өйрәнү тикшерүдә традицияне үзләштерү һәм дәвам итү өчен әйбәт чыганак кулланма да булыр иде. Җыйнап әйткәндә, бөек Тукайны өйрәнү һәм күрсәтү ке бек изге эштә яңа этап башлана.