Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҖӘҮҺӘР ВӘ ЯКУТЛАРДАН ДА КЫЙММӘТЛЕ...»

ТУКАЙ СҮЗЛӘРЕНӘ ҖЫРЛАНУЧЫ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАЛЫК КОИЛӘРЕ ТУРЫНДА алык җырларын Г Тукай «җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле» хәзинә дип бәяләгән «Белергә кирәк ки.— дип яза ул.— халык җырлары — хал- кымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер» Иҗатының башлангыч чорында ук Г Тукай җыр мирасыбызга аеруча зур әәһәмият бирергә, җырларны «югалтмаска иҗтиһад итәргә» чакыра һәм беренче үрнәкне үзе күрсәтә — кыска гына гомерендә күп кенә халык җырларын җыеп, яңадан халык күңеленә ирештерә. Халык җырларын җыю. барлау эше күптәннән башланган булса да. аны фәнни нигездә башкаручылар дип беренче татар мәгърифәтчеләрен әйтергә мөмкиндер Г Тукай да дөньяви шигърият, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән иң әүвәл Каюм На- сыйри хезмәтләре аша таныша, яшүсмер чакта ишеткән җыр текстларын беренче шәкерт дәфтәрләренә теркәп барган Бу хакта И Нуруллин болай яза «Ул XIX гасырның ахырында халык иҗаты әсәрләрен эченә алган җыентыкларны кызыксынып укый, кешедән ишеткән җырларны хәтерендә калдырырга тырыша, соңрак исә җырларны дәфтәргә терки башлый Мәдрәсәдә оста җырчы булып танылган Габдуллага бу баштарак әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк җыр белү. «репертуар»ны баету өчен кирәк булган Тора-бара исә аңарда, һичшиксез, җырларны матбугатка чыгару һәм аларның тәэсир көченең серен аңларга тырышу теләге туган» Шагыйрь үзенең байтак шигъри җәүһәрләрен теге яки бу көй вәзененә, калыбына яраклаштырып иҗат итә Шуңа күрә дә алар бик тиз халыклашып китәләр, халык күңеленә үтә якын һәм гаҗиз Әллүки Тәфтиләү». «Зиләйлүк» кебек көйләргә җырлана башлыйлар Тора-бара боларга «Туган тел». «Пар ат- кебек энҗе бөртекләре өстәлә Шулай итеп, халык үзенең сөекле җырчысы язган шигырьне, алтын җыр фондының йөзек кашына әверелдерә Г Тукай халык җырларының киләчәк «әдәбиятымызга. бер дә шөбһәсез, нигез» булачагын алдан белгән Алар бөек шагыйрьнең күңел кылларын тибрәндереп, яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырган Бу җырулар,— дип яза ул,— минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде Шуннан соң мин дә аларныкы шикеллерәк итеп, алар вәзене белән, алар көен үк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым» Чыннан да. шагыйрь кайбер шигырьләренең нинди көйгә көйләнергә тиешлегенә хәтле искәртеп куя Тора-бара «Әллүки кебек көйләр тулысынча аның сүзләре белән җырлана башлыйлар Шулай итеп. Г Тукай үзе генә Түгел, замандашларын да халык җырыннан туктаусыз өйрәнергә. җырга «тәкълид итәргә», ягъни иярергә чакыра «Пушкин вә Кольцов.— ди ул,— халык җырларынатәкълид итеп, бертөрле - искусственные песни», ягъни сонгый җырлар яздылар Халыкның үз көе. үз вәзене, үз формасы илә язылганга» алар «халык күңеленә бигрәк тә тәэсир итә вә урынлашадыр» Татар халкы олы шагыйрьләрен беркайчан да истән чыгармаган, алай гына да түгел. аларның иң матур шигъри үрнәкләрен көйгә салып җырлаган Кол Галиның ■ Кыйссаи Йосыф ын гына алыйк Бу мәшһүр әсәрнең уннан артык көе бар 1 М Колый. X < «мин Н Bwi Я1МЫШЛЫ әсәр Казан lt»H, 31»— 334 66 Х г Утыз-Имәни. Һ. Салихов кебек шагыйрьләрнең әсәрләре дә койгә салынып, мөнәҗәт итеп кәйләнеп йөргән Соңгы елларда мәшһүр мәгърифәтче шагыйребез Мифтахетдин Акмулланың шигырьләре дә халыкта көйле мөнәҗәт булып яшәгәнлеге ачыкланды 1 Профессиональ композиторлары әле өлгереп җитмәгән халык яраткан шагыйрьләренең киң таралган шигъри әсәрләрен көйләргә әнә шулай әзер торган Яңа гасыр башында бу процесс тагын да җанлана төшә Г Тукай үзе дә замандашы һәм каләмдәше Зыя Ярмәки язган -Ак каен» шигыренең җырга әверелү фактын хуплап каршы ала Бу елларда мәдрәсә фольклорындагы күп кенә шигырьләр көйгә салына Дистәләгән дәреслекләрдә дөнья күргән шундый өндәү шигырьләренең көйле назымга әверелеп китүе дә кызыклы һичшиксез. Г Тукай шигырьләренең дә җыр булып киткән булуы ихтимал Әмма аларның күбесе бүгенге көн җыр репертуарыннан, төрле сәбәпләр аркасында, төшеп калган I Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты оештырган фольклор экспедицияләре ел саен туган илебезнең төрле төбәкләреннән яңа табылган халык җырларын алып кайта Бу үзе генә дә җыр мирасыбызның шактый өлеше үз тикшерүчесен көтеп ятуы хакында сөйли Бу юлларны язучыларга җыр. шигырь, бәет, мөнәҗәт эзләп, байтак өлкәләрдә булып кайтырга туры килде Иң куанычлысы шул: арада Г Тукай сүзләренә иҗат ителгән халык җырлары да очрый. Димәк, халык хәтере гасыр башында туган җырларны әле һаман пөхтәләп саклый Түбәндә без Г Тукай шигыренә җырлана торган өч җырга тукталмакчы булабыз Беренче җыр «Бар күңеллелек » дип атала. Ул Г Тукайның «Бәйрәм бүген- шигыренә нигезләнә Беренче тапкыр бу шигырь «Әльислах» газетасының 1908 елгы 13 октябрь (48) санында дөнья күрә Бу шигырьгә композитор Җәүдәт Фәйзи 1946 елда «Бәйрәм бүген- исемле җыр яза Дини бәйрәм уңаеннан язылган бу шигырьдән композитор бишенче строфаны төшереп калдыра Менә ул Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән Күңле нечкәргән! дидем бәйрәм бүген, бәйрәм бүген1 Нечкә ирония, сарказм белән әйтелгән бу сүзләр, әлбәттә, үз чоры өчен гаять актуаль яңгыраган Нәкъ шушы строфа шигырьнең язылу чорына ишарә ясый Ә Җ. Фәйзи язган җыр. гомумән бәйрәм турында Ул җиңел агылышлы, дәртле һәм якты яңгырашлы бәйрәм җыры итеп иҗат ителгән Ә «Бар күңеллелек - исемле җыр исә Җ Фәйзинекеннән бөтенләй аерылып тора Көй төзелешендә бәйрәм хисе, бәйрәм тантанасы гына түгел, бәлки ул елларның революцион пафосы рухы да ачык сиземләнә Беренчедән, көйдә басым һәр тактта беренче чиреккә туры килә Бу исә татар көйләренә хас нәрсәгә — басымның фраза азагына туры килүенә каршы төшә. Шулай итеп көй революцион маршка якыная төшә, күмәк җыр төсмере ала Икенчедән, көй ике җөмләле периодтан тора һәм. икенче җөмлә беренчесенә җавап кына булып калмыйча. ярым тонлы хәрәкәтләр аша гомум үсешкә ирешә Җыр өндәү, чакыру пафосы белән сугарылган Пермь өлкәсе Уинск районы Түбән Сеп авылында яшәүче Ягафәр ага Галәветдиновтан (1902 елда туган) 1977 елның 9 июлендә язып алынган җыр текстында Г Тукай шигырендәге 7 нче строфа төшеп калган, ә 3 нче һәм 4 нче строфада сүз тәртибе бутала төшкән Гомумән алганда. Бар күңеллелек җырында халкыбызның авыр тормышта яшәп тә. киләчәк якты көннәр килүенә, азатлык бәйрәме Якынлашуына тирән ышаныч, якты өмет баглавы чагылыш тапкан Бу җыр яңа революцион күтәрелеш елларында туганга охшый Тантаналы J=108 wren,sai- рәм ач-ген! Бар кү-ңел-ле - лек вө-тендөнь-я-да^ sap аер яяь SY- ген. БАР КҮҢЕЛЛЕЛЕК ( Бәйрәм бүген-) Бар күңеллелек бетен дөньяда. бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу ’ — Мин белам бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Икенче җыр «Өзелгән өмид- дип атала, ягъни Г Тукайның мәшһүр шигыре исемендә. Шагыйрь тетрәндергеч бу әсәрен 1910 елның 29 ноябрендә -Вакыт газетасының 700 нче санында бастырып чыгара Күп тә үтми, бу шигырь ■ Тәфтиләү- коена җырлана башлый -Тәфтиләү көенең. үз чиратында, шулай ук дәвамлы, бай тарихы бар Гасырлар буе җырланып килгән Мәхбүс- бәетенең көе. тора-бара үзенең лирик чагылышын үзгәртеп, бай орнаментлы озын көйләр рәтенә керә һәм без белгән • Тәфтиләү- көе рәвешендә җырлана башлый Г Тукайның вакытсыз вафатыннан соң бу яңа туган җыр шагыйрьнең үзенчәлекле моң һәйкәленә әверелә Шунысы характерлы борынгы «Тәфтиләү кое моңлы, сагышлы яңгырашы белән Тукай шигыренең рухына ятышлы тоелса да. бу үлемсез әсәрнең бөтен тирәнлеген, фаҗигале шагыйрь язмышындагы көрәш мотивын, ничектер, әйтеп бетерми төслерәк Рәхимсез язмыш, гаделсез тормыш белән йөзгә-йөз очрашкан шагыйрьнең күркәм образы, нигездә, лирик планда аңыла. Без язып алган җыр исә, киресенчә. киеренке маршка тартымрак Аның музыкаль тукымасында көрәш төсмерләнә Интонацион яңгырашы белән ул XX йоз башында киң таралган шәкерт җырларын (• Сада-ларны) хәтерләтә Җыр Тукай белән мәңгегә хушлашу көннәрендә барлыкка килгән булса кирәк Югалтуны авыр кичерсә дә. халык бөек шагыйрьнең олы җанлы шәхес булуын, ахыр чиктә, дөньяга, киләчәккә өмет белән карап яшәвен раслый Бу җыр Пенза өлкәсе, Каменка районы. Кикино авылында яшәүче Сабир ага Патеев- тан (1912 елда туган) язып алынды. ӨЗЕЛГӘН ӨМИД Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе Си.з.тә үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы Кискенлек велән. сагышланып J=36 М-Г 1 D' Оч- ты дөнь-я чит-ле-ген-нән таР~сы-ныл КУН,-лен ко-шы; шаг я-рат-са да, ци-Ьан-га. ятя-рат- кан РЗБ- БЫ-СЫ. Г Тукай сүзләренә җырлана торган тагын бер җыр шулай ук шигырь исемен саклап калган Ул -Көзге җилләр- дип атала Шагыйрь аны 1910—1911 елларда Урта Иделдә булган ачлык фаҗигаләре тәэсирендә иҗат иткән Әсәр тирән өзгәләнү, ачыну, сыйнфый ризасызлык рухы белән сугарылган. Кара реакция чорында халыкның коточкыч мохтаҗлыкта караңгылыкта яшәвен чагылдырган бу шигырь үзе үк җырга соралып тора сыман Шигырьнең буеннан-буена үстерелеп килгән көзге, шыксыз җил образы үзе генә дә халык җырларындагы традицион образларны иҗади файдалану һәм баетуны раслый Яраткан шагыйрьнең бу шигырь белән ни әйтергә теләгәнен халык яхшы аңлаган Яктырак йолдыз янадыр төн кара булган саен. Ядыма тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен Җыр русчадан тәрҗемә ителгән әнә шундый эпиграф белән башланып китә -Яктырак йолдыз образы көйдә дә чагылыш таба, ул күтәренке рух- тарак башланып китә Әмма алга таба көйдә күтәренкелек сүнә, сүлпәнәя бара, киресенчә. киеренкелек арта төшә. Авыр тойгылар, хәсрәтле моң. -бер чылбыр-га тезелеп, көзге җил кебек төп тонга, әйдәп баручы лейтмотивка әверелә Көй үзе 3/4 үлчәмендә иҗат ителгән, әмма һәр тактта басым 2 нче һәм 3 нче чирекләргә туры килә Аерым басымлы бу иҗекләрдәге тавышлар исә кечкенә генә орнаментлар. мелизматика белән чолгап алынган Вай орнаментлы һәм аерым басымга ия булган әлеге 2 нче һәм 3 нче чирекләрнең, ягъни төп музыкаль интонациянең кабатланып килүе җырга фаҗигале яңгыраш өсти Шуның аша шигъри фикер белән музыкаль фикернең тәңгәллегенә ирешелә Җырның гармоник яңгырашы аның озын гомерле булуына сәбәпче булган Бу җырны да безгә Ягафәр ага Галәветдинов көйләп күрсәтте. КӨЗГЕ ҖИЛЛӘР Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен; Ядыма тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен Ягымлы, МОҢСУЛЫ J=60 гел1 ка~ га ган са- ен. Шулай итеп, әлеге фольклор экспедицияләре нәтиҗәсендә Г Тукайның халык музыкасына татар моңына никадәр нык береккән булуы тагын бер кат раслана төште Тукай һәм халык моңының аерылгысызлыгы, димәк Тукай иҗатының үлемсезлеге тагын бер ышанычлы дәлил тапты