Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛ ҺӘЙКӘЛ

СССРның Зур театры филиалы сәхнәсендә Фәрит Яруллинның «Шүрәле»сен — Габдулла Тукайның әкият-поэмасы нигезендә иҗат ителгән балетын куярга әзерләгән чакта хәбәрчебез репетициядән соң Майя Плисецкая белән аның еендә очрашып сөйләшкән иде. Майя Михайловна бу балетта кош-кыз Сөембикә ролен — төп рольне башкара. — Мин үзем бу балетка гашыйкмын. Оркестр уйный башлау белән, бөтен арыганнарын онытыла. Аның музыкасы шигърияткә бай, образлы, аңлаешлы. Ә безнең өчен моның әһәмияте бик зур— Сез соң ул балетның сюжетын беләсезме?.. һәм балерина безгә кара көчләрне җиңгән мәхәббәт хакындагы борынгы татар әкиятен сөйләргә керешә, әмма ул башкаларча сөйләми, фәкать балерина гына сөйли алганча сөйли — җанлы итеп төшендереп бирә. Көйнең агышына кушылып, аның йөзе һәм куллары җанланганнан-җанлана бара. Менә оркестр башкаруында канатлар кыштырдаганы ишетелә: карурман уртасындагы аланга кошлар очып төшә. Канатларын салгач, алар кызларга әверелә, кызлар биеп кнтә. Бу биюне читтән генә Шүрәле күзәтеп тора. Шыпырт кына килә дә бер кызнын канатларын яшерә. Ахирәтләре очып китә, аянычлы хәлгә эләккән Сөембикә берьялгызы урманда торып кала... Урманда пәри туе башлана. Шүрәле Сөембикәне үчекли. Шул вакыт якындагы авылнын көчле һәм игелекле бер егете урманга килеп чыга. Пәри туен туздырып, ул Шүрәле белән алыша башлый. Сөембикәне коткара да авылына алып кайтып китә. Авыл халкы бик рәхәтләнеп аларнын туенда бии, күңел ача. Әмма кызның күңеле бераз боеграк: ул ахирәтләрен сагына. Туйга мыштым гына килеп кергән Шүрәле аңа канатларын кире кайтара. Шуннан кыз яңадан кошка әверелә дә очып китә. Егет, кулына ут тотып, аны эзли чыга... — Бер генә минут! — дип. Майя Плисецкая сүзен бүлә дә күрше бүлмәдә чылтыраган телефон янына чыгып китә. Аның ниләр сөйләшкәне безгә ишетелеп тора: — Юк. юк. бернинди концертка да катнаша алмыйм. Кичләрен «Шүрәле» белән мәшгульмен... Безнең янга чыккач ул: «Нәрсәдә калган идек әле?» — дип сорый. Батыр егет урман уртасында эзләп тапканда. Шүрәле кызнын канатларын яңадан алып өлгергән. Сөембикә инде аның кулыннан ничек ычкынырга белми газаплана. Хәле мөшкел икәнен сизенеп. Шүрәле урманга ут төртә. Егет үзенең сөйгәнен азат итеп, Шүрәленең үзен ут эченә ыргыта. Ләкин аларга да котылу мөмкинлеге инде калмаган, бар яктан да ут ябыры лып өсләренә килә. Егет, кызны коткарып, үзе шунда калырга ниятли. Тик Сөембикә, анын мәхәббәт көче алдында баш иеп. канатларын утта яндыра. Ут шунда ук сүнә— Майя Плисецкая үзенең хикәятен басынкы гына тавыш белән: — Әлеге парный финалдагы мәхәббәт адажиосы — балеттагы иң-ин поэтик урын. Анда мәхәббәтнең үлемне җиңүе искиткеч матур чагыла,— дип тәмамлады. һәм соңыннан атаклы балет остасы Майя Плисецкая «Шүрәле» балетының Татар дәүләт опера һәм балет театрындагы куелышын 1957 елда Мәскәүдә караганлыгын әйтте, әлеге спектакль турында уй-фикерләре белән дә уртаклашты. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы бөтен илебез Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын тантаналы төстә үткәрергә әзерләнгән бер дәвергә туры килде... «Шүрәле» балеты аеруча зур игътибарга лаек. Беренче мәртәбә Казанда 1945 елда куелган бу әсәр аннан соң да әле Мәскәү. Ленинград, Киев. Рига, Улан- Удэ. Ташкент. Горький, Харьков. Одесса. Львов. Саратов һ. б. шәһәрләрнең опера- балет театрлары сәхнәләрендә үзенең яңадан тууын күп тапкырлар кичерде. Татарстан музыка-хореография сәнгатенең гүзәл казанышы илебез чикләрен дә үтеп чыкты: «Шүрәле» балеты Болгариядә. Румыниядә дә куелды. Бу әсәрнең хикмәте нәрсәдә, аның шул чаклы популярлык казануы нидән килә соң? Моңа җавап бер генә: балетның эчтәлеге һәм музыкасы халыкчан. «Шүрәле»- нен сюжетына татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның әкият-поэмасы нигез итеп алынган. Либретто авторы Әхмәт Фәйзи, моңа өстәп, татар халык иҗатыннан шигърияткә бай, кешенең кодрәтенә, акыл көченә тирән ышаныч, яхшының яманны җиңеп чыгуын тасвирлаган башка мотивларны да мул файдаланган. Балетның эчтәлегенә искиткеч бер гүзәллек биргән халыкчанлык — татар композиторы Фәрит Яруллин иҗат иткән музыкага да хас сыйфат. Бию өчен гаҗәеп кулай бу музыка халык авыз иҗатыннан алынган моң белән сугарылган. Балетның музыкасында персонажларның бербереннән нык аерылып торуына, аларга капма- каршы музыкаль характеристика бирелүенә дә игътибар итмичә мөмкин түгел. Сөембикә партиясе үзе җиңел, үзе җырга тартым лирик яңгыраш алган булса. Былтырга кыюлык-батырлык темасы хас. ә инде Шүрәле һәм аның мохитын мәзәк яисә куркыныч авазлар чагылдыра. Татар балетының талантлы артистлары үз партияләрен югары профессиональ дәрәҗәдә, чын-чынлап рухланып башкаралар. Үз ролеңә гашыйк булсаң гына, Был- тырны. Татарстанның атказанган артисты Әдһәм Нарыков иҗат иткәнчә, курку белмәс. нечкә хисле образ дәрәҗәсенә җиткерергә — бу геройны халык әкиятләрендә яшәгән образына якынайтырга мөмкин. Бию техникасын ныклы үзләштергәнлектән, артист үзенең бөтен осталыгын образны ачып бирү максатына юнәлдерә. Сөембикә партиясен башкаручы Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Юлтыеваның уйнавына һәм биюенә дә шундый ук соклану, рольгә бөтенләй гашыйк булу, мөкиббән китү хас. Гәрчә сәхнәдә барган вакыйгалар әкият дөньясын чагылдырса да. артистка аларга һичшиксез ышана, үзен искиткеч табигый тота. Аның биюендәге форма пөхтәлеге дә сокландыра. Бу балетта «урйан сарыклары» кешеләргә каршы куела. Мәкерле һәм хәйләкәр Шүрәле партиясен Сәлих Хәйруллин гаять оста итеп башкара. Ул искиткеч җиңел һәм җитез гәүдәле булып, һич көтмәгәнчә, күз ияләшмәгәнчә кискен гәүдә хәрәкәтләре ясый, бик матур итеп биеккә сикерә. Ут пәриенең биюе исә бик тә җитез булуны таләп итә. Экспрессияле бу биюне Елена Потемкина бик мәгънәле итеп башкара. Җен-пәриләрнең гаҗәеп катлаулы композициядән торган биюләрендә кардебалет үзен тотанаклы коллектив итеп күрсәтте, иң кыйммәтлесе — бер бөтен ансамбль тәшкил итте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәсби Фазлуллин дирижерлык иткән оркестр башкаруында музыка хәйран гына ипле һәм дә моңлы булып агыла. Балетмейстерлар Людмила Бордзиловская белән Шәймөхәммәт Байдәүләтов шактый авыр һәм җаваплы эш башкардылар: аңарчы күпме театрда куелып, зур сәхнә тәҗрибәсе туплап өлгергән «Шүрәле» балетының алар яңа редакциясен күрсәттеләр. Илебезнең Зур театры куйган спектакльдә миңа үзәк рольне — Сөембикә партиясен башкарырга туры килде. Безнең спектакль дә кызыклы гына килеп чыкты, һәрхәлдә, минем үземнең күңелемә хуш килә. Шулай да Татарстан балетмейстерлары тәкъдим иткән редакциядәге кайбер элементларны, ачышларны безнең театр да ныклап, игътибар белән өйрәнергә тиештер дип карыйм. Әйтик. Мәскәү спектаклендә Былтырны ни сәбәпледер аучы итеп күрсәтәләр, ә бит ул урманга утынга барган крестьян егете, һәм бу Тукайның үзендә дә нәкъ шулай! Сөембикәнең канатларына багланышлы тема да М. Җәлил исемендәге театр спектаклендә бүтәнчәрәк, миңа калса, дөресрәк хәл ителә, тирәнрәк мәгънә салына. Мәскәүдә куелган спектакльдә мәкер иясе Шүрәле, яшертен генә килеп, авылга үтеп керә дә урланган канатларны кызга кайтарып бирә, һәм шуннан соң кыз яңадан очып китә, ягъни явыз көчләр көенә бии башлый. Казанда куелган спектакльдә сюжет икенче төрле юнәлеш ала: Сөембикә бөтенләй яңа дөньяга, кешеләр арасына килеп керә, үзе дә кешеләргә генә хас тирән хискә бирелә һәм очып китүдән баш тарта. Шүрәле һәм аның иярченнәре — кара көчләр — аны урлап алып китәләр. Бездә куелган спектакльнең соңгы күренешендә Сөембикә үзенең канатларын утка ташлый. Моның белән ул гомерлеккә кешеләр янында калуын раслый. Шулай да канатлар халык хыялында иреккә очуның символы булып яшәп килгән, һәм аны алай ансат кына утка ягу килешеп бетми торгандыр. Ихтимал, героиняның үз канатларын авылдашларына бүләк итүе дөресрәк буладыр. М. Җәлил исемендәге театр спектаклендә нәкъ әнә шулай хәл ителә дә инде. Мәскәү кунаклары куйган спектакльдән куанып-канатланып чыкканда, исеңә кылт итеп бер сагышлы нәрсә килеп төшә: «Шүрәле»нең талантлы авторы Фәрит Яруллин Гитлер басып алучыларына каршы батырларча көрәшеп һәлак булган™ Бөек татар шагыйре Г. Тукай өчен, патриот-композитор Ф Яруллин өчен туган халкының сәнгате ирешкән әлеге зур казаныш — үзе әйтеп бетергесез гүзәл, бер һәйкәл