Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНДА ТУКАЙ УРЫННАРЫ

СССР Министрлар Советы каршындагы Геодезия һәм Картография баш идарәсе 1983 елда Казахстанның Уральск өлкәсе туристик картасын һәм Уральск шәһәренең үзәк өлеше планын бастырып чыгарды Уральск шәһәре планында күренекле шәхесләр, шул исәптән Г Тукай исеме белән бәйле урамнар да күрсәтелгән: 1895—1900 елларда шагыйрь яшәгән сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты (Почиталин урамы, 66 йорт), яшүсмер Тукай хәреф җыючы булып эшләгән элеккеге «Уралец» газетасы типографиясе бинасы һ. 6 урыннар Кыскасы, Уральск үзенең Тукаен онытмаган. Уральск шәһәре үрнәгендә башкалабыз Казанның да Тукайга бәйле урыннары күрсәтелгән аерым планын төзү бөек шагыйребезнең тормышын һәм иҗатын пропагандалау юнәлешендәге кичектергесез бурычларыбызның берсе булып тора Дөрес, Казанның күренекле шәхесләр исеме белән бәйле урыннарын күрсәтеп төзелгән схема-план 1977 елда Мәскәүдә дөнья күрде Ләкин анда Тукайга бәйле булган бары тик өч урын гына аталган: Тукайның Островский һәм Татарстан урамнары чатындагы бакчадагы һәйкәле, шагыйрь исеме белән аталган кинотеатр һәм Татарстан урамындагы 14/59 номерлы йорт, элеккеге «Болгар» кунакханәсе. Шуның өстенә Тукайның «Болгарпда яшәгән еллары да төгәл күрсәтелмәгән Билгеле булганча, Тукай бу йортта, планда күрсәтелгәнчә 1907 елдан 1913 елга кадәр даими яшәмәгән. Казанның шагыйрь исеме белән бәйле урыннары схема-планын төзү, аның Уральски- дан башкалабызга килү вакытын ачыклаудан һәм беренче көннәрдән алып торган урыннарын билгеләүдән башлау дөрес булыр. Бу уңайдан әдәбиятта һәм көндәлек матбугат битләрендә төрле фараз кылулар, капма-каршы фикерләр дә булды. Тукай Уральскидан Казанга кайчан килгән, беренче көннәрдә кайда тукталган һәм соңыннан каиларда торган? Бу сорауларга җавапны шагыйрьнең замандашлары истәлекләреннән табабыз. Мәсәлән, Г. Камал Казанда Тукай белән беренче очрашуы 1907 елның көзендә, ул «Йолдыз» газетасында секретарь вазифаларын башкарганда булуын яза. (Тукай турында замандашлары. Казан, 1960, 73 6 ) Моңа Тукайның дусты һәм замандашы. «Әльислах» газетасы редакторы В Бахтияров ачыклык өсти Тукай белән беренче очрашуын ул түбәндәгечә тасвирлый: «Октябрьнең (1907 ел—X. 3.) 10 ында иртә үк «Әльислах» идарәсендә («Боцгар» номеры. 12 бүлмә) берничә кеше белән сөйләшеп утырганда, ишектән бер кеше килеп керде». Шуннан соң. 8 Бәхтияров керүченең «Болгар»да 40 номерда тукталган Тукай икәнлеген яза. (Тукай турында замандашлары. Казан, 1960, 86 6.) Шулай итеп, замандашлары истәлекләренә караганда. 1907 елның октябрь башларында Тукай Казанда булып, «Болгар» номерларында яшәгән. Димәк, ул Уральскидан 1907 елның сентябрь (иске стиль белән) ахырларында киткән. Бу минем туу турында таныклыгым белән дә раслана. Уральск өлкә загс бүлеге биргән белешмә буенча мин иске стиль белән 1907 елның 25 августында туганмын. Ә әнием. Тукайның апасы Газизә Зәбирова әйтүе буенча шагыйрь Уральскидан Казанга мин туганнан соң бер айлап вакыт үткәч киткән. Димәк, Тукай Казанга 1907 елның иске стиль белән 20—25 сентябрьләрендә юл тоткан. Күп төрле чыганакларда билгеле булганча. Тукай Казанга килеп бераз вакыт үтүгә, гаскәри хезмәткә каралырга Казан артына кайтып китә. Туган якларында ике атнага якын торып, гаскәри хезмәттән азат ителгән Тукай Казанга, «Болгар» номерларына әйләнеп кайта. Замандашы Гыйльметдин Шәрәф истәлекләрендә бу хәл октябрь ахырларында булды дип теркәлгән. Шуннан соң Тукай «Болгар» номерларыннан китеп,башка җирләрдә дә тора башлый. Тукай иҗатын башлап өйрәнүчеләрнең берсе, аның замандашы Җамал Вәлиди шагыйрьнең 1914 елда дөнья күргән шигырьләр җыентыгына кереш итеп язылган биографиясендә аның Габдрахман Дәүләтшин җитәкчелегендәге «Китап» ширкәтенә экспедитор булып эшкә керүе һәм ширкәтнең конторасы номерында яши башлавын яза Шушы ук мәгълүматлар Г. Камалның 1933 елда басылган истәлекләрендә дә теркәлгән. Тукайның Җамал Вәлиди истәлегендә телгә алынган тору урыны аның Уральскига, апасы Газизә Госмановага 1908 елның 27 мартында язган хаты белән дә раслана. Мәгълүм булганча. Тукай хат азагында үз адресын ңүрсәтеп түбәндәгеләрне яза: «В гор. Казань, книгоиздательство «Китаб». Абдулла Тукаеву». (Тукай Г Әсәрләр. 4 т. Казан. 1977. 298 б ) Югарыда китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә 1908 елда Тукай «Китап» ширкәте биләгән «Мәскәү номерлары»нда да яшәгән Бу уңайдан Г. Кайбицкаяның «Безгә кадерЬу хакта кара. «Казан утлары.. 1984. I—12 саннар ’ Габдулла Тусаеа «9н<иуган асаре (Җамалетдин Валидн тарафыннан аэылган Туканның тәржемаи хале һем »ш- таре хакында бер меллкәэ» ) Казан. 1914. 33—34 66 ле йорт» («Казан утлары». 1984, 7 сан) исемле мәкаләсенә тукталып үтик. Автор бу язмасында Тукай Казанга килгәч университет каршында урнашкан иске поликлиника ишегалдындагы йортка туктады һәм шунда ике елга якын яшәде дип яза Ләкин, югарыда ачыклап үтелгәнчә, Тукай бу йортта бервакытта да яшәмәгән Тукай Уральскидан соң Казанда биш ел ярымлап яши. Бу еллар эчендә ул «Болгар». «Мәскәү номерлары», «Свет» һәм «Амур* кунакханәләрендә гомер иткән. «Свет» кунакханәсендә торганын аның замандашы Габдулла Гыйсмәти 1914 елда ук язган «1912 нче ел, апрель башлары Ул чакта Тукай «Свет* номерларында, иң читтәге кечкенә бер номерда тора иде» (Тукай турында хатирәләр. Казан. 1976, 133 6.) Шуны да искә алырга кирәк, Тукай берара Фатих Әмирхан «дача*сыида да яшәп ала. Бу вакытларны искә алып Г. Камал түбәндәгеләрне яза: «Фатих Әмирхан Кабан күле тарлавыгында Ботаника бакчасы каршындагы йорттан бер «дача» алып, редакциясен дә шунда күчерде, редакция белән бергә Тукай да шунда күчте. Тукайның үзенчә, бик «рәхәтләнеп», үзе дигәнчә яшәгән вакыты шул «дача»да торган вакыты булды» (Тукм турында хатирәләр. Казан, 1976, 64 6.). Түбәндә Казанның Тукай исеме белән бәйле урыннарының схематик план фрагменты бирелә. Ул киләчәктә башкалабызның теге яки бу дәрәҗәдә бөек шагыйрь исеме белән бәйле урыннарын чагылдырган тулырак карта-схемасын төзүдә чыганак булыр. 1. Татарстан һәм Киров урамнары чатына урнашкан элеккеге «Болгар» кунакханәсе (№ 14/59). Тукай анда даими рәвештә булмаса да. 1907 елның көзеннән 1912 елның декабрь башларына кадәр яшәгән. 2. Киров урамында (элеккеге Мәскәү) урнашкан «Мәскәү номерлары». Бу кунакханәдә Тукай 1908 елда яшәгән. Төгәл урыны әлегә ачыкланмады, шуңа күрә схематик планда да күрсәтелмәде. 3. Ф. Әмирхан «дача»сы урыны. Шагыйрь анда 1909 елда яшәгән. 4 1912 елның апрель башыннан Тукай яшәгән элеккеге «Свет» кунакханәсе. Кайсы бинада урнашканлыгы әлегә ачыкланмады һәм схематик планда күрсәтелмәде. 5. Элеккеге «Амур» кунакханәсе урнашкан бина (Киров урамы, 70). Бу бинада Тукай 1912 елның декабрь аеннан 1913 елның февраль ахырына кадәр яшәгән. 6. К- Нәҗми һәм Островский урамнары почмагына урнашкан элеккеге Клячкин больницасы. 1913 елның 26 февраленнән соңгы көннәрен Тукай шушы шифаханәдә үткәрә. 7. «Шәрык» клубы урнашкан бина. (Татарстан урамы. 8). Бу клубка шагыйрь еш йөргән. 1910 елның 15 апрелендә үзенең «Халык әдәбияты» дигән лекциясен шушы клубта укыган. 8 1908—1909 елларда Тукай актив бәйләнештә булган «Әльислах» газетасы редакциясе урнашкан йорт (Тукай урамы, 63). 9. Г. Тукайның Островский һәм Татарстан урамнары чатындагы һәйкәле. 1958 ел Скульпторлары Садри Ахун, Л Е Кербель һәм Л. М. Писаревский. архитекторы Л. Павлов. 10. Г Тукайның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы һәйкәле. 11. Г. Тукай исемендәге кинотеатр. (Тукай урамы, 64). 12. Тукай урамындагы бинада ачылачак Г Тукай музее. 13 Татарстан АССРның Берләштерелгән үзәк дәүләт музее (Ленин урамы, 2). Музейның әдәбият бүлегендә Г Тукайга багышланган экспозиция урнашкан. 14. «Новый клуб»—1905 елда ачыла. 1912 елда ул хәзерге Татар дәүләт академия театры бинасына күчә (Горький урамы, 13) Клубта һәвәскәрләр, профессиональ театр труппалары, шул исәптән Сәйяр» тарафыннан спектакльләр куела. Тукай клубка еш йөргән, кайбер әдәбимуэыкаль кичәләрдә чыгыш ясаган 15. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе урнашкан бина (Гоголь урамы, 4). 16. Татарстан Язучылар союзының Г Тукай исемендәге клубы урнашкан Матбугат йорты бинасы (Бауман урамы, 19). 17. Габдулла Тукай исемен йөрткән урам. 18. Хәзерге Г. Камал һәм Париж Коммунасы урамнары арасында булган элеккеге Печән базары урыны. Ул Тукайның әсәрләрендә күп тапкырлар телгә алынган, шулар арасында «Печән базары- яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы күренекле урын алып тора. 19 Казан елга портына барганда тимер юл күперен узгач сул кулдагы Яңа бистәдәге һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты. 1891—1893 елларда Тукай яшәгән бу йорт урыны схематик планда күрсәтелмәгән. Ә Фәйзинең «Тукай» романында ул йорт зур булмаган ике катлы Степанов йорты дип бирелә 20. Казанның хәзерге В И. Ульянов-Ленин исемендәге Үзәк стадион каршында булган Ташаяк ярминкәсе урыны. «Исемдә калганнар»ында Тукай һөнәрче Мөхәммәтвәлидә торган вакытында Ташаяк ярминкәсенә баруын искә ала. (Бу урын схематик планда күрсәтелмәгән.)