Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАИ ҺӘМ СЫНЛЫ СӘНГАТЬ

Бөек Тукайның «мөкатдәс моңлы» музасы XX гасыр башы милли культура тарихында якты сәхифәләр язып калдырды. Дөнья әдәбиятында сирәк очраучы күпкырлы талантка ия булган әдип татар профессиональ сынлы сәнгатен — гасыр башында әле бөреләнә генә башлаган сәнгатьне тудыруга бәяләп бетергесез өлеш кертте Гомумән. Г. Тукайның һәм шулай ук аның күренекле замандашлары Ф Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г Камалның милли «сурәтчелекпне яклап көрәшүләре күптармаклы культурабызны бербөтен итеп үстерүдә гаять әһәмиятле роль уйнады. «Коеп куйган шагыйрь» генә булмаган Г. Тукай сынлы сәнгатьнең идея-эстетик бурычларын турыдан-туры милли үзаңны үстерүгә юнәлдерелгән көрәш белән бәйли. Беренче рәсемле сатирик журналлардан «Яшен». «Ялт-йолт» битләрендә чыккан публицистик үткен мәкаләләрен генә искә төшерегез. Әле 1906 елда ук беренче рус революциясе идеяләре белән канатланган шагыйрь «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исемле мәкаләсендә шундый чакыру ташлый' «...милләткә әдәбият гөл-сулары сибик. җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын...» Милли культураны тудыруда бөтен сәнгатьләрне дә тигез үстерү зарурлыгы, безнең милләтнең дә «башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга» һ. б. ларга мохтаҗлыгы Г Тукайның «Хиссияте миллия» мәкаләсендә аеруча ассызыклап әйтелә. Тырышлык эзсез югалмый. Акрынлап дөньяга чыккан рәсемнәрдә халык үз сурәтен үзе күрә башлый. Шагыйрьнең «Юаныч», «Алтын әтәч». «Күңелле сәхифәләр» кебек рәсемле китаплары басылу да үзеннән-үзе генә барлыкка килгән очраклы күренеш түгелдер. Балалар өчен чыгарылган әлеге җыентыклар татар китабы тарихында текстны сәнгатьчә иллюстрацияләүнең беренче үрнәкләре булып санала. Г. Тукай китапларын бизәү Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда сыйфат ягыннан бөтенләй яңа баскычка күтәрелде. Ышанып әйтергә мөмкин шагыйрь әсәрләрен иллюстрацияләү өлкәсендәге уңышлар татар графика сәнгатенең гомуми үсешеннән аерылгысыз Берничә буын рәссамнар И. Плещинский, Б. Урманче, Б. Альменов. Т Хаҗи- әхмәтов, Э. Зарипов, И. Колмогорцева, В Аршинов. Н. Әлмиев һ. 6. лар тарафыннан Г. Тукайның шигъри дөньясы рухына тәңгәл килгән образлар хәзинәсе тудырылды. Татарстан сынлы сәнгате чәчәк аткан дәвердә Тукай тематикасын ачуга яңачарак килү күзәтелә башлады. «...Сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын. » Рәссамнарыбыз үзләренең әсәрләрендә шагыйрьнең әнә шундый тирән мәгънәле фикерен тагын да калкурак итеп гәүдәләндерергә омтылалар, шушы юнәлештәге эзләнүләрен тирәнәйтәләр. Шунысы игътибарга лаек алтмышынчы елларга кадәр Тукай тематикасы нигездә графикада гәүдәләндерелсә. хәзер ул сынлы сәнгатьнең барлык төрләрен дә колачлый Шагыйрь иҗатының эстетик һәм гармоник гүзәллеген күрсәтүдә сурәтләү чараларына аеруча бай булган нәкыш сәнгатенең зуррак мөмкинлекләргә ия икәнлеге дә күренде Кабатланмас шигъри байлыкларны тулырак ачарга омтылу, үз чиратында, сынлы сәнгатьнең кайбер төрләрен синтезлау зарурлыгын да китереп чыгарды. Күп тармаклы сынлы сәнгатьтә Тукай тематикасының гаять киң колач алуы шагыйрь иҗатының халык йөрәгенә тоташуы белән аңлатыладыр Татар халкының рухи тормышындагы яңа зур күтәрелешләр, социаль һәм милли үзаңның уянуы, чыннан да, «халык җаны»на әверелгән Тукай исеменә дә турыдан-туры бәйләнгән. Менә шуңа күрә дә Тукай иҗатының сынлы сәнгатьтәге чагылышы уникаль күренеш буларак кабул ителә. Әдәби иҗат шәхесе тирәсендә шулкадәр күпсынлы сәнгать әсәрләренең туплануы, дөресен генә әйткәндә, тулаем совет культурасы тарихында да сирәк очрый Игътибарыбызны портрет жанры үсешенә юнәлдерик. Әйтик, типик кануннарга таянып иҗат ителгән документаль характердагы портретларда без «композицион тигезләнеш», статика, традицион колоритлар күрәбез. X. Якуповның «Г Тукай». X. Казаковның «Кечкенә Тукай» кебек әсәрләре әнә шундыйлар рәтенә керә Әле генә күрсәтеп үтелгән тенденцияләр «Кечкенә Тукай» портретында аеруча калку чагыла Картина «сөйләп бирү» алымы, тормыш-көнкүреш предметларын төгәл күрсәтү юлы белән эшләнгән Гадәти татар өе бизәлешендә халыкның күңел яктысы да чагыла. Тәрәзәдән сирпелгән кояш нурлары, әйтерсең, назга туймаган ятим малайның башыннан сыйпыйлар. Күңелгә таныш шигъри сүзләр килә «Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятимг| Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем». Б Е. Симбирин иҗат иткән әсәрдә без документаль портрет кануннары кысаларыннан *iry омтылышы күрәбез Автор теманың образлылыгын кечәйтүгә ныграк игътибар биргән Шулай ук X. Якуповның картинасы да үзенчә аерылып тора. Портреттагы соры- нейтраль, тыныч фонда динамизм, шагыйрьнең иҗат энергиясенә ишарә сизелә. Яшьрәк буын рәссамнар Р Имашевның «Көзге җилләр». Ш. Шәйдуллинның «Шагыйрь» дип исемләнгән композицияләрендә фон гына түгел, ә әдипнең буйсыны да көчле динамизм белән өртелгән. Әлеге әсәрләрдә сызыклар экспрессиясенә төсләр экспрессиясе өстәлә. Киеренкелек белән тулы полотноның һәрбер мыскалы «сулый» шикелле. Портретларның икенчесендә образ төсләр балкышы, декоратив чишелеш аша бирелгән. «Көзге җилләр» исемле портретның киеренке композицион чишелеше, аерым алганда, көзге ачы җилдә торган шагыйрьнең гәүдә тотышы, сурәтләнеше якынлашып килүче яңа социаль үзгәрешләр давылын күрсәтүгә хезмәт иттерелә Көзге төн, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый; Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый. Бу портретлар галереясында Ф Әминевның «дОкументлаштырылган» портретлар традициясендә иҗат ителгән әсәре үзенчәлекле урын алып тора. Беренче карашка фото- сурәтне хәтерләтүче әлеге портретта без шагыйрьнең тормыштагыча табигый торышын күрәбез. Әмма төсләр бирелешендә автор үзе сайлаган принциптан читләшә — реаль штрихларга декоратив характердагы образлылык элементлары өсти. Җиңелчә якты бизәкле фон. әйтерсең, шагыйрьнең саф күңеленнән нурланган. Өстәлдәге ашъяулыкның җете төстәге бизәкләренә дә образны ачарга ярдәм итүче мәгънә-төсмерләр салынган, һәм нәтиҗәдә органик яктан бер бөтен, фотографик сурәтләүдән ерак торган камил образ күз алдына килә. Шул ук вакытта әлеге портрет ышандыручанлыгы, күренмәс нечкә җепләре белән социаль тирәнлеккә бәйләнгән булуы ягыннан аерылып тора. Шагыйрьне гражданин буларак формалаштырган социаль җирлеккә игътибар юнәлтү, әйе, әсәрнең әһәмиятен бермә-бер арттыра. Мондый портретлар байтак. Әмма сынлы сәнгатебездә Г Тукайның рухи эволюциясен, шагыйрь яшәгән заманның тулы бер социаль панорамасын күрсәткән әсәрләр сирәк очрый. Дөрес, теманы үзләштерүнең беренче этапларында шуңа охшашлы картиналар күренгәләде Әйтик, И. Хәлиулловның «Крестьяннар авыру Тукай янында». В. Куделькинның «Тукай Кырлайда» исемле әсәрләрен шундый полотнолар рәтенә кертергә мөмкин. Эчтәлек ягыннан шактый киң мәгълүмат бирсәләр дә. аларда чиктән тыш детальләштерү һәм декоратив ярлылык сизелә. Бүгенге көндә иҗат ителә торган әсәрләрдә исә «естән-өстәнлек»кә китерүче гомумиләштерү белән чамадан тыш мавыгу күзәтелә башлады. Мондый портретларда чор рухы да, образ тирәнлеге дә җитәрлек ачылмый (мәсәлән. И, Әхмәдиевнең «Казан». В. Аршиновның «Кабан» әсәрләре) Тукай тематикасын үзләштерүдә X. Казаковның «Тукай Печән базарында» исемле картинасы үзенчәлекле казаныш булырга хаклы. Әлеге әсәрнең сюжетындагы иллюстрациялелек, персонажларны сурәтләүдәге схемалылык композицион чишелешнең әдәби нигезгә корылган булуы белән аклана. ■ Бер заман бардым Печән базарына. Шунда мин таптым азык я зарыма «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасы геройларын Г. Тукай турыдан-туры тбрмышта очраткан кебек, рәссам да. шагыйрь принцибына ияреп, үзенең картинасын шундый ук сюжетка кора һәм шушы ук әдәби әсәр геройларын җанландыра Реакцион ишаннар, фанатик муллалар, йөрәкләрен май баскан сәүдәгәрләр, надан шәкертләр, һәрвакыт иснәнеп йөрүче җантимерләр... Әлеге социаль типлар картинада шагыйрь билгеләгән мохитта сурәтләнә. Композиция үзәгендә — үз юлыннан тайпылмыйча атлаучы, бернинди эзәрлекләүләргә дә бирешмәүче туры Тукай. Кулына шагыйрь китабын тоткан яшь җилкенчәк Тукай идеяләрен киләчәккә илтүче символик герой буларак кабул иТелә. Шул рәвешле рәссам темага эчке социаль-философик мәгънә бирүгә ирешкән. Тагын шуны кабатлап әйтик. Тукай темасын үзләштерүдә реалистик җирлектәге тарихи полотнолар әлегә бик аз күренә. Бүгенге көндә лирик-поэтик һәм философик линия төп юнәлеш буларак кала бирә. Шагыйрь образының идея-эмоциональ, философик эчтәлегенең традицион кысалардагы портретларга гына сыешмавы катлаулырак формалар, әйтик, портрет-картина (Ш Шайдуллин. Р Имашев) тууга гына китерми, ә сюжетлы тематик картиналар өчен ятрак булган эксперименталь чишелешләр эзләүгә дә этәрә (X. Казаков, Ә Фәсхетдинов). Югарыда телгә алынган жанрларны һәм шулай ук картина-пейзаж, «картина-җыр« кебек төрләрне, Шүрәле, Су анасы кебек шагыйрь хыялындагы әкияти затларның төрле сурәтләнешләрен берләштергән стилистик бербөтен идея-тематик цикллар күренә башлады Тукай темасын актив үзләштерүчеләрдән саналучы Ф Әминев нәкъ менә шундый синтезны якынрак күрә. Ленинградта яшәүче әлеге рәссамның нәкыш әсәрләрендә, тематик картиналар һәм портретларында тормыш дөреслеге белән шигъри күзаллама, документаль нигез белән иҗади фантазия үзара табигый рәвештә кушыла («Тукайның балачагы». «Сабан туе». «К. Насыйри әсәрләрен уку» һ. б. лар). Рәссамның «Тукай Кырлайда» исемле картинасы шагыйрь образын новаторларча гәүдәләндерүе ягыннан аерылып тора. Биредә образ шигъри фольклор җирлегендә. «Шүрәле» әсәрендәгечә. әкияти табигать хозурлыгында сурәтләнә. Шундый ук принцип кечкенә Габдулланы каенлык арасында күрсәткән картинада да дәвам иттерелә. «Шүрәле урманы» картинасы Ф Әминевнең иң уңышлы әсәрләреннән санала. Полотнода кара урман стихиясе, кабатланмас Шүрәле образының «ватаны» бөтен тулылыгы белән ачыла. Тукайны әдәби геройлары арасында гәүдәләндергән картинада исә әкияти образлар шагыйрь хыялы призмасы аша күрсәтелә. Халык авыз иҗаты образларына — шагыйрь иҗатында еш очрый торган геройларга да рәссам сынлы сәнгатьнең күптөрле сурәтләү чаралары ярдәмендә үзенчәлекле гәүдәләнеш бирә. «Сак-Сок»ны гына алыгыз. Милли чигү үрнәкләрен уңышлы файдалану әсәргә үзгә җанлылык өсти. ■ Кабатланмас осталык белән эшләнгән икенче бер әсәр — Кырлайга багышланган триптихта Ф. Әминев шагыйрьгә бетмәс-төкәнмәс илһам биргән- реаль табигать күренешләренә таяна. «Кырлай». Триптихның беренче өлеше «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга...» Шагыйрь истәлекләрендәге шундый сүзләр күңелдә яңара. Рәссам белән бергә без дә Кырлайга изге-мөкатдәс урын итеп карыйбыз. ...Елгага алып төшүче сукмак «котырып үскән» үлән һәм чәчәкләргә күмелгән. Иңенә бизәкле көянтә салган кыз һәм чәчәкле күлмәк кигән кызчыкның кояшта янган йөзләре, сыгылып торган зифа буйлары табигать гүзәллегенә аерылгысыз рәвештә кушылып китәләр шикелле. Картинада өстенлек алучы алтынсу якты төс шагыйрьнең хь*1ялына канат биргән авылның кадерле булуын басым ясап аңлатырга булышкан. Триптихның икенче өлешендә гамьле-уйлы Былтыр сурәтләнә Шушында ук без аның авыр тормыштагы таянычы—ак атны да күрәбез. Чынлыктагы Кырлай урманы тонык ай жтысында төрле әкияти затлар яшеренгән карурман булып гәүдәләнә Әлеге полотноларның барысында да табигатькә әкияти караш, турыдан-туры фольклор белән бәйләнеш сизелә. Мондый тенденция әсәрләрнең исемнәрендә дә күренә: «Салкын чишмә», «Су буе» Бу картиналарда шигъри образларның эчтәлеге бөтен тирәнлегендә ачылган Соңгы елларда теманы үзләштерүдә, сюҗетлы картиналар белән беррәттән, яңа формалар да, аерым алганда, катлаулы, «күп катламлы» картиналар — метафорик һәм аллегорик әсәрләр күренә башлады. Мәсәлән, А. Абзгильдинның «Тукай төше». Ә. Фәс- хетдиновның «Тукай оныклары» кебек әсәрләре тыгыз, күп сыйдырышлы образларга бай булулары белән игътибарны җәлеп итәләр Шулай ук И. Әхмәдиевнең «Тәфтиләү» исемле картинасы да образлы чишелеш ягыннан шактый кызыклы. Биредә шул исемдәге әдәби әсәр уяткан эмоциональ уйфикерләр шәрыкка хас нечкә декоративлык рәвешендә чагылыш тапкан. Шагыйрь образын сурәтләүдә автор контрастлыктан оста файдаланган. «Әгәр Поэзияне һәм аның асылын аллегорик рәвештә сурәтләрлек зур дивар булса, мин мондый катлаулы монументаль мәсьәләне чишәргә бик теләп алыныр идем Безнең бөтен буын Тукайлы поэзияне укып үсте...» Дивар рәссамнәренә тартым әсәрләре белән тынылган нәкышче һәм монументалист А Абзгильдин шагыйрьне ихлас ярату белән әйтелгән әлеге сүзләренә һәрвакыт тугрылыклы булып калырга омтыла. Рәссамның әлеге Тукай темасына багышланган полотнолары композицион һәм техник чишелешләре ягыннан бик үзенчәлекле. «Тукай төше»н искә төшерик. Шагыйрь гомерендәге кайбер әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырган күренешләр әсәрдә бербөтен композициягә берләштерелгән. Тукай төшләре һәрберсенә тирән мәгънә салынган. Бирелеп гармунда уйнаучы малай Җиңелчә баш әйләнүне хәтерләтеп, борынгы Казан силуэтларының һавада тирбәлүе Атлар... Чәчәкләр Шагыйрьнең хыял-төшен «өзелүдән саклап торучы» хатын-кызлар... Әдипнең үткән юллары, иҗат мирасының киләчәге турында уйланулар менә шулай реаль картинага әверелә • Тукай һәм Шүрәле* дип исемләнгән әсәр дә безне үзенең гадәти булмаган колориты белән җәлеп итә Биредә шагыйрь һәм «табигать иркәсе» серлелек белән тулы төнге пейзаж фонында , рәтләнә Картинадагы җете зәңгәр төстә әллә нинди әкияти тирәнлек чалымлана. «таклы Эль Греко персонажлары хәтергә килә. Геройның көчле кичерешләре йөзенә чыккан.. Гомумән, фантастик гәүдәләнештәге киеренкелек образны философик һәм драматик яктан тагын да тирәнәйтә. Күренгәнчә, сынлы сәнгать алдындагы катлаулы мәсьәләләрне чишү юнәлешендәге эзләнүләр табигый рәвештә иҗат алымнарының катлаулануына, сурәтләү чараларының синтезлашуына да китерә Мондый тенденция, бер яктан, нәкыш һәм графиканың үзара кушылуында күренсә (И. Әхмәдиев, Ф. Әминев), икенче яктан, нәкыш белән монументаль сәнгать арасындагы синтезлашуда күзәтелә (А. Абзгильдин). Менә шул рәвешле Татарстан сынлы сәнгатендә «күзгә бәрелеп торган» образны гына түгел, ә иҗат шәхесенең аерым гомер этапларында кичергәннәрен дә үтәли чагылдыручы яңа типтагы картиналар күренә башлады. Мондый күренеш, һичшиксез, сәнгатебезнең тагын да баюына китерә. Тукай тематикасын үзенчәлекле рәвештә киңәйтүче пейзаж картиналарының бер терләре конкрет тасвирлау һәм иллюстрацияләүгә корылган булса, икенче төрләре шагыйрь язмышының асылы турындагы уйлануларны чагылдыралар. Аларны пейзаж- күренешләр дип тә исемләргә мөмкиндер. Пейзаж остасы Н. Кузнецовның нәкыш-миниатюраларында Тукай истәлекләрен кадерләп саклаучы Кырлай, Кушлавыч, Өчиле, шулай ук Казан, Җаек (Уральск), Әстерхан күренешләре сурәтләнә, һәрбер пейзаждан илаһи бер яктылык сирпелә. Колоритлылык ягыннан аерылып торган әлеге картиналарда сөекле Тукаебызның халык йөрәгендә яшәве ачык чалымлана. Икенче бер пейзажчыбыз С. Лывин полотносында Сәгъди абзый йорты эмоциональ, «ярсу» буяулар белән гәүдәләндерелә. Алтынсу-яшел һ. б. төсләр күчеше ярдәмендә автор теманың драматизмын көчәйтебрәк күрсәтергә омтыла. Сәгъди абзый йорты... Әлеге картинага Тукай үзе аңлатма биреп тора төсле: «Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык...» Кырлайга багышланган пейзажлар башкачарак чишелештә иҗат ителгән. Әлеге әсәрләрдә беренче чиратта киңлек күзгә ташлана. Кырлай якларын рәссам шагыйранә илһам чыганагы — Тукай күңеленә гомер буена җитәрлек хис-тәэсирләр иңдергән төбәк итеп күрсәтүгә ирешкән, һәм, гомумән, С Лывин пейзажлары Тукай тематикасының полифоник яңгырашын көчәйтүгә хезмәт итәләр. Скульптура югары гражданлык, фидакарьлек идеяләрен гәүдәләндерүче калку образлар — төгәлләнгән чишелешле «күзгә бәрелеп торучы» образлар белән эш итә. Скульптурада Тукай образы нәкъ менә шундый нигездә, халык бәхете өчен көрәшүче шагыйрь-гражданин буларак сынландырыла (И. Новоселов, А. Әбдрәшитов, В Маликов һ. 6 лар иҗат иткән бюстлар). Шагыйрьнең кабатланмас шәхесе, көчле иҗат ялкыны һәм рухи энергиясе салкын мәрмәр үтәли бәреп чыга. Скульптор С. Ахун тарафыннан иҗат ителеп, 1958 елда Казанның Куйбышев мәйданына куелган Тукай һәйкәлен' күз алдына китерегез. Шагыйрьнең киеренке йөз чалымнары безгә күп нәрсәләр турында сөйли. Кара материалдан эшләнгән постамент композициягә катгыйлык һәм шул ук вакытта бөеклек биреп тора, һәйкәлнең классик стильдәге торышына тирәлек, аерым алганда, Тукай иҗатында бик еш телгә алынган Кабан күле дә җанлылык өсти. Бу җәһәттән шуны әйтеп үтәргә кирәк: С. Ахун тарафыннан иҗат ителгән әлеге һәйкәл шәһәребездә шагыйрь образын гәүдәләндергән бердәнбер зур монументаль әсәр буларак санала. Ә калган скульптура әсәрләре әлегә «камерный- лыкитан уза алмыйлар шикелле. Аксакал рәссам һәм скульпторыбыз Б. Урманче тарафыннан эшләнгән мәрмәр бюстта шагыйрь шәхесендәге лирик башлангычны, «мөкатдәс моң»ны бирергә омтылу күренә. Әсәр безне шул ягы белән җәлеп итә Образны гүзәллекнең классик идеалларына туры китерергә омтылу да төсмерләнә. Антик скульптурага якынлык бюстның материалында да, портет моделировкасының формасында да сизелә. Шулай да автор әлеге әсәрендә модельнең кабатланмас милли индивидуальлеген ачуга ирешкән. Шушы максатка омтылуда аңа шагыйрьне табигый торышта — Тукайның рухи тирәнлеген чагылдыручы үзенчәлекле («милли») позада күрсәтә алу ярдәм иткән. Шагыйрьнең бераз гына иелгән башы аның халык гаме, үз милләтенең киләчәге турында туктаусыз уйланулар белән яшәвенә ишарәли Гомумкешелек Һәм милли сыйфатларны үзара органик рәвештә куша белү осталыгы әлеге әсәрне идеяэстетик кыйммәте ягыннан күренекле скульптура үрнәкләре рәтенә куя. «Тукай— халык шагыйре». Үзенең бер композициясен В. Маликов әнә шулай атаган. Биредә автор туры Тукайны, аның карагруһчыларга, милли буржуазиягә каршы аяусыз көрәшүен ныграк басым ясап күрсәтергә тырышкан Шагыйрьнең ярымфигурасы гәүдә- ләндерелгән материалның монолитлыгы композициягә бөтенлек, форма тыгызлыгы һәм пластик ачыклык бирергә ярдәм иткән. Алтынсу агачтан эшләнгән бюстта исә (Н. Адылов) шагыйрь халык күңелендәге уй- гамьнәрне. моң-зарларны бик нечкәләп тоя алучы лирик буларак сынландырыла. Тукай тематикасын скульптор Г. Зяблицев үзенчә дәвам иттерә. Керамикадан эшләнгән композициядә Г Тукай поэмасының кульминацион моменты — бүрәнә ярыгына Шүрәленең бармаклары кысылып калу мизгеле сурәтләнә. Әлеге сюжетта Былтырның куркусыэлыгы һәм зирәклеге бөтен тулылыгы белән ачыла. Шүрәле Әлеге әкияти зат бик күп рәссамнарның игътибарын тартып торучы «магик геройига әверелде Мондый уникаль күренешне Г Тукай үзе дә алдан сизгән: «Өмид юк түгел әле. бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны—һәммәсен тәрсим кыйлап чыгарырлар» Соклангыч күренеш: бүгенге көнгә «Шүрәле» поэмасына йөзләрчә иллюстрация ясалды Октябрь революциясеннән соңгы чорларда шагыйрь әсәрләрен рәсемнәр белән бизәүгә ниндидер бер очрак уңаеннан гына алынсалар, соңгырак елларда үз иҗатларын бөтенләе белән диярлек Тукайның шигъри дөньясына багышлаган рәссамнар барлыкка килде Алар нигездә өчәү Б. Альменов, Ф Әминев, Б. Урманче Әлеге мөхтәрәм осталар Шүрәленең үзгә «генеалогия»сен тудырып, образны интерпретацияләүгә гаять зур өлеш керттеләр Алар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр, һичшиксез, махрус рәвештә өйрәнүгә Шүрәле һәм башка шундый әкияти затларны Т. Хаҗиәхмәтов, В. Аршинов, Н. Әлмиев, А. Туманов кебек чагыштырмача яшьрәк рәссамнар да үзләренчә җанландырдылар. Аларның әсәрләрендә яңалыкка омтылу шактый көчле сизелә. Шулай ук Су анасы образын сурәтләүдә дә В Карамышев, Ю. Каспииа кебек рәссамнар үзенчәлекле штрихлар өстәделәр. Тукай тематикасын үзенчә үстерүче И. Колмогорцеваның да шагыйрь мәсәлләренә ясаган иллюстрацияләре шактый кызыклы, Тукайга бәйле урыннарны чагылдырган М. Мавровская, «Исемдә калганнар»ны иллюстрацияләгән Ф Хасьянова рәсемнәрендә дә иҗат алымнарын һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә эзләнү күзгә ташлана. Бу уңайдан шуны басым ясап әйтергә кирәк Т. Хаҗиәхмәтовның шагыйрь әсәрләренә, аерым алганда, аның балалар өчен чыгарылган китабына ясаган иллюстрацияләре республика китап сәнгатенең казанышына әверелде. Тукай иҗаты — иксез-чиксез дөнья. . Тукайның шигъри дөньясындагы бетмәс-төкәнмәс байлыклар тагын да камилрәк сурәтләү формаларын көтәләр. Гомумән, шагыйрь мирасын үзләштерү рәссамнарыбызны чын мәгънәсендә халыкчан сәнгать белән өзлексез бәйләнештә яшәтә Күп тармаклы татар сынлы сәнгате Тукай иҗаты аша халкыбызның рухи потенциалы, гасырлар буе туплана килгән эстетик һәм этик байлыгы тирәнлекләренә төшүен дәвам иттерә.