Поэзия
Виктор Кочетков, рус шагыйре
. Шигъри причалда Урта Рәсәй көзе узып бара, «Шевченко» һәм «Пушкин» затонда Кышкы ялга туктап гәпләшәләр Җыр хакында, Дөнья хакында. Әйләнгәннәр ерак диңгезләрне, Шуңа бугай, алар уйчан да... Шигъри юлга хисап ясый алар. Маңгайларын терәп причалга. Утлар яна, Көзге кичке утлар — Алар уйландырыр ут сыман. Әнә «Пушкин» Шигъри диңгездәге Туганнарын эзләп юксына. Печорада «Крылов» йөзеп йөри, Днепрдан түбән — «Гоголь» бар — Бүгенгеләр, бәлки, алар йөргән Киңлекләргә бер юл алырлар. Ока елгасында «Есенин» бар Ә түбәндә — «Янка Купала». Шигърият зур — Су юллары кебек, Киләчәге барлар юл таба. Яңалардан кемне атыйк бүген? Кемне чорга лаек дисеннәр? Россия ул бары үзе кебек Мәшһүрләргә бирә исемнәр. «Пушкин» сүзләренә башын кага Юлдаш, чордаш, кордаш булып чын — Бер үк причалның яктысында л Ялга кайткан дусты «Шевченко». Әнә шулай гәпләшәләр алар, Җыр хакында, дөнья хакында... Сөенәләр күреп: илләр гизеп, «Тукай» кереп килә затонга. Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ тәрҗемәсе Сагынгали Сеитов, казах шагыйре. Тукай турында уйланулар Тукай туды — илнең сирәк баласы, Зарыгып көтеп алган кирәк баласы. Татар җанын аңлатыр, аңлар шәп ир Кирәк иде илгә — бөек бер шагыйрь. Тукай туды тулгагыннан тарихның, Тукай туды моң-зарыннан тарихның. Туды йомылып калмас өчен ояда, Туды очар өчен биек кыяга. Ачты аңа ак канатын җәеп таң, Күтәрелде шоңкар ерак Җаектан. Җаек, Җаек... Өйрәтте дулкыннарда Иртә үсеп, ил турында уйларга. Халык белән баш күтәреп җиңәргә — Җыр җилкәне горур акты җилләрдә. Тайпылмады бар дип упкын, үр алда, Давыл шавы күтәрелде Уралда. Аны ишетте Үләңте, Болдырты1 , — Казахларның җырга комар киң йорты. Шуңа, шуңа якыны ул казахның, Шуңа, шуңа акыны ул казахның. Тукай, Абай бер сын миңа, бер рәсем: Кадерлимен аталарның мирасын. Оран салган, давылланган акынны Серле Казан, моңлы Казан чакырды. Акын дәррәү җиктерде дә пар атны, Йөзен нурлы Казанына каратты. Тукай кайтты чаптырып пар атларда, Курай моңы чыңлады наратларда „ -1 Утырды зур шагыйрь татар түрендә, Кояш булып балкыды ул күгендә. Язмыш аңа шундый өлеш сайлады,— Янып төште күктән... көлгә калмады, Үләңте, Болдырты — Урал елкәсендәге елгалар исеме. Күктән атылып төште... җиргә ятмады, Кояш булып чыкты, ләкин батмады. Ул мәңгелек татар җаны шикелле, Ул мәңгелек татар даны шикелле. Ул мәңгелек татар теле шикелле, Ул мәңгелек татар иле шикелле. Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәсе. Камил Мостафин Белсә иде, белсә иде!.. Иске «Болгар» номерлары, бик караңгы почмаклары,— өйсезләрнең үги өе, ятимнәрнең «оҗмахлары»... Тәрәзәдән ай караган, ак күлмәкле ябык егет нидер яза ак кәгазьгә, уйчанланып, кайчак — көлеп. Хәрефләре нинди җитез: берсен-берсе эләктереп, ашыгалар,— нәкъ аныңча, сагышланып яки көлеп. Сукыр лампа — өстәлендә... Урамнар тын. Казан йоклый. Бер-ике эт өреп куя (Каракларны гына тотмый!). Авыр дөнья! Гаҗәп дөнья! Моңнарын да, зарларын да, ах, абзыйлар сата мәллә күрше Печән базарында?! Аһәңнәрен саклап калган, аклап калган татар теле, шушы телнең яңа серен көйли мәллә Кабан күле?!. Тын булса да төнге дөнья, барсы ишетелә кебек... Бүлмәсенең почмакларын инде күрә, күрә егет! ...Караңгыда пәйда була урман халкы, сәер затлар. (Я алар алдар егетне, я аларны егет алдар!) Тузган чәчле әбекәйләр тәрәз шактый, ялт-йолт карап. Сискәндереп йолдызларны һәм пошкырып, килә пар ат... Әллә кемнәр йөгереп чыга, көлә, каршы ала инде,— кем исемле, кайсы яктан — белсәң иде, белсәң иде!.. Рәдиф Гатауллин • Тукай сагындыра... Юккамыни Зәукы «сусап китсә», берәүләр: — Әнә, диләр, тавышын ишетәбез, Хәбәр бирә яңа пәйгамбәр,— Күренәчәк тиздән... Әль-сәламе Белән килә: горур, дәгъвалы... Яңа Тукай, шиксез! Көр тавышы Ничек яңгырый! Бөтен галәмне Шаккаттырыр тагын татар җыры... Тукайдандыр мирас каләме... Күреп калыйк! ...— Тукта!— дип кем әйтер Тукай исеме белән уйнаган Бәгъзеләргә?!— Тукай үзе булып Килгән ләса? Кемдер булмаган... Аның рухы белән тиңлик, дисәк, Мохитына аның куярга Кирәкмиме яңа дәгъвачыны?— Кыл күперләр белән сынарга... Рухта бәлки кабат туу кирәк, Табу өчен дөрес кәгъбәне... Булды алар — үзен Тукай итеп Санаганнар — ялган вәгъдәле... — Мин Тукайдан соңгы җыр рәсүле,— Дип белдерде азмы килгәннәр — Чордан «вәхи ала» белгәннәр... ...Ә булганмы пәйгамбәр, «Мин» дигән?— Ялганнары булган, йөргәннәр... Пәйгамбәр дип алдап танытканны Беләм, элек... Иблис, дигәннәр. Элек тә ахры таный белгәннәр! Харрас Әюпов « Тукайның остэл тартмасында коръән белән бергә револьвер сакланган. Бер иңдәге ике фәрештә күк — Бер тартмада коръән, револьвер: Бер үк җанны икәү сагалаган... Мәрхәмәт бир берүк, иман бир! Револьверга кагылмаган шагыйрь... Тик әле дә тора яңгырап: Дошманына төбәп аткан сүзе Кургаштан да булган саллырак. Өметләре өзелеп калган чакта Ничә тапкыр кискен уй керде; Тартма почмагында ятты шәүлә Бөгәрләнгән елан шикелле. Кара еллар буган сулышыңны Коръән генә ничек сакласын — «Ходаң» үзе килеп тартса синең Язмышыңно1ң кара чакмасын?! Бер үк җанны икәү сагалаган: Я сынасы син, я чыдасы; Кара нокта куясыдыр берсе, Икенчесе — ясин чыгасы. Баш бирмәде шагыйрь берсенә дә, Кагылырга хәтта чирканды: Китеп барды бер тартмага ябып Револьверы белән коръәнне?..