«ЯШЕЛ ЕЛАН»ГА КАРШЫ
«ЯШЕЛ ЕЛАН»ГА КАРШЫ шел елан... Аракы-хәмерне халык нилектән шулай атый икән? Яшькелт, чалмалы шешәдәге шул сыекча елан агуы кебек зәһәр, һәлакәтле булган өченме?.. Халык әкиятләрендә елан еш кына кыяфәтен үзгәртергә сәләтле юха рәвешендә була Яшь. карап туймаслык гүзәл кыз, я булмаса мәхәббәтле хатын җенесе булып кешене сихерли, үзенә тарта һәм аны тәмам һәлакәтле бер хәлгә төшерә Эчкә кергән аракы-хәмер дә шундый ук хасияткә ия түгелме соң? Рус совет язучысы М Алексеев «Чияле чоңгыл» романындагы бер чигенештә аракы- хәмернең нәкъ әнә шул сыйфатына ишарә ясап үтә: «Бер чәркә генә салам да. шундук шылам дигән ният белән керә кеше эчә торган җиргә Әмма шуны төшерү белән ул бөтенләй башка адәмгә әверелә. Монысына шулай ук бер чәркә кирәк була. Аны салгач, бу адәм тагын да тәвәккәлрәк өченче бер адәмгә әверелә Тылсымлы әверелеш бик тиз дәвам итә һәм инде өстәл артында баягы тыйнак, исәпле кешенең эзе дә юк — бөтен булмышы белән бер гайрәт иясе утыра. Ул «Эх, беткән баш беткән дип шәрран яра һәм кесәсеннән бөтәрләп акчалар тартып чыгара...» Татар язучысы Ф. Шәфигуллинның «Сыерчык бураны» исемле юмористик повестендагы салырга яраткан Кадери исә, эчмәс борын ук, аракының үзендә нинди үзгәрешләр ясаячагын яхшы белә; • Хәзер, менә хәзер кәгазь стаканга аз гына хәмер салып эчүгә, ул ис тә юкка чыгачак. Гомумән, тирә-юньдә бер генә татлы ис тә калмаячак Ылыс исен дә. үлән исен дә, чәчәк исен дә йотачак хәмер исе. Күз алдындагы буяулар да, җәй төсе дә югалачак. Ул гына да түгел, бөтен тирә-юнь. бөтен дөнья үзгәрәчәк Урман аланын ясалма зәңгәрлек, күңелне битараф рәхәтлек томаны биләп алачак» Әйе, аракы-хәмернең кешене аздырган иң зур хасияте елан кебек юхалыкта. Хәмер эчеп, көчсез гайрәтле була, йомыкай тел бистәсенә әверелә, сагышлы кайгысын җуя, акыллы юләрләнә, ә әйбәт кеше исә шуңардан золым иясенә әйләнергә мөмкин. Кыскасы, җырлата да. елата да аракы. Г Тукай әйткәнчә, үз вөҗүде, үз асылы белән бөтенләй ярашмаган ялган бер халәткә куя ул кешене Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә. Үз-үзенә ачы агу эчереп кенә; Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур, Бу дөньяда кемнәр бар, дип миннән дә зур! Ләкин аракы-хәмер елан кебек юха булу белән беррәттән, тагын бер олы мәкергә ия Кеше аны дөрес һәм анык итеп таный алмау гаҗизлеге кичерә Бу нисбәттә «яшел елан» чын-чынлап хамелеон — ул төсләре, рәвешләре белән алдый, саташтыра, күзне, зиһенне буа һәм нәтиҗәдә кемнәргәдер начар, ямьсез күренгән төс-рәвешләре кемнәргәдер хозурлык, ямь булып тоелырга да мөмкин Хәлбуки, югары рухи культуралы халыклар тормышы бик борынгыдан шуны раслый: эчкечелек нинди генә формаларда, кайсы гына шартларда да хезмәт иясе массаларының карашында хуплау тапмый, анда ул әхлакый бозыклык, түбәнлек булып гаепләнеп килә. Алай гына түгел. Халык этикасы, фольклоры һәм язма әдәбияты бу яман социаль чирне золым буларак кыю фаш итә һәм аңа каршы дәвамлы көрәш тә алып бара. Татар халкының язма әдәбиятында, мәсәлән, эчкечелеккә каршы көрәш XIX йөзнең соңгы чирегендә, ягъни анда суфичылык дәвере бетеп, мәгърифәтчелек этабы башланЯ гач аеруча нәтиҗәле төс ала. Моннан йөз еллар элек энциклопедист галим һәм әдип К. Насыйри эчкечелеккә карата зур-зур мәкаләләр язып бастырган. Бу авторның төрле аспектлардан килеп хәмер эчүнең сәламәтлек, холык-әхлак. матди көнкүреш өчен зур бер афәт, зыян икәнен гыйльми дәлил, логик эзлеклелек белән исбатлавы хәзерге көндә дә тирән ихтирамга лаек. К. Насыйри үзенең фикерләүләрендә «аракы дигән эчемлек адәми зат өчен кулланылган бер агудыр» дип нәтиҗә ясау белән бергә, эчкечелек фәлсәфәсен, ягъни көнкүрештә хәмер куллануны акларга маташуны фаш итүгә аерым зур игътибар бирә: «Бу аракы вә эчемлек эчүнең сәбәпләре бик күптер ки, кайгы булса — эчә, шатлык булса — эчә. кыш көне туңса — җылыныр өчен эчә яки берәр авыру өчен төрле үлән яки бер төрле тамыр белән төнәтеп эчә. Ах алла, бу ниндәен гаҗәп дәва имеш, төрле-төрле файдасы бар имеш... Эчемлек куәтне торгызу түгел, бар куәтне бетерәдер. Ул... бары тик арыган атны чыбыркы белән сугу кабиленнәндер ки, арыган ат чыбыркы белән суккач, бар куәтен җыеп, бар көче белән тартып егылганчы барадыр». Ягъни, әдип карашынча, аракы һәр очракта кеше өчен һәлакәтле бер чара. Шул уңайдан К. Насыйри эчү белән мавыгуның аерым ямьсез нәтиҗәләрен дә турыдан ярып әйтеп, күрсәтеп үтә. Аракы кебек шундый нәҗес нәрсәнең көнкүрешкә сый булып керүе К. Насыйрины гаҗәпләндерә, хәтта логикага сыймаслык бер эш булып тоела һәм ул бу мөнәсәбәттә бүгенге көннәрнең аш-су, табын культурасы өчен дә бик актуаль яңгырашлы фикер белдерә: «Уйласаң, бик гаҗәп тоеладыр ки. өй иясе үзенең кунагын кыстап-кыстап эчертәдер ки, кунагына күреп зарар кыладыр яки тизрәк үтерергә, яки бер-бер төрле авыруга дучар булуына сәбәп ачадыр. Аннан гаҗәбрәк берәүгә-берәү чәркәгә салып аракы сузса, ул кеше аны алып «сезнең сәламәтлегегез өчен».— дип эчеп йибәрәдер. Бу аракы вә эчемлек белән сыйлашулар эчемлекнең зарарын фәһем итмәенчә күрелгән бер ахмаклыктыр. Ул эчемлектән пәйда булган зарарны фәһем иткәннән соң кыстап эчертмәк түгел, кунакның алдына китереп куймак ояттыр вә гаеп эштер. Белә торып кунакка явызлык кылудыр». Узган гасыр реалистик әдәбиятының җәүһәрләреннән саналган «Зур гөнаһлар» романында 3. Бигиев исерткеч эчүне әхлакый һәм этик бозыклык кына түгел, ә җинаятькә этәргән сәбәпләрнең иң зурысы итеп тә күрсәтә. Начар мәдрәсә шартларында шәкерт Габделгафур эчәргә өйрәнеп китә. «Габделгафур әфәнде аракыга шул кадәр һәвәс кылды ки. һәр көн иртән дәрес алдыннан, дәрес вакытында меназар кылмага гайрәт бирсен дип, берәр чәй чынаягы илә аракы эчмәккә гадәт кылды», диелә әсәрдә. Шәкертнең бозыклыгын фаш итеп, аны мәдрәсәдән куалар һәм Габделгафурның жуликлар чолганышында караклык белән башланып киткән җинаяте кеше үтерүгә кадәр барып җитә. Яшь кеше исереклек аркасында кылган гамәлләре белән төрмәгә эләккәнен дә сизмичә кала. Талантлы сатирик Ш. Мөхәммәдев тарафыннан тудырылган Галиакбәр («Җәһаләт яки Галиакбәр агай»), Батыргали («Япон сугышы яки Батыргали агай») эчү җәһәтеннән аеруча талымсыз һәм комсызлар. Галиәкбәрнең, мәсәлән, «ычкынып китеп берәр атна качып китә торган гадәте бар». Мондый чакларда ул «шәһәрнең астын-өскә китереп, беренче класс рестораннан башлап түбән дәрәҗәдәге кабакка кадәр һичбер зиярәт итмәгән җирне калдырмай». Әфлисун төсендәге зур борынлы, мичкә юанлыгы корсаклы Батыргали исә бер утырганда шешә артыннан шешә бушата, акны карадан аермас хәлгә килә, һәм башка да килмәслек юләрлекләр, хулиганлыклар кыла башлый... Мондый типтерүләрнең азагы байлар өчен бик күңелсез бетә. Капитал хуҗасы Галиакбәр тәмам бөлә, урам хәерчесе хәлендә кала. Исән-сау йөргән Батыргали юләрлеккә төшә. Шуның өстенә алар- ның начар үрнәкләре тагын бер бәла булып, яшь байбичәләр Миңлебай, Хәсәншаны да юлдан яздыра, харап итә. Мәгърифәтчелек әдәбиятындагы мондый кире геройлардан аермалы рәвештә, уңайларында исерткеч эчемлекләр кулланудан тәмам азат булган кешеләр сурәтләнә. Мәсәлән, Р Фәхретдиновның «Әсма» повестендагы көтүче Сәлим бабай турында болай диелә: «Исерткеч эчмәк түгел, исерткеч эчкән кеше белән хәтта мәҗлестәш булмас иде. Исерткеч эчмәк — агу эчмәк кадәр зәһәрле вә һәртөрле хәстәлекләрнең баш сәбәбе идегене бер доктордан ишетеп тәмам канәгать әйләмеш иде». Ш. Мөхәммәдевнең «Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе» хикәясендәге капиталист Гали Акчурин исерткечне үзенең авызына алу түгел, хәтта халык эчкәнгә дә чиксез нәфрәтләнә: «Гаҗәп безнең татар халкы: дөньядагы барлык ләззәтне, рәхәтне ахырысы шул төн буенча трактирларда, ашап-эчеп исереп, галәмгә рисвай булып йөрүдә генә диеп белә торгандыр... Намуслы фамилияләр үз йортларында семейный вечерлар ясап, әдәп берлә зәвык-сафа кылалар. Яки китапханәләргә кереп буш вакытларда яңа чыккан китап-газета укып бер фикер алалар. Әмма безнең Казан мөселманнарында мондый эшләр бик аз. Моның сәбәбе наданлык вә фанатизмдыр». Ләкин чын капиталист әлеге I али Акчурин кебек итагатьле һәм миһербанлы идеме соң? һич юк! Әнә иске тормышның типик картиналарын җанландырган Ш. Камалның ■Акчарлаклар» повестендагы десятник Исак, хуҗасының боерыгын үтәп, бер кулына аракылы чиләк, икенчесенә кружка тотып, промыселдагы эшчеләрне исерткеч белән сыйлап йери Балык аулау уңышлы барса да. бәйрәм-мазар булса да, зур игелек кылган кеше тесле, шул шегыленә керешә ул Ә авызлары аракыга тиеп, кызышып алгач, эшчеләр >всәләрендәге соңгы тиеннәренә чаклы эчәргә керешәләр һәм, Шәрәфи карт әйтмешли, <«үз тигән бәпкәләр кебек чукыша», канга батышканчы сугышалар. Эшчеләрнең бу кыла- ►ышлары никадәр генә ятышсыз күренмәсен, алар бары капитал хуҗалары файдасына. Исерткеч сыекчадан кергән табыш — сәүдәгәрләр файдасына, эшчеләр сафында мораль таркалу промышленник, буржуа файдасына Түбән әхлаклы пролетариатны эксплуата^ цияләү бермә-бер җиңеләячәк М. Гафури үзенең 1909 елда язган «Исерек» шигырендә эчкеченең кызгынач, ямьсез кыяфәтенә игътибар итеп болай ди: Фикер беткән, үзеңдә калмаган хис. Күзең сүнгән, яныңда бер начар ис. Үзең ямьсез, киемнәрең начардыр. Сине бозган фәкать бер нәрсә бардыр. Шагыйрь шул «бер нәрсә»не тәгаен хәмер дип исәпләсә, эчкече, киресенчә, шул хәмердә «дару» күрә: Кәсеп юк, балалар күп, хәлемне күр. Шул хәсрәтләр эчәргә итте мәҗбүр. Хәмерсез һич бу хәсрәтләрем басылмый, Өмет өзгән күңелләрем ачылмый. Шигырьдәге «Дарумыни... Дару булгач, ничөн бозган төсеңне, зәгыйфь итеп ничөн алган көчеңне?» риторик соравы эчкеченең социаль сукырлыгына көенү, хәтта шелтә булып яңгырый. Бу сукырлыктан котылу өчен шәхескә мораль-әхлак югарылыгына күтәрелү кирәк. Әмма кешене кеше эксплуатацияләгән, гаделсезлек тантана иткән җәмгыятьтә моңа ирешү ансатмы? Ф. СәйфиКазанлының революциягә кадәрге сезонлы эшчеләр тормышын тасвирлаган бер төркем хикәяләрен анализлап, X. Хисмәтуллин бу нисбәттә мөһим фикер раслый: «Бу әдип «капитализм» җәмгыятендә гади, вак кешеләрнең тормышы, мораль һәм әхлак төзеклеге турында һичбер кайгырту булмавын, аларның барлык шатлык һәм кайгыларын фәкать аракы белән юып, нәтиҗәдә «тормыш төбенә» төшәргә мәҗбүр булуларын йөрәк әрнеткеч рәвештә сурәтләде» Күрсәтелгән сыйфатның бер үк вакытта Г. Тукай, Г. Камал. М. Гафури. Ш, Камал, С. Рәмиев, М. Фәйзи кебек олы әдипләребезнең иҗатына карата да бик туры килүен әйтергә кирәк. Ш. Камалның берничә хикәясенә генә игътибар итеп үтик. «Козгыннар оясында» хикәяләнгән шахтерларның тормыш итү рәвешен тач ике өлешкә аерырга була. Берсе — иртәдән-кичкә чаклы корт шикелле күмер катлавы кимерү. Икенчесе исә «исергәнче аракы эчү. җыр. көй тарту һәм шул арада кычкырышу, кыйнашудан гыйбарәт» булган «бәйрәм». Шундый бер «бәйрәм» артын язучы җирәнгеч картинада күрсәтә: «Казарманың эче коточкыч фаҗига хәлендә иде: ватылган савыт, ташланган азык, аунаган урындык, җимерелгән өстәл, пычранган әйберләр арасында кешеләр кайсы косык эчендә ауный. .кайсы укшый, кайсы сәке астына башы белән тыгылган, кайсы йөзе белән чүплеккә капланган». Ә хикәядә тасвирланган иң олы фаҗига шунда: алар әхлакый гарип Садрыйга ияреп, кызык эзләп, бер гаепсезгә саф күңелле, намуслы хатын Мәрьямнең гаилә тормышын, гомерен харап иткәннәр. Эшчеләр ямьсез шартларда әдәп, оят, итагатьлек кебек кешелек сыйфатларын җуеп, козгыннарга әверелә башлаганнар. Әлеге әсәрләр, безнең карашка, XX йөз башы татар әдәбияты өчен бик гыйбрәтле әсәрләр. Критик реализм иҗатында, бер яктан, капиталистик шартларда эчкечелекнең хәл ителмәгән социаль каршылыкларга реакция төсендә үсүе күрсәтелсә, икенче яктан, «яшел елан»ны эчкә үрләтүнең ни кадәр хәтәр эш икәнен, моның һәлакәтле фаҗигалар чыганагына әйләнүен сурәтләүгә дә кыю омтылышлар ясалды. Соңгы темага нисбәттә Ф. Сәйфи-Казанлының -Двор өендә» хикәясе аерым уйланулар кузгата Аның төп герое хакында әдип болай ди: «Җиһаншаның белмәгән, эшләмәгән эше юк. Ул шахтада күмер казыган, сабын заводларында сабын кайнаткан, пароходларда мич яккан... Читтән караганда киң җилкәле, озын буйлы, таза тәнле бу кешедә тауларны күчерерлек ирек-көч бар дип уйларсың». Әмма буйдак бу ирнең йомшак, зәгыйфь бер ягы бар икән Эчкече ул. Эчкеченең дә иң хиресе — «авызына аракы гына тия күрмәсен, әгәр дә берничә тамчысы ирненә тия калса, акылын җуя»... Җиһаншага аракы да, акча да бирмиләр Әмма эчкечедә исерткечкә хиреслек. сусау шул кадәр көчле була ки, «күзенә өстәл өстендә аракы шешәсеннән калган бөке күрен- гач, ул ач этнең иткә ыргытылуы шикелле ыргылып, бакене чәйни, суыра башлады». Адәм рухи мондый мәгънәсез көчәнүләргә түзә алмый. Җиһанша өянәге кузгалып егыла Л. Н. Толстой: «Вино кешеләрнең тән сәламәтлеген какшата, акыл һәм сәләтен юкка чыгара, гаиләләрнең иминлеген бетерә һәм иң яманы — кешеләрнең җанын, нәселен һәлак итә» дигән. Билгеле инде, социаль һәм әхлакый яктан таркалган эчкече белән чын кеше, көрәшче төшенчәләре күк һәм җир арасы кебек ерак мәгънәләр. Үзәгенә иҗтимагый идеал, азатлык, бәхет өчен көрәшкән халык каһарманнарын куйган татар совет әдәбияты элеккеләргә караганда менә шушы хакыйкатькә ныграк игътибар итә төшә. Биредә эчкече тибына карата нәфрәтле, җирәнгеч караш көчәя Г. Ибраһимов, һ. Такташ. Ш. Камал, Ә. Фәйзи, Ф Бурнаш, К Нәҗми кебек әдипләр иҗатында исерткечкә мөнәсәбәт геройларның әхлакый кыйммәтләрен билгеләүче мөһим критерийга әйләнә. Хәтта кайбер очракларда бу әдипләр шул нисбәттәге саран гына штрихлар белән дә аерым характер-язмышлар тудыруга ирешәләр Менә Г. Ибраһимовның -Тирән тамырлар» романындагы Давыт. Әсәр башында революционерлар мохитенең булдыклы һәм кыю гына бер вәкиле рәвешендә кабул ителсә дә. ахырында ул көрәштән читләшкән, тормышта кыйбласын югалткан кеше тәэсире калдыра Әдип Давытның түбән тәгәрәвен тәфсилләп, аргументлап маташмый Иң башта җырчы Сәхип Хәдичә түтидән -Давыт бик эчә» дигән хәбәр ала. Бераздан җырчы Сәхип үзе үк Давытны исерек килеш бик ямьсез эчү компаниясендә күрә Мондагыларның «күзләре үлгән, куллары калтырый, йөзләре җәһәннәмнән чыккан шайтанны хәтерләтәләр. Үзләре хәлсезләр, гәүдәләрен тота алмыйлар, аяклары кушканны тыңламый, чалыш атлый, көзгегә карыйлар да: — Бит чабата төсенә кергән икән!—дип ава-түнә киенә башлыйлар- •Безнең көннәр» романының икенче бер каһарманы эшче Габдулла да заманында нык кына сала Исерткечтә кайгысын җуя. юаныч китерә торган чара табарга тели ул. Әмма үткен акылы михнәттән чыгу юлының аракыда түгел, ә аеклыкта, социаль активлыкта һәм көрәштә икәненә вакытында тешенә. Габдулла зур максаты, ачык карашы булган большевиклар арасында, көрәштә шәхес буларак үзен ныклы һәм ышанычлы сизә, аның тормышы мәгънә һәм ямь белән тула. Олы, якты идеал — коммунизм идеалын хезмәт кешесенең интим тормышына мәгънә һәм ямь бирүче илаһи көч итеп раслау К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романындагы Мостафа образында аеруча уңышлы гәүдәләнгән. Язмыш тарафыннан ишле гаиләсе белән шәһәргә куып китерелгән Мостафа капиталистик тормыш рәхимсезлекләре астында интегә Иелгән башны кылыч кисмәс, язмыштан узмыш юк, дип тәкъдиренә буйсынган Мостафаның тормышы ялыктыргыч, эчпошыргыч бер эздән бара. Тик аерым көннәрдә егылганчы эчеп, җыелган үч, ярсуын якыннарына түгә ул. Әмма айныгач, бу эшләренә үзе үк үкенә: «— Ниткән тормыш бу? Бер тамчы якты юк, бер чеметем шатлык юк. Тоташ караңгы төн. Шул кайгыдан эчтеңме, үзең дә ерткычка әйләнәсең...» һәр кешедәге кебек, Мостафаның тормышында да мөһим бер сайлау мизгеле була. Зур гәүдәле, көчле бәдәнле бу кешедәге горурлык хисе, хәтәр булса да. яктыга, бәхеткә юнәлгән революцион көрәш юлын сайлый. Ул юл эшченең мораль-әхлак дөньясын баета, кешелек сыйфатларын ямьләндерә. Мостафаның гомере түбән ләззәтләр белән вакланмый, заяга узмый, ул иҗтимагый прогресс өчен көрәшкә багышлана. Бу — революцион чынбарлыкның олы гуманистик асылын, заман хакыйкатен гәүдәләндерү иде. Әйе, якты идеал белән балкыган изге көрәш юлы Мостафа кебек меңнәргә. миллионнарга тормыш мәгънәсе, дәрт, яну, ашкыну бирде. Бу юл яңадан-яңа фидакарьләрне, батырларны, геройларны тудыра. Партиябезнең, халкыбызның аеклык һәм сәламәт тән. сәламәт акыл өчен башлаган көрәше, һичшиксез, күпләрнең мәнфәгатен гәүдәләндерүче гуманистик омтылыш. Туйды, тәмам ялыкты халык исерткеч-золымнан. Моны без соңгы еллар татар әдәбиятының аерым әсәрләренең рухыннан да бик ачык тоябыз. Г. Гобәйнең алтмышынчы еллар башында дөнья күргән «Ләйсән яңгыр» повесте, безнең карашыбызча, татар совет әдәбиятында эчкечелек-бозыклык күренешен җитди планда гәүдәләндерүче әсәрләрнең берсе. Повесть художество эшләнеше, бигрәк тә вакыйга һәм образлар үсешендә логик эзлеклелек сакланмавы белән аксаса да. җинаятьче типларын кояш яктысына чыгаруы, фаш итүе белән кызыклы иде. Т Миңнуллин драмаларында да бозыклык чыганагы аракы-хәмергә каршы чыгу пафосы көчле Мәсәлән. «Кырларым-тугайларым» драмасының герое Солтан эчкече хатыны Мөслимәне күздә тотыл, әрнеп болай ди: «Азмы андыйлар — адашканнар. Җир шарының иң биек урынына менеп кычкырасым килә Адаша күрмик, егетләр, адаша күрмәгез кызлар. дип ялварасым килә Адаштырмагыз аларны. дип яныйсым килә Кеше булып туганбыз икән, кешеләрчә яшик, кешеләрчә үлә белик дип мең миллион тапкырлар кабатлыйсым килә». Шул ук драманың икенче бер персонажы Ләбибә хатын-кыз эчкечелегенә нәфрәтләнеп кычкыра: «Авылда көпә-көндез урам буйлап исереп йөргән хатын-кызны кем күргән? Сез хәтерлисезме? Юк бит. Егерме биш яшь үзенә — алкоголик. Хатын-кыз бит, кыз бала —алкоголик! п Г. Бәширов, А Расих, Т. Миңнуллин, X. Сарьян, А. Гыйләҗев. Ф Шәфигуллинның соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрендә, М. Мәһдиев, В Нуруллин прозасында бу социаль күренеш әхлакый, рухи мәгънәләр яктылыгыннан килеп тирән фаш ителә. Билгеле булганча, теге яки бу социаль типны уңышлы гәүдәләндерү өчен аның психологиясен яхшы белү, аңлау мөһим шарт. Бүгенге көннәр татар әдәби иҗатында кызганыч һәм хурлыклы эчкече хәленә төшкән кешеләрнең сәнгатьчә дулкынландыргыч зур бер төркем образлары тудырылган икән, бу, һичшиксез,әлеге таләпне ныклап тормышка ашыру нәтиҗәсе. Бу нисбәттә безнең хәзерге әдәбиятта эчкеченең характер сыйфатлары, язмышындагы аерым борылышлар турында җитди уйлаткан әсәрләр аз түгел. Менә X Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестендагы Раббани. Маһисәрвәр апаның өлкән малае Раббани үз гомерен бик ямьсез чикли — эчкечелектән үлә. Тәнкыйтьче Р. Мостафин Раббаниның булдыксыз, мораль яктан таркалган, хәтта җирәнгеч сәрхүш- ләргә бөтенләй охшамавын күрсәтә һәм аның фаҗигасендә аракы сатудагы йөгәнсезлек, культурасызлык, яшьләй эчертү кебек чит факторларны төп сәбәп итеп саный. Алай гына түгел әле. Безнеңчә, Раббани түбән тәгәрәүче һәрбер эчкече тибына охшаган. Беренчедән, үзен бик нык яраткан кеше буларак, җиңел, кәсепле эш эзләп коллективтан, халыктан аерыла. Икенчедән, Раббани, һәрбер исерткечкә бирелгән кеше кебек, бик зәгыйфь характерлы, ягъни характерсыз кеше Әнә бит туганнары үтенгәч, бик әйбәтләп дәвалыйлар *<ы. Доктор кат-кат кисәтә: «Безнең дәваның синең гомер буена җитәрлек көче юк. Ул көч үзеңдә. Эчүдән тыелсаң — үзең тыеласың, тыелмасаң — кәкрәеп катарсың...» Әмма юк, Раббаниның рухы көрәшкә өйрәнмәгән. Социаль һәм кешелек тойгылары түгел, хайвани теләкләр баш аңа. Раббанй тагын исерткеч эчә башлый, үз ирегендәге ирексезлек белән һәлакәткә атлый. А. Расихның «Сынау» романы. Инсафлы, ачык күңелле Әлфия үз идеалын күп яктан хезмәттәше — кош фабрикасының баш белгече Фәриттә таба. Әмма тирән алдана ул. Юк, Фәритнең инде хатынлы, ике балалы ир икәнен белгәннән түгел — Әлфия бер-берсенә булган олы тойгылары хакына алдауны гафу итәргә дә әзер — бу кешедәге аныксызлык, куркаклык, ваклык хәтта аз гына да юнь булмауны, эчкечелеген күреп алданганлыгын а^лый кыз. Менә Фәритнең Әлфиягә пычак булып кадалган соңгы запискасы: «Нинди сәбәпләр аркасында соң мин шундый көнгә калдым? Яраткан эшемне югалттым, дусларны югалттым, балаларымны югалттым. Нидән килеп чыкты бу? Ни сәбәптән, кем гаепле моңа? Моңа син гаепле, Әлфия, бары син, син, син!.. Нәләт төшсен сиңа, гүзәл елан! Әйе, елан син, чөнки син мине генә харап итмәдең, минем балаларымны да ятим калдырдың. Менә шул». Бу — һичшиксез, эчкече авыру факты. Мондый авыруда эгоизм тойгысы чамасыз көчәя Эчкече-эгоистның башына «бәлки мин үзем гаепледер, дигән уй беркайчан да килми», ул үз-үзен тотышларына тәнкыйть күзлегеннән карауга сәләтсез, дип билгели А. Расих. Әдипнең фикерен врач сүзләре дә дәлилли: «Гаиләдәге күңелсез хәлне ул (алкоголик — С. X.) һич кенә дә эчкечелек белән түгел, ә уңышсыз өйләнүе белән аңлата. Аның фикеренчә, ул — төрле ыгы-зыгы, талаш корбаны. Аның бәлагә төшүендә ул үзе түгел, ә башка кешеләр гаепле: дуслары, администрация — менә кемнәр аны шундый түбәнлеккә китереп җиткергән» (И. Г. Ураков. Аракы яраткан — акылын тараткан. Уфа, 1981, 29 бит.). М. Мәһдиевнең «Каз канаты» романының журнал вариантында шундый эчкече, доцент игътибарны җәлеп итеп калган иде «Үз фәнен белә, студентлар аны ярата, хатын-кыз артыннан чапмый, имтиханда гадел», дип характерлый автор аны. Әмма монда эчкеченең яңа бер фаҗигасе ачыла. Аракы яраткан, акылын тараткан кеше икән: «Лекцияләрен газап белән, үзен дә, студентларны да җәфалап сөйли башлады. Шәп кенә күтәреп җөмлә башлый да ахырын йота. Өряңа фикер әйтәме дисәң, аны әйтми калдыра, берөзлексез күзлек алмаштыра». «Каз канаты» романының икенче бер персонажы Миңнулла да иҗтимагый гөнаһсыз мәхлук тәэсире калдыра «Бер кешедән бер тиен акча алмый. Салып биргәнне эчми. Эчкәндә дә кибеттән үз акчасына гына. Колхоз председателе Ленар ничә тапкыр җыелышта аны оялтып карады, үгетләде, әмма каты бәрелмәде Җыелышларның берсендә аның турында сүз чыккач, Миңнулла кызмача хәлдә тел ачты. — Үз акчама эчүдән ник тыясыз? Демократия шул буламы?» Чынлап та, Миңнулланың репликасында мәгънә юкмы? Эчсәләр — үз акчалары, сәрхүшлекләре дә үзләренә Алардан кемгә зыян соң? Бәлки мондый тип исерекләр хакында тавыш куптару да урынсыздыр. Хәер, шулай микән соң ул? Әнә Г. Бәшировның «Җиде- гәи чишмә» романындагы Ризван Чурмантаев, һәркемнең янәшәсенә матур итеп кунаклап тәртипле төстә тостлар күтәрергә, гомумән, бик әйбәт мәҗлестәш кыяфәтен алырга мөмкин Ләкин аек карашлы, принципиаль фикер йөртә белүче әдип аңарда, «кызыл муенда», ике зур иҗтимагый золым күрә. Беренчедән, психологик нигезләнгән хәл үзе эчкән кеше башкаларны да кыстап эчертә. Ә Ризван Чурмантаев колхоз рәисе — авылдагы һәрбер мәҗлесне диярлек үзе ачып җибәрә: «.. Күтәрәбез мөлдерәтеп хуҗалар хөрмәтенә! Кыстатып утырмыйбыз, тамчысын калдырмыйбыз. Утлар уйнап торсын табын өстендә, эшләгәндәге шикелле, яратам батырларны эштә дә, табында да! Даваегыз!» Чурмантаевка авырыйм, исәнлегем юк, дип каршы килүчеләр табыла. Әмма беренче рюмкадан дәртләнгән тамаданың (начармы-яхшымы,җитәкче кеше дә бит!) мондыйларга «һөҗүме» нәтиҗәсез калмый. Эчә кеше, «кылкына, кызара, укшый, күзләреннән яшь килә, шулай да стаканны аудара». Үзе салырга яраткан Ризван очрак чыккан саен аракының зыянсызлыгы хакында фәлсәфә кора Яшьләргә йога, һәм менә шул җитәкче кулыннан гомерендә беренче рюмкасын кабул иткән Гайнан исереп, яшь хатын Язидә каршында мәсхәрәгә кала. Шулай итеп, исерткеч белән мавыккан кешенең халык арасында эчкечелек вирусын таратуы бәхәссез факт Икенчедән, Чурмантаев эш кешесе булып ничаклы гына күЗгә төтен җибәрергә тырышмасын, әдип аның фидакарь хезмәт иясе түгеллеген фаш итә. Аракы яраткан һәр кешедә газаплы каршылыклар яшәгән төсле. Чурмантаев та эчке көрәштән азат түгел. Җитәкчелек тойгысы белән исерткечкә омтылыш тарткалаша аңарда. Укучы каршында бик табигый итеп Ризванның хатыны врач Тәнзилә ачып сала аны. — Шундый эчке мәҗлесләрдән соң күпме механизаторың эшкә чыкмыйча кала? Бәйрәм көннәрендә больницага авызы-борыны җимерелгән, кул-аягы имгәнгән күпме исерекбаш килә? Шуларның берсе дә уйландырмыймыни? — дип, чираттагы кунактан кайткач, иренә бик урынлы сорау бирә ул. Әлбәттә, Тәнзилә сорамаса да яхшы белә председатель эшкә эленке-салынкы караш, прогул, өзеклек, бәхетсезлек очраклары аракыдан, аеруча мәҗлес ясап ачыктан- ачык, егылганчы эчеп утырулардан килә. Җитәкче булып, халыктан таләп итәр өчен иң элек үзенең эчүен ташларга икәнен дә күптән аңлаган ул. Белә, аңлый, әмма эчүен дәвам итә Димәк, эш кешесе, җитәкче булудан бигрәк, эчкече ул. Аңа эчкече психологиясе баш булган. Димәк, ялган иминлек, эчүгә булган омтылыш бу кешене дә алдарга, икейөзлеләнергә, хәтта һәртөрле әшәке тәвәккәллекләргә дә китерергә мөмкин. Күренә ки. «яшел еланның» тормышта һәм кешедә гәүдәләнгән хамелеонлык рәвеше нинди генә төс һәм формада булмасын, барыбер ул куркыныч. Бу куркынычлык, иң беренче чиратта, «яшел еланпның табигатьнең иң зур, иң гүзәл казанышы — кеше таби- гыйлегенә. кеше асылына һөҗүм итүдә, аны таркатуда, бозуда, хәтта һәлак итүдә күренә. Әхлак сагында торган безнең язучылар кыю һәм тәвәккәл рәвештә, «яшел еланпның шул мәкерен фаш итәләр. Алай гына түгел. Безнең гуманистик әдәбият кешегә ярдәм кулы сузу пафосы белән көчле Аны Т. Миңнуллинның «Ир-егетләр» драмасындагы колхоз гредседателе Мәрвән тарафыннан эчкече Әхтәмгә әйтелгән сүзләр конкрет ачып сала: «Бел, ишет, агай-эне, алып чыгам мин сине хак юлга, якаңнан сөйрәп алып чыгам. Тыпырчын, сүген, әллә ниләр әйт, барыбер алып чыгам Кеше синең кебек яшәргә тиеш түгел, хакың юк». Золым һәм явызлык белән көрәштә кыю, үтемле көрәш алымнарына ия булган совет әдәбиятының эчкечелеккә каршы көрәше дә чиксез әһәмиятле иҗтимагый чара «Туйдырып бетергән үгет-нәсихәткә караганда сәнгать теле белән әйтеп бирелгән идеяләр бик күпкә көчлерәк тәэсир итә. Кайвакыт берәр фильм яисә китапның бөтен бер буын кешеләренә гаять зур йогынты ясавы мөмкин. Без. врачлар, шундый фильм һәм китапларны көтәбез»,— дип яза Геннадий Блинов «Бер авыруның тарихы» исемле популяр китабында. Бөек юлбашчыбыз В И. Ленин К. Цеткин белән булган әңгәмәләренең берсендә бо- лай дигән «Пролетариат — үсеп баручы сыйныф. Ул... исерүгә мохтаҗ түгел. Аңа җенси тотнаксызлыктан исерү дә. алкогольдән исерү дә кирәкми Ул үз сыйныфының хәленнән, коммунистик идеалдан көрәшкә бетмәс-төкәнмәс көч ала. Аңа ачыклык, ачыклык һәм тагын бер кат ачыклык кирәк. Шуңа күрә... бернинди дә йомшаклык, көчләрне әрәм итү һәм юк итү һич булмаска тиеш- Үз-үзеңне кулда тоту, дисциплиналы булу — коллык түгел». (В И Ленин Коммунистик әхлак турында. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1982 ел, 281 бит). Безгә көрәшче асылыбызны, үз табигыйлыгыбызны саклар өчен бу сүзләрне һәрчак истә тотарга кирәк!