Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМАЗ КУЕНЫНДА

Безнең район, үзенең бүгенге тормышына ирешкәнче, шактый катлаулы юл узган. Хәзер без яши торган җирләр элек Минзәлә өязенә кергәннәр һәм патша Россиясенең кызганыч хәлдәге аграр бер төбәгеннән саналганнар. Басу-кырларны, башлыча, сука, сабан белән эшкәрткәннәр. Җир мәйданы төрле кешегә төрлечә эләккән. Берәүләрнең байлыгы егерме дисәтинәгә җиткән, кайберәүләр исә бөтенлей өлешсез калган. Андыйлар бай хуҗалыкларга батраклыкка ялланганнар. Өяз халкы тормышына политик хокуксызлык, ярлылык, культура ягыннан ифрат артталык хас булган. Ул чорда Чаллыда (бүгенге Брежнев шәһәре) бөтен тирә-юнь өчен бер чиркәү мәктәбе һәм тагын бер башлангыч мәктәп эшләгән. Бердәнбер больница өяздәге авыруларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә һичничек өлгерә алмаган. Шунлыктан бу якларда үлем-җитемгә чара таба алмый интегәләр. Чиркәүдәге теркәү кенәгәләренә караганда. 1915—1916 елларда, мәсәлән, кешеләрнең гомер озынлыгы уртача нибары егерме бер ел чамасы булган. Аңлашыла ки. шушындый авыр тормышта газапланган халык Бөек Октябрьне хуплап каршы ала. 1917 елның декабрендә үк крестьяннар, эшчеләр, ярлылар, башка яклардан күчеп килгән ачлар катнашында уздырылган гомуми җыелыш Чаллыда Совет власте игълан итә, аның башкарма комитетын сайлый Аннары гражданнар сугышының утлы еллары башлана. Бу дәвернең дәһшәте Чаллы ягын иңләп-буйлап айкый: фетнәчеләр гаугасы, ак чехлар, колчакчылар ерткычлыгы — берсе дә калмый Аларны бастыруда Чапаевның данлы 25 нче дивизиясе дә катнаша. 1920 елда Татарстан республикасы төзелгәч, элекке Минзәлә, кантон төсендә. Татарстанга кертелә. 1921 елның 20 июнендә. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты карары нигезендә, Минзәлә кантоныннан Чаллы кантоны аерылып чыга. 1930 елда кантоннар районнар итеп үзгәртеләләр. Крестьяннар, әле колхоз-совхозларга берләшкәнче үк, җирне бергәләп эшкәртү ширкәтләре, коммуналар, авыл хуҗалыгы артельләре оештыралар. Сука-сабаннар акрынлап көчле тракторкомбайннарга алмашына бара. Коллективлашу чорында да. Бөек Ватан сугышы елларында да безнең халык сынатмады. Ниһаять, район зур шәһәр тында, индустриаль нигезгә корылган авыл хуҗалыгы зонасына әйләнде. 1970 ел безнең район тарихына «КамАЗ» маркалы зур йөк автомобильләре заводының һәм машина ясаучылар шәһәренең салына башлавы белән кереп калды. Бөтенсоюз күләмендәге бу удар төзелеш Чаллы шәһәренең дә. районның да язмышын кисәктән тагын да яктыртыбрак җибәрде. КамАЗ салына башлаган вакытта районның барлык колхоз-совхозлары күп тармаклы хуҗалыклар иде. Алар барысы да аз-азлап кына сөт-май, йомырка, йон, бәрәңге, ит, яшелчә җитештерәләр. Тик алардан кергән азык-төлек халкы кинәт артып киткән яңа шәһәрне тәэмин итүдән бик ерак тора иде. Шәһәр ихтыяҗының нибары 1,3 проценты гына канәгатьләндерелә иде. Шуңа күрә райондагы авыл хуҗалыгы эшчәнлеген тамырдан үзгәртергә, специальләшкән эре хуҗалыклар булдырырга кирәк дип табылды Моның өчен мәсьәләне җентекләп, фән кушканча өйрәнергә, хезмәтне заман таләбенчә индустриаль нигезгә корырга туры килде. 1976 елда Чаллы районының исеме Тукай районы ител үзгәртелде һәм. КПСС Үзәк Комитетының махсус карары нигезендә, Тукай районы партиянең Чаллы шәһәр оешмасы составына кертелде. Бу үзгәреш шәһәр яны авыл хуҗалыгы тирәлеген булдыруда әһәмиятле роль уйнады. Б КамАЗ төзелеше һәм шәһәр яны тирәлеген үзгәртеп кору бер омтылыш белән башкарылды. Төзелеш коллективлары, шәһәрнең промышленность предприятиеләре авыллар ихтыяҗын вакытында канәгатьләндерү өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләделәр. Аларның зур ярдәме нәтиҗәсендә авылларның йөзе яктырып китте, кол- хоз-совхозларның материаль-техник базасы ныгыды. '970—1983 елларда районның авыл хуҗалыгын үстерүгә 320 миллион сумлык байлык тотылды. Шуның бәрабәренә районда уннан артык сыер асрау комплексы, дуңгызлылык өчен зур комплекс, елына 102 миллион данә йомырка һәм 14 мең тонна кош ите бирердәй фабрикалар булдырылды. Ел әйләнә яшелчә үстерергә мөмкинлек тудырган ябык бакчаларның мәйданы 30 гектарга җитте. Комбиазык заводы һәм тегермәне булган ипи-күмәч комбинаты кебек заманча предприятиеләр барысы да авылларыбыз- м>|ң тормыш-көнкүрешен яхшы якка үзгәртте. КамАЗны сафка бастыру елларында авыл җирендә дә 140 мең квадрат метр торак, 13 мәктәп, 11 ясле-бакча һәм күп санлы башка учреждениеләргә яңа биналар салынды. Юллар суздык. Хәзергесе көндә безнең районның теләсә кайсы авылыннан район үзәгенә көзгедәй такыр асфальтбетон юлдан килергә була. Азык-төлек төягән машиналар безнең районның теләсә кайсы фермасыннан яки басуыннан елның яки тәүлекнең һәр сәгатендә юлга чыга ала. Юлсызлык бәласеннән тәмам котылдык без. Бу яңалык колхоэ- совхозлар җитештергән байлыкны югалтуларсыз тиешле урынга илтеп тапшырырга да, авыл халкының шәһәргә бәйле йомышларын җәфаланмыйча гына хәл итәргә дә мөмкинлек тудырды. Гомумән, яхшы юлларның рәхәтлеген сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Шаулы төзелеш елларында авыллардагы кешеләрнең тормышы күзгә күренеп яхшырды. Соңгы ун ел эчендә хезмәт хаклары 48—80 процентка кадәр артты. Кибетләрдәге товар әйләнеше өч мәртәбә үсте, колхозчыларга хезмәт күрсәтү елга 40 сум чамасына җитте (Брежнев шәһәрендә — 29 сум), һәм шушы уңай үзгәрешләр эшче көчләрне авылларда саклап калырга ярдәм итте. Якындагы данлы төзелеш безнең авыллардагы кешеләр санын хәтта арттырды да әле. Яңача үсеш юлы хуҗалыкларыбыздагы басуларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә китерде. Төзелеш мәйданнары хисабына шактый гектарларын югалткан безнең район өчен бу адым бик мөһим иде. Чәчү кырларыннан фән кушканча файдалану исә безгә бик тиз арада икмәк һәм терлекчелек байлыкларын сизелерлек арттырырга ярдәм итте. Мәйданы 20 процентка кимегән £асуларыбыздан элеккегә караганда 17 процентка күбрәк ашлык җыеп ала башладык. Безне иң шатландырганы — авыл хуҗалыгына эшнең нечкәлеген тирәннән аңлаучы укымышлы кадрлар килүе. Хуҗаларында белем, омтылыш, тырышлык булмаса, әйтик, «Гигант» совхозы кырларыннан гектарга уртача 40—45 әр центнер уңыш җыя алыр идекмени?! Шәһәр халкын яшелчә белән тәэмин итүдә бу кадәр алга китү мөмкин булыр Яшелчә һәм бәрәңгедән, тамыразыклардан тотрыклы уңыш алуда басуларны сугару мөһим роль уйный. Безнең якларда явым-төшем аз була. Бигрәк тә үсемлекләрнең ныгу, көч җыю чорында дым җитмәү уңышны сизелерлек киметә. Шуңа күрә соңгы елларда без басуларны сугаруга зур әһәмият бирәбез. «Татсельхозводстрой» тресты, районның «Сугару» берләшмәсе, мелиорация өчен тимер-бетон әйберләр ясау заводы коллективлары бу юнәлештә аеруча тырышалар. Хәзер районда меңнәрчә гектар җир сугарыла. Моңа яшелчә үстерү мәйданы тулысы белән керә. Сугарулы җирләр ел саен арта бара. 1990 елга ясалма яңгыр яудыру җайланмаларының санын ике тапкыр арттырырга исәп тотабыз. Сугару терлек азыгы үстерүгә бигрәк тә ярдәм итә. Соңгы вакытта без андый басуларның һәр гектарыннан 60 ар центнер азык берәмлеге алдык. Бу уңышлар терлекчелектәге хәлләрне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Савым сыерлары өчен унбер әйбәт комплекс салып куйдык. Алардагы хезмәтнең көйле булуы райондагы сыерларны 2,5 мәртәбә арттырырга, һәр сыердан уртача өч мең бер йөз литр сөт саварга уңайлы шартлар тудырды. 1984 елда Тукай районына күршедәге Минзәлә һәм Сарман районнарыннан берничә хуҗалык кушылды. Шуннан соң безнең басуларның л.әйданы 130 мең гектар чамасы булды. Мөгезле эре терлекләребезнең баш саны 46 меңгә якынлашты. Бу хәл, билгеле, эшне дә катлауландырды. Яңадан кушылган колхозларда, заман таләбе буенча, хезмәтне я\ача көйләргә, басу әйләнешен тәртипкә салырга, авылларның төзеклеген күздән кичерергә, яхшы юллар булдырырга кирәк иде Уйлавыбызча, без районның авыл хуҗалыгын төбәгебезнең горурлыгы булган КамАЗ дәрәҗәсенә тиң биеклеккә күтәрергә тиешбез. Бу якты максатка ирешүдә ныклы таянычларыбыз — искиткеч уңган кешеләребез бар. «Гигант» совхозы директоры Нәҗип Зыятдинов Татарстан авыл хуҗалыгы эшчэн- нәре өчен үрнәк булырлык. Ул унҗиде яшендә сугышка киткән. Мәскәү янында, Белоруссиядә, Балтик буенда каты бәрелешләрдә катнашкан. Каты яраланган. Аның авыл хуҗалыгындагы хезмәт юлы бригадирлыктан башлана. 1950 елда ук инде аны колхоз председателе итеп сайлыйлар Нәҗип Зыятдинов хуҗалыкны җайга салып җибәрә. Колхоз ныклы җирлеккә баса. Гомер буе шунда, тыныч кына яшәп ятса да аңа начар булмас иде. Тик коммунист җаны тынычлана аламы соң? КамАЗ салына башлагач, яңа кала кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе тугач, тәҗрибәле председательгә тагын да җаваплырак эш йөкләнә. Ул «Гигант» совхозының директоры итеп билгеләнә. Хәзер «Гигант» — республиканың иң көчле хуҗалыкларының берсе. Совхоз бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40—45 әр центнер тотрыклы уңыш җыя. Сугарулы басулар гектарына 70—80 центнер азык берәмлеге бирә. Совхоз эшчеләре менә дигән йортларда яшиләр. Поселокта культура йорты, урта мәктәп, спорт залы, балалар бакчасы, сәүдә үзәге бар. Җәлил исемендәге һәм «Коммунизм» колхозлары эшчәнлегендә дә бик күп уңай мйсаллар табарга мөмкин. «Коммунизм» хуҗалыгында яшьләрне колхозга кабул итүне мәңге истә калырлык иттереп оештыралар. Яшь колхозчыларга хезмәт кенәгәсе тапшыру көнендә авыл зур тантана кичерә. Өлкән колхозчылар егет-кызларга матур теләкләр телиләр. Колхозда эшкә калган яшь механизаторларга өр-яңа техника бирелә Өйләнешүчеләр җайлы торак белән тәэмин ителәләр. Шул чаралар аркасындадыр, мөгаен, соңгы вакытта туган авылларында эшкә калучылар саны арта бара Уңай эш алымнарын башкаларга үрнәк итеп күрсәтердәй җитәкчеләрдән РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы. «Весенний» совхозы директоры Р. М. Низамет- диновны; ТАССРның атказанган зоотехнигы Чаллы кошчылык фабрикасы директоры М. 3. Хөснуллинны; «Ворошиловский» совхозы директоры Г. С. Зариповны, «Набережночелнинский» совхозы директоры Р. Я. Ямалеевны; тимер-бетоннан мелиорация әйберләре ясау заводы директоры А А. Хильченконы, элеватор директоры Г Н. Закировны, ТАССРның атказанган экономисты «Татарстан» совхозы директоры X. А. Әхмәтгалиевны; ТАССРның атказанган ветеринария врачы, «Сосновоборский» совхозы директоры А. X. Алиевны һәм башка күпсанлы уңганнарыбызны санарга мөмкин. Бу хуҗалыкларда партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары җитәкчеләре дә кешеләр белән эшләүнең иң кулай ысулларын беләләр. Алар җитәкчелегендә авылларда дистәләгән белгечләр, үз һөнәрләренең чын осталары үсеп чыкты Социалистик Хезмәт Геройлары Нәҗип Зыятдинов һәм терлекче Минсәгыйрә Таҗиева; ТАССРның атказанган механизаторы, Ленин ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры И В Ульянов, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Т А. Мостафина, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы С. Г Фәртдинова һәм башкалар. Безнең яклар авыр елларда туган илне яклаучы күпсанлы каһарманнар биргән Алардан Н. Ш. Шәрипов һәм Н. Я. Якупов Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Тукай районы — моңлы җырчыларга, талантлы шәхесләргә бай төбәк. РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров, ТАССРның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Галина Казанцева, җырчы Рәисә Тимофеева безнең районда туып үскәннәр. Шагыйрьләр Рәшит Гәрәй. Николай Алешковның туган авыллары да — Тукай районында. Соңгы елларда районыбыз үзәге Брежнев шәһәрендә Татарстан Язучылар союзының яңа бүлекчәсе эшли башлады. Бу эш нәтиҗәсендә безнең якка тагын язучылар килеп урнашты. Кадыйр Сибгатуллин, Равил Вәлиев, Газиз Мәхмүтов, Нәҗип Мадьяров, Газиз Кашапов һәм дистәләгән яшь язучылар. Алар безнең авылларда еш булалар, әдәби кичәләр, китап укучылар конференцияләре үткәрәләр. Бу әдәби көч безгә кол- хоз-совхоэларда культура-тәрбия эшләре алып баруда нык ярдәм итә. Район авылларындагы дистәләрчә культура йортлары һәм клублар, мәктәпләр, китапханәләр — барысы да шул ук изге максатка омтылалар, кешеләребезнең тормыш- көнкүреше эше-ялы матур булсын өчен тырышалар. «Беренче буразна», «Беренче чүмәлә», «Сау бул. кыш!» кебек бәйрәмнәр, сабан туйлары халыкның иң яраткан бәйрәмнәре төсендә уздырылалар. Бу чараларны үткәрүдә районыбызның үзешчән сәнгать көчләре нык тырыша. Халыкка культура хезмәте күрсәтүдә «Кама», «Набережночелнинский» һәм «МәГариф» хуҗалыклары үзешчәннәренең уңышларын аерып билгелисе Хәзер бездә никахлашу, яңа өйгә күчү, бала туу, паспорт алу, Совет Армиясенә озату кебек шатлыклы вакыйгалар авыл халкының гомуми бәйрәме төсендә үткәрелә. Районыбыз халкы менә шулай тырышып хезмәт итә, мул тормышта күңелле итеп яши. Илбарис Надиров (Казан) БӘРӘКӘТЛЕ ХӘРӘКӘТ Мәгълүм булганча, Финляндия республикасының ба