Логотип Казан Утлары
Повесть

МАТУРЛЫКНЫҢ ЯШӘР УРЫНЫ

Декорация. Сәхнә уты Биючеләр Шуларның барысын берьюлы хәрәкәткә китереп, оркестр уйный Музыка давылы эчендә әле скрипкалар хоры өстенлек итә башлый һәм залга җиңелчә-нәфис моңнар түгелә Әле кларнетлар авазы ашыга-ашыга өскә калкып чыга һәм кисәтүле сәер аһәң булып колакка бәрелә. Ак һәм кара. Мәкер һәм намус. Мәхәббәт һәм нәфрәт Менә шуларнын үзара тартышы, кискен бәхәсе тылсымлы бер музыкага әверелгән дә матурлык тантанасының җиңәргә тиешлеген раслап бәргәләнә, алга чакыра. Андый чактабалеты бара кешенең тормыш ваклыкларыннан биеккәрәк күтәрелүе гаҗәпмени' Көн һәм төн. ай һәм ел дигән төшенчәләр кинәт юкка чыга, гомернең мизгел генә икәнлеген тоясың. Шуны аңлаудан күңелдә бер хис ташып тула: үзеңә бирелгән шушы мизгелдә дөньяны мөмкин кадәр матурлап, бизәп китә алсаң икән! Сәхнәнең бәрхет пәрдәләре ябыла. Зал гөмбәзендәге авыр люстра, көчле алкышлардан сискәнеп, камелия чәчәгедәй салмак кына ачыла, яктыра башлый. Театрның имән ишекләрен ачып урамга чыгасың. Дөньяда никадәрле үзгәреш! Күкләр биегәйгән, шәһәрнең йортлары һәм автобуслары, җилләре һәм чәчәкләре өр-яңа мәгънә белән каршыңа йөгереп килә. Ә мәгънәсе бик гади: сөй, шатлан, яшә. ләкин җиргә матурлык бүләк итәргә тиешлегеңне онытма! Ыгы-зыгылы урамнарны иңләп таныш түгел кешеләр ашыга Йөз чалымнарыннан, омтылышхәрәкәт- ләреннән тиз абайларга мөмкин: гомернең һәр минуты кадерле икәнен аңлаганга күрә, яхшылык эшләп калырга ашыга алар... Композитор иҗат иткән даһи музыка минем тын гына агып яткан тормышымны, уй-фикерләү рәвешемне әнә шулай үзгәртеп ташлый, табигать уйлап тапкан чын асылыма кайтара! >Шүргле>мне үлеп сагындым...« Декорация. Сәхнә уты Биючеләр Шуларның барысын берьюлы хәрәкәткә китереп, оркестр уйный Музыка давылы эчендә әле скрипкалар хоры өстенлек итә башлый һәм залга җиңелчә-нәфис моңнар түгелә Әле кларнетлар авазы ашыга-ашыга өскә калкып чыга һәм кисәтүле сәер аһәң булып колакка бәрелә. Ак һәм кара. Мәкер һәм намус. Мәхәббәт һәм нәфрәт Менә шуларнын үзара тартышы, кискен бәхәсе тылсымлы бер музыкага әверелгән дә матурлык тантанасының җиңәргә тиешлеген раслап бәргәләнә, алга чакыра. Андый чакта «Шүрәле» балеты. Аның моңнары Азия, Европа. Америка халыкларына кадәр барып җитте Озак еллар сәхнәдән төшми торган бу балетны инде ничәнче мәртәбә каравым Караган саен өр-яңа хисләр, рухи сафлану кичерәсең Фикерләү, дөньяны аңларга тырышу җегәрен НИЗАМИЕВ РАШАТ 1950 елда Татарстанның Саба районында туган Берничә китап авторы Шигырьләр, повесть һәм хикәяләр яза Казанда яши СССР Язучылар сокмы члены 130 арта Афишада «Шүрәле» исемен укыдыммы, бар эшемне ташлап театрга ашыгам Юк. музыкасының матурлыгын аңлар өчен яки фәлән артист фәлән рольне ни дәрәҗәдә уйный икән диеп кенә түгел. Соңгы вакытларда мине балетны тудыручы — композитор Фәрит Яруллин үзе кызыксындыра. «Язган әйберләремнән эзләгез сез мине...» Моны Сент-Экзюпери * әйтеп калдырган һәм бу сүзләр теләсә кайсы иҗатчының язмышын та- з нып белүдә ачкыч булып тора Бөек Ватан сугышы кырларында ятып з калган Фәрит Яруллин бер әсәре белән генә дә метеор күк балкып, > атылып узды Метеор атыла да сүнә Ә менә талантлы композитор үзенең » «Шүрәле»се белән кешеләрнең күңел күгендә мәңгелек эз калдырды. Я, | гаҗәп хәл түгелмени бу?! х Менә шушы гаҗәпләнү хисе. Фәрит Яруллинның шәхесен аңларга = тырышу теләге тынгылык бирми миңа Уйларым Фәрит Яруллин исеме з кергән китаплар, газета һәм журнал битләре белән тулыланды Алдым- 5 Да — Фәритнең балачагын, студент елларын, хәрби көннәрен чагыл- 5 дырган фоторәсемнәр Өстәлемдә — гаиләсеннән, дусларыннан, полк- s ташларыннан килгән хатлар. Колагымда — Фәритне якыннан күреп ♦ белгәннәрнең истәлек-хатирә сүзе. Казанда Фәрит яшәгән һәм укыган ш биналарның һәр ташына, һәр бүлмәсенә игътибар белән текәләм. ул £ йөргән урамнар буйлап узам .. s Бөртекләп җыйган хатирәләр һаман үсте, зурайды. Төрлечә чәчелеп, £ таралып яткан мозаика ташларын күргәнегез бардыр сезнең Менә шуs шы төсле ташларны билгеле бер тәртиптә тезеп, һәркайсын тиешле урын- “ нарына ябыштырып чыксаң, диварда без хыялланган сурәт барлыкка < килә. Мйнем белән дә шулайрак булды. Әкрен-әкренләп хыялымда ком- = позиторның тормышы, дивардагы панорама •ыман, балкып-ачылып в. китте һәм көннәрдән бер көнне мин шундый халәткә күтәрелдем ки — үземне кайчандыр Фәрит Яруллин мохитендә яш •гән кебек хис итә башладым! Мин аның тормышын үз күзләрем белән кергәнмендер кебек. Ул яшәп калган гомердәге ун мең дүрт йөз сиксән өч көннең һәр секундын яттан беләмдер кебек. Очраган бер кешегә озаклап-озаклап әнә шул хакта сөйли алырмын төсле Әйтер сүзем тәмам өлгереп җитте! Тау-ташларны ярып чыккан һәм диңгезгә ашыккан чишмә сыман, ул да дөньяга омтыла, кешеләр арасына ашыга. Дәшми калырга хакым юк иде Менә ни өчен Фәрит Яруллин турында сөйлисем килә минем Кайдан, нәрсәдән башларга? Хикәят безне, кадерле укучым. Курск дугасының дәһшәтле көннәренә алып керер 1 1943 елның 5 июле. Таң сызылып килгән минутлар.. Сугышның рәхимсез чынлыгына үч итеп, офыкларны яктырта- яктырта. канлы кызарыш белән яңа көн туып килә. Курск дугасы өстендә хәвефле, сискәндергеч тынлык Бу Дуга бормаланып казылган траншеяләр. дошман сизмәслек итеп ныгытылган дзотлар, чирәмле окоплар, маскировкасы-ние белән көнбатышка төбәлгән туплар, ут нокталары тезмәсеннән тора. Оборона тынлыгына күнеккән солдат һәм сержантлар, кече һәм өлкән офицерлар бүген инде йокламый, беренче залп яңгыраганны көтәләр. 19 нчы танк корпусының укчы взвод командиры лейтенант Фәрит Яруллинның да бөтен аңы. рухы, тәне уяу. Сизгерлек һәм хәтер йокламый Менә шушы халәтне солдатларга да күчерергә кирәк — тиздән зур бәрелеш булачак.. Кинәт... күзгә күренми торган коточкыч зур бер йодрык иртәнге тынлыкны челпәрәмә ватып ташлады! Җир белән күкне тоташтырып утлы тасмалар агыла, бөтен тирә-як гөрселди, уфылдый, дер селкенә. Героик симфониянең увертюрасын уналты тавышлы «Катюша»лар залпы башлап җибәргән иде, инде шушы ансамбльдә «Лука-Лукнч» һәм «Марфуша»ларның ', гаубицаларның да тавышы ишетелә... Күк — гигант барабан, безнең артиллерия, әйтерсең, бертуктаусыз әнә шуны дөбердәтә. Тоташтан гөрселдәгән әлеге авазларда җиңүгә омтылышның барлык төсмерләре бар кебек. Әнә бит дошман ягында ут һәм балчык фонтаны чөелә, гитлерчыларның ай буе хәстәрләгән ныгытмалары күккә оча Сул яктагы курганнар артыннан кара төтен баганасы ургылып чыкты. Ургылып чыкты да, тагын да карала һәм җәелә төшеп, кемдер көч белән зтеп җибәргәндәй, өскә күтәрелде. Бәлки, фашистларның ягулык склады янадыр? Кайнап-кайнагг чыккан куе төтен, гадәттә, шуның билгесе. Соңарып булса да дошман артиллериясе телгә килде. Ут белән ут алыша, тимер белән тимер якалаша. Акыл, хәйлә, зирәклек, нервылар сугыша. Капма-каршы ике иман, ике көч көрәшә. Ж.ир өсте тоташ гүелди, кайный, актарыла. Мең кыллы дөнья тоташтан зеңләп тора. Меңәрләгән яшен берьюлы яшьнәгәндәй итеп күкләр тетри. Гүя каяндыр әкиятләрдәге унике башлы аждаһа килеп чыккан да зәһәрле канатын баш очында җилпиҗилпи давыл уйната, унике авызыннан берьюлы ут һәм төтен галәмәте чәчеп ухылдый, сызгыра, җир белән күк арасында бәргәләнә... Шушы мәхшәр эчендә кешенең исән калуы мөмкин түгелдер шикелле. Ләкин бу шулай тоела гына. Әнә, траншея, аралашу юллары буйлап элемтәче һәм санитаркаларның чабулаганы күренә. Окопка сеңгән сугышчылар вакыт-вакыт башларын күтәреп алга карыйлар. Ут... Төтен... Шартлау.. Фәрит Яруллинның бер колагында — канонада тавышлары.. Икенчесендә — моннан ике ел чамасы элек язылган, ләкин сәхнәгә менеп өлгермәгән «Шүрәле» балетының аккордлары.. Командир-композиторның кодагыйда ике аһәң, ике оран сугыша! Аларның кайсы көчлерәк, кайсысының яшәргә хакы зуррак? Ж,иңел түгел Фәриткә Канонада кайтавазы «Шүрәле» моңнарын бәреп чыгарырга, пыранзаран китерергә, аста калдырырга тели. Ничә еллар буе Фәритнең күңелендә йөргән һәм, ниһаять, бию-моң хәрәкәтләренә әверелгән бу матурлык юкка чыга аламы соң? Юк1 Уд яши, көрәшә, тантана итә, чөнки һәр матурлыкның үз язмышы, үз киләчәге бар! «Шүрәле» тиздән Мәскәү һәм Казан сәхнәләренә чыгарга тиеш иде. Ләкин... менә шушы каһәр суккан сугыш бөтенесен йөзтүбән әйләндереп ташлады. Сугыш... Фәритнең күңелендә беренче минутларында ук сугышка каршы нәфрәт уянды. Музыкага багышланган, әмма башкарасы эшләренең бер өлешен генә үтәп өлгергән, матурлыкка гашыйк күңелнең шәхси протесты иде бу. Ул — композитор, иҗат кешесе, табигать аңа, гүзәллекләр тудыр, дип хәерфатиха биргән дә башыннан сыйпап тормышның киң, олы сукмагына озатып җибәргән Шулай булгач, утлары кайнап торган гарасат уртасына керү мәҗбүри микән соң аңа? Бәлки, бернигә дә карамый, матурлык иленә сәфәрне дәвам итәргәдер? Иҗади уй-ниятләрен тизрәк кәгазьгә төшерү, яңа тормыш тантанасын зурлау — аның иң олы бурычыдыр? «Шүрәле» балетының репетицияләре тукталды, фронт сызыгы күрен мәс җепләр белән тылга да килеп тоташты. Сугыш тормышны бөтенләй башка эздән куалап алып китте... ' «Лука Лукич», «Марфуша» — гвардия минометларын фронтта шулай дин иярткәннәр Аның күңеле матурлык эзләүдән гыйбарәт иде. Матурлык кешегә алга бару, биеккәрәк күтәрелү өчен кирәк. Тормышның беркайда да язылмаган якты бер законы әнә шулдыр. Илдәшләрең белән уртаклашсаң, үзең тапкан матурлык меңгә, миллионга тапкырлана. Күктән болыт булып агамы яисә җирдән сабый булып атлыймы, ул һәркемнең йөрәге аша узарга тиеш. Матурлыкның яшәр урыны — Ватан. Фәритнең уйларын бүлдереп снаряд шартлады. Гомуми шау астында S аның тавышы юньләп ишетелмәде дә кебек, ләкин траншеяга һәм гим- | настерка якасына салкын балчык яңгыры мул коелды. Уттан туган бал- g чык ничек алай салкын була икән? Әллә җирдән аерылгангамы? Канонаданың туктар исәбе күренми: туплар кубарган ут, төтен, ■= тузан өермәсе гигант пәрдә булып, үзенә бер дәһшәт салып дала өстендә 5 йөзә, кайный, тугарыла. Туып килгән көн яктысы шушы кара пәрдә ко- § чагында бәргәләнә-бәргәләнә дә күкнең кайсыдыр почмагыннан җиргә 2 караш ташлый. Тик аны да вакытның кайсыдыр мизгелендә яндыргыч ♦ снаряд, куәтле янгын балкышлары күмеп китә. Ачы төтен, көек исләре в тынны буа. Офыкта чиратлашып кызгылт һәм кара төсләр шәүләсе бии “ Әгәр бу дәһшәтле атыш төнлә булса, күктә йолдыз янгыннары башланыр s иде мөгаен. < Эссе... Ләкин сугыш ялкыны кешене беркайчан да җылытмый, кире- s сенчә, үлем салкыны булып аркасына елыша. Кеше өчен дөньяда йөрәк “ җылысыннан да кадерле нәрсә юк. Кешелек сугышны нигә уйлап чыгарды < икән? Кул биреп күрешәсе, туганлашып кына яшисе урында нигә әле 3 бербереңнең йөзенә ут сибәргә? Аңлый Фәрит: барысына да фашизм * гаепле... Чү! Ерактагы урман эчләреннән шүрәле авазы ишетелә кебеек. Күз күреме җирдәге киңлекләрдә ялкын телләре шүрәле булып бии, әле шырыйлап кычкыра, әле каһкаһә белән көлә. Таныш авазлар, таныш хәрәкәтләр... Болар — аның балетыннан түгелме соң! Менә утынчы ег ет Былтыр сөйгән яры Сөембикәне коткару өчен карурманга — Шүрәленең чытырманлы оясына якыная. Сөйгәнен коткара һәм җен-пәриләр оясына ут төртә, явызлар патшасы Шүрәлене кайнап торган ялкын уртасына чөеп ташлый! «Шүрәлеждә урман яну күренеше — бары хыял җимеше, сәхнә тамашасы. Ә менә кара туфраклы Курск-Орел далалары чын-чынлап әнә шундый мәхшәр мәйданына әверелер дип кем уйлаган? Биредәге янгын мең вә миллион тапкыр куркынычлырак. Явыз Гитлер Менә кемне бар халыклар һәм дәүләтләр исеменнән дөрләп янган ут эченә ташларга кирәк! Күпме күнегәм дисәң дә, күнегеп булмый — канонада тавышлары күңел төпкелендә яткан әллә ничаклы уйларны актарып чыгара, хәтерне кузгата, гомер һәм яшәү мәгънәсе турында уйлата башлый. Фәриткә — егерме тугыз яшь... Сәер хәл: тирә-ягыңда туплар шартлаганда вакыт төшенчәсе кайчак туп көпшәсендәге һава шикелле тыгызланып килә икән. Үткәннәрең шундый якында кебек: кулыңны суз гына — алар инде бөтенләе белән синеке. Киләчәгең шундый якын кебек: күзләреңне йом гына — ул инде якты балкыш булып каршыңда басып тора. Шулар уртасында — бүгенге көнең, бүгенге халәтең — актарылып торган уй һәм кичерешләр давылы. Күз йомган ара — кар һәм яңгырлар астында күмелеп калган әллә I кайчангы көннәреңә «ә» дигәнче кайтып җитеп була. Керфекләрен күтәргән арада киләчәкнең кул җитмәс киңлекләрен колачлау куәте бар кешедә. Димәк, вакыт — шартлы нәрсә, телисең икән, гасырлары минутка тиң аның. Уйлап карасаң, яшәү формуласы, бәлки, гомернең өч минутыннан гыйбарәттер: үткәннәрең., бүгенең... киләчәгең.. Кыскамы син, озынмы син. гомер? Нинди булсаң да, бөтен барлыгын, язмышың әнә шушы формулага сыйган да беткән синең! Колакта сугыш. Ике якта — ике симфония. • Фәрит Яруллин, тормышының барлык минутларын бергә тоташтырып, әнә шул симфониянең кыл уртасында басып тора бүген. Күңеленнән генә үткән гомерен барлый. Ә күңел соңгы көннәрдә нишләптер һаман балачакка кайта Бәлки, үткәннәрне сагынудан, сугыш вәхшәтен онытып * торырга теләүдәндер бу? Ә балачак илендә, чыннан да, рәхәт. Анда — әтисенең кул хәрәкәтләре, әнисенең ягымлы тавышы, Тукайның тылсымлы шигырьләре. 2 Кечкенә Фәрит, уйнап туйгач, урам эте һәм извозчик атларыннан сакланып кына өйләренә кайта. Кич. Ярыйсы гына иркен бүлмәнең барлык почмакларын ике керосин лампасы яктырта Аларның берсе — мич буенда, икенчесе — чуклы ашъяулык ябылган өстәл өстендә моңсу гына көлемсерәп утыра. Әтисе, мич буендагы лампа яктысына елыша төшеп, үз шөгыленә күмелгән. Муен өстенә атландырып бәйләгән күн алъяпкычын тезләре өстенә җәеп салган да кырлы игәү белән ниндидер агач кисәген ышкылый < Шулкадәр бирелеп, җентекләп, кулындагы әйберләрне ут яктысына кат-кат куеп карый-карый эшли ул, мондый төгәллек сукыр энәгә җеп саплаган чакта гына кирәктер, мөгаен Әмма аңлаган кешегә алтын куллы әтисенең шөгыле энә саплаудан куп тапкырга четереклерәк: шалтырап торган буш, иске мандолина кабырчыгына җан әрмәкче була ул! Кичә әтисе күршедәге Гыйльфан сәүдәгәрнең кара айгырыннан бер учлам кыл өзеп алган иде. Койрык кылы диләр икән аны. скрипка сызгычына тарттыру өчен шуңардан да кулае юк Аларны әтисе юды, сөртте, иң тазаларын сайлап югартын киштәгә куйды. Киштәдәге әйберләргә әтисенең рөхсәтеннән башка кагылырга ярамый Әйдә, шулай да булсын, ди. Тик менә ат кылы сызгыч кылларына әверелгәч. Фәритнең кулларына кайчан да бер эләгеп зеңләми калмас әле. Малайның сабыйларча өмете хәзергә шул тнрәдәрәк йөзеп йөри — Улым, яле, өстәл янынарак утырыйк. Монысында ягымлы тавыш белән әнисе дәшә икән. Нәгыймә исемле ул Борынгы көйләрне җырлап җибәрсә, Фәритнең сулышы тамагына килеп бәялә, күзләреннән яшь тәгәрәп чыгардай була. «Тәфтнләү» дигәнен тыңлаганда бигрәк тә шулай Әнисенең дә үз киштәсе бар Анысына да рөхсәттән башка кагылырга ярамый. Биредә тарак, көзге, чулпы, хәситә шикеллерәк хатын-кыз әйберләре, ә бер читтәрәк тышлары искерә төшкән эреле-ваклы китаплар, каты тышлы калын альбом Фәрит өчен хикмәтләрнең иң зурысы әнә шунда, дөресрәге таякны «әлиф» дип таныта башлаган китаплар эчендә ята иде. Әнисе кош баласы тоткандай итеп, сак кына тота китапны Бармак битләре белән җиңелчә орынып кына үзенә кирәкле битләрне эзли. Менә шул чакта Фәритнең каршында гаҗәеп серле капка ачыла: гарәп хәрефләре белән язылган сүзләр, тигез-тигез сукмаклар, бормалы бизәкләр. Монысы кая илтә дә, тегесе кая барып чыга икән? Юк, сукмак кына түгел, бер-беренә таянып үскән чытырманлык, ерып чыккысыз карурман бу! Капкасы ачыла ачылуын, тик менә атлап керер юлы кая соң аның? Кай җиреннән тотынырга белми аптырый Фәрит, берничә! хәрефне генә укый да килеп төртелә Их, шартлатып укый белсәң иде шуларны -дөньяда синнән дә акыллы, синнән дә көчлерәк кеше булмас иде! Берни эшләр чара юк, хәзергә өлкәннәр укыганны колак торгызып тыңларга гына кала. Әнисенең бармаклары арасында китап битләре кыштырдый Китап түгел, ә бәлки кәкре-бөкре, сыгылмалы-төрткеле рәвештә тезелгән хәрефләрнең шулай үзара сөйләшүедер ул? Әнисе тавышын көйләү өчен йомшак кына тамак кырып куя. йорт башының рөхсәтен алырга теләгәндәй. әти кеше ягына карап ала — Укып җибәр, әнисе. Тукайны тыңлап үскән бала игелекле бу - ♦ лыр. Олыга да, кечегә дә ярый аның язганнары. Кулым эшләсә дә. з колагым ишетә минем... ? Шулай ди дә мандолина сәдәфләренең ныклыгын тикшергәндәй £ итә әтисе. Кечкенә Фәрит Тукайны китаплар яза торган юмарт бер s абый дип күз алдына китерә. Әтисенең Тукай белән якыннан танышлыгы. | шагыйрь абыйның музыка яратканлыгы турында ул чакта каян белә- я сең ди! Әтисе боларны соңрак, үсә төшкәч сөйләр аңа. Ә хәзергә Фәрит- = нең бөтен игътибары әнисенә юнәлгәнниләр укыр икән ул. янәсе.. з Әни кеше ак яулыгын маңгай турыннан артка кайтарып бәйләгән £ Яулык астыннан чыгып торган бер тотам чәче һәм балан зурлыгындагы ь кып-кызыл алкалары аңа гаҗәеп бер матурлык өсти. Өйдә беразга s тынлык урнаша — әнисенең бер ноктага тупланып укый башларга * әзерләнүе. я Әнисе укый башлауга, Фәрит тәмам онытыла, барлык хыял-ки- “ черешләре белән әкият ихтыярына бирелә. Ул урманның матурлыклары! s Җир җиләге, күбәләкләр, гөлләр-ганҗәләр дисеңме - һәммәсе берь- < юлы хыялны биләп ала. Рәхәт менә шушы тылсымлы, йомшак, ягымлы х дулкында тирбәлү. Әнисенең тавышымы соң бу. әллә Фәрит чыннан да 1 Кырлай урманнары уртасына килеп эләктеме? Айлы кич Әнә. батыр < егет урманга утынга китте.. Чү, рәхәт кенә түгел, куркыныч та икән з әле әкият тыңлау: £ Нәрсә бу? Качкынмы, женме? Я өрәкме. нәрсә бу3 Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу' Борыны кәп кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби Төз түгел куллар-аяклар да ботак-тармак кеби. Әнә нинди икән ул шүрәле! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети, дигән булып кешеләрне куркыта, хәлдән тайганчы кытыклый.. Ярый әле Былтыр атлы егет батыр булып чыкты — шүрәленең бармагын бүрәнә ярыгына хәйлә белән «һоп» итеп кенә каптырды да куйды! Әнисе укып бетерә дә ни өчендер сүзсез генә елмая — Әни. шүрәле чынлап та бармы ул? — Юк. улым, уйдырма гына. Фәриткә күңелсез булып китә, шүрәлене чын-чынлап бардыр Дип уйлаган иде ул. Менә, ышанып утыр син китапка. — Юк икән, алайса нигә язалар? — Әкият — сөйләр һәм укыр өчен матур ул. Тукай абыең шуны истә тотып язган.— Әтисе улын үз янына чакырып ала — Кил әле бире Күрәсеңме, менә бу кыллар үзе бер әкият! Әтисе Фәриткә дигән мандолинаны көйләп тә бетергән икән. Яле. карап карыйк дигәндәй, башын хикмәтле генә селкеп алды да нәни яфрак чаклы нәрсәкәй белән кылларга чиртә башлады Зең зең трил лнл Әтисенең бармаклары озынаеп килгән кара сап буйлап йөренә, уң кулы исә кыллар өстендә кош канатыдай леперди «Каз канаты» көе Көйгә кушылып, лампа ялкыны да пыяла куык эчендә сизелер- сизелмәс кенә бии шикелле — әйтерсең, өйдә канат җиле агыла Я хода, гап-гади кылларда шулкадәр дә илаһи, сагышлы моңнар булыр икән! Бу кичтә Фәрит беренче тапкыр мандолина чиртеп карады Баштарак мандолина кечкенә кулларны ятсынды бугай әле. Урын дыкта утырып торган малайның тез башына да курка-курка гына сыенды шикелле Кылларына кагылгач та: «Нихә-ә-л-л?»— дип озак кына зыңлап торды Үзенчә исәнләшүе булгандыр, күрәсең. Аннары Фәрит бармакларын бер кылдан икенчесенә сикертте. Нечкә яңгыраш белән калын авазлар бергә кушылып һаваны тирбәтте: — Зең... зиң... заң... Искиткеч бәхетле минутлар иде бу! Тартылган кыллар, синең ихтыярыңа буйсынып, әнә нинди авазлар чыгара, телеграф чыбыгыдай зең- ли Фәритнең бармаклары шушы кылларга тоташып үскәнме әллә: алар да жиңелчә бер рәхәтлек белән тирбәлә, йөзә, моң булып калтырана. Гәүдәсендәге сихри тетрәү туп-туры бармак очларына агып төшә сыман. Мандолинага кушылып Фәрит әллә үзе чыңлыймы? Ул үзен ике аяклы, ике куллы тере көй итеп тоя башлады. Күзеннән, колагыннан, чәчләреннән чың агыла шикелле. Менә ничек була икән ул моң дигәнең! Беренче тапкыр үзе чыгарган «зың-заң» моңнарын әле дә хәтерли Фәрит Менә хәзер дә шул чың колагында яңгырый төсле... Әллә ул чың түгелме? Бик сәер ич... Баксаң, туплар шартлавыннан жир үзе тоташ зыңлап тора икән! 3 Әйе, жир күчәреннән ычкынган сыман тетри, чайкала. Лейтенант Яруллин, күтәрелә төшеп, күз карашы белән генә сугышчыларын барлап алды. Дөрес, ерактан аларның гимнастерка һәм каскалары гына күзгә чалына, ләкин командир һәркайсының кояшта, жилдә һәм жәйге челлә рәшәсендә каралган йөзен канонада тузаны астында да аермачык күрә. «Бу тузан нидән гыйбарәт икән?— дип уйлап кунды Фәрит — Туфрак кисәкчәләреме ул, әллә челпәрәмә килгән тынлыкның һава белән укмашкан юшкынымы?» Маңгае тоташ ак бинт белән уралган сержантны санчастька илтә торган аралыктан алып киттеләр. Шул вакыт уң флангта иелә-иелә йөгерүче элемтәче күренде. Киләкилешкә лейтенант янына чүмәште: — Сезне... рота командиры чакыра! Фәрит траншеяга сикереп төште. СугыШчылар уентыклап ясалган ячейкага сеңгән, култык асларыннан автомат түтәсе күренеп тора, кирза итекләрендә — сугыш тузаны, окоп балчыгы. Әйе, оборона көннәрендә туфракны байтак актарырга туры килде аларга. Эх, бу егетләрдән алма гач чокыры гына казытырга иде дә бит. Үссен иде шау чәчәкле бакча! Алма битле кызлар алма жыеп кына йөрсен иде биредә... Бүрәнә блиндажның ишеге ачык. Яруллин килеп кергәндә, рота командиры өлкән лейтенант Куралев кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Йөзе житди, кырыс, маңгаенда — вакытыннан иртә уелган жыер- чыклар Фәритнең инде байтактан көзгегә караганы юк. Көзгегә текәлеп караса, калын иренле, кысынкырак күзле, кабарып торган куе чәчле, уйчан-сагышлы ир-егетне күрер иде ул. Бераз ябыккандыр, аның да күз төпләрендә яңа жыерчык арткандыр, бәлки... Стенадагы сәгать бер якка янтайган — монысы каядыр якында шартлаган снарядлар эше, әлбәттә. Комбат күренми, позицияләргә чыккан, күрәсең. Түрдә таныш түгел яшь лейтенант карта өстенә иелеп нидер карый иде. Ниһаять, рота командиры торып басты, куллары белән сыпыргалап каешгимнастеркасын, кобурасын рәтләгәндәй итте. — Иптәш Яруллин, беләсеңме, нәрсә бу?—Куралев имән бармагы белән атышлар тавышына ишарәләде.г— Бүген иртән немецлар зур һөжүм башларга тиеш булган Молодцы, безнең артиллерия ярты сәгатькә алданрак өлгерде Дошманның ниятен алдан белеп торулары шәп бит, ә! Рота командирының үз итеп сөйләве, шул ук вакытта хәзерге минуттагы хәлнең кая таба барганлыгын сиздерергә тырышуы да иде бу Куралев. яңа приказны җентекләп аңлатканнан соң, сүзен йомгакларга ашыкты: — Немецлар соңарып булса да Һөҗүмгә күтәреләчәк Личный составны сугышка әзерләгез! Өстәмә боеприпаслар биш минуттан килеп җитәчәк. Ут секторлары үзгәрешсез кала. Сталинград янында җиңелгәннән соң немецларның бер як кабыр- * гасы таралып төште Курск дугасында реванш аласы килә дошманның з Безнекеләр исә немецны яңа «күчтәнәч» белән сыйламакчы була — з Фәритнең чамалавынча, фронтта әнә шундыйрак хәлләр урнашкан > иде. я Кинәт блиндаж тирәсендә нидер шартлады Түшәм-стеналар дер | селкенгәнне әллә тойдылар, әллә юк, өчесе берьюлы кул белән башларын х капладылар. Көек исе килә түгелме Күзләрен ачып җибәрүгә Фәрит = үз-үзенә ышанмыйча бер адым артка чигенде: өстәл һәм стена буйла- з рында ялкын телләре биешә иде! Шартлау дулкыны стенадагы керосин £ лампасын өстәлгә атып бәргән дә янгын ясап маташа. Фәрит нар 5 өстендә яткан шинельне тиз генә өстәлгә китереп каплады. Тегеләр ® икесе стена буйлап үрмәләүче ялкын телләрен кыр сумкасы белән кый- ♦ нарга керештеләр. Бәхеткә каршы, утны тиз сүндерделәр Таныш түгел ш лейтенант почмагы көеп чыккан картасын нишләтергә белми кулында “ селкеп тора, яңагында —зур сугышның кечкенә янгыны пичәтләп кал- я дырган корым эзләре, гаҗизлек билгеләре Фәрит аны кызганып куйды, ләкин күтәрелеп сүз әйтмәде. Нишләтәсең, табигате шундый аның: зур- ® рак, хәтәррәк кичерешләрдә дә күбрәк эчтән янучан бит ул. и Немец снаряды, чыннан да, нәкъ блиндаж түбәсенә килеп төшкән, < кәс һәм туфракны дуамал көч белән актарып ташлаган иде Ләкин түшәмне җимерә алмаган, ни әйтсәң дә Дугадагы корылмалар озаклап, инже- а. нерлык техникасының соңгы казанышларына нигезләнеп эшләнде шул. Ә кешенең. кешенең ныклыгы нәрсәдә соң? Аңарда таш яисә корыч ныклыгының әсәре дә юк бит Ул беренче карашка сөяк һәм мускуллардан гына тора шикелле. Әмма кешедә бернинди ташта яисә корычта да булмый торган өстенлек бар: ул — зирәклек, рухи ныклык, тормышка мәхәббәт Кешеләрне менә ни яшәтә! Яшисе килү хисе кешегә тумыштан биреләдер. Ләкин тормышка мәхәббәт сабый чактагы беренче дусларыңнан, табигать белән танышудан башлана булса кирәк Фәритнең дә шулайрак булды ич. Әнә ул көннәрнең хатирәсе «сагындыңмы?» дия-дия офыкта тирбәлә Әтисенең туган авылына кунакка кайтулар хәтернең кайсыдыр почмагында тавышсыз аҗаган булып уйнаклый... 4 Шәйхулла белән Фәрхетдин киндер капчыкларын асып килеп тә җиткәннәр Шәйхулласы кыска кара ыштан, утыртма якалы зәңгәр күлмәк кигән Фәрхетдиннең өстендә дә шул ук киемнәр, ләкин аныкылар яңарак, күлмәк җиңендәге сәдәфләренә хәтле ялтырап тора. Өстәвенә, ул каюлы бәрхет кәләпүш тә киеп җибәргән Гаҗәпмени, әтисе тирә-якта атаклы тегүче икән аның Авылда малайга такмак та чыгарып өлгергәннәр: Энекәем Фәрхетдин. Түбәтәең бәрхеттин.. Фәритләрдән берничә яшькә олырак Фәрхетдиннең исе дә китми, елмаеп тик тора. Бүген алар кунак малай белән урманга чикләвеккә менәргә сөйләштеләр Өчәү бергә кыйналуларының сәбәбе дә шул. Урман аларны кочак жәеп каршылады, арба эзе төшкән чирәмче юлдан эчкәре әйдәкләде. юл буендагы биек үләннәре белән муеннардан кытыклап калды. Эчкәре кергән саен уймак-уймак аланнар, бөдрә куаклыклар, стенадай баскан агачлар тезмәсе. Менә нинди икән ул чикләвек! Ботак очлары саен учлам-учлам кишәнкеләр эленгән. Үрелдеңме, капчыгыңа сикерергә генә тора Биектәгеләрен ыргаклы таяк белән аска сыгып төшердеңме, алары да үзеннән-үзе синеке инде. Фәрит олы бер кишәнкене кат-кат тотып карады, учларында сикертте Санап караса, берүзендә — тугыз чикләвек! Йомры күзләрен шар ачып, тәмам берегеп үскәннәр Менә болары — чуклы-чуклы керфекләр. Чикләвек төнлә керфекләрен йома микән? Шул хакта сүз кузгалгач, Фәрхетдин чатнатып җавап бирде: — Керфекләрен йомса, тиен урлап китә аны, бик беләсегез килсә. Тапкыр сүздән рәхәтләнеп көлештеләр. Фәрхетдин гел шулай: теле телгә йокмый, дөрес булса, йоклаганда да сөйләшә, имеш. Ә Фәритнең беразга ялгыз каласы, урмандагы бихисап авазларны тыңлый-тың- лый рәхәтлек кичерәсе килә Анфң уйлавынча, малайлар шушы куаклык тирәсеннән ерак китмәскә тиеш. Аннары бер көн әбисе, сандугач оялары да менә шулай язулы була, дип коръән китабындагы сүзләрне күрсәткән иде. Бәлки, сандугач оясын да эзләп табар әле ул, язуларын укырга тырышыр. Капчыгын кочаклап бара торгач, Фәрит икенче бер аланга килеп чыкты Аның каршысында таң калырлык тамаша ачылган иде: кояш нурлары алтын пәрәвез җебе булып куактан-куакка тартылган, күбәләк һәм яфраклар әнә шул алтын кылларда тирбәлә-тирбәлә генә якты бер көй уйный лепер-лепер без-без-з-з. тюф-тюф-ф-ф Күңелләрне әсир итәрлек бу күренешкә кошлар концерты да килеп кушыла. Хәтта аяк астында шартлап сынган коры ботак тавышы да шушы аһәң эчендә ятышлы, үз булып ишетелә. Челтерәп торган моң исә кыңгырау чәчәкләреннән тарала бугай Ә менә урман шавы каяндыр өстән, кояшлы киңлекләрдән агылып килә. Тагын да өстәрәк көн яктысында качып яткан йолдызлар кыштырдавы ишетелә кебек. Күрче.биредә һәр нәрсә яши, җырлый, шатлана икән! Син дәшми торган саен алар колагыңа тагын да ачыграк булып керә. Онытылды, йотылды Фәрит, хәтта урмандагы агачларның ничек үскәнен дә аермачык тоя башлады шикелле. . Малай каршында мөлдерәмә тулы моң дәрьясы тирбәлә иде. Сандугачның язулы ояларын очратмады Фәрит, аның каравы менә нинди хикмәткә тап булды ул. Өч самавыр юанлыгындагы бер каенны әллә давыл, әллә яшен төптән үк аударып салган. Төбендәге озынлы-кыс- калы чыралары күккә карап тырпаеп тора. Коры, шылтырап кипкән, кулың белән орындыңмы — зеңләргә генә тора Вәт могҗиза: урманның да үз «мандолинасы» бар икән ләбаса! Нечкә чырымтаны чиртсәң, нечкә аваз чыга, калыны — калын тавыш белән җавап кайтара Кинәнде генә Фәрит урман мандолинасында уйнап! Үзе дә белеп бетермәгән өр-яңа көйләрне чиртте. «Әпипә»не өздергән чакта күбәләкләр гел аның тирәсендә бөтерелде шикелле. — Ау-у-у!!! Шәйхулла белән Фәрхетдин аның югалуын сизделәр ахры, әнә бит ничек итеп борчулы аваз салалар Фәрит җилкәсенә аскан капчыгын янбашына таба шудырды да иптәшләре ягына элдерде. Элдерде дип әйтү генә ансат: чынлыкта исә шүрәле бармагыдай кәкре ботаклар күлмәктән яисә ыштан балагыннан эләктерә дә җибәрмәскә маташа Кайсылары муенга ук үрелә башлады, исәпләре — кытыклап карау микәнни? Тукта, әгәр бу чынлап та шүрәленең үзе булып чыкса? «Әйдәле, тәти егет, кети-кети уйныйкчы бер»,—дип күлмәк чабуыңнан тарта башласа, чикләвегеңне биреп тә котыла алмассың!. Нишләргә? Иң яхшысы — йөгерү, оят булса да. тизрәк Фәрхетдиннәр янына барып каплану. Әнә шул йөгерү, кабалану харап итте дә инде Фәритне! Ниндидер черек төпкә абынды да гөрселдәп үлән арасына егылды ул. Берничә тапкыр мәтәлчек тә атып алды. Ә иң хәтәре менә нәрсә: сыңар мөгезле шүрәле инде тәмам якын килеп җиткән, озын-озын бармакларын селкет кәләп баш очында тулгана. Шунысы гаҗәп шүрәле әнисс тавышы белән сөйләшә... Күрәсең, ул үзенең тавышын әллә ничә төрлегә үзгәртә аладыр Сикереп торды Фәрит, кычкырып елын елый тагын алга ташланды Берни аңламаган ♦ ике дус. кунак малайны шундый хәлдә күргәч, куркышып калдылар з — Ни булды, елан чактымы әллә? з — Шүрәле... шүрәле күрдем. £ _ Фәрхетдин инде сабакка йөргән, дүртенче сыйныфны бетергән ма- « лай иде Фәритнең бу сүзләрен ишетүгә, кулы белән эчен тотып сыгыла- § сыгыла көлә башлады ' х — Эх син. камырсыз пәрәмәч! Урманда шүрәле була димени? х Китапта гына язалар аны з — Ипидер, күрдем 5 — Яле. күрсәт шүрәлеңне. Барып карасалар, Фәрит абынып егылган урында, корыган ботак- ж лары белән күкне ермачлап, нибары карт шомырт агачы басып тора. * Курыкканга — куш дигәндәй, шуның ботаклары шүрәле бармагы булып а күренгән ләбаса... » Ул шомырт агачы исән микән? Кайтып, 'гәпләренә ятып, эх, тагын < бер тапкыр — бу юлы инде озак-озаклап күккә карыйсы иде! Әнә. шул = ук күк. шул ук ботаклар Кемнеңдер кулы белән үргәндәй итеп, күк * йөзенә ябалдашлар челтәре ябышкан. Тукта, бу күренеш нәрсәне хәтерләтә соң әле? Күтәрелеп карыйсың, күк йөзе бер үк зурлыктагы квадрат һәм ромбиклар белән бүлгәләнгән Монысы — позицияләрне авиация күзеннән яшерү өчен тарттырылган җәтмәләр. Менә сиңа охшашлык! Кинәт офыкны гүләү тавңшлары күмде. Офыкта — дошман самолетлары • Лейтенанту Яруллин рота командирының блиндажда әйткән сүзләрен исенә төшерде. Киләләр кабахәтләр, канатлары белән кояшны каплардай булып киләләр! Гүләү тавышлары отыры якыная, шомлы аваз дулкыны юлындагы барлык нәрсәне сытып-изеп, җир белән тигезләп нәкъ менә аның взводы өстенә килә кебек Безнең зениткалар күкне тарый һавада тубал-тубал төтен йомгаклары кабына башлады. Эскадрильяның башында — кара свастикалы фашист бомбардировщиклары, аларның ян-ягында мессершмитлар. Шартлау дулкыны беренче бомбалар чыелдавын туфрак итеп өскә чөйде. . Зенитчылар ут өермәсен көчәйттеләр, шуңа булса кирәк, күтәреп килгән йөкләрен чама белән генә ташлап, бомбардировщиклар качу ягын чамалады Ниһаять, икесенең койрыгына ут капты! Дөрләп янган самолет, корсагыннан кара тасма сүтә-сүтә, фашистларның үз ягына таба үкереп очты. Самолет кечерәя бара, ә менә күкне урталай телгән кара төтен тасмасы зурайганнан-зурая. койрыклы кометадай дуга ясап, җиргә якыная. Мессершмитлар — җиңел сөякле, китәргә ашыкмыйлар. Аларның берсе, әтәчләнеп, рота өстенә атылды Моторы һаваны түгел, ә бәлки баш миен һәм колакларны бораулый кебек. Бу иләмсез тавыш теш казналарына хәтле үтеп керә, теш сызлаганнан да яманрак итеп йөрәгеңне талый. Бу — янау авазлары лабаса1 - Кешелеккә, тормышка кизәнү тавышы Әнә, баш күтәрергә дә ирек бирмәскә маташа. Аркаңа баса-баса җир белән тигезләргә, сулышыңнан яздырырга тели Янау - ямьсезлек тавышы Менә ни өчен ятышсыз, килбәтсез яңгырый ул. Шуңа охшашлы авазларның Шүрәле янавына да килеп керүе очраклы хәл түгел икән. Музыканың янауга хакы бармы соң? Бетховенның сугышчан ноталары ничек туган? Бахның трагик моңнары нәрсә ул? Сораулар өермәсе янау тавышы белән якалаша, хакыйкатькә җавап эзли. Шул кыска арада Фәрит күңеленнән бер генә фикер ялтырап узды: тормыштагы авазлар музыкага үзе бәреп керә... • Тимер тырнакларын ыржайткан машина күкне кыйгачлап аска ташлана, траншея һәм окопларны пулемет уты белән чәрдәкли. Бу хәвефле мизгелдә гомереңне секундлар хәл итә: я калдың, я беттең дигән сүз. Бәхеткә каршы, пулемет уты Фәрит янәшәсендәге бруствер туфрагын гына теткәләп узды. Өстеңә ябырылган самолетка күзеңне дә йоммый туры карау өчен зур егетлек кирәк. Куркудан телсез яки ихтыярсыз калуың да бик ихтимал Баягы самолет, ничә кусаң да тешләшергә каны каткан кигәвен сыман, кабат әйләнеп килде, җиргә кадалырдай булып тагын аска ташланды. Взводның иң оста мәргәне рядовой Козодоев бу юлы түзмәде, пулеметын самолетка каршы төбәде. Нәфрәт куркудан көчлерәк. Козодоев усалланып һаваны кистерде, бер айкау белән иптәшләренә дәрт, рух өстәде. Аңа карап башкалар да башын югарырак күтәрде, булачак бәрелешкә әзерләнде. Самолет китеп югалды. Козодоев үпкәләгән кыяфәт белән пулеметын читкә тибәрде: шуны да булдырмадың, янәсе. Аның кыюлыгын уртаклашудан Фәритнең маңгае тирләп чыккан иде. Маңгаен сөртә-сөртә артына борылып караса — кыр казлары кебек тезелеп безнең истребительләр килә’ Тавышлары, һава ярып килүләре бөтенләй башка — үз, җанга якын. Әйе. жан тулы яктылык, ышаныч уята торган авазлар да бар шул әле дөньяда. Тормыш шуның белән матур Әниләрнең: «Улым. »—дип йомшак кына әйтеп куюында никадәрле моң, колакны иркәли торган рәхәтлек! Аз гына игелек өчен дә кешеләр бер-беренә рәхмәт әйтә. Менә шундый чакларда рәхмәт сүзенең ягымлы яңгырашы йөрәгеңә сары май булып ята Куаныч-шатлык килгән минутларда да кешенең тавышында мөлаемлык чишмәсе челтери башлый Пышылдап кына әйтелгән ярату сүзләре исә тоташтан алсу моңга манчылган була. Канатлы төркемгә ияреп, Фәритнең уйлары да әнә шулай оча иде. Күктә кызыл йолдызлы самолетлар күренү белән сугышчыларның йөзе яктырды: безнекеләр дә йоклап ятмый, димәк! һава сугышлары башланып китте. Азагы ничек бетәсе дә мәгълүм булмаган кискен, кыска, рәхимсез бәрелеш. Утлы траектория сызып ядрәләр атыла, үкереп очкан самолетлар төрлечә әйләнеш ясап бер- берсен кысрыклый, юк итмәкче була. Бераздан хәл, чыннан да, үзгәрде: дүрт самолетларын югалткач, немецлар тәртипсез рәвештә чигенеп көнбатышка сыздылар. Безнең яктан да югалту бар иде: көрәшнең соңгы минутларында бер истребитель утка чорналды Аның очучысы сикерде сикерүен. Тик язмыш җилләре аны кая, фронт сызыгының кай ноктасына илтеп ташлады икән? Бәлки, Казан авиация мәктәбендә укыган егетләрнең берседер ул Яруллин билгесез очучының язмышы өчен өзгәләнде. Иң мөһиме: безнекеләр һава сугышында үзләренең өстенлеген күрсәтте. Димәк, көч безнең якта! Вак-төяк атышларны исәпләмәгәндә, фашист җәй буе ник бер тапкыр һөҗүм итеп карасын! Юкка дисеңме син моны, башларын югалтудан курка алар. Көрәштә кемдер җиңеп чыгарга тиеш. Сабан туенда да шулай бит берьюлы ике батыр була алмый, кемдер — аста, кемдер өстә кала. Ләкин сугышның кануннары башка. Аста калдыңмы — ул сине сыта, тураклый, яшәү чутыннан сызып ташлый. Сабан туенда исә батырлар көрәштән соң да аяк өсте басып кала, бер берсен тәбрикләп елмая Чөнки бу — яшәүне, иптәшлек һәм туганлыкны зурлау бәйрәме Сабан туе Тыныч көннәрне юксынуданмы, кинәттән хәтергә төштең әле син! «Мин исән, мине туплар да вата алмый!» — дип аваз бирүеңне |әллә... Икенче бер вакыт әтисе белән авылга сабан туе карарга кайттылар а. Мең авазлы сабан туеның кызган, кайнаган чагы. Шома, биек колга н башында чигүле сөлге җилферди. Халык, кулларын селки-селки кычкы- ' рып, көрәшчеләргә гайрәт бирә: з — Бирешмә. Гайфи! * — Калышма. Шакир! ң Сөлгеләр билгә ята. Бер-берсенең ныклыгын сынарга теләгәндәй, £ батырлар кисәк-кисәк чүгәләп, йолкынып мәйдан тирәли йөренә Куәт 2 бөркелеп торган сак, сыгылманы хәрәкәтләр Шакир абыйсын таный Фәрит Тегермәнче булып эшли ул, өреп тутыргандай тыгыз капчыклар- * ны бияләй урынына чөеп кенә йөртә. Шуңа да мускуллары чүлмәктәй S кабарып тора аның. я Батырлар инде тәмам арыгдн. Шуны чамалап булса кирәк, кызыл < тасма бәйләгән бабай аларга хәл алырга куша, беләгенә элгән чиләктән ” һәр икесенә дә берәр йомырка суза. Фәрит йомырканы бал кашыгы = белән сугып та көчкә вата, ә менә Шакир абыйны күр син. баш бармагы *• белән орынуы кая — йомырка кабыгы урталайга киселә дә төшә Менә а ничек эчә икән батырлар йомырканы! < Көрәш бара торсын, Фәритне бит барыннан да бигрәк җырлы- биюле уеннар, шау-шулы тамашалар кызыктыра Әнә, көрәш мәйданыннан бер читтәрәк яшь егетләр, яшь кызлар кулга-кул тотынышып «наза» уйный Кызлар кулы тоткан егетләрнең авыз ерылган, борын күтәренке Фәрит, кайда басып торганын да оны тып, «наза» уйнаучыларны күзәтә башлады. Арадан кызларның кайсыдыр көчле, яңгыравык тавыш белән җыр башлап җибәрә, күмәкләшеп шуны җырлаганнан соң кара-каршы баскан сафлар чәчәк таҗыдай ачылып китә. Уен башындагы ялгыз егет сайлана-сайлана гына сафлар .уртасыннан уза. Кемне алыр, чакырулы караш ташлап кайсы кызның беләгенә орыныр икән ул? Биредә бары тик үзләре генә аңлый торган серле караш, җыр. киная. Әнә бит урынында басып тора алмаган мут егеткә ни дип төрттерәләр: Тимә чия агачына. Чияләрен коярсың. К агылма кеше ярына,— Үз ярыкны җуярмын. Сабан туе гүли дә гүли, ярына сыймаган елга кебек дулкынлана, үзе тудырган моңнарда үзе үк тирбәлә. — Уйна. Заһидулла кордаш! Монысын кырык яшьләр тирәсендәге бер ир әйтә. Фәритнең әтисе уртада йомылып кала. Бию көйләрен аннан да оста өздерүче тирә-якта юк икән Әтисе уйнаганда Фәритнең күзләренә яшь килә, бармак очлары кымырҗый башлый Нидән бу. аңламассың Кеп-кечкенә тальянның кай җиреннән шулкадәр дә тирән, күзләрдән яшь китерерлек моң чыга икән? Чылтырап аккан су тавышлары, ат дугасыннан коелган кыңгырау авазлары тарала кебек. Әтисенең Казанда да еш уйный торган көе бит бу! Чулпыларын чыңлата-чыңлата. чеметеп тоткан алъяпкычларын дәртле селки-селки кызлар бии Өйдә тагын бер шатлык көтеп тора икән аларны - әбисенең көрән сарыгы бәтиләгән' Кара, бөдрә тунлы, менә мин дөньяга килдем дигәндәй. шомырттай күзләре белән төбәп карап тора. Ул әнисен имгәндәге кыланмышларын күрсәң: нәни тояклары белән идәнне тыкырдатып үзенчә бер көй чыгара, өстәвенә койрыгы белән бертуктаусыз «дирижерлык» итә. Яратты Фәрит бу тиктормасны, йомшакта йокласын әле дип. бөдрә кунагын мендәр өстенә үк күтәреп салды. Бу хәлне күрүгә әбисе әйтә куйды: — И-и. улым, бәтине мендәргә салу килешмәс. Табигать баласы ул. аның урыны чирәмдә. Бәтине идәнгә төшерделәр. Үпкәләмә, бәти! Ишегалдында син үзеңне иркенрәк тоярсың, инеш буендагы чирәмлекләр синең өчен теләсә кайсы мендәрдән дә йомшаграк булыр! Чирәмле сукмаклар исә туп-туры болынга алып төшә. Андагы үләннәр биек, сусыл, хуш исле. Сузылып ятсаң, гәүдәң күренми дә! Бихисап үлән очлары кояшны иркәләп тора шикелле. Юк. кояш барыбер үлән сабакларын аралап өскә чыга, ачык яткан күзләреңә тула... Дугада да озын булып үлән җитлекте Окобыңа елышып ятканда биредәге үләннәр дә кояшны капларга тырыша кебек. Карыйсың: офыкларны үлән урманы каплаган.. Араланып кояш чыгасы урынга үлән арасыннан нибары кара шәүләләр шуыша. Көнбатыштан авыр гөрелте ишетелә. 7 Офыкта тузан пәрдәсе пәйда булды. Ышаныргамы-юкмы чокыр һәм үләннәрне таптап, җәрәхәтле кырдаланы иңләп тан-клар ташкыны килә! Колак төбендә сискәндергеч аваз чыңлый Чыңлый-чыңлый да. әлегә берни булмаганны белгертергә теләгәндәй, күктә эленеп тора. Чалгы йөзедәй үткен бу авазны нигә безнең кырык бишле туплар челпәрәмә китереп ташламый икән, бәлки, җиңелрәк булыр иде Юк. җиңеллек эзләргә ярамый, каршыда - рәхимсез чынбарлык, кешелек намусыңны сыный торган аяусыз бәрелеш Яруллин берничә адым атлау белән ике сугышчысы янына килеп җитте. Кырык бернең декабрендә Мәскәү яны сугышларыннан ук немецны куып килгән карт солдат Батаев күршесендәге яшь солдат Осипен- кога нидер аңлатып маташа иде Командир аның соңгы сүзләрен генә ишетеп өлгерде: — Мин сугышның беренче көненнән бирле фронтта. Бернинди ядрәнең алганы юк әле. аллага шөкер. Курыкма, алга кара Мать якасын фашистның! Йөзеннән балалык чыгып бетмәгән рядовой Осипенко ПТРын шундук алгарак чыгарып көйли башлады. Унсигез яшьлек бу егетне взводка моннан бер атна элек кенә пополнениедән китерделәр. Яруллин аны шундук үз итеп өлгерде. Моның җитди генә сәбәпләре дә бар иде. әлбәттә Беренчедән, пополнениедән килгән яңа кешеләргә аерым бер игътибар кирәк. Ияләшсен, күрсен, өйрәнсен, шунда үзенең дә холкы- фигыле ачылып китәр. Ә ул әнә тиз арада үзенең ихлас күңелле, көрәшкә омтылучан икәнлеген күрсәтеп тә өлгерде. Икенчедән, һәм монысы тагын да мөһимрәге. Осипенко Украинадан иде Үз гомерендә бер тапкыр күргәне булмаса да. күңелендә Фәрит Украинага карата аерым бер мәхәббәт йөртә. Сөеклесе Галина Киевта туыпүскән, укыган, театрда артистка булып эшләгән аның Декада әзерлек уңае белән килгән җиреннән Казанда торып калды ул... 1 ПТР танкка каршы ата торган мылтык Менә ни өчен украин егетеннән туган ягы. туган авылы турында сөйләтү кызыклы һәм рәхәт иде Яруллинга. Кызганычка каршы. Киевны ныклап күргәне юк икән аның. Эвакуация вакытында поезд белән узып киткәннәр китүен, ләкин төнлә кай җирен күреп өлгерәсең ди шәһәр тикле шәһәрнең. Аның каравы Осипенко поселок буендагы күмер шахталары һәм терриконнар турында мавыгып сөйләде. Азактан, ачыш яса- ♦ гандай. әйтеп куйды: з — Терриконнар нәкъ менә пирамида инде! Сугыш кырында да § терриконнар бар икән — Осипенко кулы белән бомба чокырларына >. ишарәләде — Тик алар йөзтүбән капланган һәм җиргә баткан пирами- & даны хәтерләтә... = «Күзәтүчән егет икән бу».— дип уйлады командир үзалдына ел- х маеп.= Болары — биш-алты көн элек булган хәл. Уен эш түгел: ә бүген § Осипенконың чын сугышта беренче тапкыр чирканчык алуы — Гранаталарны әзерләргә. Дошманны үткәрмәскә! ? Дошман танклары траншея сызыгына ук килә калса дип. эчкә уеп = ясалган борылышларга запас гранатометчиклар да куелган иде. * Колак төбендә тагын кайтаваз чыңларга кереште... в Маскировкаларны чөеп ташлап, безнең танклар корыч ташкынга “ каршы китте. Моторлардан чыккан төтен рәшәсе, чылбыр асларыннан s күтәрелгән тузан арасында менә-менә башланачак бәрелешнең кайнар- < лыгы, дәһшәте төсмерләнә, һава сугышлары, гадәттә, тиз төгәлләнү- х чән Ә менә җирдәге бәрелешнең кайчан, ничек бетәсен тәгаен генә я әйтеп бирү шактый кыен эш. < Башланды! «Кырык бишле» туплар гөрелтесенең беренче дулкыны 3 фашист танкларына килеп бәрелде. Фәрит берьюлы ике танкның дөр- а. ләп яна башлавын күрде. Маяга ярап тора бу! Хәзер инде шуны мөмкин кадәр ишәйтергә, үрчетергә кирәк. Дошман үзенең тимер тараны белән оборона сызыгын бер ыргымда өзеп ташламакчы иде. Ләкин безнең танклар аларның юлын буды, рәтләрен чуалтып ташлады. Сугыш кырының уртасында кара баганалар тасмасы артканнан-арта ике яктан да югалтулар күп. Кара-каршы кисешкән атышлар, тимергә-тимер бәрелгән тавышлар, утлы өермә сулышы тоташ бер оран булып баш өстендә тирбәлә: даң-доң даң-доң Күкнең кайсыдыр төшендә бу юлы инде чын-чынлап гигант айбалта эленеп тора шикелле. Гүя. кемдер шуны туктаусыз борчып тора, чаң урынына кага! Шуның кайтавазы тешкә суга, колак пәрдәләрен кыса, төтен һәм тузан булып күзләрне кисә. Сул флангтагы безнең бер танк алдында снаряд шартлады. Ягулык багын чәрдәкләде булса кирәк, аның тимер гәүдәсенә шундук ут капты Экипаж членнары люктан чыгып килә. Молодцы, пехотадан ике сугышчы ярдәмгә ташландылар, киемнәренә ут капкан танкист сикерә-бәргә- ләнә җиргә ятып ауный Аны ут әсирләгеннән ничек кирәк алай коткардылар шикелле. Күктәге авыр айбалта чыңына металл һәм чылбырлар чыкырдавы кушыла Тимер силуэт булып кинәттән каршыда танк шәүләсе калыкты Тузан һәм төтен пәрдәсенә ышыкланып килде микәнни, ничек күрми калганнар аны? Маскировка өчен ясалган чуар таплары-ние белән йөзеп, кубарылып, җирне тырный-тырный егетләр ятдан траншеягә килә Фәрит гранатасын әзерләгән арада күз кырые белән генә егетләренә карап алды Окоптан каскасы калыккан Осипенконың мылтыгы аваз бирде Тимәде' Фәритнең гәүдәсе пружинадай җыерылып килде — танкны каршылар алдыннан кешене һәрвакыт шундый бер киеренкелек биләп ала. Осипенко тагын курокка басты Шул ук секундта командирның күзләрен карщыдагы яктылык көлтәсе бер мәлгә сукырайтып алды. Яна башлаган -немец машинасыннан автомат аскан кара шәүләләр сикерә иде Кыска очередь аларны кисеп кенә төшерде. Рядовой Осипенкоиы күр син: бруствер өстенә менеп баскан да кулларын селти-селти сикерә — үзенең сугышчан шатлыгын дөнья белән уртаклаша: — Ура! Беренче танк! Карт солдат Батаев түзмәде. Осипенконы киредән окопка тартып төшерде. Ләкин ирен читләрендә елмаю: Осипенконың о\ җиңүендә үзенең дә беркадәр өлеше барлыгын искәрергә тели шикелле. Яшь солдатның беренче җиңүе! Үз гомерендә беренче тапкыр дошман танкысын җимерүе Килер вакыт бәлки. Осипенконыд күкрәгенә беренче орден тагарлар Беренчеләр һәрчак истәлекле була, хәтергә уелып кала Фәритнең тормышында да азмы булды «беренче тапкыр» дип сөйләрлек вакыйгалар! Беренче тапкыр буденовка кигән минутларын да яхшы хәтерли ул. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуы да шунда булды нч. Дөрес, уйнар өчен түгел, әтисенә ияреп кенә... Хәтер җебенең бер очы Казан урамнарына барып ялгана Келтер- келтер келтер-келтер Мостовой, ташларын келтерәтеп, ярымачык арбада әтисе, тагын ике музыкант һәм бер малай бара 8 Извозчик аларны Казан читендәге хәрби казармага илтеп куйды. Кызыл Армиянең акларга каршы көрәшкә китәчәк бер часте икән бу Часовой, әтисе күрсәткән документларны карап чыкты да. винтовкасын җайлый-җайлый. кемнедер көтәргә кушты Аннары күн фуражкасында кызыл йолдыз янып торган зифа буйлы, көләч командир кунакларны зур гына соргылт бинага алып керде Үзенә күрә клуб икән бу. Рәт-рәт иске урындыклар тезелгән, сәхнә шикеллерәк мәйданчыкның бер почмагында фортепиано да бар. — Репетиция ясый торыгыз, диде командир көр тавыш белән һәм. бер читтә нишләргә белми басып торган Фәритне күргәч, эре-эре атлап аның янына килде Саф татарча итеп исемен сорады Фәрит югалып калды, исемен әйтүе дә бик көчсез, юаш килеп чыкты. Йолдызлы абый чүгәләгән килеш кенә дәү куллары белән Фәритнең аркасыннан сөйде: Минем энекәшкә охшагансың син, вәт нәрсә! Гармунда уйнаган була ул Син дә сыздырасыңдыр әле. шулай бит? Фәрит күзләрен йомып кына баш селекте Шушы кыска сөйләшү, биленә каеш буган командир абыйсының үз итеп каравы күңелен әллә нишләтте дә куйды — Пәрдәсе юк икән моның. Заһидулла,— диде мандолинада уйный торган музыкантларның берсе сәхнә алдына ымлап — Син. Гарифҗан, борчылма. Кешедән яшерен эшебез юк ич безнең.— Әтисе шулай дия-дия тальян гармунын күн капчыктан чыгара башлады. Тиздән залга шау-гөр килеп кызылармеецлар кереп тулды Гимнастерка өстеннән каеш буганнар, кулларында винтовка. Тирләп чыгу һәм еш-еш сулыш алуларына караганда, бер-бер җитди эш белән шөгыльләнгән болар (Яшь чырайлы, әмма тәвәккәл йөзле Осипенко менә кемнәрне хәтерләткән икән аңа.. ) Сәхнәдә музыкантларны озата килгән командир күренү белән яланбаш зал тынып калды Командирлары кулын селки-селки бигрәк тә матур. тәэсирле итеп сөйли: — Ихтыярый кызылгвардияче иптәшләр' Революция дошманнары иске тәртипләрне яңадан кайтарырга маташа. Ләкин бу барып чыкмая чак* Кызыл Армия соңгы тамчы канга хәтле сугышырга әзер,- Колчак Казанга якынлашып килә. Кайчандыр Ленин укыган шәһәргә Ләкин без шәһәрне Колчак этләренә бирмәбез! Шулай бит! Залдагылар бердәм рәвештә: «Шулай!» — дип кычкырдылар, кемдер буденовкасын өскә чөйде. — Ә хәзер сезнең алдыгызда... халык музыкантлары ансамбле чы- * гыш ясый! з Әтисе артка таралган чәчләрен кулы белән сыйпап алды да фор- з тепиано каршына килеп утырды. Йке музыкант исә курай һәм мандолина £ белән «Иске карурман» көенә кушамалыкитә Тирән моң белән башла- « нып киткән бу көйне Фәритнең берничә тапкыр тыңлаганы бар. Хәзер | исә ул тагын да ныграк тәэсирләнде, күңелен шом һәм моңсулык биләде. » Күз алдына җай гына чайкалган карурман килеп басты Акларның = отряды әнә шунда гына посып торадыр да. менә-менә өскә ташланыр § шикелле. Хәер, нигә куркып калырга әле. мылтыклы кызылармеецлар 5 каршыда гына утыра лабаса... £ Көй тәмам. Залдагылар тамашаны дәррәү алкышлый, «молодцы!» ® дип кычкыра. Әтисе иптәшләренә кушылып баш ия, шул хәлендә чиге- ♦ нә-чигенә гармунына таба бара, кулына тальян ала а Концерт беткәч сугышчылар тагын бер кат озаклап кул чаптылар. “ Әтисенең гармунда да. мандолина һәм фортепианода да бердәй матур ж уйнавына сокланды Фәрит, горурлык хисләре кичерде. Музыка тыңла- * ганнан соң әнә ничек шатлана, канатлана халык! Үскәч, һичшиксез, х музыкант булырга! Шушы якты, яшерен хыялын Фәрит түкми-чәчми ® генә Казанга алып кайтсын әле менә... < Алгы рәттә утырган командир җәһәт кузгалып тагын сәхнәгә кү- a тәрелде. * — Кызылгвардияче иптәшләр! Кунакларга тагын бер кат рәхмәт белдерик! Революция исеменнән үзебезнең менә шушы истәлекне дә бүләк итик. Аны булачак яшь музыкантка кидерәбез! Командир соңгы сүзләрен әйткәндә йолдызлы, озын колакчынлы буденовка Фәритнең тузгак чәчле башына менеп кунаклаган да икән инде. Баш киеменнән борыны гына күренеп торган яшь «музыкант»ны мандолиначы Гарифҗан абый кулларына тотып югары күтәрә. Фәритнең үзенә күрә беренче тапкыр «сугышчы» булып караган тантаналы минутлары бу! Казанга кичкә таба кайтып төшәләр. Кичке чәйдән соң бераз ял иткәч, әтисе кулына тальян гармун ала, Фәритне үз янына чакырып китерә. Әниләре күршедә. Менә шундый чакларда мавыктыргыч музыка дәресе башлана Әтисенең кулында тальян тәмам тере бер кошка әверелә, очына, талпына, сыгылмалы хәрәкәтләр ясый, канатларын бер ача да бер яба Өстәге эре. җиз сәдәфләренә хәтле сикерепсикереп куя аның. Ә унике теле, миңа бас. миңа дигән шикелле кызыктырып, бармаклар астында биешә. Нәкъ кызылармеецлар клубындагыча! — Күрәсеңме, бармакларны сыгылмалы тотарга кирәк. Юкса бер телдән икенчесенә күчкәндә моңга зәгыйфьлек килә Гармун инде Фәритнең тез башларына сикереп төшкән. Әтисенең киңәшләрен колагына салганнан соң малай тальянның көмеш телләренә баса башлый. Ах, никадәрле могҗиза шушы нәп-нәни бармаклар хәрәкәтеннән билгесез бер көй агылып чыксын әле! — Матурлык иң элек күңелдә туа. улым. Аннары гына дөньяның олы матурлыгына кушыла ул.. . Әтисенең сүзләрен ир уртасы булып килгәндә дә онытмый Фәрит Аның күңеле матурлык эзләүдән гыйбарәт иде. Матурлык кешегә алга бару, биеккәрәк күтәрелү өчен кирәк. Тормышның беркайда да язылмаган якты законы әнә шулдыр Илдәшләрең белән уртаклашсаң, үзең тапкан матурлык меңгә, миллионга тапкырлана. .Фәрит сугыш кырын күзәтә. Осипенконың брустверга сикереп менүендә матурлык чалымнарын күреп гаҗәпләнгән иде ул. Бу тойгыны шартлау авазлары да күмеп китә алмады. Сугыш дәвам итә. Бусы ни тагын? Сокланудан Фәритнең күзләренә яшь килде. Әнә, санитарка Валя яралы танкистны сугыш кырыннан сөйрәп алып чыкты! Пилоткасына сыешмаган чәчләре йөзенә таралып киткән. Плащ-палаткасын сугышчылар күтәреп алгач та иелә-иелә танкистның хәлен кайгыртты ул. Гап- гади бер кыз кеше гомерен саклау, озайту өчен көрәшә... Күр әле, шушы тикле мәхшәр эчендә дә матурлыкка урын бар икән! 9 Далада кургашыңдай авыр, ямьсез тынлык урнашты. Кеше күңеле ямьсезлекне күтәрергә тиешме соң? Әле кайчан гына корыч әзмәвердәй үрмәләгән фашист танклары туктап калды, үлде, шлак булып катты. Тирә-якта көйгән-актарылган туфрак, корымланып я^ган танк мәетләре... Сугыш кыры — шартлау, вәхшәт, ямьсезлек иле. Күңел боларның берсен дә кабул итәргә теләми. Ләкин нишлисең, матурлыкның яшәр урынын коткару өчен кеше барысына да түзәргә тиеш. Сугышчылар маңгай тузанын кул аркасы белән сөртә-сөртә солдат паегыннан авыз итәләр, бүгенге көн вакыйгалары турында үзара сөйләшәләр. Исәннәр яши, сулый, шатлана, кайгыра. Шулай, тормыш дигән нәрсә, яшәү өчен кирәк булган бөек хәрәкәт бернигә дә карамый дәвам итә. Кешене әйтәсе дә юк, табигать яраткан үләннәргә чаклы бернинди утка, хәвефкә карамыйча яшәргә, фәкать яшәргә-үсәргә ашкынып тора! Әнә, былтырдан калган арышларга хәтле тишелеп чыккан да инде башакка өлгергәннәр. Болар инде быелгы арыш. Сугыш табигатьне дә яралый: чәчелмәгән иген кырында яралы арышлар. Алар тирбәлгәндә башаклардан ниндирәк моң чыга икән? Бәхетсез, кайгылы, гарип моңдыр, бәлки? Табигатьтә җәй, июль башы. Шуңа күрә Фәритнең күңелендә дә җәйге хатирәләр. Кинәттән күзенә чалынган ялгызак арышлар аңа туган ягын, Татарстан кырларын хәтерләтте, Кече Сөн һәм Кырлай урманнарын исенә төшерде Әллә ничек шунда ауный-ауный ятып елыйсы килә. Тик күзеңә карап торган сугышчылар алдында килешәме соң! Мондый чакта иң яхшысы — уеңны бүтән юнәлешкә борып җибәрү. Яруллин траншея стеналарына караш ташлады. Инде ничәмә кат күрелгән, ә шулай да караган саен өр-яңа хикмәтләр ачыла. Күр, чын мәгънәсендә геологик катламнар түшәлгән бирегә: туфрак, ком, кызыл балчык... Иң өстә яткан уңдырышлы кара туфракта җылылык, кешеләр белән тугандашлык мәгънәсе бар кебек. Ком катламы тотрыксыз, таралучан, соры бер дулкын рәвешендә сузылып киткән. Кызыл балчык исә тыгыз, авыр, картларча уйчан күренә — аңардагы шушы төсмерләрне, мөгаен, фагот һәм контрабас ярдәмендә тасвирлап булыр иде. Мезазой катламнары, ерак дәвернең билгесез моңнары прессланып килгән... Бүгенге мәхшәрне кичеп тә исән калган чикерткә җырында киләчәктән тылсымлы хәбәр бар шикелле! Траншеялар — уйлар шикелле озын, чиксез, бормалы. Исән генә йөреп кайтсын — сугышны, вәхшәтне, аналарның күз яшен һәм җимерек шәһәрләрне үз күзләре белән күргән композитор Фәрит Яруллин явызлыкка, фашизмга каршы симфония иҗат итәчәк. Шул ук вакытта совет халкының фронттагы героикасын чагылдырган опера язу турында да хыяллана ул. Сугыш тынып торган араларда аның зиһенен, хыялын шушы ике теләк чорнап ала, тойгылары фәкать шушы дулкында кай- 146 ный. Тыгызланып килгән хисләренең бер өлешен кыр сумкасындагы дәфтәренә дә төшерде төшерүен, ләкин болар — диңгездән бер тамчы гына Муса Җәлил Ягымлы, хәрәкәтчән күзләр, эчке ныклык белән беркетелгән дәрт, омтылыш Менә кем язар ул операның сүзләрен! Фәритнең күңеленнән илһамлы минутлар йөгереп узды Траншея бүрәнәләре, кечерәеп, пианино клавйшларын хәтерләтте. ♦ Берәүнең дә башына килмәслек мондый күзаллаулар, әрнүле җәрәхәт- 2 саташулар музыкадан башка яши алмау галәмәте, әлбәттә. Әле кай- 2 чан гыйа оборона ныгытмалары кору өчен урман кискән иде алар. Ял >: вакытларында Фәрит төркемнән читкәрәк китү җаен карады. Аның өчен £ ял — иҗат вакыты, музыкаль гимнастика дәресе өчен менә дигән мөм- | кинлек иде. Яна гына киселгән агачларның сырлы-боҗралы төбе — гүя х патефон тәлинкәсе. Аңа Фәрит хыялындагы симфониянең кайсыдыр өле- = ше язылгандыр шикелле. Бармакларын агач боҗралары өстәндә биетә- § биетә үзе иҗат иткән көйләрне уйный, тыңлый, йөрәге аша уздыра ул. 5 Аккордлар! Оркестр өзгәләнә, тирә-юньгә нәфрәт һәм нәләт моннары £ тарала. я Аккордлар! Агач төбендәге эзләр-боҗралардан җиңүгә, килер көн- ф гә ышаныч тантанасы саркып чыга.. в Җилкәсенә кемнеңдер җиңелчә кагылуыннан гына айнып китә Фә- “ рит. Караса — рота командиры өлкән лейтенант Куралев икән. Рота х командиры өчен аның подразделениесендә солдатлар, сержантлар, кече < командирлар гына бар иде шикелле. Музыкантларны һәрвакыт сәхнәдә, х скрипка һәм рояль артында гына күреп өйрәнгән яшь Куралев ул чакта ® исә үзенең ротасында яңа бер шәхес — Мәскәү консерваториясен тәмам- < лаган татар композиторы Фәрит Яруллин барлыгын ачты. а Сугышта шундый хәлләр дә була икән * Фәрит, урман егу көннәрен хәтерләп, үзалдына елмаеп куйды. Аннары икенче бер күренешне исенә төшерде. Шәм шикелле төз. озын на; рат бүрәнәләр. Шуларны яр буена әрдәнәләп өеп куйганнар. Сагызлы бүрәнә башлары тулган ай кебек балкып ята. Менә сиңа ай тавы — бүлешә башласаң, һәркемгә җитәрлек! Агыйделдән сал булып агасы бүрәнәләр өеме икән бу. Якын килеп, бүрәнә башларын тотып-тотып карады Фәрит. Сырлы-сырлы, тылсымлы боҗралар — еллар тамгасы икән. Бер- сеннән-берсе кечерәеп эчкәре таба бара-бара да бүрәнәнең нәкъ урта бер җирендә нокта белән төгәлләнә Монысы — балачакта Уфа пристаненда күргәннәре. 10 Таяну ноктасы диләр. Агачның таяну ноктасы шулдыр, бәлки? Дөньяга яралу белән туфракка таяна ул. Кинәттән үсеп, калкынып китә. Кеше дә шулай: туган туфрагына таянып үсә. орчык кадәрле малайдан каһарман булырдай ирегеткә әверелә. Аның да күңелендә боҗрадай тыгызланып еллар эзе кала. Шул «боҗра»ны сүтеп кенә җибәр, каршыңда үткән көннәр сәхифәсе ачыла Фәриткә ул чакта тугыз яшьләр чамасы булгандыр Әтисе үзенең гаиләсе белән Уфа шәһәренә күчеп килде. Алар Никольский урамындагы ике катлы агач йортныу. өске катында яши башладылар. Фәриткә иң ошаганы Агыйдел һәм Дим буе булды Бәйрәм көннәрендә халык көймә һәм пароходларга төялеп сәхрәгә чыга, сулар гизеп йөри Гәҗит кисәге җәеп яр буена утыр да рәхәтләнеп күзәт, тамаша кыл бәйрәмне Ак пароход өсләрендә кызыл әләм җилферди, чәчләрне кытыклап. Дим ягыннан бәйрәм җиле исә. Я. моңардан да ямьлерәк, ләззәтлерәк ни булырга мөмкин тагын! Балачакның бәйрәмнәрне күңеленә аерата якын кабул итүен дә истә тотсак, бәхет менә шушы кояшлы, көләч көннең үзе төслерәк буладыр инде ул Көймәләрнең кайсына хәтта самавыр да алганнар. Башы кәкрәйтеп ясалган калай торбадан каз мамыгыдай җиңел төтен күтәрелә. Табын да корып җибәргәннәр, дөньяның тәмле ризыклары шундадыр, дип уйлый торгач, төкрегеңне йотып җибәргәнне сизми дә каласың. Дим өстендә курай, гармун, җыр авазлары яңгырый Курай дигәннәре бигрәк тә моңлы икән, болай да очынырга торган күңелне әллә канларга ияртеп алып китә... Чү, монысы нинди кирәкмәгән шау-шу тагын? Малайларның хыялы шундук чирәмле ярга әйләнеп кайта. Берәрсе ялгыш хәрәкәт ясады ми кәнни — көймә читендә утырган гармунчы егет тальяны-ние белән суга капланып төште. Менә сиңа мә! Нишләргә? Гармунчыга ярдәм итү ма лайлар кулыннан килә торган эш түгел — бердән, ерак, икенчедән — юньләп йөзә дә белми ич алар. Бәхеткә каршы, көймәдәгеләр су өстендә түбәтәе йөзеп йөргән егеткә ярдәм кулы сузалар Тигезле-тигезсез айканудан көймә чайкала, бер якка янтая Суга батучыны коткару — казалы эш икән ләбаса! Ярый, ниһаять, көймәгә тартып менгерделәр аны, ә менә гармуны белән нишләргә соң? Ул инде, әлбәттә, нык чылангандыр, эченә су кереп тулгандыр, телләре яраксыз хәлгә килгәндер. Бу егет һәм аның иптәшләре җан дустың булырдай тальянны бер дә кадерли белмиләр микәнни? Бик кызганды Фәрит гармунны. Әгәр көченнән килсә, бу егетләрне беркайчан да су гизәргә чыгармас иде ул. Вакыты җиткәч, Фәрит сабакка йөри башлады. «Агамалы Гали углы» дип аталган бу татар мәктәбенең исеме үк кызыклы иде. Хикмәт исемдәмени, иң мөһиме — сабакташ дусларың яхшы булсын да, дәресләр күңелле үтсен Бәхет басты Фәритне: Әхмәт исемле дусты кесәсеннән бер чикләвек чыкса да һәрвакыт урталай бүлеп ашый, Хәсән исемлесе еш кына рояльдә уйнарга өйләренә кунакка чакыра Ж,ыр дәресеннән укыткан мөгаллимгә табигать бөтенесен кызганмыйча бүләк иткән: скрипкада уйнау, көйнең теләсә кайсы җиреннән башлап китү, җырларның килеп чыгу тарихын сөйләү дисеңме — менә шуларның һәммәсен дә бөтен шартына җиткереп башкара иде ул. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкый Исәнбәтнең кайбер сүзләргә басым ясыйясый дәртле итеп сөйләвендә үзенә күрә илаһи бер тылсым, сихер бар Аның Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич кебек «тере» шагыйрьләрне якыннан күреп белүе, үзенең дә шигырь һәм хикәяләр язуы — малайлар өчен соклангыч өлге, буй җитмәслек абруй. Әдәбият дәресләре — музыка шикелле үк, сине биеккә күтәрә, тылсым дөньясына алып керә. Тукайның «Шүрәле»се матур әкият икәнлеген Фәрит инде аңлап укый, шигъри ләззәт кичерә. Ә менә шүрәленең рәсемен ясап карасаң, ничек булыр икән? Чиста кәгазь битен кәкре-бөкре сызыклар белән чуарлый Фәрит, урман сарыгына озын бармаклар, сыңар мөгез, кәкре борын ясый Ясый-ясый да үз-үзеннән оялып куя: шүрәленең «ш» хәрефенә дә якын килмәгән, әллә нәрсәкәй ич бу! Чү, Нәкый абыйсы Фәритнең чит эш белән шөгыльләнгәнен күреп тә алган лабаса. . Ачуланыр дип көткән иде Фәрит, әмма мөгаллим кәгазьдәге сурәткә көлемсерәп карап торды-торды да дәшми генә кара тактага таба юнәлде. Такта йөзлегендә акбур шыкылдаганы ишетелде... Сызды-бозды, фокусчыныкыдай җиңел, күз иярмәс хәрәкәтләр белән мөгаллим ә дигәнче тактага шүрәле рәсемен ясап куймасынмы! һәммә җире Тукай язганча — осталык дисәң дә ярый моны. Көннәр, ничек тәгәрәп туса, шулай тәгәрәп уза да торды. Фәрит башта үзлегеннән, аннары әтисе ярдәмендә рояльдә уйнарга өйрәнде. Иске генә саргылт бу рояль өйнең түр почмагына урнашкан иде Менә шуңарда сәгатьләр буе уйный Фәрит, күзләрен йомып уйный — әйтерсең, нидер эзли, киләчәгенең сукмак очын табарга тырыша ул. Әтисе улына карап соклана, башын кыңгыр салып ниндидер тирән уйларга бирелә... Тагын да алга китү өчен чын педагоглардан өйрәнергә, махсус музыка мәктәбендә укырга кирәк малайга. Әмма Уфада андый мәктәп юк... — Улым, сиңа, һичшиксез, ары таба укырга кирәк. Әтисе бер ноктага озаклап төбәлгән җиреннән кинәт сикереп тора, кулларын Фәритнең җилкәсенә сала Бөтен холык-кыяфәтендә — канат- * лану, ниндидер зур бер эшне хәл итәр алдыннан гына була торган оч- з кынлы караш. з — Телисеңме, кире үзебезнең Казанга китәбез.. Анда сәнгать техни- * кумы бар, шунда укырга керерсең... ® Казан! Бала чагы үткән таш кала. Проломный урамнары. Ташаяк I ярминкәләре белән кайнап торган газиз шәһәр. Бәләкәй Апуш пар атта =■ ничек килеп кергән булса, уналты яшьлек Фәрит тә хыялындагы пар = атларда әнә шулай дәртләнеп, рухланып аяк басачак үзенең туган ка- з ласына! 2 II ♦ л Ниһаять, Фәрит— Казан музыка техникумы студенты £ Берьюлы виолончель һәм фортепиано классларында уку шулкадәр s үзенә бөтереп алды ки, хәтта ишегалдындагы яшьтәшләре белән фут- * бол тибәргә дә вакыты юк аның. Моның өчен тамчы да үкенми Фәрит. = Музыка дәресләрен, бәрхет тавышлы виолончельне һәм яңгыравыклы ® фортепиано авазларын дөньядагы бернинди рәхәтлеккә дә алыштырмас < иде ул. Яшьлекнең зуррак, бөегрәк максатлар белән янарга тиешлеген = аңлаганнан бирле үзе дә кинәт зураеп, җитдиләнеп китте соңгы вакыт- о. ларда. Әтисенең шәкерте булган Салих Сәйдәшев әсәрләрен көннәр буе уйнарга әзер ул. Казанда, чынлап та, «йолдызжларның иң балкыган чагы: музыкаль сәхнәдә — Салих Сәйдәшев, театр сәхнәсендә — Фатый ма Ильская, шигърият трибунасында — Такташ белән Туфан. Мәдәният учакларын беренче чиратта шулар нурлый, шулар балкыта да инде Яшьләрнең ТРАМ I дип аталган беренче театры . Спектакльләр' барышында Фәрит триода уйный. Менә шунда йөри башлагач, әллә нәрсә булды да куйды аңа — ашавыннан язды, виолончельдә уйнаган җиреннән кирәкмәс урында туктап кала, сөйләшкәндә кайчак иптәшләрен дә ишетми Шуның аркасында кичәгенәк тә уңайсыз хәлдә кала язды — Фәрит, Фәрит дим! — Фәрит, ни булды сиңа? Сөйләшми дә башлаган, кайнар бәрәңге йогтыңмы әллә? - Ә? — Кыланышың кырга сыймый, мәйтәм. Театрда кәмит рольләрне уйнаучы эшче егет Хәкимҗан икән Күренеп тора: тәнәфес арасында сөйләшеп, эчен бушатып аласы килә егетнең Аулаграк почмакка дәшүе бер дә бүтән түгелдер — Фәрит, син бит сер тотасың, име? Менә нәрсә, парин, минем озатып йөри торган кыз тиктомалдан кәҗәләнә башлады бит. — Ничек тиктомалдан? — Шулай. Кичә Тукайның «Шүрәле»сеннән интермедия куйган идек. Мин шүрәле булып уйнадым. Әмма ләкин үз башыма кыланганмын икән. Үзе дә шүрәле бит ул, дип иптәш кызлары кушамат такканнар мина Кызыйга җитә калган, сырты белән борылды да куйды Фәрит сүзсез генә елмаеп җибәрде. — Киңәш бирче, нишләргә икән? I ТРАМ — эшче яшьләр театры (театр рабочей молодежи) Тапкан кешесен! Хәкимҗанга киңәш бирер егетме соң Фәрит? Үз хәле хәл: спектакльләрдә һәрвакыт баш рольләрне уйный торган Хәмидәгә үлеп гашыйк булган чагы аның. Беркөнне клуб буфетына керергә ризалатты Хәмидәне. Пирожки һәм кайнар чәй белән сыйлады үзен Кызның зур, кара күзләре ифрат та матур, төнге йолдыздай серле иде. Ике якка тарап ачылган чем-кара чәчләренә нибары бер тапкыр кагылу өчен генә дә ярты дөньяны бирерсең. Ул тавышы дисеңме — берүзендә әллә ничә оркестр моңнары! «Таня» спектаклендәге яшь врач Таня образын шундый итеп башкара, залда тын алырга кыймый утыралар. Кыскасы. Хәмидәнең үзенә дә, уйнавына да муеннан гашыйк ул. Чәйне озаклап, тәмләп эчтеләр, икесенә дә күңелле булды. Фәрит, барлык кыюлыгын җигеп, бүген кич озатып куярга мөмкинме, дип сорады Хәмидәдән. Кызның керфекләре дерелдәп куйды, кызарынды, аннары гына түбән карап әйтте: — Соңга калдың, минем егетем бар шул инде... Ике буш стаканны күтәреп тор'ган өстәл, әйтерсең, кинәттән чайкалды, кул астыннан шуып чыкты. Фәритнең әйтер сүзе калмаган иде. Менә шул чакта авыл кызларының «наза» уйнагандагы әллә кайчангы җыры хәтеренә төште аның: Тнмә чия агачына. Чияләрен коярсың Кагылма кеше ярына,— Үз ярынны жуярсын. < Ах, авылның беркатлы күренгән хәйләкәр, зирәк кызлары! Еллар узгач та сез аяк очларына басып кына кайчангыдыр кунак малайга, хәзер инде егет булып килгән Фәриткә тагын бер кат шушы җырны җырлыйсыз, мәхәббәт эшендә гадел булырга өйрәтәсез... Хәкимҗанга боларны ничек сөйләсен ди Фәрит? Кем тыңласа да кычкырып көләчәк, җебегән син, дип әйтәчәк. Шуңа күрә ачылып китмәде Фәрит, бармакларын язган булып торды-торды да җавап кайтарды: — Ә син ашыкма. Бәлки, аның сынап каравыдыр? Хәкимҗанга бу җавап ошады булса кирәк, мә бишне, дип кулын учка сукты да яшел пәрдә арасына кереп югалды. Сәхнә идәненә кадәр агылып төшкән пәрдә берьюлы селкенеп куйды: әйтерсең, бер-берсен куышып, яшел дулкыннар йөгерешә. 12 ...Дуганың җиденче көне. «Цитадель» операциясе барып чыкмады! Прохоровка юнәлешендә — утыз, Поныри юнәлешендә нибары сигез чакрым эчкәре кергәннән соң немецларның хәле мөшкелләнде, хәрби җегәре күзгә күренеп какшады. Атна буе оборона сугышлары алып барганнан соң совет гаскәрләре бөтен фронт буйлап контрһөҗүмгә күчте. Сәгать ярымлык артхәзерлек- тән соң инде ничә ай траншея һәм окоп эчләрендә яткан пехота, ниһаять, бөтен буйга тураеп басты, куәтле «Ура!» тавышлары астында дошманга ташланды. Бу — җәядәй киерелгән Курск дугасының да тураеп басуы. Берлин йөрәгенә төбәлгән укларын барлап, хәрәкәткә китерүе иде. Ниһаять, иркенлеккә, кыр-дала киңлегенә аяк бастылар. Сау булыгыз, үзенә сыендырган, дошман күзеннән яшергән, һәртөрле һәлакәтләрдән саклаган траншея борылмалары! Сездә башланган героик симфониянең дәвамы көнбатышка күчә... Фәрит, йөгереп барышлый, снаряд чокырларын әйләнеп узды. Автоматлы, каскалы, кызыл йолдызлы пехота атакага бара. Сафлар дул- кындулкын булып йөгерә. Йөгергән уңайга аяк астындагы җир артка таба шуыша кебек. Муенга жил сарыла Солдатның һава ярып баруында никадәрле теләк, мәгънә, омтылыш! Алга бару — үзе бер матурлык. Взвод алдына кичтән үк сугышчан бурыч куелган иде. Рота командиры приказны кат-кат аңлатты: «Беренчесе—Н авылын дошманнан азат итәргә. Икенчесе — елганы кичеп плацдарм яуларга һәм шуны. ф өстәмә көчләр килгәнче, ике сәгать буе кулда тотарга!» Картадан күренгәнчә. Н авылы биредән сигез чакрым ераклыкта Э Алар кичәргә тиешле елга исә авылдан дүрт километр арырак. ? Заданиене үтәү өчен иң элек немецларны алгы траншеялардан бәреп > - чыгарырга кирәк. Миналар кырының кайсы участогында «коридор» ясал- | ган — моны һәркем яхшы белә. Төнлә саперлар кадап калдырган билге- к ләр нәкъ рота командиры әйткән урында иде. Таң алды сыеклыгында ? коридорны хәвефхәтәрсез генә кичтеләр. Менә шул чакта кинәт немец- 5 ларның пулеметы телгә килде! ■= Немец хәйләкәр кылана иде: сугышчылар тукталдымы — ул да тук- £ тый. күтәрелсәләр — шундук һаваны тураклый башлый. Автоматтан < гына ала торган түгел — ераграк. Командирның рөхсәтен дә сорап торж мастан. снаряд чокырыннан ефрейтор Килдуразов үрмәләп чыкты. Ку- ♦ лында — граната бәйләме. Утыз метр чамасы үрмәләп барганнан соң ® Килдуразов кинәт туктады да күкрәген тотып хәрәкәтсез калды... Ах. - фашист бәдбәхетләре, мушкага алып та өлгерделәр! Взводның язмышы — үлем куркынычы астында Алга барырга өмет S киселде дигән сүз. Яруллин теләсә нинди минутта да салкын кан белән ® эш итә торган Батаевка ым какты. ПТР белән дигәнне сүзсез дә аңла- ь ган солдат авыр мылтыгын төбәп атып жибәрде. < Күрәсең, шартлау арткарак эләкте, пулеметның ажгыруы басыл- - мады. Ни сәбәпледер соңарып, сул флангтан безнең пулеметчы да ут ачкан иде. Батаев фашистның жиде бабасын суганлап-борычлап искә алды да икенче тапкыр курокка басты. Бу юлы осталык мизгеле аның кулында иде. немец пулеметы котырган урында көчле шартлау күтәрелде. Взвод яна бер ыргым белән траншеяга якынайды Яраланучылар кайсы тын гына, кайсы ялварып шәфкать туташын көтә. Килдуразовны әйләндереп карады Фәрит, аның йөзендә үкенечле мәгънә уелып калган иде. Зур һөжүмнең беренче минутларында ук үлеп калу нинди кызганыч! Дөньядагы әйбәт егетләрнең берсе иде ул юкса Автомат тавышлары барабан тарылдаганны хәтерләтә. Немецлар траншеясындагы каскалы соры күләгәләр инде аермачык күренә, ядрәләр сызгыруы ешая — Ятарга! Фәритнең тавышын жил өзеп алды. Командирдан күреп, сугышчылар да түмгәккә, снаряд чокырына ышыкланып дошман белән кара- каршы атыша башладылар Кул гранаталарын бәрү өчен, ах. тагын йөз метр чамасы жир узарга! Ләкин шул араны узу сират күперен кичү белән бер булачак — менә нәрсәне барлык күзәнәге белән тоя Фәрит Үзе генә булса, бер хәл. аның бит ике яклап сузылган канаты — утны- суны бергә кичкән, инде тәмам йөрәгенең яртысына әверелгән взводы да бар ич әле. Кичә Яруллин Осипенконың сыкранып, күңелсезләнеп бер читтә басып торуын күргәч, яшь солдат янына килде. — Син нәрсә болай үзгәрдең? Ни булды? Осипенко уңайсызланып китте, сыкрануын җиңәргә тырышып әйтте: — Иптәш лейтенант, кирза итекләрнең зурысы эләккән миңа. Үкчәне кырды... Чыннан да. кирза итекләренең зурлыгын күрер күз белән дә чамалап була иде. Тик моны Яруллин ничек алданрак күрмәде икән? Командир. старшинага егетнең итекләрен алыштырырга күрсәтмә биргәннән соң. Осипенкога әйтә куйды: — Җебемә . Мондый кыяфәт килешми сиңа, егетем Бик кыеп вакытларда мәҗбүри елмаерга өйрән син. Шундук үзгәреп, эчтән яктырып китәсең андый чакта. Күз тимәсен, бүген әнә Осипенкода төшенкелекнең эзе дә юк. . Фәрит офыкка карады. Кызыл «каскалы» кояш, окоптан калыккан солдат шикелле, мәгърур генә күтәрелеп килә иде. 13 Каршыдарак кына борыны калҗайган, бер як чылбыры сыдырылып төшкән «тигр» калкынып тора. Фашистның гомере шушында төгәлләнгән, димәк. Фәрит шуыша-шуыша танк ышыгына үрмәләде. Биредән ату ышанычлырак, хәлне чамалау да күпкә җиңелрәк иде. Осипенко да, сирәкләнеп калган үләннәрне урый-урый, командирга таба шуыша Гитлерчыларның уты дәррәү көчәеп, аларны яңадан җиргә яткырды. Каракаршы атыш байтак дәвам итте Фәрит иренен чәйнәде, ачу бёлән гранатасын капшап куйды. Бушка очкан ядрәләр кызганыч — аны бит тылдагылар сукыр атыш өчен түгел, фашистның явыз йөрәген чәрдәкләү өчен атап койганнар лабаса! Ут сирәгәеп калган арада лейтенант тагын алга шуышты. Уң флангтагы берничә сугышчы да туп-туры траншеяга таба үрмәли иде. Алар- ның иң алдагысы беренче гранатасын томырып та өлгерде. Бу хәлне күреп торган сугышчыларга кинәттән дәрт керде. Менә ул озак көттергән, югалтулар бәрабәренә яулап алынган хәлиткеч минут! Бер генә секундны да кичектерергә ярамый! Командир, «атакага!» дигән мәгънәне белдереп, автоматын өскә күтәрде. Шушы рухландыргыч хәрәкәт төрлечә сибелгән сафларны гүя берьюлы кузгатып җибәрде! Кайта-кайта яңгыраган «ура»! тавышлары астында взвод немецлар траншеясына якыная иде.. Тимерчыбык киртәне дә сикереп уздылар... Үлем яңгыры астыннан исән чыккан сугышчылар траншеяга бәреп кергәч тә гаҗәпләнеп калдылар: гитлерчылар соңгы минутта күтәренеп качып киткәннәр икән, тоткарлау өчен үзәктә бары ике пулеметчы калдырганнар. Әнә. берсе исән. Соры гимнастеркасы төтенгә ыслану, тузантуфракка буялу нәтиҗәсендә тагын да ямьсезләнеп сорыланган Йөзендә — искитмәле туңлык, битарафлык. Бары авыртудан сыкрану билгеләре генә аның адәм баласы затыннан икәнлеген әйтеп тора. Мөгаен, «смертник»лар мәктәбен узгандыр бу Әнә бит, үзенең сукыр фанатизмы белән соңгы минутларда гына безнең ничә сугышчыны һәлак итеп ташлады. Бу бәндәнең башына нинди уйлар да йөрәгенә нинди кичерешләр хуҗа икән? Яруллин немец телен вата-җимерә булса да әсирдән фәкать бер нәрсә хакында сорады: — Син Бетховенны беләсеңме? Немец башын селекте, «найн» дип җавап кайтарды Белми, ишет кәне дә юк Ә бүтәнчә булу мөмкинме соң? Ата фашист, бәлки, әллә кемнәрнең музыкасын тыңларга яратадыр, әмма солдатларын ул башкача рухта тәрбияләгән, сукырларча табынырга өйрәткән, аларга кан һәм үлем белән эш итү миссиясен йөкләгән Германия, шушы хурлыклы көннәреңнән азат булыр сәгатең ерак микән синең? Лейтенант немецка җирәнү катыш кызгану хисләре белән карады һәм. алыгыз дигәнне белдереп, ым какты. Сугышчылар тиз арада тран» шеянык ике ягына сибелделэр'бу тынлык артында хәйлә-мазар посып тормагае... Суынырга өлгермәгән автоматлар тагын алга төбәлде. Немец траншеялары урыны-урыны белән тәмам теткәләнеп беткән иде. Снаряд чәрдәкләгән бүрәнәләр, чалкан авып төшкән гәүдәләр, туфрак астыннан тырпаеп торган фашист итекләре.. Җимерекләрне лейтенант күрми узарга тырышты, бу урыннан тизрәк ераклашасы килә иде аның Ләкин безнең артиллерия нык һәм төгәл бәргән: тагын җимерекләр, тагын фашист каскалары... * Ниндидер сәер тынлык. Командир ике сугышчысына өстән барырга з боерды һәм траншея стенасына таяна-таяна алга таба хәрәкәт итте, з Шулвакыт алда немец блиндажы күренде. Аның ишегендә ак җәймә- * дән ертып ясалган ак әләм шәйләнә Нәрсә бу, провокацияме? Әллә бе- » рәр өлкән офицерның чынлап та әсир төшәргә теләвеме? Таякка берке- х телгән әләмне сугышчылар да күреп алдылар, автоматларын алга тө- - бәгән хәлдә, әмер көттеләр Блиндаж эченнән немецча кычкырган тавыш ишетелде. Ярты минут з уздымы-юкмы, кулларын өскә күтәргән гитлерчы үзе дә күренде. Күз- 2 лекле, озын буйлы, интеллигент чырайлы немец солдаты иде ул. 5 Сугышчылар каушый-каушый нидер әйтергә теләгән әсирнең ниятен 2 тиз чамаладылар. Фәрит соңгы сүзләреннән аның художник икәнен ♦ аңлады. Бу мәхлүк җан сугыштан туйган, кан кою һәм каршылык күр- « сәтүнең мәгьнәсезлеген соң булса да аңлаган, күрәсең. х Арада немец солдатының әнә ниндиләре дә бар икән. Тик моңа ка- з дәр кылган гөнаһларыңны кая куярсың да, үлгәннәрнең катгый хөкемен- * нән ничек котылырсың икән син? Бәлки, Гитлерның рәсемнәрен ясап - көн иткәнсеңдер әле... Әллә алар җырын «җырламаганга» күрә алгы ь сызыкка ташладылармы сине? Мотор тавышы ишетелүгә, барысы берьюлы артка әйләнеп кара- < дылар. Траншея алдына килеп туктаган безнең Т-34 башнясыннан шлемлы танкист җиргә сикерде. Килә-килешкә кобурасыннан пистолет тартып чыгарды да якыннан гына немец солдатына атып җибәрде. Бу шулкадәр тиз арада булды ки, әгәр Фәрит ярсулы танкистның кулына кагылып өлгермәсә, әсир солдат траншея төбенә авып төшәчәк иде. — Тукта! Каршындагы лейтенантның кычкыруыннан танкист бермәл югалып калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды Аның маңгаеннан-гөрләп тир ага иде. — Тапкансыз кызганыр кеше! Барысын да теге дөньяга озатырга кирәк аларның. Ә сез, иптәш лейтенант, юкка гуманист булып маташасыз. Сугышчылар ике командирның кайсын якларга белми аптырашып калдылар... 14 Бөтен барлыгы белән тоя Фәрит: бер адым алга атлаган саен Украина жиренә, Киевка таба якыная алар. Сәгать унике — көн уртасы. Хәзер Мәскәүдә Кремль курантлары сугадыр Мәскәү йокламый, көне- төне фронттан яхшы хәбәрләр көтәдер Мәскәүнең кинәт кенә шулай искә төшүе гаҗәпмени? Фәрит биредә биш ел консерваториядә укыды, музыка серләрен үзләштерде, үзенә яңа дуслар тапты Ул көннәрне онытырга мөмкинме соң! Шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән биредә тагын да якыннан дуслашып китте ул Мәсьәләне тоткан жиреннән өзә торган Муса Җәлил дә алар янына еш килә, киңәш-фикерләрен уртаклаша Фәрит Яруллин белән Нәжип ^Киһановнын киләчәгенә аеруча өмет белән карый иде ул. Фәрит яраткан, хөрмәт иткән кешеләрдән тагын берсе — профессор Генрих Ильич Литинский иде. Уртача буйлы, җиңел хәрәкәтле, игътибарлы һәм таләпчән бу профессордан дәресләр алган саен шуңа ныг рак ышанды Фәрит: кеше күңел хәзинәсен башкалар белән күбрәк уртаклашкан саен үзе дә югарырак күтәрелә, башкалар каршында дәрә- жәлерәк була бара икән. Бервакыт алар арасында мондыйрак сөйләшү булды. — Беләсеңме, егетем, карап-карап торам, синдә яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек зур.— Профессор утырган килеш кенә фортепиано корпусына таянган хәлдә сөйләшергә ярата иде. Фәрит моны үзе дә чамалый, тик бу хакта остазың авызыннан ишетү әллә ничек уңайсыз кебек тоелды. , — Бездәге уку программасы синең өчен таррак. Теория белән генә чикләнмичә, практик дәресләрне ешрак үткәрербез. Опера һәм балет әдәбиятын дәреслекләр аша да укып, өйрәнеп була. Ә минем киңәшем: аларны сәхнәдә килеш күрергә тырыш, күз һәм колак икесе берьюлы күбрәкне эләктерә... Шуны истә тотып, Фәрит театр һәм концертларга ешрак йөри башлады. Чайковскийнын «Аккош күле» балеты аны тәмам сихерләде, чиргә сабыштырды... Бетховенның Тугызынчы симфониясе концертыннан кайтышлый чак кына трамвай астына эләкми калды... «Кеше менә нинди могҗизалар эшли ала икән!» — дигән соклангыч фикергә килде ул. Өч-дүрт ел эчендә Фәрит байтак җырлар, романслар, инструменталь әсәрләр язды. Тик менә башлаган симфониясен һәм «Зөлхәбирә» операсының беренче пәрдәсен һич тә төгәлли алмый ул: көче, тәҗрибәсе җитми, күрәсең. Бәлки, бер үк вакытта «Шүрәле» белән җенләнүе дә комачау итәдер? Тукайның соклангыч әкиятен музыкада гәүдәләндерәсе килә анын Киңәшкән, бәхәсләшкән чакта дуслары да бу фикерне хуплыйлар, Фәриткә өмет баглыйлар. Әсәрнең тулаем планы өлгереп җиткәнче үк Фәрит Былтыр атлы егетнең урманга утынга килү күренешен язарга кереште. Әхмәт Фәйзи, дустының иҗади нияте белән якыннан танышкач, елмаеп куйды һәм белдекле кыяфәттә әйтте: — Сюита да, чуртым да түгел бу, дускаем. Сизәсеңме, үзеннән-үзе хәрәкәтләр сорап тора. Балет чыгачак синең бу фантазияңнән! Шул кичне мәсьәлә хәл ителде дә куйды: балетның либреттосын Әхмәт Фәйзи язачак, вәссәлам! Берничә төн йокламый газапланганнан сон күңелдә балетның төп идеясе яктырды: «Алга барырга, биеккәрәк күтәрелергә!» Утыр да яз гына — кешелек бәхете өчен көрәш турындагы әсәрнең моннары инде дулый, үзенә мәйдан сорый. 15 Биеккәрәк күтәрелү өчен кеше алга барырга тиеш. Алда һәркемне хыял, өмет, башкарасы эшләр көтеп тора. Алга бару — үзе бер матурлык! Сугышта төрле хәлләр була. Озын-озын походлар кичкәндә кайчак тәмам аяктан егылыр дәрәҗәгә җитәсең. Оборона вакытларында исә гел бер рәвешлерәк яшәү солдатның канын суыта башлый Атакага бару — бөтенләй башка! Солдатның иңнәренә, әйтерсең, канат үсеп чыга. Шушы канаты гына исән булсын — аны инде берни дә туктата алмаячак. Итекләр һәм снаряжение җиңеләя, беләкләргә гайрәт тула Шулай булмый ни, Туган илне азат итү хисенең ин кайнар, иң күтәренке чагы бит бу. Алга барырга!.. Күр әле, никадәрле тәңгәллек: сугыш башлангач та балетның идеясе Ватан язмышына, авторының шәхси тормышына ук бәреп керде. Кешелек бәхете өчен көрәшә-көрәшә Фәрит үзенең взводы белән алга бара.. Берничә чакрым җир узганнан сон дошманның икенче оборона сызыгы күренде. Немецлар, югалту ачысына буылып, бу полосада коточкыч каршылык күрсәтергә керештеләр. Пехотаның тирә-ягында дошман миналары ешрак ярыла башлады. Күңелсез, ачу китергеч хәл иде бу. Әнә, сул флангтагы безнең бер танкка ут элеп тә өлгерделәр! Ләкин танк очып барган факелдай барыбер алга ыргылды һәм траншеядагы * расчетларны тимер чылбыры белән тураклый, изә башлады «Канга — з кан, үлемгә — үлем!» Сугыш көннәрендә туган шушы лозунгның дөрли- з дөрли януы, үч дәһшәтенә әверелеше иде бу Сугышчылар автоматтан ата-ата траншея эченә сикерделәр. Кул | сугышы башланды. Өстенә ташланган гитлерчыны Фәрит көч-хәл белән к аска егып салды, янәшәсенә килеп баскан Батаев тегене автомат белән = шундук тынычландырды. Хәлнең мөшкеллеген анлап, немецларның кү- = бесе аралашу юлларына ташланды. з «Өченче!» — дип кычкырды яшь солдат Осипенко утка чорналган £ фашист танкысына күрсәтеп. Ләкин шундук кулбашын тоткан хәлдә < җиргә сыгылып төште. Яруллин, санитарка Валя белән бер үк вакытта 2 диярлек, Осипенко янына килеп җитте. Күкрәктән өстәрәк, сул як кул- ♦ башы яраланган егетнең. Шул урында гимнастеркасына күгелҗем кан и табы бәреп чыккан. Әле кайчан гына үкчәсен кирза итек кырганга да £ еламсырап торган Осипенконы танырлык та түгел: ул бернигә дә игъти- = бар итмәстән елмаерга азаплана, нәрсәдер әйтергә җыена: — Иптәш командир... кыен чакта... мәҗбүри елмаерга... өйрәнеп = кенә килгәндә... н Ярасы авыр иде, күрәсең, санитарка кыз ихтыярына бирелеп. Оси- < пенко сүзсез калды. Ә күзләрендә никадәрле теләк, мәгънә, үкенеч чат- кылары яна! «■ Әллә нәрсә булды Фәриткә: тез буыннары йомшады, тел очындагы сүзләре әллә ничек калтыранып чыкты Анын гәүдәсе буйлап, әйтерсең, әллә ничә тармаклы яшен берьюлы узып китте.. Кыен булды украин егете Осипенко белән саубуллашу. Фәрит өчен ул — хатынының туган ягын, Украинаның җанлы бер кисәген тәшкил иткән сердәш, арадашчы иде ләбаса. Күңел тынычлыгы иде.. Әгәр ядрә килеп тимәсә, инде сугышчан чыныгу алган Осипенко фашистларның Рурда коелган байтак танкларын туктаткан булыр иде бу көннәрдә. «Хәзергә сау бул, Осипенко! Тизрәк терел, кайчан да бер күрешербез, бәлки...» Бүген сугышчылар дошманны җиде чакрым куып бардылар. Н авылына якынаер алдыннан кич тә җитте. Үзәк Россиянен җылымса төне арыган-талган сугышчыларга, ниһаять, ял алып килде. Кыр кухнясы сонару сәбәпле, котелоклар гына буш тора. Менә монысы аяныч хәл иде... Взводын барлаганнан сон Фәрит йодрыкланып килгән кулы белән ■йөзен каплады: өчәү үлгән, Осипенкодан кала тагын икәү җиңелчә яраланган иде Шунаргамы, сугышчылар артык кычкырып сөйләшмәделәр, шаяртмадылар, һәркем үз эше белән мәшгуль. Әтисенә исәнлек хәбәре саласы иде дә бит, тик менә караңгылык куерды, күк гөмбәзендә бихисап йолдызлар шәмдәле кабынды. Иртәгә башкарырмын дип, бу эшен ул тан яктысына калдырды, часовойларын кисәтеп куйды. Бер-берсенә сыенышып солдатлар йоклый. Шүрләве булдымы, әллә төнге разведка борчыдымы аны — немецлар ягыннан берәү автоматын тырылдатып алды Күзгә йокы керми, әйтерсең, тән организм ихтыяҗы белән исәпләшми торган машинага әверелгән. Тагын да гаҗәбрәге — төн карасын телеп, кайсщдыр куаклыкта сандугачлар сайраша башлады. Менә сиңа концерт! Сугыш тынлыгы уртасыннан ишетелгән бу илаһи аваз атыш һәм шартлаулардан колагы тонган сугышчыларга могҗизалы тәэсир итте, һәрхәлдә, Фәриткә шулай тоелды. Сандугач бернинди үлемнең, шарт- лаунын да яшәүне туктата алмаячагы, тормыш утынын беркайчан да сүнеп калмавы хакында өздереп сайрый иде. Флейта өлгесен кешегә сандугач бүләк иткәндер, мөгаен: әнә бит. мажор бизәкләрнең, борылышларның һәркайсында шуның моңнары... Табигатьнең бу могҗизасын фашист солдаты да тынлый микән? Россиянең гап-гади бер авылына кереп йомылган фрицлар ни уйлый икән хәзер? Төн сандугачының очынып-очынып сайравы, мөгаен, ачуын гына китерәдер аларнын... Чнратлап-чиратлап кына көн дә килә торган бу кичләр бер-беренә ни дәрәҗәдә охшаш икән? Көйне жанын теләгәнчә кабатларга мөмкин, ә менә төннәр кабатланамы? Юк дияр иден, нигә сон бүгенге төн һәм анын сандугачлары әтисенен туган ягын искә төшерә дә үзәкне өзә? Тукта, төнге җил. исми тор! Фәрит гомеренең рәхәт бер көнен ашыкмый гына хәтереннән уздырсын әле. 16 Ж.әйге көн. июль урталары Кырларда мен тугыз йөз утыз сигезенче ел икмәге өлгереп килә. Кайчандыр кунак малай булып йөгергән юллардан Фәрит әтисенең туган авылына — Кече Сөнгә кайтып төште. Бу юлы да кунакка Тик казык башында әлсерәп утырган берән-сәрән чүлмәкләр, тыкрык-койма читәннәре егетне тһнымады. Ул. чыннан да. башка иде шул аякта елтыр ботинка, өстә «шәһәрски» күлмәк-чалбар. дулкынлы калын чәч артка таба кайтарылып төшкән. Кулда да букча- мазар ише генә түгел, почмаклары каймаланган кибет чемоданы. Әтисе студент улын озаклап кочаклады, артка чигенә төшеп таза, сөйкемле егетне тагын бер кат күздән кичерде Башын чайкый-чайкый. бик күрсәтми генә дымлы керфекләрен сөртеп тә алды бугай әле Нәрсә иде бу? Якты юлдан атлаучы баласы өчен горурлыкмы, әллә Уфа һәм Казан шәһәрләрендә яшәгән чакта бергә-бергә нужаны да байтак*таты- ган улынын язмышына ышанып җитә алмаумы? Икесе дә бардыр, мөгаен, ни әйтсән дә байтактан күрешкәннәре юк ич аларнын. — Улым, син бөтенләйгә түгелдер ич? Ир уртасы Заһидулла бу сорауның урынсыз икәнлеген белә торып, сүзне каян башларга аптыраганнан әйтеп ташлады. Күпкә түгел, әти Ике атна торам да китәм. Азрак икән шул Бу Мәскәүләр тәмам каптырган икән үзегезне. Үзебез дә нык каптырабыз, әти «Шүрәле»не төгәлләп киләм менә. Әтисе Фәритнең иҗат планнары белән хат аша яхшы таныш иде, шуңа күрә булачак балетның яңа бүлекләре турында сорашты, хуплау хәрәкәтләре ясый-ясый бүлдерми генә улын тыңлады. - Хәтерлисеңме, әле кайчан гына урманнан шүрләп кайткан идең. Инде хәзер шүрәленең үзен биетергә чамалыйсың, ә? Әтисенә кушылып. Фәрит тә рәхәтләнеп көлде, балачак дуслары Шәйхулла белән Фәрхетдинне исенә төшерде Тик менә алар икесе дә әллә кайчан авылдан читкә чыгып киткәннәр икән. Музыкант кешенең гаилә тормышы мәшәкатьле булгандырмы, әллә Фәрит белеп бетермәгән башка сәбәпләр дә бардырмы — әтисе белән әнисе инде байтак еллардан бирле бергә яшәмиләр иде. Фәрит үги әнисен кичкә таба гыИа күрә алды: Хәнифә исемле бу ана нәкъ шул көнне Мәскәү студентына энекәш алып кайтты! «Кендек әби»нең сөйләшүеннән Фәрит энекәшенең чәчләре чемкара икәнлеген генә аңлап калды.. Заһидулланың Мәскәүдә укый торган улы кайткан! Бу хәбәр тиз таралган, күрәсең, ул көнне йорт бусагасын атлап керүчеләр байтак булды. Бер күрешү өчен атап кергәннәр, хәл-әхвәл сорашалар, бар белгән киңәшләрен әйтеп калырга ашыгалар Фәрит әтисенең авылдашлары белән урамда, кырда, су буенда да очрашты, аларның төрле-төрле сорауларына җавап бирде. Ә күңел кичне, ялгызлыкны көтә! Менә шул чакта гына беркемнән тартынмый уйланырга, табигатьтәге авазлар чалымын тыңларга мөмкиндер шикелле... Кичен ул ишегалдына чыгып күктәге йолдызларны күзәтте, ай яктысында коенган алмагачларның тылсымлы серләшүен тоемларга тырыш- * ты. Болар бар да талгын хәрәкәт, табигатьнең үзе генә белгән моңнар з кочагында йөзүе иде. Менә шул чакта өздереп-өздереп сандугач сайрар-з га кереште. Әйтерсең, кунак егет хөрмәтенә адажио башкара! Ул да тү- * гел, авыл уртасында гармун тавышы, егетләр җыры яңгырады. Гармун- | нын өзгәләнүе авыл өсләтеп кенә ага-ага да йолдызлар тарафына китеп | югала шикелле. Әйе, авылның күге тулы — моң, туфрагы тулы — хик- £ мәт, чишмәсе тулы — сихәт икән... = Аннары Фәрит өйгә керде. з Учакта ялкын бии, казанда су жылына. Мич каршына утырган 5 әтисенең күзләрендә ут шәүләсе яктырып-яктырып китә. Моңсу серле. £ уйчан күзләр бу. Аларда нинди яшен чагылып уйнаганын, нинди моңнар 2 кайнаганын Фәрит аңлый да, аңламый да шикелле ♦ Самавырга күмер салырга кирәк. Әтисе күмер кыскычын таба ал- в магач, ялангач кулы белән казан астына үрелеп утлы күмер чүпли баш- “ лый. Кузлы күмерләрне учтан-учка сикертә дә самавыр морҗасына s ташлый Ул бу эшне шулкадәр җиңел,тыныч башкара, әйтерсең, кулла- * рында күн пирчәткә аның... s Икенче көнне Фәрит урманнан бер төргәк яшел ылыс күтәреп кайтты. 1 Кунак егеткә атап, авыл мунчасы ягылган иде. Андый мунчаны та- < гын кайчан күрерсең икән? Идәнгә яшел ылыс җәелгән — кайнар су 3 койган саен урман исе бөркелеп чыга. Әрем катыш кычыткан кысты- 2 рылган каен себерке — җилләнеп селтәнгән саен җәйге хуш ис тарала. Тамагың кипте исә мунча болдырында сине әчкелтем әйрән көтеп тора. Менә кайда ул дөньяның рәхәтлекләре! Ә инде Хәнифә апасының майда йөздереп пешергән коймагыннан, карлыган яфрагы салып пешергән чәеннән дә авыз иткәч, Фәрит авылга тәмам гашыйк булды, хәтта студент икәнлеген онытып җибәрде. Кошлар ничек канат кагынса, вакыт та шулай җитез хәрәкәтләнә икән. Фәритнең китәр чагы җиткән иде. Соңгы минутта Мирсәет исемле кечкенә энекәшенә яратып, үз итеп ягымлы караш ташлады да саубуллашып чыгып китте. Бу — ике туганның беренче һәм соңгы күрешүе дип берәү дә уйламагандыр, әлбәттә. Әтисе Берсутка кадәр озата барды. Җәйнең бүгенге шикелле җиләс, тымызык көннәре иде бу. Офыкта толым-толым каурый болытлар Менә аларны җил әкрен генә сүтә башлый, алмашка кибән-кибән кадәрле болытларны куып китерә. Күк белән җир бер-беренә һаман саен ныграк якыная, дөньяга басынкылык иңә.. Лейтенант Яруллиннын талчыккан керфекләре дә бер-беренә тәмам якыная, төнге чәчәктәй йомылып китә... 17 — Иптәш лейтенант! Күз кабакларына тыгыз булып болытлар бөялгән, шуңа күрә керфекләрне һич кенә дә селкетеп булмый. Ә күзләрне ачарга кирәк, чөнки кемдер йомшак тавыш белән һаман бер үк сүзләрне кабатлый, кузгалырга куша... Часовойның командирны уятуы икән бу Күзгә йокы чүбе кергән, һич кузгалыр әмәл юк. Яруллин плаш-палаткасы кочагыннан сикереп торгач кына йокы артка чигенде, офык артына төшеп югалды. Офык алланган, яңа көнне башлау хәстәре белән тулышкан. Бик вакытлы уятканнар, каядыр еракта көн саен йотылып фронт хәбәрләрен тыңлаучы әтисенә һөҗүм башланганчы хат язып өлгерәсе бар аның. Ак кәгазь бите буйлап каләм йөгерә. Фәритнең хисләре, язасы сүзләре каләм очыннан туп-туры дәфтәр битенә агыла иде: «Без зур һөҗүмгә күтәрелдек, әти. Кичә дошманны җиде чакрым куып бардык. Фашизмның көннәре санаулы калып бара. Эх. тизрәк бетерәсе иде бу кырылышны! Юкса асыл егетләрне тартып ала сугыш. Күңел һаман тыныч көннәрне сагына Тегермән буасына төшкәлисеңме? Яр буйларын быел да сары чәчәкләр күмгәндер шикелле. Буада балык уйныйдыр, урманда кура җиләге пешкәндер — шуларның һәммәсен кайтып үз күзләрем белән күрәсем килә...» Кайчандыр ишеткән хикмәтле сүзләр кинәттән Фәритнең хәтерен яктыртты. Имеш, ерак юлга сәфәр чыгасы бер егеттән сорыйлар: - Әниеңнең ризалыгын алдыңмы? — Алдым,— ди егет.— мин аны җилкәмдә килеш күтәреп Хаҗга кадәр алып бардым - Синең бу эшең газиз әнкәңнең бер ачы тулгагына да тормый Атаанага гомер буе хөрмәт күрсәтсәң дә таман. — дип җавап кайтара ил картлары Бик тә мәгънәле, хикмәтле сүзләр. Әнисе тапкан, күкрәк сөтен биреп үстергән, дөньяның ип зур рәхмәтләре яусын аңа Ә менә әтисе улының кулларына тылсымлы ачкыч тоттырды, музыка дигән могҗизалы дөньяның уртасына хә!ле озата килде, кешеләргә кулыннан килгән хәтле яхшылык эшләргә өйрәтте. Бүгенге көндә Фәрит сәнгать баскычларының югары бер ноктасында басып тора икән, ул үзенең барлык уңышлары белән беренче чиратта әтисенә бурычлы. Тик менә әтисенә әйтәсе рәхмәтен әйтеп, күрсәтәсе кадер-хөрмәтнең бер өлешен булса да күрсәтеп өлгердеме ул? Ә ил каршында үтисе, йөрәк һәм акыл эше белән түлисе бурычлары тагын күпме аның? Өч почмаклы солдат хатын бөтен шартына китереп бөкләгән вакытта командир-композиторның күңеле аша шушы олы мәгънәле, тынгылык бирми торган гамь сораулар ташкыны узды. Хәерлегә булсын, бүгенге көн нигәдер моңсу, сагышлы башланды һөҗүм алдыннан гаҗәеп бер тынлык булып ала. Бүген дә шундый хәл иде: кичәге сөрем таралган офыклар карандаш белән сызгандай аермачык беленеп тора, табигать тын гына йоклый, туар көн мәшәкатьләрен җигелеп тарту өчен хәл җыя «Шылт» иткән аваз да юк. әйтерсең. кичәгенәк бу җирдә рәхимсез сугышлар булмаган. Солдатлар, команда булганны да көтмичә, уяна башладылар Гәүдәдәге киеренкелекне җиңү өчен сугышта кайчак ярты минут та җитә Менә-менә атака башланыр чакта ни җаның белән йоклап ятмак кирәк! Син йоклаган арада әллә нихҗгле үзгәрешләр булгандыр, әнә шулармы күрми калгансыңдыр шикелле тоела башлый Каршыда Н. авылы. Приказны үтәргә: бернигә дә карамый авылны фашистлар кулыннан тартып алырга кирәк бүген! Июль. Күкрәп торган җәйнең көз каршына таба кузгалыр чагы якынлашып килә. Шуны сизепме, ул үзенең үләннәренә - ныклык, чәчәк орлыкларына тыгызлык биреп калырга ашыга Бусагада — август Табигатьнең уйланыр, акыл җыяр чагы Агачларда беренче сарылык төсмерләнер вакыт. , Моннан ике ел элек тә табигатьтә җәй тантанасы иде. Җирдә әле сугыш юк. вакыт үзенең авырлыгын тыныч көннәр бәясе белән үлчи иде. Ул чакта кешеләр августны аеруча дәртләнеп көттеләр Чөнки 1941 елның августында Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәреләчәк иде Ул чакта декада турындагы хәбәрне ишетүдән дә зур куаныч булды микән? 18 Бу хәбәр Фәритне аеруча канатландырып җибәрде! Газаплы һәм ләззәтле төннәрдән сон. «Шүрәле»нең каралама хәлендәге клавиры тәмамланып килә иде Казан, җиң сызганып, декадага әзерләнә. Ә шуңа кадәрле Фәритнең тормышында тантаналы вакыйга булды: аны Композиторлар союзына кабул иттеләр! Өстәвенә, союзның Музфонд оешмасы Фәрит Яруллинга зур суммада акча бүлеп бирде: менә сиңа ярдәм, эшеңне тизләт, диделәр. Студиянең худсовет утырышы, ниһаять, «Шүрәле* балетының музыкасын тыңлап карау, аның художество үзенчәлегенә бәя бирү өчен җыйналды. Тыңладылар, утырыш өстәле тирәсендә беразга сәер тынлык урнашты — Моңа кадәр безнең музыкабызда күренмәгән новаторлык бар әсәрдә,— диде берәү соклануын белдереп. — Новаторлык бар барын, тик мондый «мөгез чыгару», традицион рамкаларны җимерү халыкка аңлаешлы булыр микән соң? — дип сорау ташлады икенчесе. — Чыннан да, милли колоритның аз икәнлеге үзен сиздерә. Миңа калса, бу әсәрдә татар көйләре өстенлек итәргә тиеш иде кебек,— диде өченче бер иптәш. Фәритнең күз аллары караңгыланып китте. Халык моңнарын, татар музыкасы традицияләрен үстереп, фантастик дөньяны тасвирлаганда рус классиклары тапкан алымнарны иҗади файдаланып, заманча ритмнар белән баетып, гади һәм катлаулы да булган әсәр аша эпик яңгыраш бирергә омтылган иде ул. Остазы профессор Литинскнй да үзе тыңлый алган бүлекләрне ошаткан иде югыйсә. Менә сиңа мә — биредә исә кайбер иптәшләр Фәритнең шушы омтылышын аңламаска маташалар Әллә инде күрмәмешкә салышуларымы. . Болай да аз сөйләшә торган Фәрит үз уйларына йомылды Шулай да музыкаль әсәрне сәхнәләштерергә дигән карар чыгардылар, котлап авторның кулын кыстылар Казанның мехчылар клубы. Бирегә репетицияләргә килгән саен Фәрит бер үк хәлне күрде: алты-җиде яшьләр чамасындагы малай, клуб бакчасының тимер рәшәткәләренә сөялгән дә, эчтә агылган музыка авазларын онытылып тыңлый. — Исемең ни атлы, энем? — Фазыл. — Әйдәле, курыкма, эчкә үк кереп тыңлыйбыз. Бу малай аның үз балачагын хәтерләтә иде. Фәрит музыкага гашыйк җанны клуб эченә әйдәкләде Фазыл карышып-нитеп тормады, шундук иярде дә керде. Спорт залы чын-чынлап сәхнәгә әверелгән! Уртада Шүрәле күренү белән кинәт кенә тәнәфес тынлыгын сәер яңгырашлы, янау-куркыту характерындагы көй сызыклары алыштыра. Кларнетлар башкаруындагы үзенә бер төрле бу авазлар тезмәсенә кыллы һәм агач уен кораллары да килеп кушылгач, урман пәриенең үтә явызлыгын аңлаткан шомлы, ыгы- зыгылы картина барлыкка килә.. Ул да түгел, кардай ак канатларын җилпеп, кызлар-аккошлар зифа хәрәкәтләр, белән вальс бии башлый Якты, дәртле вальс дулкынында Украинадан килгән яшь балерина Галинаның ягымлы сыны, бер ноктага төбәлгән уйчан йөзе күренеп-күренеп китә Аны игезәк «кызлар» төркеменнән тапмый каламы соң Фәрит! Соңгы вакытларда репетициядән соң икесе бергәләп Галактионов урамына кадәр җәяүләп кайта алар. — Кул һәм арка хәрәкәтләрен камилләштерәсегез бар Яңабаштан!—дип боера таләпчән балетмейстер. Сәнгатьнең бер генә төре дә җиңел бирелми икән — күр син, балет артистларының ике яңагыннан кара тир ага, берничәсе хәтта кирәк саен сөртенү өчен муенына сөлге дә бәйләгән.. Хореографияне һәм сәхнә кануннарын яхшы белгән Фәрит тәнәфес вакытында үзе дә артистларга ярдәм иткәли. кинәшләрен бирә. Бу юлы клубтан өчәүләп чыктылар. Синең энекәшең дә бармы әллә? — дип сорады Галина урталарындагы малайга ымлап. — Бар, әлбәттә. Тик ул авылда яши. аннары Фазылга карый күпкә бәләкәйрәк. Малайның түбәсе күккә тигән иде. бүгенге шатлыгы өчен Фәрит абыйсына кычкырып рәхмәт әйтте дә яла-н тәпи килеш Тукай урамына элдертте Кояш, төшлекне әллә кайчан узган да, ерактагы таш йортлар эргәсенә авышып килә. Авыр трамвайлар чыжлый, янәшәдән җиңел машиналар уза Ә тротуар аларныкы Әмма балет моңнарыннан, уртак тантанадан аерыла алмаган ике яшь йөрәк өчен бу да тар — һәм алар, үзләре дә сизмәстән, Кабан куле ярына килеп чыгалар, кулга-кул тотынышып яр читеннән бара башлыйлар Дулкын өстендә ике шәүлә пәйда була Менә алар бергә кушылып-кушылып китә, куллар ярдәмендә тагын бергә тоташа... — Фәрит, шулкадәр соклангыч музыканы ничек иҗат итә алдың син? Фәрит сүз табалмый төртелеп кала Ни дияргә? Их, әгәр аны тел белән аңлатып булса икән. Галинасы хакына бер туктаусыз сөйләр дә сөйләр иде уЛ. — Безгә Кырлай урманнарын барып күрәсе иде бер! Менә шуннан соң барын да аңлар идең син — Алып барасыңмы. Фәрит? Кайчан? — дип очына Галина һәм күзгәкүз очрашкач керфекләрен салмак кына читкә ала. — Вакыт булу белән, ярыймы? Икесе дә ризалашалар. Тиктормас бер балык су өстендә тылсымлы боҗра ясый Фәриткә кызык, күңелле. — Беләсеңме. Галина. Кабан куле төбендә су кызлары яши. дип ишеткәнем бар минем. Әйдә, тыңлап карыйбыз, бәлки, ни сөйләшкәннәрен ишетербез - Кирәкми, син аларны күрсәң, миңа әйләнеп тә карамый башларсың,— дип шаярта кыз һәм култыклаган килеш кенә Фәритне үзенә карата. Кызлар елмаюы Шушы матурлыкка табынмый калган егетнең булганы бар микән соң әле дөньяда? 19 Галина... Менә кем ул сугыш җәһәннәме эчендә дә йөрәкне җылытып, күңелне яктыртып тора' Ярый әле бу дөньяда хат дигән могҗизаны уйлап тапканнар Менә кыр почтасы сиңа сөеклеңнән хат китерә. Рәхмәт әйткәнеңне әллә хәтерлисең, әллә юк — чөнки тышлыктагы адрес күзләреңне гйпнозлап өлгергән була инде Кабаланып кына конвертны ачасың, беренче сүзләрне укыйсың. Шул секундтан дөньяда туган як җиле исә башлый Күңел бер талпыну белән Казанга, Галинасы янына кайтып төшә. Меңәр чакрым ераклыкны җиңеп, ике йөрәк очраша! Дошманны куа-куа алга бару лейтенант Яруллин өчен үзе генә белгән аерым бер мәгънәгә ия. Алда — Днепр елгасы, аннан да арырак — хатынының туган шәһәре Киев Галинасы Киев турында, аның табигате, архитектурасы, урам һәм мәйданнары хакында Фәриткә сәгатьләр буе сөйли иде Шәһәр уртасында диярлек Днепр җәйрәп ята Яшеллеккә төренгән текә ярлар, сөзәк таулар тезмәсе. Шундый тауларның берсендә — уналтынчы гасырда ук утыртылган карт юкә һәр яз саен әле дә булса яшәрә, яфрак яра икән Шау-шулы Крешатик урамы, тормыш агышына нс китми генә оеп утырган борынгы каштаннар Галина боларны яратып, җанландырып сөйли Фашистлар Киевны да варварларча җимерде, яндырды, талады Лейтенант Яруллинның сугышчан юлы — нәкъ менә шушы шәһәргә таба! Кунак булып түгел поход тузанына баткан, азатлык алып килүче солдат * сыйфатында алга барышы аның. Галинасы ничек шатланачак моңа! з Ниһаять, иртәнге биштә һөҗүмгә күчтеләр. Немецлар да йоклап з ятмаган, күрәсең, авылга якынайган сугышчыларны көчле ут яңгыры > җиргә ятарга мәҗбүр итте Кайсыдыр калкулыктан дошман минометлары « залп бирә. Ах, шайтан алгыры, аның взводы миналар яуган участокка | эләкте. Яруллин, маневр ясап, сугышчыларны көч-хәл белән куркынычлы х зонадан алып чыкты Шул сәбәпле, уң флангкарак күчтеләр. Командир = баштарак ачу белән тешләрен кысты, әмма шул ук вакытта икенче бер з тәвәккәл фикер аны хәтәр эшкә чакыра иде. 5 Немец һаман да котырына, ротага кузгалырга ирек бирми. Шушы хәл- | не бәяләгәннән соң командир үзлегеннән карар кабул итте: уң флангтан я әйләнеп дошманның артына төшәргә һәм юк итәргә! « Саклануның барлык чараларын файдаланып, взвод авылга якыная в башлады Иске агач йортларда тереклек билгеләре күренми, авылның “ бар булган кешесе йортын ташлап киткән яисә кар базында ышыкланып s ята, күрәсең. Ә каядыр якында, автомат тавышларын күмеп, пулемет < ыжгыра Тыкрык буен чамалап килделәр, биредән күзәтү һәм хәрәкәт s итү җайлырак. Салам түбәле агач фермалар буеннан узганда Фәритнең ® колагына сарык кычкырган аваз ишетелгәндәй булды. Ватык тәрәзәле < торак эчендә ниндидер тавыш, ыгы-зыгы бар шикелле. Фәрит түзмәде, 3 сак кына борыла төшеп шул якка йөгерде. Ул килеп җиткәндә Батаев * ферма торагының ишеген ачып азаплана иде. Бер читтә немец солдаты аунап ята. — Ни булды? — Менә, ут төртеп маташа иде. Сизми дә калды, олактырдым үзен. Ферма ишеген ачып карау белән, андагы дистәләгән сарык төркеме куркудан бер почмакка өерелеп килде. Күзләрендә — өркү, калтырау, үрә баскан колакларында — шомлану билгесе. Үлемнәрен сизделәр микәнни? Бу бичараларны куып алып китәргә өлгермәгәч, ут төртергә уйлаган бит, ә. ике аяклы мәлгунь. Йорт һәм коймалар ышыгына сыенып, сугышчылар һаман саен эчкәре үттеләр, дошман белән ике ара кыскара бара. Тегеләрнең пулемет һәм автоматлары ярсып ата да ата, безнең егетләрг^ үлем куркынычы яудыра Бу минутларда бер секунд бер кеше гомеренә тиңдер, бәлки? Шуңа күрә сузарга ярамый Билгеле бер ара калгач, иң элек гранаталар тондырырга! Ике башта ике пулеметны күрү белән аңлады Фәрит: немецларның каршылык күрсәтү өчен калдырылган һәм нык көчәйтелгән взводы бу. Өченче пулемет чарлак тәрәзәсеннән ут яудыра Гитлерчылар авылны ныгытмага әйләндереп бетергәннәр хәтта фланг якка да икешәр кат тимерчыбык киртәсе корганнар. Фәритнең кулын тимерчыбык чәнечкесе тырнап узды Башка вакыт булса, авыртуын тояр идең, ләкин хәзер моның ишетә игътибар итәр чакмы соң! Киртәлекнең икенче катын арчыганда көтелмәгән фаҗига булды Чыбыкның бер очына шартлагыч тоташтырганнар, күрәсең, кинәт кубарылган шартлау ике сугышчыны ике якка чөеп ташлады! Немецның ике куянны берьюлы тотарга теләве иде бу. Шартлау — алар өчен сигнал, безнең өчен — үлем Чынлап та шулай: немецлар утның бер өлешен взвод ягына күчерделәр Сугышта мәкерлекне алдан күреп булмый, димәк, приказны куркыныч астында үтисе! Сугышчылар, ядрәдән ышыкланып, алга үрләделәр. Бәхеткә каршы, ара ерак калмаган иде инде. Аннары читәннәр, койма- куралар да яхшы маскировка Чардактагы пулеметны кемдер тончыктырып та өлгерде Беренче гранаталар очты. Фашистлар аңга килеп өлгергәнче, рәттән икенчесен дә тондырдылар. Мондый «мунчажны тегеләр көтмәгән иде. күрәсең, исән калганнары кая туры килсә шунда ата-ата. тәртипсез рәвештә авыл эченә ташландылар Ләкин аларны автомат уты бик тиз урталай бөгеп салды Каршылык күрсәткән немецлар тулысынча юк ителде Трофей пулеметларның берсе хәтта бөтенләй зарарланмаган да иде. Батаевның беләге яраланган икән, аның кулын бәйләп муенына астылар Карт солдат моны бик авыр кичерде, һөҗүмнең иң кызган чагында иптәшләреннән читтә каласы килми иде аның. Куралев. сугышчан җиңү белән котлап, егетләрнең кулын кысты, хәзер генә кул астында булса, һәркайсыгызга берәр медаль тагар идем, дип сөйләнә-сөйләнә солдатларының аркасыннан какты. Ә син. Батаев, хәзер үк санчастька җыен. Сез нәрсә, иптәш командир, ядрә мине чеметеп кенә узды. Миндә әле автоматны беләгемә салган килеш тә фрицның арт сабагын укытырлык рәт бар. , Куралев белән сүз көрәштерү файдасыз икәнен белгәнгә күрә. Яруллин батырчылык итеп арага керде: — Рядовой Батаев, шушы минуттан сине связной итеп билгелим' Связнойның бурычлары нидән гыйбарәт икәнен беләсеңме? — Беләм! — дип җавап кайтарды Батаев, һәр ике командирның икесенә дә берьюлы карарга тырышып. Куралевның: «Карап карарбыз»,— дия-дия мыек астыннан елмаюын барысы да ризалык билгесе дип аңладылар. Кайсы кая поскан авыл кешеләре, яшереп саклаган ризыкларын күтәреп, солдатлар арасына атылды. Бала-чага, хатын-кыз. карт-коры, араларында бер генә дә ир заты күренми. Елый-елый безнең сугышчыларны кочалар, үбәләр, һәркайсы үз ризыгыннан авыз итүеңне үтенә. Бу тәэсирле күренеш Фәритнең аяк очларына хәтле кымырҗытып алды. Унике яшьләр чамасындагы кызның инәлеп бер читтә басып торуын гына аңламады ул. Кинәт кыз: —Әтием' дип кычкырып җибәрде һәм каршындагы солдатның куенына барып сарылды Авыл кешеләре берьюлы «ах!» итте, сугышчылар исә ни дип әйтергә белми аптырашып калдылар. Өлкән яшьтәге бер хатын вакыйганың асылын сөйләп бирде: - Фашистлар куркытканнан соң теленнән язган иде ул. Штык белән күкрәгенә терәделәр бичараның. Менә ходайның рәхмәте, үзебезнекеләрне күргәннән сон теле ачылды бит балакайның Менә нинди могҗизаларга ия икәнсең син. азатлык! Бәлки, күзсезләргә — күз. аяксыз калганнарга аяк та кайтарып бирә аласыңдыр әле син.. Сугыш китергән югалтуларны ил буйлап берәм-берәм җыясы бар әле. Үлгәннәрнең каберен барлыйсы, исәннәрнең кадерен зурлыйсы бар. Боларны эшләү өчен дә иң элек син кирәк. азатлц|к1 Сугышның бар белгәне — вату, җимерү, тураклау. Тормышны матурлыктан. яшәү бәхетеннән мәхрүм итү. Фәритнең «Шүрәле»сен дә сәхнәгә менәм-менәм дип торганда гына сугыш рәхимсез төстә туктатып калдырды, сөякчел куллары белән матурлыкны буарга үрелде. 20 Сугыш хәбәре ул чакта тормыштагы барлык хыял-максатларны челпәрәмә китереп ташлады, кешеләрнең йөзләренә хәвеф һәм борчылу тамгасы сукты. Фронттан кон да авыр, күңелне тырный торган хәбәрләр килә ба.шлады Фәритнең күңеленә сугышка каршы нәфрәт бәреп керде. Дөрес, хәрби кеше түгел ул. гап-гади бер музыкант, иҗат планнары белән янып яшәүче яшь композитор. Аның күңелендә никадәрле музыка яңгырый менә шул моңнарны кәгазьгә төшерәсе дә халыкка яңгыратасы иде. Ләкин бөтен ♦ ил авыр кайгыда, фашизм белән үлемгә-улем чагында ул моңнарны з яңгыратудан ни файда? Илгә хәзер кырыс, сугышчан, ир-егетләрчә з көрәшче аһәң кирәк. Ә Фәрит музыкант буларак моңа үзен әзер түгел S шикеллерәк тоя Илгә хәзер соңгы тамчы канын да кызганмый торган £ ышанычлы солдатлар кирәк. Җирдә матурлыкны арттыру турында хыял- - лантан Фәрит нишләргә тиеш соң хәзер3 Рояль к^авишлары өстендә х талпынасы бармакларның мылтык тәтесенә басарга, кеше үтерергә хакы = юктыр, бәлки? Аның эшеме соң бу? з Фәрит рухи газап, эчке көрәш утларында янды, ләкин сорауларының £ очына чыга алмады. £ Казан урамында сөйләшеп йөргәндә Фәрит үзеннән беразга өлкәнрәк ? Мусаның нык кына үзгәреп, кырысланып калуын сизде. ф Беләсеңме, сугышка каршы бер шигырь туып килә миндә. Аны и болайрак башларга уйлыйм: ы я Талаучылар килде ил чигенә < Бәхетебезне тартып алырга Күтәрел, нл, дошман өеренә. х Соңгы көрәш, соңгы давылга! р Муса, шигырьнең азагын күңеленнән дәвам иткәндәй, озак кына 5 дәшми барды. Аның бу кыюлыгына сокланудан, тәэсирләнүдән Фәритнең 2 дә йөрәгендә куәтле дулкын кайный башлаган иде Көчле рухлы марш сорап торган бу сүзләргә Фәрит көй язарга вәгъдә итте. Муса оптимист кеше иде. Башын югары күтәреп барган җирдән шунда кинәт сорап куйды Телисеңме, табышмак әйтәм. Үзе зур. үзе кызыл, нәрсә ул? — Аннары. Фәритнең җавап биргәнен дә көтмичә, йорт стенасындагы язулы калайга төртеп күрсәтте: - Әнә. кара. Большая Красная урамы булыр ул. Зур Кызыл урам. Әйе. без тормышта да урамның зурысыннан. кызылыннан барырга тиешле кешеләр! ...Сугыш башланып өч атна узуга. «Кызыл Татарстан» газетасында аларның «Соңгы көрәшкә» дигән җыры басылып та чыкты Йөрәк каны белән язылган җырның явыз дошманнан үч алуы Фәритне канатландырып җибәрде. Аптырап калгандагы уй-хисләргә тормыш үзе үзгәреш кертә икән Шулай итеп. Фәритнең йөрәге дә үзеннән- үзе нәфрәтле җырга әверелде. Йөрәк нәфрәтле җыр! Военкоматтан чакыру кәгазе килгәч тә Фәрит юл капчыгын төйнәде. Тик бер нәрсәгә йөрәк мае сызды аның — әле кайчан гына бергә тормыш корып җибәргән Галинасы гастрольдә иде— нишләмәк кирәк, башны башка куеп саубуллашу мизгеле насыйп түгел икән аларга Военкомат бинасында ыгы-зыгы - шәһәр үзенең улларын свастикалы аждаһага каршы көрәшкә туплый. Кемдер елый, кемдер соңгы сүзләрен әйтеп калырга ашыга. Беркем тарафыннан идарә ителми торган тигез гөжләү, җанлы хәрәкәтләр, уй-сагышлы карашлар. Кызмача бер агай улына киңәш бирә: - Улым, без ундүртенче елда шулай итә торган идек: снәрәт сызгыр дымы, башыңны тотасың да җиргә капланасың. Зинһар, сакла үзеңне. Мимечләрнең безне җиңгәне юк әле. сынатма, чатан Хәйрүш малае икәнеңне онытма! Фәриткә моңсу булып китте. Әгәр биредә басып торса, әтисе аңа нинди киңәшләр бирер иде икән? Әтисе — авылда, берни белми калды ул Шул вакыт Фәритнең каршына пар толымлы, зәңгәр күлмәкле бер кыз килеп басты. Битләре алсуланган, сулыш алулары ешайган. Кайсыдыр мәктәптә җыр-музыкадан укытучы Сиринә Салихова иде бу. — Фәрит абый, сезне таныгач та йөгердем... — Ни булды? — Миңа берни дә юк. менә сезгә ни булган? Чынлап та китәргә җыенуыгызмы, әллә. . — Әйе, Сиринә, мин сугышка китәм — Фәрит абый, ә «Шүрәле». Без аны кайчан карарбыз сон? — Карарбыз, Сиринә! Тик соңрак... Хәлне беләсең ич Сиринәнең күзләре дымланып килде. Чая бу кыз үзен бик тиз кулга алды, кирәкмәс дип торуына карамастан, тулы сумкасын актарып. Фәритнең юл капчыгына алсу алмалар, берничә кыяр тыкты — Туры килүен кара син, Фәрит абый, базардан кайтышым бу. Тартынмагыз, безгә дигәннәре күп әле анда. Дәресе якынлашып килә икән, Сиринә китте. Үзеннән соң бер кочак җылылык, дуслык, хәерле юл сәламе һәм үзенең битедәй алсу алмалар калдырып китте ул. Бинаның зур залына җыеп хәрби комиссар нотык сөйләп алды, исемлекне барлады, урнашу-китүләр турында җентекләп аңлатты. Фәрит өчен бөтенләй таныш булмаган, ыгы-зыгылы ят дөнья иде бу Төнлә хәрби эшелонның теплушкасында барганда да кинәттән килеп чыккан үзгәрешкә ияләшеп җитмәде, үзен-үзе тәртипкә китерә алмый интекте. Биредәге шаушу аның музыкаль дөньясы өчен чит иде Җитмәсә, поезд тәгәрмәчләре хыянәтчел тавыш белән колак төбендә бер үк сүзләрне тәкрарлый: — Тук. . тук.. Казаныңнан китеп син дөрес эшләдең микән?.. Тук... тук... 21 Фронтка китеп дөрес эшләде ул. Матурлыкның капма-каршысы — фашизм дигән явызлык белән очрашты. Күзгә-күз, йөзгә-йөз очрашты һәм аңлады: матурлыкны тудыру гына аз, аның өчен көрәшә дә белергә кнрәк икән! Ә көрәш, әнә, көннән-көн үсә, зурая, көнбатышка таба җәелә бара... Н. авылын азат иткәннән соң. елга буена җитәрәк. ялга туктадылар. Хәзер аларның батальоны тынычлап сулыш алачак, боеприпаслар яңартачак. Иң мөһиме — сирәгәеп калган сафларга пополнение киләчәк. Сугышчыларның кәефе күтәренке Тамак ялгау белән шундук юл капчыкларын рәтләргә, корал һәм башка кирәк-яракларны барларга керештеләр. Тез башына яки прикладка дәфтәр бите куеп хат язган солдатларга карау рәхәтлек бирә иде. Кайдадыр еракта һәркайсының әнисе һәм сөйгән яры, яки хатыны һәм балалары өзелеп хәбәр көтә. Иң ышанычлы элемтә — өч почмаклы солдат хатлары! Менә ни өчен Фәрит солдатларының хат язып утыруына бөек бер күренеш итеп карый. Солдат фантазиясенең чиге юк, табигатьнең һәр үзенчәлеген «ә» дигәнче кыр шартларына яраклаштыра ул. Яңгыр суыннан калган күлдәвекне көзге итеп, берәү әнә кырына, сакал-мыегын төзәтә. Берничә сугышчы елга суында гимнастеркасын сыгып маташа. Җай гына чыксын, чисталыкка өйрәнгән адәм баласы һаман шуны куа, төс-кыяфәтен матурларга тырыша Әле генә ут эченнән чыккан солдатларның уен-көлке сөйләшүе бер караганда гайре табигый шикелле, ләкин бу — дөреслек, моны берни белән дә юкка чыгара алмыйсың. Яңарак кына связной вазифаларын үз өстенә алган Батаев тирәсендә әңгәмә бигрәк тә җанлы бара: - Чеметеп кенә китте дисең инде, ә? — Батаев, связной булачагың төшеңә кергән идеме? — Бер кул белән дә ата аласың икән, пистолет тоттырырга кирәк сиңа! Эчкерсез карт солдат боларның барысын да күтәрә, үртәшергә дә әзер, тик госпитальгә генә алып китмәсеннәр аны Фәрит үзе дә Галинасына хат язып салды Кечкенә кызы Наилә ♦ турында күбрәк язарга кушты Бер-берсен тамчы да күрмәгән ата белән з бала арасы күренмәс җепләр белән тоташкан, сугыш әнә шуларны өзәргә, § теткәләп ташларга тели. Ләкин мөмкин хәлме соң бу! Бердәнбер газиз > баласын күрми һәм кочакламый торып, Фәритнең үләргә хакы юк £ Моңарчы үлән арасында посып яттылар микәнни — күктә кинәт = берәмберәм тургайлар пәйда булды Очынып-очынып югары менделәр дә х канатлы кыңгырау булып көмеш тавыш белән сайрарга керештеләр. = Гөнаһсыз җан ияләре! Сугыш җиле сезнең сайрауларга да үзенең эзен з салып өлгергән: никадәрле нәләт, ачыну моңы! Кояшны самолетлар S каплый ала. ә тургайлар беркайчан да капламый — алар бүтән. Туган £ илнең күкләре кояш елмайганда, тургайлар сайрап торганда мең тапкыр s гүзәлрәк, ягымлырак икән шул ♦ Бу дәртле тамашага карап Фәрит үзе дә фантастик очыш кичерә иде. а Безнең бабайлар гомер буе иген иккән, тургай җырын юлдаш итеп “ яшәгән. Бәлки, авылның гап-гади зиратында, каен төбендә дә шушы г моңны тыңлап яталардыр... Гомеренең бик тә кыска икәнлеген тою < хисе вулкан кебек тышка бәреп чыкты. Илгә, кешеләргә файда китерерлек = ниләр эшләп өлгерде соң әле ул? Гомер башланып кына килә иде. ® аны да сугыш үз төпкеленә суырып алды, музыкадан аерылып торырга < мәҗбүр итте. Аның күңелендә никадәр моң, карындагы бала кебек, S якты дөньяга чыгасы килеп талпына! * Кеше гомере, һәртөрле кичерешләр рәвешендә тамчылап җыела- жыела да, яшәү турындагы зур бер хакыйкатькә әверелә икән: туган халкыңа хезмәт ит, дөреслекне раслап яшә, җирдә кулыңнан килгәнчә матурлык һәйкәлләре калдыр Шушы хакыйкатьне аңлаудан Фәритнең тамагына кайнар төер менде, күзләренә яшь пәрдәсе эленде. Тургай тавышларында Идел буеның барлык моңнары бар иде шикелле. 22 Идел буе—Фәрит өчен изге һәм кадерле як. Ул туып-үскән Казан каласы Иделнең матур бер борылышына урнашкан. Ульяновск шәһәре — Казаннан астарак. Фәрит өчен бу шәһәрдә хәрби училище тормышы башланды. Сугыш ерак, ләкин аның сулышы бирегә хәтле килеп җитә, һәр кешенең йөрәге аша уза. Әнә, курсант Сафиуллинның бертуган абыйсыннан «похороңка» кәгазе килгән... Радио көннән-көн авыр, бәгырьне телә торган хәбәрләр китерә. Идел буена урнашкан бу шәһәр дә фронт өчен яши иде. Идел! Заманында күпме бәрелешләрнең тере шаһиты булган ул. Ук һәм җәя, кылыч һәм калкан тотып килгән күпме дошманның башы елга төбенә чумган. Инде дошманның тагын да мәкерлерәге шушы якларны буйсын дырмакчы була Юк, фашист әзмәверен совет кешеләре Иделнең тагын да тирәнрәк төпкеленә тәгәрәтер! Идел — үзенең муллыгы һәм гүзәллеге белән символ дәрәҗәсенә күтәрелгән исем, дуслык елгасы Шуны гитлерчылар кулына бирү мөмкинме соң! Татар халкының бөек рухын Тукай әнә ничек төгәл әйтеп биргән Без сугышта юлбарыстан көчлебез. . Без тынычта аттан артык эшлибез! Дүрт айлык хәрби курслардан соң. ниһаять, фронтка китәр чак җитте Полковник Протасов залдагы элеккеге курсантларына карап болай диде: — Сез инде хәзер булачак командирлар Ленин туган шәһәрдә укуыгызны онытмагыз. Дошман көчле, ләкин без аңардан да көчлерәк Фронт сызыгының кай җиренә эләксәгез дә. сынатмагыз, улларым! Соңгы сүзләрне әйткәндә полковникның тавышында дулкынлану сизелә иде. Ләкин юлда Фәритне бәхетсезлек сагалап торган икән: тимгелле тиф кинәттән генә урын өстенә екты аны Менә шунда хәтеренә төшерде Кышкы салкын көн Курсантлар шартлы дошманга каршы «атака»га бара Гыйнвар җиле шинель итәкләрен йолка. кирза итек буйлап балтырга суык үрмәли Идел өсте — ак юрган, боз чатнап ярылган урыннарны да кар каплаган Йөгереп барган җиреннән аягы таеп китте дә. Фәрит кинәттән кар чоңгылына чумды Терсәкләре белән бозлы стенага таянган килеш аякларын кыймылдатып карый алар тоташ су эчендә. Иптәшләре аны мәкерле чоңгылдан көч-хәл белән тартып чыгарды. Салкын, эчтән калтырата, аяклар чемер-чемер килә. Аны шул хәлендә тиз генә гарнизон госпиталенә кайтардылар Аякларын спирт белән уганда хәрби врач әйтте: Иң мөһиме, тыныч булыгыз. Яшьлек үзенекен итәчәк, тиздән савыгырсыз. Яшь организм, чыннан да. үзенекен итте: Фәрит тиз терелеп чыкты Әмма бер тигән суыкның кайчан да булса яңадан бәреп чыгу ихтималын Фәрит белми иде әле . Тифның куркыныч, мәкерле, озакка сузыла торган авыру икәнен Фәрит шулай ук белми иде. Кече лейтенант петлицасын тагып кына өлгергән Яруллинны Куйбышевтагы хәрби госпитальгә кайтардылар Баш шаулый, гәүдә тирли, ут яна Ах. күкрәк турысына салкын боз куеп шушы кайнарлыкны сүрелдерергә! Тик Фәритнең бөтенләй хәле юк. ак халатлы шәфкать туташының кереп чыкканында томан аша гына күрә ул. Тәндә кабарынкы, тимгел-тимгел алсу таплар Тел аңкауга ябышкан, үтереп эчәсе килә.. Баш берзаман тагын да ныграк шауларга тотына Ялгыз палатаның ак стенасында шомлы, ямьсез шәүләләр калтырана Шүрәлеләр биюе ич бу' Фәритнең саташулы уйларына образлы музыка ташкыны бәреп керә Көйнең агышы бер төшә, бер күтәрелә Килбәтсез, ватык-сынык, ыгы- зыгылы музыка астында Шүрәле каһкаһә белән көлеп. Фәрит каршында иләмсез бармакларын селкетә Барабаннар дөбердәгән, кларнетлар улаган саен, кытыклау, янау хәрәкәтләре ясый-ясый авыруның өстенә килә... Имеш. Фәрит Былтыр атлы егет икән Тик нигә соң аның кул- аяклары бер дә хәрәкәтләнми, янында гына чөйле-ярыклы бүрәнә күренми? Шулай да Фәрит ниндидер могҗиза белән Шүрәлене бер читкә алып ыргыта Чү. кемдер дәшә түгелме? Кочагына алып тибрәтә торган җиңел, салмак, сыгылмалы музыка Аккоштай йөзеп килгән кыз Был- тырның сөйгәне Сөембикә, имеш Түгел лә. ай шикелле балкып торган Галинасы ич... — Сез саташасыз бугай. Кем дәшә шулай? Кайсы дөнья бу? Каршында ак халатлы шәфкать туташының басып торуын көч-хәл белән абайлый Фәрит. Я. алтыным, үттеме? Инде менә дару кабыгыз. Иң мөһиме — сезгә борчылмаска кирәк. Бер белмәгән кешесенә «алтыным» дип эндәшә түгелме сон? Нинди ягымлы сүз! Ә бәлки. Фәритнең музыкант булуын. Казаннан икәнен дә белеп өлгергәндер ул... Шуларны хәтереннән чигерә-чигерә лейтенант кулына бинокль алды да дошман ягын күзли башлады. 23 Немецлар үзләре чыккан күперне шартлатып өлгергәннәр. Су эчендә башбашлары тырпайган субай баганалары шәйләнә. Күренеп тора: хәтәр участок бу Елганы кичәргә ташландыңмы, үз-үзеңне утка илтеп тыгасың дигән сүз. Димәк, елганы төнлә кичәргә туры киләчәк. Ярый әле ышыкланыр өчен берән-сәрән булса да куаклыклар бар * — Селкенергә берсенә дә ирек бирмә! — диде Яруллин тал төбенә з сыенган снайпер солдат яныннан узып барышлый. Снайпер борылып баш з селекте һәм: £ — Иптәш командир, кемдер килә,— дип артка ымлап күрсәтте о Хәрби киемле чит кешене Яруллин танымады, ләкин комбатның: | «Красная звезда» газетасыннан хәрби корреспондент киләчәк, туп-туры - сиңа жнбәрәм»,— дигән сүзләрен хәтеренә төшерде - Ыспай киенгән, лейтенант погоннары таккан, күзлекле яшь бу егет з үзен Василий Конов дип танытты, ягымлы елмая-елмая сумкасыннан 2 дәфтәр һәм авторучка тартып чыгарды Аның бар кыяфәтеннән һәм | сөйләшүеннән, чыннан да, журналистлык куәсе бөркелеп тора иде. 2 — Иптәш лейтенант,— дип мөрәҗәгать итте ул Яруллинга,— сөйлә- ♦ гез әле. Н. авылын азат итү ничегрәк булды? Дошманны хәйлә белән = җиңдегезме? Әллә үзегез генә белгән башка бер сәбәп бармы? г Яруллин иңбашын сикертте, нәрсәсен сөйлисең инде, янәсе, алар s урынында теләсә кайсы взвод шулай эшләр иде. * — Хикмәте менә шушы егетләрдә аның. — Яруллин кул хәрәкәте = белән үзенең сугышчыларын күрсәтте. Корреспондент ашыга-ашыга яза, “ фикеренең дәвамын көтеп Яруллинга да карап ала 2 — Без, иптәш корреспондент, бары намус кушканны эшләдек. Шуңа | күрә гаҗәпләнерлек әйбер юк биредә. а. — Аңлыйм, ләкин шул ук эшне бүтәннәр башкарыр әле. дип көтеп ятарга да мөмкин ич, шулай бит? — Монысы инде егетлек түгел, сугыш кызганда бигрәк тә... — Рәхмәт, мин дә шулай уйлыйм. Иптәш лейтенант,— Коновнын йөзенә уңайсызлану билгеләре чыкты,— сезне музыкант диделәр миңа, бу дөресме? — Ярый, дөрес тә булсын, ди. — Сугышның ни өчен алгы сызыгында булуыгызны аңлыйм. Шулай да сорарга батырчылык итәм: музыкадан аерылып тору кыен түгелме сезгә? Сугыштагы хәлләр музыкаль фикерләвегезне тупасламас микән? — Яшермим, музыкадан аерылуны баштарак авыр кичергән идем. Ләкин тора-бара аңладым: мин биредә дә кирәкле кеше. Жиңү симфониясенә минем үз өлешем керергә тиеш. Бу хокукны штык белән яуларга туры киләчәк... Хәрби корреспондент әңгәмәдән бик канәгать иде. — Сез бүген төнлә елганы кичәсез икән. Мин сезнең бу операциядә катнашырга һәм газетабызга кайнар эзләрдән репортаж язарга телим. Шәт. каршы килмәссез,— диде ул аннары һәм, чокырдан күтәрелә төшеп, елга аръягына карады. — Ихтыярыгыз. Ничек телисез, шулай эшләгез. Кинәт немецлар ягында снайпер винтовкасыннан аткан тонык тавыш яңгырады. Коновның «ах!» дип кычкыруыннан Яруллин имәнеп китә язды дошман ядрәсе егетнең күкрәгенә килеп тигән иде! Корреспондентның кулыннан сумкасы төшеп китте, дәфтәр-каләмнәре үлән өстенә чәчелде. — Анда... әнкәйгә... язган.. I Конов соңгы җөмләсен әйтеп бетерә алмады, Яруллинның кулларында килеш сыгылып төште. Сугышта күпме йөреп, Яруллинның кеше гомерен кулларында болай тотып торганы юк иде әле, чарасыз калып егетнең йөзенә иелде, әле генә сөйләшеп торган әңгәмәдәшен сак кына хәрәкәтләр белән уятырга тырышып азапланды. Коновның күзлек пыяласында чагылып күренгән агачлар, күк һәм болытлар сәер бер сурәт . 167 рәвешендә дөньяга томраеп карап тора Гүя күзлек, хуҗасының гомерен озайтырга теләгәндәй, бакый дөньяны күреп калырга ашыга иде... Конов лейтенант Яруллинның кулларында килеш җан бирде. Аның кыр сумкасыннан, чыннан да. әти-әнисенә язган хаты килеп чыкты Бүгенге әңгәмәне язарга тиешле кәгазь битләре үлән арасында ак күгәрчендәй талпына. Ул төнге репортажын язып өлгермәде, ләкин композитор Яруллинның тормышка булган мәхәббәтен яңартырга, сайланган юлының дөреслеген тагын бер кат аңларга, килер көнгә ышанычын ныгытырга өлгергән иде. Кешенең җаны кай төштә соң? Йөрәктә түгел, ләкин күкрәкнең күзгә күренми торган кайсыдыр бер эчкәрге ноктасында ул. Әнә шул сызлый, авырта башладымы — түз генә* Яруллинның җаны сызлый, үзенә ни кирәген дә белмәстән, ярсулы оркестрдай дулый, шаша, бәргәләнә иде . 24 Фәритнең бәхетенә күрә, теге чакта тиф куркынычы чигенде. Яна дивизия оешкан вакытта колактан-колакка сүз йөрде: янәсе. Сталинградны сакларга җибәрәчәкләр икән. Хәбәр дөрес иде — танк һәм пушкаларны, солдат һәм офицерларны төягән хәрби эшелон, тәгәрмәчләрен кырыс тукылдатып, көннәрнең берендә көньякка таба кузгалды Төшкә керер дип тә уйламассың: менә шул чакта Фәрит Яруллинның тормышында көтелмәгән бер вакыйга булды Дуслары язган хәбәр буенча, Мәскәү консерваториясенең Саратов шәһәренә эвакуацияләнеп килгәнен белә иде ул. Ә менә эшелон шул тирәдән узар, анда ике тәүлек буе туктап торыр, һәм иң гаҗәбе — кырык икенче елның августында ул үзенең профессоры Лнтинский белән очрашыр дип кем уйлаган! Ишек төбендә хәрби киемле егетне, дөресрәге, калын иренле, киң җилкәле кайчангыдыр шәкертенең ябыгып һәм талчыгып калган йөзен күргәч, профессор бер мәлгә сүз әйтә алмый торды, аннары гына Фәритне туганнарча кочаклап алды. Консерватория елларының җылысы тамчы да суынмаган икән, икесенә дә рәхәт булып китте. — Сөйлә, нинди җилләр ташлады сине? — Генрих Ильичның бөтен игътибары Фәриткә юнәлгән иде. — Эшелон җилләре, - диде Фәрит хикмәтле көлемсерәп һәм ашыкмый гына хәрби тормышын хикәяләп алды. — М-да .. Сугыш кеше язмышын ничекләр үзгәртеп ташламады, ә? Үзем дә бөтенләй уйламаган җирдә җан асрап ятам менә. — Идел буендагы шәһәрләрнең һәммәсе дә әйбәт. Генрих Ильич — Шулай шулаен, анысына сүзем юк. Әмма Мәскәү сагындыра — Миндә дә шундыйрак хәл, Генрих Ильич Кичә юлда Мәскәүнең шаулы урамнары төшкә кергән иде. Уянып китсәм — тәгәрмәчләр шавы икән... Литинский елмаеп куйды. — Карап-карап торам да, Фәрит, синнән шәп кенә командир чыгарга охшый. Ә син бит тумышың белән композитор, моң иясе. Менә болар ничек чагыша икән дип гаҗәпләнәм. Шулай сөйләнә-сөйләнә профессор керосинкага аш җылытырга куйды Үзе пешергәнме ул аны. әллә ашханәдән китергәннәрме. Фәрит төпченергә яхшысынмады. Генрих Ильич сүзен дәвам итте: — Ишеткәнең бар микән, заманында Франциядә шундый бер җәза уйлап чыгарганнар: кеше туйганчы ашый ала, ләкин аны хәрәкәтләнүдән мәхрүм итәләр Кеше, мескен, ифрат газаплана, үләр чиккә җитә. Сугышның сине дә шулай җәзалавы бар. Фәрит Бер караганда уй-хисләреңнең тирәнлегенә юл ача ул, икенче карыйсың — иҗат эшеннән мәхрүм итә. Шулай түгелме? — Шулай Тик мин туып-үскән илемнең зурлыгын, бөеклеген эзләп киләм Ә бу юлда җиңеллек көтәргә кирәкми Профессор соклануын яшермәде, турыдан-туры әйтеп салды — Менә училище дисәң дә ярый ичмасам! Политик яктан гәмам чыныктырганнар үзеңне Фәритнең бармаклары уйнауны үлер чиккә җитеп сагынган иде. * 11 Хуҗадан әдәпле генә рөхсәт сорады да пианино артына утырды. Үзеннән- з үзе бии. талпына башлаган бармаклар арасыннан дулкындай салмак з ритмлы, сагышлы көй агып чыга . Фәрит үзенең балетыннан «Тәфтиләү» £ җырына нигезләнгән вальсны башкара иде... £ Төнгә кадәр сөйләштеләр, фикер алыштылар. Артык шаулатмый гына | берберенә пианинода уйнадылар Рус һәм чит ил классикларының х искиткеч моңы Фәритне күкләргә кадәр күтәрде дә тагын җиргә алып = төште. Кешенең күңелен яктырта, зиһенен үткенәйтә, эчке иманын ныгыта з торган сирәк очрашуларның берсе иде бу Хыялга бәйсез рәвештә яши £ торган чынбарлык та янәшәдә генә иде: тимер юл. хәрби состав, часовой- ө ларның өзлексез хәрәкәте, әмер тавышлары.. 2 Тиздән китәргә тиешле кече лейтенант Фәрит Яруллин, әлеге ♦ чынбарлыктан бер көнгә булса да аерылып, башка дөньяда яши Тимә, и борчыма син аны. вакыт! “ Ә хәзер, әйдә, рәхәтләнеп борчы, вакыт' Разведканың соңгы мәгъ- < лүматлары белән танышырга, төнге һөҗүмгә әзерләнергә кирәк.. з Караңгылык төшкәндә взвод командиры каршына гражданский * киемдәге билгесез картны тотып китерделәр. Таза бәдәнле бу карт күзләрен челт-мелт китереп ашыга-ашыга аңлатырга тотынды: Таллыклар арасында яшереп куйган көймәм бар. Елганы кичкәндә ярап куяр ул сезгә. Биш кешене, валлаһидыр, рәхәтләнеп йөздерә. — Ә елга тирәнме? — Төрле урын бар Иң тирән җире билдән югары артмастыр. Яхшы сүзең өчен рәхмәт. Ә күперне кайчан шартлаттылар? — Чигенү белән, бәдбәхетләр! Колхоз оешкан елны гына күмәкләп салган идек юкса. Төн карасы куергач, немецлар күккә яктырткыч ракета чөя башладылар Пулемет уты белән көйдереп аласы иде дә бит үзләрен ярамый, үзеңнең кайдалыгыңны фаш итү генә килеп чыгачак. Шуны истә тотып, лейтенант бу уеннан кире кайтты. Әйдә, һаман саен ут чөяргә . кулларында «әндри казнасы» юктыр әле дип фикер йөртте Бераздан ракеталар, чыннан да. күзгә күренеп сирәгәйде, берзаман бөтенләй тынып ук калдылар. Башларга мөмкин! Телдән команда булу белән сугышчылар елгага сак кына кузгалдылар. Төн. Йөрәк тибешенә тәңгәл булып, аяк астында итек табаны йомшак кына тавыш бирә Колакка су агышы ишетелгән кебек Көймәдә киткән беренче төркем тавыштынсыз гына аргы як караңгылыгына күмелде. Бүрәнә, күпердән калган такта кисәклррен файдаланып, башкалар да су эченә кереп китте. Кирза итек кунычына авыраеп су тула, күкрәкләргә дулкын сарыла. Саклык, тагын бер тапкыр саклык — бу хакта һәркай- сының колагына уйдырып әйтелгән Менә хәзер башка взводлар да елга төбенә аяк баскандыр. Ахыры хәерле булсын, төнге сугыш — хәтәр, мәкерле, күзеңне бәйләп разведкага барган шикеллерәк Немецлар сизенде булса кирәк, күктә тагын койрыклы яктылык кабынды Сугышчылар ярга аяк басарга өлгергән иде инде шул коткарды Юкса су төбендә озак посып ятарга берәүнең дә яңагында саңак юк Атыш башлану белән йолдызлы күк җиргә егылып төште кебек. Караңгылык уртасыннан пулеметларның утлы хәнҗәре сузылды. Таллыклар тирәсенә чүмәшү белән лейтенант ятарга приказ бирде. Плацдармны ничек тә сакларга, кулдан ычкындырмаска кирәк. Каршыдарак бер немецның автоматтан атканы күзгә чалынды. Фәрит утны тиз генә шунда күчерде. Безнекеләрдән берәү җан ачысы белән кинәт кычкырып җибәрде — кем булды икән, аңа ярдәм күрсәтүче бармы бу минутта? Бераздан атышлар сирәгәйде — немецлар да посып яткан урыннарын фаш итүдән шикләнделәр булса кирәк. Ике як та нидер уйлый, көтә, исәп-хисап итә. Немецлар ягында кинәт рәттән ике граната шартлады Куш йөрәкле кемдер берәү, төн караңгысына ышыкланып, немецлар позициясенә барып килде, күрәсең. Килде ди әйтү дөрес микән? Ул тирәне немецлар ике яклап ару гына «тарадылар». Атыш тагын көчәйде, аннары тагын тынып калды. Төн шулай мәшәкатьле, йокысыз узды. Төн чигенеп, куаклыклар шәйләнә башлау белән, взвод һөҗүмне көчәйтте, немецлар посып яткан окопка, түмгәк һәм таллыкларга таба үрмәләде, плацдармны киңәйтте. Югалтуларны күреп кенә командирның йөрәге әрнеде, һәркемнең гомере кадерле, ләкин көрәшергә, дошманны җиңәргә кирәк! Взвод хәлиткеч һөҗүмгә ташланды. 26 Бронетранспортер һәм танкларга төялгән пехота алга, көнбатышка ыргыла! Колак төбендә — җил сызгырган, машина моторы гүләгән тавышлар. Танк башнясына кадаган кызыл байракның җил тыгызлыгын ертып, җилфердәп баруы Фәриткә героик музыка, күңелендәге симфониянең бер кисәге булып ишетелә... «Алга барырга, биеккәрәк күтәрелергә!» Үзенең «Шүрәле»сенә әнә шушы идеяне салырга тырышкан иде ул Ж,ир йөзендә фашизм барабан каккан чакта исә алга бару, биеккәрәк күтәрелү берничек тә мөмкин түгел. Менә ни өчен сугышка керде Фәрит. Йөрәк җимеше «Шүрәле»се Казанда. Туган илендә. Европада яңгырасын өчен сугышты һәм алга таба да үзен аямый сугышачак ул. Аның күңеле матурлык эзләүдән гыйбарәт иде. Матурлык кешегә алга бару, биеккәрәк күтәрелү өчен кирәк. Тормышның беркайда да язылмаган якты бер законы әнә шулдыр. Илдәшләрең белән уртаклашсаң, үзең тапкан матурлык меңгә, миллионга тапкырлана. Күктән болыт булып агамы яисә җирдән сабый булып атлыймы, ул һәркемнең йөрәге аша узарга тиеш. Матурлыкның яшәр урыны — Ватан. Тормыш югалтулардан да тора. һәлак булырга туры килсә, аның иманы, уй-фикере ачык: әгәр син дөньяда дөрес яшәгәнсең, «кешеләргә кала моңнарым» дип әйтердәй азмыкүпме яхшылык эшләп өлгергәнсең икән — үлем шулай ук яшәүдән, тормышыңның дәвам итүеннән гыйбарәт. Чү, тукта! Тормыш, көрәш шавымы бу. әллә Бетховенның Тугызынчы симфониясеме шулай күкләрне иңләп ага? Фаҗигале, ләкин гаделлек һәм якты киләчәкнең тантана итәсенә ышаныч тулы авазлар томырылып каршыга килә... «Музыкага караганда хәрби сәнгатьне начар белүем никадәр кызганыч: мин аны тар-мар китергән булыр идем .» Бетховен моны Наполеонга карата әйтә Прусс армиясе йен сугышында җиңелгәннән соң әйтә бу сүзләрне. Фәрит Яруллин — сугышларда утны-суны кичкән солдат, ул Гитлерны ничек итеп тар-мар китерәсен һәр ике өлкәдә дә яхшы белә. Аның барыр юлы — көнбатышка, җиңүгә таба! Нинди гаҗәеп хәл: татар композиторы Фәрит Яруллин немец халкының бөек музыканты Бетховен янына бара лабаса! Дуслык, туганлык, азатлык хисләре белән 1 ермания. нигә бөек улларыңның зирәклегенә богау салдың? «Берләшегез, миллионнар!» — дигән сүзләрен аяк астыңа салып таптадың? Ләкин хакыйкатькә, дуслык һәм азатлык хисләренә богау салу мөмкинме соң? Әнә, композитор Яруллин үзенең рухи туганы, көрәштәше Бетховен каршына очрашуга бара Эпилог Тыңла, дөнья! Сиңа әйтер сүзем бар. Фашизм, миллионнарның гомерен өзү белән бергә, Фәрит Яруллинның язылмаган, ләкин һичшиксез язылачак булган симфониясен дә үтерде. Лейтенант Яруллин Орел шәһәрен, Смоленск һәм Витебск өлкәләрен азат итүдә катнашты. Гомере өзелмәсә, азатлык алып килүче солдат буларак, Бетховенның һәйкәле һәм рухы каршына килеп тә һичшиксез баш иячәк иде ул. Яруллин һәлак булып, унтугыз көн үткәннән соң совет гаскәрләре Киевны азат итте. Әле туплар да тынмаган чакта 1945 елның 12 мартында — «Шүрәле» балеты Казан сәхнәсенә менде. Ниһаять, планетага Бөек Җиңү килде! Курск ягының атаклы сандугачлары, сез инде башка буын, сугыш зәхмәтен күрмәгән яна токым. Ләкин сезнең өздереп сайрауларыгызда барыбер утлы елларның сагышлы бер кылы зыңлый шикелле. Тургайларым, сез дә сайрагыз, кешеләргә һәрвакыт таң сәламе, тыныч еллар икмәгенең муллыгы турында хәбәрләр китерегез. Быелгы арышларым, сезнең башак өсләрендә фәкать рәшәләр җылысы гына тирбәлсен. «Шүрәле» балеты Мәскәү, Ленинград, Киев, Рига, Таллин, Одесса. Ташкент. Саратов, Львов, Чиләбе һәм илебезнең башка күп кенә шәһәрләрендә куелды Болгария, Румыния, Югославия, Албания илләрендә зур уңыш белән барды, немец, инглиз һәм француз тамашачыларының ихтирамын яулады Мәскәү сәхнәсендә Сөембикә ролен шөһрәтле артистка Майя ■ Плисецкая башкарды һәм балетның музыкасы турында иң гүзәл сүзләрне әйтте 1958 елда «Шүрәле» балеты өчен Фәрит Яруллинга, беренчеләрдән булып, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе бирелде. Үлемсез «Шүрәле», иҗатчысының каберен эзләп, аның эзләреннән Европага хәтле барып чыкты тапмады Ләкин берәүнең дә җаны кош булып күккә ашмый, җиргә инә. «Сугыш булып узган якларның һәр аршин җирен барлап чыкканнан соң кабере табылмый калмас», дип уйлады бөек Моң һәм тапты да Фәрит Яруллин Витебск өлкәсенең Рыленки авылында туганнар каберлегенә күмелгән Хәтердәге прологны артиллерия канонадасы башлап җибәргән иде Ничәнче көн инде күңелемдәге җырның азагына нокта куя алмый азапланам һәм бу мөмкин эш микән соң? Чөнки эпилогны, кадерле укучым, «Шүрәле»нең соклангыч моңнары дәвам итә! 1984—1985 еллар