Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘРӘКӘТЛЕ ХӘРӘКӘТ

Мәгълүм булганча, Финляндия республикасының башкаласы Хельсинкида 1967 елның апрель аенда Габдулла Тукай исемендәге җәмгыять оештырыла Бу хакта үз вакытында Татарстан матбугатында кыска гына хәбәрләр булгалаган иде. Г. Тукайның йөз еллыгы уңае белән «Казан утлары» журналы үзенең битләрендә шагыйрь исемен йөртүче шул җәмгыять турында киңрәк мәгълүмат бирүне кирәк тапты. Шуны күздә тотып без Хельсинки университетының төрки телләр укытучысы һәле бер ук вакытта Г. Тукай җәмгыяте җитәкчесе, филология фәннәре докторы Гомәр Таһир белән булган әңгәмәне урнаштырабыз Әңгәмәне Тукай җәмгыятенең зше белән якыннан таныш булган Г Ибраһимов исе-мендэге Тел, әдәбият һәм тарих институтында халык иҗаты секторы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илбарис Надиров алып бара. ИЛБАРИС НАДИРОВ Гомәр әфәнде. Сез иң әүвәл Г Тукай җәмгыятенең оештырылуына нигез булган тарихи һәм мәдәни сәбәпләргә тукталып үтсәгез иде. ГОМӘР ТАҺИР Бу җәмгыятьнең оешуына этәргеч булган ике төп сәбәпне аерып күрсәтим Аларның берсе һәм иң мөһиме Финляндия мәмләкәте белән Советлар иле арасында 1948 елдан башлап рәсми юлга салынган һәм бүгенгәчә нәтиҗәле дәвам итүче үзара дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренә мөмкин булганча файдалы бер өлеш кертүдән гыйбарәт Моның таррак мәгънәсен Финляндия җирендә гомер итүче татарлар белән Татарстан һәм аның башкаласы Казан арасындагы бәйләнешләрне тагы да якынайту, ныгыту дип аңларга кирәк Тукай җәмгыятенең моннан унсигез ел элек кабул ителгән рәсми уставында бу хакта ап-ачык әйтелә Әлегә хәтле үзенең бөтен эшләрен җәмгыять әнә шул олы максатка юнәлтеп алып барырга омтылды Җәмгыять оештырылуына нигез сәбәпләрнең тагын берсен Финляндия татар лары арасында бөек Тукай, бай тарихлы татар әдәбияты һәм сәнгате, киңрәк алганда татар халкының рухи культурасы турында күбрәк, төрлерәк мәгълүмат тарату максаты тәшкил итә Искә алган уставта бу хакта да әйтелгән Сүз уңаенда шуны да әйтим, җәмгыятьнең тулы исеме «Габдулла Тукай культура җәмгыяте» Аның уставында, печатендә татар һәм фин телләрендә шул сүзләр язылган. ИЛБАРИС НАДИРОВ Җәмгыятьнең җитәкчелеге һәм әгъзалары турында да берничә сүз әйтеп китсәгез әйбәт булыр ГОМӘР ТАҺИР. Баштагы тутыз ел дәвамында җәмгыять белән атаклы фин тюркологы профессор Марти Рясанен җитәкчелек итте. Ул татарча оста гына сөйләшүче, татар тарихы һәм әдәбиятыннан хәбәрдар кеше иде Үз гомерендә Казанда берничә кат булганы бар Соңгы тапкыр ул монда 1957 елда килеп, мәшһүр Казан университетында төрки телләрнең чагыштырмача этимологиясе турында лекцияләр укый Профессор Рясаненны мин үземнең мөхтәрәм остазым дип саныйм Ул 1976 елда 83 яшендә вафат булды М Рясанен Хельсинки университетында эшли иде Гомумән бу университетның күп кенә галимнәре — тарихчылар һәм филологлар, гәрчә Тукай җәмгыяте әгъзалары бул- масалар да. җәмгыять эшендә турыдан-туры катнашып, аңа файдалы ярдәм күрсәтеп Гомәр Таһир (Хельсинки) килделәр. Моңа, әлбәттә, минем азак еллар буе шул университетта эшләвем дә сәбәп булгандыр. Профессор М Рясанен вафатыннан соң җәмгыять белән җитәкчелек итү вазифалары миңа йөкләнде. Саны ягыннан җәмгыять зур түгел, анда 24 кеше әгъза булып тора Аларның өчесе өлкәннәр, ә калганнары яшьләр. ИЛБАРИС НАДИРОВ. Җәмгыятьнең эшләгән эшләре турында сүз башлаганчы, Финляндиядә яшәүче татарлар тарихына карата тулырак мәгълүмат аласы килә Минем белүемчә. Сезнең шәхси китапханәгездә бу мәсьәлә буенча бай гына фактик материал тупланган. Анда төп урынны төрле урында татар, фин. швед, инглиз, немец, төрек телләрендә язылган газета, журнал мәкаләләре, кыска-кыска белешмәләр алып тора иде. Соңгы елларда бу темага караган аерым хезмәт дөнья күрмәдеме’ ГОМӘР ТАҺИР Финляндия татарларының тарихы турында якын елларда махсус тикшеренү язылыр дип өметләнәбез. Моның өчен Нигез булырдай чыганаклар, дөрестән дә. байтак җыелды Бүген исә белешмә төсендә генә булса да. мин кайбер мәгълүматлар белән уртаклаша алам Финляндия татарларының гасыр ярымлык тарихы бар дияргә була Финляндия әле рус патшалыгының бер өлкәсе булып саналган чагында ук рус армиясендә хезмәт итүче гаскәри татарларның кайберләре финнар җирендә төпләнеп калулары мәгълүм. Моның документлары бар Узган гасыр ахырына таба исә бу якларга Петербургтан, Мәскәүдән галантерея маллары белән сату итүче вак сәүдәгәрләр, кырык тартмачылар килеп йөри башлый. Чикләр ачык булу сәбәпле, монда килеп-китеп йөрү кыен булмаган. Ул вак сәүдәгәрләр чыгышлары белән нигездә әүвәлге Нижний Новгород губернасының Сергач өязенә кергән дүрт-биш татар-мишәр авылыннан булып, арадан кыюраклары финнар җирендә калу язмышын сайлаган Тора-бара алар монда үз гаиләләрен, туганнарын һәм ырудашларын да китергәннәр. Чөнки бу якларда җир иркен, тормыш итү әллә ни кысан булмаган Фин халкы да аралашу һәм күршелек өчен ачык күңелле халык булып чыккан Нәтиҗәдә Сергач төбәгендәге авылларның бер төркем кәсепче игенчеләре берәм-берәм Финляндиягә күченеп, шул илдә җирләшә, утраклаша башлый Бу күченү 1923 елларга кадәр дәвам итә. Минем әтием Зариф та шул юлларны үткән Ул Финляндиягә гасыр ахырында килә. Туган авылы Куйсуга (русчасы Овечий овраг) еш кайтып йөри һәм ил өчен авыр 1921 елда мине, ике туганымны бөтенләйгә бирегә китерә Ул чакта мин әле унбер яшьтә генә булганмын. Хәзерге вакытта Финляндиядә бер меңнән артык татар бар дип исәпләнә Алар нигездә биш шәһәрдә яшиләр. Хельсинкида һәм аның тирәсендә торучылар саны биш йөз чамасы, калганнары Тампере, Турку. Котка, Ярвинпээ шәһәрләренә таралышкан Ыру. нәсел-нәсәп һәм якташлык җепләре белән якыннан бәйләнешкәнгә күрә. Финляндия татарлары төрле шәһәрләрдә торсалар да. аерым бер колония тәшкил итәләр. Аларның кәсеп-шөгыльләре турында да бер-ике сүз әйтеп китим Андагы татарларның күпчелеге сәүдә аланында эшли. Соңгы елларда экономист, инженер, юрист, врач булып эшләүче яшьләр арта төште ИЛБАРИС НАДИРОВ. Финляндия татарларына багышлап язылган мәкаләләрдә аларның рухи ихтыяҗларын күз алдында тотып корылган аерым җәмгыятьләр турында да сүз бара. ГОМӘР ТАҺИР Иң зур җәмгыять — 1925 елда оештырылган Исламия җәмгыяте» Исеменнән аңлашылганча, ул дин эшләре белән идарә итә Алтмышынчы еллар башына хәтле бу җәмгыять -Мәхәллә хәбәрләре- дигән еллык җыентык чыгарып барды, балалар өчен берничә дәреслек бастырды Чөнки 1948—1969 елларда Хельсинкида башлангыч татар мәктәбе эшләп килде. Ә соңыннан укучы балалар җитмәү сәбәпле, ул мәктәп ябылды Сүз уңаенда әйтеп китим, ул мәктәпне коручыларның берсе мин идем Баштагы ун ел дәвамында аның директоры вазифаларын да үтәдем Хәзер өч яшьтән алып алты яшькә хәтле балалар өчен бакча эшләп килә Анда уннан артык бала йөри. Моннан кала Хельсинкида Финляндия төрекләре берлеге» дигән бер җәмгыять бар Ул. кагыйдә буларак, мәхәллә йортында милли кичәләр үткәрә, һәвәскәр концертлар оештыра Яшьләр көче белән ел саен татар драматургиясе классиклары Г Камал. М Фәйзи һ б аерым пьесалары сәхнәгә куела. Берлек җәмгыяте 1975. 1979 елларда ике музыкаль такта (грампластинка) чыгарды Анда Хельсинки яшьләренең вокаль-инструменталь ансамбле башкаруында татар җырлары һәм көйләре язылган 1980 елда берлек «Безнең җырлар» дигән калын гына китап нәшер итте. Җыр китаплары әүвәл дә чыгып килә иде ИЛБАРИС НАДИРОВ Мин ул грампластинкалар. җыр китаплары белән яхшы таныш Монда игътибарны бер нәрсә җәлеп итә Соңгы унбиш-егерме елда Финляндия татарлары арасында Татарстан белән кызыксыну. -Казан утлары-. Азат хатын журналларын алдыру, татар грампластинкаларын сорату күзгә күренеп кичәйгән икән, моны барыннан да элек Тукай җәмгыяте башкарган эшләрнең бәрәкәтле тәэсире белән аңлатырга кирәктер Чөнки нәкъ менә Тукай җәмгыяте Татарстаннан даими рәвештә артистлар һәм галимнәр чакырып Хельсинкида, башка шәһәрләрдә концертлар, лекцияләр оештыра башлагач, культура өлкәсендә аралашу даирәсе шактый киңәеп җанланып китте Сез искә алган грампластинкалар яисә җыр җыентыкларын шуны раслаучы аерым мисаллар дип карарга кирәктер. Аларда Татарстан артистларының соңгы елларда яңгыраган популяр җырлары һәм Казанда чыккан җыр китапларыннан сайланган текстлар үзәк урынны алып тора Әйтелгәннәрдән тагын бер нәтиҗә ясарга мөмкин кебек Финляндия татарлары арасында әдәбият, сәнгать, милли тел һәм тарих өлкәләре буенча Казанны үзләренә рухи кыйбла итеп сайлаучылар саны елдан-ел арта бара ГОМӘР ТАҺИР Әйе. болар хаклы әйтелгән, хакыйкатькә туры килә торган фикерләр Алар белән килешми мөмкин түгел ИЛБАРИС НАДИРОВ Финляндия татарлары тормышында культура факты булып саналырга лаек тагын бер мәсьәләгә тукталасы килә Безгә билгеле булганча, алар арасында әдәби иҗат белән шөгыльләнеп, китаплар бастыручы аерым авторлар бар ГОМӘР ТАҺИР Дөрестән дә, бездә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче оч-дүрт кеше бар Алар берсе дә профессиональ язучылар түгел, ә һәвәскәрләр Яшьләре ягыннан да шактый өлкәннәр. Хәсән ага Хәмидуллага быел 88 яшь тула. Арада ул иң күп язучы. Аның шигырьләре, пьесалары, автобиографик романы бар Әсәрләрен үзенең бастыру машинасында күбәңтә Әле күптән түгел генә аны Финляндия язучыларының исемлегенә керттеләр Үзе гомер буе сәүдә эшендә булды Гәүһәр ханым Туганай 1970 елда үзенең ике китаптан торган шигырьләрен бастырды Аның кайбер шигырьләре үз вакытында «Азат хатын- журналында да дөнья күргән иде (1969» 3 сан) Садри Хәмит тел. тарих мәсьәләләренә багышланган кечкенә мәкаләләр, бездәге татарлар тормышында булган төрле хәлләр турында парчалар яза Шигырьләре дә бар Язган әйберләрен үзенең рәсемнәре белән бизәп, үзе бастырып тарта Ул — Тукай җәмгыятенең эшчән әгъзаларыннан берсе Бу өч авторга өстәп Тампереда шшын һәм инде вафат булган Гайсә Хәкимҗанны күрсәтергә кирәк Үзенең шигырьләрен туплап ул өч җыентык чыгарды 1969 елда Тампереда басылган ■ Татар шагыйре Габдулла Тукай • исемле рәсемле җыентыкны төзүчеләрнең берсе иде Тукай җәмгыяте әгъзасы сыйфатында 1970 елда безнең белән бергәләп Казанда булды Искә алган язучылар үз китапларын шактый аз данәдә бастыралар, чөнки аларны таратасы, укучысын табасы бар бит Ул китаплар язучының гаиләсе, туган-тумачалары даирәсендә күбрәк билгеле дисәм, хата булмас ИЛБАРИС НАДИРОВ Хельсинкига баргач мине һәм юлдашларымны Сез ул язучылар белән таныштырган идегез Кайбер китапларны укып чыгарга да мөмкинлек булды Аларда иске авыл тормышын, ерактагы туган җирне сагыну мотивлары өстенлек итә Фольклор катламы шактый Этнографизм көчле Танып белү ягыннан анда әдәбият тарихы өчен кызыклы гына образлар, сюжетлар бар Шул ук вакытта югары эстетик таләпләр күзлегеннән карасаң, аларда шактый кимчелекләр дә табарга мөмкин Әмма ул әсәрләрне җентекләбрәк тикшереп дәлилле сүз әйтүне киләчәккә калдырыйк Шушы уңайдан Гомәр әфәнде, Сез андагы татар алфавиты турында да берничә сүз әйтсәгез иде, — ГОМӘР ТАҺИР Алтмышынчы елларга кадәр гарәп алфавиты өстенлек итә иде Ул хәзер дә рәсми алфавит булып санала Соңгы елларда, бигрәк тә яшь буын арасында латин хәрефләре белән язу гамәлгә кереп бара Тик ул алфавит әлеге хәлендә шактый чуар һәм урыны белән хәзерге татар әдәби теленең орфография кагыйдәләренә җавап бирми Аны мөкәммәләштерәсе бар Алда әйтеп үткәнчә, соңгы унбиш-егерме елда Казанда чыккан журнал, китапларны укучылар күбәя бара Димәк. Сездәге алфавит белән таныш кешеләр саны да үсә дигән сүз ИЛБАРИС НАДИРОВ Сүзне Тукай җәмгыятенең эшчәнлегенә күчерик Унсигез ел дәвамында җәмгыять телгә алып сөйләрдәй, истә калырдай нинди эшләр башкарды’’ ГОМӘР ТАҺИР Максатларына турылык саклап, җәмгыять үзенең эшен бернича тармакта алып барды Иң мәшәкатьле, әмма иң игелекле тармак Финляндия татарлары арасында Татарстаннан килгән сәнгать осталары һәм галимнәрнең чыгышларын оештыру белән бәйле Икенче тармак күбрәк фәнгә караган, ул Казан галимнәренең аерым лекцияләрен Хельсинки университеты укытучылары һәм студентлары аудиториясендә тыңлау һәм фикер алышудан гыйбарәт Ниһаять, өченче тармакны Тукай җәмгыяте җитәкчесе буларак минем ялгызым гына яисә юлдашларым белән бергә Татарстанга килүләр. Казан җирендәге очрашу, аралашулар тәшкил итә ИЛБАРИС НАДИРОВ Шул тармаклар буенча эшләнгән эшләрне ачыграк, тулырак итеп күз алдына ки1ерәсе килә ГОМӘР ТАҺИР Җәмгыять чакыруы буенча Финляндиягә килгән беренче кунаклар татар әдәбияты галимнәре булды Алар арасында ике профессор— Мөхәммәт Гайнуллин һәм Хатип Госман, шулай ук университет доценты Резеда Ганиева бар иде. Бу төркем Хельсинкига 1967 елның августында килеп, ике җыелышта катнашты Беренче җыелышка өч йөзгә якын кеше килгән иде Казан галимнәре Татарстанның яңалыкларга бай тормышы турында, бигрәк тә милли культура һәм әдәбият, мәгариф һәм фән өлкәсендә ирешелгән казанышлар турында сөйләделәр, соңыннан күп төрле сорауларга җаваплар бирделәр Бу җыелыш Финляндия татарларының күпчелеге өчен зур яңалыклар ачкан җыелыш булды Чөнки алар автономияле Татарстан мәмләкәте турында беренче мәртәбә дөрес хәбәр ишетеп, хакыйки мәгълүматлар алдылар Икенче җыелыш Хельсинки университеты галимнәре белән очрашуга багышланган иде. Анда академик Итконен. профессорлардан М Рясанен. Йоки. Бахрус. Аро. Валлин- коски катнашты Фин галимнәре үзләре эшләгән гуманитар кафедралар, университет каршындагы гыйльми җәмгыятьләр турында бай мәгълүмат биргәннән соң, Казан галимнәре университетның татар филологиясе бүлеге һәм Тел. әдәбият һәм тарих институтындагы фәнни тикшеренүләргә күзәтү ясадылар Җанлы әңгәмә төсендә барган бу очрашу ике ил галимнәре арасындагы фәнни элемтәләрне башлап җибәрү юлында бик әһәмиятле бер вакыйга булды ИЛБАРИС НАДИРОВ 1968 елның маенда җәмгыять Татарстаннан бер төркем сәнгать осталарын чакырткан иде Сезнең архивта аларның концертлары уңае белән фин матбугатында басылган кызыклы гына материаллар саклана кебек ГОМӘР ТАҺИР Татар сәнгате осталарының бу беренче килүе, дөрестән дә. Финляндия татарлары өчен аеруча истәлекле һәм тәэсирле булды Танылган нәфис сүз остасы Айрат Арсланов җитәкчелегендәге бу төркемдә атаклы җырчылардан Илһам Шакиров һәм Венера Шәрипова. күренекле композитор Рөстәм Яхин, атказанган скрипкачы Марат Әхмәтов һәм мәгълүм баянчы Марс Макаров бар иде. Халыкны концертка чакырып җәмгыять алдан әзерләнгән программалар таратты Ә фин һәм швед телл ,>ендәге дүрт газетада концерт буласы көнне афишалар, соңрак концертка карата мактау сүзләре язылган җылы рецензияләр басылды Менә шуларның берсе -Ууси Суоми* газетасы үзенең 28май санында «Татарстан кунаклары« дигән исем астында түбәндәгечә язды • Бу көннәрдә Хельсинкидагы фестиваль арасында эчтәлеге белән безнең як өчен сирәк бер концерт игътибарны үзенә тартты Аны карау дәрте белән рухланган публика швед сәүдә институты залын шыгрым тутырган иде. Сүз Татарстаннан килгән алты артистның музыкаль һәм шигъри байлыгы, төрлелеге белән күңелне җәлеп иткән концерты турында бара Репертуарда татар халкының милли шагыйре Габдулла Тукай иҗатына күркәм урын бирелгән иде Моның сәбәбе бар Чөнки артистлар төркеме безнең илгә Хельсинкида оештырылган һәм шагыйрь исемен йөртүче җәмгыять чакыруы буенча килде Бу җәмгыятьнең бер максаты Тукай иҗатын Финляндиядә, шулай ук башка илләрдә популярлаштырудан гыйбарәт Зур уңыш белән үткән концерт экзотик музыкасы, сурәтле поэзиясе белән Хельсинки публикасына тирән тәэсир ясады һәм ерактагы бер илдә көр күңелле, бай традицияле рухи культура чәчәк атуын раслаучы матур мисал булды> Бу рецензия белән янәшәдә газета Габдулла Тукайның Казан үзәгендә куелган һәйкәле рәсемен дә урнаштырды. Чыннан да. татар артистларының бу концерты бәйрәм төсендә үтте. Тамашачылар һәр чыгышны таң калып, йотлыгып тыңладылар ИЛБАРИС НАДИРОВ Бу урында мин шәхси архивымдагы ике хатны телгә алып узар идем Аларны миңа Тампере шәһәреннән исеме алда ңскә алынган һәвәскәр шагыйрь Гайсә Хәкимҗан җибәргән иде 1968 елның 16 июнендә язылган береиче хатка өстәп ул -Казан артистлары» дигән шигъри тезмәсен дә салган иде. Офсетта күбәйтеп таратылганга күрә, ул тезмә Сезгә дә таныштыр дип уйлыйм Ул шигъри хатта безнең артистларның концертларына олы бәя бирелә Икенче хатка теркәп (ул 1969 елның 28 августында язылган) җибәргән язма үзенең рухы белән мәкаләгә охшаган Ул да офсетта басылган һәм Финляндиядә мәгълүмдер дип уйларга кирәк «Шатлык- дип аталган бу мәкаләдә Финляндия татарлары арасындагы кайбер эчке каршылыклар да яктыртыла • Илле еллардан бирле ана йортымыздан бөтенләйгә аерылган кебек чит җирләрдә үксез балалардай яшәп килдек. Финляндиядә туып-үскән яшьләремезнең ана йортымыздан һич хәбәрләре булмаганлыктан алар Финляндиядә генә татарлар бар дип уйлыйлар иде картларымыз башка җирдә дә татарлар Чиксез күп икәнен белсәләр дә ни файда'' Моннан берничә ел элек һич итмәстән кара болытлар астыннан нурлы кояш ярып чыккан кебек ана йортымыздан Хельсинкига татарлар килә башладылар. Айларның килүләре Финляндиядәге татарларның җанларьГн яңадан тергезеп җибәрде Үзләрен татар дип әйтергә куркып йөргәннәр дә гайрәтләнеп аяк остләринә шатланып бастылар, төрекләшкән татарларның да күзләре ачылып оятлы булган кебек булдылар Шулай итеп ике араларымыздагы юллар ачылып китте Үткән елны Казан якларыннан татар артистлары һәм музыка осталары килеп җырлар җырлап, шигырьләр әйтеп, төрле музыкалар белән фин татарларының кәефләрен ачып, каралган йөрәкләрен нурландырып китделәр. Бик күп рәхмәт аларга' • Гомәр әфәнде, безгә билгеле булганча. Финляндиянең ул вакыттагы президенты Урхо Кекконен Татарстан артистларын кабул иткән иде ГОМӘР ТАҺИР Әйе. бу вакыйга 1968 елның 29 маенда булды Президент Урхо Кекконен Татарстан артистлары белән сәгатькә якын дустанә әңгәмә алып барды Бу очрашуның Тукай җәмгыяте тарихында күренекле һәм истәлекле бер вакыйга булуын билгеләп үтәсе килә Әңгәмә барышында президент У Кекконен Татарстанның экономикасы культурасы фәне турында сорашты Ахырдан ул Финляндия белән Татарстан арасында урнашкан элемтәләрне ныгыту, үстерү юнәлешендә һәр ике тарафка да уңышлар теләде Фин матбугатында бу очрашу турында берничә хәбәр булуын да әйтәсе килә Саубуллашыр алдыннан У Кекконен Татарстан артистлары белән рәсемгә төште Бу рәсем ике көннән соң башкаланың швед телендә чыгучы газетасы «Нуфундстадсб- ладет»та басылып та чыкты ИЛБАРИС НАДИРОВ Ул истәлекле рәсем үз вакытында Татарстан матбугатында да ике мәртәбә— «Азат хатын- журналында һәм Р Фәхретдиновның Җырчы- дигән китабында дөнья күргән иде. ГОМӘР ТАҺИР Тукай җәмгыяте Татарстан артистларын тагын ике җыелышына чакырды Аларның берсе 1977 елның октябрь башында җәмгыять оештырылуга ун ел тулу уңае белән үткәрелде «Финляндия йорты» дип аталган атаклы йортның мәһабәт концерт залында уздырылган бу тантаналы җыелышка дүрт йөздән артык кеше килгән иде Алар арасында Хельсинки университетының татар сәнгате белән кызыксынучы фин укытучылары һәм студентлары да булдылар Җыелышның рәсми өлешендә доклад ясау миңа тапшырылды Анда сүз җәмгыятьнең үткән ун ел эчендә эшләгән эшләре, планнары Татарстан һәм Казан белән дустанә элемтәләрнең ныгый төшүе турында барды Моңа өстәп Казанда Тел. әдәбият һәм тарих институтында, шулай ук университетта Габдула Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланган яңа хезмәтләр хакында да мәгълүматлар хәбәр ителде Шагыйрь исемен йөртүче җәмгыять җыелышында бу хакта сүз кузгату табигый иде кирәк иде Аннары концерт булды Бу юлы артистлар составының яртысы яңа иде Безгә әүвәлдән таныш Айрат Арсланов. Илһам Шакиров, Марат Әхмәтов белән бергә бу концертта тднылган җырчы Римма Ибраһимова, оста пианист Марат Сираҗетдинов һәм баянчы Рокыя Ибраһимовалар катнашты Программада (ул басылып алдан ук халыкка таратылды) ике бүлек каралып. «Габдулла Тукай ядкаре» дип аталган баштагы бүлек тулысы белән шагыйрьгә багышланган иде Анда Тукайның үз шигырьләре һәм татар язучыларының шагыйрьгә багышланган әсәрләре, халыкның һәм композиторларның Тукай шигырьләренә нигезләнеп иҗат иткән җырлары яңгырады Тамашачылар концертның бу бүлеген дә, популяр әсәрләрдән торучы икенче бүлеген дә бик яратып кабул иттеләр Артистлар тарафыннан сокландыргыч осталык белән башкарылган милли җырлар, музыкаль әсәрләр һәм шигырьләрнең тылсымлы сихри көче залдагы халык күңелен кабат тетрәтте. Тукай җәмгыятенең юбилеена багышланган тантаналар бу юлы Хельсинкида гына калмады, татарлар яшәгән Тампере һәм Ярвинпээ шәһәрләренә дә күчте. Бу шәһәрләрдә дә махсус җыелышлар үткәрелеп, Татарстан сәнгать осталарының концертлары тамашачыларның эчкерсез мәхәббәтен яулап алды Туган илләренә китәр алдыннан Казан артистлары янә бер концерт бирделәр Ул нигездә рус телендә барды Чөнки бу юлы тамашачылар Финляндиядәге Совет илчелеге хезмәткәрләре иде Концертның зур уңыш белән үтүе хәтердә сакланган. ИЛБАРИС НАДИРОВ Тукай җәмгыятенең безнең артистлар катнашында узган чираттагы җыелышын үткәрү фикере 1980 елның җәендә Сез Казанга килгәч туган иде ГОМӘР ТАҺИР Әйе. Татарстан мәмләкәтенең 60 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен Тел. әдәбият һәм тарих институты мине һәм гаиләмне Казанга чакырган иде Шул бәйрәм көннәрендә Татарстанның 60 еллыгына багышлап Хельсинкида да махсус бер җыелыш үткәрү теләге туды Без бу теләккә ирештек Шул елның ноябрендә җәмгыятьнең тантаналы җыелышын үткәрдек. Бу җыелыш программасы да алдан бастырылып халыкка җиткерелгән иде Җыелышка дүрт йөзгә якын кеше килде Анда төп доклад белән Казан галиме, танылган әдәбият белгече Азат Әхмәдул- лин чыкты Ул Татарстан һәм аның культурасы, матур әдәбияты һәм гуманитар фәннәре. мәмләкәтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында күркәм итеп, рухланып сөйләде Соңыннан ике бүлектән торган бай концерт булды Аның төп эчтәлеген Татарстан турындагы җырлар, шигырьләр тәшкил иттеләр. Артистлар арасында бу юлы да яңа исемнәр бар иде Финляндия татарларының ихтирамын казанган Айрат Арсланоз. Венера Шәрипова һәм Римма Ибраһимовалардан тыш әлеге юлы безгә Татарстанның күренекле җырчысы Хәйдәр Бегичев һәм оста баянчы Рәгъде Халитов килгән иде Хәйдәр Бегичев җырлавын халык бигрәк тә сокланып, үз итеп тыңлады Тумы- шы белән Горький өлкәсенең Сергач районыннан булуы ерактагы якташларының аңа булган мәхәббәт һәм якынлык хисләрен тагы да арттырды, күрәсең. Концерттан соң халыкка ике документаль фильм күрсәтелде. Аларның берсе «Киң Идел буенда*, икенчесе «Кар бизәкләре дип атала иде Бу фильмнар тамашачыларны Татарстанның бүгенге тормышындагы яңалыклар белән таныштырды Шул ук көннәрдә Тукай җәмгыятенең Татарстан юбилеена багышланган тагын бер җыелышы Тампере шәһәрендә үткәрелеп. Казан кунаклары анда да зур уңыш белән чыгыш ясадылар ИЛБАРИС НАДИРОВ Җәмгыять эшчәнлегендә Мәскәүнең концертлар оештыру үзәге аша Финляндиягә барган Татарстан артистларын файдалану очрагы да булды бит Исегездәдер. 1982 елның маенда Ринат Ибраһимов җитәкчелегендәге бер төркем татар артистларының - Финляндия — СССР» җәмгыяте планнары нигезендә Финляндиягә килүе турында Сез миңа хат язган идегез Артистлар Сезнең илдәге 9 шәһәрдә булып. 27 концерт бирәләр Алар нигездә рус телендә бара Ә Хельсинкидагы концертларның берсен Сез Тукай җәмгыяте исеменнән татар телендә оештырасыз. Ул концерт -Совет культурасы һәм фәне йорты» дип аталган йорт залында була Анда Р Ибраһимов күбрәк татарча җырлый, ә инструменталь ансамбль милли көйләр, биючеләр милли биюләр башкара ГОМӘР ТАҺИР Ул концерт халыкка ошады Татарстан артистларының ул вакыттагы чыгышлары турында фин газеталары бик хуплау, мактау сүзләре яздылар, берничә рәсем дә басылды ИЛБАРИС НАДИРОВ Сез алдарак Тукай җәмгыяте эшчәнлегендә фәнни бәйләнешләрнең дә игътибар үзәгендә торачагын искәртеп киткән идегез Үткән гомер эчендә бу өлкәдә ниләр эшләнде соң7 ГОМӘР ТАҺИР Әүвәл шуны әйтеп үтим Казан галимнәрен Финляндиягә Тукай җәмгыяг е генә чакырмады, аларның кайберләре минем тәкъдимем буенча Хельсинки университеты ректоры тарафыннан да чакырылды Хельсинкида төрле елларда тугыз татар галиме булды Азат Әхмәдуллин. мәсәлән, университет галимнәре алдында да бер лекция укыды Лекция тюркология өлкәсендә татар-фин бәйләнешләренә багышланган иде Икенче лекциясендә галим Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни эшләре, хезмәтләре турында сөйләп. университетка институт чыгарган китапларны бүләк итте Профессор Альфред Халиковның Урта Идел һәм Урал буендагы фин-угор халыклары белән торки халыкларның борынгы тарихына, профессор Диларә Тумашеваның совет чорында татар тел гыйлеме үткән тарихи юлга, тел белгече Искәндәр Абдуллин- иың борынгы әрмәнкыпчак кулъязмаларына багышланган лекцияләре һәр аудиториядә дә тирән игътибар белән тыңланып, яхшы бәягә лаек булды Язучы һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев Габдулла Тукайның йөз еллыгы уңае белән Татарстанда эшләнә торган эшләргә, яңа хезмәтләргә тукталды, үзенең әдәби иҗаты хакында сөйләде Ниһаять. Сез үзегез дә Финляндиядә өч тапкыр булдыгыз һәм һәр килүегездә кызыклы гына чыгышлар ясадыгыз Алар турында үзегез үк әйтеп китсәгез әйбәтрәк булыр иде ИЛБАРИС НАДИРОВ Мин сөйләгән лекцияләр өч темага караган иде. «Г Тукай һәм халыкның җыр дөньясы». «Бүгенге һәм борынгы җырлар» дигән лекцияләр магнитофон ярдәмендә музыкаль мисаллар белән аралашып барды Татар һәм фин- угор халыклары иҗатындагы типологик бәйләнешләр турындагы лекция университетта гына укылды Соңгы сәфәремдә мин «Шүрәле» балетына һәм Тукай-Кырлайга багышланган мәгълүм фильмны да алып барган идем Аны халыкка өч урында күрсәттек һәм һәркайда тамашачылар ул фильмны сокланып, яратып карадылар, югары бәя бирделәр Мин тагын шуны әйтер идем. Казан галимнәре өчен бай тарихлы Хельсинки университеты аудиторияләрендә лекция укулар, аның гуманитар фәннәр өлкәсендә зш алып баручы күренекле галимнәре белән очрашулар онытылмас, истәлекле бер вакыйга булып калды Очрашулар вакытында фин галимнәренең татар халкына, аның тарихына һәм культурасына олы ихтирам белән караулары гел сизелеп торды Хельсинки университетының гаять бай фәнни китапханәсе һәм архивы бар Анда тюркология, шул исәптән татар теле, әдәбияты, тарихы буенча санаусыз күп чыганаклар тупланган Алар белән ныклап танышасы, аларны өйрәнәсе бар әле. ГОМӘР ТАҺИР Мин Сезнең бу фикерләргә тулысынча кушылам Өстәп шуны әйтергә теләр идем Киләчәктә Хельсинки университетында татар телен киңрәк өйрәнүне оештыру теләге бар. Моның өчен Казаннан берәр белгеч-укытучы чакырту өмете күңелдә тора ИЛБАРИС НАДИРОВ Тукай җәмгыяте эшчәнлегендә тагын бер тармак — Сезнең Казан җиренә килеп йөрүләрегез бар бит әле ГОМӘР ТАҺИР Җәмгыять эшчәнлеген дәвамлы һәм тулы канлы итәр өчен Казан белән киңәшеп, элемтәдә тору кирәклеге һәрвакыт сизелде Шуңа күрә мин Казанга еш килеп йөрдем Үткән еллар дәвамында Татарстан башкаласында җиде тапкыр булып җәмгыять өчен дә. үземнең фәнни эшләрем өчен дә бик күп файдалы киңәшләр алдым Килүемнең һәр мәртәбәсендә Казанга мине Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чакырды Иң беренче сәяхәтем хәтергә бигрәк тә нык уелып калган Ул 1966 елның июнендә булды Бөек Тукайның тууына 80 ел тулуга багышланган бәйрәм көннәре иде Төрле яклардан килгән күп кунаклар белән очрашу, бай эчтәлекле фәнни конференциядә катнашу бүген дә истән чыкмый Татар галимнәре белән беренче элемтәләр шунда башланды. Хәзерге вакытта минем китапханәдә Тукай турында бик күп әдәбият тупланды Аның асылын Казанда татар галимнәре язган хезмәтләр тәшкил итә Шуларга таянып Тукайның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында фин телендә бер китап яза башладым Казанга килгән саен вакытымның күп өлешен фәнни бәйләнешләрне ныгытуга юнәлтә идем Тел. әдәбият һәм тарих институтының гыйльми советы утырышында ике мәртәбә чыгыш ясап, Тукай җәмгыятенең эшчәнлеге һәм Хельсинки университеты тюркологларының яңа хезмәтләре хакында сөйләдем Казанга өч сәяхәтем гаиләм белән бергә булды Шуларның икесе Татарстанның 50 еллыгын һәм 60 еллыгын билгеләп үткән истәлекле көннәргә туры килде Без һәммә- без дә — хатыным Халидә ханым, кызларым Рәхилә. Тинәт, улым Окан ул бәйрәм көннәренең олы тантанасын күреп йөрдек, шәһәрнең төрле якларында үткән Сабан туйларында катнаштык, борынгы Болгарга. Тукай-Кырлайга бардык, татар театрларында милли әсәрләр карадык, күңелле концертлар күрдек. В И Ленин һәйкәленә. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдык Кая гына барсак та. мондагы милләттәшләр безгә ачык чырай, кунакчыл илтифат күрсәттеләр Казан җиренә бәйле онытылмас хатирәләрне без бүген дә дулкынланып һәм рәхмәт хисләре белән искә төшерәбез. ИЛБАРИС НАДИРОВ Безнең әңгәмә тәмамланып килә Финляндиядәге Тукай җәмгыяте эшләгән эшләрне бер тирәгәрәк туплап, кыска гына бер йомгак ясасагыз әйбәт булыр иде ГОМӘР ТАҺИР Әгәр сөйләгәннәрне саннар теленә күчерсәк, җәмгыять үзенең яшәү дәверендә Казан кунаклары ярдәме белән уналты җыелыш үткәрде инде Аларның тугызы Хельсинкида алтысы Тампереда, берсе Ярвинпээдә узды Ул җыелышларда Казаннан килгән тугыз галим һәм ундүрт артист катнашып, алар Тукай җәмгыяте эшчәнлегенә олы һәм изге өлеш керттеләр. Күпчелек күңелен үзенә тарткан җыелышлар, концертлар, лекцияләр, документаль фильмнар — болар барсы да Финляндия татарлары белән Совет Татарстаны, Казан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм бер-беребезне яхшырак аңлау өчен ышанычлы нигез булып торды Ниһаять, моның Финляндия белән СССР арасындагы үзара әйбәт күршелек мөнәсәбәтләрен саклау өлкәсендә дә билгеле бер әһәмияткә ия булуын әйтеп китү урынлы булыр ИЛБАРИС НАДИРОВ Биредә Хельсинки университеты белән урнашкан фәнни элемтәләрнең ныгый төшүен дә телгә алу зарури булып күренә ГОМӘР ТАҺИР Әйе. үткән еллар эчендә Казан галимнәре Хельсинки университетында сигез лекция укыдылар Беренче карашка моның Тукай җәмгыятенә турыдан- туры мөнәсәбәте юк кебек. Әмма ике ил арасындагы фәнни бәйләнешләр күзлегеннән караганда бу факт шулай ук җитди игътибарга лаек. ИЛБАРИС НАДИРОВ Җәмгыять башлаган эшнең Финляндия татарларына бәрәкәтле йогынтысын раслаган тагын бер күренеш турында берничә сүз әйтәсе килә Соңгы елларда Татарстан артистларының Мәскәүдә яисә Ленинградта даими була торган концертларын һәм сәхнә уеннарын карар өчен Финляндия җиреннән төркем- төркем туристлар килә башлады Минем белүемчә. Татарстанның 60 еллыгына багышлап 1980 елның декабрендә Мәскәүдә үткәредгән сәнгать-әдәбият көннәренә Финляндиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлардан 23 кеше килгән иде Татар дәүләт академия театрының 1984 ел августында Ленинградтагы гастрольләре вакытында аерым спектакльләрне карарга дип 44 кеше килә Ниһаять, 1985 елның маенда Илһам Шакировның Ленинградта биргән концертларын карарга килүчеләр дә булды Әүвәлрәк, Тукай җәмгыяте оешып эшкә керешкәнче, мондый мисаллар бөтенләй юк иде бит Бу мисаллар, минемчә, җәмгыятьнең ике ил арасында дуслык күпере булып хезмәт итүенә өстәмә дәлил. Гомәр әфәнде җәмгыятьнең алдагы планнарын ничегрәк күзаллыйсыз’ ГОМӘР ТАҺИР Чираттагы олы эш булып Хельсинкида Тукайның 100 еллыгына багышланган бер җыелыш үткәрү тора Аның программасын ныклап уйлыйсы бар әле Үзенең традицияләренә туры калып, җәмгыять бу җыелышны да Татарстан галимнәре һәм артистлары ярдәмендә күркәм бер вакыйга булырлык итеп үткәрер дигән өмет бар.