Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге

МУСА ҖӘЛИЛ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ҖЫЕЛЫШ 14 февральдә герой-шагыйрь исемен керткән Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында М. Җәлилнең 80 еллык юбилеена багышланган тантаналы жыелыш булды. Анда партия, совет, профсоюз һәм комсомол органнары. Казан һәм республикабызның хезмәт коллективлары вәкилләре. М Җәлилнең көрәштәшләре һәм туганнары, әдә- бнят сәнгать эшлеклеләре. галимнәр, Мәс- кәүдән. Ленинградтан, союздаш һәм автономияле республикалардан, край һәм өлкәләрдән килгән кунаклар җыелды. Президиумда - КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Г И Усманов. ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ә. Б. Баһаветдинов. КПСС өлкә комитетының икенче секретаре Л М. Смагин, КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре М М Сухов. КПСС өлкә комитеты һәм Казан шәһәр комитетының бюро членнары һәм членлыкка кандидатлар, нжат союзлары вәкилләре, партия, совет, профсоюз һәм комсомол органнарының жнтәкче работниклары, производство алдынгылары. М Җәлилнең бертуган сенлесе X. Җәлилова. тормыш иптәше Ә. Җәлилова һәм кызы Чулпан Тантаналы жыелышны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ә Б Баһаветдинов ачты Муса Җәлилнең гражданлык һәм нжат батырлыгы, аның совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләүдәге pane турындагы доклад белән КПСС өлкә комитеты секретаре Р К Беляев чыкты М Җәлилнең тууына 80 ел тулуны үткәрү буенча Бөтенсоюз юбилей комиссиясе председателе. «Новый мир» журналының баш редакторы Советлар Союзы Герое язучы В Ц Карпов патрнот-шагыйрь иҗатының күһмилләтле совет әдәбиятында тоткан урыны, бүгенге әһәмияте турында сөйләде Татар поэзиясе аксакалы, РСФСР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты Сибгат Хәким. М. Җәлилнең көрәштәше Р Б Хнсаметдинов, КамАЗнын слесарьлар бригадиры 111. X Хөснетдинов, Бөгелмә районының «Восточный» совхозы сыер савучысы Р Г. Лотфуллина. Чувашия АССР Язучылар союзы идарәсе председателе II В Афанасьев. Казан дәүләт университеты студенткасы А Качкаева үз чыгышларында Җәлил иҗатының үлемсезлеге. аның буыннан-буын- га күчеп яшәячәге турында сөйләделәр Тантананың икенче өлешендә Татарстан сәнгать осталары катнашында музыкальшигърн спектакль күрсәтелде. БӨТЕНСОЮЗ ЮБИЛЕЙ КОМИССИЯСЕ ТӨЗЕЛДЕ СССР Язучылар союзы идарәсе секретариатында «Атаклы татар шагыйре. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулуны билгеләп үтү турында» карар кабул ителде һәм бу уңай белән Бөтенсоюз юбилей комиссиясе составы расланды Бө- тенсоюз юбилей комиссиясе председателе итеп «Новый мир» журналының баш редак- торы. Советлар Союзы Герое язучы В В Карпов билгеләнде. ҖЫР КӨРӘШКӘ ЧАКЫРА Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне алдыннан политик поэзия бәйрәме уздыру матур бер традициягә әверелде Быел бу чара В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Мәрмәр залында политик митннг-реквием рәвешендә үткәрелде. Анда университет студентлары һәм укытучылары, Җәлилнең көрәштәшләре Р Хисаметдинов һәм Ф. Солтанбеков. шагыйрьнең тормыш һәм нжат юлын өйрәнүче И Зәбиров (Ташкент). В Альтов (Оренбург) һәм Р. Мостафин. Бөтенсоюз юбилей комиссиясенең жаваплы секретаре, шагыйрь Г Рәхим, язучылар һәм журналистлар катнашты. Шигъри митингны Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. шагыйрь Р Харис кереш сүз белән ачты Митингта фронтовик шагыйрь 3 Нури. Ә Баянов. Г Рәхим. Р Әхмотжанов. Р Гатауллин, Ә. Рәшитов, К. Булатова. Ill, Ман- напов, Зөлфәт, Р Миннуллин һәм яшь шагыйрьләр үз әсәрләрен укыдылар. Казан дәүләт университетында белем алучы Куба. Вьетнам. ГДР студентлары М. Җәлил шигырьләрен. үз шагыйрьләренең тынычлыкка, дуслыкка чакырган әсәрләрен укыды, үзешчән автор һәм башкаручы Ф Еникеев үзенең «Набат» дигән җырын башкарды. Политик шигырь бәйрәмендә катнашучылар тынычлыкны яклап. «Әлегә соң түгел!» дип аталган Өндәмәгә кул куйдылар Шигъри митинг Казан телевидениесе та рафыннан республикабыз хезмәт ияләренә күрсәтелде. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ 13—14 февральдә Казан дәүләт университетында М. Җәлилнең тууына 80 ел тулуга багышланган фәнни конференция булды Аның эшендә Мәскәү шәһәре, союздаш һәм автономияле республикалар язучылары, әдәбият белгечләре катнашты «М Җәлил һәм хәзерге совет әдәбиятында героик һәм патКультура тормышы көндәлеге рнотик традицияләр» дигән темага Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Язучы лар союзы оештырган бу конференцияне КПСС өлкә комитеты секретаре Р К Беляев ачты Пленар утырышта М Җәлнл иҗатындагы героик характер сыйфатлары, интернационалистик үзенчәлекләр, хәзерге әдәбиятта анын геронк-патрнотик традицияләре турында Казан дәүләт университеты һәм Г Иб- раһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре докладлар белән чыктылар Конференциядә язучылар С Хәким. И Юзеев. Р Харис. Д. Вәлиен. Ф Мусин, Н Юзиев. А Әхмәдуллин. Р Мөхәммәдиен һ б чыгыш ясады Фашизм тоткынлыгында М Жәлил белән бергә көрәшкән Р Хисамст- динов үзенең истәлекләрен сөйләде. Аннары конференция секцияләргә бүленеп эшләде Анын эшендә ТАССР Министр лар Советы Председателенең беренче урынбасары М X Хәсәнов. КПСС өлкә комитетының фән һәм уку йортлары бүлеге меди ре Р И Әдһәмов катнашты МЕМОРИАЛЬ ТАКТА АЧЫЛДЫ 14 февральдә Казанның Бауман урамын дагы Матбугат йорты бинасында (19 нчы йорт) Муса Жәлил истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды Шушы уңай белән үт кәрелгән митингны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т Миннуллнн ач ты Анда М Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүче әдәбият белгече Р Моста- фнн. Казанның 80 иче мәктәбе укытучысы В Чеканова. Казан дәүләт университетының өлкән фәнни сотруднигы. Татарстан комсомолының М Жәлил исемендәге премиясе лауреаты Н Зәбиров. язучы Г Ахунов, шагыйрь Р Гатауллин һ б. чыгыш ясады Мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә: «Бу бинада 1939 1940 елларда Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты. шаы>1йрь Муса Жәлил эшләде», дип язылган Мемориаль тактаның авторы РСФСРның атказанган художнигы. ТАССР ның Г Тукай исемендәге Дәүләт һәм республика комсомолының М Жәлил исемендәге премияләре лауреаты скульптор В Маликов Мемориаль тактаны ачу тантанасында М Жәлил юбилеен үткәрү буенча Бөтенсоюз комиссиясе председателе, Советлар Союзы Герое В В Карпов. ТАССР Министрлар Советы Председателенең берогче урынбасары М X. Хәсәнов. КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д X Зарипова. М Җәлилнең тормыш иптәше Әминә Җәлн лова, кызы Чулпан катнашты Шул ук көнне республикабыз язучылары һәм Муса Җәлилнең юбилей тантаналарын la катнашучы кунаклар В И Ленин. А. С Пушкин, Г Тукай һәм М Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар ЖӘЛИЛ ҺӘМ ҖӘЛИЛЧЕЛӘРДӘН ИЛҺАМ АЛЫП Тормышы һәм иҗаты белән үлемсез ба Үырлык урнәге булган Муса Җәлил үзе дә әдәбият һәм сәнгатьтә героик образга әве релде Татарстан Художниклар союзының Күргәзмәләр залында шагыйрь юбилеена ба тышлап оештырылган күргәзмә әнә шуның матур бер чагылышы 14 февральдә күргәзмәне ачу тантанасы булды Анда республикабыз башкаласының партия, профсоюз, комсомол оешмалары вәкилләре. әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре. шәһәр җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары, шагыйрьнең туганнары, көрәштәшләре килгән иде Күргәзмәгә 40 художникның 70 кә якын әсәре куелган Алар арасында X. Якуповның «Хөкем алдыннан». В Куделькнннын «Муса - политрук». Ә. Китаевның (Л^әскәү) «Фа шнетлар тоткынлыгында». В Скобееннын «Яңа опера туганда» Ф Якуповның «Шагыйрь һәм палач» һ 6 талантлы иҗат җимешләре бар. Күргәзмәне ачу тантанасында М Җәлилнең көрәштәшләре Р Хисаметдннов һәм Ф Сол га н бекон, шагыйрь Р Харис һәм Казан медицина институты ассистенты М Сит- дикова һ б чыгыш ясады. • Күргәзмәгә керү юлындагы ал тасманы өлкән әдип. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Г Баширов кисте «ТӨП НӘСХӘНЕ КАРАУ КӨНЕ» Мәгълүм булганча, М Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» Татарстан дәүләт музее фондында саклана Герой шагыйрьнең кул җылысын, йөрәк кайнарлыгын туган илгә алып кайткан бу кадерле дәфтәрләр алты елдан бирле инде бөтенхалык күрсәтелүенә чыгарыла «Төп нөсхәне карау көне» дин аталган бу чара быел 16 февральдә II 16 сәгатьләрдә уздырылды Аида күпсанлы поэзия снюч'елар, герой шагыйрьнең туганна ры. көрәштәшләре һ б килгән иде «Моабит дәфтәрләре»н почетлы каравыл һәм кунаклар озатуында, барабан һәм быр гы тавышлары астында Советлар Союзы Герое Б К Кузнецов алып чыкты Музейның генераль директоры Л Г Вәлневанын кереш сүзеннән соң. «Сугышчылар хәтерли», «Халык хәтерендә». «Муса Җәлнл герой шагыйрь». «Якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары». «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында». «Өзелгән җыр эзеннән» дигән кызыклы чаралар, очрашулар, экскурсияләр уздырылды Аларда М Җәлнл эшләгән фронт газетасы «Отвага» редакциясенең җаваплы секретаре В Л. Кузнецов, герой шагыйрьнең көрәштәшләре Ф СолтаН- беков. Р Хисаметдннов. М И Иконников, язучылардан Р Мостафин. Р Харис, әзер- байҗан шагыйре С Рөстәмханлы, каракал пак шагыйре М Карабаен. Казан театр училищесы студентлары. Казанның 124 мәктәп укучылары һ б. чыгыш ясады Укучыларны ВЛКСМ сафына кабул итү булды Шундый ук тантаналы шартларда «Моабит дәфтәрләре»!! Советлар Союзы Герое С. ЛА Ильченк» яңадан Татарстан дәүләт музее фондына кайтарды ШАГЫЙРЬНЕ ЯКТАШЛАРЫ ЗУРЛЫЙ Оренбург якларында Муса Жәлнлнен тууына 80 ел тулу уңаеннан зур тантаналар булып узды Анда шагыйрьнең сеплссе Хәдичә Жәлилова, туганы Таһир Корбанов, кө- рәштәшләре Р Хисаметдинга һәм Ф Солтанбеков. шагыйрьләр Ш Галиев һәм Р Харис. Җәлилнең тормыш һәм нжат юлын өй рәнүчеләр В Альтов (Оренбург). И Зәби- ров (Ташкент) һәм Ш Хамматов (Казаң) катнашты Оренбургтагы «Россия» культура сараенда. Шарлык район үзәгендә, шагыйрьнең туган авылы - Мостафада тантаналы кичәләр үткәрелде Оренбург туган якны өйрә нү музеенда шагыйрьнең гражданлык һәм әдәби батырлыгына багышланган даими экспозиция ачылды Мостафа авылында Муса туган нигезгә мемориаль такта кую уңаеннан митинг булды Оренбургның Н. К. Крупская һәм X. Ямашев исемендәге китапханәләрендә һ б урын нарда юбилей тантанасына килгән кунаклар белән очрашулар үткәрелде М Җәлилнең 80 еллык юбилеена килү челәрне Халык депутатларының Оренбург өлкә Советы башкарма комитеты председа теле урынбасары В Ф Голубничий кабул итте СВЕРДЛОВСКИДА ЮБИЛЕЙ ЧАРАЛАРЫ Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулу көннәренә багышлап. Свердловск шәһәрендә дә чаралар үткәрелде В Г Белинский исемен дәге өлкә китапханәсендә шагыйрьнең төрле елларда, төрле телләрдә басылып чыккан әсәрләре һәм аның үз ижатына багышланган хезмәтләрнең зур күргәзмәсе оештырылды Шундый ук күргәзмәләр шәһәр һәм өлкә мәктәпләрендә, китапханәләрендә дә булды Өлкә газеталары — «Уральский рабочий». «На смену». «Вечерний Свердловск» Һ б көндәлек матбугатта М Җәлилнең тормыш һәм ижаг юлын яктырткан мәкаләләр, шагыйрьнең әсәрләре басылды 21 февральдә шәһәрнең Авгомобилистлар культура сараенда Бөтенроссия китап сөючеләр жәмгыятенең өлкә оешмасы идарәсе тарафыннан кичә үткәрелде Анда М Горь кий исемендәге Свердловск дәүләт университеты доиенты. филология фәннәре кандидаты В В Химич герой шагыйрьнең тормыш һәм нжат юлы турында сөйләде. Урал ягы язучысы. «Яшь Муса» исемле китапның ав торы С Б Шмерлинг шул әсәрне язгандагы тәэсирләре белән уртаклашты Аннары Свердловск дәүләт филармониясенең нәфис сүз остасы. РСФСРның атказанган артисты Дауд Бикбов татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил әсәрләрен укыды Җәлил юбилее уңаеннан уздырылган әле ге чаралар Свердловск шәһәре культура тормышында зур вакыйга булып әверелде Бу хакта безгә Ф Шәнгәрәев хәбәр итте «ЛЕГЕНДАГА ТИҢ ГОМЕР» Уфа шәһәренең Химиклар культура сараенда Муса Җәлилгә багышлап, әнә шул исемдәге күргәзмә оештырылды Ут күр шеләребез М Җәлилнең тормыш һәм нжат юлын яктырткан материалларны, аңа атап язылган әсәрләрне, шагыйрьнең туганы Иб раһим Җәлилов истәлекләрен зур кызыксыну белән карадылар Бу күргәзмәгә материал лар жыюда шәһәр мәктәпләренең эзтабарла ры күркәм эш башкарды ЮБИЛЕЙГА БАГЫШЛАП Муса Җәлил юбилее илебезнең культура тормышында зур вакыйга буларак зурлап билгеләп үтелде Үзәк, союздаш һәм автономияле республикалар нәшриятлары Җәлилнең әсәрләре тупланган яки аның тормышына. ижатына һәм фашистларга каршы көрәшенә багышланган китаплар, альбомнар, жыентыклар бастырып чыгардылар Татар стан китап нәшриятында герой шагыйрьнең үз әсәрләре, ана багышланган фотоальбом һәм зур форматлы плакатлар сериясе басылды. Илебездәге күпләгән газета журналлар, радио һәм телевидение тапшырулары герой шагыйрь истәлегенә багышлап материаллар бирделәр Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулу алдыннан патриот шагыйрьгә багышланган почта басмалары коллекциясе янә баетылды: шагыйрьнең портреты төшерелгән бизәкле конверт чыгарылды Юбилей көнендә Казан почтампты аша үткән корреспонденцияләргә махсус штемпель басылды. ҖӘЛИЛГӘ — ЧӘЧӘКЛӘР Көнбатыш Берлин Фашистларның Плетцензее төрмәсендә Европаның бик күп иленнән меңләгән патриотлар — гитлеризмга каршы көрәшүчеләр жәзалап үтерелгән -иде. Алар арасында — коммунист шагыйрь. Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә бар. Хәзерге вакытта Плет цензееда фашизм корбаннары истәлегенә куелган мемориаль комплекс эшли Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулган көннәрдә би регә, татар халкының каһарман улына Көнбатыш Берлин кешеләре веноклар һәм чәчәк бәйләмнәре алып килделәр Килүчеләр арасында Көнбатыш Берлинның Бердәм социалистик партиясе правлениесе. Герман — Совет дуслыгы жәмгыяте вәкилләре, нацизм вакытында эзәрлекләнүчеләр берләшмәсе - Антифашистлар союзы членнары бар иде Чыгыш ясаучылар күзләренә үлем карап торган зинданда фашизмны жиңүгә какшамас ышаныч белән ялкынлы шигырьләр язуын дәвам иткән совет коммунистының рухи ныклыгы турында сокланып сөйләделәр. Муса Җәлилнең немец хезмәт ияләренә карата йөрәгендә дуслык хисләре сакланганлыгын әйттеләр («Правда» газетасының 1986 елгы 18 февраль саныннан)