МӘҢГЕЛЕК ЯЗ ЮЛДАШЫ
Күңелемдә көн һаман аяз— һаман да яз... Татарстанның халык рәссамы Мәснәви Хәйретдиновның «Габдулла Тукай» портреты ирексездән әнә шундый шигырь юлын хәтергә тошерә. Яз!.. Табигать яңарыш кичерә, һәр тарафта яшеллек тантана итә.. Мәңгелек яз тантанасы... Тукайның шундый жирлектә гәүдәләнтерелүе бөтен яктан да аклана. Тукайны яздан аерып булмый: ул язда килгән, язда янган... һәм үлемсез Тукайның гомере мәңгелек язларга кушылып дәвам итә. Портретка менә шундый тирән мәгънә салынган. Эчтән янып торган шагыйрь сынының күрер күзгә «чәчрәп» тормаган силуэты Тукайны үлемсезлеккә озатып калган туган җир пейзажына органик төстә кушылып киткән. Шагыйрь биек елга яры өстендә утыра. Бәрәкәтле туган жир туфрагы аны әнә шулай югары күтәргән. Бихисап төстәге чәчәк һәм үләннәр катлаулы тормыш »корамасы»ның төрлелегенә ишарәли шикелле. Картинада ерак киңлекләр колачлана. Күренмәс җепләр шагрйрьне нәкъ менә шушы чиксезлеккә тоташтырган. Җирдә яз тантана итә. Кара реакция елларында туңа-туңа халык йөрәген җылыткан Тукай күңеленә күптән көтеп алынган җылы яз иңә. Галибанә яктырып яткан яз таңы яктыга һәм җылыга сусаган җирне нурга коендыра. Шагыйрь кулындагы шомырт чәчәгеннән ниндидер салкынлык бәрелә шикелле. Монысы да ишарә. Гомере буе туңа-туңа халык җанын җылыткан Тукай, әнә шулай иртә чәчәк атучы шомыртның an ак тәлгәшләрен тотып, мәңгелек яз белән бергә киләчәккә баруын дәвам иттерә.